ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ

(АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ)

Кеше фәкать у.ире акрыннан гына нәрсә ми иргә кирәк 6\ ггатыгын аңшп аш Адәм балаларының язмышлары төрлечә була дигән гыйбарәгә ничек ышанмыйсын егерме йортлы кечкенә генә бер авылдан чыккан ике артист 40 ел буена Г Камал исемендәге татар Академия театрында эшләсен әле1 Болардан берсе—Нәҗибә ханым Ихсанова. икенчесе мин идем Челтерәп аккан чишмәләрне, таллар, зирек агачлары, әкерен генә аккан инешне күз алдыгызга китерегез Тау битләрендә кызарып пешкән җиләкләр, исле гөлләр, мәтрүшкәләр—кыскасы, санап бетергесез төрле-төрле үлән, чәчәкләр Өйдән ишек алдына чыккач та, синен җаныңны шушы матурлык биләп ала Бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә бер оҗмах инде Урманында җаның ни тели—бар да бар чикләвек, миләш, шомырт, карлыган, кура җиләге, сирәк кенә булса да чиясенә кадәр табарга була Иң кадерлесе ул җирләрне машина, трактор таптамаган анда зур көтүләр кермәгән, табигать ничек бар. шулай сакланган Су буйларында «Иомыры күл*. «Җирән күл* дигән чокырлар бар, тирәнлеге ике-өч. киплеге өч- дүрт метр Шул суларда кушбаш балыклары йөзеп йөри, нинди зурлыкта икәнен Әзһәр ШАКИРОВ (1910) Татарст/нның һән Россиянең к чык артисты Тата/н танның Тукай исемендәге Дәцъмп премиясе мауреаты Каәанда яши бөтен матурлыгы белән күреп була. Шуларга сокланып, кызыгып, ничек кенә тотарга икән дип уйлап, көннең узып киткәнен дә сизми каласың. Мин үземнең авылдашларымны менә шул чиста суларда йөзгән балыкларга охшатам. Чыннан да, авыл кешесенең чисталыгы, намуслы булуы әллә кайдан күренеп тора Безнең авыл кешесе турында сөйләп тә. язып та тормыйм. Мин авылда аракы эчеп, сүгенеп йөргән кешене күрмәдем, хәтерләмим Эчәргә, бәлки, мөмкинлеге булмагандыр, әмма ояты да бар иде. Безгә кайда да булса укырга кирәк ич инде дип. үзебезне Казанга, институтка укырга керергә әзерлибез. Моның өчен колхоздан белешмә алырга кирәк. Сине колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә, дип. Колхоз рәисе Кәнәгать абый артыннан басуда, сөргән кара җирдә. •Кәнәгать абый! Кәнәгать абый! Зинһар, справка бир инде*.—дип. җылый-җылый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә. Ул ат өстеннән генә «Әгәр без сезне колхоздан җибәрсәк, монда эшләргә кем кала?»—дип. котыбызны алган иде. Рәхмәт инде, бик ялынгач, язып бирде. Паспорт алуым да хәтеремә бик уелып калган. Безнең авылдан район үзәге Тымытыкка кадәр 40 чакырым Иртән иртүк Нәҗибә белән җәяү чыгып киттек Бер чабабыз, бер йөгерәбез. Ниһаять, көндезге әбәткә барып җиттек. Милиция, паспорт бүлеге дигән язуны күргәч, котым алынды. Керергәме, кермәскәме дип озак азапландым. Нәҗибә алып кереп китте Паспорт бирә торган бер апа миңа карап торды да «Юк. энем, сиңа паспорт биреп булмас, кыяфәтең паспортка төшәрлек түгел Кара инде бу күлмәгеңне, кара инде бу чалбарыңны, аягыңда бер нәрсәң дә юк. Яланаяк паспорт алырга килмиләр Совет паспортын синең кебек хәерчеләргә бирмиләр. Ул—Совет гражданинының горурлыгы Бар, кире авылыңа кайтып, кәчтүм, ак күлмәк, аягыңа ботинка киеп кил*.