ОЛЫ ЭШЛӘР ЕЛЫ БУЛЫР

И л ф а к И б р а һ и м о в

Татарстан Язучылар берлеге рәисе

ОЛЫ ЭШЛӘР ЕЛЫ БУЛЫР

Казаныбызның 1000 еллыгын түземсезлек белән көтеп алып, аны бар дөньяны таң калдырып бәйрәм иткән 2005 ел да узып китте—тарихка күчте. Чыннан да. бар дөньяны таңга калдырдымы бу олуг бәйрәм, атлә безнен үзебезгә генә шулай тоелдымы? Дөньяны тан калдырды дигән жөмләдән. Казаннын соңгы дистә ел дәвамында танымаслык булып үзгәрүен, бәйрәм алды көннәрендә төзелеп бетеп сафка баскан дистәләрчә биналар, метро, ипподром, күперләрне генә күздә тотып әйтүебез түгел. Казаныбызнын меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә элеккеге СССР дигән олы дәүләттән бүленеп чыккан ил башлыклары һәм Россиянен барлык төбәк җитәкчеләренең Татарстан башкаласына жыелуы. алай гына түгел, хәтта дөньяның дүрт тарафыннан үзләренең тарихи ватанына ашкынып килгән һәм шунда өр-янадан тормыш корып җибәрү теләген белдергән дистәләрчә, йөзләрчә татар кешесенең Казанга—Татарстанга җыйналуы да тан калдырдымы икән дөньяны'’ Әйе. дөньяны һәм үзебезне тан калдырганы, әлбәттә, югарыла санап үткән вакыйгалар, чараларның булуында—бу. берсүзсез! Әмма дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп иткәне. Казан шәһәренең Татар дигән бик тә гыйбрәтле язмышлы, дөнья буйлап сибелеп яшәргә дучар булган бер халыкнын әлегәчә башкаласы булып торуыдыр Хакыйкатьтә татар халкы үз дәүләтчелеген тулысынча җуйган 453 ел вакыт арасы тарих күзлегеннән караганда да аз вакыт түгел Анын язмышына дучар булган аркадаш милләтләр инде тәмам үз йөзен югалтып барган бер дәвердә, тагар халкы, үҗәт тырышлыгын куеп, үз дәүләтчелеген ныгытырга омтылып яши Бүген халыкнын теле. дине, иманы исән! Татарстан дигән Идел-Йорт гатар халкы өчен генә түгел, үзе белән аркадаш булган халыкларнын Имин йорты булып әверелде. Татарстан халкы гаңнан торып эшкә бара Эшләп тапканы үзе өчен генә түгел, ә дистәләрчә күршеләренең өс-башын бөтен, тамагын тук итәргә җитә... Татарстан дигән Идел-Йорт дөнья күләм алгарышка омтыла һәм шул максатында унышлы гына нәтиж&тәргә ирешә Татарстан галимнәренең фәнни ачышлары бөтен дөнья күләмендә көннән кон ныграк танылу ала. Татарстан дигән Идел-Йортта дистәләрчә халыкларнын үзара тату яшәүләре һәм төрле дин тарафдарларының бер-бсрсенә карага ихтирамлы күршелеге тәгаенләнгән булуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге теленә «Татарстан феномены» дигән атама белән килеп керде Боларнын барысы да Казаннын 1000 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды Бәйрәмнән алган хис тойгылар рәхәтенә исереп, ихластан куанып атс бик озак ишәргә мөмкин Әмма Заман аек булуны, үзенә лаек булуны сорый Заман һәрвакытгагыча һәм кайчандагыга караганда да кырыс... Заман-Вакыт дигәне һәр кешене, һәр гаиләне, һәр кавемне, һәр халыкны һәр көн саен сыный... Инде анын сынавы ачлык, сугыш, табигый бәла-казалар белән генә түгел, Заман-Вакыт туклык, муллык белән дә сыный. Мең газапларны