Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН—МӘСКӘҮ АРАСЫ: ГАСЫРЛАР ЯРАСЫ..

Казан—Мәскәү арасы. Кайсыгызның бу юлларны таптаганы, шул юлларда тапталганы бар? Ни йомышта йөрүең иде, юлчы? Юлларың тыныч, төшләрең татлы булдымы? Күңелеңдә нинди хисләр кайнады? Мәскәү шәһәре—“явызлык империясе' буларак билгеле дәүләтнең башкаласы бит ул. Синең белән минем дәүләтне юкка чыгарып, шул җирләрдәге халыкларны талап, канга батырып, башкалар хисабына яшәгән һәм яшәүче башкала. Салкын канлы, хиссез, төссез таш кала, барына да баш кала. Мәскәү—Казан арасы. Кич утырып бары бер төн генә барасы. Чәйләп аласың да, урламасыннар дип бар булган байлыгыңны баш астына салып, йокларга ятасың. Иртән инде син Мәскәүдә. Монда уйлар, хисләр, дөнья башка... Дөньясында тулып яткан юньсезлеккә шаккатып, күңел төшенкелегенә бирелеп йөргән вакыт иде Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры урынбасары Фәрит абый Солтанов чакырып алып, җылы хәбәр тапшырды “Мәскәү архивларында эшләргә барырга уйласаң, мөмкинлек табармын. Тик шунысын белеп тор, сиңа, аспирантурада читтән торып укыганлыктан, юл һәм тору урыны өчен акча каралмаган. Ихластан, күңелеңне биреп йөрүең сәбәпле генә ярамыйга карамыйм”,—диде. “Институт исеменнән командировкага баруың турында бик шаулап йөрмәссең’’,—дип тә колакны киртләп куйды. Инде күпмедер вакыт узгач, бу турыда язып, серне ачуым һич тә яхшылыкка яманлык белән түләвем түгел. Киресенчә, язмамда чагылган хисләремә азык биреп, аны дөньяга чыгаруда Фәрит абыйның өлешен искә алуым һәм ярдәме өчен рәхмәтемне белдерүем бу. Хәер, Мәскәүгә барып архивларда актарынмыйча гына да диссертация язып була икән лә ул. Дөнья булгач, шулай җиңел генә котылучылары да бар икән Кемнедер гаепләп, кемгәдер төрттерүем түгел үзе Элек анда барулары авыр иде Авырлыгы да бүгенге көндәге кебек акча, вакыт юклыктан гына түгел Нурулла ГАРИФ (1960)-язучы-публицист; хикәяләре, тарихи темага язылган мәкаләләре вакытлы матбугатта даими басылып килә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Биектау районында яши. иде. Анда бару, архивларга эләгү өчен татарның үзе дә онытып өлгергән җиде бабасын, бар нәсел-ыруын тикшерделәр Диссертацияләрнең темалары да татар тарихының шанлы һәм данлы чорларына кагылмады Ул заманнарда партия комсомол тарихын һәм меңнәрчә милләттәшләребезнең башына җиткән юлбашчыларның тормыш юлын өйрәнү модада иде Татарны Мәскәүдә килдеңме, дип кул җәеп көтеп торучыларда гомер бакый булмады Элек түгел, әле бүген дә без алар өчен һаман көпчәк биеклегендә кыркылган “Казан үгиләре” Мәскәүгә баруымны белгәч, дус-ишләрем. танышларым Казанда ук борчылды Алар, уенын-чынын бергә кушып, татарлыгың йөзеңә чыккан, Мәскәү урамнарында тыныч кына йөри алырсыңмы, юкмы инде, дип шаярттылар Башларыннан кичергән төрле маҗараларны сөйләп куркытырга тырышучылары да табылмый калмады. Әмма мәскәүлеләрнең кайгылары миндә түгел иде Курыкканнарга гына куш күренгән икән ләбаса! Мәскәү үзе куркытылган ул Монда дөрестән дә урыс булмаган халыклардан куркалар Кара тутлы, кысык күзле, алтын тешле кешеләр Мәскәүдә шул чаклы күп ки, барысына кара көйсәң, агуыңнан агуланып үләргә дә күп калмый Казан тимер юл вокзалы Без бер төркем тарих институты хезмәткәрләренең барыр юлы Мәскәү тарафына юнәлгән Күңелдә ниндидер авыр, аңлата алмаслык бер тойгы. Юк, туган яктан аерылуга гына бәйле түгел ул, Казан—Мәскәү арасында юл йөрүче татар тарихчылары өчен юл авырлыгының сәбәбе башкада. Поездның йөрәк тибеше ритмында тукылдавы, тәгәрмәчләрнең борылышларда рельсларга ышкылып ыңгырашулары йөрәкләрне озак телгәләячәк әле Алар безгә Мәскәү тарафына таба куылган богаулы тотыкларның—ерак әби-бабаларыбыз- ның сыктауларын, зар-моңнарын ирештерә Дәһшәтле елларның сурәтенә атлар кешнәве, чыбыркы шартлавы, ят телдәге сүгенү тавышлары кушыла Казан—Мәскәү арасы Татар күңеленә уелган гасырлар ярасы Бу яра кайчан да булса бер төзәлерме? Мәскәү тарафыннан гасырлар буена сузылган явызлыкларга нокта куелырмы9 Әле кайчан гына Мәскәүгә күпләр чүпрәк-чапрак, конфет-прәннек яисә ит- колбаса алып кайтыр өчен йөрде. Бу дөньяда мәнсезләргә, үткәннәре белән киләчәген уйламыйча, корсак ягын кайгыртып яшәүчеләргә генә җиңелдер ул. Хәер, бәлки барсы да гади, мин күзаллаганча гына да булмагандыр Элек туганлык хисләре дә күпкә зуррак иде Кызыл мәйдандагы Ленин төрбәсе дә күпләр өчен бер рухи кыйбла булды Олы агайның бар хаҗәтен үтәп йөрүче йомышчы татарларыбыз да аз түгел. Шуңа да карамастан, ул милләттәшләребезне дә бик кимсетәсем килми Адым саен бөгелө-сыгыла соранулар, кирәге чыккан һәр түрәне җайлау-майлау, теләнүләр аларга да җиңел булмагандыр Ярар, үткән эшкә салават Ә менә бүгенгеләре нәрсә югалткан соң Мәскәүдә? Нәрсә тапкан? Чүпрәк-чапрагы, тәм-томнары бүген Казан кибетләрендә дә тулып ята бит Үзгәрмәгәне шул аларны сатып алыр өчен акча кирәк. Ә акча—Мәскәүдә Күңелдә дүрт ярым гасырга сузылган сорау бу коллык юлын татарга тагын күпме таптарга туры килер икән?! Мәскәү үз кунакларын яратмыйча каршы ала дип әйтмәс идем Мәскәүгә килүчеләрнең кесәсендә азмы-күпме акча була. Шул сәбәпле алар—көтелгән кунаклар Акчаны талау поездан төшүгә үк башлана Монда барсы да