Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОТАШЫЙМ ЯКТЫ ТАҢНАРГА

Иң олы бәхет Таң аткан чакта, кояш чагылган Чык белән юам күзем, битемне. Әйтерсең җиргә яңадан туам... Иң олы бәхет шушы бит инде. Шагыйрь язмышы, ләззәтле язмыш, Теткәли, йолка йөрәк итемне. Бу татлы газап, бу татлы сагыш Раббым бүләге—бәхет бит инде. Аллаһ яраткан г өлләр исеннән Үземне үзем мәхрүм итимме?! Гөлгә сыенсам, Аңа сыенам. Шушы сыену бәхет бит инде. Сокланам карап җәйгор1 төсенә. Сокланам димәк Аллаһ көченә. Җанымда—Коръән. Иман җанымда Яктырып китә күпкә аңым да: Аллаһ—хакыйкать, шуны төшенәм. Тынгылык тапмый, борчылып янам, Ташып торганга илһамым тулып. Аллаһ яраткан бу дөньялыктан Китмәсәм икән мәҗүси булып. 1 Җәйгор—салават күпере Айрат СУФИЯНОВ (1958) - шагыйрь: йлар «ка> рый өере»: Тормыш егәреннән илһам алыр Мизгелләрдә яшем төерле. Сөю яше татлы. Сөйгән җаннар затлы. Изгелеккә тартым Сөю сөймәс шартны... Юктырсыңдыр, диеп уйламыймын. Мин йөретәм сине уемда. ...Башкаларның, әнә, куенында! Кан катыша икән сырхау җанда. Катнаш ннкахлар мисалы? ...Сырхау, димәк, заманы да! Теләк теләп тора—чуклы Дисбе бүлмә түрендә: Көнкүрешем чуктин-чуклы (мәгънәле!) Догалар тәэсирендә... Баш, бәрелгән саен ишегенә Туган йортның, түбән иелә: Аллаһ үзе ишарәли, гүя, Хәләл көчнең бөеклегенә. Тылмач белән кайткан татар, «табылып»... Күршеләрнең кара мунчасыннан чыгып килә. Кызарынып... чабынып. Тәндә чемердәгән наз-кайтаваз Күккә йолдыз өстәп җемелди... Якты уем белән ялгыз калып, Бәхетлеләр санын тигезлим. Гайсә Г атауллин БЕЗДӘН СӘЛАМ БУЛЫР... Борынгы һәм бүгенге « Бу дөньяда шундый хәлләр булып торыр» Карга-козгын түр башында урын алып. Былбылларны һаман читкә куып торыр... «Бу дөньяда шундый хәлләр булып торыр» Укымышлы барча кошлар арасында Түрә булып чуар кыртлый танык торыр... «Бу дөньяда шундый хәлләр булып торыр* Ялт-йолт килеп мөнбәрләргә менгән түрә Арзанлы бер кормкумк булып торыр... «Бу дөнья шундый хәлләр булып торыр* Чүплекләрдә кон күргәндә күпме үксез, «Яңа байлар* читтән карап көлеп торыр... «Бу дөньяда шундый хәлләр булып торыр* Зиратлар!а илткән юллар кинәйгәндә. Мәктәпләргә илткән юллар кимеп торыр... ...«Бу хәлләрне фәрештәләр күреп торыр* Югалыр! а йөз тотканмы бу кавем? дип. Күңелләре мөлдерәмә тулып торыр... Булмады... Безгә шулай язгандыр инде: Җылы диңгез ярларында Каләмнәрне җылытып булмады... Безгә шулай язгандыр нндс: Халык өлешенә керә-керә Кесәләрне тутырып булмады... Гайсә ГЛТАУЛЛМН (1918) ши/ыирь: балалар очги ялыл/ан *Этнгң койрыгы ник к.)кре». иТавык иле һлм батыр черки». «Очар коинар кебек» исемле китаплар авторы. Арчада яши. Безгә шулай язгандыр инде: Ялтыравыклы иномаркаларда Җилләр белән узышып булмады... Безгә шулай язгандыр инде: Бншәр катлы коттеджларда Хатын белән куышып булмады... Кайгырмыйбыз! Хәере белән булсын, дип булганы— Иртән торабыз да. укыйбыз... Догабызны! Кызыкмагыз: «Халык каргышын җыйганнар Рәхәт яши, диеп, бу дөньяда...» Ул каргышның бер мыскалы Бер поттан да арта, ди бит. Теге— Кылдан нечкә күперне чыкканда!!. Саубуллашу Ярый, матурым, хәерле көннәр. Атналар-айлар телим мин сиңа! Тезелеп килгән яз һәм җәйләрең Алсу гөлләр тик сипсен юлыңа! Ә көзләр сиңа килмәс, билгеле: Чөнки көзләрне мин алып китәм. Каралтмас инде якты юлыңны Минем шәүләм дә... Тыныч бул. иркәм! Яшьләнеп китсә бераз күзләрең. Нурга төренеп атлан барганда: «Шулай тиештер, диген, сер бирмә! — Яңгырлар да бит. килеп, бер ява»... Серле дөнья... Басуларга чыксаң—күпме серләр! ...Динозаврга әйләнеп Сикерешеп өскә килер кебек Былтыргы эскертләр... Әйтер сүзен әйталмыйча. Мәтелеккә алып киткәннәрнең— Үз итмиләр, бәлки Хәтта гөлләр каберләрен?!. Чыгар кояш—сибәр нурын, Безбэн сәлам шул булыр Халык жмрыннан. Хисләремне яза-яза, кайнап, чыкка Парга әйләнәм инде... ...Алсуланып чыкса иртән Кояш— Чык нурларыннан эзләрсез Минем дә сәламемне... Исмн калган җнлнен канатлары Каерылып калган кин кырларда... Килми калган болытларның яумый калган Тамчылары тама...