БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ:ДИСКУССИЯНЕҢ КАЙБЕР НӘТИҖӘЛӘРЕ

“Казан утлары” заман героен эзләп чыккан, дип яздылар бер газетада. Әйе, без чыннан да моннан ике ел элек журналыбыз битләрендә "Безнең заман герое” дигән исем белән бәхәс-дискуссия ачып җибәрдек. Әлбәттә, юктан эш чыгарып, тиктомалдан тотынылмады мона. Бу сөйләшүне башларга безне бүгенге вәзгыять, тормышыбыз ихтыяҗы мәҗбүр итте. Хәер, заман каһарманы мәсьәләсе элек-электән актуаль булган. Боек рус әдибе М Лермонтов та тикмәгә генә төп әсәрләренең берсен "Безнен заман герое” дип атамагандыр Ахыр чиктә, хикмәт исешә түгел, җисемдә. Без чагыштырмача шартлы булган шушы сүзтезмәне өскә, калку итеп куеп, бүгенге әдәбиятыбызда бара торган процессларны, тенденцияләрне мөмкин кадәр анализлап, үзебез өчен мәгънәви максатлар билгеләп (үзәктә, албәпә заман герое), сүз сәнгатенең, ягъни язучы хезмәтенең җәмгыятьтәге урынын, кешеләргә тәэсир итү дәрәҗәсен ачыкларга ниятләгән идек. Куйган төп максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз. Бу сөйләшү әдәби җәмәгатьчелегебездә шактый зур резонанс алды. Чыккан мәкаләләр, күтәрелгән мәсьәләләр, аерым теләк-фикерләр кемнәрдәдер хуплау-тсләктәшлек тапты, кемнәрдәдер алар канәгатьсезлек, ризасызлык уятты, хәтта кемнәрнедер ярсытты да бугай Безнеңчә, бу—дөрес күренеш, ижат эшендә кирәкле шәй. Юкса, сонгы дистә елларда, “бездә тәнкыйть юк, тәнкыйть бетте' ” дигән сүзләр дә еш ишетелә башлаган иде Утсыз төтен булмый дигәндәй, мондый катгый сүзләргә нигездә бар. Матбугатта әдәби хәрәкәткә яки аерым бер әсәргә карата чыккан материалларны күздән кичерсәң, шуна инанасын: аларнын күбесе теге яки бу язучының юбилее яки әсәре берәр премиягә тәкъдим ителү уңае белән язылган, китап күзәтү-рецензияләрнең дә күбесе, нигездә комплиментарлыкка, мактауга корылган Әгәр безнең бу сөйләшү унае белән чыккан мәкаләләрне укып, җентекле анализ ясасан, шундый нәтиҗәгә киләсең юк. “базда дары бетмәгән әле!”, объективлыкка омтылган, дөреслеккә хилафлык кылмаска тырышып, кемнен кем булуына карамастан, йөзенә карап үз фикерен әйтә алучылар бар әле, тәнкыйть исән әле! Дискуссиянең темасын “Безнен заман герое” дип билгеләгәндә редакция түбәндәгеләрдән чыгып фикер йөртте. Сонгы егерме елда тормышыбызның кискен үзгәрүе аерым кеше, шәхес яшәешендә, аның эш-гамалләреңдә, көнкүрешендә, уйлау- фикерләү рәвешендә, хис-кичерешләрендә ничек, ни рәвешле чагыла? Безнен хәзерге замандашыбыз нинди ул? Ә анын әдәби әсәрендәге чагылышы—без теләгәнчәме, без көткәнчәме?—Менә шуна охшаш күп кенә сорауларга жавап табарга теләп уйланганда заман герое проблемасы байтак җитди мәсьәләләр бергә килеп кисешкән мөһим үзәк булып тора, аңда тормышнын һәм әдәбиятның күп яклары чагылыш таба. Узган сөйләшүнең кайбер нәтиҗәләренә күчкәнче, башта кайбер саннар китереп үтик. Дискуссия материаллары 2004 елның гыйнвар аеннан башлап журналның һәр санында (димәк, барысы 24 санда) басылып килде, өзеклек булмады. Күләм ягыннан алып караганда "Безнен заман герое" дигән темага берничә китап чыгарырга җитәрлек кызыклы язмалар дөнья күрде. 