КЫЙММӘТЛЕ ЯДКӘРЛӘР

Татар ижтимагый фикере тарихында тирән эз калдырган мәшһүр Габденнасыйр Курсавиның (1776—1812) тууына быел 230 ел тулды. Аның дини-фәлсәфи карашлары һәм хезмәтләре Шиһабетдин Мәржанидән алып хәзергәчә галимнәрнең игътибар үзәгендә. Курсавиның фәлсәфи әсәрләреннән «Әл-иршад лил-гыйбад- (Тутры юлга өндәү) исемле хезмәте аеруча зур әһәмияткә ия. Гарәп телендә язылган бу әсәр әле дә татар һәм чит ил галимнәре тарафыннан өйрәнелә, тәржемәләре чыгып тора. Габденнасыйр Курсавинын шигъри әсәрләр ижат итүе турында сүзләр йөргәләсә дә. шигырьләре тәгаен генә билгеле түгел иде. Мәгълүм булганча, ул хаж сәфәренә чыккач Истанбулда ваба авыруына дучар булып, шунда якты дөнья белән хушлашкан. Анын нәкъ менә шул сонгы көннәренә бәйле. Габденнасыйр Курсави үзе ижат иткән шигъри юллар дип теркәлгән язмалар тапкан идек. XIX гасырнын беренче яртысына карый торган, шактый таушалган, язулары күренер-күренмәс хәлдәге, ләкин фактик яктан бик кыйммәтле бу кулъязма битләрдә -Хәзрәте Габденнасыйр әл-Курсавинын Исламбулда тагун зәхмәте тигәч әйткән бәетләре, кабләл-мәүт (ягъни, вафатына кадәр—Р. М.)- дип. ике шигырь тексты язылган. 1812 елда Истанбулда вафат булып калган Габденнасыйр хәзрәтнең бу шигырьләрен анын юлдашлары яисә танышлары (татар хажилары. сәүдәгәрләр) кәгазьгә теркәп, бу язмалар, күрәсен. алар аша безнен жирлеккә кайтып ирешкән. Курсави шигырьләре язылган кулъязма битләрне Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән галим-педагог Шәриф ага Сайкиннан 1994 елда башка язма истәлекләр белән бергә алып. Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшырдык. Әлеге шигъри әсәрләр турында тәүге мәртәбә «Казан утлары» журналында (2002.—№3.-131 бит) берничә сүз белән генә хәбәр биреп үтелгән иде. Шигырьләрнең икесендә дә. үз чорына хас булганча, гарәп һәм фарсы сүзләрен автор мул кулланган. Фикере тирән, чагыштырулары үтемле. Мәгънәви яктан ике шигырьнен дә темалары уртак: фанилык һәм мәңгелек, яшәүнен максаты, ватан кадере... Беренче шигырьдә Ходайнын тәкъдиренә каршы бер көч тә юклыгы, меңләгән кешенең аллан күрүчәнлеге белән дә. тоташ корыч һәм тимердән пулатлар төзелеп, меңләгән сакчылар куелса да—һичничек тәкъдирдән котылып булмавы турында сүз бара. Курсави бу шигыренең сонгы юлларында ватаннан читтә шаһ булуга караганда, үз илеңдә фәкыйрь булу өстенрәк дигән фикерен кистереп әйткән. Икенче шигырьдә тормышнын кадерен белү өчен дөньядан киткәннәрне искә алунын әһәмияте, дөнья мөлкәтенең бетүе искәртелә. Адәм баласының фани дөньядан китәчәген уйламыйча, мәңгелеккә килгәндәй гамәл кылуы, әмма мөлкәт байлыгы түгел, күнел байлыгы мөһимрәк булуы белдерелә. Габденнасыйр Курсавиның бу шигырьләре—ике йөз еллар элек яшәгән мөселман татар фикер иясенең шигъри куәсен дә дәлилли торган кыйммәтле ядкәр. 

Реклама