«КАЙ ЙӨРӘКТӘН КИЛӘ БУ МОҢ?»

Яралганмын кара туфрагымнан. Идел-судан, халык җырларыннан Ак яулыклы татар карчыгының Яргаланып беткән ку.гчарыннан Модаррис Әгъләмов Уйлап баксаң, татар дөньясына, татар тереклегенә, татар яшәешенә искиткеч гүзәл ике күренеш хас—Мон һәм Сабантуй Әмма монда шунысы кызыклы: татар тереклегенә хас шушы ике олы күренеш—Сабантуй һәм Мон—татар шигъриятендә дә үхтәренсн дәвамлы вәкилләрен табалар түгелме?! Минем үземә кайчак татар шигъриятендә берничә фәлсәфи шигърият яки шигъри фәлсәфә юнатеше күзаллана Мәсазән. Сабантуй фатсәфәсе, Мон фәлсәфәсе . Билгеле, бер генә олы шагыйрь ижатын да теге яки бу тормыш фатсәфәсенә генә кайтарып калдырып булмый Олы шагыйрьләр ижаты һәрвакыт мондый абсолютлаштырудан. билгеле бер идеягә генә буйсындырылудан кинрәк. Ләкин, шулай да мәгълүм бер шагыйрь иҗатында аерым бер тормыш фәлсәфәсе, фәлсәфи-эдәби-мәдәни күренеш аеруча калку чагылырга мөмкин Әйтик, бүгенге татар шигъриятендә Равил Фәйзуллин Сабантуй рухын аеруча тирән чагылдырган шагыйрь булса. Мөдәррис Әгъләмов исә Мон рухын. Моңчылыкны аеруча тулы, тирән чагылдырган шагыйрьләрнең берсе Һәм гүбәндә сүз Мөдәррис Әгъләмов шигьриятснсн барыннан да элек Мон белән бәйләнешле фәлсәфи асылы турында барыр Мөдәррис Әгъләмов шигьриятснсн Мон белән бәйләнешен, ягъни, ана хас фәлсәфәнең Мон белән, анын фәлсәфи эчтәлеге белән тирән бәйләнешен тәнкыйтьчеләр шагыйрь ижатынын башлангыч чорында үк күреп алганнар иде Мөсалән, Әмир Дәминов шагыйрьнен «Учак урыннары» дигән икенче китабына 1974 елда язылган рецензиясендә үк инде түбәндәгечә билгеләп уза « Ләкин Мөдәррис Әгъләмов. уйлана белү белән бергә. Дәрдмәндтән сагыш, хәсрәт, монны да кабул иткән. Җыентыкта мондый юллар бар Сагышларны күбрәк йөртә. Күбрәк сак.1ый картлар җаны Би г шагыйребез әлегә өченче дистәне дә ваклап бетерергә өлгермәгән Шуна да карамастан. Мөдәррис мон, сагыш, монсулык. хәсрәт кебек сүлләрне шактый күп куллана./«Казан углары». 1974. 4-сан Тора-бара Мөдәррис Әгъләмов ижатынын фәлсәфи эчтәлегенә карата шушы фикер ныгый төшә, хәтта вакыт-вакыт ул шагыйрь ижатынын төп сыйфаты буларак тәкъдим ителә башлый Шул ук вакытта, әдәбият белгечләре М Әгъләмов иҗатында Моңлылык белән янәшә торган тагын бер мөһим сыйфатны аерып күрсәттеләр ул—халыкчанлык Нигә? Чөнки, шагыйрь иҗатында сүз сш кына Халык Моны турында бара бит Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов үзен барыннан да элек халкының улы дип тон. саный. «Табигать ялгышы» шигырендә болай ли ул Зур дәүләтләр ясавы ц бар. Үз -үзеңне ашавың бар Баш игәннәр юнан, чиннар— Ә мин бары бер углың ла Таш эретер моңнарың бар. Мәңгелекне сынландырган Моңнан куйган сыннарың бар— Ә мин бары бер углың ла... Манылган бүзгә торсаң дә. Мунчала итеп үрсәң дә. Тиенгә сатып йорсэң дә.