кичергән адәм балалары уңайлыкларны ничек күтәрер? Шагыйрь әйткәндәй, «кайгыны да җинеп була, бәхеткә түзү кирәк». Сынау—өлгергәнлеккә, әхлак, иман ныклыгына!.. Халык язмышы—иксез-чиксез дингез, океаннарга чыгарылган бер кораб кебек ул. Олы халыкларга зур кораблар, зур корабка зур җилкәннәр кирәк... Ул җилкәннәрне тотып торучы матчалары да берничә, ә җил уңаена яки каршы юнәлештә тоту өчен билгеләнгән өзелмәс аркан-баулары дистәләр белән исәпләнә... Давыл-гарасатларда ул бау-арканнарны хәрәкәткә китерү өчен тыгыз бәдәнле, елгыр, гайрәтле, көчле ихтыярлы ир-егетләр кирәк. Көч-гайрәт кенә җитми, корабка тәҗрибәле, акыллы капитан да, аек, зиһенле ярдәмчеләре дә кирәк... Иксез-чиксез океанда «һәр ишеткән җан жыларлык* һәм «җаннарны сорап тарткан», глобализация дигән упкын бар... Ул упкынга йотылмас өчен үз кыйблаң, иманын, үз динен, үз мәдәниятен, үз әдәбиятын, сәнгатен кирәк... Илбашыбыз тарафыннан Тукай елы дип билгеләгән яна 2006 ел шул кирәкләрне булдыру һәм ныгытуда хәлиткеч ел булсын иде... Тукай елы—димәк, ана телебезгә, татар китабына игътибар һәм ихтирам бермә-бер артачак... Димәк, табыш китерми дигән сылтау белән барлык район-шәһәрләрдә ябылган дәүләт китап кибетләре янадан ачылачак.. Дәүләтебез бүлеп биргән дистәләрчә миллион сумга нәшер ителгән йөзләрчә мен китаплар нәшрият складларыннан кибет киштәләренә, авыл, шәһәр китапханәләренә, мәктәп китапханәләренә күчәчәк, һәм китап укучыга барып җитәчәк. Бу—үз чиратында төнге күнел ачу клубларында, уен автоматлары янында мәгьнәсезгә гомер үткәрүче меңнәрчә яшьләребезне затсызлыктан һәм примитивлыктан йолып калачак... Тукай елы—димәк, йөзьеллыгын билгеләп үтәчәк милли театрларыбызда һәм рус театрында соңгы ике дистә ел дәвамында сәхнәдә бөтенләй булмаган төрледән-төрле һәм шул ук вакытта бердәнбер бөек Тукай образы иҗат ителәчәк. Тукайның бихисап зур иҗат мирасын хәзерге һәм килер буыннарга бөтен тулылыгы белән ачып бирү, фән һәм сәнгать учреждениеләре, оешмалары, барлык уку йортлары, иҗат оешмаларының һөнәри бурычы да. Татарстан Язучылар берлеге, анын Тукай исемендәге клубы, Г.Тукай исемендәге филармония, Г.Тукай исемендәге музей. Республикабызның баш китапханәләре милли иҗатчылар белән эшләүне пропагандалауны Тукайча фидакарьлек белән җәелдерерләр дә... Халкыбызның каһарман улы шагыйрь Муса Жәлилнең Тукай елында билгеләп үтеләчәк 100 еллыгы тагы да мәртәбәле төс алып, олуг тантанага әверелер. Тукайнын яшьтәше һәм фикердәше Фатих Әмирхан, замандашы Гафур Коләхмәтовларны яд итү, Һади Такташ, Мирхәйдәр Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Хәйретдин Мөҗәй, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Атилла Расих. Кави Нәҗми. Саҗидә Сөләйманова кебек әдипләребезнен һәм бүгенгәчә исән-сау булган дистәләрчә олуг язучыларыбыз, шагыйрьләребезнен юбилейларын үткәрү татар халкының, татар әдәбиятының кешелек һәм заман каршында өлгергәнлегенә имтихан тотуы буларак чагылыш табар. Тукай