Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ РУХЫ

 Шагыйрьлек «жене», хыялый алдану бәхете күпләргә бирелгән. Әмма һәр милләтнең күз карасыдай чын шагыйрьләре гасырдан гасырга бөртекләп кенә туадыр. Ул халык бәгыреннән янартаудай бәреп чыга да, билгеле бер көйгә салынган аңзиһен галәмен жимереп. тирә-юньне күмеп китә. Бу гарасатлы көч тынгач кына анын никадәр олылык иясе икәнен тора-тора аңлыйсын. Үсендереп кенә үстереп булмый чын шагыйрьне. Ни хикмәт, һәр каләм иясенә мәңгелеккә табыну нәфесе, беренче буласы килү зәхмәте кагылган. Бу—бик табигый фал. Илаһи сүзне егәрли алу осталыгына ирешкән жаннын йолдыз җиленә еметхисләрен таратып алырга да дәхеле бардыр. Аллаһы шундый кысыр бәхет иңдереп, безне һич тә рәнҗетмәгән. Чөнки без. каләмле затлар, телне сугаручылар: сүзләрне куныкландырмыйча, алтынын— алтынга, мәржәнен—мәржәнгә аерып, йокымсырарга ирек бирмичә, һәр күзәнәгенә тере сулыш өртеп. хәрәкәттә тотучы гадиләр. Шагыйрыәр фәрештә булалмыйлар Шуна күрә алар да гөнаһтан хали түгел... Тарихка борылып карасаң да, бүгенгегә күз салсаң да, таныласы килү ләззәтенә үрелгәндә бер-берсен таптау һәм тапталу галәмәтләре—үзе бер кыйсса. Елан кабыгын елга бер сала. Шагыйрь исә үлгәч кенә... Ни генә кыланма: илбашы иңенә кунып сарай сандугачы булып сайра, көч белән үзеңне мәҗбүри яраттыр, үз-үзеңә һәйкәл куй . Тагын язмышны әйләнеп узарга теләп, әллә ниләр майтар!.. Бер көн килеп, шәхес йөзтүбән ава да, хакыйкать козгесе каршында ялангач ижат торып кала. Гомерен буе корган илаһи гөмбәз бер мизгелдә убылып төшә... Кәгазь көшелен җил җилгәрә, кибәк арасында ач бөртекләр генә шәйләнә. Мирасына—мәрсия... Чын шагыйрь Иман биеклегеннән торып, дәверләр аръягына сүз йомгагын чоя алган икән, аны дәвер ызаннарында кузы калган учак көле арасыннан Вакыт кайтып күтәреп ала да мәнгелек бишегенә сала. Сабакка үсми икән шул тарих сабагы. Үле мисал булып тамырда томаланып кала. Акыл ияләре рәтендә каләм әһелләренең язмышын күздән кичерсәң, гыйбрәтле Марсель ГАЛИЕВ (1946) - шагыйрь, прозаик, публицист: купсанлы китаплар («Апрель кызы». «Догалы еллар». «Рух» һ. б.) шул исәптән дурт томлык «Сайланма әсәрләр» авторы. Г. Тукай исемендәге Дәцләт премиясе лауреаты. мисаллар бихисап. Тәхет, көч-куәт каршы нла горур кала белгәннәр бит элгәргеләр! Менә бер генә мисал: Шәрекьтә Зөлкарнәин дип йөртелгән Александр Македонскийны фарсыларга яу сәфәре алдыннан греклар үзләреиен юлбашчысы итеп игълан итәләр. Жәмгынтьнен күз карасы саналган олуг шәхесләре җыелып җиһангирны котлыйлар Арада бер акыл иясе, сүз остасы Диоген гына булмый. Мона бик аптырап, яраннарын ияртеп агка менә дә җиһангир үзе философ янына китә. Коринф шәһәре читенлә яшәгән Диоген исә бу вакытта кояшта кызынып, истирәхәт чигеп ята икән Капылт кына килеп төшкән шундый югары катлау ирләрен күргәч. Диоген торып утыра да. гаҗәпләнеп. Александрга төбәлә. — Берәр үтенечен юкмы мина?