МӘХӘББӘТ ДӘФТӘРЕ

Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дөньяны янгыратты, ничәмә дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителде, илләрне һәм кыйтгаларны җыр булып урады. Тоткындагы шигырьләрен Муса Җәлил мәхәббәткә табынып, сөю хисләре белән канатланып яшәр яшендә—гомеренең яңадан-яңа уй-хыяллар белән канатланыр чагында язган. Ләкин фашистлар Муса Җәлилне азатлыктан мәхрүм итсә дә, мәхәббәттән аера алмаган «Моабит дәфтәре» дигән сүзләр мина кайсы чакта «Мәхәббәт дәфтәре» булып ишетелә. Әйе, чынлап та, «Моабит дәфтәре»—ул бит бөек мәхәббәт дәфтәре. Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат ителеп, могҗиза белән сакланып калган йөзәрләгән шигырьләре бергә тупланып, гадәти җыентыкны гына тудырмый, алар канатлы сөю җырына, каһарман мәхәббәт дастанына әйләнә. Әйе, «Моабит дәфтәре»—мәхәббәт дәфтәре ул. Тирә-ягын күзләре аларынган ерткычларның шашынган нәфрәте уратып алганда да, шагыйрь хәйран калырлык мәхәббәт поэмасы ижат иткән. Бар җырымны илгә багышладым, Гәмеремне дә бирәм халкыма— бу канатлы сүзләрне шагыйрьнең Ватанга тугрылыгы, туган халкына кайнар сөюе тудырган. Караңгылыкта туган яктылык, зинданнан бөркелгән нур, боз эчендә кабынган ялкын—«Моабит дәфтәре»нең һәр юлын мин менә шулай атар идем Канатларын каерсалар да, канатларына ташлар таксалар да, иленә һәм халкына булган тугры мәхәббәте шагыйрь рухын илаһи биеклекләргә күтәрде Мин тез чүкмәм, катыйл, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,— Муса Җәлил бу сүзләренә сонгы сулышына тиклем тугры калды. Катыйл анын рухын кол итә алмаган. Ирек сөюче күпме шагыйрьләрне дөнья хакимнәре зинданнарга бикләгәннәр. Ләкин анда да җыр үлмәгән Дөнья әдәбияты тоткынлыкта иҗат ителгән асыл әсәрләрне хәтерендә саклый. Ләкин фашист төрмәсендә Муса Җәлил тудырган көрәш һәм мәхәббәт җырлары шәхес ихтыярының ныклыгын раслаучы, шагыйрьнең тугрылыгын һәм батырлыгын мәңгеләштерүче тиңдәшсез һәйкәл булып кала. Соңгы .җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языча,— бу сүзләр образлы мәгънәдә генә әйтелмәгән, шагыйрьнең күпме көннәре һәм төннәре шушы фаҗигале хәлдә үткән бит. Андый дәһшәтле шартларда кечкәй генә васыять кәгазе язар өчен генә дә күпме көчеңне һәм ихтыярыңны тупларга кирәк. Кеше рухы мондый авырлыкларга дучар булганда таралып төшсә дә, күңеле сынса да гаҗәп түгел. Муса Җәлил исә башына балта терәгәндә дә үлемсез җырлар иҗат итә. Берәү генә дә түгел, унау гына да түгел, йөзләгән шигырь язып калдырырлык бөек көчне шагыйрьгә, әлбәттә. Ватанга тугрылык һәм туган халкына мәхәббәт бирә. Гасырларны тетрәндерерлек язмыш! Таш диварлар кысымында сүзләр алмаска әйләнә Муса Жәлилнен бүгенге йоз еллык тантанасына мин башкорт язучыларынын ихлас теләкләрен. Башкортстан Республикасының олы ихтирамын алып килдем. Муса Жәлил егерменче-утыэынчы елларда башкорт әдипләре белән аралашып яшәде Ырымбурда Муса минем авылдашым, кардәшем, азак