Логотип Казан Утлары
Драма

ТӘНЗИЛӘКӘЙ


МОНОСПЕКТАКЛЬ ӨЧЕН ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМАТИК ХИКӘЯ
Катнашучы
Газинур —хикәяне сөйләүче
I КИСӘК
1. Исәнме, Тәнзиләкәй!
Бер бүлмәле фатир. Стеналарда Тәнзиләнен төрле яшьләрдәге портретлары. Бер портрет хәтта түшәмгә дә беркетелгән Бүлмә уртасындагы мольбертта Тәнзиләнен язылып бетмәгән портреты Караватта Газинур йоклап ята. Тәрәзәдән тошкән кояш нуры аны уята Газинур торып тәрәзәгә бара Кояш белән исәнләшә. Тиз генә урын-җирен җыештыра да, бер-ике гимнастика хәрәкәтләре ясап ала Бүлмә буйлап йөреп, портретлар белән исәнләшә.
Газинур Хәерле иртә, Тәнзиләкәй Кәефләрен ничек, Тәнзиләкәй? (Исәнләшеп йөргәндә кайбер “Тәнзи- лә"не үбеп тә ала.) Исәнме-саумы, Тәнзиләкәй? Афәрин, барыгыз да исән-сау. Ачуланмагыз инде, Тәнзиләкәйләр, озаг-рак йокланган. Бүген ял көне, эшкә барасы юк. Бүген көне буе мин сезнен янда булачакмын. Бүген бит әле сезнең туган көнегез дә. Әнә кояш та ничек сәламли сезне (түшәмгә карал). Нәрсә, мин синең белән исәнләшергә оныттыммы? (Идәнгә чалкан ятып). Исәнме, Тәнзиләкәй. (Торып). Ә хәзер, Тәнзиләкәйләр, мина юынып алырга рөхсәт итегез. Сез ул арада иртәнге серенада тыңлый торыгыз. (Магнитофонны кабыза, анда Гз- зинур җырлый.)
Тәнзиләкәй, тор инде,
Йокын туйгандыр инде,
Сандугачлар чык суларын Эчә торгандыр инде.
Тәнзиләкәй, тор инде,
Йокын туйгандыр инде,
Матур кызлар чәй суына Бара торгандыр инде.
Тәнзиләкәй, тор инде,
Газинурын син торганны Көтеп торадыр инде.
(Газинур юынып һәм бәйрәмчә кие-неп чыга). Иә, ничек, Тәнзиләкәйләрем, серенада ошадымы? Мин аны кичә генә, сезнен бүгенге туган көнегезгә атап яздым. Ишеткәнсездер, үзем җырладым. Мин инде, Тәнзиләкәй, синен кебек
итеп жырлый алмыйм. Син матур итеп җырлар иден. Син бит җырчылар арасында йолдыз булып кабынырга тиеш иден. Кабына алмадын шул (Мольберттагы портрет янына килеп). Ә син нигә болай монайдын? Килешми. Бүген бит бәйрәм Бүген бер көндә ике бәйрәм Си- нен туган көнен һәм юбилей. Әйе, әйе. юбилей Бүген бит мин синен ике йөзенче портретыңны ясап бетерәм. Туган көнен белән котлыйм, Тәнзиләкәй. Әле- гә шулай дип кенә әйтәм. Ә бәйрәмен бүген кич бәйрәм итәрбез. Җырлар җырларбыз, гармун уйнарбыз, теләсәк биербез дә. Иә, йә, моңайма. Ирен янында, балаларын янында Менә бит мин бер ялгызым гына, алай да моңаймыйм Гафу ит. Тәнзиләкәй, ялгыз дип әйтеп ялгыштым Нишләп ялгыз булыйм мин. әйемс, Син бит минем янымда Менә әйт син, кемнен ике йөз Тәнзиләсе бар Юбилей бүген. Ике йөзенче Тәнзилә моңаерга тиеш түгел. (Кулына буяулар белән пумаласын алып). Йәле, елмаеп җибәр әле, дөнья яктырсын Яктылык ул, Тәнзиләкәй, кояш яктысыннан гына тормый. Күнеле якты кешегә карангы төн дә якты булып күренә. Хәтерлисенме. без синен белән карангы төндә икәү генә урманга барган идек Шүрәле күрергә дип барган идек. Син үзен бит ми на бәйләндең. Шүрәлене күрсәт диден Шүрәле көндез күренми дигәч, төнлә