ФОРМУЛАЛЫ ӘДӘБИЯТ

 Университетта укытты ул безне. Аудиториягә җил-җил атлап керә, башка укытучылар кебек хәл-әхвәл сорашып тормый, шундук лекциясен башлый Сгудентларны «батыру», каныгу ише нәрсәләрнең эзе дә юк. Гомумән, Альберт абый безне ботенләй күрми дә төсле. Анын һәр хәрәкәтеннән каядыр ашыгу сизелә. Гүя ул ниндидер ачыш ясаган һәм аны тиз-тиз бүтәннәргә җиткерергә омтыла шикелле. Сизенүебез урынлы булган. Альберт Яхин. чынлап та моңарчы бүтәннәрнең төшенә дә кермәгән фикерләр, яна идеяләр белән янып йөргән Ул укыткан лекция курсы «Татар фольклоры нигезләре» дип аталса да. никтер без математикадагы кебек формулалар өйрәнә башладык Баксан. әкиятнең дә формуласы була икән. Әйтик, һәркемгә таныш «Ак бүре» әкиятенеке мондый А/В+С=В/А Берәр нәрсә аңладыгызмы? Ә ул болай: А—тискәре, В— уңай персонажлар Башта явыз көчләр яхшыларны кыерсыта, ягъни дию пәрие кызны урлый, соныннан киресенчә—егет диюне жинә. С—яхшылыкка илтүче вакыйгалар, персонажлар. Гап-гади, әйе бит? Дүртенче курста тагын Альберт абый белән очрашырга туры килде. Бусында мәктәптә әдәбият белемен яңача укытырга өйрәндек. Килеп керүгә Альберт абый тактага акбур белән сызык сызды: —Озынмы бу, кыскамы? Аптырашып калдык Жавап бирүче табылмады. Укытучыбыз сызыкның янәшәсенә икенче бер—озынрак сызык сызды. —Ә хәзер ничек? —Кыска! —Ә-ә-әнә Урамдагы агачны күрәсезме? Биекме ул, тәбәнәкме? —Янәшәсендә бүтән агач юк ич. чагыштырырга.—диде бер кыз юаш кына. —Ә хәтер нәрсәгә?.. Әдәби әсәргә бәя биргәндә дә берьяклы гына фикер йөртергә ярамый икән Һәрвакыт чагыштыру булырга тиеш. Ике хәерче очрашкан. —Нихәл?—ди беренчесе. —Хәлләр әйбәт түгел—өйдә тамчы да ашарга юк. ничәнче көн ачтан тилмерәм,— ди икенчесе. —И-и-и Синен хәлен әйбәт икән әле,—дигән беренчесе (бер караганда ничек әйбәт булсын инде!)—Минем дә бер тамчы ашарыма юк, ләкин өстәвенә өемдә кунак утыра.. Аннан сон Альберт абый инде без ятлап бетергән классик әсәрләрнең эчтәлеген янача аңларга өйрәтте. Баксан. һәр әсәрнең дә объектив һәм субъектив эчтәлеге була икән. Объектив—әсәрдә язылган туп- гуры эчтәлек, субъективы исә җөмләләрдә күренмәсә дә. автор әйтергә теләгән фикер. Мисалга Такташның бер шигырен алдык: Л, партия, Синең иртәгэңэ бару өчен Авырлыклар аша үтү кирәксә. Безнең бүген күргән авырлыклар Җиңүең өчен файда бирәлсэ. Шатлыгым да. янар яшьлегем дэ, /Кырларым да сиңа бу лсыннар «Мона кадәр бу шигырь партиягә дан җырлаучы дип әйтелеп киленле,—ди Альберт абый —Ләкин бу алай түгел. Такташ -файда бирер- дими, -бирелсә». ди. ягъни ул партиягә шиген белдерә * Кызык әлбәттә! Килешергә мөмкин бу ачыш белән, килешмәскә, ләкин барыбер кызык. Үткән гасырнын туксанынчы еллар башында кайбер мәктәпләр әдәбият белемен Альберт Яхиннын яна методикасы буенча укыта башлады Кемнәрдер моны анлап житкермәде. кемнәрдер анларга. ягъни -башны эшләтергә- теләмәде, -үзем дә төшенмәгән нәрсәне ничек укучыларга аңлатыйм» диючеләр дә табылды Шулай да. Казандагы бөтен татар гимназияләре дә диярлек -Яхинча» укытуга күчеп бетте Аннары бу процесс әкренләп район мәктәпләрендә җәелде. Галим үзе