СӘХНӘБЕЗНЕҢ ӨЧ ЙОЛДЫЗЫ

Алар өчесе дә Галия исемен йөрткән. Этимологик сүхтек Галия дигән сүзне боек, югары дәрәҗәле, кыйммәтле мәгънәләргә ия ди. Балаларын бәхетле итеп күрергә геләүче зыялы ата-аналар гына балаларына шундый затлы исем куша аладыр. 1926 елны Казан театр техникумын бергә тәмамлап чыккан өч сабакташка, гатар сәхнәсенә хезмәт иткән елларында йолдыз булып балкыган өч артисткага сүзлек санап күрсәткән олы мәгънәләрне өләшеп карасак, бөек дигәне тиңсез тавышы белән татарда опера театры тууга да зур өлеш керткән Галия Клйбиикаяга. югары дәрәҗәле дигәне таланты өстенә искиткеч гүзәл лә булган Галия Булатовага. кыйммәтле дигәне, һичбернинди икеләнүсез, затлы, бик бай гаиләдән чыккан Галия Нигьмәтуллина өлешенә гияр иде. Инде беркадәр шаянрак булган фаразлауга шушында чик куеп, кадерле истәлекләр дөньясына күчик Кәгазь битләрендә үзенчәлекле мәкалә рәвешен алган бу хатирәләрне Марсель Салимҗанов мина үзе исән чагында әйтеп яздырткан иде Безнсн бу уртак хезмәтебез аның тормышындагы иң зур тетрәнүләр кичергән сонгы оч-дүрт аена гуры килде Күләме артык зур булмаган шушы истәлекләрне ни өчен оч-дүрт ай язып утырырга мәҗбүр булганыбызны укучыга аңлатыр өчен, яшәү белән үлем арасында калган Марсель Хәким улының рухи дөньясын да берникадәр тасвирлау сорала. Үлем чын мәгънәсендә бугазыннан алса да, үзе турында уйламавын, ә халык ышанып тапшырган театрны яшәтүне беренче итеп куеп, өерелеп килгән сынауларны да сугышчан рухын тагын да арттырып каршылавын күрсәтә алсак кына, оч Галия турындагы истәлекләре үзе сөйләгәндәгедәй яңгырар, бөтен зурлыгы белән ачылыр Шулай игеп, аның ин сонгы әңгәмә-интервьюсын укучыларга җиткерү мина насыйп булды. «Насыйп булды» дип әйтүем белән, минем тарафтан анык махсус эшләнгән эш булмавын, ягъни, Сәлимжановнын Чехов урамындагы 33 нче йортта урнашкан фатирына башка моһимрәк эшләрне эшләргә барып йөргән арала гына кәгазьгә теркәп куйганымны искәртүем Имеш, адәм баласы үзенә үлем якынлашуын алдан ук сизеп ала икән Марсель Салимжанов мисалында моның да мөмкин хәл булуына ышана башладым 2001 ел декабренә аяк басканда театрларның сәхнә аргы дөньясында -Марсель Салимжанов «мина күп яшисе калмады* дип әйткән* дигән ямьсез сүнәр йөри башлады Моны Ишетүгә, нәфрәтләнеп, «ялган бу* дип кире кактым Болан игүемә ике нәрсә сәбәпче иде Шушы вакыйгадан берникадәр алдарак та, ягъни баш режиссер директорыбыз ярдәмендә Казанның ин яхшы врачларына операция ясатырга кергәч, шундый ук 1айбәг китте Янәсе, «врачлар аңарда яман шеш табып операция ясамаганнар* Ми гаҗәп, Алман илендә монын ялгыш диагноз булуы ачыкланып, унынмы операция дә ясалды Әмма ләкин артистка була алмын калуым Марсель абыйдан гына күргән бер бнк билгеле ханым үз сүзен бирмәве белән шомландырды Озак та үтмәде, шул шикле сүзләрне раслагандай, «калкансычан бизен дәваларга чакыралар* дигән хәбәрдә кеше теленә керле Түзмәдем, «беркемгә лә ышанмагыз, саклагыз үзегезне, врачлар кулына бирелмәгез инде. Марсель абый» дияргә кабинетына махсус барыгг кердем. Шунда анардан сәер, әмма күтәренке рухтагы «Мин бу театрга бер биш еллап бик кирәк әле. эшлисе эшләрем күп»,—дигәнен ишеттем. Бер дә онытылмаслык итеп, үпкә катышкан ярсу аша әйтте ул аны. Янәсе, театрны 35 ел алып барган Марсель Сәлимжанов артыннан әжәл үзе килсә дә, театр хакына саклап каласылар—саклап калырга тиешләр!. Нибары 67 яшьтә генә булган, яшьләрчә дәрт, егәр, гайрәт ташып торган көчле рухлы бу шәхеснен кинәт үлеп китәсенә ышануы бик авыр иде. әлбәттә. Дәвалануы ничек булгандыр, әйтүе кыен, әмма, ул врачлар яныннан бик тиз чыкты. Һәм. үләсен сизгән кебек, ун Марсельдәй эшләргә, монача вакыты җитмәгән барлык мөһим эшләрен дә үзе исән чагында ук тормышка