— Сине сатмас бер углың мин Сүз лә юк: Мөдәррис Әгьләмов өчен Мон эзлекле рәвештә Халык яшәешендә табыла. Халык, нәкъ менә халык үзенен гасырларга сузылган яшәешендә Монны тудырган! Мон - халыкның йөрәгендә, бәгырендә. Моң ул—халыкның Хәтере дә. Жаны да. Илаһә белән тоташтырып торган үзенчәлекле садә Жеп тә 1965 елны үзенен бер шигырендә Мөдәррис Әгьләмов болай дип язган иде: Табарсың тау кадәр шатлыклар. Табарсың янәшә «сак -соклар». Халыкның уйлары мең булыр. Мең елга сузылган моң булыр Ярып бак җанымны урталай. Сорама «Ник болай. ник азай?» Ярып бак! Әйе. шагыйрь өчен ин мөһиме: Халык Моңын бөтен тирәнлегендә, бөтен табигыйлегендә тыңларга өйрәнү, аңлау, тою.. Шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов өчен Халык төшенчәсенең еш кына Моң төшенчәсе белән бәйләнүен аның иҗатына бәя бирүчеләр еш искәрттеләр. Күренекле тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәй әле 1979 елны язган «Халык рухына якынайганда...» мәкаләсендә түбәндәгечә фикер йөртте: « Мөдәррис Әгьләмов—әдәбиятның әлеге төп вазифасын нык аңлап, халыкның язмышын үзенеке итеп кабул иткән, үзенә укучыларны да ияртергә омтылган шагыйрьләрнең берсе. Анарда халыкны, аның психологиясен, омтылышларын үзенә генә хас аңлау бар. Шуларны укучыларына да төшендереп, ул аларны шушы җирлектә берләштермәкче. аларны халык рухына багланышлы итмәкче... Унчанлыгы Дәрдмәндчә булса да. халыкны аңлавы, ана мөнәсәбәте шагыйрьне Тукайга якын итә. Халыкчанлык ана эстетик категория генә түгел, бәлки, ин элек йөрәктәге әрнүле. татлы мон ул. авыруы ул анын» Димәк, халыкчанлык ул Мөдәррис Әгьләмовчә «ин элек йөрәктәге әрнүле. татлы мон ул. авыртуы ул анын». Әйе. сүз дә юк: Мон-Моңлылык сонгы гасырларда татар халкын «берләштереп, якынайтып» торган олуг күренеш булды... Ул татар халкы күнеленә хас аерым бер тирән мәгънәле олуг гүзәл халәт. Мөдәррис Әгъләм шигъриятенең фәлсәфи асылы әнә шуны ачып бирү түгелме0 ' Әгьләмов халык күңелендәге меңъеллык олуг Мон зурында сөйли безгә Кем халыкның Моңын тынлыи белә, ишетергә сәләтле, ул үз халкының яшәешен дә аңлый ала. шул яшәешне аңлау аша гына, бәлки, ул үзен дә анарда таба ала.. Ижатынын башында ук. 22 яшендә үк. ул үз шигъриятенең киләчәктә ниндирәк кыйммәтләргә таяначагын әйтеп бирә: «Бер җәйне халык ижаты жыю буенча Свердловск өлкәсенә чыктык. Халык ул үзенен асыл ирләрен югалтмый Бабичны җырлап йөри. Акмулла - «Казан утлары редакциясендә. Утырганнар—уңнан. Р Фэйзуллин, Р Гаташ. басканнар—сулдан М. Әгьләмов. М Кәбиров. Н Гамбәр. Золфәт 2002 ел нын тапкыр сүзләре белән жавап кайтара. Тукай турында әйткән дә юк. ул халкының жанына әверелгән. Без биредә Уралнын кайда икәнен генә түгел, шагыйрьнең җирлеге яки таяну ноктасы кайда икәнен дә белеп кайттык * /«Казан утлары», 1968. II-сан Әйе. шушы гали дә һәм уйландыргыч та сүзләрдә шагыйрь башта ук үэенен ижат кредосын, ижат маякларын ачып, әйтеп бирә Билгеле ки. һәрбер олы. кин күнелле шагыйрьгә хас булган төсле. Мөдәррис Әгьләмов шигърияте лә Монлылыкка гына кайтып калмый Сүздә юк. анын шигъри фәлсәфәсе—ки нрәк. Анын шигъриятендә Сабантуйлык рухы да. анын шатлык- лы-гүзәл-җинүчән фәлсәфәсе дә зур урын алып тора Чөнки, татар яшәеше көрәшне лә. җиңүләрне дә. тормыш бәйрәмен дә белә! Ижл гынла каша-кайта ул Сабантуй дигән бөек яшәеш тантанасы турында сүз йөртә Ул аның тагар күнеле. татар яшәеше өчен никадәр Олы