ЧЫН ТАТАРЧА МИЛЛИ КӨЙ...

Утыз ел буе иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән теләсә кайсы художник, ягъни сәнгать кешесе турында нәрсә әйтсән дә урынлы булыр кебек Менә шундыйрак уйлар белән мин дә каләмгә тотындым Сүзем—Татарстанның бик үзенчәлекле, башкаларны кабатламый торганрак композиторы Шамил Тимербулатов турында булачак. Ул—татар музыкасының данлы традицияләрен дәвам итүчеләрнең берсе бүгенге кондә. Анын иҗатындагы якты мелодизмны. югары осталыкны, тирән эчтәлекле аһәңнәрне танымый мөмкин түгел Бүгенге татар музыкасына житеп бетми торган якты мелодизмны хәтта аерым билгеләп үтәргә кирәктер, мөгаен Бер дә унайсызланмыйча әйтә алам, сонгы елларда һаман саен сәхнәләргә сикереп менә торган дәртсез, көйсез, талантсыз күп кенә әсәрләр белән чагыштырганда анын музыкасы тере-шифалы чишмә суы кебек күнелләргә үтеп керә Шамил Тимербулатов ижатм кайсы ягы белән үзенә шулай тарта сон-1 Ин әүвәле турыдан-туры тыңлаучыга, кешеләр йөрәгенә, аларнын күтәренке хис һәм фикерләренә мон-музыкасы белән тәэсир итә алуы нәтиҗәсендә, азбәттә Ш. Тимербулатовнын композиторлык биографиясе яшьлек елларыннан ук башлана. Баянчы буларак Казан музыка училищесына укырга кергәннән сон. ул композитор А. Лупповнын композиция буенча факультатив дәресләренә йөри башлый Шушы тырышлыклардан сон ул 1972 елны Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар бүлегенә укырга керә (җитәкчесе—шул ук профессор А. Луппов). Укыган вакытларында ук үзен җигди шәхес, иҗат кешесе икәнлеген таныта. Анын «Баянда оркестр белән концерт» дигән диплом эше әле дә булса сәхнә тота, репертуар әсәрләреннән санала Үзенен 30 еллык эшчәнлегендә композитор гөрле жанрларда—җырлардан алып симфоник оркестр өчен колачлы әсәрләргә хәтле иждт итте Базар—баян очен лә. думбра һәм балалайка очен дә. шулай ук халык уен коразлары очен миниатюралар циклы («Авыл күренешләре». «Табигать серләре»), Батулланын Сөембикә ханбикәгә багышланган романына нигегзәнгән симфоник картиналар Күренекле иҗатчылардан, гадәттә, һәркайсынын яраткан тема һәм сюжетлары була. Анын геройлары исә—үзенен үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән шатлык һәм борчуларын чагылдырган татар халкы. Әлеге уйлану-тетрәнүләр анын күп кенә әсәрләрендә лирик кинлек яисә мәһабәтлек чагылыш таба Монлыи констрастлыкны баян белән оркестр катнашындагы концертында, бигрәк тә «Симфоник күренешләр»сндә ишетми мөмкин түгел Әйтергә кирәк, сонгы әсәр үзенен төрлелән-төрле образлар гәүдәләнеше белән аеруча соклашшра Бирелә— оркестр портретларының өр-яна үрнәкләре, алар геройларның күне I халәтен һәм психологиясен дөрес, ышандырырлык итеп чагылдыра. («Сөембикә йокысы». «Үтәмешнең күңел ачуы». «Кара кошчык». -Кызның күз яшьләре») һәм күп бизәкле конкүреш-жанр картиналары («Гашыйклар бакчасы*. -Кәрванның кайтуы». «Әстерхан биюе». «Амаэонкалар юлы») Композитор иҗатындагы тагын бер сыйфатны билгеләп үтәсе килә, монысы- туган як табигатен, анын илаһи кннлекләрен музыка аша сурәтләү Анын инструменталь концертын яисә оркестр пьесаларын тыңлаганнан сон ирексездән «Бу бит безнең гуган Татарстаныбыз. Казан аръягы!»—дип кычкырып җибәрәсе килә Өстәвенә. Ш Тимербулатов бу очракта табигатьне ате куе. азс якты-көчле тоннар белән тасвирлый («Сабантуй». «Әйлән-бәйлән аланнары* һәм башкалар) Гомумән, бу анторнын «язмалары»нда күптөрле рух халәтләр гәүдәләнеш таба яки халыкнын бөеклегенә соклану, дан җырлау, яки күпне кичергән табигатебезгә әрнү-сызлану кебек уйланулар белән мөрәҗәгать итү Композиторның бер әсәренә аерым тукталасы килә. Ул Салих Сәйдәшен исемендәге Зур концерт залында башкарылды һәм искиткеч көчле алкышлар белән бәйләнде Сүз танылган пианист Марат Сираҗетдинен зур осталык бе.