—ди Александр Македонский Диогсннын шул мәлдәге җавабы кызык. Әмма бу ләззәтне азга гына сузыйк әле Бүгенгеләр ничек, бүген гел әр'* Кайчан гына әле... Мәскәү Кремленең алтын залларында тәхет тоткан картлар каршында күндәм баш иеп бүләк алган әдипләрне күрә илек Аларнын куштанлык тәэсиреннән таралып киткән йоз-кыифәтен күреп, сарказм чишенеп ташлап, көлә- колә биергә мөмкин иле Кем тора синен каршында? Нинди юллар белән тәхет яулаган ул? Атка мендереп кара—меналамы?! Кылыч тоттырып кара—тоталамы?! Йөзмеңләгән яугирнс бер гынга буйсындырырдай сүзәитгереп кара—әйтәламы?! Шагыйрь ике мәлдә генә тезләнергә хаклы гыйбадәт кылганда һәм чишмәдән су эчкәндә... Сима—вөҗданлы ижат юлы бирелгән! Инсндә гасырлар буена утлар-сулар кичеп, рухи мирас калдырган мәшһүр сүз ияләре тора, алар рухын рәнҗетмә кичермәсләр, гасыр катламнары аша: «Аклармы?» дип мөлдерәп караган сәнгать кыялары кичермәсләр суз иясснсн иелүен. Бүген иелгәнне киләчәк иелеп алмый. Тезләнгәннең рухы тездән кала. Йә, каләм* Әйләнеп кайтыйк борынгы Элладага. Ярты дөньяны яуларга дип. һиндстанга, ак тажлы һималай кыяларына күз аткан җиһангир Зөлкарнәин «Берәр үтенечен бармы мина?» дип сорау биргән иде бит —Әз генә кырышарак тартыл әле. кояшны каплыйсын1—акыл иясснсн бу сүзе күпме илләрне гояк астында калдырачак җиһангирга шулкадәр нык тәэсир игә ки. ул анын горурлыгына, боек җанлы булуына хәйран кала, кайтыр юлга чыккач, яраннарына бодай ди: —Әгәр мин Александр булмасам. һичшиксез Диоген будыр идем . «Кояшны каплыйсын * Нинди тирән мәгънә Гыйбрәтле мисал Әмма сабакка үсми шул тарих сабагы, тамырда томаланып кала Шигърият ул—йөрәк биеклегендә. Әгәр инде, кызыгып, күккә аша. салкын дөньялар киплегендә, галәм и җилләрдән таланып, сүз кадерен жуя икән, янадан йорәк биеклегенә кайтып кунаклый алмый инде ул. Шигърият ул—Йөрәк биеклегендә. Этәр инде, кызыгып. Жиргә сикерә икән, бөгелеп, буразналан бәхет эпи-эзли канатларын имгәтсә, янадан йорәк биеклегенә менә алмый инде ул. Жиргә якынайганда Күкләр тыным. Күккә якынайганда Жир сулышын юйган шигърият былбылы гына йорәк биеклегендә оя үрә ала. Шушы ике яссылыкнын уртак ноктасын таба алу—шнгьриятнен мөкатдәс хыялы: чынлы гына түгел—максаты: максаты гына түгел—илһамлы яшәү мәгънәсе Халыкмын күнем мәккәсенлә гүр мендәргә утыртылган солтанатлы шәхесләре күпме? Рухи гөмбәзебезне югын торган асыл уллар йөз елга унау туса, сайлана- сайлана мен елдан сон ла унау гына калырга мөмкин Үзе шигърияткә әверелә барган ерак заманнардан килгән баһадирлар, абруйлы акыл ияләре, руханилар, сүг пәйгамбәрләре Аз дисән. күн атар, күп дисәм, аз алар безнең халыкта, кадерли, барлый белү олылыгына ирешергә генә кирәк! Төп тамырдан—татардан аерылып, бүтән милләт исеме алып яшәргә, үзбаш үсәргә омтылган кавемнәр бар Бу кавемнәрне әйдәп баручы даирә төп тамырдан өзелгән милләтнен рухи үзәге имгәтелгәнен анлап. түбән баскычтан башланган үсешнен кәрлә калачагын чамалап, ялган тарих җилкәсенә утыра да. үткән дәверләрдән олы баба эзли башлый. Татар күкрәгендә ябалдашланган мираска кул сузарга да тайчынмый. чарасызлыктан, үз