Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алхәбәр

«КАЗАН УТЛАРЫ»—2007 Чәчмә әсәрләр сон?^УРНаЛЬ|бЫЗНЫН аЛДаГЫ саннаРы укучыларыбызны ниләр белән сөендерәчәк Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллнннын «Кыйбласызлар» повесте белән яна елны оашлап жибәрәчәкбез. Тыгыз вә мавыктыргыч, заманча сюжетка корылган бу әсәр дөнья малына кызыгып, азгынлыкка бирелеп кыйбласын югалтучылар хакында Соңгы елларда тугры укучыларын тапкан үзенчәлекле прозаик Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне-*!» повестенда үзәкләрне өзәрлек язмышлар бәян ителә Актив авторларыбызның берсе—Фирүзә Җамалетлинова—«Догалы корт» дигән бик үзенчәлекле повесть белән катнаша Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнен ижаты белән таныштыруны алгэ тэба да дәвам итәрбез. Үзбәкстанда яшәп иҗат иткән Җәүдәт Ильясов (1929) укучыларга «Согдиана», «Ук һәм Кояш», «Тимгелле үлем». «Алтын бүкән», •Анахита үче* кебек китаплары аша таныш иде Алдагы саннарнын берсендә басылачак «Елан әфсенләүче* романының журнал вариантында шәех, галим, ФвЙ 19( үф. Ш31 ЫЙрь Гомәр Хәйямнын дәверләр кичкән авыр нШЫШЫ, уңы һәм маҗаралары тасвирлана Уфада яшәүче Гөлнур Якупованың «Күпер* повесте героеның яшьлек елларында киң катлам укучы 1ар кызыксынырлык серләр бар Танылган язучы Мәдинә Маликова актуаль проблемаларны мавыктыргыч сюжетка корып бәян итә белә. Бу юлысы да анын «Тылсым* повесте әнә шул характерда Татар совет әдәбиятында т; ихи проза жанрына нигез салучы олуг язучыбыз Нурихан Фәттахның үзе исән чакга дөньяга чыга алмыйча калган «Аклан, романының бер өзеген журналга әзерлибез Автор аны кырык ел буе язган Борынгы Аклан (Аклантида) дигән зур цивилизациядә төрки халыклар гына яшәгән, андагы легендалар, йолалар һәм вакыйгалар бүгенге татар дөньясына аваздаш дигән гипотеза матур әдәбият үрнәге булып тагын бер кат ачыла 1812 ел. Мәүлетдин гусар французларга каршы сугышканда, авыр яраланып, әсирлеккә төшә Татар егетенең батырлыгына сокланган Наполеон Бонапарт аны азат итәргә боера Егетнең маҗараларын Зәки Зәйнуллинныц «Мәүлет гусар» исемле тарихи повестеннан укып белерсез. Болардан тыш, журнал портфелендә дистәләгән язучыларның төрле жанрдагы әсәрләре бар Бүгенге укучының калын-калын китаплар укырлык вакыты, ихтыяҗы бармы, роман-трилогияләрне көтеп алырга телиме ул? Озын-озагай итеп язу максатмы, әллә кыскалыктамы осталык?1 «Казан утлары«нда басылган кайбер романнарга «журнал варианты» дигән искәрмә куелган икән—моңа инде заман таләбе итеп карарга кирәк һәрхәлдә, алга таба да тыгыз күләмле җыйнак оригиналь әсәрләр өстәлдә чират көтеп ятмаячак, укучы хөкеменә тизрәк барып житәчәк Кыскалык димәктән, «Яңа дәвер кешесе* девизы белән ачылган яңа хикәяләр конкурсы кызганнан кыза бара һәм кызларыбыз һәм ир авторларыбыз бәйгегә бик актив кушылды Хикәяләрнең күплеге сөендерә Вакытның чикләнүенә карамыйча, без аларны йомгаклау игълан ителгәннән сон да тәкъдим итеп барырбыз Языгыз, катнашыгыз, ярышыгыз1