сиңа охшарга, ярарга тырыша Әйтсәң, әйбереңне дә, үзеңне дә кая кирәк шунда илтеп куялар Барыр җирең, кунар урының булмаса, анысын да табалар Мәскәү кәнтәйләрен' дә вокзалның үзендә үк ниндие кирәк шундыен сайлап ала аласың Бар да товарга әйләнгән, бар да сатыла монда Кемнәр ничектер, ө менә без. татар тарихчылары, кемнәр арасында яшәп ятуыбызны да һәм кая килүебезне дә бик яхшы беләбез Шул сәбәпле. Мәскәүне күреп туйган кешеләрдәй, күзләрне шарландырмыйча гына метрога төшәбез Мәскәү метросы Рәсәйнең 90нчы губернасы ул. Аның һәр тарафы караңгылык, шом пәрдәсе белән капланган, борыннарны ярып торф исе килә. Шуңа да карамастан метро губернасьГның үз халкы, идарә системасы, икътисады. хуҗалык эшчәнлеге бар. Мәскәүнең ярты халкы җир астында. Монда берәүләр туа. яши. тамагын туйдыра, икенчеләре мәңгегә күзләрен йома. Метроның без белмәгән башка серләре дә бихисап. Мәскәүнең ошбу губернасы буйлап дистә меңләгән өрәкләр йөри Алар арасында поезд бәргәннәре дә, йөрәк өянәге тотучылары да, Кавказ тавындагы шартлауларның яңгырашы—террор актларыннан һәлак булучылары да бар Шул сәбәпле метрода кешенең бер-берсенә күтәрелеп караганын, сүз катканын күрмәссең. Яшьләре бу шомлы уйлардан колакларына радио тыңлагычлары киеп, карашларын кара күзлекләр белән томалап качалар. Бераз укымышлылары күзләрен төрле порнографик, криминаль темаларны яктыртучы газета-журналларга төбәгән. Ай буе яшәп, Достоевский, Пушкин, Лермонтов кебек бөек язучы-шагыйрьләре- нең әсәрләрен укыган ник бер мәскәүлене очратыйм.. "Фрунзе" тукталышына килеп җитәбез Җир өстенә чыгуга базар уртасында калабыз. Монда инде башка дөнья. Метрога керү юлы—халыкның иң күп йөргән урыны. Шул сәбәпле, метро тирәсенә базар өстәлләре, төрле киосклар сырышкан. Аларда сатылучы төрле тәм-томнар, күңелне ымсындырган ялтыравыклар яныннан тыныч кына узуы авыр Тукталып калдың исә. нинди дә булса юк-бар әйбергә йә үзең кызыгасың, йә сатучы нәрсә булса да алырга күндерми калмый Мәскәүлеләрнең хезмәт хакы өчен ашамлык-эчемлекләрне кыйммәт дип әйтеп булмый. Шул сәбәпле, бәя төшерергә тырышып сатулашучыларны бик күрмәссең. Көч-хәл белән базарны ерып, Олы Пироговская урамы чатына чыгабыз. Аннан 300 метр тирәсе юл узып, 17 нче бина янына җитәбез. Монда Рәсәй дәүләтенең борынгы актлар архивы (РГАДА) урнашкан. Бу бинада татар тарихының иң караңгы, иң авыр чакларына караган вакыйгаларны сурәтләүче документлар күп саклана. Җиде бабаңны белсәң, тагын җиде буыныңны ачыклап, ханлык чорларына җитәргә дә ерак калмый. Архивның авыр тимер ишекләре сыкранып, теләмичә генә ачыла Каршыда баштан-аяк коралланган хәрбиләр Террорчылык шаукымы Рәсәйнең бар җиренә, һәр яшәүчесенең күңеленә үтеп кергән. Тарих институтыннан җыеп килгән дистәгә якын рөхсәт кәгазең булмаса, ярты адым да атлармын димә. Архив кунакханәсе тулы Шул сәбәпле, вакытлы ятаклар тиешле койка-урыннардан күбрәк. Һәр артык урын акча кереме бирә. Шул урынга ия булыр өчен татар болыннарында симергән мал-туарның ит-мае гына түгел, бакчаларда әле яңа өлгергән урыс азыгы—кәбестә-кыяры, помидор-кишере дә капчыклап агыла монда. Безгә дә тәүлегенә ‘бары 600 сум гына" торган урын тәкъдим итәләр. Татарстанда иң түбән хезмәт хакы аена 700 сум булганда тәүлегенә 600 сум күп тоела. Әмма аларны да гаеплисем килми. Мәскәүлеләр өчен көненә 600 сум керем алу чүп кенә ул. Шуңа да карамастан, без ризалашмыйбыз. Шул ук вакытта акчабыз азлыгын сиздереп мескенләнмибез дә, чәчрәп тә чыкмыйбыз. Елмаеп, безгә поезддан төшүгә ике тапкыр кимрәк түләүле кунакханә, аерым квартирлар тәкъдим итүләрен искәртәбез. Архивка эшкә килеп тә, анда тора алмаганлыгыбыз турында архив җитәкчелегенә хәбәр итәчәгебезне өстәргә дә онытмыйбыз. Чарасызлыкта калдыра белсәң, мәскәүләр чигенә белә ул. Аз гына тын алып уйлануга, без куйган бәя белән ризалашалар. Кара инде, онытып җибәргән генә булганнар, тәүлегенә нәкъ 300 сум торган бүлмә әле иртән генә бушаган икән бит. Кафтау тирәсендәге республикаларның берсеннән килеп эшләгән архив хезмәткәрләре укуларын вакытыннан алда бетереп киткән булганнар. Алдашуларын белсәк тә. әкиятләрен тыңлап бетерәбез. Их! Татар хәйләсен милли сәясәттә дә куллана белсә икән. Кызганыч ки, безнең түрәләр әлегә гел чигенәләр генә. . Икенче көнне белешмә, рөхсәт кәгазьләре тутыруга бәйле кырык төрле киртәләр узып архив залына аяк басабыз Фондлар һәм аларның эчтәлеген ачыклаучы тасвирлама кенәгәләренең күплегеннән күзләр камаша Кайсына тотынырга белмәссең Әмма без әлеге фондларның эчтәлеге белән Казанда ук танышып килдек Монда һәр минут кадерле. Казанлылар башкалар арасында үзләренең тырышлыгы белән аерылып тора Шул сәбәпле архив хезмәткәрләре, татарларны табигатьләре белән өнәп бетермәсәләр дә, ихтирам итәргә мәҗбүр Аңлаучылары, аңларга тырышучылары да юк түгел Киресен сукалаучылары да җитәрлек Заказларымны бирәм дә калган вакытымны заяга уздырмас өчен борынгы китаплар залына узам. Архив китапханәсе бик бай Революциягә чаклы басылган тарихи китапларның иң тулы җыелмасы биредә саклана. Керәмдә, аны- моны уйлап тормастан, картотеканы өйрәнә башлыйм. Китапханә бер үк архив, бер үк бүлеккә караса да, барлык документларны яңабаштан тутырырга—үзеңнең кем