Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР РУХЫ

Совет чорында татар мәктәпләре, татар гәзитләре ябылды, татарча өйдә генә яисә үз ишләрең арасында гына сөйләшергә мөмкин иде Зыялылар вакыт-вакыт әдәби кичәләргә җыелалар иде. бу кичәләр һәрчак Габдулла Тукайның "Туган тел"ен җырлау белән тәмамлана иде Бөтен зал. тоталитар системага каршылык белдереп, аягүрә басып, татар гимнына әверелгән "Туган теле"н суза иде И туган тел. и матур тел. әткәм-әнкәмнең теле' Дөньяда күт нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе эбкэм хикәят сөйләгән. И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам. Ярлыкагыл, дип. үзем һәм әткәм-әнкәмне. Ходам! Тел Төрки-татар цивилизациясе гасырлар төпкелендә. Азия төпкелләрендә барлыкка килә Төрки сөйләмнәрдә аралашучы халыкларны төрлечә атыйлар, әмма аларның уртак теле әллә кайчан, һуннар державасы барлыкка килгәнче үк оешкан Сергей Кляшторный болай дип яза "Төрки телле кабиләләр нигездә Үзәк һәм Эчке Монголиядә таралып яшиләр: Байкалдан алып Ордоска кадәр Тел дифференциациясе процесслары бик катлаулы бара һәм бөтен өлкәләрдә дә бертөрле булмый; төрки һәм монгол кабиләләре күп кенә территорияләрдә катнаш яшиләр безнең эрага кадәрге II гасыр башына хәтле иран телле юэчжилар күбрәк яшәгән Көнбатыш һәм Үзәк Монголиядә төркиләр шулар белән ут күрше булалар" 2 Тел мең еллардан соң да мәдәният алмашын гаж,әеп рәвештә саклап калучы бәйләгеч буын ул. Беренче карашка һуннар, борынгы төркиләр, кыпчаклар, татар-монголлар- ның күчмә тормыш белән яшәве, бары тик терлекчелек белән шөгыльләнүе апачык кебек Әмма әгәр төрки телнең үзәгенә күз салсаң, төркиләрнең баштан ук игенче дә, һөнәрче дә. сәүдәгәр дө булганнарын аңлыйсың. ' 03 Татарларда борын- борыннан үткәрелеп килгән Сабан туе һәркемгә мәгълүм Россиядә ул иң популяр бәйрәмнәрнең берсе санала Бу бәйрәм бик борынгы һәм Исламга кадәр үк "" С.Г Кляшторный. Т И.Султанов Государства и народы Евразийскнх степей Древность н средневековьс - Спб. 2004. с 54. Карагыз Садри Максуди Ареал Тюркская нстория и право - Казань. 2002. сс.34-41 Дәвамы. Башы журналыбызның 7 10 саннарында. булган 'Сабан игенчелек коралы, борынгы төркиләрдә ул "сапан" рәвешендә яшәгән 'сапмак - өзү . ерту дигән сүздән Бодай арпа" тары сүзләре кебек саф төрки сүзләр барлык төрки сөйләмнәрдә дә бар Димәк төркиләрнең бабалары игенчеләр дә булган Арык" сүзе дә гомер-гомергә төрки сүз. Димәк ки. төркиләрдә борын заманнарда ук игенчелектә сугару булган 'Ат' сыер", "угыз яки “буга" (үгез) шулай ук чыгышы белән төркиләрнеке Алтын' "көмеш" 'бакыр' "тимер" сүзләре дэ барлык төрки-татар сөйләмнәре өчен уртак.