—диде. Мин нишләргә дә белмичә, ап-ак булып каттым, бер сүз эндәшергә куркып, көләргә дә, җыларга да белмичә басып торам. Шуннан түзмәдем: «Апа. безнең авыл моннан кырык чакырым бит. мин ничек кайтып килим? Аннан соң мин авылда паспортлы кешене күрмәдем дә. Миңа ничек киенергә кирәк икәнен әйтмәделәр»,—дип елап җибәрдем. Шунда фотога төшерүче бер абый мине жәлләп алып чыгып китте «Ярый, бик, борчылма, аягың белән чалбарың күренми анда. Күлмәгең бик искергән, кәнишне Анысын гына табармын, шуны киярсең»,—дип, җанны тынычландырды. Хәзер инде ул паспортны кайчан алганымны хәтерләмим. Әллә шул көнне алдык, әллә яңадан килеп. Ә менә шул ук көнне 40 чакырымны тагын җәяүләп кайтканым һаман да исемдә. Чуар Абдул авылының колхоз бакчасыннан кишер урлап, туйганчы ашадык. Минем бәләкәй чагымда авылыбызда тыңлыйм дисәң радио да юк. театр артистларын, җырчыларны да күрергә насыйп булмады Ә без Яңа елны. Октябрь бәйрәмен барыбер үзебезчә матур итеп, концертлар белән каршы ала торган идек. Мин үзем ул чакларда сакаурак шикелле, кечкенә гәүдәле булганга күрә, сәхнәдә күренүемә халык эче катып көлә иде Яман кычкырып сөйлим, ни әйткәнемне аңламыйлар, шуңа күрә халык көлгән саен боларны көлдертәсем килеп тора. Үзем дә сизмәстән. Ходай Тәгалә мине, шулай итеп, театр дигән ижтиһадка әкренләп әзерләгән, күрәсең. Туры килүе кирәк бит: без унынчы сыйныфны тәмамлаган елны татар артистлары әзерләү өчен Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына укучылар җыялар икән дигән хәбәр иңде Казанда Горький урамындагы татар академия театры бинасына кергәч, минем исем-акылым китте тышта шундый эссе, ә монда сап-салкын Җитмәсә безнең документларны кабул итүче абый (ул Татарстанның халык артисты һидият Солтанов булган): —Энем, синең буең бик кечкенә Артистлар озын буйлы, матур булырга тиешләр.—диде. Мин әллә ни каушап калмастан: —Абый, мин үсәм әле. Минем абыйлар синнән дә зурлар.—дигәч, ул шушы сүзгә рәхәтләнеп көлде дә. Нәҗибә белән минем документларны алып калды. Менә имтихан вакыты да килеп җитте Беренче мәртәбә матур кызларны, Сулдан уңга Ф Әхтәмова. Р Шърлфи.Г Имнгу.юва О Шакиров Н Ихсашнш Р. Таҗетдинов. Н Дунаев чибәр егетләрне күреп шаккаттым Наил Дунаев. Ринат Таҗетдинов. Хәмзә Бәдертдинов, Хәмбел Закиров Гомумән, минем ише уналты яшьлек чандыр бер малай белән чагыштырганда болар инде бөтенләй бүтән кешеләр шикелле иде Менә шулар белән ярышып, артист булам дип кара әле син' Имтиханга кияргә дә жунле кием-салым юк Ярый әле җизни тиешле кеше үзенең күлмәге белән чалбарын биреп торган иде Аякка кияр нәрсә дә юк бит Чөнки Казанга барышлый бик көчле яңгыр явып, аяк киемнәребезгә кап-кара балчык чабатадай ябышкан кайтарып алмалы түгел Атларлык булмый башлагач, ул аяк киемнәребезне