Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алхәбәр

«КАЗАН УТЛАРЫ»—2007

Фән Мәрҗани китапханәсенең яңа табылган тагын бер өлеше Татар халкынын күренекле тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәржанинен бай китапханәсе 1920 ел янгынында тулаем юкка чыкканлыгы турындагы хәбәрнен дәреслеккә туры килеп бетмәве сонгы елларда расланган иде Ягъни анын китапханәсенең аерым өлешләре табылды 2004 елда «Мәржани китапханәсе» дип аталган махсус хезмәт тә дөнья күрде Шуннан сон галим китапханәсенең тагын бер өлеше табылды Яна табылган китапларның күпчелеге Мәржанинен үз әсәрләре, аларнын буш битләренә Шиһабетдин хәзрәт төрле фикерләрен дә язып куйган. Лрада үзе язган «Әй, Шиһаби, куй дәгави. дип башлана торган сатирик шигыре дә кызыклы Олуг галимебез китапханәсенең бу өлеше кайда сакланган? Аны кемнәр тапкан? Нинди китаплар0 Сатирик шигыре нәрсә унаеннан язылган0 Болар турында тулырак мәгълүматны журналның киләсе елгы саннарынын берсендә табарсыз Ватан газабы Адәм баласы туган авылына сөргенгә җибәрелә аламы? Ала икән шул. Кайда ничектер, ләкин татарларга шактый газаплар чиктергән безнен ватанда булган хат ул. Гыйззәтулла хәзрәтнең өлкән улы Әхмәди бертуган икс энесе белән бергә динне саклап көрәшкәннәре өчен 1877 елда унар елга сөргенгә хөкем ителгәннәр Әхмәди мулла кара урманнар эчендәге Нократ исемле борынгы татар авылында сөргендә булган һәм шунда никахланган. Тоткынлыктан азат ителгәч хатыны һәм яна туган бер яшьлек улы Батыргәрәй белән туган төбәгенә кайткан Гомерләр уза 1930 нчы еллар килеп житә Авыл мәчетен саклап кату өчен тырышкан гайрәтле Батыргәрәй Әхмәди улы кулга атынып 9 елга сөргенгә җибәрелә һәм. ни гажәп, хөкем срогын уздыру өчен Нократка—илле еллап атек үзе дөньяга килгән авылга эләгә. Капма-каршы ике төрле хакимият чорында, бер үк Ватанда, бер үк сәбәп аркасында татар башы жәфа чигә. Газап-жәфаларда да сынмыйча, ата баба җирендә яшәп килүче бу нәселмен хәзерге бихисап дәвамчылары Гаяз Исхакыинын «Зөләйха*сын кат-кат гамаша кылалар, күзләре чылана Чыланмыйча, андагы хәзрәт образында алар газиз бабаларының гәүдәләнешен күрәләр бит Әлеге мәкаләдә, аерым бер нәселнең дин һәм иман өчен күргәннәре документаль чыганакларга ннгепәнсп тасвирлана 2006 ел—әдәбият һәм сәнгать елы —Президентыбыз игълан иткән Әдәбият һәм сәнгать елы төгәлләнеп килә. Безнен «Казан утлары » журналы әдәбият, мәдәниятебез тормышын игътибар үзәгендә тотарга тырыша. Җөмләдән, журналыбызның 3-нче санында баш редактор Равил Фәйзуллин белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең бүгенге мәдәниятнең торышы һәм перспективалары турында тәфсилле әңгәмәсе басылып чыкты. Анда, әдәбиятсәнгатькә кайгыртучан мөнәсәбәт, аерым бер елны билгеләп үткәндә генә түгел, дәүләтнең, жәмәгатьчелекнен һәрдаим күз унында булырга тиешлеге әйтелгән иде. Зур оешманын җитәкчесе буларак, Сезгә мөрәҗәгать итәбез: Әдәбият һәм сәнгать елы ничегрәк узды дип саныйсыз, канәгатьлек хисе бармы? Сезнен тарафтан күңелгә хуш килерлек нинди әһәмиятле чаралар үткәрелде һәм нинди проблемалар күз уныннан Ринат ТАҖЕТДИНОВ, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе: —Театр җәмәгатьчелеге Президентыбызның 2006 елны Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүен куаныч белән кабул итте. Шул унайдан безнең иҗат оешмасы үзенең тәкъдимнәрен әзерләде һәм үткәреләчәк чаралар программасын билгеләде. Безнен