Шатлык һәм Бәхет Мизгеле икәнен ачык тоя: Июнь киче Әллә шуңа лләрәк Авызлыгын чоинәп уйнады Җырларымнан мәйдан сорап кию Туган якның Сабантуйлары Ьср хат-хәбәр килсә туган өйдән Күзен бәйлән чыга теләкләр Ьср сугуга челпәрәмә килә Сагыш дигән сары чүлмәкләр. Кызыклы: һәр татар ир-егетенә хас булганча, шагыйрьдә үзен Сабантуй көрәшче се кебек итеп тоя ала. һәм. шигырьләре—«көрәшчеләре» белән ул «саф татарча» ягъни, гадел көрәшергә тели: Килешәбез, бары лаф татарча. Саф татарча йолкып алырга Әйе. Сабантуй яшәешкә, көрәшләргә мәдхия белән тулы. тик... кайчак ничектер... татар күңелендә Сабантуй һәм Мон күренер-күренмәс бик нечкә җепләр белән тоташып та торалар төсле: Бүлмәдә тон Тонык илаулый су лар Тәрәзәмә толллләр сыена Ко лагымда тояк ллшвыллиары. Ерак кагный Салмлнтүелла Үзенен тагын бер шигырендә Мөдәррис Әгьләмов болай дип уйлана: һай ерактан килә бу мол/, кай тарафтан 7 Һай йорәклллән килә бу иоң. кай төбәктән' Кем йөрәге сыкрана У Л . кем җаны' Нллллди ЯУ лар кичергән у.л. кеи имгәткән? Сораулардан торган бу шигырь Моннын шрән. ерак чыганакларына ишаралн түгелме?! Халык Моны Халыкның йөз еллар аша күне ддән-күнелгә күчә килгән искит ксч тирән Монлылыгы Каян килә сон ул? Башка күптөрле фани һәм бакый сәбәпләр белән бергә (әйтик, туганнарымны, якын кешеләренме югалту; җавапсыз мәхәббәт туган җирдән еракта яшәү һ б ) гатар милләте эчендәге Монны анын 450 сл тирәсе дәвам иткән милли кашыктан ахыргача котыла алмавы да гудыра Ни өчен гатар күңелендә Әрнү. Үпкә. Рәнҗү, Өметләнү төсле хис-тойгылар белән мавыгу бар? Ни өчен гатар яшәешендә Мон культы көчәйгән ’ Чөнки тагарга авыр язмыш бирелгән Уйласаң, аңласак гатар халкынын сонгы гасырлардагы яшәеше ул—тоташ Моң яшәеше Мөдәррис Әгьләмов шушы дөреслекне яхшы андый, тоя. Ижатынын башлангыч чорларында ук инде ул тарихнын татар халкы өчен фажигале. болгавыр чорларына әйләнеп кайта. Дәште аңа бер юлаучы -Әй. егет! Бу ташлар ни? Нурлы йөзең ник сүрән? Туктады, әйтте: —Бабамнар кичергән Йөрәк өзгеч кайгыларны кичерәм. Кайткан чакта кабат, дәште —Әй. егет! Тагын ни бар? Нурлы йөзең ник сүрән? —Кайчандыр кандаш бабайлар җиңелгән Бәйгеләрне күңелемнән кичерәм Әйе, Казан ханлыгының «егылуы», шулай ук Хаҗитарханның, Себернен «егылулары», җинелү һәм озак гасырларга сузылган колониализм татар-болгар күңелендә дәвамлы авыр тойгылар калдырган. Ә бит бу татарның беренче генә авыр, олы югалтуы булмаган Казаннан берничә гасыр алда мәшһүр Болгар «егылган»... Борынгы бу дәүләтебез кайчандыр Көнчыгыш Аурупаның ин көчле, ин мәдәниятле дәүләтләренең берсе булып торган! Ә хәзер без бары тик хәрабәләр генә күрәбез. Каеннар иле син. Болгарым, Ярый ла китерде юлларым. Үкенеч икән бит. үкенеч Зиярәт кылмаган елларым Моң салып нәселем үткән бит. Кодрәтем биредә күптән бит. Менә каян икән ул «ерактан килүче Моң»!