"Татар энциклопедиясе" битләреннән

Б
БАБИЧ (Бабичев) Шәехзадә Мөхәм бмәтзакир улы (2.1.1895, Уфа губ . Бөре өязе Әсән а. 28.3.1919, Башкортстан АССР Зилаир кантоны Зилаир а ). та тар-башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать зшлеклесе. Авылда әтисе мәдрәсәсендә, аннары «Галиямда (1911-16, Уфа ш.) белем ала. 15 яшьтәй казакъ авылларында һәм Троицк шәһәрендә мөгаллимлек итә. «Ан». «Шура». «Кармак». «Акмулла». «Хөр милләт», «Сүз*. «Тормыш*. «Ирек* г-та ж-лларында языша. 1917 елның көзеннән башкорт милли хәрәкәтендә катнаша. Башкорт шурасының сәркатибе итеп сайлана, «Башкорт» г-тасының мөхәррире була Милли аңны тәрбияләү, әдәби талантларны бергә туплау, башкорт телен һәм әдәби ятын үстерүне максат итеп куйган «Тул кын* әдәби оешмасын төзүдә башлап йөри, үзе дә башкорт телендә яла башлый. 1919 елның 25 февраленнән Башкортстан ревкомының матбугат бүлегендә ашли. Шигырьләре 1913 елдан матбугатта күренә башлый Аның иҗатында татар, башкорт һәм казакъ әдәбиятларының традицияләре органик рәвештә үрелеп бара. Б Тукай мәктәбе шагыйре. Тукай әсәрләренең романтик рәвештә эшкәр телгән темалары, мотивлары, образлары, сюжетлары, әдәби алымнары, стилистик детальләре аның иҗатында чагылыш таба Поэзиясендә шулай ук Дәрдемәнд фәл сәфи лирикасы йогынтысында туган аллегорик образлар да күзәтелә. С.Рәми- еннең гыйсъянчылык романтизмы да Б. өчен якын була. Б.ныц романтик поэзиясенә хас темалар табигать, мәхәббәт, сәнгать культы. шәхес иреген һәм милли-азатлык хәрә кетен дәртле яклау; кадимчелек идеоло I иясен һәм феодаль торгынлыкны инкарь итү Аның иш гырьлөрендә һәм поэмада рын да лирик геройның җзмг ыятьнең ахла кый кыйы 1митләреннә и 1 омеч е өзелүе чагы 1.1ЫШ таба «Дөньяга* (1915). «Тан вакь П-Ы* (191" »). «Мин. (1 1915) . «Мин даһи* (1916). «Миндә-көч* (1917) һ б. шундыйлардан. Мәхәббәткә, хатын-кыз мату рлыгына багышланган шигырьләре арасында: «Гашыйк дустыма» (1910). «Бәнем фәрештәм* (1912). «Кыз* (1916). «Саҗидәгә* (1916). «Тешсез кыз* (1916). « Мәхәббәт тоткыны * (1917). « Матур сын нар» (1917). «Әкълимәгә* (1917). «Мәхәббәт җырлары* (1917). «Кил. чибәр* (1917). «Зөһрәгә* (1917). «Шәмсекамәргә» (1917) . «Гыйшык. (1918) һәм «Исемнәр бакчасында* (1917) шигъри циклы бар Б. героиняларга фольклор һәм классик шәрскъ поэзиясенә хас исемнәр бирә (Сара. Сәрвәр. Маһирә. Нәфисә, Мәрьям һ.б ) Б.ныц романтик поэзиясендә музыкаль тематика аерым бер урын алып тора. Ул сатира һәм юморга корылган халык җырларын, такмакларын җыя. аларга интерпретация ясый Кайбер шигырьләре халык көйләренә җырлана: «Шатлык җыры» (1917). «Мәхәббәт җырлары» (1918) , «Дим буе җырлары* (1918). Б.нын музыкага карата мөнәсәбәте «Мандолина* (1914). «Скрипка* (1915), «Канунтыңлаганда» (1918) исемле шигырьләрендә ачык чагыла. 1915-17 елларда Б зур иҗади үсеш кичерә. Әлеге чорда ул татар поэзиясенең җәүһәрләренә әверелгән әсәрләрен иҗат итә 1916 елда язылган «Кандала» һәм «Газазил» поэмалары - югары дәрәҗәле сатирик әсәрләр «Газазил» поэмасы Газазил фәрештәнең җәннәттән куылуы (куылганнан сон Иблис дин ата ла) һәм аның кешеләрне изге юлдан яз лыруы турындагы дини легенданы сәнга ти яктан зшкәртеп. гаять дәрәҗәдә үзен чәлскле итеп язылган әсәр Аллаһ һәм Иблис образларында Б. мәңгелек теманы Изгелек һәм Яманлыкның үзара көрәшен тасвирлый Поэмада тормышның искергән якларына, догматик схоластикага карата тәнкыйть яшертен акыллы көлү, сатира һәм агулы сарказм, үткен юмор һ.