тәҗрибәләрен Питрәч районындагы Шәле мәктәбендә алып барды. «Монарчы без укучыларга информация генә сөйләдек,—ди Альберт абый - Ягъни, балалар әсәрне укып чыгалар да. робот кебек шуны яттан сөйлиләр Без аларны уйларга, иҗади эшкә өйрәтмәдек Шуна күрә минем программанын якалыгы—укучыны мөстәкыйль эшләргә, әдәби әсәрләргә анализ ясарга өйрәтү• Каян килгән соң А1ьберт абыйга мондый фик рләр? Монарчы тыныч кына укытылган әдәбият белемен төбе-тамыры белән актарып ташлап, аны инача кору идеясе тиктомалдан гына тумагандыр бит0 Әйдәгез, язучымын биографиясенә күз сатыйк әзе 1931 елнын 8 ноябрендә Арча районы. Арча поселогында туа ул 1949 елда урта мәктәпне. 1954 елда КДУнын татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый Аннары дүрт ел—аспирантура 1959 елда А. Яхин -Чаян-га—республика сатира журналына эшкә килә. 16 ел гомере шунда уза анын—тугыз ел җаваплы секретарь һәм җиде ет баш редактор булып эшли. Ул чорла ике телдә чыгучы -Чаян-нын тиражы миллионга якын(!) данәгә житә, элеккеге СССРнын бөтен төбәкләрендә укышлар аны 1975 елда Альберт Яхин журналдан китә һәм КДУнын тарих-филология факультетында тагар әдәбияты кафедрасын җитәкли Әдәбият тарихына игътибары аспирантурада укыганда ук башлана анын Гражданнар сугышы каһарманы Шамил Усманов турында бай материал туплап, соңыннан шунын нигезендә ике китап һәм Аяз Гыйләжев белән берлектә -Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Драма Г Камал гсатры репертуарына кертелеп озак еллар уныш белән бара һәм театр тәнкыйтендә әйбәт спектакль дип бәйләнә Алтмышынчы еллардан башлап, А Яхин язучы буларак, аеруча юмор-сатира жанрында актиатык күрсәтә -Чаян» -Сәнәк-. -Крокодил- журналларында аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә Язучы аларла тормыштагы бюрократизм калдыкларын чыбыркылый һәм кечкенә генә вакыйга- эпизодкл да зур мәгьна сала бара Сиксәненче еллар башында Альберт Яхин ныклап торып әдәби -фәнни тикшеренү эшләренә керешә. Башта ул әлеге хезмәтен юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара Анын -Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» һәм «Фольклор жанрларын система игеп тикшерү тәҗрибәсе* исемле хезмәтләре нәкъ шул елларда лөнья күрә Еллар дәвамында тупланган уй-фикердәр. идеяләр, ачышлар шулай итеп -иреккә- чыга башлый. «Әдәбият дәресенең оч максаты булырга шеш тиде Агьберт абый бер дәрестә — Беренчесе информация бирү.Укучылар әсәрне укыйлар һәм хкытучыга топ-төгәд итеп эчтәлеген сөйләп бирәләр Я зучынын биографиясе лә әсәрнен сюжеты, кереш, йомгагы ла шушыны сыеп бетә Икенчесе фәнни аппарат Биредә әдәби әсәргә, язучы иҗатына һәм чорга анализ ясау алымнары өйрәнелә Өченчесе балаларны әдәбиятны яратырга өйрәтү* Минемчә, тоглит бер институт башкара торган хезмәтне Альберт Яхин кыска гына вакыт эчендә берүзе ерып чыга аъты 4 тән башлап 11 нчс класска кадәр әдәбият дәреслеген инача язды Ничек шаккатмыйсын һәм сокланмыйсын инде бу кешегә? Ана һич тә үз яшен бирмәссең Хәзер лә йөгереп кенә йөри ул Әле дә яна проектлар, яна идеяләр белән яна С'а\ тык. күнел күт.эре икелеге телик ү зенә

Реклама