башкача әйткәндә, төркиләр элек заманнардан ук - тел калыплашкан дәвердә үк металл кулланганнар һәм һөнәрчеләр булганнар Алар формалашкан чакларында ук, мөгаен, игенчелек белән күчмәлекне бергә алып барганнардыр һәм соңыннан гына аның кайбер кабиләләре саф күчмәләргә әверелгәндер Күчмәлек. - дип яза Лев Гумилев - өч мең еллап хөкем сөргән дөньякүләм күренеш. Ул кешенең үзгәрүчөн табигать тирәлегенә яраклашу ысулы буларак барлыкка килгән һәм шул ук сәбәпләр аркасында хәзер безнең күз алдыбызда юкка чыга" 04 Тарихның климатның глобаль үзгәрешләренә бәйле билгеле бер чорында (төгәлрәге безнең эрага кадәр I меңьеллыкта) кайбер кабиләләр күчмә яки ярымкүчмө тормышны сайлыйлар әмма телләрендә борынгырак катламнар да сакланып кала Төрки сөйләмнәрдә йорт һәрвакыт юртадан аермалы буларак, даими торак урынын белдергән "Чатыр" вакытлы торак урыны, аны күчмә төркиләр үзләренең ж,өйлөү урыннарында корганнар Йорт утрак төркиләрнең даими яшәү урыны Йорт тирәли урнашкан корылмаларны борынгы төркиләр "Ьагк сүзе белән белдергәннәр Барак" сүзе рус телендә өлегә кадәр сакланып калган Гәрчә Ислам кабул иткәннән соң телдә гарәп сүзләре, ислам нормалары өстенлек итсә дө. иң югары әхлакый кыйммәтләр дә—төркиләрнеке Башкача әйткәндә, төркиләр алга киткән халык буларак бик борынгы заманнарда оешканнар Садри Максуди язганча, "төрки телнең гомуми байлыгы төркиләрнең инде тарихкача заманнарда ук мәдәният үсешендә шактый югары дәрөж,өгө ирешүен күрсәтә Мәгънәви тамырларның байлыгы ж.өһөтеннөн караганда төрки тел - дөньядагы иң бай телләрнең берсе 06 Борынгы төрки цивилизациянең югары кимөлдө булуына тагын бер дәлил бар төркиләр VI йөзнең икенче яртысында уз алфавитларын уйлап чыгаралар, соңыннан ул рун алфавиты дип атала Дж Клосон исәпләвенчә, надан төркиләр язма тамгалар системасын үзләре уйлап табарлык хәлдә булмыйлар, алар хәтта сөгди алфавитын төрки телгә яраклаштыра да алмаслар иде Моны аларга. имеш борынгы төрки телне әйбәт белгән культуралы сөгдилөр эшләп биргәннәр Олжас Сөлөиманов исә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел ди Борынгы төркиләр алфавитның кайбер хәрефләрен күчерсәләр дө. - дип яза ул. - аларны сөгдилөрдөн түгел, ө бәлки хәрефләре йомры булмаган, линиячел, почмакчыл булган әлифбадан күчергәннәр Мондыйлар исә безнең эрага кадәр I меңъеллыктагы Алгы Азиядә (финикий һәм арамей язуы) һәм Борынгы Скандинавиядә (рун язуы безнең эрага кадәр I меңъеллыкның уртасыннан алып безнең эраның I меңьеллыгы азагына кадәр кергән булуы мөмкин дип фаразлана) Әмма төркиләр язуны беренче мәртәбә шушы халыкларның бөрөрсеннөн белгәннәр дип расларга ярамый ' Иң дөресе, мөгаен, борынгы төркиләр, сөгди алфавитын нигездән үзгәртеп аларның язу үрнәкләрен үзләренә яраклаштырганнардыр а)каибер тамгаларның курсив язылышы аерып язуга алмаштырылган, б) төркиләрдәге ыру тамгаларының һәм идеографик символларның рәвеше йогынтысында, шулай ук, мөгаен, фактура (таш. агач, металл) йогынтысында сөгди хәрефләренең шома йомры язылышы гөометриялөштерелгөн язылышка алмаштырылгандыр, в) сөгди һәм төрки телләрнең фонетика системасы төрле булганга күрә, сөгди алфавитының барлык Л II Гумн.