ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР ҺӘМ ТУКАЙ

Бай тарихка ия булган татар халкының соңгы йөз ел эчендә, бигрәк тә Советлар чорында, үткәннәре белән бәйләнеше шактый көчсезләнгән иде. Дәүләт режимы рөхсәт иткән кадәр милли гореф-гадәтләрен яшәткән, әдәбиятларын һәм тарихларын өйрәнеп, буыннан-буынга тапшыра килгән татарлар һәм алар хәлендә үк яшәгән башка халыклар да, асылларын саклап калу өчен төрле символларда үзләренә таяныч табарга тырышканнар. Бәйсезлеккә ирешкән кыргызларның Манас дастанына, үзбәкләрнең Әмир Тимергә, казакъларның Абай Кунанбаевка, башкортларның Зәки Вәлнди Тоганга, төрекмәннәрнең Мәхтүмколыйга (соңгы вакытларда «Рухнамә*гә), башкаларның тагын да шундый берәр шәхескә тартылуларын, бу шәхесләрне һәм дастаннарны бик тә үз итеп, аларның юбилейларын милли бәйрәмнәр дәрәҗәсендә олылап үткәрүләрен, исемнәре белән бәйләп премияләр билгеләүләрен, һәйкәлләр куюларын әлеге халыкларның мондый символларга, бигрәк тә аларның берләштерү көченә булган ихтыяҗы белән аңлатырга мөмкин. Дәүләтнең яки халыкның барлыгы, яшәвенең дәлиле булган милли байрак, милли марш кебек яңа символлардан да мәхрүм милләтләр исә, халык булып берләшү процессында яки бәйсезлеккә күчү чорында, боларның урынын алырлык башка символларга мөрәҗәгать иттеләр. Бу хәрәкәт халыклар тарафыннан аңлап та, кайчакларда аңланмыйча да эшләнә килде. Шул рәвешле, 454 елдан бирле Рус хакимияте астында яшәгән, чит илләрдә, аеруча Төркиядә, шималь (төньяк) төркиләре, Казан төркиләре, Идел-Урал төркиләре кебек төрле исемнәр белән аталып йөртелүләренә дә карамастан, үзләрен татар дип танучы бу төрки халык, алда әйтеп үтелгән омтылышлар белән булса кирәк, төрле символлар барлыкка китергәннәр. Татарстан Җөмһүриятендә 1992 елдан башлап «Канатлы Ак Барс* рәсемле дәүләт гербы һәм яшелле-аклы-кызыллы байрак кулланыла башлады. Тик боларның халык тарафыннан ахыргача үз ителүе әле озак еллар үткәннән соң гына тормышка ашачак. Башка төрки җөмһүриятләрдә булган кебек, Татарстанда да бу төр яңа рәсми-милли символларның кабул ителүе, халыкка инде булган-беткән, хәл ителгән эшне игълан итү һәм кабул иттерү юлы белән башкарылды. Шуңа күрә, мәгънәсе һәм әһәмияте бөтен татарлар өчен диярлек ачык аңлашылган символ буларак, бу яңалары түгел, ә Казан кремлендәге Сөембикә манарасы (Хан мәчете) әле дә булса беренче урында тора. Икенче урынны милли шагыйребез Габдулла Тукай (1886 1913) били дип әйтә алабыз. (2005 елдан башлап. Кол Шәриф мәчете дә бер яңа символ буларак татар мәдәниятендә урын алачак). 1988 елда Надир ДӘҮЛӘТ Тарих фанняре докторы. Л/әрчә/м уиивсрситгты п/юфсссоры. башланган мөстәкыйльлек өчен көрәш елларында, Тукайның танылган «Туган тел» исемле шигыре милли җыеннарда, Теркиндәге «Истикълял (бәйсезлек) маршы» кебек, аягүрә басып җырлана торган булды. Хәтта, ул чорга кадәр тыелып килгән соңгы ике юлы да, аерым бер басым ясап җырлана башлады, белмәгәннәргә махсус өйрәтелде. Бу күренешне, моңа кадәрге чикләү-кысуларга каршы үзенә бер төрле баш күтәрү иде дип тә шәрехләргә мөмкин. Әлбәттә, биредә тагын шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: совет режимы милли шагыйрьне тыймаган; киресенчә, аңа һәйкәлләр куярга, музейлар ачарга, аның исемендәге премияләр билгеләргә мөмкинлек биргән. Тик, «Васыятем», «Тәэсир», «Аллаһы Тәбарәкә Тәгалә» кебек дини мотивлар кергән шигырьләрен, «Туган тел» шигырендәге кебек кайбер юлларны бастырмыйча, чикләү куйган. Без биредә, ерак диаспорадагы, ягъни 1950 елларга кадәр, нигездә, Кытайда, Япониядә, бераз соңрак Төркиядә, Финляндия һәм АКШ кебек илләрдә яшәгән аз санлы татарлар һәм аларның Тукайны аңлау һәм кабул итү рәвешләре хакында сүз алып барырга телибез. Югарыда санап кителгән дәүләтләр демократик яки советка каршы булганга, бу илләрдә яшәүче татарлар Тукайны үзләре теләгәнчә искә алу (яки искә алмау) ирегенә тулысынча ия иделәр. Шул сәбәпле, ниндидер бер режимның тәкъдиме, этәрүе яки кушуы белән түгел, нәкъ менә үзләре хис иткәнчә һәм теләгәнчә Тукайны һәр форсатта файдаланып, шулкадәр еш искә алдылар ки, шул илләрдә үсеп килгән яшь буын вәкилләре, бер заман, татарларның башка шагыйрьләре юк микәнни, дигән шөбһәгә дә төшә башладылар. Ватаннарын сагынып читтә гомер итүче олы буын, балаларына Тукай шигырьләре аша туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләргә, аның шигъри юллары (аеруча, «Туган тел» шигыре) ярдәмендә туган телгә карата кызыксыну уятырга тырыштылар. Башкача әйтсәк, Тукай - милли телне, милли әдәбиятны, ватанга мәхәббәтне, җыеп әйткәндә, татарлыкның мәдәни кыйммәтләрен гәүдәләндерүче бер чара булды. Тукайның мондый роль уйнавының сәбәбен түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Беренчедән, аның шигырьләренең теле шактый гади, ватаннарыннан читтә, бөтенләй ят мохитта үсеп җитешкән һәм туган телен бөтен нечкәлекләре белән белеп бетерми торган буын вәкилләре дә аңлый алырлык саф һәм аңлаешлы. Икенчедән, иҗаты искиткеч бай—халык әкиятләреннән башлап, иҗтимагый һәм милли дип берләштерергә мөмкин булган күп санлы темаларны эченә ала. Иҗтимагый яраларны, беренче карашка гади булып күренсәләр дә, халыкның күңеленә бик якын булган вакыйгаларны, хөррият белән бәйле хис-тойгыларны, кешенең туган теле, тарихы белән горурланырга тиешлекне саф һәм аңлаешлы тел белән сөйләве үз илендә дә, читтә дә татарлар арасында Тукайны милләт башындагы таҗ иткән иде. Шул чор шагыйрьләре - М. Гафури, С. Рәмиев, Дәрдмәнд, 3. Бәшири, Н. Думави, М. Укмаси, 3. Ярмәкиләрдән артыграк яратылуының сәбәбе дә, Тукайның шигырьләре белән һәр иҗтимагый сыйныфка, һәр буынга эндәшүе иде, мөгаен. Тукайның менә шул үзенчәлекләре ерак диаспорадагы татарларның аны күбесенчә туган һәм үлгән көннәре туры килгән апрель айларында искә алуларына сәбәп була иде. Кечкенә генә булса да татар җәмәгатьчелеге тупланган һәр җирдә, мәдәни эшчәнлек алып бару мөмкинлеге туу белән үк «Тукай кичәсе» үткәрүләр гадәткә керде. Бу милли кичәләрдә Тукайның тормыш юлы сөйләнгәннән соң шигырьләре укыла, хор белән «Туган тел» җырлана торган иде. Гомумән, Тукайга багышланган кичәме, башка милли кичәме, Һәрберсендә ул башкарыла, ә инде аның җырланмыйча калуы бик сирәк күренеш була торган иде. Чөнки «Туган тел* татар