—«Моң салып нәселем үткән бит»... Моннын күңелебездәге Шәҗәрәсе—Казанның. Хаҗитарханның Себернен. Болгарның һәм Күлтәгиннәрнен авыр, үкенечле, сагышлы елларыннан да килә икән... Татар күңелендәге мондый тарихи яралар шигырьдә, жырда, бәеттә, чәчмә әсәрләрдә Моң булып кабынып-кабынып алалар. Шуңа күрә, хәтта сонгы чорда туган татар балалары да татарнын моңлы хәятының варислары алар. Шагыйрь үзенең халкы яшәеше, аның асылы турында уйланып болай дип яза: Яралганмын кара туфрагымнан, Идел-судан. халык җырларыннан. Яралганмын .җил-давыллар узып Исән калган агач башларыннан, Чиркәүләргә нигез булып яткан Бабамнарның кабер ташларыннан Әйе. татар халкы—Империя тарафыннан аеруча эзәрлекләнгән халыкларның берсе. Шушы эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә татар халкы Ил-Ватансыз гына калмады, ә көчләп диярлек Туган теленнән лә читләштерелде. Алмашка исә үги Ватан һәм үги тел бирелде... Шуңа да халык күнелен тыңларга яраткан шагыйрь болай дип ачыргалана: Һәр сабый сорар җавап —Кем тарафыннан киселде Туган тел дигән канат 9 Ил. Ватан дигән изгене Кайсыгыз алды талап? Гасырлар буена һәм бетен Империя киңлекләрендә дәвам итгерелә бу татарнын милли-лини эзәрлекләнүе Эзәрлекләнү исә татар халкын ботен Ил буенча сибә, тарата Үги Ил... Сорау куярга була: үз Ватанын югалткач бу иллә бәхетле була алдымы сон татар халкы? Анын кагылмас «Ватаны» булып Мон калмадымы” Мөдәррис Әгьләмовнен «Җырлар калка» шигыре (1967) нәкъ менә шул турыда . Кайсы буын килгән бу якларга. Кайсы нәсел. Кайсы бабасы ? Беркем белми моны, халык моңы Ишетелгәч тынып казасын. Урал якларына килеп чыккан татар шагыйре шулай ди. Һәм шигъри уйлана... Әйе. милли эзәрлекләнүләрнең елъязмасы алып барылмаган, күп нәрсатәр онытылган, хәтердән кичкән, әмма халыкныи уй-фикерләре. кичерешләре Моңда сакланып калган. Урал татарларының Моны Ниләр калган анда'* Нинди тирән уйлар, якты кичерешләр таба шагыйрь анда9 Жавап: Ватанны сагыну Ә татарнын югалган Ва танынын, дәүләтчелегенең Жирләге бөек символы—теләсә кайсы чорда да (хәтта, ул анын чын хужасы булмаган чорда да)—Казан каласы Шуна күрә шагыйрь ачык тоя татар жаны кайда гына булса да татарнын мәдәни, тарихи, геополитик Йөрәге— Казанга ашкына Үзәннәрдән күтәрелгән җырлар Таулар эргәсенә кагылып. Юнәлешен үзгәртә дә оча. Оча Казан ягын сагынып Татар Жыры. Аларнын исемнәре борын-борыннан татар күнсленә уелып калган: «Голжамал». «Карурман». «Тәфтиләү». «Ак калфак». «Әллүкн». «Сак-Сок». «Шәһре БолгарМенә кайда саклана татарнын олуг рухи байлыгы' Менә ни өчен Жыр-Моң татарларның рухи Ватанына әверелгән' Урал якларында шул турыда уйлана шагыйрь һәрбер ташка монда җыр сыенган. Җыр сыенган һәрбер куакка Кич.ләрендә чыксаң. кчзЗай озын Халык моңы керә колакка Ул моңнарны читкә җибәрмичә Саклагачмы Урал таулары? Таулар түгел, халкым шундый минем. Тик моңнардан то/нг бар җаны Аларның бит ерак бабаларын Патша монда сореп җибәргән ҖирлЬн соргән. Җырдан сорәгмәгән. Җыр лар калка, калка тирәннән Уйласаң: халыкның башкаласын, шәһәрләрен, йортларын, мәчетләрен тартып алырга була, әмма аны—халыкны -Җырдан. Моннан, димәк, саф-пакъ Рухтан тартып алып булмый икән Мон бит ул гаять гнрән мәгънатс күренеш! Бер караганда ул кеше эчендәге «илаһи мин-нен тавышы Монда Әрнү. Зарлану. Шатлану. Өмет. Сыкрау кебек хис тойгылар гел алышынып тора һәм кеше эчендәге «илаһи мин»нен ихлас тг лен—аның ишетелергә, аңлашылырга һәм юатылырга теләвең тудыра. Үз вакытыңда, XX йөзнең 90 нчы еллары башында. Татар Моны һәм аның тамырлары, табигате турында «Татар декалансы» / «Татар фаҗигасе»/ дигән эсседа мин болай язган идем: « .