Нәҗибә белән бергә Рангазар күпере астына төштек та яшереп калдырдык—кайтышлый кире алырбыз, янәсе Әле иң кызыгын сөйләргә онытканмын Сарманнан машинага утырып. Чаллыга килеп төштек Әйткәнемчә, аяклар тездән кара балчыкка ябышып каткан Чаллы пристаненда аякларны, битләрне юып. пароходка утырабыз Мин инде билет алып тормадым, халык белән буталып, ык-мык килеп, пароходка кереп киттем Күрәм. билет тикшерә башладылар Тиз генә пароходның гомердә дә кеше керә алмый торган бер җиренә кереп постым Монда кеше бар дип. әлбәттә, беркем дә уйламаячак. Өч-дүрт сәгать узгач, караңгы төште Шуннан соң гына хәлен белергә Нәжнбә янына килдем Ул минем билетсыз икәнемне белми бит. күз алдына ла китерә алмый Ничек инде курыкмыйча пароходка билетсыз керергә мөмкин? Мин үзем да нәрсә эшләгәнемне аңлап, куркуымнан калтыранып тора идем Нәҗибә «Син нәрсә, авырыйсыңмы әллә-*»—дип сорады Юк. мин әйтэм, әз генә калтырата яңгырда салкын тигән ахрысы, дим Менә Казанга да килеп җиттек Траптан төшкәндә зур гына гәүдәле бер урыс егете билетларны тикшереп тора Нишләргә белмичә, чиратымда аптырап торам Мине халык этә-төртә алга таба этә башлады «Ну что стоишь* Г.г, \<>н '■ ли?*—диешәләр Билетларны тикшерүче урыс янына китереп бастырдылар Ул миннән билет сорый, мин. авызымны ачып, бер сүз дә әйтә алмыйм, аякларым атламын Гомерендә беренче мәртәбә урамга чыккан сарык бәрәне кебек, аптырап карап торам Шуннан сон бу кеше минем арт ягыма китереп типте дә очып киттем инде Фанер сандыгым ачылып китеп, әни биргән йомыркалар төрлесе төрле якка тәгәрәште Китап битенә әйбәтләп төргәнгә, барысы да ватылып бетмәгән иде әле Нәҗибә «Нәрсә булды* Бик озак тордың».—ди Мин әйтэм билетымны югалтканмын, таба алмадым, дим «Әйдә инде тиз бул. әнә трамвай кузгала» Кая. без утырганчы, трамвай кузгалып та китте. Артыннан чабабыз да чабабыз. Үзебез: «Туктагыз, туктагыз инде!—дип кычкырабыз. Белмим, әллә тукталыш булды, әллә кешеләр зур сандыклар күтәргән яланаяк авыл балаларын жәлләп микән, трамвайны туктаттылар. Монда да билет саталар икән, урысча «билет алыгыз» дип, янымнан бер апа ике-өч мәртәбә узып китте Шуннан кыяфәтемә карап торды да. кулын селтәп, җирәнгән кыяфәттә урынына барып утырды. Менә хәзер минем хәлемне күз алдыгызга китереп карагыз инде. Шулай да мин бу хакта артык пошынмадым, ничек булса да керермен, бәлки, кызганырлар әле. дип уйладым. Ул вакытта кешенең төс-кыяфәте, кигән киеме театрда нинди урын тотканын мин каян белим дә аклыйм ди инде? Укырга кергәч, әти-әнигә үземнең артист булырга укуымны бик озак гомерләр әйтмичә оялып йөрдем. Чөнки алар минем артистлыкка җыенуымны күз алдына да китерә алмаслар иде. Үз балаңны ун ел буена җәфаланып укыт-укыт та, үзен белмәгән-күрмәгән шөгыльгә укырга жибәр, имеш. Әгәр дә мин йә укытучы, йә врач, йә колхоз председателе булырга укыйм дисәм, алар мине аңларлар иде аңлавын. Инде менә хәзер уйлап куям да аптырап торам: әти-әнидән: «Улым, нигә анда укыйсың?»