32 авторнын төрле күләмдәге мәкалатәре. фикерләре басылды Әдәбиятны н төрле жанрларында эшләүчеләр бәхәстә түбәндәгечә катнашты әдәби тәнкыйтьчеләр—13. шагыйрьләр—5. прозаиклар—2. драматурглар—I кеше Укучылардан атынган 11 язма урнаштырылды Кызганыч ки, сүз нигездә проза әсәрләре, шуларнын геройлары турында гына барды Юкса, фикер яналыгы. тәэсир көче, иҗтимагый янгарыш жәһәтеннән әдәбиятның публицистика, шигърият кебек төрләре сонгы дистә елларда прозага караганда алдарак та торды кебек. Эчтәлек ягына килгәндә, күпчелек авторлар шуны билгеләп үттеләр: әйе. сонгы унбиш-егерме ел эчендә тормышның үзендә бик күп кызыклы геройлар пәйда булды Үткән гасырнын туксанынчы елларында ин зур күтәренкелеккә ирешкән милли - азатлык хәрәкәте үзе байтак кына көчле шәхесләр, чын мәгънәсендә нык рухлы көрәшчеләр тудырды. Шулай ук халкыбызның хәзерге көндәлек яшәешендә лә батырлык, каһарманлык мисаллары очрап, күренгәләп тора Бу сөйләшүдә катнашучы авторлар дөрес билгеләп үткәнчә, андый матур күренешләр, үрнәк булырдай шәхесләр кискен үзгәреш кичерүче бүгенге тормышта аеруча зур әһәмият ала. Алар киләчәккә, бигрәк тә яшь буынга, олы юлны, дөрес юлны күрсәтеп торучы рухи ориентирлар кабул ителә. “Безнен заман герое” дигәндә без. әлбәттә, ин беренче чиратта тормышыбызның әнә шундый якты маякларын күз алдында тотабыз Борын-борыннан. кешеләр жәмгыять булып оешып яши башлаганнан бирле, көч яки акыл үсеше ягыннан башкалардан аерылып торган индивидумнар булган, гадәттә алар шул ырунын башлыгы саналган Аларны, мөгаен, шул заманнын беренче каһарманнары дип атап буладыр, һәр чор. һәр халык үзенен көчле шәхесләрен тудырып килгән. Әйгик, колбиләүчелек чоры шәхесе. Рим гладиаторларын көрәшкә күтәргән Спартак шул дәвернен каһарманы түгелмени? Патша колонизациясенә каршы баш күтәргән Батырша? Салават Юлай. Муса Жәлил?.. Болары турыдан-туры көрәштә корбан булып, яшәү финаллары җәзалы үлем белән тәмамланган каһарманнар Үзләренен фидакарьлекләре белән тыныч тормышта кешелек алгарышына гаять күп файда китергән мәшһүр галимнәр, бик күпләрнен гомерләрен саклап калган табиблар Яшәсшнен төрле сфераларыннан халык күңеленә кереп калган бихисап шәхесләрне искә алырга мөмкин. Алар теге яки бу заманнын каһарманнары-геройлары бит Каһарман-герой өлгесе беренче нәүбәттә яшьләр өчен, яна буыннар өчен кирәк (Өлкән яшьтәге кешегә яшәү үрнәге эзләү гадәттә сон була инде). Тәрбия чарасы буларак кирәк. Әдәбият байтак гасырлар буе бу миссияне уңышлы үтәп килде Китап тотмаган, матур әдәбият укымаган кеше монарчы надан дип саналды, җәмгыятьтә анын урыны түбәндә булды. Талантлы әсәр, андагы персонажлар, автор үзе телиме- юкмы, укучыга тәэсир итми калмый. Димәк, әсәр, анын герое, укучымын анын формалаштыруда билгеле бер роль уйный. Ул геройнын гамагтәре нинди, максаты нидән гыйбарәт? Ахыр чиктә ул кемнәргә һәм нинди максатка хезмәт итә 1 Бүтәнчә әйткәндә, нинди идеяне алга сөрә1 Төрле заманда, төрле җирлектә, төрле халыкларда кешеләрнең максатлары, тоткан мәсләкләре, идея-иманнары төрле булырга мөмкин Әмма, кем