Татарлык тышкы дөньяга омтылышында, үсәргә теләвендә кинәт кире кагыла һәм Моңга кача... Татарлык—ярымдекаданс чынбарлыгы, анын бу дөньядагы яшәеше яртылаш барып чыкмаган. Чөнки шушы дөньядагы кайбер чынбарлыклар Татарлыкка карата артык тискәре мөнәсәбәттә булып, анын үсеш вә яшәешен чикләгәннәр... һәм ул Мон аша яхшылыкка, бер-береңне анларга чакыра. Бу чакыру ачык сүз—текст аша түгел, ә бәлки жан тибрәнешләренә корылган Моңлылык аша ачып барыла...» Татарнын онытылмас халык җырлары... Кешенең бәгырь түреннән чыккан Әрнү, Сыкрау һәм шул ук вакытта Өмет. Яктылык, Сафлыкларда! Аларда фани яшәештә авыр халәткә дучар булган «илаһи мин»нен дулкынланулары да, бәргәләнүләре дә. Әйе, юкка гына тумый икән бит ул йөрәк өзгеч, бәгырьләргә тиюче Моң! Ә Мөдәррис Әгьләмовнең шигъри жаны өчен халык җырлары гажәеп мөһим1 «Юлдашым» шигырендә болай дигән иде ул: Ваем юар дип. кайгым бар дип. Ярты юлда туктама! Вайларыма дәва булып Телләремә җыр тама. Халык җыры—юл башым Халык җыры—юлдашым. Табигый: халык күнелен гынлый белгән шагыйрь Мөдәррис Әгъләм Татар Мо- нын ачып, сөйләп бирүчеләр, аны—«чын Ватанны»—саклаучыларлар турында шигырьләрендә еш искә ала: Акмулла, Тукай. Бабич. Сәйдәш, Туфан, Зөлфәт, Илһам Шакиров... Ни өчен соң халыкка бик тә кадерле анын кайбер җырчылары? Ни өчен сон бөек дип саный ул аларны'’ Ни өчен аларны тыңлаганда анын йөзенә олы гамь чыга?.. Чөнки, татар халкының күңелендә, җанында җыелган гүзәл һәм олы Мон- ны ачып, сөйләп бирә алучы сирәк җаннар алар. Бөек җырчы Илһам Шакировка багышланган шигырендә Мөдәррис Әгъләм ошбу Мон илчесе җырлавының халык өчен никадәр кадерле булуы турында уйлана: Ник сазыңны уйнадың син әле. Бәлки, уйнамаска калгандыр? Тукай сазы өзелгәнен белеп Халык сине сорап алгандыр. Ә моңлы җырчы «сазын уйнамый» кала алмаган! Чөнки Тукайдан сон Мон чылбыры өзелергә гиеш булмаган. Чөнки, үз күңелендә йөрткән гамьнәрне ишетер һәм ишеттерер өчен, үз хәятын рухи биеклектә саклап калыр өчен халык аны Раббысыннан сорап алган «Карурманш. «Сарман»нары белән Ничә меңнәр еллар буталып. Коры җирнең алтыдан беренең Кан тамырына сеңгән бу халык. Халыкның Моңын, монлы күнелен җырлаучы Жырчы образы гаять драматик халәттә күз алдына килеп баса: Читлектәге җанвар бит син. туган. Ыңгырашуың Әмма дә—моң белән. Мең гасырлык халык бүләк иткән Мәңгелеккә киткән тын белән. Аңлы килеш кертелми ул бу ген Сан ачуның исәпләренә Читлектәге җанвар. Ыңгырашып. Син керәсең аның хәленә Жырчы читлектәге жанвар төсле.. Тик ул Мон белән ынгыраша Ни өчен-7 Чөнки анын халкы озак гасырлар буена үэ-үзенә хужа түгел икән Мон шагыйре аңлый Илһам Шакиров кебек җырчылар халыкка анын жанындагысын әйтеп бирә алганы өчен кадерле дә. Монны тирәнтен тоюы, анлавы белән: Монны әйтеп бирү сәләте, тәэсир, тавыш мөмкинлекләре