алып бар диден Бардык. Шүрәле күренмәде Тавышы гына ишетелде Син куркып мина сыендык. Курыкма, бу Шүрәле тавышы түгел, ябалак кына ыңгыраша дидем Тон иде. дом караш ы иде Шул караңгыда мин синен күзләреннсн төсен күрдем. Дом караңгыда урман сукмагында без адашмадык. Ә менә көпә- көндез адаштык. Йә. йә. моңайма Менә шулай. Елмаю сиңа бик тә килешә (Мольберттан портретны алып) Тәк. кайда булачак инде синен урынын? Ике йөзенче булгач, түрдә торырга тиешсендер инде. (Портретны элеп куя) Менә шунда тор син мина карап, ә мин сиңа карап торыйм Кайдан да син мина күренергә тиеш. (Читкә китеп карый, иләшә утырып, ятып карый). Юк. Тән-зиләкәй. бүген син минем янәшәмдә бул инде. (Портретны шып. сәхнә алдына янып килә) Менә шушында синен урынын. Ә мин синен янәшәңә утырам. Тәрәшлән дөньяга карап утырыйк Әнә шулай, елмаеп карап утыр Тәрәзәдә сине күргәннәр нинди бәхетле хатын дип уй
ласыннар. Янында пары утыра дип мина карасыннар Мин дә аларга елмаермын. Күрәсенме. Тәнзиләкәй. әнә сина охшаган бер кыз үтеп бара. Унжиде яшендә син нәкъ шундый иден. Хәзер бераз олыгайдын инде Мин дә олыгайдым Кырык яшь шактый инде ул, әйе- ме. Юк. юк. син элекке кебек үк чибәр. Тик менә чәчләренә бәс куна башлаган. Чигә чәчләре ник аллан агара икән ул. Тәнзиләкәй0 Әллә кешенен гомере шуннан башлана микән Шулайдыр, әйеме0 Кан тамырлары да шуннан үтә бит Юк. син картаям дип хафаланма, берничә бөртек кенә алар Ныклабрак карамасан. күренмиләр лә әле алар. Мин аларны буяп та куя алам, әлбәттә Ләкин, гафу ит. Тәнзиләкәй. мин бит художник, рәссам биг мин Алдашырга ярамый мина Мин инде болай да алдашам Юк. бүтәннәрне алламыйм мин. үтемне аллыйм Сине оныттым дип үземне аллыйм Оныта алмыйм бит мин сине, җанкисәккәем Карале, Тәнзиләкәй. кемнәр үтеп бара. Әнә ич. култыклашканнар Икесе дә авызларын ерганнар. Салам сезгә, ерык авызлар, киләчәктә дә көлеп яшәргә язсын Ә сез нәрсәгә чыраегызны сыттыгыз0 Нәрсә житми сезгә0 Ә кемгә җитә бу дөньяда0 Кемнен әле мина житге дип әйткәне бар° Исәнлегегезгә шөкер итегез. Менә безгә карагыз Әллә безнен барысы да ал да гөлме0 Икебез дә елмаябыз биг Нәрсә, мин. Тәнзилә мине ташлап кияүгә чыкты дип. елап утырыйммы0 Үзем яратып бетермәгән иргә туры килдем дип. Тәнзилә җыласынмы0 Менә утырабыз бит әле. елмаешып утырабыз, әйеме. Тәнзиләкәй Әй син. нәрсә авызыңны ачып тәрәзәләр санап барасын? Монда утыра Тәнзилә апаң. Туган көнен котлы булсын. Тәнзилә апа. диген. Син аны ачуланма инде. Тәнзиләкәй. яшь бит әлс Безнен яшькә җиткәч барысын да анлар Рөхсәтме, мин синен алдына ятып торыйм Бүген мин сине тагын төштә күрдем Менә шулай алдына ятканмын да күктәге йолдызларны саныйм икән Шунда бер тавыш ишеттем Син, Газинур, атлә кайдагы йолдызларны санама, янындагы йолдызга кара дип әйтә икән Кем тавышы лип эзләп тапсам, андагы Зөһрә кыз мина эндәшә икән Ул. син мина карама. Тәнзиләгә кара, дия икән Сина күтәрелеп карасам, син юк икән, Тәнзиләкәй Нигә юрыйк икән бу төшне. Тәнзиләкәй? Әллә мин сине икенче тапкыр, мәнгелек-