ашырып калдырырга теләгәндәй яшәргә кереште Үлеменә нибары берничә ай кала эшләгәннәренә күз төшерсәк, күп еллар яздырырга дип йөргән «Өч Галия»сенә дә анын, ниһаять, вакыт тапканын күрербез. Шул ук вакытта, үлемнен якын йөрүен сизенү белән бергә, сөекле Гөлнары сызланып искә төшергәнчә, тагын бер ун ел яшьнәп яшисенә, үзенең җитмеш яшьлек юбилеен, Казанның мең еллыгын, театрның йөз еллыгын уздырасына да өмет итә иде. 1997 елны үлем белән күзгә-күз очрашырга өлгергән Гөлнарасы гына өсләренә килгән бәланы иренә караганда алдарак бөтен зурлыгы белән сизенеп алды. Алдагысында президент ярдәме белән Марселен Алманиягә алып барып үлем авызыннан тартып алып калалган Гөлнара. театр йөкләгән авырлыкларны ире белән бергә күтәргән искиткеч акыллы хатын, баласына куркыныч янаган ана арысландай үзен бик сак тотты. Әмма, Марсель абый үз каршына тезләнеп ялынган, ялварган Гөлнарасынын: «Әйдә, кабат Германиягә барып кайтыйк»,—диюенә дә карамады М Сәлимжановнын кыйммәтләрне үлчи торган бизмәнендә 35 ел алыштыргысыз җитәкләп үстергән театры бар нәрсәдән өстен чыкты. Һәм ул, даваланыл чыгуга ук. яргы юлда калган репетициясен дәвам итте. Авыр репетицияләрдән сон тамагын тоткан килеш бик еш сөйләшә алмый утырган чаклары да күп булды. Әмма, ләкин бүген инде Галия апалар турында сөйли алмас ахры, дип уйлый гына башлыйсың «кил, моны да өстәп куй әле» дигән сүзләрен ишетәсең. Яшь драматург М Гыйләжев язган «Баскетболчы»нын куелып бетәсенә инде беркем ышанмый башлаганда да чигенергә җыенмады. Аяз Гыиләжев, Нәкыя ханым больницадагы М Сәлимжанов өчен бер кайгырсалар, улларының бөек режиссер кулы белән дөньяга килә башлаган хезмәтенең юкка чыгасыннан да бик куркып, Гөлнарадан йә миннән хәлен гел белеп кенә тордылар. «Баскетболчы» театрда укылганда ук бер генә тынлаучынын да яклавын таба алмаганга, алар күңеленә борчу ныклап кергән булгандыр Артистлар гына түгел, тәҗрибәле Празат абый да бу әсәр мультфильм куярга гына ярын дип каршы чыкты шул. Аны хәтта әсәр белән бөтен кешедән алда танышкан Фәрит Бикчәнтәев тә кире кагарга өлгергән иде. Эшнен яртысына җиткән режиссерына алай-болай берәр нәрсә була калса, «Баскетболчы »ны берәү дә дәвам итмәс һәм итә дә алмас иде. Хәлбуки, гомерен бик нык кыскартса да, Марсель абый бу эшкә ифрат җитди килде. Чөнки монда күпләр уйлап та карамаган бер мөһим нәрсә бар иде М. Сәлимжанов гомере буе әзер дип әйтерлек әсәрләр белән генә эш итәргә өйрәнгән, әйе, олы театр йөген тартып баручы өчен бу табигый хәл—яшьләр белән эшләп азапланырга анын вакыты да калмый иде Һәм. чын дөреслек хакына, бик теләге дә булмады дип тә өстәргә кирәк табам. Ә инде 1992-93 нче елларда бөтенләй тәҗрибәсез бер авторның пьесаларын бишәр кат үзгәртгертеп. бу эшкә артистлар һәм әдәби бүлекне ныклап жигеп эшләткән очракка килсәк, ансын анлату өчен башка һәм шактый күләмле лә мәкалә язу кирәк Хәзерге кереш сүз исә. фәкать, күренекле режиссернын өч Галия турындагы истәлекләрен сөйләгәндә нинди халәттә булганлыгын тасвирлап бирү өчен генә языла. М Сәлимжановны яна яшьләрнен үсеп китә алмавы күптән борчып, нык уйландырып торган, күрәсен. анын матбугат битләренә үк сыркып тамган «Өмет чаткысы булган авторнын рәттән берничә пьесасын кире кагасын икән, ул сүнә*.— дигән үкенү хисләре нәкъ әнә шул хакта сөйли иде Яшәргә күп калмады, ахрысы, дигән эчке сизенү ана гомерснен сонгы елында бу юналештә дә берни белән дә исәпләшмичә эшләп калу кирәклеген искәртеп торган, күрәсен «Саташкан сандугач» авторын сәхнәгә күтәрү белән үк «Баскетболчы»га тотынуы, бу әсәр анын яшәү көчен көнләп түгел. сәгатьләп суырса да аннан качмавын бары шунын белән аңлатырга момкин Кайчандыр пьесалары куелмау аркасында бизнес өлкәсенә күчеп торган Мансурны башка драматурглар да күреп ымсынырлык итеп канатландырасы килде анын. Беркөнне, рспетиииянен алга бармавына көенеп, репетиция залын ташлап Кабан күле буена ук чыгып барганда, мине дә ияртәсе итте. Шунда, азрак тынычлангач «Хәзер кергәч тә мин сина «Черная бурка» дигән пьеса бирәм. укып чык та кичен мина кил әле».