белән; ихлас хислелеге белән Мөдәррис Әгъләмов иҗат кешесенең миссиясен үзенчә күзаллый Шагыйрь исемен йөртүче инсан, мәсәлән Кем ул? Халык күңелендә дөньяви яшәеш тәэсиреннән туган, җыелган олы хис-тойгыларны. уй-фикерләрне әйтеп бирүче түгелме0 —Шагыйрь—яра Донья ваклыгыннан Бетте инде дисәк вакланып. Халык барыбер уз ярасын таба. Әрнесә дә. таба актарып Әйе. безнең жанла яралар күп Үэ-үзснә. үз ирегенә, үз җиренә үзен хужа була алмау күңелләрдә тирән сагыш уятмый кала алмый. Билгеле. XX йөзмен сонгы елларында Татарстан азмы-күпме мөстәкыйльлек аза алды. Мөдәррис Әгъләм дә милли романтизм чорында ометләнеп болай дип язган иле бит Сабыр гына моң тараттың Урта Идел уртасыннан Яшең түктең, билең бактең, Язмышыңны Былтыр кыскан Кычкырырга. Эш кырырга Вакыт җитте. Татар»тан' XX йөздә Жир өстендәге күп кенә халыкларга колониаль богаулардан арынырга вакыт килде Әмма, әмма сонгы елларда Татарстанның мөстәкыйльлегенә, дәүләтчелегенә карала кысулар башлануы күңелләрдә күңелсез хисләр, уй-фикерләр уятты. Күңелләрдә Өмет катыш Моңсулык арга төште Без каядыр бармак булган идек Азат булмак булган идек әле Алла бәндәләре булмак булдык. Ә һаман да—Мэскәу бәндәләре Сүз дә юк чын шагыйрьне Халкының язмышы борчымый кала алмый Нинди булыр ошбу бик гә катлаулы заманда анын киләчәге? Үзенең пакъ-саф хыял-өмет ләренә ирешә алырмы ул? Ә шагыйрь уенча, инануынча анын бу көрәше хак Беркайчан да онытмагыз диеп Оран сат тарих киңәше Максат илә дөрес юлдан бара Мең гасырлык татар көрәше— Дөрес лаздан бара' Әйе. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре халык күңелен гынлау һәм әйтеп бирү кебек Халык, анын кичерешләре, анын ни белән яшәгәнлеге, анын теләк-хыяллары бу шагыйрь өчен искиткеч мөһим Шагыйрь Наис Гамбәр «Ерактан килгән— еракка китәр * мәкаләсендә (1*>%) Мөдәррис Әгъләмов ижлтынын фәлсәфи асылы турында болай дип язган иде -Мөдәррискә килсәк, халык төшенчәсе анын шигырь нз ләренен бер кисәк-өлеше, матур бизәге генә түгел, ә бәлки гомуми ижатынын юнәлешен билгеләүче гамь, мон. Бу шуннан килә: халык рухы анын канына, жанына ана сөте белән кергән. Яшьли ятим кала да... Тукай кебек... Каймакта... шаяртыбырак булса да. Мөдәррисне «бүгенге көн Тукае» дип атап йөртүебез әнә шулардан килми микән әле? Чынлап та. шушы тәбәнәк буйлы, какча гәүдәле, орчык кына хәтле, кыяфәте белән үсмерне хәтерләткән «нәни гигант» ничәмә-ничә еллар буе халык- нын рухи йөген үзенен юка гына җилкәсендә сыгылмыйча күтәреп бара! Мөдәррис һәм халык җаны—болар янәшә төшенчәләр. Анын сәбәбе ачык: Җырны чикләмәгән вакыт. Ә гомерне чикләгән... Рәнҗеп туктамасын Сиңа Халкың тапшырган каләм! Мөдәррис Әгъләм өчен Мон халык күңеленнән табигый рәвештә үсеп чыга. Халык Моны —анда барысы да җыелган шул! Ул—яшәешнең күңелләрдәге олуг гүзәл кайтавазы. Зур тормышның һәрбер дулкын кагышы кеше күңеленең пакь ярларына нинди генә хнс-тойгылар. нинди генә кичерешләр алып килеп ташламый! Анда Әрнү дә. Үпкә дә, Шатлык та. Иңрәү дә, Өмет тә. Тантана да бар. Уйласаң, бер кеше язмышында гына да күпме кичерешләр, күңел тетрәүләре, табу