күренекле галим һәм шагыйрь булып танылган Габдулла Амантай белән комсомолда бергә эшләде, иҗади бәйләнешләрен артабан да өзмәде Муса Жәлилгә Башкортстан илһамлы көннәр бүләк итте Безнен гүзәл Өфебсзгә. Агыйдел, Дим буйларына, ул башкортнын җәннәттәй табигатен, башкорт кымызын гына түгел. Башкортстан кызын да сагынып килде Шагыйрь хакында дөреслек өскә чыккач. Муса Жәлилнен «Моабит дәфтәре» 1954 елда Мостай Кәримнен баш сүзе белән башкортча басылды Сабакташы Сәгыйт Агиш Муса Жәлилгә багышлап «Якташлар» повестен. Нәҗип Асаибаен «Канат җәйгәндә» пьесасын язды. Башкорг шагыйрьләренең Муса Жәлилгә арналган шигырьләре, бездә дөнья күргән истәлекләр, быел шушы коннәрдә шагыйрьнен йөз еллыгын каршылаганда республикабыз матбугатында кин урын алган мәкаләләр үзләре калын китап булырлык. Башкорт халкы башка милләт шагыйрьләренә булган шундый зур ихтирамын Муса Жәлилгә тиклем боек Пушкинга һәм бөек Туканга карата гына әйтә алган иле Муса Жәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы шатлыклы хәбәрне мин туган якларымда- Ырымбур далаларында юлда, кышкы каникулдан Акбулак педучилищесенә поезда китеп барганымда ишеттем Шул вакыттан бирле Муса Жәлилнен батыр образы минем аныма юл белән, хәрәкәт белән бергә уелып калган. Моннан нәкъ илле ел элек, минем буын иҗат дөньясына әле гәүге алымнарын ясаганда, безнен өчен Муса Жәлил исеме аеруча абруйлы булды «Моабит дәфтөрс-нә кергән шигырьләр белән танышу безнен өчен югары иҗат мәктәбенә. Ватанга тугрылык үрнәгенә әйләнде Каһарман татар шагыйре Муса Жәлилнен бүгенге йөз еллык тантанасы илебездәге олы бәйрәм-Ватанны саклаучылар көне алдыннан үтә Нинди матур һәм мәгънәле гуры килү! Бү(сн дә Муса Жәлил сөекле илен, газиз милләтен саклаучылар сафында, туган телен яклаучылар сафында кала. Вагаймы саклау бер көнлек кенә вазифа түгел, һәр шәхеснең гомерлек бурычы икәнлеген раслап, көрәш юлында кала. Ил өчен башларын салганнарның газаплары һәм бөеклекләре алдында бүгенге бик күп ьпы-зыгылар бөтенләй вакланып югалырга, изге максатларны онытып җибәрүләр сәер генә түгел, гөнаһ булып күренергә тиеш. Ил азаматы Муса Жәлилнен шигъри яманатлары егерме беренче гасыр кешеләрен менә шул хакга искәртә Аманатка хыянәт итү безнен халыкларның гадәтләрендә юк Ил таяныр ир-егетләрнең яманатларына тугры булу, аларнын изге эшләрен дәвам иттереп, халык хәстәрен хәстәрләп яшәү шушыннан да мокатдәсерәк хезмәт, шушыннан да бәхетлерәк язмыш бармыни? Шушы бәхетебездән аермасын, кадерле туганнар! Күрше хакы тәңре хакы. Күршең күлең карасы. Савыктырсын ил ирасын Офо Калак арасы. Башкорг белән татар сымак Җирдә якын лат булмас. Башкортлар азат оулмаса. Татар да алат булмас. Татарга да ябырылыр Башкортка килгән бәла. Татарга төбәлгән пушка Башкортка да төбәлә. Атсалар бергә атарлар. Асарлар бер үк дарга. Сак булаек. Кагылмаек Авырткан яраларга. Йә бергә-бергэ атлар1а. Йә бер түмәргә ятарга Башкорт белән татарга!

Реклама