—диде Өендә сүз башта шул «Кара чикмән»нс бик тиз генә тәржемә итү кирәклеге турында булды Бер ай эчендә үк куям, мюзикл жанрында, әмма син гади тәржемә эше белән генә шөгыльләнмәссең әсәргә бик ижали килүен сорала. Ул хакта сонрак тагы бер жентекләп сөйләшербез Монда әле икенчерәк эш тә бар Минем өчен шулай ук үгә моһим ул Марсель Хәким улы бөтенләй көтмәгәндә мине эш кабинстынын түр почмагындагы шкафы янына алып килеп шундый эчтәлектәге әнгәмә башлап җибәрде: —Галия Кайбиикаянын быел 95 еллыгы, син аны беләсеңдер бит’ —Хәким абый үлгәч, әниегезнең Зарядагы фатирында таныштырдыгыз . —Әнә шул Галия апан турында язарга кирәк Галия Кайбиикая хакында сөйләшү моннан биш ел элек тә булганга күрә, мин шул чактагы сөйләшүне исенә төшерергә тырыштым «Андый гына белү аз бит ул Ни театрда уйнавын күргәнем, ни опера театрында җырлавын ишеткәнем юк Хәзер бит инде икенчерәк заман, совет чорындагыча итеп язудан китә баралар Марсель абый. Элек кенә ул әнә җәмгыять рупоры булып язу тиеш иде Мәҗбүри иде Теге язылганнардан берәр нәрсә йолкып алып, боларынын язмаларыннан нәрсатәрнелср чәлдереп ансат кына әмәлләп куюлар «дөрес язу» булып саналды Мәскәүдә дә күптән бөтен дөньядагы кебек кеше турында кешечә итеп, ягъни, бары үзе яхшы белгән нәрсәләрне генә яздырталар Менә әгәр сез үзегез хәтерләгәннәрне. Галия апалар белән бергә үз башыгыздан кичергәннәрне, үзегез генә белгәннәрне әйтеп торсагыз.... шунда, ерып чыгып булыр иде кебек’» — Риза, булышырмын. Мәле башта шушыны укы. Кулыннан бәллүр вазаны алам. Ваза Галия ананын Марсель энесенә юбилей бүләге икән — Монда тагы шунысын да хәл итәсе иде. Марсель абый. Галия Каибицкам кебек үк Галия Булатова белән сезнен әниегез Галия Нигьмәтуллиналарнын да яшьләре шул бер чама бит. —Әнигә әле 2002 елда гына тула ул бит 1907 елгы —Анын каравы алар өчесе дә театр техникумын 1926 нчы елла тәмамлыйлар Быел әнә шул моһим вакыйгага 75 ел булды —Син өч Галияне бер мәкаләдә кушып язарга тәкъдим итәсеңмени?—диде ул кинәт яктырып — Шулай кирәктер шул Бергә укып, укуны бергә тәмамлап, гомер буе бер-бере белән аралашып яшәгән оч дус. өч Галия турында аерым-аерым язуга караганда уртак мәкалә язуы кытыклырак булыр кебек Безнен бергә язу тәҗрибәбез булгач, шундук язарга керештек Дөресрәге, ул сөйләп, мин ул сөйләгәннәрне кәгазьгә терки башладым Чөнки, кәгазь-клләмне Марсель абыйнын җене сөйми иде. Мине партиягә үзе мәҗбүридән керткән чагында бер битлек рекомендацияне лә оч-дүрт кон буена сырлады ул. Бу юлы хәлләр тагы да катлаулырак иде. Мәгәр, үз кадерлеләре турында үзе генә яза алганын да яхшы анлый иде ул. Хәтта хәле бетеп ятып кына торган чакларында да хатирәләрен искә төшерүдән туктамады. «Баскетболчы» куелып бетмәгән килеш инде «Кара чикмән* белән эшне жәелдереп җибәргәндә дә. тәрҗемәмне укыганда да. спектакльнең булачак рәссаме (С. Скоморохов). композиторы (А. Хөсәенов) белән киңәшеп, яки балетмейстры турында сөйләшеп, рольләргә артистларны сайлап утырган чакларыбызда да кинәт бүленеп теге яки бу истәлекне сөйләп ала иде. Шуннан, кулындагы дисбесен тарта-тарта. үзенә бүләк ителгән уннарча картиналары янында йөреп килә. Соңгы елларда белгән догаларын ачыктан-ачык укып йөри башлавын күреп торганлыктан, дисбе тотып йөргән чакларында М. Сәлимҗанов Галия апаларга багышлап дога укып йөридер кебек тоела иде. Беренче итеп әнисен сөйләр дип уйлаган идем, ялгышканмын, ул Галия Кайбицкая турында сөйләп башлады. —Менә бу почмактагы шкафта мина бик кадерле булган кешеләр белән бәйле ядкәрләр саклана. Күңелем бүген дә нишләптер мине шулар янына тартып китерде Күзләремне, ирексез, ин түрдә торган бәллүр ваза үзенә җәлеп итте. Анда: «Марсельның 50 еллыгына. Галия апан Кайбицкаядан» дип язылган.