...ЯШИСЕ КИЛӘ

Фирая Зыятдинованын бу китабы мине иң әүвәле исеме белән үзенә жәлеп итте: «Утнын яшисе килә».* Нибары өч сүз. Ләкин шушы өч сүз артында тирән мәгънә, шигъри символ, табигать белән кеше арасындагы күзгә күренмәс бәйләнешләр посып ятканын тоемлау кыен түгел. Чөнки: Ут җаны да кеше җаны кебек — Яшәүләрдән мәңге туймавы.. Китап ике бүлектән тора һәм аларынын да исеменә мәгънәле, гуманистик фикер салынган: -Кеше булып калыйк!». «Кояшка үре ләм!- Девиз булырдай әлеге сүзләр һич тә битараф калдырмый, магнит сыман үзенә тарта, тормыш-яшәеш матурлыгына чакыра. Автор беренче бүлектәге ижат җимешләрен үзенен укучысына «лирикфәлсәфи шигырьләр» дип тәкъдим итә. Монын белән килешергә кирәктер Чынлап та. шигъри үрнәкләрдә лирика белән тормыш-яшәеш хакындагы фәлсәфи уйланулар табигый рәвештә үрелеп, берберсең баетып бара. Ә монарга этәргеч— авыл һәм табигать баласы булу, тормышка мәхәббәт, матурлыкка кайнар омтылыш. Жөмләдән. истә калырдай менә кайбер юллар: Туган туфрак кирәк миңа. Тургайлар җыры кирәк! Ятын кочаклап еларга Арышлар кыры кирәк' Яки: Хакыйкатьнең ачы баланын Татлы җимеш диеп кабармын, Изге ният белән бирсәләр Фәлсәфә димәктән, ачык әйтергә кирәк. Фирая Зыятдинова Шәрык яисә Европа күләмендәге кинлеккә дәгъва итми Анын тормышчан, хатын-кызларга хас хисси, борчулы үз -фәлсәфәсе» бар. бу агым анын иҗатында шактый ачык чагылыш таба. Шагыйрә, борчылып, тормыштагы яхшылыклар янәшәсендә ни өчен яманлыклар да бар икән? дигән мәңгелек сорауларга жавап эзли, шуларнын күбесен уйлану, гыйбрәт алу өчен укучы хөкеменә калдырырга да онытмый. Тормышны ң без (ирләр) күрмәгән төрле төсмерләрен, шатлык, газап. тетрәнүләрен хатынкыз шагыйрәләр күбрәк әйтеп бирәдер сыман Безнен татар поэзиясендә монын ачык мисаллары җитәрлек. Мина калса, алар бер-берсен «почти» кабатламый шикелле. һәрберсенең—үз хәяты. шатлык һәм борчулары, үз моннары-гамьнәре... Бу җәһәттән Ф Зыятдинова иҗатындагы аерым бер үзенчәлекне билгеләп үтмичә мөмкин түгел Анын иҗатына, тормышчан җылылык, яктылык, мәрхәмәт белән бергә, күп нәрсәләргә сизгер булган сагыш-монсулык мотивлары да бик еш саркылып керә. Ак һәм кара бергә очрашканда Күзләремә яшьләр килеп тула Җанны телә һаман бер үк сорау Нигә болай корылган соң дөнья9 Пессимизм белән оптимизм янәшә, диләр. Шулайдыр ул. Ләкин тормышның катлаулы, катмарлы көрәшендә аларнын кайсы батыр калырга тиеш? Көчле рухлылар—җинү ягында Фирая Зыятдинова да әнә шушы хакыйкатьне алга сөрә Минем (һәм бик күпләр дә дип уйлыйм) анын шәхси тормышында байтак зур күнелсезлекләр. фаҗигаләр Фирая Зыятдинова «Утның яшисе кило» Татарстан китап нәшрияты. 2005. барын ишеткән бар иде. Менә шуларнын йогынтысын, елак кайтавазын һәм төшенкелекне анын ижатында күрмәдем шикелле. Монысы да бик мөһим Чөнки, анын әйтүенчә. «Кеше үз хәлләрен үзе генә белә .* Безнең лирик геройны кыен чакларда су. һава, ут. имән, каурый болытлар коткара, авырлыклардан аралап кала Шуларнын тормышчан бөтен кырыслыгын без ике юллыкта очрата алабыз: ЛШр—дөньяларда яшәүләре Ә шулай да рәхәт' («Рәхмәт!») Ак каеннарны, талларны, тупыл яисә имәннәрне үзенен ижатында кайсы гына шагыйрьләр мактамаган икән! Фирая- нын ижади хәзинәсендә дә үзе генә белгән, үзе генә яраткан ике сурәт-об- раз бар: болар—Кояш һәм Ут Икесе дә дөньялыкның бер учагыннан диярлек. Шагыйрә ижатында алар менә ничегрәк чагылыш таба: Киереп ач, әйдә, тәрәиәрне Бер елмаеп кара Кояшка' Кояшның бер җылы нурын күрелм. Күккә менәр идем тотынып Япсак яныйк, көлгә калыйк әйдә. Тик яратып китик дөньядан Кояш нын. символ-образ буларак, шагыйрә ижатында шулай күп урын алуын ничек анларга, нәрсә дип бәяләргә1’ Начаргамы, яхшыгамы юрарга моны? Есенин бит әнә үзенен «ак каеннары» белән рус поэзиясен әллә кайларга чаклы күтәрде, шунын белән Ватан темасының әйдәүчесенә әверелде. Шунын кебек, һәркемнең үз кояшы, үз күге • Кояшка үрелөм!» дип чан кага икән. АКШ һәм Израильның сугыш чукмарлары бомбага үрелгән заманда Ана кешенен кояшка үрелүе бик тә табигый, мактау вә хөрмәткә лаеклы гамәл ләбаса . Яшәүгә сусаган гөлләр һәм кешеләр генә әнә шулай кояшка таба үрелә ала. Фәлсәфи уйланулары Фирая Зыятдинова иҗатына саран рәвештәрәк саркып керә, күп очракта сорау-аптырап калу рәвешенләрәк бирелә Хатын-кызлар ижатына фәлсәфи тыгыхтык. фикер тирәнлеге кирәкмидер дә. бәлки0 Алай дисән. Анна Ахматованын тыгыз-саллы фәлсәфи шигырьләрен кайсы бизмәнгә салып үлчәргә кирәк0 Уйланырлык урын бар бу жәһәттән Фирая Зыятдинова үленен хисләрен күп очракта табигать төсмерләре белән бәйләп анлата: «Бөтен жирдә көмеш моңсулык» Анын иҗатындагы гөп лейтмотив—табигатькә. кешеләргә, матурлыкка, Аналарга мәхәббәт. Баталар өчен язган шигырьләрендә дә ул Кояш образын читләтеп узмый бала өчен әбисе, дәү әнисе—«өйдәге Кояш» Шагыйрә иҗатындагы кимчелекле, житешсез якларны да әйтеп узу дөрес булыр Урыны-урыны белән такмазага, «аль6омный»га тартым шигырьләрдә юк түгел китапта. Жыентыкка байтак кына жыр текстларының кертелүе дә бик урынлы дип әйтәсе килә. Ләкин болары инде— башка тема. Шулай да сүзне танылган җырчы Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында популярлык казанган, китапта урын алган • Китмим әле яшьлегемнән» дигән жыр сүзләре белән тәмамлыйсы килә: Беч бит җиргә якты җылы Ямь өстәргә яратылгач Китмим әче яшмегемнвн Ял гөлләре арасыннан Тормышка ямь өстәп китеп баручыларны онытмасак икән

Реклама