б аша бирелә. Кыскама әйткәндә, болар барысы да «карнавал көлүендә* чагылыш таба Поэма шат күңелле романтик ирониясе, дннн-мифологик образларны реаль тормышка бәйләп тасвирлавы б-н кызыклы. «Китабеннас фихәккыльхаувас» исемле, ике йөздән артык танылган шәхескә багышланган эпиграммалардан торган һәм 20 йөз башы татар зыялыларының шаян портретын тудырган җыентыгы Б ның сатира һәм юмор өлкәсендә зур уңышы булды Б иҗаты татар һәм башкорт халыкларының милли-азатлык хәрәкәтеннән аерылгысыз «Хөррият бүләге» (1917) шигырендә революция нәтиҗәсе буларак татарларның ниһаять иреккә ирешүенә ышаныч чагыла. Башкорт Респ.-касы төзелү идеясен Б. хуплый, башкорт халкы тарихының якты сәхифәләрен күз алдыннан кичерә («Көтмәсдән», 1918 . «Байрам», 1918, «Гаскәр маршы», 1918; «Башкортостан», 1918 . «Салауатбатыр», 1918), Ленин образына мәдхия җырлый («Әй, большевик!*, 1917). Милли-сөяси хәрәкәтләр һәм партияләр пропагандисты буларак, Б халыкны гади кешене як лаучы, «башкортлар өчен бәхетле ил» вәгъдә итүче социалистлар өчен тавыш бирергә өнди («Тупрак», 1917; «Берен- се номерлы список». 1917; «СписокЫЭ», 1917), җәмгыятьнең гөрле катлаулары ның илдә булган революцион вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен күрсәтә («Кызыл вәгазь», 1917), канкойгыч сугышны гаепли («Сугыш», 1917; «Кан шәүләләре», 1917). 1918 дән Б поэзиясе икенче төрле төсмерләр ала Күтәренке пафосны ирек һәм милли бәйсезлек идеалларының чәлпәрәмә килүе нәтиҗәсендә дөньяны трагик рәвештә кабул итү алмаштыра («Сау бул, бәйрәм», «Тапмадым йолдыз», «Юк», 1918) Башкорт халкының башына төшкән авыр сынаулар, башкортларның милли-азатлык хәрәкәте турындагы «Большевиклар белән килешү турында башкорт халкына көйле хитаб* (1919) исемле мөрәҗәгате Б.ның соңгы зур күләмле публицистик әсәре. Ул анда баш корт милли хәрәкәтенең каршылыклары, Россиядә 1917-19 елларда хакимият бүлүгә юнәлтелгән бәрелешдер турында ачыктан- ачык сөйли Башкорт халкының азатлык өчен көрәшенең тарихи юлын күзәтеп чыгып, Б башкортларга кызыллар ягына чыгу хәерлерәк булыр дигән фикергә килә. Шул ук вакытта ул большевиклар тарафыннан оештырылган кызыл террор хакында да әйтергә онытмый Башкорт социалистларының һәм милли хәрәкәт тарафдарларының Дутов һәм Колчак ягында чыгышларын «Красная гвардия вәхшәтендән Башкортстан канга батканга' * дип аңлата. Шушы кызыл террорны фаш итүче юллар Б ның язмышында хәлиткеч роль уйнаган дип фаразлана. «Хитап » чыгып, бер ай узганнан соң Б үтерелә. Әсәр Сайланма әсәрләр. К , 1958, һайланма әсәрзәр. Өфө, 1958; Зәңгәр җырлар К., 1990;Избраннаялирика Уфа, 1966 Әд.: Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич // Казан утлары 1967 N6; Ибраһимов Г Вакытсыз һәлак булды / Әсәрләр. 5 т. К., 1978; Халит.Г. Шәехзадә Бабич Татар әдәбияты тарихы. Зт. К., 1986, Мнңнегулов X. Шәехзадә Бабич Олуг талант / Мирас. 