икәнлегеңне, каян килеп нинди тема белән кызыксынуыңны язма рәвештә тагын бер кат аңлатырга кирәк икән Рәсәйдә бюрократия көчле Аңгыраеп торсаң, шундук урыныңа утырталар монда Белешмә кәгазе алып, ярты сәгатьләп шуны тутырам Картрак чырайлы таза гына сары чәчле апаң, белешмә кәгазенә кырын гына карап "Сколько же вас там. всем институтом понаехали что ли?",—дип, сукрана-сукрана нидер сызгалый башлый Башта ук аңлатырга ярамаган тагын—яңа бланк кәгазе биреп кабат белешмә тутырт - тыра башлый Үзе мине сөйләндерә Беренче соравы ук чәнечкеле Ну как там, вас режим Шаймиевщины устраивает?" Монысы нәрсә тагы?! Аптыравымнан авып китә язам Азрак ис-тын җыйгач "Каян чыгып әйтәсез бу сүзләрне, без үз Президентыбызны бик хөрмәт итәбез Ә безнең урыслар аны татарлардан да күбрәк ярата , -дим Сүзем ошамый Залда утыручы үз хезмәткәрләре ишетерлек итеп Менә бит нинди алар, инде без урысларны да “на своих и на чужих разделили" —дип, миңа гаеп ташлый Авызымны гына ачкан идем, иптәшем арттан касыгыма төртеп, колагыма пышылдый Мин беләм аны, провакатор ул, дәшмә калганын чыккач сөйләрмен",—дип кисәтеп куя "Әңгәмәдәшем" исә мине яңадан чеметеп ала "Колшәриф мәчетен дә, үз кешеләрегез төзи алмагач, төрекләргә эшләтәсез икән' Аннан: "Ул мәчетегез безнең дини биналарга охшаган, үз архитектурагыз юкмы әллә?",—дип тә төрттереп куя Бланк кәгазен тутырганда, уйларым чуалып, кабат ялгышам Ачуымны басарга тырышам Шулай да озак дәшмичә тора алмыйм Тураям да. ханымның күзләренә карап, итагатьле генә җавап кайтарам "Сез ялгышасыз, киресенчә, сезнең чиркәүләр безнең мәчетләргә охшаган Киев Русендәге иң беренче таш чиркәүнең безнең бабаларыбыз—болгар осталары тарафыннан салынганлыгын дәлилләүче документлар китапханәгез киштәләрендә саклана. Кирәк тапсагыз, елъязманың томын да, бит санын да әйтеп бирәм Ышан- масагыз бергә карый алабыз. Колшәриф мәчетен төрекләр төзүгә килгәндә Россиядә юньле төзү берләшмәләре булмагач ни эшлик соң9 Мәскәүдә дә төзүчеләрнең яртысы төрек эшчеләре бит Алар тиз һәм сыйфатлы итеп төзиләр Ә төрекләр әле безгә чит-ят та түгел, кардәшләр-диндәшләребез" Аннан болаи дип тә өстим "Нигә аңа аптырыйсыз. Мәскәү Кремлен дә итальян осталары татар кирпеченнән төзегән бит Нәрсә ояты бар аның, әнә ничек матур,”—дип "саламда кыстырам" Гәптәшем шартлар дәрәҗәдә кызара әмма дәшми Китапханәдә эшләүчеләрнең бөтен игътибары бездә хәзер Барсы да бәхәс ничек очланыр, кем җиңәр икән дип көтә Вакытлыча туган тынлыктан файдаланып янә бер белешмә кәгазе алдым да чыгып киттем Кабат кергәндә апаның урыны буш иде Икенче көнне кичәге 'танышым ' белешмә кәгазен алып, укып та тормыйча, янә өч-дүрт документка кул куйдырды Шуннан соң китапханәдән вакытлыча файдалану мөмкинлеге биргән билет тапшырды Әйтерсең мә. кичә берни булмаган Ник бер кырын күз карашы ташласын Артык итагатьлелек тә күрсәтмәдеме икән әле Аңламассың бу мәскәүлеләрне Ул көнне кич буе булмөдөшлөрем миңа Мәскәүдә үзеңне ничек тотарга ки рәклеге турында мораль укыды Татар баласына кешедән алга чыкмаска, күп сөйләшмәскә, кимсетсәләр дәшмәскә, хаксызлыкка чәчрәп чыкмаска., кирәк икән Тукта, мин бу сүзләрне кайчандыр ишеткән идем бит инде. Ә, исемә төште Совет чорында мәктәптә—укытучылар, ә өйдә әни гел шуны тукып тора иде. . Архивта заказлар өч көннән соң килә. Активлык күрсәтсәң, теләгән документларыңны икенче көнне дә алырга мөмкин икән Исемендә үк серлелек чагылыш тапкан "Тайная канцелярия" фондының (7 нче фонд) документларына күз салам. Документларның күбесе патшага тел-теш тидерүгә бәйле донос буенча тутырылган. Урыслар патшаны исерек баштан сүксә, татарлар мондый сүзләрне аек акылдан ычкындырган. Менә 1740 елга караган 738 нче эш кенәгәсе (күләме 10 бит). Татар кешесе Мөслим Тимуковның үз халкын яклап, императорга каршы сөйләгән кыю сүзләрен фаш итү турындагы документлар җыелмасы. Кол халәтенә төшерелгән милләт вәкиленең саргайган кәгазь битләрендә сакланган үткен, кыю фикерләре таң калдыра. Булган бит заманалар, татар да гел тел яшереп кенә тормаган Турыдан ярган. Нигә бүгенгеләрдә аз бу кыюлык? Нәрсә булды безгә?! Мөслимнең язмышы—меңнәрчә милләттәшләребез язмышының берсе генә. Дөреслекне генә түгел, каршы дәшкәнне дә кабул итмәгән чор бу. Документ ахырында—Тимуковның бар халык алдында чыбыркы белән суктырылуы һәм соңыннан богаулап Себергә озатылуы турында тантаналы рәвештә игълан ителгән карар Менә тагын бер таушалып беткән документ. 1746 елга караган, 1075 нче эш кенәгәсе (күләме 12 бит). Анда Патша боерыгына каршы чыгучы Сәет Саи- нов (Хөсәенов) язмышы... Татарларга кагылышлы документлар адым саен очрый башлагач, гаҗәпләнүем кими. 1747 ел, 1119 нчы эш кенәгәсе. Гаепләнүче татар кешесе Аднаш Бикбов. Ул императрица Елизаветаны шайтанга тиңләгән. Аднашның кырык биткә сыйган язмышы.. 1751 ел, 1494 нче эш (күләме 32 бит). Солдат Семен Серебриков доносы: “татарларның үзләрен көчләп чукындырулары өчен императрица Елизаветаны үтерергә җыенулары турында. Милләттәшләребездән сорау алулар, җәзалаулар. 