и п Ритмы 1 Н|1.1 1ИН ( 512 (,'адрн М.»к удн Дрт.1-1 Гтрм к.1 ппирни Н ир; С .мрп М.1К у.ы А|хал Тюрнска» нсторня II мра Карагы.1 О тждг ( \ тгЛметнж I |)>ки и доктор иисьменшх н II \ИЯ............... -4(1.' 125 О 1Ж.н <.Ч 1 ймснон Тичжи Н дом ггории . 1 90 тамгалары да кабул ителмәгән, охшаш сөгди хәрефләренең фонетик символикасы гына алынган; шуның белән бергә рун алфавиты сөгди язмасында булмаган яңа тамгалар белән баетылган, өлешчә алар - идеографик, өлешчә - хәреф рәвешендә" . 109 Шулай итеп, төрки рун язуы бөтенләй яңа оригиналь язмага әверелгән Ташлардагы, кәгазьләрдәге һәм кыялардагы язулар бу язуны белүчеләрнең шактый күп булуын күрсәтә. Рун язуы дини, эшлекле, хәрби өлкәләрдә, һәм әдәби төстәге язмалар өчен дә кулланылган. Рун алфавиты белән язылган әдәби ядкярләр барлык төрки халыклар өчен дә уртак. Рун язмалары теле VII - X гасырларда үз телләрендә һәм диалектларында сөйләшүче төрле төрки кабиләләр - угызлар, уйгырлар, кыргызлар, кимәкләр һәм башкалар файдаланган бердәм һәм стандарт әдәби тел булган, - дип яза Сергей Кляшторный. Рун язмаларының уртак язма әдәби теле стилистик бердәйлеккә һәм тасвирлау чараларының тотрыклыгына ия. бу аеруча орхон ядкярләрендә күренә. Ядкярләрнең теле һәм әдәби кануны уртак булу борынгы төрки кабиләләр арасында үзара тыгыз багланышлар булуын раслый һәм аларны икенче бер халыкның тел һәм әдәби мирасы дип. тоташ бертөрле этнос булуны күрсәтми, билгеле Әмма VII гасырда ук инде төркиләр төрле кабиләләргә аңлаешлы бердәм язма телгә ия булганнар Бу аларның күтәрелү факторларыннан берсе булган. Орхон ядкярләреннән күренгәнчә, төрки тел йөз ел эчендә бик аз үзгәреш кичергән. Олжас Сөләйманов бу күренешне "төрки сүзнең, төрки телнең феноменаль консерватизмы" дип атый. Төрки сөйләмнәрнең тотрыклыгы һәм якынлыгы аларның алга киткән тел буларак борынгы заманнарда ук оешуы нәтиҗәсе. Трубецкой, төрки телләрнең охшашлыгын аңлатып, болай дип яза: "Һәр телдә, аның тарихы дәвамында шушы тел кичергән һәм телнең үз тарихи үсешенә бәйле механик үзгәрешләр нәтиҗәсендә котылгысыз рәвештә -ялгышлар» һәм искәрмәләр- барлыкка килә тел үсешенең теләсә кайсы борынгырак стадиясе өр-яңа стадия белән чагыштырганда "дөресрәк". Әмма төрки телләрдә җанлы сөйләмнең аң төпкелендәге схематик законнарга буйсыну рухы шулкадәр көчле ки, бу рух тарихи процессларның җимергеч йогынтысын бөтенләй диярлек нейтральләштерә; шуңа күрә дә төрки телләрнең хәзерге грамматикалары 'искәрмәләрне' белмиләр (яисә белмиләр диярлек), һәм шуңа күрә дә хәзерге төрки телләр шулкадәр бер-берсенә охшаган" 1,2 Төркиләр бер үк вакытта ике чирдән интеккәннәр: беренчесе - мәмләкәтчелек (державачылык) сәясәте, үзәкләштерелгән зур империяләр коруга омтылыш булса, икенчесе - кабиләләр арасындагы таркаулык. Төрле чорларда төрлесе өстенлек ала. Шул җирлектә төрки телнең диалектлары