Чиксезлеккә ышану сонеты

 Чиксезлек һәм Хыял гына чиксез. Хисләр чикле, чикле уйлар да... Хыял гына, ярый, тышау-биксез, чиксезлекне аңа буйларга. Аны олы шартлау итәмен дә, чиксезлеккә чәчрим, таралам... һәм сизәмен: балкып, аң-тәнемдә Галәм зурлык Ана ярала, күкрәк бирә, сораганны көтми... Бу акылдан шашкан, димәгез— без, шагыйрьләр, шулай, Җирдән китми, чиксезлекнең сөтен имәбез. Телебездә кайчак чит сүзлек— җаныбызда чөнки чиксезлек. Хата эзләү сонеты Кем ясады Җирдә иң зур хатаны? Кайсы илдә, нинди телдә, гасырда? Җавап эзләп, әле дә баш ватамын... һәм бөекләр күз алдыма бастылар. Мөхәммәтме? Иисусмы? Буддамы? Адәм?.. Ленин?.. Чыңгыз ханмы?... Әле дә бар кешелек, ниятендә буталып, бәхетенә юл табалмьж һәр илдә!.. Ә кем кылды Җирдә иң зур игелек? Шул ук затлар искә төшә иң элек, чөнки алар планетар аң үзәге! Бу сорауны күп буыннар кабатлар. Нигә кирәк сорауларга җаваплар?!. Әллә дөнья берәр фетнә сизәме?.. Реформаларга карышу сонеты Яз түгелдер... Язга әле ерак. Җылы гына килде кайдандыр... Могҗизаңны күптән көтеп торам Җирне. Аллаһ, тизрәк әйләндер. ил күкрәген кояш җылысына тизрәк ура. озак чыгарма... Кала яздык утсыз учак сымаи. куәт тә кж артык чыдарга. Могҗизаңның үзәгенә керт тә. аччы тыныч күчеш серләрен реформалар канын сөртә-сөртә, ничә буын инде керләнде... Юа алмый канны ташулар, су ташулар бәхет башына!.. Күләгәне өнәмәү сонеты Тәңре кырын кичкән болытларның Җир өстеннән шуган күләгәсен мнн туктатып тормак булып карыйм, миннән узгач... Көчсез ләкин әфсен... Күләгәгә баткан урман, дала кайгы-хәсрэт күмгән күңел төсле. Шул вакытта җанда сут туктала җирдә чәчәк, тәндә күңел үсми. Күләгәдә яшәп караган бар. йөрәгемдә кояш йөртсәм дә мнн!.. Бу шигырь дә шунда яралгандыр... Ләкин җил бар мәләк хәрәкәте! һәм мнн әчәм терек нуры тәмен күктән нңгэн дога бәрәкәтен... Караңгылык сонеты Яктылыкның үзәгендә кояш тора! Караңгылык үзәгендә нинди җисем? Кайчакларда күңелемне шушы сорау, бик хәвефле хәнҗәр булып, китә кисеп. һәм мин эзлим караңгылык чыганагын. Нигә эзлим? Ниемә ул минем кирәк? һәм кайдадыр үзәгемдә чыга янгын, һәм сулкылдап үрсәләнә башлый йөрәк. Мин кояшны күк йөзеннән сөртеп алам, йолдыз, Айны офык артларына салам, ә яктылык һаман-һаман күзгә керә. Мин аптыраш чоңгылына тәмам чумам, каш җыерам, тешем тешлим, күзем йомам һәм... караңгылык үзәген шунда күрәм... Тулган ай сонеты Ай тулышты төн нурыннан, өрелеп... Качыштылар вак йолдызлар аңардан... Ярканатлар канат җәйде нренеп. һәм киттеләр күктән азык ауларга. Лунатиклар, буйсынып нур-әмергә, уяу төшләр дөньясына чыктылар, һәм алар да очышларга әзерләр фәрештәләр чөнки һаман йоклыйлар... Үзе шомлы, үзе серле яктылык гаҗәеп үз һәм коточкыч ят булып, үле күздәй карап тора күшегеп, шул яктылык сеңә башлый сүзләргә, аларның да җылылыгын үзгәртә... Кеше тизрәк яба йөрәк ишеген... Җавап эзләү сонеты Тән туа да үлә... Ә җан кала... Ул үлемсез рухтыр, күрәсең. Димәк җанны нидер тартып ала! Нәрсә икән? Ничек беләсе? Чиксез Галәм микән? Йә йолдызмы? Берәр көмәндәге баламы? АллаЬ каршында, аһ, әхлак боздым— сорауларны кире аламын... Кире алып буламы соң аны? Сорау бит ул уебызның җаны... Җавабы юк сорау—үлемсез. Җан һәм Сорау әллә тиңдәшләрме? Гареш нигезендәге эшләрне