1752 ел, 1567 нче эш (күләме 8 бит). Татар кешесе Арслановның татарларның көрәшкә күтәрелүләре турында хәбәр таратуы. . Татар халкының дәүләтен югалтканнан соң нәкъ 200 ел узгач та азатлык өчен барган көрәш сәхифәләре. Бүгенгәчә билгесез кала биргән тарихи вакыйгалар... Кемнәр ачар, кемнәр чыгарыр аларны дөньяга?! “Җинаяте" 1756 елга караган 1781 нче эш кенәгәсендә (3 кисәктән тора) бәян ителгән билгеле шәхес, мулла Габдулла (“Абдул Нагзяльдин") яисә Ба- тыршаның язмышыннан тарихчыларыбызның хезмәтләре буенча без азмы- күпме хәбәрдар инде 1799 ел. 3406 нчы эш кенәгәсе (күләме 51 бит). Татар кешесе Даут Рави- ловны чыбыркы белән кыйнап, ни өчен Себер җибәргәннәрен беләсегез киләме? Аның язмышы—шул чорда яшәгән халкыбыз тарихы Лашманчылык хезмәтенең авырлыклары, кимсенүләр, кешегә санамаулар, үтергәнче кыйнаулар. . Моны сөйләү бик авыр Шәхсән үземнең күпме укып та моннан да тетрәндергеч язмага тап булганым юк иде әле... Татар халкы үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш дип санаган һәм "мин үз язмышыма үзем хуҗа",—дип патша даирәсенә каршы чыккан татар кешесе Әбдүш Атнагуловны һәм аның аннан соңгы язмышын кайсыгыз белә? (Ф 7, тасв 2, эш. 2629, 40 бит, 1783 ел). Тарихи документларда дини җитәкчеләрнең эшчәнлеге дә, язмышы да ачык чагыла. Кулымда Җәгъфәр белән Габдерәхим муллаларның дини фанатлыгы турында язылган "данос" кәгазе (Ф 7, тасв 2, эш. 2677, 1785 ел) Аларның балаларны ук атарга өйрәтүләре мөселманнарны урысларга каршы кую дип бәяләнә Җәзасы да озак көттерми Күрәсезме, "террористлар", "мөселман фанатиклары" һәм "вахабчылар" элек тә булган Бүгенге көндәге ФСБ ролен элек “Тайная канцелярия" үтәгән Барын да санап, чагыштырып тормыйм Фикер йөртерлеге булганнарга аңларлык. Бүгенге җитәкчеләр гыйбрәт алырлык язмышлар күп монда. Меңнәрчә эшләрдә—миллионнар язмышы Бүгенге көндә өлешчә генә санап узган документларның сакланыш номерларын дөньяга чыгару шул чорның җитәкчеләренә хөкем карары булып яңгырасын! Элекке чорда дөресен сөйләүчеләрне ачыктан-ачык, тантаналы рәвештә юк иткәннәр. Бүгенге чорда андыйларны җайлап, яшәрлеген калдырмыйча гына юкка чыгаралар Бүгенгеләренең хакимлеге аркасында юк ителгәннәр, авызлары томаланганнарның документ-эшләре үзләренең серлелек вакыты узуын көтеп күпме вакыт ятар да. дөньяга кайчан чыгар әле Аннан, барын да күрә, белә торып нигә без дәшми торырга тиеш ди! Юк, күрмәүчеләр, күреп тә бу турыда язарга яисә язганны дөньяга чыгарырга куркучылар хаклы түгел! Көннәр уза тора. Мәскәүнең үзен чыгып күргән юк әле Диссертация темасының эчтәлегенә бәйле борынгы Чаллы төбәге тарихын өйрәнүне дәвам итәм Элек бу җирләр Лаеш өязенә кергән Очраклы рәвештә Лаеш өязенә чиктәш җирләрнең тарихына ачыклык кертүче материаллар белән дә танышырга туры килә Кулымда бер карта Анда Саескан кичүенең каршы ягында урнашкан элекке Спасск шәһәренең планы күрсәтелгән Бүген бу урындагы торак йортлар, чиркәүләр һәм аның тирәсендәге зиратлар барсы да су астында калган инде Хәтергә Казан алынганнан соң булып узган вакыйгалар искә төшә. Зур сулар, елгалар тирәсеннән 20-30 чакрым ераклыкка көчләп куылган татар авылларының мәчет, йорт урыннары, зиратлары күз алдына баса Татарлар Идел-Кама ярларыннан куылганнан соң нәкъ дүрт гасыр вакыт узгач, меңләгән урыс авыл-шәһәрләре. зиратлары да шул язмышка тарыган Юк, көчләп кумаганнар аларны Бу вакыйга Куйбышев сусаклагычы төзелү белән бәйле Язмыш дулкыннары халыкларны килә-кайта каккан Ни сәбәптән шулай бу? Моңа берәр аңлатма табылырмы? Белмим Әмма ни эшлисең, вакыт агышы бернигә дә буйсынмый, беркемне дә аямый Аның үз бурычы, үз кануннары Менә, ниһаять, борынгы Чаллы төбәгенә караган документларга да тап булам. Әмма аларның күбесе, вакыт узу белән яраксызга чыгып, макулатурага тапшырылган Безнең өчен әлеге документларның атамалары гына сакланган. Ни эшлисең, без һәрвакыттагыча соңга кала бирдек. Чаллы төбәгенең бер ягында керәшен авыллары урнашкан. Шул сәбәпле, чукындыру эшчәнле- генә караган документларга да игътибар итәм. Чаллы төбәге авыллары һәм аларда яшәүчеләр турында тулы тарихи әһәмияткә ия хәбәр 1678 елга караган чыганакта сакланып калган Борынгы Чаллы шәһәрлегеннән 7-8 чакрым ераклыкта 21 татар (чукындырылмаган) авылы теркәлгән Искә алынган авылларның бер өлеше "починок" буларак язылса да. аларның урнашулары күп очракта иске авыл урыны (“пустошь") буларак искә алына (Ф 350, 1 тасв . 1102 эш, 643-644 бб) Тулаем караганда, җир бүленеше һәм халык санын алуга бәйле XVI—XVII гасырлар һәм XVIII гасыр башына караган чыганакларны өйрәнгәннән соң, Казан ханлыгын яулап алу чорында (1552-57) Чаллы төбәгендәге күп авыллар юкка чыккан, халкы таралган һәм соңрак туган җиренә кабат кайтучылар һәм яңа күченеп килүчеләр тарафыннан яңадан торгызылган дигән фикер туа 1678 елгы документтан аермалы буларак. 1710 елгысында Чаллы төбәге авылларының бер өлеше инде керәшен авыллары буларак теркәлгән XVII гасыр ахыры, XVIII гасыр башы Рөсөй тормышының иң авыр чоры—Петр I заманы Кешеләрнең меңәрләп кырылган чагы Чукындыру кампаниясенә бәйле бөек күчеш чоры" Татарларның чукынганнары лашманчылык, рекрутлыктан һәм күп ясак түләүдән котылып, җирен дә саклаган, үзе дә. бала-чагасы да исән-имин калган Баш бирмәгәне, хатынын, бала-чагасын атына утыртып, кабат билге сез тарафка юл тоткан. 