кә югалтачакмын микән? Син төшләргә ышанма, ярыймы, Тәнзилә. Ташлап китә күрмә мине. Мин монысын күгәрә алмаячакмын. (Торып утырып). Сүз бирәсеңме. Тәнзилә? Әйт инде берәр сүз. Йә, нигә елмаеп китеп бардын. Елмайма. үтенеп сорыйм. (Портретны борып куя). Мин бит болай да эшли алам. Менә хәзер карап тор почмакка. (Тәрәзәдән карап). Ә сез нәрсә елмаясыз? Өзелеп сөйгән кешең ташлап китсен әле. елмаерсыз микән. Нәрсә безнең тәрәзә каршына килеп үбешәсез, әллә сезгә бүтән урын беткәнме? Китегез! Китегез диләр сезгә. Их. Тәнзиләкәй... Нигә син минем төшемә шулай булып кердең? Күпме мине сынарга була. Ю-у-ук, онытыр дип өметләнмә. (Бүлмә буйлап йө-ренеп портретларга эндәшә) Онытыр дип өметләнмә! (Гармунын алып тар- тып-тартып уйный) Онытыр дип өметләнмә!
Чуалган бер серле йомгак булып Язмышыма кереп уралдың;
Язмышыма кереп уралдың да Томаннарда эреп югалдың.
Үзәннәрдән эзләмәс дип.
Үзәннәрне буйлама.
Онытыр дип өметләнмә,
Оньггыр дип уйлама.
Кыр казлары белән китеп бардың. Кыр казлары белән кайтмадың.
Инде көтәм тәүге сөюемнең Кайтавазлар булып кайтканын.
Эзләсә дә табалмас дип Качыш-качыш уйнама;
Онытыр дип өметләнмә,
Онытыр дип уйлама.
Мин оныттым, оныт диеп Җилдән хәбәр юллама.
Онытыр дип өметләнм»
Онытыр дип уйлама.
Хәтерлисеңме, Тәнзиләкәй? (Тәнзилә портреты каршына барып). Нәрсә, әллә мина үпкәләдеңме? Ачуланма, Тәнзиләкәй. Әллә нишләдем әле мин. Кинәттән генә кызып китәм Төш кенә бит ул. Югалтаммы соң мин сине! Бер кызык нәрсә сөйлим әле үзенә. Минем күргәзмәм булды бит әле. Синең бер портретыңны куйдым. Күргәзмәгә килүчеләр синен яныннан китмиләр. Кемен бу
дип, миннән сорыйлар. Язылган бит, мин әйтәм. Ә портрет астына "Неизвест- ная женщинз” дип язылган. Ялганлыйсын, диләр. Бу ханым синен бик тә, бик тә известная диләр. Әйтмәдем. Әйткәч сөйлисе була. Менә шулай—неизвестная женщина син. Тәнзиләкәй. Ә биг дөресен генә әйткәндә, мин алдашмадым Хатын-кыз бит һәрвакытта да неизвест- ная. Билгесез зат. Без бит синең белән үзебезне үзебез белә башлаганнан бирле бергә үстек. Унтугыз яшькә хәтле гел бергә булдык. Беләмме сон мин сине'’ Белмим ләбаса. Ярата дип йөрдем, яратам дип үзең дә әйтә идең, яратмаган-сың. Әйтген бит яратам дип. (Стенада эленеп торган бер портрет янына килә) Менә, ул шаһит Сора аңардан, ул синең яшьлегең, унсигез яшьлек чагын. Кил әле янына, сора, яратам дип әйттеңме диген. (Тәнзиләнең идәндәге портретын яшь чактагысы янына элеп куя). Сора. Мине армиягә озатканда сине генә яратам дип ничә тапкыр кабатладың. Иртәгә китәм дигән көннең төнендә дә әйтген. Яратам дип хатлар яздың. (Тумбочка тартмасыннан кәгазьләр күтәреп килә). Менә, күр, бу синен хатларың. Кара, бер дәфтәр битендә бары бер генә сүз—яратам. Йөз тапкыр язылган. Менә монысын укы Җыр да жыр, жыр да жыр. Барысы да мәхәббәт турында. Кулыңнан тотып яздырмадым бит. Юк, син