халкының бәйсезлеккә омтылышының бер чагылышы итеп кабул ителә иде. Тукай кичәләре үткәрелү белән бергә, Тукайга багышлап махсус җыентыклар да чыгарыла килде. Шул рәвешле, ерак диаспорада да Тукайны мәңгеләштерүгә омтылыш яши иде. Ерак Көнчыгышта яшәгән татарларның Тукай белән бәйле эшчән- лекләренә күз салсак, иң башта шулар күзгә ташлана. Беренчедән, Япониядә Тукайның үлеменә 20 ел тулган көнне билгеләп үтү максатында чыгарылган басмалар шактый әһәмиятле урын алып тора. Токиодагы «Матбагаи исламия* җәмгыяте 1933 елда, ягъни үлеменең 20 нче елында, Тукайның бөтен әсәрләрен эченә алган «Габдулла Тукай мәҗмуга-и асаре* исемле 4 томлык җыентык чыгара. Бөтенесе 543 битлек булган бу җыентык татарлар тарафыннан кулланылган гарәп хәрефләре белән нәшер ителгән. Япониядә яшәгән, бер уч дип әйтерлек аз сандагы, татар-башкорт өчен, шагыйрьне искә алып, бу җыентыкны хәзерләү һәм бастырып чыгару, әлбәттә, җиңел бирелмәгәндер. Әлеге вакыйга Токиода чыккан «Япон мөхбире* исемле журналның 1933 елгы 2 санында да яктыртылган. Япониядәге мөселманнарның җитәкчесе булган Габделхәй Корбангалинең журналда басылган мәкаләсеннән һәм башка хәбәрләрдән («Япон мөхбире*. —1933. —№ 50 Тукайның үлеменә 20 ел тулган көнне билгеләп, зур эшчәнлек алып барылганлыгы аңлашыла. Бер ел үткәннән соң исә, шушы ук журналда (1934.—№ 16) шагыйрьнең бары тик бер генә— «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» исемле шигыре басылып чыккан. Ерак Көнчыгышта Тукайга багышлап, дөресрәге, үлеменең 25 нче елын искә алу өчен чыгарылган тагын бер хезмәт 20 мәкаләдән һәм шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән шигырьләрдән торган 98 битле «Габдулла Тукай (1913-1938): вафатына 25 ел тулу уңае белән* дип аталган җыентык була. Ул «Ерак Шәрык Идел-Уря т төрек-татар мөселманнарының дини милли мәркәзе мәгариф шөгъбәсе» тарафыннан 1938 елда Мукденда нәшер ителгән. Шул вакытларда, 1935-1945 елларда Мукденда чыгарылган «Милли байрак* газетасы Тукай шигырьләрен, шагыйрь турында мәкаләләр һәм аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләр дә бастырган. Моннан тыш, 1929-1939 елларда Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә Берлинда чыккан «Милли юл. («Яңа Милли Юл*) исемле айлык журналда да Тукайга бик еш урын бирелгән. Диаспораднгы татарларның тагын бер үзәге—Финляндиядә дә Тукайны искә алу кичәләре оештырыла торган булган. Әмма аның исеме кергән беренче басма әсәр биредә бары тик 1953 елда басылды. Ул—«Төрек халык мәктәбе ярдәмләшү оешмасы* тарафыннан Хельсинкида бастырылган «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре* дигән китап иде. 1969 елда Хөсәен Садыйкның «Габдулла Тукай шигырьләре, исемле 102 битле җыентыгы, Япония белән Кытайдагыча гарәп язуында түгел, ә латин хәрефләре белән шул ук Хельсинкида басылып чыкты. Татарлар иң күп санда яшәгән Төркиягә килсәк, биредә алып барылган Тукайны таныту эшчәнлеген түбәндәгечә характерларга мөмкин. Төрек укучысы Тукай исемен беренче тапкыр «Төрек йорды* журналында 1913 елда чыккан «Габдулла Тукайның вафаты* исемле хәбәрдән белә. Бераздан, журнал «Тукаевның җеназасы» турында хәбәр бастыра. Иң әһәмиятле язма, әлбәттә, Фуад Күпреленең Тукайга багышлап язган мәкаләсе («Төрек йорды*. 