1716 елгы документта Чаллы төбәгенең Азик Кадрә- ков йөзлегендәге 20 авылга барлыгы 33 татар, 12 яңа чукындырылган ("новокрещенные”), 32 урыс. 22 чуаш, 10 мукшы—барлыгы 109 гаилә күчеп килгәнлеге хәбәр ителә (Ф 350, 1 тасв., 153 эш, 845 б ). Күчеп килүчеләр, яисә көчләп чукындырылганнар белән мөселман татарларының үзара мөнәсәбәтләре нинди булган соң? Бүгенге көнгәчә бу өлкәгә караган документлар дөньяга бик чыгарылмады. Керәшен мәсьәләсе үзе дә Мәскәү тарафыннан татар халкын таркату омтылышына бәйле рәвештә калкып чыкты. Без дә меңләгән документларның берничәсен генә булса да күздән уздырыйк әле Менә 407 нче фондтагы 42 нче эш кенәгәсе (күләме 16 бит) Документ 1749 елга караган вакыйгаларны бәян итә. Казан губернасы канцеляриясе попрамариясе керәшен татарларын чукынмаган татарлардан сакларга кирәклеге турында чаң кага. Эш кенәгәсенең исеменнән әллә ниләр уйларсың. Әмма, документ белән таныша башлагач, фикерләр үзгәрә. Чиркәү руханиеның йокысын качырган нәрсә мөселман татарлары белән керәшеннәрнең үзара дус булулары һәм шул сәбәпле соңгыларының кабат үз диннәренә кайта башлаулары икән. 1750 елда язылган донос кәгазе 55 нче эш кенәгәсе белән тамгалаган (күләме 3 бит). Татарлар әле яңа гына чукындырылып киткән татарларның тәреләрен йолкып ташлаганнар... Ике кыз баланы мөселманлыкка кайтырга күндергәннәр ("совратили”)... 1751 ел, 72 нче эш кенәгәсе (күләме 233 бит). Урыс динен ташлаучы (“от - рекшиеся") татарлар турында. 1753 ел. 102 нче эш кенәгәсе. Татар кызларын көчләп чукындыру турында... Мөселманлыкка кире кайтучы татарлар һәм аларга каршы кузгатылган суд эшләре турындагы язмалар ешайгач, тасвирлама кенәгәсен ябып куям. Үткәндәге ялгышлар бүгенге көнгәчә безнең язмышларга үрелә... Залда кыңгырау шалтырый Тагын ярты сәгатьтән архив залының ябылачагын искәртә ул. Хәзердән үк баш авыртуына түзеп булмый. Бүген дә халкыбыз башына төшкән сынаулардан туган тынгысыз уйлар өермәсе тынычлап йоклатмас инде... Җомга көн архив бер сәгатькә иртәрәк ябыла. Вакыт табып без дә шәһәр карарга чыгабыз. Торган урыныбыздан ике йөз метрлап ераклыкта гына Мәскәү елгасы ага. Каршы якта бар дөньясын куркытып торган Мәскәүнең үзәге—Кремль диварлары урнашкан. Өченче Рим төзергә хыялланучылар бу урыннан бар Җир шары идарә ителергә тиеш дип санаган.. Ә бүген Мәскәүдә кем хужа соң? Нинди өмет-хыяллар белән яшиләр монда? Күп төрле алар. Беришләре, армиягә таянганнары, элекке чордагы кебек бүген дә Кремль диварлары артына качып яши. Мәкер-хыялларын, кара эшләрен дә шуның артында планлаштырып, агуларын да Кремль кебек нык сакланган '‘Останкино" манарасы аша бар дөньяга чәчә. Дөрес, Кремль диварларының тышкы ягына чыгуга ук аларча уйлаучылар сирәгәя... Икенчеләре Думада пыялалары каралтылган тәрәзәле кабинетларда утыра. Болары да, зур хорның артистлары кебек, Кремль эчендәге зуррак хуҗалары белән бер үк җырны җырлыйлар. Алар шуның белән үзләренең генә түгел, бар туган-тумачалары, җан дуслары һәм бихисап сөяркәләренең тамакларын туйдыра. Кызганыч, мондый депутатлар, төрле дәрәҗәдәге түрәләр арасында безнең милләттәшләребез, диндәшләребез дә юк түгел. Бүгенге белән яшәлсә дә, хатирәләр ташкыны һаман үткәннәргә сөйрәп кайтара Карашым—Кремльдә, уем—үткәннәрдә. Дәүләтебезне юк итеп, халкыбызны кол хәленә төшерү планнары шушында корылган. Менә ничә гасыр инде без шуның ачы җимешләрен татыйбыз. Кремль һәм аның тирәсендәге шәһәр биләмәләрендә—миллионнарның түгелгән каны, күз яше, тумаганнар, туарга тиеш түгелләрнең бәхетсезлеге. Монда ханнарыбызның каннары аккан, таш капчыкларында җаннары чыккан Ханбикәбез Сөембикәнең күз яшьләре тамган Үтәмешгәрәен тартып алып чукындыргач, күңелләре телгәләнгән. Яшьли күңеле кыерсытылган бала читләр кулында озак яшәми Аның җәсәде хәзер дә, безнең каршыбыздагы чиркәү нигезендә, догасыз, кадерсез килеш ята бирә Монда бүгенгәчә төннәр буе кемнәрнеңдер ыңгырашу, елау тавышлары ишетелә. Күңел күзе булганнарга—күрерлек, җаны иңрәгәннәргә ишетелерлек алар Һәр нәрсәнең ахыры була Ярты дөньясын колачлап, колачлый алмаганын куркытып яшәгән Рәсәй бүген үлем түшәгендә ята. Ул СССР кыяфәтендә инфаркт алып бер хәлсезләнгән иде инде Тиздән аның икенчесе көтелә. Рәсәйнең гомер буе талап җыйнаган бар байлыгы баш астында Тирә ягында шул байлыкны кулга төшерергә тырышучылар кайнаша. Әмма алар белән безнең арада бер зур аерма бар Без татарлар үткәннәргә, горур, ирекле, дәүләтле булып яшәгән чорларыбызга карап өметләнәбез Киләчәктә шул чорлар кабат туар дип хыялланабыз, шуның өчен көрәшәбез, Ә алар үткәннәрдән ояла, бүгенгеләре белән мактансалар да. киләчәкләреннән курка Кайту ягына борылабыз Мәскәүнең мактанырлыгы бар. бөтен җире төзек, урамнары чиста. Соңгы тапкыр Мәскөүдә 1992 елда булган идем. Бу вакытта Союз таркалып, ни булганын аңлап өлгермәгән Рәсәйнең хәле аның башкаласы хәленнән яхшырак иде Бүгенгедәй хәтерлим: вокзал, базар тирәләрен генә түгел, торак йорт, Кремль яннарын да чүп баскан. Аз гына җил исүгә, үзәк урамнар буенча кәгазь өермәләре куба. Урам, базар-вокзал чатларын бомжлар саргай Төнлә алар өерләре белән метрога кереп тулалар Бу чорда Мәскәү Татарстан эшләп тапкан байлыкның әле яртысын гына суыра иде Шуңа да карамастан, 10 елга барган ярымсуверинетка