кыйбласын эзләп бәргәләнә. Бакый чорларга китмичә, бер гасырлык катламны гына ачып карыйк: —үз вакытында Тукайны тудыра алмаган, ганимәтле сүз егәреннән мәхрүм калган кавемне ничек юатырга? —үз вакытында Сәйдәшне тудыра алмаган, монын раслап, гимн тантанасына ирешә алмаган кавемне ничек санларга? —үз вакытында Урманчены тудыра алмаган, Күк астында яшәү рәвешеңне төсләрдә мәнгеләштерә алмаган кавемне ничек бәяләргә?! Татарның милли рухы әнә шушы Тукайлар тавыннан яна биеклекләргә сикереш ясый, ә инде уртак исемнән ваз кичкән бүтән кардәш кавемнәр исә үз түмгәген тау дип атап, яна киңлекләргә талпынып карый да... Нинди зур аерма! (Бу—сөенеч түгел, бердәм үсә алмау көенече...) Төп тамырдан шифалы сут алган татар теленең шагыйранә бөеклеген бер «Идегәй» дастаны гына да бәхәссез раслап тора. Олы халыкларда шулай: дастаннарда сәргаскәр, илбашы, чәчән язмышлары җирдә барган аяусыз сугыш гөрелтеләре, кылыч-сөңге чыңнары аша сурәтләнә. Эллада акыны сукыр Гомердән башлап шулай килә... Әмма сугыш күренешләрен мондый да гаҗәп тел үрнәгендә сурәтләгән әсәр дөньяда бер генәдер! Ул—«Идегәй» дастаны! Ул—ана телебезнең жәүһәри казанышы! «Шан-шан иткән шам кылыч—Идегәйнең кылычы. Төндә балкыр ут булган, көндә балкыр су булган, ут елдырым яшен таш—чын булаттан корычы. Аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы... ” Искиткеч шигърилек, дәһшәтле күренешнең сүз энҗеләреннән чигелгән сәнгати сурәте! Кайсы тел, кайсы эпос, нинди сүз шарлавыгы монын белән ярыша ала?! Бу—халык күңеленнән убылган симфония. Тел хасиятенә сокланудан күз яше чыгара торган бу бөек поэма—«Арыслан хәлдән тайса да, бер сарыклык көче бар » дигән кебек, сүз төше мәрмәри мәкальгә әйләнгән хикмәтле юллары белән генә дә вакытны тез чүктерә ала. «Күктә Чулпан булудан суда чуртан булу артык » «Нинди юан булса да ялгыз агач өй булмас; нинди ятыш булса да ялгыз егет би булмас." <•Ирнен кунеле ефәктәй—бер төйнәлсә чишелмәс.» «Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас!» Аннары... мен еллар буена килгән көрәш, туганга туган, ыруга ыру кылыч күгәреп, нинди гаярь халыкның үз кодрәтен үзе җуюның бәхетсез соны хакында дөнья шигърияте көнләшеп баш иярлек юллар. Дастанның тетрәндергеч кыллары, матәмле сүзләрнең аһылдавы... «Жир китәр дә ни калыр? Җиреннән тайган ил калыр, ил китәр дә ни калыр’ Ил киткәндә йорт калыр, йорт китәр дә сөт калыр, күкрәктән сөт имгән сүзе татлы тел калыр Тел китәр дә ни калыр? Язганнан язган хат калыр. Баш китәр дә ни калыр'’ Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса, ул чагында ни калыр? Йорт урынында яу калыр; Яу чапканда ни капыр? Ялгыз башы кангырап. чүл далада тинтерәп, дуадактай хан калыр. ..» Жиһанга түбә булган җиде кыя. дәверләр учы булып җәелгән җиде дала шаһит: ярларын оч океан, җиде диңгез юган кыйтгаларга ия булып та, әкияттәге дию кебек җиде башка аерылган түрек дөньясының атлы дәверләр симфониясендә кисәтүле мәрсия булып яңгырый бу аккордлар... Әрнүле бәгырь догасы бу дастан.

