Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Татар энциклопедиясе" битләреннән

ВӘЛИЕВ Наил Мансур улы (3.9.1949. Чистай ш ). әдәбият галиме, филол. фән. д-ры (1996), ТРнын атказ. фән эшлеклесе (1997), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2001), гуманитар фәннәр бүлегенең академиксекретаре (2002) Алабуга пед. ин-тын тәмамлаганнан соң (1971), Чистайда урта мәктәптә укыта. 1975-77 елларда һәм 1981 дән Алабуга пед. ин-тында: рус һәм чит илләр әдәбияты каф. мөдире (1983 тән), проф (1997). бер үк вакытта 1991 дән фәнни эш буенча проректор, 2000 нән- ректор. Фәнни хезмәтләре рус-татар әдәби багланышларына (Ф. Әмирхан һәм рус әдәбияты), туган төбәкне әдәби һәм тарихи яктан өйрәнүгә. Дм Стахеевның һәм К.М Невоструевның тормышларын һәм иҗатларын өйрәнүгә карый. Хезм.: В мире нравственных исканий. К.. 1985; Дмитрий Стахеев. Судьба итворчество Уфа. 1996, Высокое служение Отечеству. Капитон Иванович Невоструев (1815-1872). Елабута, 1998; Гармония культур.К.,2001. ВӘЛИЕВ Рөстәм Шәвәли улы (19.10.1936, Чиләбе өлкәсе Троицк ш.), язучы. Рус телендә яза. М.Горький исем әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый (1979, Мәскәү) Чиләбе шәһәрендә яши. «Тугрылык» («Верность», 1960) исемле беренче китабы стиленең реалистик манерасы, мәгънәви кыскалыгы 6-н әдәби тәнкыйть тарафыннан уңай бәяләнде Г.Тукайга багышланган «Дөнья гаме» («Заботы све- та», 1986) романында 19-20 йөзләр чигендә татар җәмгыятенең киеренке рухи тормышы чагылдырыла. «Шәһәрләр җире» («Земля городов», 1990) романында традицияләрнең тәрәккыят б-н, үткәннәрнең киләчәк б-н үзара мөнәсәбәте проблемасы куела «Фининспектор һәм бабай» («Фининспектор и дедушка*. 1970), «Күршенең ягымлы карашы» («Добрые глазасоседа», 1974). «Йөк» («Ноша», 1989), «Жәлләмим, чакырмыйм .» («Нежалею, не зову », 1990), «Хикәяләр» («Расска- зы», 1996) һ.б җыентыкларга кергән хикәяләрендә һәм повестьларында автор хәзерге заманның актуаль проблемаларына зур игътибар бирә. Рус теленә Г.Исха- кый, Ә. Еники әсәрләрен тәрҗемә итте. 1992 елдан «Уральская новь» ж-лының (Чиләбе ш.) баш мөхәррире. Әд.: Мустафин Р.А. Биография духа Новый мир. 1984. N2; Лейдерман Н В поисках птицы самрух Урал 1989 N11. Р, Ә.Моетафин. ВӘЛИЕВА Майя Диас кызы (1.5.1962, Казан), язучы. Рус телендә яза. Казан унтының биол. ф-тьга (1984), М.Горький исем, әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсларны (1992, Мәскәү) тәмамлый В китапларының төп проблематикасы — табигать һәм кеше дөньясы; «Кара эт турындагы повесть» («Повесть о чёрной собаке», 1980), «Башлангыч» («Начало», 1983), «Торна тавышы» («Крикжуравля», 1987), «Текә яр читендә» («На краю», 1989), «Гафу »гг мине, дустым* («Прости меня, друг», 1990). «Сакчы Селәүсен тавы буенда» («У сопки Стерегу- щей Рыси», 1991). «Кара Дикның тормышы һәм үлеме» («Жизнь и смерть Чёрно- го Дика», 1993). «Торна Крунын кайтуы» («Возвращеиие журавлёнка Кру», 1996) китапларында, «Шәһәр бүресе» («Чужая», 1998), «Кешеләр һәм бультерьерлар» («Люди и бультерьеры», 2003) повестьларында кискен экология проблемалары куела. Язучы хезмәтен В фәнни, иҗтимагый эшчәнлек б-н бергә алып бара, периодик матбугатта экологиягә, әхлакка багышланган мәкаләләр бастыра. 1990 елдан В диварларга рәсем ясау б-н шөгыльләнә 2000 нән АКШта яши. 2004 елда Тайваньдә (Тайбэй ш.) уздырылган анималист рәссамнар дөньякүләм күргәзмәсендә катнашты. Р. Ә. Мостафин.