1913. № 4) иде. Ф. Күпреленең бу зур мәкаләсендә: «Бары тик «Тасвири әфкяр* белән «Ислам дөньясы.нда гына Тукаевка берничә баганалык язма багышланды*,—дип хәбәр итүе, ул вакытларда Габдулла Тукайның Төркиядә танылмаган булуына ишарә итә. «Төрек йорды» бу санында, астына «Төркиләрнең яшь халык шагыйре Габдулла Тукаев мәрхүм» (16 нчы санга кушымта) дип язып, бер биттә зур рәсемен һәм Румыниядә яшәүче Ногман Байбуриның аңа багышлап язган «Габдулла Тукаев» исемле шигырен бастырган. Моннан соң биш ел үткәч «Кырым» журналында (1918.—№ 22) кечкенә генә бер мәкалә басылып чыккан. Күргәнебезчә, Ф. Күпреледән соң, бу чорда Тукайга башка җитди кызыксыну күрсәтүче булмаган. Шигырьләренең ул елларда төрек теленә тәрҗемә ителмәве дә роль уйнамый калмагандыр, әлбәттә. Шактый озак вакыт үтеп. Җөмһүрият чорында яңадан чыга башлаган «Төрек йорды*. 1926 елда «Габдулла Тукайның мәҗмугаи асаре* исемле хәбәре белән (IV, 20 нче сан, август 1926, 189 б.). Казанда аның шигырь җыентыгының чыгуын төрек укучысына ишеттерсә дә, моның әллә ни зур тәэсире булмаган. Гаяз Исхакый 1933 елда (ягъни Тукайның үлеменә 20 ел тулган вакытта) «Азәрбәйҗан йорт билгесе» журналында (№ 16) Тукайны кабат ишеттерсә дә, моның да әллә ни эз калдырмаганлыгы аңлашыла. Нәтиҗәдә, Төркия матбугатындагы бер-ике мәкаләдән соң ярты гасыр буе Тукай турында берни диярлек чыкмаганлыгын, исеме дә телгә алынмаганлыгын күрәбез. Ниһаять, 50 ел үткәч, «Төрек культуры» журналында Тукай исеме кабат татар галимнәре тарафыннан искә алына башлый. Болар - тарихчы Габдулла Баттал Таймас, профессор Рәшит Рәхмәти Арат һәм профессор Әхмәт Тимер1 иде. Бу басмалардан соң өч айлап вакыт үткәч, профессор Хәмзә Зөлфекарның шул ук журналда (1968.— № 66) «Габдулла Тукай (1886—1913)» дип аталган җитди бер фәнни мәкаләсенең басылып чыкканлыгын күрәбез. Шул елларда, Истанбулдагы татар-башкорт яшьләренең «Тукай яшьләр клубы» оешты. Бу яшьләр оешмасы 1965 елның март аеннан алып 1968 елның көзенә кадәр барлыгы 24 санлык (һәр саны якынча 10-12 битле) «Тукай бюллетене»н чыгарып килде. Бу бюллетеньнең 1965 елның апрель аенда чыккан 2 нче санында профессор Әхмәт Тимер «Габдулла Тукай* исемле мәкаләсен (3-7 б.) бастырды. Шул елгы бюллетеньнең 4 нче саныннан алып соңгы санына кадәр (бары тик 1965 елның ноябрь саны гына «Рәшит Рәхмәти Арат (махсус сан)» буларак басылганга, бу саннан кала һәммәсендә) «Тукай почмагы» рубрикасы (төзүчесе Надир Дәүләт) бирелеп барды. Анда Габдулла Тукайның сайланма шигырьләре татарча һәм төрекчә тәрҗемәләрдә басылды. 1966 елда шул ук «Тукай бюллетене» Наилә Бинаркның балалар өчен язган «Тукайның тормыш юлы» исемле 4 пәрдәлек пьесасын 16 нчы (8-10 б.) һәм 19 нчы (12-16 б.) саннарында бастырып чыгарды. Бераздан бу пьеса Әнкарада сәхнәгә дә куелды. Шул вакытларда Гали Акыш, Сәйдә Арсланбәк, Наилә Бинарклар тарафыннан хәзерләнгән «Тукай брошюрасы» исемле 8 битле бер хезмәт басылып чыкты. Бу брошюрада Арсланбәк һәм Бинаркның «Габдулла Тукай», шул ук авторлар тәрҗемәсендә Тукайның «Туган тел», «Гомер юлына керәчәкләргә», «Таз баш» шигырьләре һәм Гали Акышның «Бөек төрек-татар шагыйре Габдулла Тукайның халыкчанлык һәм милли позицияләре» исемле мәкаләсе бар. (Бу мәкалә «Азәрбәйҗан» журналында да басылды). А В Таушаз Ка/.