ҖИР ӨСТЕНДӘ УЗГАН БЕЗНЕҢ ЕЛЛАР

Шушы якка карап елмаермын Яраттым мин җирне! Үкенгән юк Туган яктан чыгып китмәвемә... Кояш нуры, хәләл көчем сеңгән Амбарларга салган икмәгемә. Сандугачлар җырын ятлап йөрим, Күбәләкләр куна гөлләремә. Татар кызларының күз карашы Нурлар өсти үткән көннәремә, һәр мизгелен олы бәхет саныйм Җир өстендә узган елларымның. Оҗмах бакчасында йөргәндә дә Туган якка карап елмаермын... Бирешмәс җайдак Гомер бит ул, бер карасаң, Ике нокта арасы: “А”дан алып “Б”гә кадәр Җанны саклап барасы. Тормыш-чаптар—җилкәсендә Йөртә сине, җилдереп, Сабантуйга чыккан кебек, Җнңелдерен, җиңдереп. Нокталарны тоташтырган Сызык кына күптөрле: Озыны бар, кыскалары... Азагы һич көттерми. Бәхет шулдыр: өлешеңне Егылмыйча узалсаң; Яшәү көчен, сүрелдерми, Күп елларга сузалсаң. Алтмыш кисәк юл үтсәм дә, Ялыккан юк, ярышам: Чаптарымнын ялларына Чытырдатып ябышам... Биш тезләнү Әткәй-әнкэй каберенә Кайгы тулы башым куеп, Тезләнгәнем булды минем Ятимлекнең яшен коеп. Читтә йореп, күңелемне Томаласа дала төсе, Илгә кайтып тезләндем дә Иснәдем гол-үлән исен. Язмышларны бергә бәйләп. Бер итәргә гомер юлын. Тезем чүктем, сөйгәнемнең Мәңгелеккә сорап кулын... Ил алдында бурыч үтәп, Корал тотып юллар үттем. Тугрылыкка ашлар эчен, Тезем чәнчеп байрак үптем. Намазлыкта дога укыйм, Уңга-сулга башым борып. Бер Аллага сәҗдә кылам. Тезләремә кашым орып... Сәбәпләр дә җитәрлектер Ир-егетне сыгар өчен. Тик барыбер кайгыларның. Дошманнарның җитмәс көче: Тезләремне бөгеп тормам, Тешне кысам, әмма түзәм. ...Кнлешмәсәң, фани дөнья, Минем алда үзең тезлән!.. Кадерең булса гына Ханнар безгә, элек, китерелгән Дала якларыннан. Кырымнан... Чыңгыз оныклары 1аярь булган. Яу чапканнар, татар кырылган. Соңрак -килгән урыс патшалары, Алары да кнмсн куймаган. Теләгәнчә изгән, чукындырган, Аскан-кнскән, типкән, кыйнаган. Җирле халык түзгән, тешен кысып, Туган җирдән мәгәр китмәгән. Ташбака күк, каты тышчасына Үз эченә керен бикләнгән. Килмешәкләр чоры үтте инде. Үз кешебез әмер бирүче! ...Кабырчыкны салып ташлар өчен, Кирәк икән кадерең белүче... Монсы кыенрак Көнчыгышка юл ачылган Зур ханлык аугач кына: Мәскәү—МӘСКӘҮгэ әйләнгән Казанны алгач кына. Заман башка. Киләм дисәң, Йөрмә син сәнәк белән— Яулап күрсәт сәнгать белән, Акыл һәм сәләт белән... Бүгенгеләр кайда? Сез кирәк, торыгыз. Торыгыз. Мусалар/ Сибгат Хәким Үз халкын яклаган каһарман Үлемсез икәнен кисәтеп, Киткәннәр бу якты дөньядан Татарның кемлеген күрсәтеп. Көрәшнең туктаган чагы юк, Без—һаман почмакка кысылган... “Террорчы”, “ваһһабчы”, “дошман” дип Атала хәзер һәр мөселман. Сез кирәк, батырлар, кайда сез?! Юл куймыйк әшәке гайбәткә. Бүгенге Алишлар... Мусалар...— Торыгыз! ...