—Әлбәттә, бу бәллүр ваза дөньядагы ин затлы, иң матур ваза түгел, әмма аны бүләк итүче Галия апа минем өчен әнием кебек үк бик якын шәхес иде. Ул да мине үз баласы шикелле итеп сөя иде. Һәр премьерамны карап бара, уңышларыма куанып коча, үбә иде Жанымны кай яклары белән үзенеке итә алды икән соң ул? Тумыштан йомшак холыклы, сабыр, беркемне дә үпкәләтә белми торган холкы беләнме, әллә тинсез талантына гашыйк идемме мин анын? Шушы сораулар мине Галия апа турында белгәннәремне тагын бер кат барлап чыгарга мәҗбүр итәләр. Әйтәсе сүзем тулы булсын өчен өч Галия турында сөйләп башлау унышлырактыр. Татар театр сәнгате тарихын Галия Кайбицкая. Галия Булатова. Галия Нигьмәтуллина кебек олы язмышлы артисткалардан гайре күз алдына китерүе кыен, һәр өч Галия дә татар халкы зур яңарышлар кичергән чорда туган. Китап бастыру чәчәк аткан, күпләп газета-журналлар чыгарылган, инде профессиональ театр да бөреләнгән 1906, 1907 елларда дөньяга аваз сала алар. Галия (Төхфәтуллина) Кайбицкая—Уральск (Жаек) шәһәрендә, Галия Булатова Әлки районының Югары Әлки авылында, алардан бер-ике яшькә яшьрәк булган Галия Нигьмәтуллина Орск шәһәрендә. Язмыш бу өч Галияне башта Казан театр техникумын тәмамлатып Г. Камал исемендәге театрда бергә бер төркемгә берләштергәнчегә кадәр үк, аларны үзара әледән-әле очраштыргалап тора. Партия кая җибәрсә, шунда барып эшләгән Зәйтүнә Булатова бер дә бер көнне, авылдан килгән сенлесе Галияне дә ияртеп, Уральск шәһәренә килеп чыга һәм Галия Кайбицкаяның абыйсы Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый) чакыруы буенча аларла яши башлый. Чөнки, алар Ишембайда укыткан чакларыннан ук яхшы танышлар булалар. Белгәнебезчә, Камил Мотыйгый шул чорның ин алдынгы кешеләреннән санала Тарихка ул Тукай һәм Кариевларнын якын дусты, нәшир, журналист, атаклы җырчы буларак та кереп калган Кичләрен әлеге гаиләгә төрле талантлы яшьләр җыела Анда төрле уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар. Әлеге талантлы яшьләр арасыннан киләчәктә зур җырчылар, драма артистлары, хәтта режиссер да үсеп чыга Сүз иярә сүз чыга. «Марсель абый, Галия апага моннан 3 ел элек музей да ачтылар бит»,—дим —Дәүләт музее. Тау ягынын Кайбыч районында. Юкка гына Кайбицкая дигән тәхәллүс-псевдоним алмаган икән. Кайбычныкы дигән сүз бит... —Беләм. Галия апаның олы улы Сәйяр, моннан биш ел элек үк нигезенә таш салдым, дип әйткән иде. Гомумән, нәселләре бик затлы, талантларга бик бай булган. Шәҗәрәләре зур укыгын муллалардан башланган. —Ә менә Галия Булатованын апасын искә төшергән идегез, ул бит бөтен җирдә совет власте урнаштырып йөрүче булган Икенче апасы да шул юлдан киткән. Совет власте төзүчеләрдән чыккан Галия белән сыйнфый дошманнары булган мулла һәм зур байлар нәселеннән чыккан Галияләр арасында дуслык булуы берникадәр сәеррәк —Тормыш шундый күптөрлелеге белән кызык. Инде шуннан партия работнигы булган апасын янә каядыр күчерәләр. 