1995. N9 Р К. Ганиена БАБУР (Бабнр) Заһретдин бине Мөхәммәд (14.2.1483, Әндиҗан ш., хәзерге Үзбәкстан Респ-касында 26.12.1530. Агра ш., һиндстан), шагыйрь, тарихчы, һиндстан- да Боек Магуллар империясенә нигез салучы. Аксак Тимер нәселеннән; 1494 елда әтисе вафатыннан соң Фәрганә тәхетенә утыра. 1504 тә Урта Азияне Шәйбани хан (Үзбәкләр дәүләтенә нигез салучы) яулап алгач, илдән куыла. Аз санлы гаскәре б-н Әфганстанга, аннан һиндстанга юл тота 1526 да Дәһли шәһәре солтаны Ибраһим гаскәрен тар-мар итеп, һиндстанның төньяк өлешен үзенә буйсындыра. Төрки телдә һәм фарсыча язылган күп санлы шигъри әсәрләр (газәлләр, робагыйлар), фикъһ (ислам хокукы), сугыш сәнгате, шигърият, музыкага караган трактат- китаплар һәм автобиографик, тарихи язмаларны эченә алган «Бабурнамә» авторы буларак билгеле. Әсәр.: Бабер Наме, или Записки сул- тана Бабера. К , 1857; Бабур-наме. Записки Бабура. Ташкент. 1993. Әд История всемирной литературы. М., 1985 Т 3; Маллаев Н.М. Узбек ада- бнётн тарихи Бнринчи китоб. Тошкент, 1976 М И Әхмәтҗанов. БАГДАНОВ Идрис (1886-1916), драматург, тәрҗемәче. Тормышы турында мәгълүматлар сакланмаган Сембер губернасына кергән бер авылла туганлыга, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Маскәү ун-тынын юридик факультетында укуы мәгълүм. Аеруча танылган комедиясе «Помада мәсьәләсе» 1908 елда басыла, әмма цензураның каршы торуы һәм сәхнәләштерү мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар килеп чыгуы аркасында пьеса «Сәйяр» труппасы тарафыннан 1911 дә генә куела. Г Камал, Г. Кәрам аңа югары бәя бирәләр Пьеса гражданлык пафосы, кадимчеләргә һәм татар буржуазиясенең реакцион өлешенә каршы кискен сатира рәвешендә юнәлтелүе сәбәпле Г Камалның «Банкрот* (1911). Г Исхакыйның «Кыямәт* (1910). «Җәмгыять» (1911) пьеса лары б-н бер рәттә тора. «Зөләйха белән Фатыйма» пьесасы 1908 дә сәхнәләштерелә. Б билгесез рус авторларының «Хуҗа һәм приказчик*. «Югалган хатын» исемле пьесаларын. А.С Пушкинның «Ка менный гость* («Таш кунак») трагедия сен. Л.Н.Толстойның «Крейцерова сона та* («Крейңер сонатасы») повестен татарчага тәрҗемә итә. Б.нын тарих б-н кызыксынуы, гыйльми бер утырышта «Ка зан һәм Казан ханнары тарихы» турында чыгышы «Казан мөхбире* г-тасында хәбәр ителә (1906) Әд Мәһмүтов Һ . Илялова И . Гыйззәт Б Октябрьгә кадәрге татар театры К , 1988; Татар пьесалары Антология 1 нче китап К.. 1987 Н Г. Хинмфаров. БАГДАНОВА Мәдинә Искәндәр кызы (26.12 1908. Бохара ш. 6.5.1962. Мәскәү) тюрколог, фольклорчы, фнлол фән. канд (1940). Урта Азия ун-тын тәмамлый (1931. Ташкент) 1931-34 елларда Шәрекъ хезмәт ияләренең Коммунистик ун тында төрки телләре укыта, шул ук вакытта яңа алфавит буенча оештырылган Бөтенсоюз үзәк к-тетыиың төрки телләр секторында эшли. 1935 елда Торекмәнстан ССРга күчеп китә. 1936 дан Төрекманстанда Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү ин-ты директоры Төрекмән теленең алфавитын төзүдә, терминологиясен ипләүдә катнаша, төрекмән фольклорын җыю буенча экс полицияләр оештыра 1940 та СССР ФА нең М З орькин исем Дөнья әдәбияты ин тының СССР халыклары әдәбияты секторында ашлн. 1941 14 елларда Кыргыз пед. н н тында укыта, шул ук вакытта Кыр газ тел һәм әдәбият фәннн-тикшеренү интында (Фрүнзе) фольклор һәм «Манас* эпосы секторында эшли. Анын кыргыз фольклорына багышланган хезмәте аерым бүлек булып «Кыргыз совет әдәбиятының очерки* (Фрунзе. 