һәм сөйләмнәре барлыкка килә. Бу төркиләрнең генә үзенчәлеге дияргә ярамый, билгеле. Бөтен кешелек дөньясы шул юлдан бара Кемнәрдер империяләр төзи, ә икенче берәүләр аларны җимерә Бу объектив процесс булганга күрә, җирле мәдәниятләр гомумтөрки мәдәният үсешенә көч-куәт өстәгәнне аңлап, аның белән килешергә генә кирәк, әмма локаль үзенчәлекләрне абсолютлаштыру һәм төрки телләр арасында диварлар кору да хата булыр иде. Британия милләте бар. шул ук вакытта америкалылар да. австралиялеләр дә. яңа зеландиялеләр дә бар Болар, бәхәссез ки. төрле милләтләр, әмма алар барысы да инглиз телендә сөйләшәләр, бер үк мәдәниятне якын итәләр, ни генә булса да. сөйләмдәге, әдәбияттагы, җирле гореф-гадәтләрдәге аерымлыклар аларга комачауламый, киресенчә, инглиз-саксон цивилизациясен бөтен дөнья мәдәниятендә өстен итеп, баета гына. Әгәр инглизләр һәм америкалылар уртак мәдәният ареалын татарлар белән башкортлар кебек бүлгәли башласалар, инглиз теле бөтендөнья теленә әверелмәс иде. Тагын да гаҗәбрәк мисал—немец телендә сөйләшүче халыклар Австрия- * II 04 С Г Кляшторный История Центральной Азии н памятннки рунического письча - СанктПетербург. 2003. с 38. ' Олжас Сулейменов. Тюрки в доистории.... с 109 II С Трубецкой О туранском элементе в русской культуре. В кн Россия между Европой и Азиеи: Евразииский соблазн. - М . 1993. с. 70: ' лелөр. баварлар саксоннар шваблар швейцариялеләр һ б бер-берсеннән шулкадәр аерылып торган диалектларда сөйләшәләр ки без аларны һичшиксез аерым телләр дип санар идек - татар һәм төрек телләре бер-берсенә күп өлеш якынрак казакъ кыргыз, уйгыр телләрен әйтәсе дә юк инде аларны аңлар өчен татарга тылмач кирәкми Шуңа да карамастан баварлар һәм саксоннар австралиялеләр һәм швейцариялеләр бер үк әдәби телдә язалар Әгәр үзләренең уртак мәдәни киңлекләреннән баш тартсалар һәм голландлар сыман үз диалектлары нигезендә мөстәкыйль тел булдырсалар, алар глобальлөшү чорында зәгыйфьләнеп калырлар иде Кырым кенәзе Исмәгыйль Г аспралы үзенең дус-ишләре ярдәмендә XIX гасыр башында беренче татар газетасы "Тәрҗеман ны чыгарырга рөхсәт ала Ул үзе уртак төрки тел эшли һәм аның газетасын төрки дөньяның төрле почмакларында яшәүче зыялылар укый Әмма газета белән бергә тел үзе дә гаип була Аннан соң бик күп татар газеталары чыга әмма шуларның берсе дә "төрки" телдә түгел Кайвакыт матбугат теле гади халыкка аңлашылмый әмма ул гомумтөрки түгел, татарча була Гаспралының эксперименты уңышсыз булып чыга Гомумөдәби немец теле Лютер тәрҗемә иткән Тәүрат (Библия) нигезендә барлыкка килә Нәкъ менә шулай ук Коръәндәге гарәп теле дә Гарәп ярымутравының, Төньяк Африкадагы һәм Азиянең төрледән төрле кабиләләре өчен гомумөдәби телгә әверелә. Әгәр заманында Коръәннең төрки-татар теленә тәрҗемәсе булса, улда, бәлки шундый ук вазыйфаны үтәгән булыр иде Әмма ләкин болай булып чыкмаган шул. Муса Бигиев Коръәннең татарчага