ия Татарстан авылларга газ кертеп, азмы-күпме авыл юлларына асфальт түшәп калды Талау нисбәте арткан саен Мәскәү урамнары чистарынып, бомжлар да үзеннән-үзе юкка чыкты Мәскөу урамнарында селкенеп, эшләмичә эчеп йөрүчеләр бүген дә бар Әмма аларны бомж дип әйтүе кыен Бүгенге көндә алар соранып, урлап, яисә ара- тирә вокзал тирәсендә йөк ташып та акчаны Мәскөүгә бил бөгүче Рәсәй төбәкләрендә эшләгәннәрдән берничә тапкыр күбрәк таба Төбәкләрдә яшәүче күпчелек халык исә эшләп тә бомж хәлендә яши хәзер Мәскәүдә эшләмичә дә яшәргә була Бүгенге көндә Мәскәү тормышы—бөтен Рәсәйне чагылдыручы көзге түгел инде. Мәскәүнең тагын бер үзенчәлеге, мактанырлыгы—һәйкәлләр шәһәре булуында Монда аларны адым саен очратасың. Урыс дәүләтенә хезмәт куйган шәхесләр өчен җизне, бакырны җәлләмөгәннәр Безнең кебек, һәйкәлләребез тегенди дә мондый дип сатулашып та тормаганнар Тагын бер күзгә ташланганы Мәскәү урамнарында Президент. Дума сайлауларына бәйле ник бер реклама очрасын. Бездә исә 5-6 ел узганнарының да эзе җуелып бетмәгән әле Аның каравы. Мәскәүдә башка төрле язулар җитәрлек Мин аларның бары күзгә чалынганнарын гына искә алып узам "Россия все, а остальное ничто". “Смерть врагам". "Россия только для русских' Бу шигарьләрне укыгач, гади урыс халкы турында да уйланасың Шул уйлар арасында туган сораулар арасында җавап табалмаслыклары да бар Мәсәлән, бәхетлеме ул? Бүгенге көндә бездән, үзләре тарафыннан яулап алынган халыклардан яхшырак яшиме? Туар таңы, киләчәге безнекеннән өметлерәкме? Яраталармы, хөрмәт итәләрме аны9 Дуслары бармы, күршеләре кемнәр91 Архив бинасы янында җитәрәк Казакъстаннан килгән кардәшләребезне очратабыз Мәскәү хәлләре онытылып, сүз Казакъстан тормышына күчә Казакъ тарихчылары бер елга якын архивта Казакъстан җирләренә караган документларны барлаган икән Туган җирләрен сагынышканнар. Мәскәүдә соңгы көннәрен эшләүләре турында сөөнөп сөйлиләр Дәүләтле халыкта үткәннәрне бәяләү, халыкка үз тарихын кайтару эше сәясәт югарылыгына күтәрелә шул Казакъстан дәүләте казакъ халкы тарихына караган барлык төп документ ларның күчермәләрен үзенә кайтарткан Хәзер казакъ тарихчыларына башларын аска иеп Мәскәү тарафына барасы да, кешене кимсеткән төрле кәгазьләр тутырып, озын-озын чиратларда торасы да юк инде Дәүләте юк халыкларга ни эшләргә, кемнән теләктәшлек көтәргә? Андый халыклар арасыннан күбрәк үзешчәннәр—һәвәскәр тарихчылар чыга Аларны дәрәҗә дә. акча да рухландырмый. Милли рух салынган бай күңелле бу шәхесләр башкача яши дә алмый. Тулы канлы дәүләте булмаган без татарларга да хас бу күренеш. Рәсәй халкының төп өлеше Мәскәү тормышын телевизор аша гына күреп белә Мәскәүнең үзендә дә егермедән артык канал эшли. Элекке чорлардан гайре буларак, алар аша яхшы яңалыклар гына күрсәтелә: халыкка пенсия арттыралар. төрле изгеләрен урыннарыннан күчереп җирлиләр. Канал саен концерт. юмор, тамаша. Әйтерсең лә дөньяда да, Рәсәйнең үзендә дә бар да тыныч, бар да имин. Чечен сугышы да, халыкларның үзләренчә яшәешкә омтылышларын бастыручы дәүләт терроризмы да юк. Халыкның тамагы да тук, өсте дә бөтен, күңеле дә тыныч. Бүген Рәсәйдә халыкларны йоклату бара Игътибар иткәнегез бармы, телевидение музейларга зур игътибар бирә. Моның сәбәбе билгеле. Рәсәй идарәчеләрен урыс булмаган халыкларның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре кызыксындырмый Хәзер күбрәк юкка чыгып баручы халыкларның җырларын, милли киемнәрен, эш коралларының үрнәкләрен җыеп өлгерергә тырышалар. Безне бары музейларда гына күрергә теләүдән туа бу ихтыяҗ Барлык урыс булмаган халыкларның акыл көче һәм җирләрендәге табигать байлыгы хисабына шундый зур югарылыкка менгәннән соң. үзләренә ничек кылансалар да килешә дип уйлыйлар, күрәсең Әмма бер күзен ачканнарга төшендә күргәндәй тоелган коточкыч үлем авызы кабат йокыга китергә ирек бирерме? Мәскәү шәһәренең үз телевидение каналы бар Анда ара-тирә Кремль кушканча гына сөйләргә тырышмау да чагылып китә. Менә тапшыруны алып баручы безне урам чатларының берсендә Россия Фәннәр академиясенең бер хезмәткәре—Василий Иванович белән таныштыра. Аңарда киноларга төшерерлек, рәссамнарга азык булырлык урыс кыяфәте. Василийның чыгышында ризасызлык билгеләре сизелеп китә. Мәскәү каналында тоткарланып калам. Кызык, Нәрсә җитми икән бу Мәскәү урысына? Василий үзенең Мәскәү милициясе тарафыннан эзәрлекләнүенә зарлана. Ни дуслары, ни хатыны, бала- чагалары белән бер иркенләп йөри алмый икән Адым саен туктатып, кайдан килүем, кем булуым, ни эшләп йөрүем белән кызыксыналар, ди. Сәбәп—көрәк чаклы сакал-мыегы Теңкәсенә күп тигәннәр, күрәсең, паспортын селки-сел- ки бик дулкынланып сөйли. Еламый гына. ‘Урыс мин!”—ди ул. "Нәрсә, миңа сакал-мыек йөртергә ярамыймы инде әллә? Бу бит безнең ата-бабаларыбыз- дан калган йола .