аңлый калсак, булыр... күңелсез. Йөрәк фасылы сонеты Үзгәрешләр генә, үзгәрешләр сиздерәләр вакыт агышларын. Ә кешедә мәңге бетмәс эшләр: югалтуын барлый, табышларын... Кышның язга авышканын күрә бозның елап үлүенә карап. Җәйләр уза... Сары җилләр өрә. Җирнең миндә үскән чәчен тарап... Ә йөрәктә елның фасыллары юкка чыга, эреп кайнар канда... һәм күрәләр шагыйрь асыллары: сөю дигән фасыл гына анда! Шул фасылда асыл шагыйрь эри— үз канында үзе агып йөри... Ялгыш тиңләү сонеты Лалә-гөлгә тиңли сине кемдер... Лалә-гөллэр көнгә ачыла. Кояш нурларына, әнә, сеңде төн серләрен җыйган тамчылар. Син ачыла торган вакыт төндер. Төндә тышаусызлык тылсымы! Бәлки, җәннәт назларына тиңдер шул тылсымга бергә буйсыну?! Каршымыни мондый тннлэүгэ мин? Бу тиңләүдә- минем теләгем: дәрт ялкыны дигән ут аша синең көнең минем төнем белән, минем көнем синең төнен белән, һич югында, уйда тоташа... Файдалы аумакайлык сонеты Күкрәген Җир яктыгарак бора... Таңнан төнгә шәүләм сузам да, кояш сәгатедәй басып торам кон белән төн тигез ызанда. Бүген Җиргә иңде язгы хаклык ак нур белән кара балансы! "Гадел” кояш ләкин көннәр яклы куш минутлар көнгә ялгансын! <-) көз көне көзге хаклык килә. Ул чакта да кояш эшне белә тон ягына бераз авыша... һәм кояшка беркем үпкә тотмый, оттырмый да чонкн һәм дә отмый... Аумакайлык кына ябыша... Мирсәет Яруллин Исеңдәдер, дустым Мирсәет Яруллин. мең дә бергә теш кысып кына ярылмый йөргән чакта өй-эш-иҗат сукмагында, очраттың да. барына өстәп, тагын да бер эш бирдең. Мин килештем һич карусыз— ул елларда кыюлык булган ярыйсы!.. —Бәлки,—дидең,—шаккатрнзм дип атарлар, ну шулай да язып күрсәтик татарга оратория дигән бер яңа әсәр, әлегәчә татарда юк андый нәрсә... һәм аңлаттың оратория нилекне. Андый “җырны” һич белми идем элек мин... һәм тотындым мин язарга сиңа кирәк либреттоны... Чынын әйтим бик тә сирәк газаплана идем мин шигырь язганда... Шигырьлек тә, ташка үлчим, бик аз анда... Язамын да сиңа китәм—син хуплыйсың, тик сорыйсың сүзләрнең утлы уклысын... Исеңдәдер, шаккатризм тыңларга дип, “Актерга” халык җыелды күптин дә күп... Тыңладылар... һәм китте фикер алышу: мактадылар берсеннән берсе калышмый Нәҗип* 1 ага, Гомәр2 ага, Заһид1 ага, тагын күпләр, безнең иңнән кага-кага... Әмирхан ага Еники дә сүз алды: —Сәйдәш увертюраларыннан кузгалды безнең музыкабызның бу юнәлеше... “Кеше”4 дигән бу әсәрнең дә өлеше сизелерлек булыр әле киләчәктә— татар музыкасы бүген шау чәчәктә... Трибунага менде Мирсәй ага Әмир: —Музыка да, либретто да—шәп, ләкин бер нюанс бар... Сез уйлагыз әле шунсын: “Кешенең иң зур нәрсәсе...” дигәннән соң сузыла да сүзсез музыкаль пауза, күз алдыннан шулчак төрле нәрсә уза... Халык көлде... Мин кызардым. Син юаттың... Тынычландым һәм башка сүз уйлап таптым, җырлап карап, либреттога шундук керттек: "Кешенең иң зур байлыгы...!” дип үзгәрттек, һәм бу байлык, Мирсәет дус, исән, яши, кеше җанын кешелеккә таба дәшеп... ' Композитор Нәҗип Җиһанов г Язучы Гомәр Бәширов 1 Композитор Заһид Хәбибуллнн ‘ “Кеше" ораториясе Аны беренче тапкыр Н. Джураева җитәкчелегендәге хор башкарды Шамил Анак Исеңдәдер, Шамил абый, исеңдәдер: син ул чакта Анак түгел, ә гади бер шагыйрь идең Казан өчен. Ә чынында Мәскәүендә, Прагада, Истанбулда