—дип бер авыз сүз ишетмәдем Рәхмәт яусын аларга, урыннары оҗмахта булсын. Шулай, Равил Шәрәфиев белән бергә Мәскәү урамы буенча беренче мәртәбә дәрескә барабыз. Мин, гомер күрмәгән матур биек йортларны карый-карый бара торгач, маңгаем белән нәрсәгәдер шундый килеп бәрелгәнмен ки. күземнән утлар күренде: борынымнан шарлап кан киткән Җирдә ятам. Ул арада тирә-юньгә халык җыелган. Нишләдең, нәрсә булды, дип сорыйлар. «Гомердә мондый матур йортларны күргәнем юк иде. шуларны карап җыгылдым»,—дип әйтә алмыйм бит инде. «Ялгыш аягым таеп китте дә сөрлегеп егылдым.»— дидем. Җитмәсә шушы хәл аркасында дәрескә соңга калдык. Хәмбел Закиров:—Әгәр тагын бер мәртәбә соңга калсагыз, училищедан кудыртам,—дип котны алды. Инде бер заманны Мәскәүнең Зур театрына «Иван Сусанин» операсын тыңларга бардык. Әлеге бинаның тышкы, эчке матурлыгына шаклар каттым. Бигрәк тә сәхнәдәгеләрнең кычкырып-акырып җырлауларына карата «Нигә инде болар гади генә сөйләшмиләр икән?»—дим. Ә инде сәхнәгә матур ике ат килеп чыккач, бөтенләй аптырап калдым, сөенечемнән күземә яшьләр килде, авылны күргәндәй булдым. «Карагыз кара! Нинди матур атлар!»—дип сикереп торып, янымдагы тамашачыларга төртә-төртә күрсәтәм. Кайберәүләр көлешә, мине ишарәләп, күршедәге бер апа кисәтү ясады. Әй, мин әйтәм, менә нинди була икән ул опера, дим. Бер студенттан опера белән опереттаның аермасы нәрсәдә дип сорыйлар да, ул: «Опера—мужчина, оперетта—женщина»,—дип җавап биргән. Мин дә нәкъ шул студент хәлендә идем инде. 1957 елда Татар академия театры Мәскәүгә гастрольгә килгәч, үз гомеремдә беренче мәртәбә татар театры спектаклен күрү насыйп булды. Спектакльгә бернинди билетлар калмаган, тамаша залы тулы Шунда мин дә «Хуҗа Насретдин» спектаклендәге Җиһангир ханның яугире булып катнаштым. Режиссер Ширияздан ага Сарымсаков: —Сез яман көчле, кыргый сугышчыларны уйныйсыз, сездән барысы да куркып, коты алынып, калтырап торырга тиешләр. Карагыз аны!—диде. Сулдан уңга: Әзһәр Шакиров, Марсель Сәлимҗанов. язучы Леонид Леонов Без Равил Шәрэфиев белән Хужа Насретдиннын хатынын кулга алырга тиешле Әлеге рольдә бик талантлы, өлкән артистка Фатыйма апа Камалова уйный иде Без аңа шундый итеп—акырып-бакырып. кыргыйларча ташланганбыз ки. Фатыйма апаның сәхнә идәнендә Әй, балалар! Үтердегез-үтердегез, - дип өзгәләнә-өзгәләнә әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә Сөякләрен ничек сындырып бетермәгәнбездер Шул ук спектакльдә Хәлил ага Әбжәлиловнын Хужа Насретдин ролендә уйнавын гомеремдә дә онытасым юк Шәрәфи белән Хан сараенда ханның әмеренә теләсә кемнең башын чабып өзәргә әзер торган куркыныч кыяфәтле явыз сакчылар кыяфәтендә басып торабыз Шунда Хәлил аганың уеныннан икебезнең дә авызлар жырылган Сәхнәдә онытылып торып шырык-шырык көләбез Югыйсә, тукта инде, без бит—сугышчылар! Безнең сәхнәдә шулай көлгәнне белсәләр үтерәчәкләр бит инде. Үз-үзебезне көчкә-көчкә тыеп калабыз Сәхнәдәге