-шҺ АЫ1и11а|| Тика\ Ггегше ТК — >9 (Тсшшиг 196.1)— 5 -10-48. К К Ага1 ЛЬ(1и1М| Тикяү (1986-1913) ТК_—ЛН9 (Маую 1964)—5 "6-81. А Тешиг ЛЫ1||1М| Тикау —52 0|иш ҮДдсшишй МииааеЬеЫе ТК Ш — ЛЬЗ|" (Маую) —5.49 (469)—52 (473) Болардан тыш, «Тукай яшьләр клубы* тарафыннан 1964—1967 елларның апрель айларында «Тукай бәйрәме* исеме астында милли кичәләр оештырылуын да искә алып үтәргә кирәк. Бу милли кичәләрдә Тукайны искә алудан тыш, аның шигырьләре укыла, кечерәк пьесалар куела һәм фольклор үрнәкләре күрсәтелә торган иде. 1967 елгы «Тукай бәйрәме*ндә башка елгыларыннан аермалы буларак, Гаяз Исхакый Иделленең «Жан Баевич* исемле 4 пәрдәлек зур күләмле пьесасы Чагалоглунда (Истанбул шәһәрендә) «Милли төрек студентлар берлеге* сәхнәсендә уйналды. Озакламый (28 октябрь, 1967) «Тукай бәйрәм»нәре «Казан төркиләре тантанасы* исеме астында дәвам итте. Тик моны Тукайның онытыла баруы дип аңларга ярамый. Чөнки «Тукай яшьләр клубы» 1969 елда клубка әгъза булуның яшь чикләвен бетереп, «Казан төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте»нә әйләнгәч, Әхмәтвәли Мәңгәрнең матди ярдәме белән өч айлык «Казан* журналын чыгара башлады. Бу журнал да Тукайны таныту эшчәнлеген дәвам итте. Әлеге журнал «Тукай бюллетене»нә караганда халык арасына киңрәк таралганга, аның тәэсире көчлерәк булды. «Казан* журналы беренче санында (1970 ел) Тукайның «Сак-Сок бәете» исемле шигырен Надир Дәүләт тәрҗемәсендә бастырды. Журналның 1971 елгы март (3 нче) саны күп өлешен тууына 85 ел тулу уңаеннан Тукай белән бәйле язмалар алып тора. Читтәге татарлар Тукайны һәрчак искә алырга тырышалар иде. Шуңа күрә Габдулла Тукайның үлеменә 60 ел тулу белән бәйләп, «Казан* журналының 1973 елгы 10 нчы саны тулысынча Тукайга багышланды. Моннан соң да, «Казан* журналының 11 нче санында (1974 ел) «Мөхәрриргә* (46-47 б.), 14 нче санында (1975 ел) «Театр* (31-32 б.), 17 нче санында (1976, бу санында тууына 90 ел тулу билгеләп үтелде) «Су анасы» (36-39 б.) белән «Кадер кич* (40 б.) шигырьләренең Наилә Бинарк тәрҗемәләрен күрәбез. 17 нче санга Сания Мшыкайның шагыйрьгә багышлап язган «Габдулла Тукайның тууына 90 ел* исемле шигыре дә кертелгән иде. 18 нче санда (1976 ел) Нәркиз Дәвеш-Гиелингның «Тукайга хөрмәтләр белән* (37-38 б.) һәм 22 нче санда (1978 ел) шагыйрь Минһаҗның •Даһи Тукайны искә алу» (44-46 б.) дигән шигырьләре басылды. «Казан* журналын матди ярдәме белән яшәткән Әхмәтвәли Мәңгәр 1978 елның 10 ноябрендә вафат булганнан соң журнал чыгуыннан туктады. 1980 елның 12 октябрендә булган гаскәри түнтәрелеш Истанбулдагы татар- башкортларның «Казан төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте*нең ябылуына сәбәп булды. Бу үзгәрешләр Тукайны киң җәмәгатьчелеккә таныту эшен тагын да кыенлаштырды. Читтәге төрки халыклар әдәбияты белән кызыксыну Төркиядә әллә ни көчле булмаса да, төрки әдәбият белән таныштыру вазифасын фидакярләрчә башкарган «Кардәш әдәбиятлар* 1982 елның 2 санында И. Корбанның «Габдулла Тукай* мәкаләсе белән төрек укучысына Тукай исемен кабат ишеттерде. 