1943) китабына керә 1914 тән Мәскәү ун-тында укыта. 1953 тән СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире, шул ук вакытта 1957 дән Дөнья әдәбияты ин-тының фольклор секторы мөдире Анда Б. җитәкчелегендә «СССР халыклары эпосы» («Эпос народов СССР». 1993 елдан - «Эпос народов Евра зии») сериясен туплау эше оештырыла Б хезмәтләрендә Урта Азия халыклары әдәбиятларында реалистик традицияләр урнашуда татар һәм рус әдәбиятларының классик әдипләре иҗатларының йогынтысын тикшерә. Хезм. Очерки кнргнзекой лнтерату ры М , 1947; Отфольклора к литературе Вопр литературы. 1957 N 1. Роль русской литературы в становленнн социалнс тичсского реадизма в тюркоязыч ных литературах народов СССР Вза- имодействие и взаимообогашение дите- ратур на|х>дов СССР М . 1961. Эд Кыргыз совет энциклопедиясе Фр . 1943 Т I В.ХГаниев. БАГЫШЛАУ әдәби жанр. 1) автор тарафыннан әсәрнең кемгә, кемнең истәлегенә атап язылуын күрсәткән юллар; 2) аерым кешеләрнең Шәрәфенә багыш лантан поэтик жанр Әсәрне кемгә дә булса конкрет адреслап махсус Б лар язу донья әдәбиятында киң таралган күренеш Борынгы заманда һәм Урта гасырларда, мәс . күп кенә әдипләр, матди һәм мораль якны күздә тотын, үз әсәрләрен еш кына торле хөкемдарларга багышлый Б ның татар әдәбиятында борынгы традицияләре бар Котб «Хосрәү вә Ширин» исемле шигъри романын Тәнибәк ханга. Харәзми «Мәхәббәтнамо* поэмасын Мохәммәд Хуҗа бәккә. Мөхәммәдьяр «Нуры содур* поэмасын Сәхибгәрай ханга багышлаган Сонгы дәвер Б лары адресатларының төрлелеге белән аерылып тора Күренек ле кешеләргә, галимнәргә, хакимият иллә ренә. аерым төркемнәргә, сөйгән ярларга, дус яки дошманнарга, төрле вакыйгаларга һ.б. атап язылган әсәрләр бар. Шуңа бәйле аларнын эчтәлекләре һәм стильләре төрле була (мәс иҗтимагый, сәяси. интим, юмористик, җитди, ироник, сатирик һ 6 ) М.Җәлил «Дуска* шигырен А. Алишка, «Бүләгем* шигырен АТиммер- манска багышлый. А". Й Миңнегулов БАДЮГИНА Әзәлия Исмәгыйль кызы (29.5.1933, Алма-Ата ш.), әдәби тәрҗемәче. Казан ун-тын тәмамлый (1957). 1964-89 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мохәррире. Г.Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли». 1964) повестен, Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» («Встранесмельчаков*. 1966), Х.Мөҗәннең «Сугыш язмалары»н («Летопись войны». 1978), Ә Еникиның повесть һәм хикәяләрен («Повести и рассказы», 1982), Ш.Камалның «Таң атканда* («На заре», 1983) романын, Ә Еникиның «Соңгы китаб»ын («Странииы прошлого», 1999). Г Әпсәләмов, К Тннчурин, И.Гази, Г.Бәширов, Г.Минский, Г Гали, А.Расих, Ф Яруллин, Л.Ихсанова һ.б аерым әсәрләрен, татар халык әкиятләрен татарчадан русчага тәрҗемә итә Соңгы тәрҗемәсе- Һ.Атласиның «Себертарихы* («Ис- торня Сибнри*. 