тәрҗемәсен бастырып чыгарырга тырышып караган, тик. язмыштыр инде, Госман империясенең мөфтие генә түгел, хәтта татар имамнары да моңа каршы чыкканнар Россия хакимияте бу мәсьәләдә руханиларны бик теләп яклаган Ислам реформациясе Идел буе һәм Кырым татарларына гына кагылган, аның да барлык катламнарына түгел, шуңа күрә дә Лютер тәҗрибәсен кабатлау мөмкин булмаган Бүген ясалма төрки тел оештырып маташуның мәгънәсе юк, шул ук вакытта бер генә төрки диалект та. бер генә төрки сөйләм дә (төрек телен дә кертеп) өстенлек алмаган Һәр ил, һәр халык үз үсеш юлын сайлаган. Глобальлөшү чорының өстенлекләре булган кебек, милли мәдәниятләргә зыяны да бар Глобальлөшүне нәтиҗәләре буенча Европа реформациясе чоры белән чагыштырырга мөмкин, ул чакта яңа эрага нигез салучы басма китап дөнья күргән Әмма бүген шуңа охшаш вазыйфаны басма китап түгел. Интернет башкара гәрчә төркиләр өле элеккегесенең дә азагына барып җитмөсөләр дә. яңа бер Реформация чоры киләчәк өле Кеше виртуаль дөньяда торган саен күбрәк яши бирә, ул аның чын тормышына гаять зур йогынты ясый Киоскка газета алырга барасы юк. ул Интернетка тизрәк килеп җитә, әйберләрне электрон почта аша сатып алырга мөмкин теләсә нинди китапханәдән куәтлерәк зур-зур мәгълүмат системалары барлыкка кидае алар ярдәмендә укырга гына түгел, күрергә дә ишетергә дә мөмкин, хәтта башка юллар белән ирешү мөмкин дә булмаган нәрсәләрне дә Виртуаль музейга кереп аның залларын, рәсемнәрен, экспонатларын карап була үзеңә ошаганнарын кәгазьгә бастырып алырга да мөмкин Якындагы елларда компьютер телевизор да. видеотелефон да. университет та. эш урыны да булачак Иң алдынгы фирмалар виртуаль коллективлар булдырачак Һәм бу экзотика түгел, бу гомуми ихтыяҗ һәм ул инде ишегебезне шакып тора Глобальлөшүнең татарлар өчен дә үз өстенлекләре бар Россия һәм БДБ илләре буйлап чәчелеп яшәгән халыкны гадөти коммуникация чаралары ярдәмендә бергә җыю бик кыен Интернет һәм электрон массакүлөм мәгълүмат чаралары моны чагыштырмача очсыз һәм нәтиҗәле башкарырга ярдәм итә Бу безне коткарачак Нәкъ менә глобальлөшү татар халкын саклап калачак Интернет аша татар мәдәнияте, кайда яшәвенә карамастан һәркем өчен ачык булачак Татарлар аз чыгымнар тотып, чикләрсез, административ киртәләрсез мөгълүматлашу чарасына ия булдылар Глобальлөшүнең куркыныч якларын күрмәскә тырышу да дөрес булмас иде Галимнәр фикеренчө йөз елдан соң өч тел инглиз испан һәм кытай телләре өстенлек итәчәк Калган телләр функциональ яктан локаль булып калачак Мөгаен. күп кенә телләр, иң гади иң уңай дип санап, латин графикасына күчәр Глобальләшү милли мәдәниятләр аермасын бетерә, аларга инглиз-саксон рәвешләрен көчләп тага. Глобальләшү. кешене иллюзияләр дөньясына җәлеп итеп, субкультураның сәнәгать җитештерүенә әверелде. Бар да бер үк нәрсәләр укый, бар да бер үк әйбер тыңлый, бар да бер үк вакыйгалар турында гәпләшә, бертөрле