генә булмасын—аерым бер кешеме, ыруг-жәмгыятьме. милләт-халыкмы дәүләт-империяме—барыбер аларны бер нәрсә берләштерә: бу Кояш астында үзе теләгәнчә ирекле яшәүгә омтылыш Бу омтылышмын күп формалары, күп исембилгеләмәләре бар Үзебезнең җирлектә сонгы гасырдагы вәзгыятьне, идеологик катаклизмнарны гына искә төшерик. XX йөз башындагы революция түнтәрелешләр аны бөтендөньяга җәелдерергә омтылышлар (мировая революция), хосуси милекне бетерү берничә буынны гарипләндергән сугыш, җирне хуҗасыз калдыру, социалистик җәмгыять төзү, һәм ниһаять, коммунизмга "чыга язу". Идеологик бу ыргымнарның үзәгендә йөзләрчә миллион кешеләр язмышы Батырлыклар, фаҗигаләр, шатлык һәм кайгы яшьләре һәммәсе бергә үрелгән, буталган Хакнмларлар үз идеологиясенең җиңүе өчен фәнни һәм ижади интеллектуаль көчне максимум файдаланырга тырышканнар, билгеле Халык массаларын тиешле юнәлештә хәрәкәтләндерү өчен үрнәк каһарман-геройлар кирәк бу лган Әдәбият шп тәрбия чара тарымын берсе булган заманда, китап геройларының роле әйтеп бетергесез зур тис Максатка яраимы әдәби геройлар тудыру (яки ясау) өчен, иҗат ысулына фәнни төсмер биреп, социалистик реализм метолы булдырылды Шул заманнын әдәби геройларын искә төшерик в* Н. Островскийнын Корчагины. М. Шолоховның Давыдовы Бездә Г Бәшнровнең Нәфисәсе. М. Әмирнең Миңлекамалы. Г. Әпсәләмовнен Газинуры.. Бу әдәби геройлар шул елларның сәяси кануннары тәэсирендә беркадәр ясалма булсалар да. ал арның берничә буынны патриотик тәрбияләүдәге өлешләрен танырга кирәк. Шул ук вакытта, партия заказы белән язылган меңәрләгән урта кул әсәрләрдә, төссез, бер-берсенә охшаш, артык "дөрес” бихисап уңай геройлар пәйда булды Алар яшь укучыларга үрнәк булырлык заман геройлары итеп тәкъдим ителде. XX гасырның икенче яртысында "безнең заманның төп герое"—коммунизм төзүдә актив катнашучы булырга тиеш иде “Коммунизм төзүче кодекс"н үтәмәгән кешене заман герое итеп күзаллау яки сурәтләү кыен иде... Әмма. Вакыт дигәннәре һәммә нәрсәгә төзәтмә кертә тора Ком таулары күчкән кебек, зур дәүләтләр, империяләр таркала, җимерелә тора Алар белән бергә, табигый, шул империяләрнең җилеме булган идеологияләрдә юкка чыга бара. СССР таркалгач, партиянең унитар системасы җимерелде, какшамас кебек тоелган идеологик маяклар ауды, демократия белән анархия буталып, күпмедер дәрәҗәдә хаос барлыкка килде, рухи кыйммәтләр девальвацияләште Төрле сәяси терминнар кибәген җилгәреп, төптәнрәк уйласан. илдә төп үзгәреш шул: илдәге материаль-җисми байлыкның хуҗалары алышынды, илнеке саналган мөлкәт тар бер даирә кулына күчте Цивилизацияле капиталистик (онытмыйк, нигез сүз—"капитал ") мөнәсәбәтләр булмау сәбәпле, "кыргый базар” күпчелек хезмәт иясен хәерчелектә калдырды: аз санлы бер төркем фантастик байлыкларны кулга төшерде, күпләр фәкыйрьлекнең чигенә терәлде. Менә шул җәмгыятьтә геройлар-каһарманнар эзләп кара инде! Классик мәгънәдә без анлаган геройлар урынына тормышыбыз мәйданында яңа антигеройлар яки куштырнаклар эчендәге "герой"лар пәйда булды. Аларга мисаллар бихисап. Әйтик, хөкемгә тартылган җинаятьче берничә елдан