1986 елда, Тукайның тууына 100 ел тулганда, бу юлларны язучының шагыйрьне танытуга багышланган берничә мәкаләсе басылып чыкты.'' «Кардәш әдәбиятлар* журналы 1987 елгы 16 нчы санын (1987) тулысынча Тукайга багышлап (мәкалә, шигырь һәм хәбәрләр урнаштырып). * VI * N 1)с\1с1 ЧМи11лһ 1икд\ МеМ пи ЫГ* 1'0гк киПип! Ү\|\ 2*277 (М«уц 19*61 ч V 1>е\|е1 Ми1|||ЬҺ Гиклл (1886-19151 1шк Ы.һиШ! 2*151 (Мом* 1*>8б> N '4-" Ч 1>сч1с1 Тп1аг $пт Гпктт Н'0 Ү(|| (188(-1*>| 5» Тйгк Пимиш Х|4;1шпа1ш| 2*41(14*6 N 201-205 N 1>с\1с1 XV п* I икпч \п Мһе1*Г' «>п 1һе 'Чшпоп о1 Н|> |001һ Хпппсгмгч .Ч1(г*1Ч*мп Чиг\«\ VI V) ||>>87) Ч 9.Х-ЧК, \ 1»с\ 1с1 Итик Та1аг $ип ХЫиПаһ Гикл\ (1886-1915) ка|Әа; 1Ч1с1и\л(1ш 2*16 (19871 ч <-18 татар шагыйренең тагын да киңрәк танылуына юл ачты. Тукайның тууына 100 ел тулу вакыйгасын Төркиядә шул рәвешле ишеттерергә тырышканнан соң, 1988 елда Гали Акышның Тукайны искә алу максаты белән «Төрек йорды* журналының 18 санында басылган бик кечкенә (1 битлек) мәкаләсеннән башка, Төркия матбугатында өч-дүрт ел буе бер җитди язма да булмады. Мостафа Өнәр 1990 елда Измирдә Тукай темасына бәйле кандидатлык диссертациясен яклады.3 Аны Төркиядә Тукай темасы белән бәйле беренче гыйльми хезмәт дип атарга мөмкиндер, мөгаен. Тукайның тууына 100 ел тулуга багышлап хәзерләнгән ике хезмәт, матди сәбәпләр аркасында бары тик 1991 һәм 1993 елларда гына җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылуын күрсәтеп үтәргә кирәк.1 Төркиядә Габдулла Тукай белән бәйле башкарылган иң мөһим хезмәт булып, һичшиксез, фән докторы Фатыйма Өзканның докторлык диссертациясе саналырга тиеш. Шул рәвешле Фуат Күпреле, Хәмзә Зөлфекар һәм Мостафа Өнәрдән соң чыгышы белән татарларга бәйләнеше булмаган беренче төрек кешесе Тукай иҗатын гыйльми яссылыкта өйрәнеп, Төркиянең мәдәният тормышына, «Гомум төрки әдәбиятока үзеннән җитди өлеш кертте. Аның бу диссертациясенең Төрек мәдәниятен өйрәнү институты тарафыннан «Габдулла Тукайның шигырьләре: анализ-текст-тәрҗемә» (Әнкара, 1994) исеме белән басылуы бу хезмәтнең киң катлам укучылар арасына таралуын тәэмин итте һәм зур казаныш булды. Мостафа Акбаш тарафыннан хәзерләнгән «Татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре һәм алардагы тел үзенчәлекләре* исемле докторлык диссертациясе Истанбул университеты Иҗтимагый фәннәр институтының борынгы төрки тел бүлегендә 1996 елда якланды. 1991 елда, «тимер пәрдә* ачылып нибарысы биш ел үткәннән соң, Төркиядә Тукай темасына багышланган тагын ике докторлык диссертациясенең хәзерләнүе гаҗәеп күренеш булды. Мондый тикшеренүләр Төркиядән читтәге төрки халыкларның әдәбиятларын да гыйльми яссылыкта өйрәнү һәм бәяләү мөмкинлеге барлыгын күрсәтә. Әлбәттә, Төркиядә булган бу үсеш-үзгәрешләрдә, 1991 елда Советлар Берлеге таркалуның һәм төрки дөньяның яңадан оеша башлавының йогынтысы зур иде. Төркиядә яшәүче һәм фәнни эшләр башкарырга мөмкинлекләре бик булмаган шәхесләрнең