артистлар бөтен нәрсәләрен онытып көлә икән, тамашачы нигә көлми калсын Талантлы артистның ничек уйнаганын мин менә шунда күрдем инде Без укыганда Эзәрбәйжан, Үзбәк. Казакъ. Төрекмән. Тажик театрларын карарга туры килде. Шулар куйган спектакльләр арасында безнең татар академия театрына тиңнәр юк иде Бәлки, мона Мәскәү татарларының күп булып, агылып-агылып килүләре дә ярдәм иткәндер Әйтик, «Зәңгәр шәл» спектакле белән гастрольләрне япканда тамашачы шундый күп иде ки. театр бинасын хәтта атлы милиция саклады Менә шунда минем күңелемдә татар театрына, артистларына бик зур хөрмәтем уянды да инде «Үз артистларыбыз да урыс артистларыннан ким уйнамыйлар икән», - дигән уй башыма керде Халыкның сәнгатен, талантын билгеләгәндә шуны әйтәсем килә сан исәбеннән күп булмаган милләтләрнең да зур талантлары бар Әйтик. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев. Мостай Кәрим саный китсән. алар шактый Татар театры да рус дөньясында югалып калмады, үз урынын тапты; чөнки татар халкының жанында, канында бер «жен утыра»' ул—театр уйнау Мин театрны безнең тамашачы кебек яраткан милләтне белмим Театрда 40 ел гомерем узгач, шуны әйтә алам әгәр дә татар театры булмаса. милләтнең язмышы бик күңелсез булыр иде Әле кайчан гына. Советлар Союзында бер генә милләт булырга тиеш, дип килделәр, ул да булса—«советский народ». ягъни бөек рус халкы Шул вакытта без татарлар татарча сөйләшергә оялып, татар баласы булуыбыздан хурланып, ничек кенә булса да рус булырга тырыша идек Хәтта шуңа кадәр барып життек ки, ана телен белмәгән бер-бер бала иң укымышлы санала иде »Минем улым татарчасын бөтенләй онытты*.—дип. ата-аналары горурланып сөйләүне дэрәжә санарга кереште Безнең мескенлегебез, наданлыгыбыз менә шул вакыттан калды бит Ничә йөз еллар буена сакланып килгән газиз ана телеңнән, гореф-гадәтләреңнән, иманыннан баш тартып кара әле син1 Башында мие булган аңлы кеше шуны эшләр хәлгә төшсен әле! Безне шуңа өйрәттеләр, без үзебезнең «икенче сортлы* халык икәнлегебезгә, кол булганыбызга шулкадәр дә күнектерелгәнбез ки, бүтән тормышны күз алдына да китерә алмастайга әйләнгәнбез Театрда туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашабыз, бер-беребезгә хөрмәт уяна иде Мәскәү. Ленинград. Алма-Ата. Ташкент, Фрунзе. Чиләбе. Свердловен шәһәрләрендәге тамашачы безне, ик зур кунакларны кабул И' өсендә каршы ала иде Аларның күңелендә, йөрәгендә милли хисләр уяна моннары кузгала, артистларның уенына горурлану, үз ана телендә спектакльләр карау аларнын жанына рәхәтлек бирә торган иде Әлбәттә, моны һичкем дә сөйләп йөрмәде, ә бәлки үз күңелендә генә йөртте Татар халкы милләт буларак юкка чыгарга торганда, язмышның ин авыр вакытында мин үз гомеремне татар театрына биргән һәм. кулымнан килгәнчә, хезмәт иткәнем өчен күңелемдә үзгә бер горурлык хисе кичерәм Минем белән бергә укыган шәриктәшләремнән башка татар театрын күз алдына китерү бик тә кыен булыр иде

Реклама