15 яшьлек Галиягә кабат Әлкиенә, атасы Фатыйхның ярлы гаиләсенә кайтырга туры килә. Шуннан инде Мәскәүдә булырга да, Ташкентта яшәп алырга да өлгерә ул. Мөхәммәт Әблиев белән дә таныша. Шул булачак драматург ана. Казанда театр техникумы ачыла икән, дигән хәбәрне житкерә. Театр белән кечкенәдән женләнгән Галия Булатова нәкъ менә анын КИҢӨШе белән театр дөньясына килеп керә. Сонрак анын «Шәмсекамәрендә төп рольне уйнап әлеге спектакльнең озак елларга сузылган уңышын тәэмин итә —Сезнен әтиегез Хәким ага сөйләгән иде Мифтах Әпсатәчов—татарнын тинсеэ артисты безнен Орск шәһәрендә туган, безнен шундагы театрда эшләгән, дип 1919 елны ана хәгта Казаннан килгән Габдулла Кариев кул астында да эшләп алырга туры килә. Янәсе боларнын күп санлы репетицияләре Орск шәһәрснен ин зур бае булган Нигьмәтуллиннарнын таш өендәге күп санлы бүлмәләренең берсендә алып барылган. —Ул йорт әле дә исән. Мин аны гастрольгә баргач карап кайттым Бер сөйләгән дә идем бит Ул минем әнииен туып үскән йорты. Алай гына да түгел, әтинсн күңелендә әнигә ниндидер тойгылар уяна башлаганына шаһит йорт та ул. —Әйе. анда Хәким абый яшүсмер егет чагында ук килеп кергән, булачак бабасына башта йомышчы малай, аннан приказчик рәвешендә хезмәт иткән. —Әни әйтә иде: «Кариев бездә репетицияләр ясап йөргән көннәрдә мин яшүсмер кыз бала гына идем, әмма әлеге репетицияләрне хәтерлим, кичә күргәндәй күз алдымда тезелеп торалар*.—дип. Ин мөһиме Габдулла Кариев шушы килүдә Мифтах Әпсәләмовка «син олы сәхнә өчен тугайсын, үсешеңне туктатма, халыкка хезмәт ит. Мифтах дус» дип васыять әйтеп китә Әгк ләмов шуннан Уфа һәм Казан театрларын шаулата башлый «һижрәт»тә Гайнетдин мулланы. «Иван Грозныинын үлсмс»ндә явыз Иванны. «Галиябану«ла Бәлри картны. «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә Юныс хажины искиткеч уйный Орскига ял итәргә кайткан саен гел театрга да килә. Орск театры дәрәжәле театрлардан санала. Мона вакытында Габдулла Кариеннын спектакльләр килеп куюлары да тәэсир иткәндер. Орск шәһәре тагар тсагры тарихында гына түгел, татарнын милли тарихында да аерым урын биләгән шәһәр. Казагыстан белән Урта Азияне тоташтыручы шәһәр. Орскидан ерак түгел җирдә Күкшел дигән авылда үлемсез «Галиябануының авторы М Фәйзи дә дөньяга килгән. Ул үзе чыгышы белән безнен әтиләр кебек үк Татарстаннан. Атасы Балтач яныштагы Шода авылыннан чыккан Нәкъ менә шушы берсеннән-берсе бик ерак урнашкан ике авыл арасында кайтым-китеп йөргәндә «Галиябанулы язылган Гагы да бик күп бөекләрне биргән Орск Башкорт театрына нигез салучыларның берсе тагар кызы боек Бадәр Иосыпова да чыгышы белән шуннан Ул Кариев куйган спектакльдә Галиябану була, анын әнисен Мирхәйдәр Фәйзи үзе Мирфанская дигән сәхнә псевдонимы астында уйный -Габдулла Кариев Орскта тагын ниләр куя’ —«Хажи әфәнде өйләнә* Аларла әтинең абыйлары да катнашалар. Тагы ике әйбер куя. адарын искә төшкәч әйтермен. —Шулай. «Галиябану» авторын башкорт итеп күрсәтергә тырышып көчәнү 1әрс көлке Әни белән әтинен сәхнәдә беренче чирканчык алулары да шушы Орск театрында була Мифтах Әпсаләмов туган шәһәренә кайткан саен, әлеге ике яшьне үте куйган спектакльләргә катнаштыра башлый Әти белән әни анын ку I астында «Таһир-Зөһрә*дәгс төи рольләрне лә башкаралар Кыскасы. Мифтах Әпсаләмов соңгы кайтуында аларны үзе белән Казанга китәргә өнди Яна ачылачак театр техникумына керергә киңәш итә. Казанга Жаектан 17 яшьлек Галия дә килеп төшә. Шулай итеп. 1923 ел өч Галия язмышына, өч талантны бергә очраштырган, гомерлеккә дуслаштырган бәхетле онытылмас ел булып кереп кала... Кемнәр була сон аларнын осталтары. Ин беренче чиратта актерлык осталыгына укыткан рус драма театры режиссеры Зинаида Михайловна Славянованы атау кирәктер, аннары музыка белеме буенча дәресләр алып барган Салих Сәйдәшевны, тел һәм әдәбият буенча белем биргән язучы Фатих Әмирханны. Безнен өч Галиябез, укуларының беренче елыннан ук, театрда Кәрим Тинчурин ярдәме белән төрле зурлыктагы рольләр башкара башлыйлар һәм уку елларында ук артистлар булып танылалар. Шуңа Галияләр гомерләре буена үзләренең техникумдагы остазлары янәшәсенә Кәрим Тинчуринны да куеп олыладылар, сагындылар. — Ин