елы—өч йөздән артык язучыны берләштергән оешманын бердәмлеген тагын да ныгьггыр, һәр язучының иҗат активлыгын, халкыбызны затлы һәм зыязатлы итеп тәрбияләүдә шәхсән җаваплылыгын арттырыр. Халкыбызның ак таплардан арынган үзенен чын тарихын белергә ихтыяҗы зур, чын әдәби иҗатны, әтрафлы сүзне бернинди яңа технология, виртуаль аралашу, хәбәрләшүгә алыштырмаган дистәләрчә мен зыялыларыбыз чын дастаннарга тиң олы эпик әсәрләр, зәвыклы шигырь-поэмалар, җырлар көтә бездән. Тукай бүләген дәгъвалаучы дистәләгән бөекләребез дә. урта, яшь буын язучылар да Тукай елында, ниһаять, үхләренен ин талантлы әсәрләрен ижат итәрләр. Тукай елы—Язучылар берлеге идарәсе өчен дә зур сынау елы. Берлек идарәсе язучыларыбызнын иҗатын стимуллаштыру һәм социаль көнкүреш мәсьәлазәрен хәл итү юлларын эзли. Илбашыбыз М Ш Шәймиеннын язучыларыбызнын әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәржсмә итеп нәшер итү тәкъдимен тормышка ашыру өчен идарә каршында тәржемә секциясе оештырышы 2006 елдан башлап «Литературная газета»да «Татарстан әдәбияты» рубрикасын чыгару бу юнәлештә беренче адым булачак. Шулай ук Илбашынын хуплавы белән Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Һади Такташ. Фатих Хөсни. Җамал Вәлид и. Абдулла Алиш. Гавриил Державин исемендәге премияләрнең матди күләме 10-12 мәртәбәгә күтәрелә. Язучылар берлеге идарәсе һәм «Татнефть- ачык акционерлык жәмгыятенен килешүе буенча Саҗидә Сөләйманова исемендәге өч премия, өч кызыксындыру премиясе һәм яшь язучылар өчен 10 стипендия булдырылды Талантлы яшь язучыларны М.Горький исемендәге Әдәбият институтына югары әдәби курсларга укырга җибәрү буенча килешүләр әзерләнә Язучылар берлегенен социаль паспорты төзелде һәм шуннан чыгып, республика хөкүмәтенең социаль ипотека программасы буенча нзучыларнын торак шартларын яхшыртунын хәл итү чаралары күрелә Бу чаралар язучыларыбыз оешмасынын ижали һәм ижтимагый-социаль активлыгын үстерүгә дә этәргеч ясар, шөкер. Тукай елында—милләтебезнең өметле киләчәге булган булдыклы, акыллы җитәкчеләребез һәм эшмәкәрләребезнен милли мәдәниятебез, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезне үстерүгә ярдәмнәре тагы да күбәер «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм аның «Рухият» фонды. «Татэнерго*. «Түбәнкама- шин», «Тагспиртпром». ТАИФ. «Түбәнкама нефтехим». «Татарстан сөте». «Таггрансгаз* шикелле оешма һәм предприятие җитәкчеләре кебек чын ир- егетләр саны ишәер. Тукай елында—дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез белән элемтәләребез әдәбият һәм сәнгать чаралары аша тагын да колачланачак Бу изге эшләрдә халкыбызнын чын ихтирамын казанган, тагын бер айдан үзенен бер мененче саны белән дөньяга чыгачак «Казан утлары» журналы да һәрвакыттагыча әйдәп барыр Язып үткән һәм үтмәгән барлык уй-теләкләр тормышка ашар кебек. Чөнки мәркәзе мен яшьлек Казан булган, мен сынаулар үткән, әмма сынатмаган халкыбыз—булдырабыз, дип яши. һәм булдыра да!

Реклама