Бу —синдәме, шигърият, ак кәгазь аланында каләм аягүрә басуга, яшәү суты өртелгән сүзләрнен. кысан шәкелгә буйсынып, хөр фикер күгенә сибелүе01 Бу—синдәме, шигърият, сүз пәйгамбәре тарафыннан сайланган кандаш, аңдаш. моңдаш сүпәрнен илаһи бердәмлеге думбра, кубыз, саз, гөслә кыллары чиртеп, тормыш-хәят хакында тәүлекләр буена кабатланмыйча жыру әйткән чәчәннәрнең тиңдәшсез тапкырлыгы? Бу — синдәме, шигърият, аксакал Шәрекънын дастани олпатлыгы; илләр язмышын сөнгс очына алып биетә алу аяусызлыгы; тәхет тоткан илханның кылыч сабыннан арган кулына каләм алып, сүзгә сәҗдә кылу сәләте? Бу —синдәме, шигърият. утлы-гарасатлы гасырлардан чит-читләре янып. көеп, таланып чыккан китапның үзәгендә сүз баганалары булып, исән кату бәхете0 Б у - с и н д ә м е, шигърият. баш очында кылга эленгән кылыч торганда да иманга тугры калу тәвәккәтлегс0 Бу — синдәме, шигърият. Тубай агачына ялгыш кунган чәүкәне дә. лачын кадере биреп, тирбәтә белү юмартлыгы?.. Бу — синдәме, шигърият, еланнан елау көтмә, дигәндә дә, елдырымланып. еланны елата алу елдамлыгы? Бу — синдәме, шигърият. көчек сикертер көйгә кечек такмак язганны да. каләм иясенә тиңләп, үсендерү ихтирамы? Бу синдәме шигърият. халкыңның хасталы рухын, әрнетә-әрнетә уятып, асыл исеме биеклегенә күгәрә алу ихтыяры? Бу —синдәме, шигърият. ана теленә хыянәт иткәннәрне дә. өмет җиме калдырып, бәхилли белү олылыгы?

 БААБАА ТҮШЕНДӘГЕ ТУСТАГАННАН

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН ШИГЫРЬЛӘР

Вакытны узган шагыйрь турында Гади генә кыяфәтле иде. Иске кәпәч иде башында. Аның эзе меңнәр эзе белән Буталгандыр урам ташында. Сүзен әйтсә, тыңламыйлар иде. Ишетмиләр иде табында— Эре гәүдәлеләр эре сүзләр Сайлап кына гезгән чагында. Ул көннән-көн кечерәя барды. Наполеон буйлы калгач та Көрәште ул туры сүзе белән. Нужа якасыннан алгач та. Заманга ул сыя алмын иде, Артык иде шаулы тормышта. Ул бит бары шагыйрь, шагыйрь иде. Тәңре улы иде тумыштан. Вакытында үлә белеп үлде. Шул мизгелдән һәрбер шигыре, һәрбер әйткән сүзе канатланып. Бөек мәгънә алын өлгерде. Вакыт аны куып җитәр өчен Туктатты да мәрмәргә төрде. 1980 Шәрекъ биюе Җиләс залда тын-тын гына бии кызлар— Бөек ханның сылу колыннары. Иңнәреннән ага тау чишмәсе кебек Кырык нурдан үргән толымнары. Алтын пәрәвезле биек гөмбәзләрне Назлы аһәң күккә якынайта. Кагыла моң күңелләргә, агыла моң Чиксезлектән урап кайта-кайта. Фарсы келәмендә хан утыра карап Каш астыннан кызлар тарафына. Ни булган соң бүген, ни булган соң аңа Зәһәр уты сүнгән карашында?.. Хан утыра, майлы кымыз тәме килгән Каты мыек очын тешләгән дә. Ачты ана назлы аһәң бер хакыйкать: Ул ирекле бары төшләрендә... Хәнҗәр сабын кыскан көчле бармакларда Затлы ташлы күпме йөзек кашы Ул көл иткән шәһәр, илләр-жнрләр саны. Тәгәрәгән күпме кеше башы! Бөек хаким. Ул бит әмер генә бирсен. Чумып тәхет көче ләззәтенә; Буйсынуга мохтаҗ кырмыскадай җаннар Аямыйча үзен утка керә. Бүген менә ачты хакыйкатьнең күзен... Меңнәрне ул әсир иткән иде. Хакимлекнең, тәхет биргән мөмкинлекнең Ул үзе дә колы икән инде. Пазлы аһәң уятты да куйды аның Калын көл астында калган хисен. Күз алдында җәйрәп яткан япан дала. Учак төтеннәре, кылган исе. Тезелешеп бара дөя кәрваннары, Ә ул уйный-көлә белгән малай. Аның да бит әнисе бар сыенырга. Күктән төшкән изге түгел алай. Менә хәзер атланырга нде дирбиясез һәм иярсез I снә чаптарына, һәм кайтырга иде гөнаһлар!а ярлы. Шатлыкка бай сабый чакларына! Җиргә я гып бер елыйсы иде хәзер. Карамыйча күктә Тәңре барга. Тан сакчысыз, җан сакчысыз, вәзирләрсез. Чыгып китәр иде далаларга... Көч куәте үзен әсир иткән ханның Бу тәнендә затлы кан елыймы?! Буйсындырган да ирексез, буйсынган да... Шу шм җирдә яшәү канунымы?! Тамды шул чак. ханның күз яшьләре тамды Алтын җепле чапан бәрхетенә. Сискәнде дә кинәт... Ирак малайчактан Сикерде ул биек тәхетенә! Кем искәреп калды?! Бөркет караш эзли. Үз иреш! төен әле генә Хозурланган ханны чиксез ярсу били. Сынап карый күндәм вәзиренә. Менә кем искәргән ханның күз яшьләрен! Корбан сорап зеңли йөзек кашы - Әмер биргән ханның зәһәр шәүләсенә Карбыз булып төшә вәзир башы. Аһәң тына... Кара елан шуып чыга һәрбер кызның кырык толымыннан. Хан. күзләрен каплап, ярдәм сорый шашып. Үзен әсир иткән үз колыннан. 1983 Дала каны Таң бөркете нңрәп күтәрелә Җилгә изү ачкан балбаллардан. Чыңгыз ханның елгыр аргамагы Кешнәп чапкан япан далалардан Өне килә ерак дәверләрнең, Кемгә аны тою язмагандыр: Гомер агачыннан башкаена Әремле бал. әрнеп, таммагандыр. Ялган зурлык яман хурлык булып Кайта берчак тормыш уенында. Балбал кебек изүеңне ачсаң. Кысыр җилләр бары куеныңда. Җанда дала җиле уйнамаса. Карашыннан учак кабынмаса. Җәя тартыр бармакларың дәрте Саз кылына назлы кагылмаса Сиңа иңмәс Күкләр ихтыяры, Дәвер ябар хәтер капкаларын. Язмас хәтта төшләреңдә күрү Җир тетрәткән, атлы чапкыннарын. Атлы дастаннарга иелерлек Дәрман бармы хисси төннәреңдә. Тиңсез бөек дала поэмасы Кайсы курган-кабер төпләрендә? Уянырмы Турфан оазисы, Алтай-Саян, Тургай далалары? Балбал түшендәге тустаганнан Чык-су эчә бөркет балалары. Күзләрендә—кыя чаткылары, Йөрәгендә яна дала каны. 2006 «Кисекбаш»лы халкым юлы Исертә дә куя .