Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИР КИТАБЫН КЕМНӘР ЯЗА...

Шагыйрь һәм жир китабы Сәер янәшәлек түгелме? Һич юк. Илдус Гыйләҗев иҗатын белгән һәркем бу билгеләмә белән килешәчәк. Чөнки ул чын-чыннан туган жир. туфрак, туган төбәге, анын авыллары (Азнакай, Урсай, Балтач, Туйкә. Нинди матур, шагыйранә яңгыраучы исемнәр!) белән мәңгелеккә бәйләнгән шагыйрь. Сибгат Хәким сүзләрен үзгәртеп әйткәндә, “бөтенләе белән жирнеке” ул... Әйе, 1946 елнын 15 гыйнварында Урсай авылында туып, мәктәп тәмамлаган егет  Казанда—университетта югары белем алгач та, янә туган якларына кайта: колхоз председателе, партия райкомнарында яхшы ук зур түрә дә була... Орден-медальләр, премияләр иясе, депутат... Үзгәрешләр чоры башлангач, янә күмәк хуҗалыкны җитәкли. Менә шундый хезмәт һәм гомер юлы Барсы да—туган якта, үз “кече ватаньГнда, V** > Чатыртау, Ык буйларында. Шунда языла анын туган җиренә, якташларына булган мәхәббәтенең инде бөтен нлхалкыбыз һәм дөнья язмышы белән бәйләнгән уй-хисләре тулы шигырьләре, китаплары... Әлеге “Жир китабы"... Әйе, ^ "Кул белән чәчәләр, күз белән уралар” дигән табышмак бик урынлы мон.1.1 И.шс иҗат. һичшиксез, гоззы туфрак 1нмс. тир. күт яше. юрурлык, халыкмын кшт күңеллеге, акыл-ф 'һсме. 1.»жриб»се бел-.н сугарыл!ан Ул- чын \шгън.1сеи_1.- п\ разналам Оаш к.ртсп калкым чыккан шигъри иген басуы. Китап исемнәренә генә игътибар итик: “Җилкенү”, “Өмет ае” (нигәдер бу атама мина сабаннан соң жылы яңгырлар көткән июнь ае кебек тоела!), “Серле мәгарә” (бусы да бу төбәк өчен бик табигый табыш: Азнакай якларының Пугач явы эзләрен саклаган урыннары, йә бакыр базлары күзаллана!), “Хак сүз” (бу да остаз шагыйребезнең "Жылы сүз” дигәне кебек, җанга җылы бирүче исем!) һәм “Чатыртау тылсымы” (бусы да әдәбият сөючеләргә бик якын. Марсель Галиевтә дә, Нур Әхмәдиевта да ул тылсымлы тау шигърияте белән аз очрашмадык... Матур исем ул!)... Алар да шагыйрьнең табигатенә ятышып тора кебек: барсы да туган җир сулышы белән өртелгән, туфрак, үлән-чәчкә сутыннан калыккан шигъри авазлар... Табигыйлек, ихласлык, күңел кинлеге, юмартлык, дусларына тугрылык, ир ныклыгы һәм инде олпатлык белән бергә нәкъ Бёрнсча гадилек, садәлек... Шулай: туган ягында яшәп, шигърияткә, иҗатка, фән-белемгә тугры калган талантлар бездә санаулы гына: Фоат Садриев, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм Илдус дустыбыз.. Әйе, сука артыннан йөреп язылмыйдыр аларнын әсәрләре (Бёрнс чоры түгел!), әмма “сукачыдан һич ким армый шагыйрь акыллы җыр язган чагында” дигән юллар да хәтерләрдә бит. Бигрәк тә бүгенге кебек болгавыр-болганчык заманда! Мен-мен мәшәкать, хезмәттән бушап торган арала гына язуда түгел монда хикмәт ә менә бүген, татарны саклап килгән меңъеллык изге Авыл бетеп барганда нишләргә шагыйрьгә? Ничәнче кат инде бу “ватан китә". Ә “изге сөт" калырмы сон9 Авыл белән үзебез дә, димәк, шигърият тә бетәрме? Кая барабыз9 Менә шундый чорда шагыйрь гаять борчулы. әрнүле, хәтта дөнья агышына үпкәле, ачулы, ләкин һаман да дөньяны, тормышны, матурлыкны ир-егетләрчә ярату белән сугарылган булу гажәпмени? Шулай гына языла ала анын “игенче догалары , “ин зур куаныч” дип