милли тамырлары белән бәйле тикшеренү эшчәнлекләре җитәрлек түгеллеген дә исәпкә алсак, университетлардагы яшь тикшеренүчеләрнең һәм галимнәрнең бу төр темаларга мөрәҗәгать итүләре кардәш халыклар белән бәйләнешләребезне ныгытуга уңай йогынты ясаячагын ачык күзаллый алабыз. Соңгы елларда яшь тикшеренүчеләребезнең хезмәтләре аша Тукайның исеме тагын да ешрак ишетелә башлаганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. «Кардәш әдәбиятлар» журналы 1994 елгы 28 нче санында Мостафа Өнәр тәрҗемәсендә Эмди Гәрәйбәйнең «Тукайга* исемле шигыре белән 1995 елда (32 нче сан) фән докторы Фатыйма Өзкан тәрҗемәсендә Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» исемле язмасын бастырды. «Төрек культуры* журналы ' М Опсг АЫиПаһ Тикаш $иг1сп <01пЬ-Меип-5б2|ик) Пики? Е\Тч1 I ШУ 5ВЕ Ү1_ Те21. Ьишг 1990. ЬХ1У+5595 1 М Опсг ЛЫнПлһ Тикаш Ви $ип 5пгеһ Еце ( ШҮСГМ1СМ Тпгк Ой| \е ЫсЫ)аһ ялф(1гшя1ап <1сгх1м VI Ц|шг 1991 8 193-213 N Ое\Те! Вйуйк ?ак АЫиПаһ Тикаш (1886-1913) Тагаг ЕОеЫуаһ каккшНа ОопцТеп һ(аиЬп1 Т'шсегеием ЕйеЫуа< РакйИеа Тигк ПШ \с Рс1еЫ\ап Рег(иы XXVI (1986-1993) 1ч1 аиЬп! 1993 5 29-116 1996 елның 395 нче (март) санында Тукайның тууына 110 ел тулуны билгеләп, Фатыйма Өзканның «Гомеренең язында вафат булган бөек шагыйрь Габдулла Тукай* * исемле мәкаләсен (148-158 б.) бастырып чыгарды. Шул ук журналның 1997 елның февралендә (406 нчы санда) бу юлларны язучының да бер мәкаләсе чыккан иде.- ’ Ниһаять, күптән түгел генә, шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Төрксой (ТЦКК80Ү) оешмасы шигырь һәм мәкаләләреннән тупланган яңа бер җыентыкны хәзерләп, 2006 елның уртасында бастырып чыгарды. Җыентыкта шигырь һәм мәкаләләрнең татарчалары белән бергә төрек теленә тәрҗемәләре дә бирелгән. Шигырьләрнең төрекчәсе профессор Фатыйма Өзканның элек басылып чыккан китабыннан сайлап алынган, мәкаләләрнең төрекчәгә тәрҗемәсе исә, Казан дәүләт университеты доценты Асия Рәхимова тарафыннан башкарылган.'1 Әмма шуны да әйтергә кирәк, Төрксой нәшер иткән китаплар, сатуга чыгарылмаганга күрә, гадәттә, тар мохит эчендә генә кала. Шул сәбәпле бу җыентык та тиешле игътибарны җәлеп итә алмас дип уйлыйм. Торкиядә Чыңгыз Айтматов белән Җәңгиз Дагҗыдан башка төрки язучылардан беркемне дә диярлек белмиләр. Соңгы елларда кайбер азәрбайҗан язучыларының әсәрләре төрек теленә тәрҗемә ителә башлады. Ләкин, шулай сирәк-мирәк кенә басылса (әле алар профессиональ тәрҗемәләр дә булмаса), татар язучылары һәм шагыйрьләренең Торкиядә танылуы шактый авыр булачак. Тик ни генә булса да, үз илендә бик мәшһүр татар халык шагыйре Габдулла Тукай тууына 120 ел һәм үлеменә 93 ел тулган елда Төркиядә чын-чынлап таныла башлады дигән фикергә киләбез. Бу безнең өчен зур шатлык, чөнки без кардәш халыклар арасындагы бәйләнешләрнең аеруча мәдәният юлы белән алга китәчәгенә нык ышанабыз. Шул рәвешле, тууына 120 ел тулганда, Тукай, ерак диаспорадагы татарлар өчен генә түгел, гомумән Төркия белән Татарстан арасында әһәмиятле мәдәни күпер вазифасын үти башлады дип әйтә алабыз. Истанбул, 2006 Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Реклама