беренче рольне Кәрим Тинчурин Галия Булатовага биргән. «Зәңгәр палас»та. —Ансы гына хәл итми Һади Такташ шулай ук әнә «техникумның әле беренче генә курсында укып йөргән Галия Кайбицкая, Ф. Бурнашнын «Таһир-Зөһрә» спектаклендә катнашып, хан кызларының берсен халык күңеленә кереп калырлык итеп башкарды» дип язган. Композитор Солтан Гәбәши белән Шәрыкъ музыка техникумы директоры А. Литвинов Галиягә музыка белән чын-чынлап, житди итеп шөгыльләнергә кинәш итәләр. Аларнын тырышлыгы белән Галия укуын берьюлы ике техникумда алып барырга мәжбүр була. Театрда ул, гомумән, аерым мәхәббәт казана. Ана рольләрнең яңадан-яналары бирелә. Икенче курста укыганда «Асылъяр» музыкаль драмасындагы төп героиня Ләләне башкара ул. Партнерлары Габдрахман Камал, Мохтар Мутин, Гөлсем Болгарская, Нәфига Араповалар була. Бу спектакльне Мирхәйдәр Фәйзи үзе дә карый. Ләлә-Галиянең уенына, соклангыч тавышына бик югары бәя бирә, гүзәл киләчәк юллый Шулай итеп, студентка шанлы артист Ситдыйк Айларов һәм Кәрим Тинчуриннын үзе белән партнерлык итә башлый Чиратта «Казан сөлгесе»ндәге Мөршидә роле, «Зәнгәр шәл»дәге Мәйсәрәсе исә Р Кушловская белән алмашлап башкарыла. «Таһир-3өһрә»дәге Зөһрәсен дә ул студентка булып уйный башлый. —Марсель абый, драматург Нәкый Исәнбәт һәм анын фикердәшләре музыкаль спектакльләргә каршы булганнар икән бит. Зур бәхәсләр купкан.. —Алар музыкаль спектакльгә каршы килеп түгел, ә спектакльне концерт белән алыштыруга каршы көрәшкәннәр. —Ялгышмасам, бу чын көрәш төсен алган. Бу хакта күп укырга туры килде, алар М. Фәйзи, К. Тинчурин һәм башкаларның музыкаль әсәрләренә каршы чыкканнар. —Мин үзем жанрларның бай булуы ягында. —Шунын өчен «Кара чикмән»не мюзикл итеп куясызмы? Азат Хөсәенов бик популяр композитор... «Казан егетләре» белән дә шаулатты бит. —Режиссер сәхнәдә художественный мир (сәнгати дөнья) тудыра алмаса, музыка, биюләр белән генә спектакльне коткара алмый Бер француз язучысы бу хакта бик шәп әйткән. Мәгънәсез спектакльне чәчәклс-чуклы декорациягә төреп, музыка, бию белән шыплап тутырсан да, ул. барыбер мәгънәсез спектакль булып кала, дигән. Монда тагын бик мөһим нәрсә бар. Айдаров һәм Кайбицкаялар белән эшли башлагач, композитор үз иҗатында яна борылыш кичерә. Әйтик, Тинчуриннын «Ил». «Кандыр буенда» Тажи Гыйззәтнең «Наемщик» спектакльләренә музыка татар операсы туарлык югарылыкта языла. Галия белән Ситдыйк кебек бик катлаулы ижатны да сәхнәдә гәүдәләндерерлек артистлары булу Салих Сәйдәшев музыкасын тагын да үстерә. Арияләре дә, хорлары да, дуэтлары да, увертюра һәм балетлары да һәммәсе әзер халык мон-көйләренә генә таянудан түгел, ә үз күңелендә өр-яна музыка тудыруы аша дөньяга килә. Әгәр ары таба да Салих Сәйдәшев шушы юнәлештә ижат итә алу мөмкинлегенә ия булса, татар моңын урыслаштыру өстенлек алмаса һәм сәхнә түре Илһам Шакировныкыдай татар монына ия тавышларга тапшырылса, бүгенгесе көндә татар опера театры сүнүгә юл тотмас иде... —Галия апа Зифаны уйнаганда мин анын улы Иделне уйнадым. Шуннан соң бу рольне Рәшидә Жиһаншина һәм Галимә Ибраһимовалар белән дә уйнарга туры килде. Ай-Һай, аерма зур иде. Менә әле дә Галия апаның йөрәкне уяткан уены сагындыра. Ул чын әни кебек иде. — Бәхәс кузгатырлык нәрсә күрмим Өч Галиянен икесен Г Камал театрында эшләргә калдыралар —Әниегез әйткән иде шул. Газия Кайбиикая. Каюм Бариев. Зариф Закиров һәм Хәким абыен белән менә мине генә Академия театрында эшкә калдырдылар, дип. —Галия Булатованы Мәскәүгә татар эшче театрына чакырып азалар. Анын чоры шундыирак Артистлар туктаусыз хәрәкәзтә. Казанда нибары бер сезон эшләргә олгергән Газия Нигьмәтуллина да Мәскәүгә чакырыла. Ә Булатова исә Астрахань театрына юл тота. Бу вакытта инде Газия Каибиикая чын-чынлап гсатрнын музыкаль героинясына әверелгән була. Драма театрында ул 1933 елга кадәр эшли. —Сезгә дә аны драма сәхнәсендә күрергә туры килмәгән икән. —Әмма мин анын драма театрындагы иҗатын артистка белән бер чорда эшләгән Фатыйма Ильская. әнием, әтием һәм башка артистларның сөйләгәннәре буенча бөтен зурлыклары белән күзаллыйм. Галия апага Фатыйма Ильская. Мәрьям Сульва. Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таждарова кебек бер-берсенә бөтенләй охшамаган артисткалар янәшәсендә ижат итү образлар тудыру осталыгының бөтен нечкәлекләрен өйрәнүгә юл ачкан. Азар Фатыйма Ильская белән утызынчы еллар башында куелган Шиллернын «Мәкер һәм мәхәббәтчеңдә икс көндәшне Луиза белән Леди Мильфортны уйныйлар. Фердинанд өчен барган көрәш-бәрелеш сәхнәсенең Галия Кайбиикая тарафыннан искиткеч эмоциональ һәм шул ук вакытта иң нәзакатьле бизәкләр ярдәмендә башкарылуын Фатыйма ападан күп тапкырлар ишеткәнем булды Актрисанын драма театрындагы сонгы музыкаль рольләре «Кандыр буендаогы Гөләндәм һәм «Насмшик»тагы Гөлйөзем образы була —Галия Кайбиикая Мәскәүгә киткәндә Галияләрнең башкалары да Академия театрына җыелган булалар бит —Күптән. Ашр инде һәр өчесе дә Академия театрының танылган артисткалары Булатова әти куйган «Камил* спектаклендә төп героиняны уйнагач, монардан Һади Такташ аеруча илһам ала. Спектакльне киносценарий итеп эшли Вакьгтсыз үлеме генә эшенең тормышка ашуына комачаулый Г Кутуй әсәрендә дә бик яратып кабул изәләр Булатованы. — Без өч Галиянен өчесе турында да язарга дип килешкән идек Әле әниегез турында бөтенләй диярлек телгә алмадыгыз. Әллә сез әниегез булган өчен Галия Нигьмәтуллинаны мактарга уңайсызланасызмы? —Ул бит мина 1934 елдан сон гына әни Мин туган елны ике Галия адашларын Мәскәүгә озатып калалар. Галия Кайбиикая белән СитдыЙк Айдаровлар опера сәнгате серләре дигән олы диңгезгә кереп китәләр. СССРнын халык артисты, атаклы дирижер Натан Рахлин әйтмешли, әлеге очрак опера тарихында бердәнбер булгандыр, мөгаен. Гадәттә бит ул шулай, драмадан опера артистына түгел, ә киресенчә, операда берничә еллар җырлап алган артистлар драма артистлары булып күчәргә мәжбүр булалар. 1934 елла башланган укулары 1938 елда тәмамлана Шушы вакыт эчендә Д Беляевская классында Галиянен тавышы яңара. Ул колоратур сопрано булып ачыла Бусы инде үзе бер могҗиза Һәм менә, ниһаять, татар операсының беренче карлыгачы. Нәҗип Жиһановнын «Качкын* операсы сәхнәгә күтәрелә. Топ парт ияне Галия Кайбицкаяга тапшыралар. Опера сәнгатендәге беренче зур уңышы ана «Галиябану*. «Алтынчәч» «Башмагым» операларындагы төп героиняларга газ ача. Татардан гыш рус һәм дөнья композиторлары иждт иткән операларда да ул тудырган үлемсез обрахгар бик күп «Ин-иңнәре» дип бик хакгы рәвештә Вердиның «Травиата»сындагы Виолеланы. *Риголетга*ла Джильяаны һәм Римский-Корсаков иҗатыннан «Царская невсста»лагы Марфа образларын саныйлар Минем тормышыма опера сәнгатенең ботен зурлыгы белән килеп керүендә опера театрының ике бөек артисты тогг роль уйнаш дияр идем Әйе, әнием белән туктаусыз аралашып торган, якын ахирәте дә булган Галия Кайбиикая һәм Фәхри Насретдиновлар ижагы аша мин катлаулы сәнгать гөрс булган опера сәнгатен анлап кына калмадым, ә чын-чынлап гашыйк та булдым Галия апа опера театрында 19 сл эшләде. Халык артисткасы дигән исемне казанлы Әмма лә ләкин үзенең таланты белән, башкарган эшләре белән, ул. һичшиксез, мактаулы исемнәрнең ин ин зурларына ла лаек иде Опера театрына күчеп эшләсә дә Гатия Кайбиикая гел беренче яшьлеген бүләк иткән һәм үзенең адашлары эшләгән Г Камал театрына килеп йөрде Якын дуслары ирешкән һәр уңыш белән дә үзенекеннән дә артык күреп сөенә белде. Галия Булатованын Островский язган «Гаепсездән-гаеплеләр»ендәге Кручининасы, М.