Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫРЛАР НИ СӨЙЛИЛӘР?

Саҗидә Сөләйманованың

 тууына 80 ел

 «Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр ойрәт!» Кайчандыр, шигърияткә тартыла башлагандамы, хәтергә кереп калган иде бу юллар. Әле ул чакта кем язганлыгын белү дә бик үк мөһим саналмагандыр Ниндидер табигый булмаган дөнья белән очрашасы килү кулга шигырь китаплары аздыргандыр Серле, бик серле бит ул шигърият дөньясы! Күңелендә шигырь угы кабынып, шигърият бакчасына аяк басарга теләгән кайсы гына жан иясе тылсымлы сүзләре белән шигърият капкасының ачылуын, бөтен барлыгы белән үзенең әлеге дөньяда калуын теләми икән! Әйе, болай итеп, шигъриятне зурлап, олуг шигърияткә чын йөрәктән табынганнар гына әйтә ала. Табына һәм анда кала алганнар гына Саҗидә Сөләйманованын әлеге канатлы сүзләре аша, анын шигъриятенә, серле күнел дөньясына үтеп керергә теләп өстәлемдә яткан китаплары арасыннан үзе исән чакта, үз куллары белән төзеп, үзе нәшриятка тапшырган, көтү ләззәтен, инде китап булып дөньяга килгәч баласы туган ана шатлыгын кичергәндәй шатлык бирә алган «Кызыл каурыйлар»ны кулыма алам. Укый барам, укыган саен соклануым арта бара Кайчандыр, әлеге шигырьләрне шигырь яратучы укучы буларак кына укыган булсам, бүген исә бөтенләй башка яктан, башка яссылыктан, каләмдәшем буларак та аны үземә ача барам. Никадәр бай. тирән иҗат! Никадәр мон. наз аларда! Гади генә тоелган шигырьләрендә дә олы мәгънә ята Лирика—анын шигъриятенең асылы. Әйе, Саҗидә Сөләйманова иҗатының сере, биеклеге совет чорында бер көйгә, бер мотивкарак салынган татар шигъриятенә җылылык өстәүдә, лирика жанрын яна төсмерләр белән баета алуда Һәр китабы—«Кыр казлары» (1963), «Бәхетне үзем табам» (1966), «Фал китабы» (1974) һ. б. шигърият сөючеләрнең күнел сердәшенә әйләнә. (Рухын яд итеп гаиләсе, «Рухият» нәшрияты бастырып чыгарган «Тормыш, исәнме!» (1998) җыентыгы да зур бүләк, истәлек.) Илгә, көнгә, яшәешкә мәхәббәт белән сугарылган әлеге шигырьләрдән яктылык, нур бөркелә. Күнеле төшенке вакытта изылганнарында да, үзенә «тибеп» алганнарга, тәнкыйтьләүчеләргә дә кинә тоту, ачу саклау юк. Без мәйданга чыктык, һәр көрәштә бар бер гадәт-йола баш ярырга мөмкин җиргә орып аяк чалу тыела. Әйе, нәрсәдер әйтергә телисен, тәнкыйтьлисен килә икән—әйт, тик фикерен генә дөрес һәм ул чын күңелдән, яхшылык теләп булсын, йөрәкне генә яралау булмасын. Аз булдымы шәхесне аңламыйча, барлы-юклы белеме (дөресрәге белемсезлеге) яхшыны—начардан, талантлыны —талантсыздан аера белмичә каш ясыйм дип күз чыгаручылар9 Аз булдымы кулына каләм алып әсәр яза. сәхнәдә образ, яки картина тудыра алмаслык итеп сындырылган талантларыбыз9 . С. Сөләйманова да әлеге шигыре аша тәнкыйтьчеләргә әнә шул фаҗигаләрне искәртергә теләмиме?! Ә бөркеткә һәрчак ук төбәлә. Очып төшә кызыл каурыйлар Кызганыч. Саҗидә Сөләйманованы әдәби кичәләрдә генә булса да күреп, шигырьләрен үзе укуында ишетеп калулар насыйп булмады Беренче шигырь китабы—минем туган елымда—1963 елда чыккан, шушы ук елны Язучылар берлегенә кабул ителә. Үлгән елы исә—минем Казанга килгән елымда—1980 елда. Күпмедер бер яшькә җитеп иҗат эшенә керешкән кешеләр турында «соңлабрак Минем йөрәк, йөрәк катапмаган— тик йөрәккә сукма. килде» дигән ниндидер бик үк дөрес булмаган фикер яшәп килә. Бу фикерне С. Сөләйманова ижаты турында сүз әйткәндә дә кулланучылар бар Нәрсәгә соңарган сон ул? Анын вакыты, бәлки, нәкъ менә шул вакыттыр'’ Күнелендә гомер буе тупланып, җыелып килгәнен ул. бәлки, нәкъ менә хәзер әйтеп бирергә теләгәндер'.’ Адәм баласынын. бигрәк тә хатын-кызнын эчке дөньясы, табигате аның бит яши- яши баеыи. тулылана бара, күргән-кичергәннәр аша Хатын да—син. Ана ла— син. хезмәткәр дә—син. шагыйрә дә—син Кәйсезен—көйләгәндә, жөисезен җөйләгәндә күпме шигырь юллары кәгазьгә төшә алмыйча да каладыр Яхмышларны күңел күк аша үткәрергә— Шигърияткә килә хатыннар Үзара әңгәмәләшкәндә, әдәби кулуарларда синен иҗатына бәһа биреп ни генә әйтсәләр дә. әйткән—югала, язган гына кала. Әле дә ярый сагынганда укып юаныр өчен язма истәлекләр саклана. Кемнен генә язмасын укып карама, һәркаисында шагыйрә ижатына зур бәһа, соклану, ярату «Синен үзен кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм* (Ә Еники) «Без синен әдәбиятка килүенне сокланып, шатланып каршы алган идек. Тагар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу. дип сөенгән идек Әле дә шулай уйлыйбыз.» (X. Туфан) «Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә». (М Әгъләмов). Тик нигәдер Сажидә Сөләйманова үзенең «Шагыйрә» дип исемләнгән шигырендә аксакал белән бәхәскә керепме, әллә үз алдына уйланып кынамы «.Ахматова гүгел мин. бүтән».—лип белдерә Юк. һич кенә дә үзен ким яки артык итеп күрсәтәсе килүдән түгелдер, ә бәлки «Зиләйлүк». «Тәфтиләү*ләрне тынлап, көйләп үскән кызнын җырларында халкыбыз моны, әрнүләре, халык авыз ижаты аһәннәре булуын гына искәртәсе килүдәндер. Җан— кешедә бәһаләнмәе байлык Мал— ахмыдыр анда кан да кайгы. Дан— янәшә күпме ялагайлык— болар халкыбызның мәкаль-әйтемнәре белән янәшә куярлык юллар түгелмени! Билгеле инде. Башкортстанда туып үскән кызнын күңеленә башкорт далаларының кинлс1е дә, кын-тауларының мәгърурлыгы дә тәэсир итми калмагандыр Күнел киплеге—далалардан булса, горурлыгы—таулардан күчкәндер •Жир-су*. «Жырланмагдн җырлар» «Сузган икс кулым» поэмасын укыганда шагыйрәнең поэма жанрын да тирән атап ижат итә атуына игътибар итәсен Үзәктә—Ана белән Бала Бу тема күп шагыйрә хатын-кызларның бәгырь гүрендә булса да. автор аны аерым бер фәлсәфи югарылыкка, шәхес тәрбияләү югарылыгына күтәрә алгш Кеше—сәнгать. Иҗат ителәдер Сизелгәндә йорәк катында Житмсшенчс еллар уртасында яратып җырланган, яратып тыңланган «Гүзәлия җыры*и, «Саубуллашу вальсы«н. «Урсал тауда»ны җыр-мон ярагучы.тарыбыз ате дә хәтерли булыр Укытучы, радиотапшырулар мөхәррире. Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе бу тын эшләгән шагыйрә яшь талантларга, бигрәк тә хатын- кыз шагыйрәләрнең ижатына. аларны үстерүгә дә вакыт таба, уңышларына чын күңелдән сөенә торган була Әйе, Саҗидә Сөләйманова—әдибә. Ул әдәбиятның бөтен жанрларын да ярата, үз итә. Әйтер идем, әсәрләре анын үзен дә яраталар, аңа танылу алып киләләр. Өсгенә ишелеп килгән кара кайгыдан да ул сыгылып төшми, ашыга-ашыга, төгәлләп калырга тырышып «Гөлбадран» повестен яза башлый. Әйтергә генә жинел Фәлән хәтле гомерең калганын белә торып яшәү, ижаг итү турында уйлар өчен күпме көч. сабырлык, ныклык кирәк! Әле чирнең дә ниндие бит' Менә-менә каләм туктап калыр сыман. Гомер өчен, яза башлаган әсәр, җырланмаган җырлар өчен көрәш бара һәр авазы серле шагыйрә исә гомер озынлыгынын ни белән үлчәнүен анлап ижат иткән, яшәгән һәм яши.