Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Ара Бер-берсеннән калмый бу тормышта Үлем белән яшәү арбасы; Алар бик тә нкын һәм ерак та, Гүя Җир белән Күк арасы. Очар очен гомер-хыялларда Кирәк ак канатлы атлар ла; Илдә яшәүләре ничек икән, Кайгыларын сещән ташлар! а. Яшьлектәге атлар чабын китте, Гомер үтте әллә ниләр күреп; Күңелләргә сеңгән вакытларның Хәтер йори алтын җебен сүтеп. Төнге аваз Арыган җан йокы халәтендә, Күңелләргә керә исәрлек. Төнге үләннәрдән, шомландырып. Кош кычкырды җанны кисәрлек. Өмет кузы Иртәгә дә Кояш чыгар, көннәр туар. Тормыш тагын мәшәкатен алга куяр: Вакыт узар, гомер сылар, хыял ту лар Тик җанымда пыскый янар омет-куллар. Хоммт ЛАТЫЙФ (1949) р.кса.ч шагыйрь. *Җыр һлм А»/».* *Галлчи ычь, и. ,ч N китаплар авторы Татарстан Ялачылар берлеге л/ьласы. Туймалы шлһареноа ( Башкорпнн пюн ) яши. Тылсымлы моң гүя чыңлый кебек. Язмыш безне таган сыный кебек; Балачагым, үткәннәрдән кайтып, Тәрәзәмне кагып елый кебек. Хәтер-өй Якты язлар, яшел җәйләр килә, Ялкынланып җанга омет иңә; Кырыс чынлык, әкияти хыял Тирбәләләр гүя Хәтер-өйдә. Ат саклаганда (Малай чак хатирәсе) Учак яна сүнәр-сүнмәс, Тирәли шәүлә бии; Таң җиле әкият сөйли; Күңелләргә шом үрли. Уйларда учак көйри. Урманнар да язмыш кебек кара, Барасы юл чытырманлык аша; Борма-борма кереп киткән юлдан Елый-елый өметләрем кача. Борынгы җыр Тынлап туймас борынгы җыр ишеттем мин, Күңелемә иңде колтә-көлтә моңнар. Яшьле күзләремне сөртә-сөртә Болыт булып агылдылар еллар. Арыганда, сусаганда төштә Мин күкләргә ятып су эчәмен; Җанны яралаган кара үчтә Күрдем явызлыкның үрчегәнен, Якын дус дигәнем Кыстый-кыстый агу эчергәнен. Иске көй Тыңладым мин, хәтта еладым мин, Нинди моң ул, диеп, татарда, «Карурманының уртасында калам, Үткәннәргә борылып кайтам да. Сер бирмәү Күз чәчрәп, башлар әйләнсә дә. Егылсам да җиргә ис китеп Әрнешләрне ташка әйләндереп Томырдым мин, Кысыр елларыма үч итеп. Уйлар таша, уйлар баштан аша, Мин барамын яман заман аша; Югаламын йә өстендә, йә астында - Яши кебек барсы миннән башка. Яратылу Ходай тудырган безне уйлы итеп, Без шулай калачакбыз... ахирәткә китеп; Кемгә урын табылыр күкләрдә, кемгә табылмас. Күк капусы кемгә ачылыр, кемгә ачылмас. Бурыч Миһербансыз кара көннәрдә дә Иманыңны саклап каласы; Җан туңса да, чәчләр агарса да, Хак эш өчен әле янасы. Ярату Искә төшеп иркәлидер күңелләрне Хисләремнең галәмнәргә түгелгәне: Бу ярату сәгадәткә күмелгәне, Бер Ходамнан бары миңа бирелгәне. Кавышмаган теләк Зәңгәр И\.1ЫГЫҢНЫҢ читләреннән Яктылыкмы әллә саркый кала. Кавышалмый калган теләгебез Гомер буе шәфәкъ кебек яна. Бәхет ишеге Зөләйхасымы әллә син дөньяның, Сине күреп, күгенә мендем оҗмахның; Мендем дә бит... ишекләре келәдә Син яшәгән фәрештәле почмакның. Көнләшү Чәчкәсе ачылган гол кебек. Тон җиткәч, йөрәкләр ачылыр: Шулардай көнләпме, йолдызлар Күкләрдән җирләргә атылыр. 