—дип, урыс тарихын сурәтләргә алына. Мисал итеп Явыз Иванны, карагрух Макарийларны искә төшерә Үз дәүләтендә үзе теләгәнчә яши алмаган урыс кешесен чын күңелемнән җәлләп куйдым. Без кирәк түгел дә түгел инде аларга. Хәтта үзләренең урыс халкын да кайгыртмыйлар, кешечә яшәтмиләр бит алар Нинди дәүләт соң бу? Кемнәр идарә итә безнең белән? Нигә мин моңа түзеп торырга тиеш ди?! Бүген 10 апрель, шимбә, ял итәбез. Архив әле иртәгә дә эшләмәячәк. Вакытны юкка уздырасы килмәгәнлектән, Химкига, фәнни диссертацияләр сакланучы бинага юл алам. Шимбә көн булуга карамастан, диссертация залында халык шыгрым тулы. Күбесе яшьләр Бу бинада элекке Советлар Союзына кергән барлык төбәкләрдә язылган диссертацияләрнең берәр нөсхәсе тупланган. Дистә еллар буена бар халыкларның акыл көче, хезмәте белән берәмтекләп җыелган тарихы, традицияләре, рухи һәм фәнни байлыгы бирегә агылган. Әлеге хезмәтләр белән танышырга килүчеләр Мәскәү бюджетына көн саен миллионнар калдыра. Мәскәү юктан да акча ясый белә. Бу хезмәтләрдән урыс булмаган халыкларны ничек тезгенләп тоту, аларның үсеш мөмкинлекләрен тоткарлау турында баш ватучы фәнни оешмалар да файдалана Шул эшчән- лекнең нәтиҗәсе соңрак Президент, Дума. МВД, ФСБ җитәкчелеге чыгарган карарларда чагылыш таба Соңрак алар, авыртмаган башка тимер тарак булып, шул халыкларның үзләренә әйләнеп кайта. Хәер, боларын моңарчы ук белә идем, мине гаҗәпләндергәне башка нәрсә булды: сатира өлкәсенә караган йөзләрчә фәнни хезмәт язылган икән бит Аларның халыкка, бигрәк тә яшь буынга ничек тәэсир итүе турында да бихисап фәнни хезмәтләр иҗат ителгән Менә кайдан ала икән ул бетмәс-төкәнмәс юморны Мәскәү артистлары Дөрес, бу өлкәдә хезмәт куйган татар фамилияләре исемлектә бик очрамый Безнең халыкка әллә көләргә ярамаган. әллә аның анда кайгысы булмаган Көлә белү, көлдерә белү дә фән икән ләбаса Шул сәбәпле, безгә әле татарча көләргә өйрәнәсе дә, көлдерергә өйрәтәсе дә бар Икенче көнне, атна буе күңелдә йөргән хыялыбызны чынга ашырып, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез белән танышырга чыгабыз Юл уңаенда үзәк мәчеткә керәбез, намаз укып, хәерләребезне калдырабыз Ял көне булуга карамастан, мәчеттә кеше күп Кемнәрне генә очратмыйсың монда. Мәчет 100 ел элек уйсу җирдә төзелгән Аның янәшәсендәге калкулыкта чиркәү утыра. Бүген урысларның пасха бәйрәме Әмма безне гаҗәпләндергәне шул: чиркәү тирәсендә бер-ике хәер сорашып, чукынышып утыручыдан гайре ник бер кеше күренсен Мәчеттән соң әле яңа гына Татар үзәгенә бирелгән Асадуллаев йортына юл тотабыз. Бу тирәдә урам исемнәре дә татар эзләрен саклый Олы һәм Кече татар тыкрыкларын узып. Олы татар урамына чыгабыз Татар үзәгенә кергәч, берара үзебезнең урыс шәһәрендә икәнебезне дә онытабыз Бина зур Аның белән танышканда һәркем үзенә кирәген уйлый Кунакханәгә урнашканда туган кыенлыклар искә төшә Менә монда бер кунакханә ачып җибәрсәләр икән лә ул! Үзеңчә яшәр, аралашыр өчен көненә мең сумын да җәлләмөс идең Акчасы барыбер үзеңнекеләргә кала бит Буш та килмәс идек Ким дигәндә китаплар булса да тутырып килер идек Бәлкем, уйларлар әле Тәүлек саен Казаннан Мәскәү тарафына йөзләрчә фән эшлеклеләре. артистлар, җырчылар һәм башка кунаклар агыла бит Татар йорты шуның өчен кирәк тә ул. Мәскәү татарлары үзләрен күп итеп күрсәтергә тырыша Кем без 800 меңнән, кем миллионнан артык ди Бу мәсьәләдә безне шаккаттырып булмый Без тарихчылар һәр мәскәүледә татар каны агуын да беләбез Әмма, статистика саннарына күз салсаң, татарларның биредә 160 мең тирәсе генә яшәгәнлеге күренә. Әмма анысы да күпертелгән сан түгелме икән әле Концерт-спек- такльләргә, төрле җыелышларга 150ләп кенә кеше килгәч, меңнән бере генә, йөриме икәнни дип уйлап, шикләнеп тә, борчылып та куясың Мәскәүдә татарча яшәп була дигән фикергә килдек без Һәр шимбә, якшәмбе татарлар өчен төрле кичәләр уза Булсын дип. җиң сызганып эшләүче фидакарьләр аз түгел Мәскәү татарлары арасында. Их. бер иркенләп телевизордан татарча тапшырулар карап, кирәк чакта радиосында тыңлап булса икән ул! Ильинка-2 Мәскәү Кремле каршындагы бина. Тыштан ялтыраса да, эчке күренеше ташка үлчим. Бүген монда Мәскәү театрының үзенә күрә бер премьерасы: “Зәңгәр шәл"не күрсәтәләр Мәскәүлеләргә ярдәмгә. “Хаҗи әфәнденең бер хатыны" буларак, үзебезнең Дания апа Нуруллина килгән Иртәнге поездан төшеп, уены белән барысын да шаккаттырып. кичкесе белән кайтып та китте ул Мәскәү театры җитәкчесе Диләфрүз апа турында язмый калсам, Мәскәү татарларын тулаем аңлавы кыен булыр Театрда ул үзе дә, аның безнең халыктан булмаган ире дә. татарлыгы чыкылдап торган оныгы да менә дигән итеп уйнадылар Тамашаның монысы, “Энҗе бөртекләре'' дигән балалар фестивале, Мәскәү мэриясенең конференц-залында бара Сәхнәдә йөздән артык татар баласы Залдагы урыннарның алгы рәтләренә татар байлары урнашкан Арттарак балаларның әти-әниләре, туган-тумачалары, дуслары Һәр чыгыш ясаучыга—алкышлар, кыйммәтле бүләк, татар баеннан ярдәм-конверт Китаплардан укып белгән элекке татар байлары искә төшеп, күңелләр тулды Мәскәүнең үзәгенә, нәкъ йөрәгенә урнашкан сәхнәдән өч сәгатьтән артык милләтеңнең "энҗе бөртекләре" яусын да, ничек шатланмыйсың ди. Балаларын гына күр әле син аларның Ник берсенең авызыннан мәхәббәт темасына уралган шырдый-быр- дый җыр чыксын Барсы да туган илем, туган телем, Казаным, Ватаным Татарстан дип җырлый, шигырь сөйли. Мәскәү тамашачысы үзе дә затлы Бу аларның киеменнән сөйләшүеннән, манераларыннан да күренә . Архивта эшләвебезне, татар язмышын чагылдыручы документларны өйрәнүне дәвам итәбез Рәсәйнең нинди ил икәнлеген аңларга тырышудан беркайчан