карашыбызча, шулар арасында иң кызыклысы— театрларда эшләүче артистларыбызнын мөстәкыйль эшләрен Актерлар йортында күрсәтү-хуплау иде. Бу программа нигезендә ТЮЗ (театр юного зрителя) артистлары Татарстанның халык артисты, режиссер Роман Ерыгин җитәкчелегендә Саймоннын «Сотня за уелугу» («Хезмәт өчен йөз тәнкә») дигән пьесасын сәхнәгә чыгардылар. Аннары бу спектакль Петрозаводск шәһәрендәге «Ламбушка» фестивалендә дә күрсәтелде, призлы урынга лаек булды. Кама аръягында театр фестивале үткәргәннән сон Ильтани Илялова иҗат кешеләренең эшчәнлеген бәяләде, аларнын социаль һәм матди яктан бик түбән дәрәҗәдә булулары хакында язып чыкты. Бөтенесен санап чыгу мөмкин түгел. Әмма әйтәсе килә: октябрь аенда без Чаллы. Бөгелмә, Әлмәт. Минзәлә районнарында театр рәссамнарының күргәзмәсен тамашачыга тәкъдим итә алдык. Безнен әле татар милли театрыбызның 100 еллыгына багышланган конференция дә үткәрәсебез бар. Юбилей уңаеннан газета-журналларыбыз битләрендә һаман диярлек языла килә, шуңа күрә аларнын һәммәсенә тукталу кирәкмәстер. Шунын белән бергә, әле күптән түгел кабул ителгән хөкүмәти законнарның кайбер актларында иҗат оешмаларының, шул исәптән театр әһелләре мәнфәгатьләрен кысрыклау, аларны финанс җәһәтеннән хәерчегә калдыру, мөмкинлекләрен чикләү гамәлләре нык борчый безне. Әйтик, мәдәният оешмаларына карата кайбер ташламапар ясалуын нигә инде тыярга кирәк иде? Җөмләдән. Татарстан Министрлар кабинетының 14 август. 2006 елгы «Бюджет чыгымнарының файдасын һәм нәтиҗәлеген күтәрү» дигән 419 нчы карарында барлык иҗат берләшмәләренең бюджет чыганакларын өзү турында сүз әйтелә. Бу—безнеңчә бер уйласан, ижат иреге бирү шикеллерәк, икенче карасан—матди яктан басым ясау Ләкин дәүләт ярдәменнән башка бер генә театр да аягында нык торачак түгел. Театр оешмасы—иҗади бер җәмгыять. Аны матди байлыклар тудыра һәм ифрат зур керемнәр ала торган завод-фабрикалар белән бертигез дәрәҗәгә куярга ярамый. Мәгълүм булганча. Артист, Режиссер, Язучы. Музыкант, Рәссам—милли хәзинә. Без бу хәзинәне дәүләт дәрәҗәсендә кадерләп саклый белсәк иде! Менә шунлыктан мәдәният оешмаларына кагылышлы, аларны гамәлдәге льготаташламалардан мәхрүм итүгә юнәлгән Министрлар Кабинетының алда әйтеп __ Илфак ИБРЛҺИМОВ, шлынрь. Татарстан Язучылар берлеге рәисе: —Әдәбият һәм сәнгать елы дип билгеләнгән 2006 ел узенен мәгънәви багланышы белән аеруча әһәмиятле булды. Күренекле шәхесләребезнен юбилейларын гына алыйк—Муса Жәлилнен 100 е.ътыгы. Габду.гта Тукаинын 120 еллыгы Бу ике даһинын исеме бөтен татар халкынын байрагына әверелде һәм халкыбызны берләштерүгә, туган телебезнең җәмгыятьтәге урынын, ролен тагын ла үстерүгә унай этәргеч ясады. Жәлил һәм Тукайнын юбилейларын Дөньянын куп почмакларында, дистәләрчә илләр-төбәкләрдә үткәреп, без халкыбыз сафын янәдән бер барладык, аларнын рухы ныклыгын, яшәү коче-куәтенен зурлыгын күрдек. Каләмдәшләребез Казакъстан. Белоруссия. Латвия. Украина. Әзәрбайжан. Германия кебек илләрдә. Оренбур, Екатеринбург. Чабаксар. Төмән. Чиләбе. Ульян. Киров өлкәләре һәм калаларында дистәләрчә мен милләттәшләребез белән очрашып, аларга Ана телебездә—Тукан телендә—без Бар. без Исән, безнен әдәбиятыбыз, сәнгатебез исән, без киләчәктә дә бар булыр1а. баи булырга тырышыйк дип кайттык Минем үземә дә Жәлил. Тукай юбилейларына мөнәсәбәтле рәвештә башкалабыз Мәскәүдә. Пегербурда. ут күршеләребез Уфада. Пермь. Ижау калаларында. Төркия һәм