Әмирнен «Минлекамал»ындагы Миңлекамалы, Нәкый Исәнбәтнен «Рәйхан», «Зифа»ларындагы төп рольләре, Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге уртанчы кыз Реган кебек рольләренә чын күңелдән сокланса, Галия Нигьмәтуллина тудырган Мәпә, Зәмзәмбану кебек кире образларның халык арасында бик киң таралыш алып әнигә үзенчәлекле дан алып килүләренә ничектер гаҗәпләнә дә, горурлана да иде. Шул образлар мактап язылган газеталарны өйгә алып килгәләгәне дә булды анын. Әнинең үзенә дә, яратып кына, шул тискәре рольләрнең исемнәре белән эндәшкән чакларын хәтерлим —Әниегез турында Наилә Гәрәева хәзер дә ярагып искә төшерә. «Кеше буларак та юмарт күңелле иде» дип мактый-мактый ла, «бөтен хәерче артисткаларны акча белән гәэмин итеп торды инде» дип куя. Галия апанын бер китапка бик хәтере калды да, сез дә ул очракны беләсез, министр исеменә миннән хат яздырды Шуны язып йөргән көннәрдә Галия апанын табыннарындагы муллыкка, кешегә күрсәткән ихлас хөрмәтенә мин дә сокландым. Бик горур ла иде ул. Хатны да бит әлеге китапта ни үзен, ни Хәким абыйны һәм тагы да башка күпләрне искә алмауларына ачынудан яздырды «. Үз гомеремдә мин күпне күрдем, әмма 80 яшемне тутырганда бөтен тормыш юлымны бер селтәнүдә сызып ташларлар дип һич көтмәгән идем. Югарыда исеме аталган 192 битлек китапта Академия театры сәхнәсендә тоташ 52 ел буе эшләгән артистканың фамилиясен хет бер генә тапкыр телгә алып китсәләр дә язык булыр иле микәнни? Без Кәрим Тинчурин шәкертләре, ул өйрәткәнчә татар театр сәнгатенә фидакарь хезмәт итәргә тырыштык Хөкүмәтебез аны күрде-танылы, кайгыртты, тиешле бәяләде Мина, мәсьәлән. төрле елларда обком һәм Министрлар Советының, РСФСР һәм ТАССР министрлыкларынын Мактау грамоталары бирелде. 1957 елда Почет билгесе ордены, шулай ук төрле медальләрдә тапшырылды. Башта атказанган, аннары халык артисты исеме дә бирделәр. Менә болар китапта исемнәре макталган кешеләр янәшәсенә димим, хет берәр бушрак җиренә «Галия Ниъмәтуллина дигән артистыбыз да бар иде» дип теркәтерлек тә хокук бирмиләрмени. Дөрес, безнен буын артистлары исем алу чире белән авырмыйлар иде ..» Менә шушында тагын Галия апа Булатованын ТАССРнын гына түгел РСФСРнын да халык артисткасы булып үсеп җигүен искә төшерәсем килә. Галия Нигъмәтуллинаны андый югары исемгә лаек дип санамаганнар. Мәгәр Рәүф Игьламов артистка турында язганда анын уенына СССР халык артистларына гына бирелергә лаек бик кыйммәтле бәһане куя. «Театрның төрле чорлары булды, анда төрле агымнар өстенлек итте, бүген мөһим саналган нәрсәләр иртәгесен юкка чыкты, әмма Галия Нигьмәтуллина гомере буе театр өчен бик кирәк артистка булды» Чыннан да, Галия Нигъмәтуллинанын иҗатында яңарган, үскән традицияләрне дәвам итүчеләр бүген дә сәхнәдә уныш казана. Артистка кайсы гына жанрда иҗат итмәсен, ул тудырган гүзәл үрнәкләр бихисап. —Әни озак еллар дәвамында куела, янартыла килгән «Зәнгәр шал»дә Ишанның дүрт хатынын да уйнап чыкты. — 1971нче елны «Сүнгән йолдызлар»да туган олы җанлы Гөлнур карчыгы да исән Әлмәндәр килене Өммиядә ул тапкан образ әле дә башка артистка уены аша булса да яшәвен дәвам иттерә —Әйе. иҗатлары, эшләгән яхшылыклары күңелләребездә урын алды. Сере монын шундадыр Өч Газия үзләре исән чакта бер-берссн онытмыйча, бер-берләреннән көч алып, бер-берләрен кадерләп яши белделәр Аларнын якты дуслыгы иҗатларында да чагылды. Мин әле ышанам Галияләр тудырган үлемсез образлар галереясы килер буын артистларына ла алга бару юлларын күрсәтеп торыр. Бәлкем әле безнен киләчәк буын артистларыбыз да аларнын шундый катлаулы тормышта да олы булып кала алуларыннан үрнәк алып яшәрләр. Бөекләребезнең урыннары җәннәтнең түрендә булсын иде!

Реклама