МОҢНАР МОҢЫ...

Аңладым бугай былбылның Сайравы серен—ямен! — Сайрап бетерми калдыра Күңленең түрендәге»... Сайрап бетерер-бетермәс Калганга күрә генә Моңнар моңы мөлдерәмә Былбылның йөрәгендә! Мөлдерәмә моңнар моңы Бирелер беркөн... әмма Йөрәге калыр тукталып, Бөек моң түгелгәнгә! Бар минем дә моңнарымны ң Тоташтан яндырганы - һаман сайрап-сайрап, Сайрап Бетерми калдырганы... Көтәдер былбыл йөрәкнең Бер ташып түгелгәнен! ...Кабул булыр яшәештә Теләгән бар теләгем...— Бөек моң ташыганлыктан Туктап калса йөрәгем!.. ЗӨЛФӘТ (1947) шагыйрь, Утлы бозлар , “Адашкан болыт", “Йөрәгемне былбыл чакты" һ. б китаплар авторы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши. Кош оясы—җилле тирәктә! Язгы тирәк... тибри кош оясы... Оч ботакта ата саклап тора. Әнкә кошкай бәбкә чыгармакчы Кузгалмый ул. Тынган. Гел утыра... ...Көзге тирәк... тибри кош оясы. Пыскый көзге яңгыр. Кошлар киткән... Буш ояла җылы әсәре юк. ...һәммәсе дә вакытлыча икән! Кышкы җиллә калды кош оясы... Алда бушлык, җил, кыш салкынлыгы. Таныйсыңмы, кеше, язмышыңны? ...Әле генә сайрап торган оя Буп-буш калды-■■ Сүнде... Тәмам тынды... Тезләнү Бар тезләнү гүзәл зат алдында. Бар иелү чәчәк сыйпарга. Сыннарга һәм изге сурәтләргә. Мәҗүсигә янган утларга. Бар тезләнү сабый каршысында, Күзләренә карар оченгә Бар тезләнү ярлы мескенлектән Каршыңдагы байга, көчлегә... Болар барысы да аңлашыла Яман гамәлме бу, түгелме. Карамыйсың җанга рәхәтме бу, Рәнҗетәме синең күңелне... Карамыйсың... Әмма акыл кереп, Дөнья уйландыра башлагач, Иллэр-халыкларның кемлегенә Колак салгач һәм күз ташлагач. Тетрәндерде, җирәндерде мине Тезләндерүе илнең бүтән илне. Тезләнүе шуңа тегесенең! Рәнҗетә бу мннем күңелне! Чөнки, ил, дидеңме, халык дисең... Тарихта юк икән үзгәрү Тарихың бит. Кеше, синең, котсыз Тезләндерү һәм дә тезләнү! Нишлим, мин әйтергә тиеш хәзер. Кирәк икән тагын, тагын да, Юк. Кешелек, мин тезләнә алмыйм Үзең кылганнарын алдында! Читән Инде төштә генә калган Авыл буенча үгәм— Менә бит ул! Менә бит ул— Әтәч кычкырган читән! Кагынып әтәч кычкырды Чаган җилфердәгәндә, Әтәч очып төште анда Никтер әллә кемнәргә! Мин тәмам бөтен дөньяны Таныган сыман үгәм— Әтәч кычкырган читән бу. Әтәч кычкырган читән! Узды гомремнең язы да, Җәе һәм алтын көзе... Көзге читән чыбыгында Ул нинди әтәч эзе? Исән икән бит әле ул. Исән әле ул читән! Әтәч эзе генә калган Читән буеннан үгәм... Урман түрендә үк төн кунган җил... Былбыл канатымы кагылганга Назлы сулыш булып уянган ул Сызылыплар ал таң кабынганда... Урман түрендә үк төн кунган җил Кагылды да... чыклар җемелдәште. Җан уянды... Биек-оиекләрдән Җан уяныр итеп кем ул дәште? Урман түрендә үк төн кунган җил Уяна гел былбыл канат каккач... Шул былбылның назлы канат җиле Җаның сыйпар—күңел таңың аткач! Көн килер дә меңгә төрләнер ил— Гөлләнер ул, хәтта күмерләнер... Тик барыбер җирнең бер төшендә Кеше җаны сулкып... шигырьләнер!.. Хәсрәтләрне куып ал таң керсен. Ояласын, калсын саф күңелдә! ...Керфектәге күз яшьләре кипсен Урман түрендә төн кунган җилдә... Синең күз карашыңа охшаш ул... Өнсез томанлыктан, болгавырдан Куркып үрсәләнмә, и күңел! Бу—таң җиле... Язмышларны айкап Өзгәлисе явыз җил түгел! “Алам!—дисә Тәңре?—Ни какырыйм?!” Диярмен: “Ал! Калдыр шушысын— Аның тик бер ямен—күз карашын Таң җиленең тынын-сулышын!” Таң җиленен тынын һәм сулышын Кала алсам саклап җанымда. Димәк, әле булачакмын җирдә, Таңнар көтәчәкмен тагын да! Яца таңның яңа сулышының. Яңа таңның яңа җиленең Синең күз карашка охшашлыгын Беләм... Күптән беләм инде мин!.. Шумер кызы Шумерлардан бер кыз каш сикертте! Чиксез чорлар үткән килеш тә Синең елмаюның бөек сере Безгә дә бит бераз тиеш лә! Иллеме без, чокыр-чакырлымы, Ком-балчыклы шәрә тугаймы? Андамыни хикмәт?! Төпкелләрдән шумер кызы миңа елмайды! Авазларда, сүздәмени хикмәт?! — ...Ил бик явызланган көннәрдә Дертләп куям... Шумер гүзәленең Күз яшьләре минем мендәрдә... Чоңгыл Ник үлемнән куркасың син, Кеше? Качын калырмын дип белдеңме? Ходай сиңа яшәр гомер биргән һәм бирмичә калмас үлемне. Ә шулай да миңа килгән үлем Ул чын үлем булмас шикелле... Бөтерер дә убар бу дөньяның Бөтерчекле чоңгыл-төпкеле. Чоңгыл бөтерчеге ззе булып Вакыт елгасының өстендә Су алкасы |уя бөтерелер. Туктый, тына белмәс һич кенә... һәм. ниһаять, ул да тынып калыр. Вакыт гонар. Дулкын сүрелер... Вакыт елгасының көзгесендә Ходай Тәгаләнең мең дәһшәтле. Мең дәһшәтле килеш Шәфәгатьле Күз карашы гына күренер... ...Яшәр гомер биргән икән Ходай, Юк. онытмас, бирер үлемне... Табигатьтән без убылган идек... Табигатькә кабат убылуны. Йә. син үлем дияр идеңме?.. Күпме иярдем йолдыз нурына... Бүтән ут элеп уйланмам инде— Минем дә төнге лампалар сүнде. Сихерләп түгел, шигырьләп хәтта Аңлый алмадым серен мин төннең... Йолдызлар һаман калыр җемелдәп Нидер сөйлисе килгән шикелле... Йолдызлы күлләр иләсләндерде Чишмәдәй тонык тымык күңелне! Гомер буема йолдызы тере, Җанлыдан җанлы күгемә дәштем. Тоташ моң тулган йолдыз яктысы Шигырь язасы кәгазьгә төште... Күпме иярдем йолдыз нурына. Кулым иярде, иярде сүзем. Дертләп күңелем, күк тылсымыннан Шигырь юлларын тездем дә тездем... Инде сизенәм, киләчәк бер мәл. Ул мәл һичкемне читләп үтмәгән. Ишетелер тавыш: йә, күп уйландың, Сүндер утыңны, инде кит. адәм! Төнлә ут эзләп уйланмам бүтән, һәм минем төнге лампалар сүнер— Аңлашылмаган күкләр серенә Барып кушылыр минем дә гомер... Дөньяда бар шәфәгатьле тылсым— Орлык сыман шытар чуарташ. һәм күк белән җир тоташ булыр. Җир белән күк булыр гел тоташ! Ирешмәскә ирешүнең хакы Мәхрүмлектә икән ләбаса. Әнә. кар бөртеге эреп юкка чыкты— Плаһиятлы бер тамаша! һәм без—шул тамчыдыр... һәм ул тамчы Мәңгелеккә тамып маташа...

Реклама