һәм югалтулар була! Сагышлар да, шатлыклар да... Алар барысы да көнен көнгә, айның аена халыкның киң күңеленә җыела киләләр һәм гүзәл Моң булып уяналар, кабы начар «Җиңеләйде еллар»,—дисәк тә без. һәр көн саен юллар ураулар. Кешегә бер килә. кигми калмый Суга карап авыр сулаулар Шушы шигырьдә Агымсу образы татар халык җырларындагы Гомер Агышы символына әверелеп кала кебек Арган йөзен, уз язмышын күргән Гэрәбәле сулар төбендә Су ярсуы, сулар сабырлыгы Кешеләрнең күркәмлегендә. Агымсу моңында—гомер агышы моңында еш кына мәхәббәт белән бәйләнешле тарихлар яңара. . Чөнки, борын-борыннан яшь кызлар су алырга төшкәч яки кер юганда агымсуларга үзләренең саф мәхәббәтләре белән бәйле серләрен сөйләгәннәр, җырлаганнар... Кызлар җыр җырлаган, ярларына Барып кына җитсен моңнары Ул җырларны сулар меңәр еллар Тыңлый инде.. Әйе. тыңлады. ...Ана темасы, Ана образы Мөдәррис Әгьләмов шигъриятенең башыннан азып ахырына кадәр уза.Үзенең Намусы алдында баскан кебек ул кайта-кайта бу изге темага игътибарын юнәлтә. 1964 елны язылган «Әнигә» шигырендә түбәндәге юллар бар: Гомерең буе илне кайгырттың да Соңга кадәр безне уйладың Синең хисең белән яшим. әни. Син бардагы кебек иманым Менә кайдан да туа икән бу садә Моң: кырыс чынбарлыкта якты күңелле әни- еннен иманлы яшәешен искә төшерүдән Әниләр генә тормыштан зарланмыйча авыр йөкне җилкәләрендә күтәреп барырга сәләтле икән Әби. дәү әни. бабай, дәү әти. абыйлар, апалар белән дә бәйле Мон еш килеп керә Мөдәррис Әгъләмов шигырьләренә Мәсәлән, анын әбисенә кагылышлы шигырьләре аеруча күнелгә тия Үлемтеккә җыйган әйберләре Бәйяәм-бәйләм, кисәк-кисәкле. Курка-курка ачты ул сандыгын, Курка-курка гына күрсәтте. Таратты да элмә чигешләрен. Җәеп салды алан сөлгесен —Менә моны әни чиккән иде, Ә монысы—минем кул лием Хәситәсен әби телгән булган. Ә монысын—әти ясады ...Телеп китте шулай. Күлгә карый Хәситәләрнең ахагы Шагыйрь Мөдәррис Әгьләмовнен башка ак әбиләргә да. мәсәлән. «Канат» әбигә багышлап язылган моңлы шигыре дә күнелдә янара. Шунлый шигырьләр безгә үзебез күреп үскән иманлы татар карчыкларын, пакь күңелле ак әбиләрне искә төшерә. Бу Мон белән бәйле рәвештә күнелдә Якты Сагыш га. Үкенү дә. иманлы яшәешкә Өмст-Ышаныч та. Яхшылык та янара Алар кеше яшәешендәге изге төшенчәләрне янарта.. Мөдәррис Әгъләмов «Төнге сулар» шигырендә язганча Моңы барның йөрәгеннән һәрвакытта җылы чыгар Ахырда күпмедер нәтижә ясал тагын бер кат уйланырга, фикер йөртергә мөмкин ни өчен Мөдәррис Әгъләмов бүгенге көннең олы татар шагыйре булып. XX йөз ахыры—XXI йөз башы татар әдәбиятының әйдәп баручы шагыйрьләренең берсе булып күз алдына килеп баса? Ни өчен анын үзенчәлекле шигърияте менә кырык еллап инде әдәби тәнкыйтьчеләрнең даими күз унында, шигърият сөючеләрнең игътибар үзәгендә? Ошбу сорауларга, мөгаен, һәр әдәби тәнкыйтьче, һәр ихлас шигырь сөюче үзенчәрәк җавап бирергә омтылыр иде Безнеңчә исә. Мөдәррис Әгъләмов иҗаты- нын әдәбиятта, милли җәмәгатьчелектә зурлануынын. югары бәяләнүенең кайбер мөһим сәбәпләре түбәндәгеләр: Мөдәррис Әгъләмов шигъриятенә аеруча хас булган