эзләнүләре, йәки “Сусадык, су бирегез" дип рухта кайгырганнары Монда инде шигъри, юмарт, бай жаннын кырыс дөнья белән тартышы Әмма барыннан да бигрәк, ул—халык, милләт гаме белән яшәүче ир- узаман, ил агасы, аксакал булып күз алдына баса. Бүгенге көндә шагыйрь миссиясе— шушы! Шуңа да хәзер сүзне кистереп, катгый рәвештә әйтә, күрсәтә, ышандыра белүче булып күзаллана ул шигырьләрендә: Болай гына гади күренәбез. Күзәнәк без—барсын тоючы Хак сүзләр! Инде бу уйлануларда халкыбызның рухи тарихын тнрәнтсн тоеп аңлауны, ачы язмыш, хәсрәт тулы ил юлын фәлсәфи аңлатуны күрәбез Ә ул юл— безнен йөрәк аша уза. Күпме сандугачлар Себер киткән Җырын белмәгәнгә карганың Узган гасырнын фаҗигаләре гснәме сон бу? Бу бит тарихи ан. хәтер тавышы, жан авазы Безгә, ягъни мәркәздә, жылырак урынла яшәүчеләргә караганда ныграк, күбрәк өшемиме бу жан? Әнә бит ни ди ул Халык манкортлаша—шуны күреп. Шагыйрь булып яшәп карагыз Яшибез шул әле, яшибез: үз-үзебезне төрле алдаулар, ”тәти"ләр, мактаулар белән юатып, тынычландырып (бер Айдар Хәлим генә андый түгел, ахрысы ). чын конформистлар булып беттек. Ә Мәскәүләр һаман якадан җибәрми, өркетә, чигенергә мәҗбүр итә. Күпләрне, зур-зур агайларны Исәнлеген бирсен—илен сатып Кон күрүче әрсез мүкләкләрнең ди шагыйрь ачы каһкаһә белән. Һәм болай дип тә өсти Чит иипәткә хезмәт итүчене Аңлап була булмый кичереп Мондый юллар элекке абыэ-агайларнын оран-нидасы кебек яңгырый, безнен карашка, һәм бу аваз-әрнүләр шагыйрьнен юллашы да кайда да анардан калмый, ул АКШ та йә БМО да Татарстанны, халкын белмәүләренә, танымауларына ачына, ярсып бәхәсләшә Үзебездә дә адым саен "елый торган ташлар Та юлыга ул. “мәетләрдән өелгән пирамидалар" күрә, нәфрәтләнә ләгънәтләр яудыра Сөекле халкынын кимчелекләрен әйтүдән дә тайчанмый һәм үз дөньясын —шатлык, кайгысын да яшерми яза. һәм алар шәхси тойгылар, аһ-зарлар булып түгел, ә ил. халык гаменә тоташ булып хәтердә кала, ихтыярсыз, ана кушылып янасын, ышанасын. Менә бу. мөгаен. Илдус Гыйләжсв шигырьләренең ин җете ягы әйе. югалтулар, сагышлар бәрабәренә килгән шигъри табышлар бу. Шатыйрь ижатынын бу хасиятен аның турында әтрафлы мәкаләләр белән чыккан Р Фөйзуллин. Н Әхмәдиев. Г Морат кебек каләмдәшләре дә ассызыклап әйттеләр Каләмдәшләре дигәннән, шуны да искә алып үтәсе килә Илдус дустыбыз университетта (безнен сөекле татар теле һәм әдәбияты бүлегендә'» укыганда, группадашлары арасында соңыннан әдәбиятта ныклы урын алачак, шагыйрь, әдип, журналист булып кин танылачак йхлфәт. Мөдәррис Әгъләм. Нур Әхмәдиев. Рафаэль Сибат, Фәрит Гыйльми, Асия Юнысовалар булды. Илдусны ул чакта без әле белми идек, шигырьләре белән дә күренмәде ул шәкерт чагында. Әйе, Илдус шигырьгә башлап язучы булып түгел, үзе сөйгән туган җиренең хуҗасы, әлеге жир китабы битләрен язган шагыйрь булып килеп керде. Һәр яктан өлгергән ир-егет булып килде. Һәм әлеге шәриктәшләре арасында да сынатмады, соңламады дип уйлыйм. Быел нәкъ менә М. Әгъләм. М. Галиевлар буыны инде алтмыш яшен тутыра икән ләбаса. Уза гомерләр! Ә Илдус Гыйләжев атлы (ул ел башында тууы белән дә бәхетле, бәлки?) үзенчәлекле, талантлы шагыйребез—күркәм юбилеен уздыручыларның беренчесе.