таман Халык дигән сарыкларны. Илдә күпме шәһәр тулы һәйкәл һәм чүп савытлары. Айну килә бик соңарып. Заман узган. Туннар тузган. « Кисекбаш »лы халкым юлы Тузанлы кан. канлы тузан. Бүген иман яңартам дип. Багып кара күкларешкә. Ни бирдең дә. ни алдың син, Салаватмы үгкән эшкә?! «Өлкән туган» һаман әйди. Гасырларга житәр көче: Яулаган бер гөл савытын Чүп савыты нтәр өчен. Үзе һаман:«Мин бөек!» дип. Яулап тора, янап тора: Әгәр инде ышанмасан. Шундый итеп яраттыра... Күпме галим эшли аңа Татар дигән фәнни дошман. Шул дошмансыз бөек булып Кара идең. Ходай кушкан... Татар һаман футбол тубы. Кем иренми килә. тибә. Кайсы капкага керсә дә— Туп түгел шул. типкән жиңә. /996 Томанлы август таңы И, иртәнге хозурлыклар яме! Тугайларга томан тулышкан. Иркәләнеп кенә калка Кояш. Җир кинәнә сөтле сулыштан. Җилгә әле уянырга иртә, Бисмиллалы таңның үз мәле. Яшәү дигән галибанә мизгел: Иреннәрдә сабый көз тәме. Гөмбәләрнең колагыннан тартып Агып бара август томаны. Тәһарәтле таңы табигатьнең. Зсңлэп куя көмеш ком!аны. 2006 Мин көтүче булам, дигән идем Карашымны күккә юнәлтәдер Таныш сукмакларның азаюы, һаман шулай, авыл турысыннан Агып бара Киек Казлар Юлы. Чигенә сулар, агышларын борып. 11ске ярын хәзер белә кемнәр? Казлар кебек бер аякта басын Йокымсырап тора өянкеләр. •I. ,к М 10 49 Мин хуҗасы идем бу төбәкнең. Чикне белми иде хыялларым. Менгән саен тормыш баскычыннан Сагындыра артта калган ярым. Мин көтүче булам, дигән идем. Кичерегез, кырлар, тугайларым. Китеп барсам да мин еракларга. Тугры калдым сиңа, туган ягым. Үткәннәрем инде—бүтән дөнья, Яд итәдер хәзер үзгә көннәр. Пәке белән уйган исемнәр юк Коймаларга кадәр үзгәрткәннәр. Сөялгәнмен хәтер агачына. Чиксез күктә—таҗын ачкан өмет. Җәйрәп ята чыклы йолдыз юлы— Таңда көтү киткән эзләр кебек. 1982 Аэропортта хушлашу Җирдә урын кысанырак бугай. Бу гомернең уйлыйм соң мәлен: Кайгы белән сезне мәшәкатьләп. Мин, ахыры, җирдә үлмәмен. Уйнап-көлеп кенә хушлашырбыз. Бер алманы бишкә бүләргә Вакыт булыр, самолетлар очмас... Сез китәрсез кайтып өйләргә. Мин калырмын, ялгыз гына көтеп. Ачылыр да һава юллары. Ак канатлар күтәрерләр мине. Мең борчулы җирдән югары. Дусларга Болытлардан өстә кабул итеп Көтелмәгән язмыш карарын; Яшәү дигән бөек газапка мин Менә шунда җавап табармын. Җавап табармын да... Күкләр ялгар Олы сергә—гомер азагын. Тик кызганыч, соңгы ачышымны Сезгә инде яза алмамын. Сез калырсыз уртак хыял белән. Тормыштан күн кызык табарсыз. Бер сүз аша мин хәтергә төшсәм... Йо., дыз арасына карарсыз! 1981 Бу айда журналыбызның даими авторы Марсель Галиевкә 60 яшь тула. Күпсанлы укучыларыбыз исеменнән шагыйрьне кайнар котлап, аңа сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез!