ӘЛИФБА, ИМЛА, ФӘННИ ИСТИЛАХ

Бу искерәк сүзләрне мәкаләгә баш итеп сайлавымның сәбәбе, кат-кат кузгатылып, инде искерә төшкән темабыз укучыда күбрәк кызыксыну уятмасмы дип өмет баглавымда гына, һич тә модага ияреп гарәби сүзләр белән уйнау теләгеннән түгел. Вакытлы матбугатны хәл кадәр и күзәтеп барырга тырышсам да, сонгы вакытларда әлеге темага, бигрәк тә алфавитны үзгәртеп, кырык корамалы кириллицадан латин графикасына күчү (кайту) темасына зурдан кубып язылган мәкалә күзгә чалынмады Бу мәсьәләне яшьтән үк гәптән белгән һәм заманында янып йөргән галимнәребез олыгайдылар, басылдылар, ихтимал, көрәшә-көрәшә, җиңелә-җиңелә, алҗып та беткәннәрдер. Өметләре тәмам өзелсә дә гаҗәп түгел, хәтта татар хоруфатына кул селтәсәләр дә... Юк, мин аларны гаепләргә ашыкмыйм. Эчкерсез энтузиастлар башында хөкүмәт тарафыннан куелган “пешмәгән” "җитәкчеләр", фактта кадими большевиклар һәм битараф демагоглар торганда, ин изге милли идеяләр дә тормышка аша алмый Милләтпәрвәрлек—әйбәт шәидер, әмма ул башкаларны кимсетү, рәнҗетү һәм буйсындыру хисабына булмасын Безнең байрактагы шигарь—әүвәлгеләр әйтмешли, бихаккый милләтпәрвәрлек, үз вөҗүден саклау өчен көрәшә торган тәдафигый милләтчелек. Без башкалар өлешенә кермибез. Шагыйрь әйтмешли, "Без болай да бәләкәй түгел”. Шулай болары. Ләкин, милләттәшләр, бүген кулыбыздагы милли мәгърифәт факелыбыз сүнәр- сүнмәс пыскып кына яна, ә максатыбыз—“иске яңалиф —әүвәлгечә офык артында, моннан бер гасыр элек булгандагыча ерак, гагы да арырак Менә 65 ел инде без залимнәр тарафыннан көчләп тагылган әлифба кулланабыз. Әлифбадан файдаланабыз дип язарга кул бармый, чөнки анын файдасына караганда зыяны күбрәк, чөнки ул безнен ана телебезнең тамырын корыта Шәһәрдә яшәүче яна буыннар инде татарча дөрес сөйләшми, гатар теленә хас авазларны тамга-символына карап танымый (къ, гъ, һ. н хәрефләре), аларны адәм рәтле итеп әйтә дә белми Безлә Швейцариядәге кебек билингвизм (ике теллелек) дип шапырынган арабызда, бөтен Казанга бер татар мәктәбе торып калып, хәтта авыл мәктәпләрендә дә әсасын (нигез) фәннәрне “үги ана телендә"—русча укыту тәртибе тормышка ашырыла башлаган иде. Бу темага манкортлар тарафыннан ничәмә-ничә китап нәшер ителгәндер ничәмә-ничә “мөтәдиссертация" яклангандыр.-вакыты җиткәч, кызык өчен генә булса да, бер очына чыгылыр әле. Татарда латинчылыкнын шактый озын тарихы бар Мәсәлән, гарәп хәрефләрен ташлап, латин хәрефләренә күчәргә дигән тәкъдимне бездә беренчеләрлән булып Сәгыйть Рәмиен керткән Яңалиф гамәлгә ашырылганчы. 1920 елда ТАССР Халык комиссарлары Советы декреты белән Яна имля гамәлгә керә Бу язу системасы иске имляны ('‘Искәлифне") беркадәр гадиләштереп, кайбер хәрефләрне бетереп, сузык авазларны белдерүче гарәби хәрефләр (а, ә. и, у. ү. ы һәм с) өстәүгә нигезләнгән 1926 елда исә Казанда латинга иигезәнгән “Яңалиф" җәмгыяте оеша Анын рәисе Ф Сәйфи-Казанлы, әгъзалары арасында Г Нугайбәк, Ш.Камал. И.Рәмиев, М Фазлуллин һ.блар булган. Жәмгыятъ 1930 ел башына кадәр шул ук исемдәге журнал да чыгарып килә. 1928 елның 24 гыйнварында ВКП(б)нын Татарстан Өлкә комитеты бюросы яңалифкә күчү чараларын көчәйтүне бурыч итеп куя. Төрки яналифнен рус алфавиты белән чагыштырганда өстенлекләре булуы турында "Красная Татария" газетасы да язып чыга (1928. 9 декабрь) 1929 елның 8 маенда Татарстан Советларының сигезенче съезды республикада яңалифкә күчү турында карар кабул итә. Татарстанда латин алфавитының тантанасы турында "Совкино" хәтта киножурнал да төшергән (1929. дүртенче номер). Ә татар авыл клубларында “Яңалиф" дигән бию көе аеруча популярлашып киткән иде. Әгәр кулымнан килә торган булса, мин перспективадагы өр-яна “Яңалиф" жәмгыятенен гимнына нигез итеп шушы бию көен алыр идем. Латин әлифбасы кебек гади һәм анлаешлы ул. Яңалифчә язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына (һәм СССР дагы күп кенә башка халыкларга) 1939 елга кадәр хезмәт итеп килде. Аннары. Мәскәү күрсәтмәсе буенча, аяз көнне яшен суккандай, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә Картлар сөйләвенә караганда, яна орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә көн генә вакыт биргәннәр Ашык-пошык эшләнгәнгә һәм бигрәк тә татар теленә хас “гь” һәм “къ” авазларын чагылдырмаганга күрә, анын житешсезлекләрен "косметик” чаралар белән генә бетерергә мөмкин түгел. Дөрес, үткән гасырнын илленче еллары ахырында гамәлдәге татар графикасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе кузгатылып, матбугатта шактый кин яктыртылган иде. Нәтижәсе аянычлы булды, хәтта борынгы төрки рун язмаларында ук очрый торган "къ” һәм "гь” авазлары өчен махсус хәрефләрне кайтару турындагы тәкъдимнәр дә һавада эленеп калды Аларынын ни өчен үтмәгәнен адәм анлаешлы итеп әйтүче дә булмады. Заманалар үзгәреп, "какшамас” СССР бүселеп, илдә демократия жилләре исеп, “наимен” халыклар иркен сулыш алып жибәргәч, бездәге алфавит мәсьәләс е ансат кына хәл ителер сыман тоелган иде. Хәтерлисездер, Ельцин әфәнде Казанга килгәч: “Мөстәкыйльлекне кабып йота алган кадәр алыгыз” дибрәк әйткән иде бит. Өлгермәдек 1997 елнын 20 гыйнварында кабул ителгән Татарс тан республикасы законы нигезендә Татар алфавитында Ә, Ө, Ү. Ж, Н, һ хәрефләренең алфавиттагы урыннары үзгәртелде Хәзерге алфавитта алар үз аналоглары янында, ягъни табигыйрәк урнашканнар Ләкин "бөтен казанышыбыз” шул булды. 1997 елнын 27—30 августында Казан шәһәрендә үткәрелгән Икенче Бөтендөнья татарлары конгрессы татар алфавитын кириллицадан латиницага күчерү мәсьәләсен дә карады Латин графикасына күчү хакында Татарстан Республикасы Президенты М Ш Шәймиевка мөрәжәгать кабул ителде. Әмма тагын барып чыкмады ошбу эш. һәм бу юлы үзебез дә гаепле Азфавит турында кирәгеннән артык сөйләштек, озын-озак сүз куерттык, бәхәсләштек, үзара тәмсезләнешеп беттек. Демократия һәм мөстәкыйльлек булгач, бөтенесе дә үзеннән- үзе эшләнер дип уйлаганбыз, тарихны онытканбыз. Хәер, тарих бернигә дә өйрәтми, адәмнәрнең “арт сабакларын” гына укыта, ә иртәгесен алар бу сабакны да оныталар Үткән гасырнын егерменче еллары ахырында—утызынчы еллары башында, латин графикасына ("Яналифкә") күчүгә хәзерлек чорында Яна төрки алфавит буенча Бөтенсоюз үзәк комитеты Баку шәһәрендә “Культура и письменность Востока” (“Шәрык мәләнияты һәм язмачылыгы”) исемле калын гына җыентыклар чыгарып килгән. Апардан күренгәнчә, дәүләт органнары яклавына да карамастан, ул вакытта да латинчыларнын эше жинел генә бармаган. Хәтерегездә булса. 1926 елнын февралендә тюркологларның Баку шәһәрендә үткәрелгән беренче бөтенсоюз сьездында төрки халыклар өчен унификацияләнгән алфавитка каршы чыгыш ясаучылар арасында татар делегациясенең җитәкчесе, әдип, галим, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимов та була. Ул Татарстан республикасы шартларында латинлаштыруны гамәлгә ашыру мөмкин түгел дип саный. Галимнен датилләре саллы, ләкин шул ук Ибраһимовнын инде Бакудан Казанга кайткач, татар-совет инквизиторларының басымына түзә алмыйча. Галилео Галилей шикелле, әүвәлге карашларыннан ваз кичәргә мәжбүр булуын да без яхшы хәтерлибез. Ә бит ул күптән түгел: "Бүген латин язуын кабул итсәк, тагы ун елдан безне рус алфавитына дүндерәчәкләр!"—дип белдергән иде. Пәйгамбәр еллар хисабында ялгышмаган диярлек. Ун сл утәр-үтмәс. Хезмәт Героен авыру килеш татар-совет зинданына китереп ташлыйлар, ә 1927 елла ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты Пленумы исеменә гарәп графикасын яклап язган татар интеллигенциясенең "82 протесты "на кул куючы Касыйм Хәмзинне. шактый сонарып булса да. 1948 елда барыбер "утырталар" Хәмзин ага бәхетле булган әле Ә менә химик Әхмәд Г&тиевне (ТАССРнын атказангын укытучысы Мәхмүд Галиевнен туганы, философия фәннәре докторы Булат Галиевнен агасы) башта латиницага каршы булганы өчен ун елга Воркутага сөрәләр (химия белгече анда радий казый), аннары сөргеннән Казанга латин хоруфаты белән хат язганы өчен, ана тагын ун ел өстиләр, чөнки инде буыны какшаган Казан, латининаны ташлап, кириллицага күчеп өлгергән була, ә мәхбүс шахтер Галиев кара жир астында моны белми кала Кара эчле Сталин бернәрсәне дә онытмый, берәүне дә гафу итми, аның хәтере явыз (руслар “злопамятный" диләр). Ул хәтта үзенсн әнисен дә гафу итә алмаган (генсек башы белән аны "себерке" дип атаган), исерекбаш әтисснсн лә үлеме гаять дәрәжәдә шикле, гаять дәрәжәдә.. “Даһилар даһисы” Иосиф Сталин, кызы Светлана сүзләренә караганда, инде руслашып беткән һәм илнен төп халкы булган русларга ярау, шул ук вакытта грузиннарны да артык рәнжетмәүне күздә тогып. үзенчәлекле грузин һәм. бер очтан, әрмән әлифбасын да саклап калырга тиеш була, аннары инде бер кат билләре сындырылган төркиләрне җинел генә, боеру тәртибендә, рус графикасына күчәргә мәжбүр итә Каршы булганнарның күбесе "лагерь тузаньГна әйләнгән Минем хәтер төпкелендәге "ихтыяри-мәжбүри" дигән сүз шул заманнардан калгандыр Болармы шуна тәфсилләбрәк сөйләвем,—ул заманда да алфавит мәсьәләсе асылда боек мәмлөкәтчел сәясәгне күздә тотып хәл ителгән, чын фән һәм милли рух арткы планда калган. Н В Юшмановнын “Ключ клатинским письменнос тям зсмного шара" китабына (1941) бирелгән бер кушымтада әлифбалары баштан ук рус алфавиты нигезенә корылган телләр исемлеге китерелә (белорус, украин, болгар, серб телләреннән тыш. мари, комн-зырян. мукшы-мордва. удмурт, карел, чуаш. якут һәм осетин белән абхаз телләре). Игътибарлы укучы монда алфавит мәсьәләсенең саф сәяси аспектларын күрми калмастыр Рус алфавиты кертелү халыкларны аеруга, бүлгәләүгә бер-береннән (абхаз һәм осетиннарны грузиннардан, башкаларын, әйтик, төркиләрдән) ераклаштыруга хезмәт иткән һәм монын нәтижәләре бүген күзгә ташланып тора. 1938 елнын 30 декабрендә ВКП(б) Үзәк Комитетынын Политбюросы "Тагар язмачылыгын рус нигезенә күчерү турында" карар кабул итә Ике кон үтүгә үк ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышында әлеге карарны гамәлгә ашыру турындагы мәсьәлә тикшерелә Күрәсезме, нинди өлгерлек! Шунысы аермачык, бүгенге Дәүләт Думасы амлы рәвештә Сталин сәясәтен тота Касыйм ага Хәмзинне телгә алган илем Без аны “Гарәпчә—татарча—русча алынмалар сүзлепГнен (1962) төп авторы буларак беләбез Берия лагерьларында Алла рәхмәте белән исән калган бу кешенен тыйнак, мөлаем елмаюын беркайчан да онытырлык түгел Хөмзиннәрнен чит илләрдә дә унай бәя алган сүзлеген кулга тотканда мин Касыйм ага белән кул биреп күрешкәндәй булам Гыйльми дәрәжәләрдән мәхрүм булган бу зат татар фәнендә җуелмас эз катырган.-моны без бүген бик яхшы аңлыйбыз Әйе. бүгенге көн югарылыгыннан торып караганда, әлеге нкс зыялыбыз татар алфавигы мәсьәләсендә хаклы ла түгелләр, ләкин азар милли йөзебезне, вөжүдебезне саклап калу өчен шәһидләрчә көрәшкәннәр Халык өчетсеэдектән ыңгырашкан хәерче заманда бал-май эчендә йөзүче аерым галимнәрнең гырлый-гырлый йоклап яткан вөҗданын шушы затларның якты күләгәсе генә уятса уята алырдыр. Милли әлифбабыз булмый торып, бездә яңа Тукай тумаячак, әдәбият буенча Нобель лауреатлары да булмаячак, чагыштыргысыз бәләкәй бүләк ияләре белән канәгатьләнергә туры киләчәк... Без—бүгенге көн белән генә яшәүче җыбыткылар—пәйгамбәр Горькийнын адәмнәр өчен шәһид киткән риваяти Данкосын оныттык. Без Иманыбызны дәһриләр аяк астына салып таптаганга да түздек. Монын өчен Мәңгелек Хакыйкать безнең үзебезне онытылуга хөкем итмәсмени? Фазыйлебез Ризаэддин Фәхреддиннен: “Хөррияте матбугат бетте, милли хәрефләребез ташланды, халкыбызның олуг бер кыйсьме иртидад кыйлды (мөртәд булды—А. Т ), хәзерендә төрки телебез беркадәр дәвам итеп киләдер, ләкин монысы да инкыйраз алдында", дигән пессимистик сүзләре искә төшә... Инде әйткәнемчә, беренче латинчыларыбыз, әле Сталин көч алганчы һәм “даһи галим” булып “житлеккәләгәнче”, хакимият канаты ас тында эшләгәннәр һәм өстәвенә нәкъ менә шушы чорда “ Главнаука каршында рус алфавитын латинлаштыру буенча подкомитет" та зур эш җәелдергән “Культура и письменностъ Востока” җыентыкларының VI китабында проф НФ.Яковлевның тезислары шушы подкомиссия кабул иткән “Рус алфавитын латинлаштыруның зарурлыгы турында” дигән карар рәвешендә китерелә. Тезисларның берничә пунктына күз салыйк әле. “3. Рус алфавиты 1917 елгы өлешчә реформадан сон да,—ә монын максаты сыйнфый язмачылыкны массакүләм грамоталылык коралына әверелдерү иде,— һаман милли-буржуаз бөек рус идеологиясе алфавиты булып кала бирә. Бу элек рус графикасыннан файдаланып килгән милләтләрнең (осетиннар, абхазлар, коми халкындагы хәрәкәт һ.б.) идеологик яктан нейтральрәк булган латин графикасына күчәргә омтылышларында аеруча ачык чагыла. Шул ук сәбәпләр аркасында, гарәп әлифбалы милләтләр ана алмашка рус графикасын түгел, бәлки латин графикасын анлы төстә сайладылар, хәтта латин алфавитын рус алфавитыннан алынган аерым хәрефләр белән тулыландыру да яраксыз дигән приниипны күтәрделәр... 4 Хәзерге вакытта латин алфавиты инде халыкара графиканың нигезе булып җитлекте, бигрәк тә совет Шәрыгынла һәм өлешчә шәркый чит илләрдә ул культура революциясенең бер лозунгысына әйләнде (совет Шәрыгында, Төркиядә, Персиядә гарәп алфавитына каршы хәрәкәт тарихы, инглиз шәрыкшннасы Дэнисон Росснын Тәһранда гарәп һәм латин алфавитлары турындагы доклады). Совет шәрыгында милли латин алфавитларын унификацияләү (НТА. НДА, НГА) бердәм халыкара алфавит төзү юлында реаль адым булып тора 6 Хәзерге рус алфавиты, башка милли графикалар (еврей, грузин, әрмән һ.б.) кебек үк. Союз эчендә милләтләрнең тел ярдәмендә аралашуын һәм культура алмашуын кыенлаштыра, аерым алганда, барлык телләрдә үсә барган халыкара терминологиядән файдалануга комачаулый... 8. Рус алфавитының график формасы гына түгел, аның орфографиясе дә, хәтта реформадан сон да, революциягә кадәрге сыйнфый язмачылыкның җитешссз- лекләрен саклап калды Бер үк авазны берничә хәреф белән белдерү (мәс., “]”) һәм бер хәреф белән берничә авазны сурәтләү (мәс., “е” һ.б.), бер хәреф белән тулы бер иҗекләрне күрсәтү (“я”, “ю”, “ей" һ.б. һ.б.)...” Әлеге подкомиссия якын киләчәктә русларның латинга нигезләнгән бердәм халыкара алфавитка күчүе зарури дип саный һәм 1930 елның 14 гыйнварында бу турыда күләмле карар чыгара. Карарла яна рус алфавитының өч төрле үрнәк проекты да күрсәтелгән Бу проектларны сурәтләгән язылыш мисаллары безгә бүген дә файдалы, латин алфавитына күчкәннән сон татар телендә йөри торган рус сүзләрен ничек язу мәсьәләсен шушы мисалларга карап жинелрәк хәл итәргә мөмкин булыр иде. Подкомиссиягә рус теле укыту буенча белгечләрдән проф. А.М.Пешковский, проф. Н М Каринский. С.Н.Абакумов. башка милләт вәкилләреннән В.ИЛыткин (угро-финновед). Юманкулов (ВЦК НИДА). тел белгечләре—проф- Л.ИЖирков. проф Н Ф Яковлев. А.М.Сухотин, уйлап табучы инженер Ездаков һәм полиграфия белгечләре проф М И Шслкунов. В В.Николаев. А.В Горшкоьтар кергән. Рәис итеп әлеге проф Н.Ф Яковлев. секретаре итеп В.ИЛыткин билгеләнгән Бүген бу энтузиас тларның биографиясен күздән кичерү рус алфавитын латинлаштыру идеясенен язмышын һәм ничек итеп сүнү-сүрелү тарихын ачыклауга ярдәм итә алыр иде. Тоталитар режим шартларында болар да. чын шәхес булганлыклары сәбәпле. Сталин камарильясенен канлы тырнагына эләкми калмаганнар. Шушы ук елларда, мәсәлән, яна тат (тау-еврей) һәм көрд алфавитларының да проекты тезелгәнлеген әйтеп китсәк, укучылар өчен кызыклы булыр. "Культура и письменность Востока" жыентыгынын IV китабында нәкъ шул хакта К В Юшмановнын “Бөтендөнья алфавиты тәжрибәләре~ дигән мәкаләсе урнаштырылган. Латин графикасы—бөтен кешелек дөньясынын иртәгесе көне ул. Киләчәк Кытай яки япон иероглифларыныкы да. еврей, грузин, әрмән һәм гарәп яки рус графикасыныкы да түгел. Хәзерге компьютер программалары нигездә латин графикасы өчен җайлаштырылган (система шрифты латинча), башка хәрефләр белән эш иткәндә ул ялгышларны ешрак жибәрүчән булганга, теләсә кайсы телдәге биремнәрне гадәттә латин хәрефләре белән язарга тырышалар. Рус яки татар хәрефләре куелган язу машинкасын ясау кыен булмаган (заманында Казанның үзендә “Яналиф" маркалы язу машинкалары җитештерелә иде), ләкин компьютер программасын тулысыңча руслаштыру өлкәсендә безнен программистлар коточкыч артта калган булып чыкты Өстәвенә компьютер техникасына караган терминология рус телендә дә эшләп җиткерелмәгән Бүген компьютердан файдаланучы миллионнар, ә иртәгә миллиардлар, телиләрме, юкмы, латин алфавитын өйрәнергә һәм инглиз телен үзләштерергә тиеш булачаклар Тагын шунысы кызык, күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садри Максудинын кызы Адилә Айда (Төркия) борынгы этруск халкы әлифбасын торки этрускларнын элгәрләре—турсакалар яки пеласклар Урта .Азиядән Италиягә алып килгәннәр дип исәпли. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән Әгәр дә галимәнен фаразлары дөрескә чыкса, гөркиләрнен латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга ул. Ярар, монысын да калдырып торыйк. Бүген безгә нишләргә соң? Безгә янә активлашу зарур. Матбугатта, радио һәм телевидениедә кабат һәм ка г-кат чыгышлар ясау кирәк. Бу чыгышлар тыныч академизм белән генә сугарылган булмасын,—ялкынлы һәм дәлилле публицистикага кытлык хәзер Әмма матбугатны җыен чүп-чар белән, кырык тапкыр кабатланып инде таушалып беткән фикерләр белән тутырмау хәерле. Безгә чабаталы патриотизм да. чалмалысы да кирәкми' Әйтик, кире гарәп хоруфатына кайту турындагы регрессив “идея” безнен файдага эшләми, эшли дә алмый. Думада утырган бөскмәмләкәтчеләргә ишетелерлек һәм йоклап утыручыларын да сискәндерерлек үткен чыгышлар, көчле дәлилләр, күмәк (ачык һәм ябык) хатлар кирәк, елак шикаятьләр түгел, бәлки кискен тәгьризат (протестлар) кирәк. Әлбәттә, җәмәгатьчегебез тик кенә ята бирә дип әйтеп булмый. Әле күптән дә түгел (2005 ел башында) Татар ПЭН-үзәгенсн киңәйтелгән утырышында латин нмлясына кайту мәсьәләсенең бүгенге торышы" да каралып, утырыш һәр халыкның үз телен файдалану, шул исәптән үзенен язу графикасын билгеләү буенча халыкара оешмалар раслаган үз хокукы булуын билгеләп үтте" Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән “латин проблсмасы"на нисбәтән ЮНЕСКО Генераль директорына мөрәҗәгать җибәрелгән Әлеге утырышта катнашкан хокук эксперты, юридик фәннәр кандидаты Борис Пантелеев (Мәскәү) Россия Федерациясе Конституция судының татар язуында латин графикасын куллануны тыю турындагы карарына (16 ноябрь. 2004 ел) җентекле анализ ясап, проблеманы хәл итү өчен кеше хокукларының Европа судына мөрәҗәгать итү тәртибен тәфсилләп анлаткан. Европа судынын объектив булачагына өметебез бар. ул бөек мәмләкәтчел шовинистларның борынына чиертер дип уйлыйк. Ләкин хокуксызлык хөкем сөргән криминаль җәмгыятебездә бу гына җитмәячәге дә көн кебек ачык. Безгә бүген бердәмлек аеруча кирәк. Без арбаны. Крылов мәсәлендәге кебек, төрлебез төрле якка тартабыз. Бердәмлек дигәндә мин милләттәшләребезне генә түгел, бәлки бөтен ил. элеккеге СССР чикләрендә булган барлык мөстәкыйль дәүләтләр һәм. гомумән, бөтен дөнья күләмендәге латинчыларны да күздә тотам. Әйтик, табигатьтә башкорт латинчылары бармы? Бәлки без күршеләребез белән һич югында шушы юнәлештә аркадаш булып, уртак тел. уртак мәнфәгатьләр таба алырбыз? Ләкин, беләсезме, башкорт галимнәреннән бигрәк, рус галимнәренә исәп тотыйк әле. Әйе. безгә латинчылык идеясен тергезү һәм аякка бастыру өчен исән калган рус латинчылары белән берләшү мөһимрәк. Шик тә юк. бу көрәштә "эчке дошманнарыбыз" саны бермә-бер артачак, ләкин дөнья күләмендә тарафташларыбыз һәм көрәштәшләребез дә күбәер дип уйларга батырчылык итәм. Милләтәшләребезнен дә төрлесе бар икәнен күреп торабыз. Әле бик күптән дә түгел. Россия һәм Европадагы БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать ибне Сафа Таҗетдин хәзрәтләренең татар язуында кулланыла торган рус графикасын яклап, безләр өчен "кириллица"ның алыштыргысыз булуын дәлилләп, алай-болай алыштырсаң, Татарстаннан читтә яшәүче мөселманнарыбызнын татар матбугатыннан мәхрүм калачагы турында кайгыруын Мәскәү телевидениесе аркылы ишетеп тә гаҗәпсенгән идек. Мөфти, әлбәттә, бу өлкәдә белгеч түгел. Ләкин, рухани җитәкче буларак, аиын фикере татар колагында саллырак янгырар дип уйлаганнар, ахры. Бер төркем татар мәдәнияте әһелләренең рус графикасын сакларга өндәп язган күмәк хатын да укыган идек. Хәзер инде хәтерләп бетермим, хатка кул куючылар арасында берничә Ринат булуы гына истә калган. Кызганычка каршы, Казандагы рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларыннан да шундыйрак пессимистик сүзләр ишеткәнем бар.. Дөресен әйткәндә, алар үзләренә дә янабаштан сабак укырга туры киләчәген сизенеп, күбрәк шуннан куркалар шикелле. Безне үгисеткән теге күренекле карендәшләребезнен күмәк хатына жәмәгатьчелегебезнең җавап реакциясе тиешенчә кискен булмады. Үзебезнең дин әһелләре дә, йөрәкләре житеп. дустанә рәвештә сыйпаштырып кына булса да, Тәлгать Таҗетдин хәзрәткә кайбер хакыйкый нәрсәләрне төшендерсәләр әйбәт булыр иде дә... "Бөтендөнья латинчылары, берләшегез!" дигән лозунг астында Казанда егерменче еллардагы кебек рәсми лаптачылар җәмгыяте ачарга һәм ул җәмгыятьмен бөтен Россиягә таралган челтәрен булдырырга кирәк. Табигый, бу жәмгыятьнен фондлары һәм мөстәкыйль матбугат органнары (журнал, җыентыклар, татар һәм рус телләрендә газеталар), шулай ук интернетга үз сәхифәсе булырга тиеш. Бүгенге “Яңалиф" нәшрияты исә эшен активлаштырыр дип өметләнәбез. Милләтпәрвәрләрне кузгата алсак, мондый чыгымнар капланыр иде. Ә могтәбәр галимнәребез һәм милләтпәрвәр түрәләребез үз хезмәтләре буенча гайрәтлерәк эш йөртсеннәр. Соңгылары турыдан-туры Дәүләт думасына. Россия Конституциясенең гаранты булган илбашына, ахыр чиктә Халыкара мәхкәмәгә. БМО га чыга алалар. 2005 елнын гыйнвар аенда "Казан утлары" журналында "Жәмәгатьчелек фикере" дигән баш астында дистәгә якын җәмәгать һәм фәнни оешмаларның, Татарстан Язучылар берлегенең. ПЭН-үзәкнен һ.б.нын "Латин әлифбасына кайтуны яклыйк!" дигән мөрәҗәгате басылып чыкты. Әйбәт һәм кирәкле адым бу. Шунысы гына кызганыч, бу мөрәҗәгать журнал санының ахыргы битләрендә, вак хәрефләр белән басылган. Мескенләнмәскә! Баш имәскә, буйны сындырмаска! Жинүнен бердәнбер шарты шул. Тимер әле суынып җитмәгән, кызуында сугарга вә кат-кат сугарга кирәк! Әйткәнемчә, империя чаннарын үзебез каксак, ераккарак ишеттерербез. Рус (кириллица) хоруфатындагы куш авазларны белдерүче тамгалар (ш. ц. е— йо, йэ. ю—йу/йү. я—йа/йә)—болар ижекләп язу ысулына кире кайту, иероглифларга таба чигенү дип бәяләнергә тиеш. Һәрхәлдә без латин һәм грек алфавитларын белер-белмәс бозып, бутап төзелгән хоруфатны ихтирам итә алмыйбыз, өстәвенә ул аннан сон да кат-кат үзгәртелгән (чиркәү тарафыннан да антихрис т лип ләгънәтләнгән Петр патшаның рус алфавитына тыкшынулары үзе бер фажига бит) Ә без? Ә без рус агайлар үз алфавитларына һәм орфографияләренә керткән һәр үзгәртүне берсүзсез үзебезнекенә кабул итәргә мәжбүрбез. (Дөрес, кайчагында бу үзгәртүләр татар өлгесенә бик туры килгән очраклар ла була. Мәсалән. озак вакытлар буена руслар "матрац" дип язып килделәр, хәзерге сүзлекләрдә дөрес язылыш— матрас.) 2004 елда Думада утыручы "акыллы затлар" "бума" закон кабул иттеләр Россия Федерациясендәге халыкларнын алфавиты кириллицага нигезләнгән булырга тиеш, һәм вәссаләм! Бу мәҗбүри канун башка мөстәкыйль илләрдәге татарларга да кагыла дип уйласалар, думачылар бик нык ялгышалар, бусы аларнын көченнән килми. Думачы русификаторлар Н.Ильминский башлап җибәргән һәм рус-татар мәктәпләрендә татарча текстларны транскрипциядә бирү турында патша хөкүмәтенен 1906 ел 31 март боерыгына гуры килә торган сәясәтне дәвам иттерүләрен белмиләр кебек. Бүгенге Думада Мольср каләменә лаек җаһил мешчаннар буа буарлык бит Баксан. Н.Ильминский да үзенең сәясәтен буш җиргә кормаган икән 1878 елда Санкт-Петербург университетының Шәрык телләре факультеты үзенен өч утырышында мондый фикергә килә; "а) бүген төрки-татар халыкларда гамәлдә йөргән гарәп әлифбасы төрки-татар гаиләсенә караган телләрнен авазларын төгат чагылдыру өчен башка барлык алфавитларга караганда да яраксызрак, б) Европа һәм Азия алфавитлары арасында ин байларыннан берсе булган рус азифбасы төрки- татар телләрендәге авазларны бирү өчен гарәп атифбасына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә кулайрак.” Күрәбез ки, татар әлифбасын руслаштыру турында рус голямасы атлә кайчаннан бирле хыялланып яткан икән. Хәтта күренекле тюркологыбыз Н Ф Катанов та бу мәсьәләдә рус миссионерлары тегермәненә су коя 1897 елда ул түбәндәгеләрне язган: “Татарлар ислам динен тоткан һәм мөселман шәрыгыннан килгән китапларны укуларын дәвам иткән вакытта татар теле чит тел—гарәп, фарсы һәм торек сүзләре белән чуарланган булачак.” Асылда руслашуга, милләтебезнең, Исхакый әйтмешли, чит халык мигъдәсендә каймак кебек зреп йотылуына илтә торган омтылышлар искә төшкән саен, күнел тетрәнеп китә. Заманында татар алфавитын кириллицага күчерүдә актив катнашкан "кызыл профессор". ТАССРнын атказанган фән эшлеклесе М Фахтуллин (1883— 1964) “И В Сталинның тел гыйлеме буенча хезмәтләре нигезендә орфографик грамоталылык өчен көрәш" дигән хезмәтендә (1953) татарча Әхмәт. Әхмәт улы. Әхмөтов урынына Ахмет, Ахмет улы. Ахметов дип язарга тәкъдим иткән иде Ышансаң—ышан, ышан масай—юк Шушы “эшлекле" затнын 1926 елларда латин графикасын кертү белән шөгыльләнүче “Яналиф" җәмгыятендә әгъза булып торганлыгын әйткән идем инде Күрәсез, совет чынбарлыгы анын флюгерын 180 градуска борган да. “Мухаммедхан Ашрафзянович Фазлуллиннын" үзенә "Ибан Ибаныч битлеге" каплаган икән Сүз дә юк. дошман як көчле. Ул бүген XIX гасырдагыдан да. XX гасырдагыдан да көчлерәк. Шовинистларга ярдәмгә Я.А.Ксслср. Г С Грнневич кебек манкортлар килде Алар славян һәм рус алфавитынын беренчел булуы, латиницанын икенчеллеге, хәтта грек алфавитынын да, иврит (!) аркылы, праеяявян азбукасына барып тоташуы турында “теория" уйлап чыгардылар Сулдан унга таба язу да праславян алфавиты йогынтысында барлыкка килгән имеш. Ул гынамы сон' Я.А.Ксслср. “сиррияглс славян җаны" һәм сиррнятле еврей җаны" кебек томанлы 8. .к, у., м I сүзләр куллана һәм асылда еврейләр белән русларның (славяннарның) Алла тарафыннан сайлап алынган (сайланмыш. мостафа. өстен) халык булуы турындагы реакцион идеяне алга сөрә. Мәскәүнен "бума" думачылары исә шушы ялган фән әһелләренең бармактан суырып алынган ”фөкер''ен кабатлыйлар. Бүген панславянизм (бөтендөнья славянпәрвәрлеге) элекке СССР чикләрендә, ә бәлки географиясе бераз кинрәк тә булыр әле. аяусыз халыкара террорчы кебек эш итә. һәм кириллицаны, башка милләтләрнең телен корыту максаты илә, 33 патронлы (хәрефле) автомат "калашников" сыйфатында куллана. Халыкара “разбуй" салырлык эш бу, турысын әйткәндә. Моны ачык анларга кирәк. Бүгенге күренекле зыялыбыз Рафаэль Хәким үзенең 2005 елда гына басылып чыккан "Метаморфозы духа" дигән әтрафлы хезмәтендә татар теленең интернет челтәрендә куллану өчен яраклы “1пәНГ' алфавитын кушымта итеп биргән. “1пәНГ 34 хәрефтән тора. Анда нечкә сузыкларны чагылдыру өчен латин хәрефләре янына куелган апостроф билгесе хезмәт итә. Ч. калын Г һәм калын К, шулай ук X. Ш. Ң. Ш хәрефләрен куш билгеләр белән, ә рус телендәге Ц авазын куш билге һәм Щ авазын өч билге белән бирү күздә тотылган. "Яңалиф-2” дән кайбер башка аермалар да бар. "1пәҺГ'тән файдалану бернинди матди чыгымнар түгүне сорамый,—бусы да мөһим. Шулай да “1пәНГне тулаем кабул итү кыен, минемчә. Ләкин эзләнү үрнәге буларак, бу алфавитны гәзит-журналларда яктырту кирәкле шәй дип уйлыйм. Татар укучылары һәм компьютерда татарча текст белән эш итүчеләр Рафаэль Хәкимгә үз фикерләрен әйтерләр иде. Авторның әлеге саллы хезмәте белән танышырга теләүчеләр дә күбәер иде...

 

 

Хөрмәтле укучыларыбыз һәм авторларыбыз!

 

Журналыбыз белән даими танышып баручылар белә булыр: бездә «Казан утлары» архивыннан» дигән рубрика бар. Бу сәхифә байтак еллар гамәлдә булса да. элегрәк елларда материаллар сирә1рәк чыга иде. Сонгы вакытта «архив» активлашты, журналның һәр санында диярлек татар тарихыннан иҗтимагый әһәмияткә ия булган фотосурәтләр басылып килә. Теләгебез—алга таба да рубриканы кызыклырак һәм мәгънәлерәк итү. Бу эшне уңышлы дәвам игү өчен сезнендә булышлык кирәк. Сезгә мөрәжәгать-гозеребез шул: үзегезнен шәхси, гаилә альбомнарында яки оешма-учреждение архивларында сакланган кызыклы, гарнхннжтимагый кыйммәте булган (әдәбият һәм сәнгатебезиен мәшһүр шәхесләре, истәлекле мәдәни вакыйгаларга караган күренешләр. Казан һәм Тагарс1ан гарнхын яктырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне безгә юлласагыз икән! Шул рәсем ту рында анлатма-комментарийларнын булуы да шарт, әлбәттә. Без ал арны журналда файдаланганнан сон. кире ияләренә кайтара алыр идек. Әйдәгез, кадерле укучылар, мөхтәрәм милләттәшләр, кайдадыр киштә- шкафларда, альбом-папкаларда ябылып яткан истәлекле ядкярларне яктыга чыгарыйк, халкыбызнын рухи елъязмасы сәхифәләре булын киләчәк буыннарга хезмәт итсен алар! Сездән кызыклы фотоматериаллар көтәбез

Реклама