исемеңнең матур аты чыккан иде: “верлибрчы” дигән ярлык йоккан иде. Без таныштык иске Матбугат йортында һәм сөйләшеп киттек шундук бер үк тында, бер үк тонда миңа тансык темаларга, барып җиттек чиксезлек төкәнгән ярга... Онытылдык... Кич тә җиткән беленми дә... Барып кердек Пушкиндагы1 блинныйга. Дәвам иттек... Антик чорны айкап йөрдек... Этрускларга, Бабилунга барып кердек... Күрдек Җирнеке булмаган, күктән иңгән цивилизацияләрне... Шуннан сеңгән дымда үскән халыкларны барладың син әкрен генә блинныйны арбадың син: унлап кеше җыелды безнең өстәлгә. Кафе бикләп, пешекчеләр дә өстәлде. Син сөйләдең... Юк, син гиздең гыйлемеңдәКүл-Тәгнннәр һәм Чыңгыз ханнар илендә татар тамыры эзенә аяк бастык, һәм алышты тарихларның өсге-асты... Шигырьләрең—белемеңнең тән-бәдәне- чигеп барды синең затлы фәлсәфәңне әңгәмәнең күңелдәй ак тасмасына: кеше тора космик тылсым басмасында!.. Дәлилләрең - Библиядән һәм Коръәннән һәм бүгенге иң алдынгы космик фәннән. Төрле телдән төрле сүзләр чагыштырдың... Безнең уйны Заман белән чабыштырдың... Мин ул чакта тик студент кына идем, йөрэ1 емә ярыш җене шунда тиде әй тырыштым Заманага баш бирмәскә, гел яңарып тормасам да—искермәскә!.. Аһ, ул көнне, Шамил абый, син гаҗәеп биек идең... Сәмруг коштай канат җәеп, ас дөньядан өс дөньяга безне ташын, син үзең дә, абруй булып, өскә аштың. Мнн әле дә сиңа карыйм ияк чөеп, китәм шулчак теге асыл кәшә тиен. ' Каланда 1961 1962 елларда Пушкин һәм Университет урамнары чатында "Блннная" дигән кафе бар иде Автор Биш Ренат Исегездәдер дип уйлыйм, адашларым, күрсәтергә теләп бездә дә баш барын, җыелдык та, “коры" шәраб эчә-эчә, ниятләдек үткәрергә күмәк кичә Актер Йорты' диеп аталган подвалда— подвал булса да, бик якты иде анда. Бармакларын Шүрәле кебек селкетеп, композитор һәм пианист Р. Еники уйнады Шопен "Ноктюрн”ын, сонатина: пианино сыкрый, гөрли, көлә, тына һәм пышылдый көйдән генә хасыйл сүзләр: затлы музыкага бирел, татар,—үзгәр!.. Чыкты Таҗи. Ул—Геракл, Былтыр, атлет— һәр адымын король Лирдай горур атлый. Учы белән, шау китереп, һава телеп, монологлар сөйләде ул елап, көлеп... Күңелләргә уелдылар нурлы эзләр: сәхнә кебек иркенлеккә омтыл—үзгәр!.. Әле бары консерваториядә генә укыса да. Ибраһимов менә дигән затлы җырчы булачагын шәп күрсәтте— арияләр, шлягерлар бүләк итте. Колаклардан күңелләргә күчте сүзләр: артта калма җырдан, татар.-үзгәр, үзгәр!.. Ибәтуллин- игезәкләрнең сыңары— аякларда көй дә, сүз дә, җыр да барын тар сәхнәдә очып биеп исбат итте... һәм миңа да шигырь сөйләр чират җитте. Бик модада иде шигырь ул елларда— йөри иде кыю. авангард юлларда. Ил буйлата искән җылы җилләр дәрте күңлебезне, күзебезне нык үзгәртте. Исемебез2 татарныкы булмаса да, рухыбызны чын татарча-туры, садә, горур итеп саклап кала алган килеш, без өндәдек: татар үзгәрергә тиеш! Исегездәдер дип уйлыйм, адашларым, җанны кыйган куркаклыкның бозы-кары тизрәк эрергә кереште безнең утта телгә кайта башладылар тарих йоткан күп шәхесләр, батырлыклар һәм рух эше... Бу эштә бар биш Ренатның да өлеше!.. ’ Үткән гасырның җитмешенче елларында Актерлар Йорты К. Нәҗми театр гомумторагынын цоколь этажында урнашкан иде ; КепаГич - латинчадан, яңадан яшәүгә әйләнеп кайтуны аңлата

Реклама