30 август киче Офыкларда яна кызыл шәфәкъ— Үткәннәрнең төсеме ул әллә? Күз алдына килде дөрләп янган Казан, Тетрәп киттем, күккә карап шушы мәлдә. Уралам саташкан уйларга, Ташланам адашкан суларга, Капланам тау-ташлы юлларга,— Әйтерсең тәкъдирем шуларда. Күргәннәр Башкаеңны кайда куярсың бит. Терәкләрен табып куярлык; Уйлар уйлап акыл җуярлык бит, Күргәннәрне ташка уярлык. Икенчене уйлау Вакыт уза, гамьсез генә көннәр уза, Онытылган бер җан кебек йөзәм уйда. Аңламыйча мәгънәсен бу дөньяның Торам басып, башка дөнья күз алдымда. Өмет Хыялында эзләп, кеше бара Мәңгелеккә, киләчәгенә: Вакытлыча гына булган бу тормыштан Ышанмый ул китәчәгенә. Хисләрдә—Идел җиле, Иманым—күңел йөзе, Алдымда—дөнья күзе, Аңымда—Ходай сүзе. Әрнегән күңел күзе. Түзелгән еллар йөзе. Җанымнан үткән инде Өзелгән өмет көзе. Йолдыз Миңнуллина—Казан кыш. университет студенты Шигырьләр* кондэлек матбугатта басылып килә Ачарга доньяны. бүгенге яшәешне рэссамнэрчә сурәтләү, философларча аңларга тырышу, кызыклы фикерләүләр һәм үзенчәлекле ритмнар хас ШӘҺӘР ЧАГАННАРЫ Смнен тәрәзәләр күккә карын. Иркә сабый булып ярым үпкә белән күккә... П1ы1 ыр-шыгар кыргый шәһәр чаганнарын, шул чаганда көздән калган таган барын син белмисең. Таган тактасына гыйнвар кары хәбәр ташый синең хакта, тәрәзәңә сеңгән бармак эзең октавалар буйлап каттан катка ашыга-оча... Оча бирсен әйдә. Исем китми генә тәрәзәләр саныйм астан өскә дүрткә кадәр... Күкнең күкрәгенә хәнҗәр кадап. Җиргә кояш кояр ча.чә.4 Л ГыМчичтины Аклы-каралы биюләр. Бүген шәһәр сыннар иле. сыңар чиләк белән Черек күлдән берәү (Зөһрә күрә микән?) айга менеп килә. Арыганбыз бугай: «туйга кадәр төзәтергә» теләп, иләк-күңелләргә кар ятты. Каты чәйдән бизелгәнме шунда, тәрәзәләр—Малевич квадраты. Күкнең күкрәгенә хәнҗәр кадап, Зөһрә. кояш агызганчы, аз гына тын аласы иде, онтыласы иде. Тик. бу йөрәк, исәр, әллә нинди нәрсә— тагын кага, тагын азына: —Сана! Сана! Бер ешлыкта сана!.. ...Яз ешлыгы шәһәр джазында. Реквием Безнең яшәү— яуган ак кар, мизгел-мизгел чакма ташы. Җиргә сеңгән сулыш тәме, һава тәме—җилгә каршы. Җаным-тәнем эреп агар: яуган ак кар... Безнең яшәү— тозлы яңгыр, шашып шыткан чьпслы чирәм. Күккә сеңгән күзләр төсе язмыш эзен бизәп үрә. Кичләремнең чыңлы чагы— язгы яңгыр. Фирдәвес Хәйруллинага Безнең яшәү дулкын-дулкын: ява. эри. ага. кибә. Ялгыз калган яфрак кебек, җилне телеп, йөрәк тибә, бер яшьнәтер диеп холкым- язгы дулкын. Берни дә юк: төссез һава, бер үк бозлар эреп ява. бер үк көнне урый кояш— бар да мираж. Берни дә юк. берни дә юк: безнең яшәү—атылган ук. Ике дөнья—җир белән күк безнең күзләр. Азмы хисләремнең төзек пәрәвезен яңгыр кылларыннан сүтеп үрдең? Түздем. Тәрәзәләр бүген инде кирәк түгел— күңел почмагымда күзләреңнең күге, күккә каршы—яшен ташы: сулык-сулык, чатнар булып. * Җирне күккә теккән җепләремнең күңел, минем күңел— яңгыр түгел. Аз-маз хисләремнең иләс өрфиясе— күңел-киергедә метафора-рәсем...