Булсагыз, әлбәттә... Гадел булыйк дисәк Нинди хәлгә илтеп җиткердек бит. Уйлый китсәң—хәлләр шаккаткыч: Шәһидәләр йөри дөнья буйлап. Билләренә бәйләп шартлаткыч. Хатын-кызлар чыга үч алырга, Нәселендә ирләр калмаса. Гафу итә алмый Кавказ халкы— Дошманының каны таммаса. “Террорчы” дин, “кыргый халык”, диеп Гаепләргә, зинһар, ашыкмыйк: Иң беренче башлап кем суккан соң? Кертик башта шуңа ачыклык! Дәвамлы хыянәт “Үз иркебез белән кушылдык без, Яу чапмадык, сезгә карышып”,— Дип “Хуҗага” берәү гозер көйли, Билен богә-бөгә, тырышып. Калҗа сорап килгән. Аңа өстәп, Үз тәхетен кирәк сакларга... Тарихтан да файда таба белә Түрә халкы андый чакларда. "Орышмыйча гына бирелдек", дип Оран салу хурлык түгелме? ...Үзең теләп ничек бирмәк кирәк Туган җирне, халкың, илеңне?! Безнекеләр, әнә. көрәшкәннәр. Җиңелгәннәр... әйе. аяныч. Җиңгән булырлар да иде, бәлки. Булган булса янда таяныч. Алар даны, алар батырлыгы Хәтеремдә көн-төн яктыра. ...Кул күтәреп иркен югалтканчы. Җиңелүең мең кат яхшырак... Үкенеч ки Каюмдагы дусларга Минем бәхет—сездән читтә яшәү. Кәнәфиләр даулап йөрмимен. Ничегрәк сезнең "чәйнәшкәнне" Ишетсәм дә, үзем күрмимен. Аһ! Бәхетсезлсгем дә читтә яшәү. Яныгызга бик еш баралмыйм. ...“Татар башын татар ашый" торган Гамәлләрдән готын калалмыйм... Ерак учак Галәм учагыннан чәчрәп төшеп. Утлы күмер җанны пешерә. Унсигез дә тулмый дөнья куйган Малаемны искә төшерә. Төшерә дип әйтү дөрес булмас. Киткәне дә юк ла хәтердән. Рухы безнең янда, тел әйләнмн Ташлап китте диеп әйтергә. "Вакыт узгач, бераз җиңеләер. Түз. сабыр бул", диләр туганнар. Кая җиңеләйсен... өзелмәслек Чылбыр белән бәйләп куйганнар. “Кеше китә җыры кала", дибез. Җырлан булмый, күмер пешерә. Шул учакны барып тапмый торып. Тынгы килми мәллә кешегә?? Бүлешер идем дә... Бер бәхетсез булдың син дөньяда. Нишләсәң дә. китә кирегә. Ярдәм итә алмыйм, теләсәм дә Бик бәхетле итен күрергә. "Күрешик тә, әйдә, киңәшик", дим, Тәкъдимемне кире кагасың. Ияләштерүләр күп җиңелдер Урмандагы бүре баласын. Нәселеңнең булган гөнаһлары Сиңа гына әллә төшкәнме? Котың очар, әгәр сөйли калсам Синең хакта күргән төшләрне. Дөрес җирдән аны эзләмисең, Белмәвеңә калам гаҗәпкә. ...Бәхетне бит була табып кына, Биреп торып булмый әҗәткә... Гомер фәлсәфәсе Заманында без дә дөнья тоттык, Чибәр кызлар кочтык, шәраб йоттык. Матур-матур дәртле җырлар оттык, Диңгез буйларында җан җылыттык... Ни теләсәк, кулдан килә иде, Баш өстендә кояш көлә иде. Дан-шөһрәткә тормыш күмә иде, Дошманнар да таный, күрә иде. Хәзер—әллә шиңдек, коч-дәрт бетте, Хәтта хәмер үтми, җелек кипте. Кушаяклап еллар мәллә типте?!.— ...Намазлыкка менәр вакыт җитте... Ние бар... Сөйгән ярларны без көттермәдек, Чыгып чаптык карда, буранда— Вакытына барып җитә идек,— Йә, ние бар, дәртең булганда? Бер эштән дә куркып яшәмәдек, Каеш янда билгә буарга. Тауларны да куйдык күчергәләп, Ә ние бар, саулык булганда?! Бу дөньяның бетмәс хәсрәтләре Әрсезләнеп тынны буганда, Кайгыларны суга агыздык без...— Ние бар соң, исән булганда?

Реклама