уйлыйлар, джинсы киеп йөриләр, чипсы ашыйлар. Глобальләшү өчен кулланучыларның гомоген массасы бар. Әмма дөнья - супермаркет түгел. Глобальләшүгә каршы җавап йөзеннән этник, дини, төбәк үзенчәлекләре үсешкә омтыла Дәүләтләргә трансмилли корпорацияләр һәм халыкара оешмалар кулы белән астан да, өстән дә басым ясала, шул ук вакытта трансмилли актерлар демократиядән читтә калалар, аларны сайламыйлар, әмма нәкъ менә алар халыкара һәм милли сәясәтне билгели. Милли дәүләт яңа тенденцияләр басымыннан көчсезләнә бара. Хезмәт күрсәтүләр һәм товарлар либеральләшкән базарга чыктылар һәм мәдәният үсешенә дәүләт ярдәме кимегәннән-кими бара. Дәүләтләр һәм халыклар, үз үзенчәлекләрен коткарырга омтылып, массакүләм ассимиляциядән саклану юлларын эзлиләр. Инглиз-саксон тарту көченнән гайре дөньяда тагын берсе барлыкка килде, улда булса - шундый ук ассимиляциячел тарту кыры - Кытай. Көньяк-Көнчыгыш Азия аның көч-кодрәтен үзендә җитәрлек дәрәҗәдә татыды инде. Зур эчке потенциал туплаган әлеге гаять борынгы культураның теләсә нинди халыкны һәм теләсә нинди илне демографик ассимиляцияләргә хәленнән килә. Хәтта Һиндстанда да 150 миллион мөселман конфессиональ азчылык дип санала. Ә Кытай өчен бу - статистик төгәлсезлек кенә Уйгырларны да кытайлар йотарга мөмкин. Гарәп дөньясына яисә гарәп мәдәниятенә нигезләнгән мөселман дөньясы да усеш потенциалын җуйды. Ул - бары тик нефть запасларының зур резервуары гына. Аның фонында чит телле дөнья хәрәкәтчәнрәк күренә, чөнки католицизм контрреформация барышында яңарыш кичерде. Аның географиясе Кытай экспансиясенә каршы торыр өчен уңайлы, ә Төньяк Америка экспансиясе ике яклы кылыч булып чыкты. Латин Америкасы халкы АКШка тулды һәм испан теле чынлыкта илнең көньягында яки Калифорниядә генә түгел. Вашингтон һәм НьюЙорк кебек зур шәһәрләрдә дә икенче дәүләт теленә әйләнде Бу җирлектә панславянлык һәм пантюркизм балалар уенчыгы сыман гына. Панславян идеологиясе - бөтенләй буш нәрсә. Европаның бер өлеше булган католик поляклар гомер-гомергә русларның көндәшләре булдылар. Чехлар һәм словаклар, алай ук актив булмаса да. шул ук миссияне башкардылар Серблар һәм болгарлар, русларның гомерлек аркадашлары, Германиянең көчле йогынтысын тоеп яшиләр. Германия көнчыгыш җирләрен үзенә яраклаштырганнан соң славян дөньясыннан булган күршеләренә керешәчәк, күршеләре исә словеннар, хорватлар, чехлар, словаклар артыннан бай, тотрыклы һәм техника ягыннан алга киткән дөньяга рәхәтләнеп барып керәчәкләр. Озакламый Украинаның да чираты җитәр. Пантюркизм исә Россиянең көчсез һәм интеллектуаль яктан ярлы чиновниклары кулында карачкы булып кала бирә. Төркиләрнең үзләре өчен бу интеллектуалларның тар даирәсендә сөйләшү темасы гына булып кала, халык аны аңламый да. белми дә һәм белергә тели микән әле. Славян дөньясы да. төрки дөнья да бөтендөнья глобальләшүен каршыларга әзер түгел Дәвамы киләсе санда