да баштан чыкмаган сорауларга җавапларны күпләп табып була монда, Рәсәйдә сәяси темаларга һәм җитәкчеләрдән көлүче, аларны бурлыкта гаепләүче анекдотлар сөйләргә яраталар. Аларның да тарихи тамырлары бик тирән икән. Бер генә мисал китереп узам Петр I белән карак турында сөйләгән анекдоты казак Иван Кукаланың башына җиткән (эш N 969, 1745 ел) Архив фондларында сакланучы меңнәрчә донослар исергәч үзләрен император дип санап йөрүчеләрне фаш итә Аларның иң бәхетлеләре генә, үлем җәзасыннан котылып, Себер киткәннәр Югарыда утыручылар бүгенгеләре кебек үзләренчә тилергән. Моны дәлилләүче мисаллар, документлар да адым саен очрап тора. 16 нчы фонд, 1 нче тасвирлама, 369 нчы эш кенәгәсе. Инородецларга Россиядән чыгарга рөхсәт бирергә ярамау турындагы инструкция Әлеге тыю православие диненә күчмәүчеләргә кагыла Шул ук фондның 1768 елга караган 372 нче эш кенәгәсе Губерналарда түбән дәрәҗәдәге катламлар өчен аерым паспортлар бастыру өчен типографияләр төзү карары. Кешенең рухын төшереп, ирексезләп милләтсез Рәсәй паспортларын бирүләр искә төшә. Шулай да бу чорда яулык ябып йөргән хатын-кызны закон аша кимсетү түбәнлегенә төшмәгәннәр әле Шул чорның служилый" татарлары да, бүгенге чордагы хәрби хезмәттәшләреннән үзгә буларак, мәчетләрдән мөселманлыкны раслаучы кәгазь соратмаганнар. Борынгы документларда әле бүгенге Рәсәй түрәләренең башына килмәгән фикерләр дә бар Мәсәлән, шул ук фондтагы эштә кемгә шигырь язарга яраганын, кемгә ярамаганын билгеләүче белешмәләр саклана Шагыйрьләр, язучылар белеп торсын, дөньясын үзгәртергә өлгермәсәк, Рәсәй түрәләренең бу карарларны да эзләп табулары ихтимал. Бүген 18 апрель, музейлар көне. Без дә Мәскәү музейлары белән танышырга чыгабыз. Мәскәү кремленә килеп җиткәч, имәнеп киттем. Керү юлында кырык ямау- лы хәерче карчык басып тора. Кулында яртылаш киселгән пластмасс шешә Түшендә язу Мин патшабикәбез Екатерина оныгының оныгы Авыр хәлдә калдым, ярдәм итегез1 Шаяру гынамы бу? Бәлкем, әби артисткадыр? Юк алай түгел. Күз карашында чагылган чарасызлык чоңгылын артист халкы болай ук күрсәтә алмас ла. Аннан, урысларның, чарасыз калудан тыш, кайчан үзләрен мескен итеп күрсәткәннәре бар әле. Артист булса, "Әби патша" үзе дә күренер иде. Әнә ун метр читтәрәк Ленин бабай тора бит. Монысы—артист-ком- мерсант. Тук йөзле Аның белән сурәткә төшәргә халык чиратка баскан. Янәшәсендә һәр сурәткә 100 сум алучы кассиры да бар.. Дәүләт музеена керү насыйп булмый. Бүген бәйрәм уңаеннан керү бушлай икән Ә бушлай булганда безнең халык агыла инде ул. Су буе чират Болга- нып-чолганып йөрибез, йөрибез дә, кайту ягына борылабыз Кызыл мәйданнан чыкканда безне кабат әби патшаның оныгы каршы ала Шешәсендәге ба кыр акчаларның саны әллә ни артмаган Мәскәү күз яшьләренә ышана димени ул Әби белән сурәткә төшүчеләр дә. үзен төшерүчеләр дә күренми Мин исә шунысына үкендем Мәскәүдә без гаҗәпләнерлек нәрсә калмагандыр инде дип бу юлы фотоаппаратны кунакханәдә калдырган идем Мәскәүнең чын йөзен сезгә сурәтләрдә күрсәтә алмадым инде хәерле булсын Вакыт су кебек ага. Командировка вакыты да бетеп килә. Соңгы атнада көнне-төнгә ялгап чабабыз. Мәскәүдә тарихыбызга ачыклык кертүче архивлар күп Мәсәлән Рәсәй дәүләтенең хәрби-тарихи архивы (РГВИА). Корал Палатасы архивы (АОП), Ленин исемендәге китапханәнең архивы һәм башкалар Әле күрәсе, очрашасы килгән күренекле милләттәшләребез дә бар Беренче саваплы эш итеп остазыбыз Шамил абый Мөхәммәдьяровның хәлен беләбез Быел 80 яшен тутыруга да карамастан, ул һаман хезмәттә Очрашкан көннең икенчесендә үк безне Россия фәннәр академиясенә чакыра Төмән өлкәсеннән килгән милләттәш кызыбыз Себер татарларында табиблык белән шөгыльләнү тарихы буенча диссертация яклый икән Без дә, теләктәшлек күрсәтеп, диссертация яклау утырышына барабыз. Танышып, таныш булганнары белән аралашып кайтабыз Татар дөньясы без белгәннән күпкә киң икән! Мәскәүдә татар тарихын төрле яктан өйрәнүче төрки кардәшләребез, бигрәк тә яшьләр арасында, шөкер, күп икән Шулар арасында гадилеге, белеме, сәләте белән таң калдырган Сөгыйть әфәнде Фәизовны укучым белән таныштырмыйча кала алмыйм Ул. Мәскәүдәге татар тарихчылары, аларның эшләре турында күп мәгълүмат биреп, безнең өчен татар дөньясының офыкларын киңәйтте Безне төрле архивлар, китапханәләр белән таныштырганда һәр кеше аның белән үзебезчә ике куллап исәнләште Мәскәүдә белемлеләрне, кулыннан эш килгәннәрне, сүзендә торучыларны, үзен хөрмәт итүчеләрне генә таныйлар Аннан ул һәркайда татар телендә сөйләшеп йөрүе, табыннан киткәндә иркенләп догасын укуы һәм кече күңеллелеге, ярдәмчеллеге белән истә калды Мәскәү белән саубуллашабыз Без кайту юлында. Поезд тәгәрмәчләре һәрдаим тукылдавын белә Кайтканда поезд тәгәрмәчләре җырны башкача суза. Әйтерсең лә, алар да Мәскәүне күреп, аның бар гыйбрәтләрен җыеп, татар баласына шул турыда сөйләргә ашкына "Аларча уй-ла-ма, аларча я-шә- мә, аларга та-бын-ма!!! " Иртәнге як Татар иленә кергәндә таң беленә башлый Казанга җиткәндә кояш чыга. Бу таңны, кояшны Мәскәү—Казан арасында йөрүче Татарстан поездының һәр юлчысы каршылый Яңа көн тууны күрү һәркемдә өмет уята Шул өмет саклый, яшәтә дә инде безне...

Казан— Мәскәү—Казан

2004 ел