лән башкарган «Минем Казаным» дигән фортепиано өчен оркестр Концерты турында бара. Әсәр бер сулышта башкарылды. Музыкадан энергия ташып тора, ул чын мәгънәсендә рухи күтәренкелек, тинсез шатлык белән сугарылган. Бирелә Ш Тимербулатовнын башкалабызга карата чиксез мәхәббәте ярылып ята, ә Казанны шулай матур итеп үзгәртүдә дә бер Кешенен эшчәнлеге һәм тормышчан зирәклеге, һичшиксез, зур роль уйнады. Әсәренә карата язылган аңлатмасында композитор үзе болай дип яза: «Минем шәһәрем—шатлык, яшьлек һәм яктылык мәркәзе. Мөгаен, андагы кешеләр дә яхшырып, матурланып китте шикелле. Кремль стенасына караш ташласаң, анда торгызылган мәчет манараларын ы н, чиркәү гөмбәзләренең күккә төбәлеп торулары күңелгә ятып тора. Шәһәребез—үзе яшь, үзе борынгы. Әлеге үзгәрешне үзенең туган халкын яраткан, иҗади төзелеш, мәхәббәт һәм яңарыш программасын чынга ашыра алырдай кеше генә башкара ала. Шуңа күрә мин үземнең фортепиано концертымны Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәимиевкә дә багышлыйм». Әгәр без анын камера-инструменталь өлкәдәге эшчәнлегенә тукталмасак, Шамил Тимербулатовнын иҗат портреты тулысынча булмас иде. Музыка мәктәбе, училищелары репертуарын тулыландыру өчен анын тарафыннан язылган жыр һәм ансамбль әсәрләре күп кенә инструментлар (халык, кыллы, өреп уйната торган) ярдәмендә башкарыла ата. Бу өлкәдә анын игътибарын Г Зәйнәшева, Р. Фәйзуллин. Р. Харис. Р. Вәлиева, Р. Миннуллин. Р. Корбанов. Ш Жиһангирова һ. б. шигърияте үзенә тартып тора. Бу юнәлештә дә Тимербулатов жанрлар төрлелегенә юл таба, вокать цикллардан алып романс һәм эстрада-көнкүреш җырларына кадәр . Ул хәтта лирикада да монсу-элегик ноталардан комедиячел-шаян дулкынга күчә ала. һаман да шул хәзинә инде—мәхәббәтне һәм табигатьне җырлау, зурлау Әсәрләрнең исеме генә дә әнә шул хакта сөйли түгелме сон: «Аланда». «Табигать кочагында» (Р Фәйзуллин сүзләре), «Язгы наз» (Р. Харис), «Сандугач балалары» (Р. Корбанов), «Урман чишмәсе» (Р Вәлиева). Мәхәббәт турындагы яхшы җырлар зур талантларның игътибарыннан читтә кала алмый Менә шуңа күрә затлы, оста җырчыларыбыздан X. Бигичев, 3. Сөнгәтуллина, В Ганиева һ б. репертуарын бизәп тора. Бу моңнар төрле радиолардан еш яңгырап тора, һәркемнең күңелендә. Сүземне түгәрәкләп, шуны әйтәсе килә: Ш Тимербулатовнын иҗатында оста художник «кулы» сизелеп тора, ул башкаларны кабатламый, җиңел юлдан бармый. Анын музыкасы—катлаулы, ләкин бик ачык һәм үтемле. Ул, һәрхәлдә, объектив образлар тудырырга омтыла һәм моңа ирешә дә. Юкса кайберәүләр бүгенге көн музыкасына тәэсирлек, кайнар канлылык, субъективлык, темаларның күп кисәкләргә «таркалган» булуы тиеш дип саныйлар. Шундый агымнан аермалы буларак, Тимербулатов—тормышчанлык, көнкүрешебезгә якын булган заманча чараларны, мелодик чишмәләрнең табигыйлеген сайлый. Ягъни үзенен гармоник, оркестр язмаларын милли рухка, татар стиленә буйсындыра. Мина калса, мондый юл, мондый максат беркайчан да искермәячәк! Анын музыкасы тыңлаучыларны халыкчан-милли нигезгә корылганлыгы белән үзенә җәлеп итә. Шамил Тимербулатовнын укышларын танымый мөмкин түгел. Хәзер исә композитор, кин колачлы әсәр—Г Тукай һәм Р. Фәйзуллин шигырьләренә таянып. «Тукайның ике язы» дигән ораторий-симфониясен төгәлләп килә. Без ана алга таба да иҗат уңышлары, шатлыклар теләп калыйк! 

Реклама