парламентка депутат булып сайлана, һәм бераздан тагын төрмәгә ябыла Жәмгыятькә үз хәләл көче белән берни дә бирмәгән япь-яшь кеше төрле алдау-юлдаулар белән дис тә миллиард доллар байлык (тулы бер өлкә-республика бюджеты!) үзләштерә Яки—ачыктан-ачык фашис тик рухлы яшьләр төркемнәре барлыкка килә, кайбер партияләр аларга эчтән теләктәшлек белдерә, рәсми хакимият күрмәмешкә салыша Олигархмы, скинхедмы. законлы бурмы—алар да бит кемнәрдер өчен авторитет, кумир. темабыз терминологиясе белән әйтсәк, герой, каһарман. Каһарман-герой өлгесе, ин әүвәл яшь буынга кирәк. Әйе. шулай. Яшь кешенең күнеле буш булалмый: ул барыбер нәрсә беләндер тула һәм рухи корыла. Хикмәт нинди максатка корылуында. Чыннан да, "кеше жаны өчен көрәш бара!” Жепнен очы ахыр чиктә тәрбиягә, яшь буынны тәрбияләү эшенә барып тоташа. Әдәбият, тапталганрак гыйбарә белән әйтсәк, тормыш көзгесе буларак, тәрбияви әһәмиятен югалтмады бит әле! Димәк, әхлакый кануннар шактый ук какшаган бу чорда язучының жаваплылыгы тагын да арта булып чыга. Бу җаваплылык, әлбәттә, авторның персонажларны, әсәрнең умыртка сөяген тәшкил иткән төп геройларны сайлауда һәм аларны образлы сурәтләүдә, дөресрәге, нинди максат куеп, ничек сурәтләүдә чагыла. Байтак авторлар бик хаклы рәвештә язган ул, соңгы елларда басылган әдәби әсәрләрнең геройлары шактый ук ваклану сизелә—безнең күңелләрне җәлеп итәрдәй зур шәхесләр җитми. Дөресрәге, ил һәм халык мәнфәгате белән янып яшәгән якты күңелле олы шәхесләр азрак. Ә бит бу хәлне илнен. жәмгыятнең капиталистик юлга аяк басуы белән генә аклап булмый. Чөнки тулаем кешелек җәмгыятенең, аннары аерым алганда безнен татар милләтенең алдына килеп баскан зур проблемалар азмыни? Ә бүгенге намуслы, кешелекле шәхесләр никадәр борчулы уйлар, кичерешләр эчендә яшиләр? Безнең тирә-ягыбызда әнә шундый зур. якты шәхесләр, әдәби әсәр герое булырдай типлар юкмыни?! Нишләп соң алар безнен әсәрләрдә күренми диярлек? Бу дискуссиядә әдәби әсәрләрнен тәрбияви ягына хаклы рәвештә шактый гына басым ясап үтелде. Ләкин, шуның белән бергә, без әдәбиятның башка максатлары булуын да истән чыгарырга тиеш түгел. Әдәбият теориясен искә төшерсәк, әдәбият ул. беренчедән, чынбарлыкны, тормышны танып белү чарасы, икенчедән, укучыга эстетик ләззәт бирә һәм. өченчедән, тәрбия коралы. Сонгы елларда ижат ителгән әсәрләр турында уйлаганда без әнә шул өч яссылыкта да уйланырга тиешбез. Аерым алганда, безнен әсәрләребез (бигрәк тә роман һәм 85 повестьлар) сәнгать ягыннан шактый ук түбәнәйде түгелме'’ Татар классик әдәбияты безгә мирас итеп калдырган бай образлар галереясы, тел-стиль чаралары сонгы вакытта беркадәр ярлыланды түгелме9 Ә сүзебсзнен төп темасы булган заман героена килгәндә, анын рухи дөньясы, уйлары-хисләре безне ни дәрәжәдә били, мавыктыра ала. баета ала сон? Әйе. узган дискуссия барышында заман героена карата бик күп таләпләр, үтә лә житди таләпләр куелды Ләкин, шул ук вакытта без әдәбиятның бронза һәйкат белән түгел, кимчелекләр хас тере кеше белән эш итүен лә истән чыгармаска тиешбез Дөнья әдәбиятының классик мисалларын. үлемсез