алы, гүзәл сыйфат ул- халыкчанлык. Халыкның ерак гасырлардан килгән гамьле яшәешендә үз гамьле яшәешен, халыкның шатлыклы һәм хәсрәтле вакыйга-кичерешләргә бай язмышында үз язмышын табарга омтылу хас бу талантлы шагыйрьгә Мөдәррис Әгъләмов халыкчан шагыйрь буларак халык бәгыренә, күңеленә җыелганны аеруча тулы, тирән ачып-сөйләп бирүче шагыйрьләрнең берсе Сәләтле һәр иҗат иясенә дә бирелгән бәхет түгел бу Шагыйрь үз ижатында татар җан-күнеленә хас булган гүзәл, гамьле күренеш- Моңны ачып, белдереп, сөйләп кенә калмый, ә халык традицияләре рухында аны үзенчә дәвам да итә. үстерә дә Ягъни, халыкнын тарих-яшәеш кырларында бо- рын-борыннан тәкелдәшеп килгән күне \ Моңына ул үз йөрәге түреннән чыккан, тормышта яши-яши туган бүгенге шигъри Монын кигереп куша Аннары, тормышчан шагыйрь буларак. Мөдәррис Әгъләмовка үз ижатында яшәешкә, тормыш дөреслегенә мөмкин кадәр тугры калырга омтылу, кин чын 10. .к. У • м го 145 барлыкны, реальлекне бар булганынча, бизәмичә сурәтләү хас. Бәхет-шатлыгын да, кайгы-жәфасын да. Тагын бер сыйфат: хакыйкатькә, яшәеш чынлыгына тугры калырга омтылу шагыйрьне рухи кыйммәтләрне матди кыйммәтләрдән, бакый төшенчәләрне фани төшенчәләрдән өстен куюга, ягъни, татар шигьриятенен кешелеклелек-гуманизм традицияләрен дәвам итүгә этәрә. Чөнки, яшәешнең чын нигезе. Хакыйкать үзе ахыр чиктә нәкъ менә рухи кыйммәтләр белән, әнә шул иң изге төшенчәләр белән бәйләнгән дә бит! Шигъриятендә, кешеләр күңеленә. бүгенге жәмгыятькә авырлык белән үзенә юл салучы рухи кыйммәтләрне яклау-саклау мәсьәләсендә (димәк, хакыйкый кыйммәтләргә, халык күңелендәге мәңгелек рухи традициягә тугрылыкта) шагыйрь ахыргача принципиаль һәм эзлекле кала... Мөдәррис Әгьләмов халык иҗатының гүзәл традицияләренә, классик шигъриятнең югары үрнәкләренә тугры калу белән бергә традицион шигырь кысаларында беркемнекенә лә охшамаган, беркемне дә кабатламаган үзгә олы шигъри Дөньясын тудыруга ирешкән шагыйрь. Нәкъ менә гасырлардан килгән, буыннар яшәеше аша сыналу узган рухи традицияләр җирлегендә үзенең үзенчәлекле шигъри Галәмен дөньяга китерү аның шигъриятен тагын да олырак, тормышчанрак, озын гомерлерәк итә. Шагыйрь Модәррис Әгьләмовнен гади дә. катлаулы да, табигый да, фәлсәфи дә иҗатына хас сыйфатларны санау-тасвирлауны әле тагын дәвам итәргә булыр иле Без Мөдәррис Әгьләмов шигъриятенең бер генә, әмма мөһим булган ягын— Моң белән бәйләнешле фәлсәфи үзенчәлеген, асылын—карап, күзәтеп үттек. Әмма, әйткәнебезчә, анын кырык ел буе үсә-байый килгән шигърияте күпкә зуррак, тема- идея ягыннан күпкә мәгънәлерәк. Ә ни өчен сон без шагыйрь иҗатының Мон белән бәйләнешле ягына гына игътибар юнәлтүне кирәк дип таптык? Чонки шушы бәйләнештә Мөдәррис Әгьләмов шигьриятенен халыкчанлыгы. тормышчанлыгы югары кимәлдә ачыла. Монга, гомумән, халык Монына кагылу— халык күңелендәгене ишетүнең, тоюның, әйтеп-сөйләп бирүнең бер матур үрнәге ул. Халык күңелендәгене, моннарны сөйләү аша М. Әгьләмов Монга мөкиббән халыкнын үз шагыйре булып күз алдына килеп баса. Тукай төсле Сибгат Хәким төсле... Хәсән Туфан кебек...

Реклама