Ятимнәр

Ятимнәр Бер Ходаем безне татар итеп, Кавем-милләт итеп яралткан... Кемнәр икән, кемме икән алар Дан исемне бозып каралткан? Ятимнләр алар, тома ятимиләр, Милләтеннән китеп адашкан, Җаһиллекнең чытырманлыгыннан Аллаһ хөкеменә таш аткан. Энекәшем минем, ятимкәем, Кайтырсың дип өмет туганда, Сул ишектән кереп, югаласын. Уң ишектән көтеп торганда. Сеңелкәшем, минем, ятимкәем, Ялган сине алып киткәндә. Тына алмас, сулкылдавым тынмас, Ачы күз яшьләрем кипкәндә. Шәфәгатьсез шәфкать туташыдай Бәгыреңә салгач ташларын, Томаланды милли сулышларың, Зыр әйләнде ятим башларың. ...Ачы дәһшәт—югалту килгәндә Җаны булган жаннар уяна... Кайда соң сез, мәгърур ил картлары? Кайда соң Син -сизгер Ил-Ана? Бикә РӘХИМОВА - шагыйрә, публицист; "Сәрвиназ", “Иделләр Казанында", "Мәрхәмәт" һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. Әкият белән янәшә Биекләргә ничек менгән идек! Дөнья манарасы күрерлек! «Татар иле бар ул!* диеп безләр Сөенешеп җырлап йөредек. Киңлекләргә ничек чыккан идек! Байрагыбыз китте диңгезгә!1 Мөстәкыйльлек алган халкыбызның Гамәлләре иде иң изге. Тирәнлеккә ничек төшкән идек! Тарих катламнары ачылды... ...Шатлыгыбыз кабат йотыла бит... Снм! Сим! Тагын ишек ач инде! КОЛ Туган илең читлектә чагында. Үз ирегем, диеп сөйләшү: Чыпчыкларның 1амьсез чыркылдавы. Булмастайны бүлеп өләшү. Ирек кирәк! Кем ире) • баштан Ирскссзл!гамәлен кыла. Ирекле! ә кертмим андыйны. Ул Ят злыкның мескен колы. Биек тауны менгәч... Рҗхгам. сынчы Бакый Урхшнчега Урманче тылсымлы урман әче. Кайтавазны кайтара юллары урау ничек... Урманче чәчәкле болын исе. Кыңгыраулар челтери, җәйге иркә җил исә. Урманче Бакый мәңге меңгәчә. Коч-куәтс ишәя, биек тауны менгәч тә. Сердәш Диңгез үксүләрен йөртә җаным. Төпләрендә кайнау вулкан бар. ...Үзәнлектә бөркет оясында Биеклеккә менәр дәвам бар. Үзәнлеккә оя кора икән Бөркетләр да. туган ил. диеп. ... Яшәү серен сердәш итеп йортәм. Чәчәкләрдән үреп, гол диеп. 1990 елның .10 лпттынлл Мм-токыйльлек Дек ырпциисгм кабу 1 итканнан сон. бер тпркгч батыр егетләребез. Гагарс гамның яна байрагын башка илләргә тамып очеи. жткзиле кЫһмдо диңгезләр!». океаннарга чыгып китеп. Йорт кайттылар Җитә Әлкн белән Кичү арасында Бертуктаусыз йөрим әле дә. Ничә еллар үткән, көндәгечә Каршы ала әле әни дә. Тәрәзәдә җуелмаган йөзе— Мөлаем да шундый сөйкемле... Уй агышы ирексездән түгел, Ирекле баш ала иркемне. Якын Безнең яклар карурманлы... Карурманның өстеннән Алтын табак ай чыкканда Күз чагыла төсеннән. Йөгерә урман буеннан .Алтынлы күләгәләр. Аннан көндез эссе җыйган Күбәгә күмеләләр. Очып кына йөрим араларда. Кай көндә мин—болан баласы... Бүре кызы булып тәгәримен Кар көртенә чумып аласы. Сары чыпчык булып тәрәз чнртәм Иртәнге ак эңгер-меңгердә. Әлки—Кичү: Галәм сыйган ара. Бөтенлеге җитә гомергә. ИТӘ Әкняти бөтен дөнья... Чнрмешәннең ак суында Сихерче су анасымы Чупырдый төнге уенда? ...Ярый әле Табигать бар. Үз итә безне, якын— Үз-үзенә гашыйк булган Бүгенге дөнья халкын. Дөнья—салкын күзле ... елан Ни әйткәнен дә һич аңламассың. Буталчыклык дөнья сүзендә... Куркуымнан тирләп-нешеп чыктым: Салкын акыл елан күзендә. Әздән генә өстенә басмый калдым... Яман Яманнан яман Надан яман. Булдыксыз Табип яман. Тимерче дә ямый белә. Яраны җәнлек ялый белә. Хатасын затлы таный белә. Игелек бир, Аллаһ, җаһилеңә! Коткаручым бул. Илаһ, кордашым. Ни хәл итмәк кирәк? Бер башым... Көч—үзебез Халык җанын таулар саклый. Ләкин үзгә безнең тавыбыз. Таш таулары бездән киткән икән. Рухи таулар табып таныйбыз. Биек таудай калка Кубрат патша, Хан дигәннәр аны, билгеле. Күзләребез күргәч, шатлык басты, Полтавада калган билгене.' Алмыш ханнар, хәтта Бәркәсе дә Үзебезнең таулар, биеклек. Мисыр хәтле, Мисыр була торып. Безгә дога кылган ин элек.2 Сафа Гәрәй, Сөембикә дигәч, Алар белән бергә үсәбез. Фаҗигаләр күргән халык үлми! Көлдән туа, әгәр белсәгез! Тарлаш Урыс кы>ы урамда Чирмеш кызы—чирәмдә Татар кызы тарзахда. Урак ура борнауга Халык әйтеме һәр көнемдә минем үзгә йөрәк, һәр көнемдә минем икенче, Урак-ургычлардан ерак киттем. Күңелемдә яши игенче. Басып торам Тарлаш урамында. Тон эчендә, диңгез төбендә... Болгар бабайларның сөйгән сыен Тарлау ашын ашыйм бүген дә. Урамнары дидем ... урам булган... Таралышкан язмыш усалга. Тарлаш урамнары диңгез төбе, Алтын комы калган мисалга. Борынгылык эзләп йөрим, юләр. Сүнәме соң йөрәк ялкыны. Кара янын яннан узды берәү, Күзләрендә тәмуг салкыны. Ай тәрәше сузган ну рларыннан Көмеш уйдан йомгак чорныйм да Басын калыйм Тарлаш урамында. Төн эчендә. Болгар чорында. 

Реклама