обрахзарын искә төшерсәк тә. аларнын ин элек безгә кеше буларак якын һәм кадерле икәнлеген аңларбыз Шушы урында тагын бер мөһим якка дикькать итү сората Дискуссиядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, сонгы елларда безнен прозада ничектер романтик башлангыч онытыла төште. Анын урынын күбрәк "кара" реализм, вак көнкүреш реализмы биләде. Нәтижәдә. әсәрләр җиргә артык якынайды, аларла очыш, күтәренке рух, канатлану калмады, натурализм көчәйде Ә бит ин якын үткәнебезне—совет чоры әдәбиятын искә алсак та. анын безгә ошаган ин төп геройлары, нигезлә романтик шәхесләр ич! Алар үзләренен якты һәм зур эшләре, фидакарьлекләре, ин мөһиме: көчле рухлары, саф күңелләре белән безне дә югарырак күтәрә иделәр Бигрәк тә мәхәббәтне бәян иткән мавыктыргыч әсәрләр җитми бүгенге укучыга Дискуссия барышында теге яки бу әдәби әсәр унаеннан язучыларыбызга карата күп төрле таләпләр куелды, кайберәүләр тарафыннан кискен-кискен сүзләр дә әйтелде Билгеле, бу сөйләшү, дискуссия кии күләмдә фикер алышу, бәхәсләшү максаты белән оештырылды Һәм анда, чыннан да. карашлар төрлетеге. күплеге ачыкланды Алар безнен киләчәктәге эшчәнлегебездә. иҗатыбызда ярдәм итәчәк. Ләкин шул ук вакытта без бер-беребезне тәнкыйтьләү турында сүз алып барганда, тәнкыйтьнең төп максатын күздән ычкындырмасак. шуны онытмасак иде Тәнкыйтьнең төп максаты—әдәбиятны үстерү, язучыга ярдәм итү Әнә шул юнәлештә таләпчәнлек һәм кайгыртучанлык күрсәтү Теге яки бу язучыны түбәнсетүгә, мыскыллауга корылган тәнкыйть исә эшкә ярдәм итә алмый Тагын аксиома кебек бер хакыйкать: нинди генә гаярь зат булмасын, үз халкыннан йөз чөергәннәр һич кенә дә заман герое була алмый Шуна күрә һәр халыкның үз милли геройлары бар Йолдыз белән йолдыз сөйләшә дигә!шәй. алар еш кына башка халыкларның да уртак геройларына әверелә Хәзер "милли идея”, "милли проект" дигән сүзләр еш ишетелә Бу юнәлештә Россия күләмендә билгеле бер эзлекле гамәлләр башкарырга уйлыйлар Уртак Ватан саналса да. күпмилләтле дәүләттә бер генә уртак милли идея була алмый. Һәр моржанын үз төтене Безгә дә ят нәрсә түгел ул милли идея Әгәр сонгы 10-15 елдагы иҗтимагый тормышыбызга күз салсак, милли күтәрелеш нигезендә моңарчы без бетмәгән күпме көрәшчеләр, чын мәгънәсендәге каһарманнар пәйла булды * Атар безнен заман геройлары түгелмени? Казанның 1000 еллыгы үткән көннәрдә Президентыбыз М Шөймиев, халык күзенә карап: “Булдырабыз'" диде Милли идеянең бер формасы буларак, бу шигарь күп нәрсәне аңлата. Шушы “Булдырабыз" шигарен әйтергә нигез биргән, халкыбыз алгарышына өлеш керткән кешеләр заманыбыз каһарманнары түгелмени? Әйе, икс ел дәвам иткән дискуссия-сөйләшүгә алегә нокта куябыз Әмма йомгак ясамыйбыз Заман героеның тәгаен моделен билгеләмибез Теләгәндә дә билгели алмас илек Заман аш һәркөн яна төсмерләр өстәп тора Шунысына канәгатъбез журнал битләрендә бүгенге әдәбиятыбыз турыңда ихлас сөйләшү бу лды Кайбер укышларыбыз белән бергә байтак кимчелекләребез ачылды Үз-үзебезгә тәнкыйть күзе белән карый алу—рухи сәламәтлегебезне»! бер билгесе Димәк, киләчәккә өмет бар.

Реклама