2005) тарихи хезмәте Әд Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б Совет Татарстаны язучылары: Биобиб- лиографик белешмә. К., 1986. БАЙЧУГАВИ Гали (19 йөзнең 1 нче яртысы, Казан губ., Лаеш өязе Байчуга а -7), шагыйрь-чичән Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән Дала тормышы б-н яшәгән казакъ халкының милли гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле сыйфатларын реалис тик төстә тасвирлаган «Кыйссаи әхвали казакъ» («Ушбу кыйсса казакъның әхвәлләрен бәйан иләр» исеме б-н дә мәгълүм) поэмасы авторы. Поэма 1841 дә языла һәм 1879 елда Казанда басылып чыга. Әд Татар хатык мәкальләре. К., 1959 Т. 1 Васильев А.В. Материалы к харак- теристнке взаимных отношений татар и киргизов с предварительным кратким очерком этих отношений Оренбург, 1898. М. И. Әхмәтҗанов. БАЙЧУРИНА Заһирә Гали кызы (1890, Вятка губ. Алабуга өязе Тирсә а. - 26 12.1977, Махачкала ш ), шагыйрә Иж- Бубидагы кыз балалар мәктәбендә укый (1901-06), Уфа, Пермь шәһәрләрендә укыта (1907-14) Беренче шигырьләре 1913 елда «Сөембикә* ж-лында басыла. 1913- 17 еллардагы иҗаты татар хатын-кызының язмышына багышлана, сугышка каршы юнәлеш ала. 1918 дә Казанга күчеп килә Иҗатының аеруча актив чоры 1918- 25 елларга карый. «Кызыл Армия» г-та- сында, «Безнең юл» ж-лында басылып килгән күпчелек шигырьләренең тематикасы — азатлык, революция, кызылармия- челэрнең батырлыгы, яңа тормыш төзүче хезмәт кешесе. Беренче «Шигырьләр мәҗмугасы» 1923 тә басылып чыга Аерым шигырьләре «Көрәш җырлары* (1923) күмәк җыентыгына да керә. «Ана сүзе* сайланма җыентыгы 1959 да нәшер ителә. Әд.: Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиб- лиографик белешмә. К., 1986; Өмет йолдызлары. К., 1988; Татар поэзиясе антологиясе К., 1992. Т.2. М. С Мәһдиев. БАКИР (Бакиров) Госман Фәтхулла улы (12.3 1896, Казан губ., Казан өязе Югары Курса а. - 12.3.1982, Казан), язучы, ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1966) Казан педагогия ин-тын тәмам лый (1940) 1918-22 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә, 1923 тән Казанда укытучы. 1929-37 елларда «Мәгариф» ж-лының җаваплы сәркатибе, 1940-42 дә Татарстан дәүләт нәшриятының дәреслекләр һәм методик кулланмалар секторында җаваплы мөхәррир. Беренче Бөтендөнья (1915- 17) һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, 1942-45 тә туп командиры, «Ватан намусы өчен» фронт газетасы хәбәрчесе. 1945-56 елларда Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире Б. ның әдәби әсәрләре 1923 елдан басыла. Аның тәүге хикәяләре «Урак өсте* (1930) җыентыгында, пьесалары «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр* (1934), «Сафа балалары* (1935) китапларында басылып чыга, а ларда авыл укучыларының тормышы сурәтләнә. Фронт көндәлеге, сугыш кичерешләре «Сугышчы истәлегеннән* (1949), «Утлы тегермән* (1966) исемле хикәя җыентыкларында, «Партизан малай* повестында (1953) чагылыш таба 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр 6-н бүләкләнә. Әсәр Пьесалар К., 1965, Бормалы юллар К., 1982; Моя учительница. К., 1975. Әд Шәрифуллин Ф Укытучы, жур налист, язучы // Совет мәктәбе 1966. N'3: Шакир С Сез әле дә уң флангта Ка зан утлары. 1975, N3. БАКИРОВ Марсель Хәернас улы (10 12.1933. Мослим р-ны Мөслим а ). әдәбият галиме, филол фән д-ры (1999). проф. (2002). ТРнын аткач, мәдәният хезмәткәре (1994). ТРнын аткач фән эшлек - лесе (2003) Казан ун тын тәмамлый (1956) «Кызыл таң* г-тасында эшли (Уфа ш ). 1966 елдан Казан ун-тында укыта. Хезмәтләре төрки шигыренең теориясенә һәм тарихына, төрки-татар шигырь төзелешенә, гомумтврки шигыренең генезисына һәм борынгы формаларына, фольклор жанрлары на, борынгы төркиләрнең этник һәм этно- мәдәки тарихына карый Хезм.: Фольклор жанрларын система игеп тикшерү тәжрибәсе (автордаш) К 1979. Гомумторки поэзиясенең яралуы һәм иң борынгы формалары. К . 1999. Шигь- рият дөньясына сәяхәт Фольклордан классик язма шигырьгә күчеш тарихын пан К 1999 Әд : Российскне фольклористы. Спра вочник М . 1994 «БАКЫРГАН КИТАБЫ*. 12-18 йөзләр төрки талар поэзиясенең антологн ясе Якынча 18 йөзнең ахыры 19 йөзнең башларында Урта Идел төбәгендә төзелгән 20 авторның 144 шигъри әсәре тупланган Авторлар арасында Эхмәд Ясәвн. Колшәриф. Касыйм Шәех. Кол Гобәйди (Гобәйдулла). Тагып. Фәкыйри. Гарибн. Шәмседднн (Шәмси Гасый) һ.б. бар Әмма шигырьләрнең күпчелеге Сөләйман Бакырганиныкы. шунлыктан жыентык тора бара «Б к * исеме б-н йөртелә башлый. Китапта урнашкан шигырьләрнең гади, җиңел телдә язылуы, муз аһәңле булуы «Б.к.»н халык арасында бик популяр иткән, аны заманында «Кол Сөләйман көешә көйләп укый торган булганнар «Б к .» күп кенә татар шагыйрьләренә (Аллаһияр Суфи. Мәүла Колый. Утыз Имони. Г Тукай һ 6 ) теге яки бу дәрәҗәлә уңай йогынты ясаган «Б.к * басмада беренче мәртәбә 1846 елда Казан да дөнья күрә, шуннан сон аның дистәдән артык яңа басмалары чыкканы мәгълүм Чыганаклар Бакырган китабы К . 1846. Бакырган китабы ХП-ХҮТИ йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре К . 2000 Әд.. Исмәгыйль Н Бакырган китабы Ватаным Татарстан 1993. 15 май МИ Әхмәтҗанов БАКЫРГАНИ Сөләйман (Кол Сөләйман. Хәким Ата) (вафаты 1186 елда), суфи шагыйрь. Урта Азиядә яшәгән һәм төрки телдә язган. Биографиясенә кагы лышлы төгәл мәгълүматлар аз сакланган, булганнарының күбесе риваять характерында Тәхәллүсенә нигезләнеп. Харәзем дәүләтендәге Бакырган кылагында туган дип фаразлана Томанланганча. Яссы шәһәрендә (хәзерге Казакъстан Респ-ка- сындагы Төркестан ш ) Әхмәт Ясәвидә укый, анын вафатмннан сон гомере буе остазы завиясен (хөҗрәсен) саклаучы булып яши. Мәккәгә хаҗ сәфәре кыла «Бакырган китабы* антологиясендәге бик күп шигырьләр, ш.у. «Китаб Хәким ата* («Хәким ата китабы*). «Ахырзаман кита бы». «Хәзрәти Мәрьям китабы* (1878) исемле риваять характерындагы чәчмә әсәрләр авторы Б иҗатының тел һәм жанр үзенчәлекләре төрки әдәбиятлардагы халыкчан поэтик традицияләргә якын тора. Шигырьләре хисси-акспрессив тәэсир көченә ия Б иҗатының татар шигъриятенә йогынтысы урта гасырлар болгар- татар әдипләрендә дә (Кол Гали. Мәүла Колый һ 6 ). яңа заман шагыйрьләрендә да. ш.и Тукай иҗатында нык сизелә Төрек галиме Фуад Күпрелезадәнен фи кер<*нчә, Б шигырьләр Идел буе татар лары арасында гына киң таралган булган «Бакырган китабы» 1846 да беренче тапкыр басылып чыкканнан алып 1917 гә кадәр Казанда дистәләрчә мәртәбә кабат нәшер ителә, мәдрәсәләрдә дәресек сын фатында кулланыла Әд : Күпрелезадә Ф Төрек әдәбиятын да элек мотзссәвефләр Истанбу.л. 1919: Яхнн Ф Бакырган китабы Әдәбият чыганакларын барлаганда К . 1994 М. В. Гайнетдинев.

Реклама