Кытайда булыр1а гуры килде. Әдәбият һәм сәнгать елы үзебезнең Республикабызда да мәгънәле чаралар белән билгеләп үтелә. Казан. Яр Чаллы. Арчада гына түгел. Республикасы шым Азнакай. Әлки. Актаныш районнарында татар әдәбияты көннәре узды Декабрь аенда Акмулланын 175 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Шулай ук көз-кыш айларында гагын 15ләп әдипнең иҗат кичәләрен үткәрү күглә тотыла Әйткәнемчә, мин фәкать юбилейларга гына тукталдым Ә инде Язучылар берлегенен ижат секцияләрендә, әдәби редакцияләрендә, радио - теле вилен ие тарда. китапханәләрдә күп төрле мәдәни-оештыру чараларын әи гәсе лә юк Язучы шагыйрьләрсбезнен ижат активлыгы бик югары 2005 елда гына да Татарстан китап нәшриятында. «Мәгариф*. «Рухият* нәшриятларында рус һәм тагар телләрендә 100 дән артык язучыбызның әсәрләре басылып чыкты Быел тәржемә эшендә шактый алгарыш булды Әдәбият-сәнгать елы унаеннан башкарылган эшләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Гомумиләштереп шуны әйтергә кирәк әлеге чаралар сүз сәнгатенә булган игътибарны бермә-бер арттырды, газета журналларга язылу, китап тарату эшендә дә җанлану сизелде, һәрхәлдә, халкыбыз күнелендә Китап дигән изге төшенчәгә ихтирамлы караш, аның рухи азык булуын аалау бар Ә инде проблемаларга килгәндә, алар да бик күп булып, киләчәккә план-бурычлар рәвешендә күрсәтер идем. Белгәнебезчә, тагар халкы гомер-гомергә китаплы, укымышлы булды. Соңгы чорда, илдәге сәяси-икътисади үзгәрешләр тәэсирендә, әлеге матур казаныштан читләшү күзәтелә. Күпгасырлык матур традицияне янаргасы. һәр гатар моргын, гаиләсен китаплы-журнаъты итәсе иде. Момын бер ки ы булып Татарстан хөкүмәтенен озак вакытка исәпләнгән «Әдәби укулар* программасын эшләү һәм тормышка ашыру тора. Милли әдәбиятны пропагандалау максатында, дәүләт нәшриятларында чыккан һәр китапнын кибетләргә, китапханәләргә кайтарылуына ирешү, гатар әдәбияты фондын янарту да мөһим бурычлардан санала Бу уңайдан. Бөтендөнья гатар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә. Россия төбәкләрендәге милли мәдәни мөхтәриятләрдө милли әдәбиятны тарату буенча махсус программа эшләү лә сорала •Яңа гасыр* тслскпналы һәм радиосы татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау чы ү зәкләрнен берсе булырга тиеш дип саныйм, шунлыктан әтегс телераднокомпанне белән \е «мәттәшлекне үстерү, уртак проектлар эшләү дә—өлгергән мәсьәлә Гомумән, әләбият-сәнгатьне үстерү татар һәм республикабыздагы башка Халыклар очен рухи мәдәни янарышнын мөһим бер тармагы 1н- г бу эштә Татарстан республикасы житәкчеләренен зур ярдәменә таянып, башка ижат берлекләре белән ишә гш горып эшләргә тырышабыз Сентябрь, 2006 Алхэбэр

«КАЗАН УТЛАРЫ»—2007

 Ш. Яһүдин. Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм законнарында милли үзенчәлекләрне искә алу. Мәкалә А. Филиппов. Зилчә буйларыннан Тилчәгә (Атом казаны өстендә бер ел.) Истәлек. «Чиләбе атом бомбасы заводы шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан рядовой солдат күргәннәрнең йөздән берен генә булса да уртаклашырга телим...*. К. Шакиров. Курку. Уйланулар. «Галимнәр дә аңлап җиткермәгән кичереш бу Мин күп мәртәбәләр бик куркыныч хәлләрдә булдым...» Т. Вафин. Мәкруһлар. «Әмәйгөл әби»е белән журналда «Тормыш язган хикәяләр» сериясен башлап җибәргән авторыбыз көчләп чукындырылып, кире ислам диненә кайткан милләттәшләребез турында тетрәндергеч тарихи-документаль әсәр язган