уйлама, мин сиңа үпкәләп. ачу саклап әйтмим бу сүзләрне “Неизвестная женщина” дип дөресен язганымны гына әйтәм Мактадылар сине. Берәү сатып алырга да сораган иде. Сүгеп ташладым үзен. Аптырап карап тора. Гафу үтендем Онытылып киткәнмен. Үзең уйлап кара, ничек инде мин сине сатыйм ди. Ул бит жанынны сату белән бер Бу фатирда. Тәнзиләкәй, бөтен нәрсә дә сатыла. Тәнзилә- кәйләр һәм гармун гына сатылмый. Беләсеңме, Тәнзиләкәй, минем турыда әллә нинди гайбәтләр сөйлиләр. Мин бит фатирыма берәүне дә кертмим. Дусларым белән дә остаханәдә генә очрашам Остаханәдә синен бер портретында юк. ** Неизвестная женшина" гына анда Чөнки аны инде күрделәр. Ана ятлар күзе төште, шуңа күрә ул инде син түгел. •'Билгесез хатын" булып калсын Монда барысы да син. Карале, бусы да син бит (Тәнзиләнең балачак рәсемен алып баш очына күгәрә). Син бу, Тәнзиләкәй, син!
2. Сабый чак
Һай. мин ашыгам бугай. Тәнзиләкәй. Адәм баласынын бала чагына хәтле сабый чагы була. Нарасый чагы Кешенен ин бәхетле чагы Дөньяны, үзен-үзе акламаган чагы. Дөньяны, үз-үэен күбрәк аңлаган саен анын бәхете кими бара, кими бара. Мин инде беләсең, синен сабый чагымны хәтерләмим, чөнки үзем лә сабый булганмын Мин бит синнән бер генә кон алдан туганмын. Синен туган көнен бүген булса, минеке кичә иде. Икебез дә тан алдыннан туганбыз Сабый чагымны күрмәсәм дә синен ул чактагы портретыңны ясадым мин Менә ул. (Портретны яна ясап бетергән портрет янына алып килә) Менә, күр Танымыйсынмы'’ Мин анда юк дисенме? Ә Син игътибар белән кара Күрәсснме. ап-ак томаннар эчендә синен күзләр. Күтләр дә түгелдер әле. күзләреңнең карашыдыр Ап-ак томаннар аша дөньяга карыйсын Ә дөнья шундый матур. Ап- ак дөнья! Әни әйтә иде мина, кышның башында, ак томаннар агачларга бәс булып кунган көндә тудың дия иде. Күрше ойдә икенче көнне син дөньяга аваз салгансың. Ә икс шатлык рәттән туры килгән Минем әнием без туган көннәрдә мина атап бишек жыры чыгарган, аннары аны синен әнисн дә җырлаган Танышы бик моңлы иде әниеннен Ми-нем әнисмнен дә күңеле тулы мон иле Күнелс момлы булган өчен әти нигәдер ачулана иде Үзем җирдә, күңелен күктә. җиргә төш. лия иде Юк. әнием җиргә төшә алмады. Жаны күккә ашты Әниеңә охшагансың, дип әти мине дә ачулана. Минем өйләнми йөрүемме дә әллә ниләргә юрый Ул аңламый, Тәнзнлә- кәй. минем мәхәббәтемнең моңлы фаҗигасен анлый алмый Ул гына түгел, күпләр аңламый минем мәхәббәтемне, син лә аңламадым, шулайдыр инде, җирдә атлап Йөрер өчен туган кешенең күктә кош булып очып йөрүе аңлашылмыйдыр. Мәхәббәтмен ни икәнен анлатып булса, кешеләр бик тә бәхетсез булыр иле. тормыш, яшәү лә кызыксыз булыр иде. Аңлашылган нәрсә, ачылган сер кы зыксыэ була бит ул, Тәнзиләкәй Гафу ит. Тәнзиләкәй. мин сиңа әниләребез җырлаган бишек җырын тынлатмлкчы илем Ишетәсеңме? Әнә ул жыр безгә якынлаша Әнә. әнә. ишетәсеңме? (“Тән шлә" белән "Бишек җыры "н гын-
лыйлар. “Бишек җырын" Газинур \эе дә-вам итә Кулынла ~Сабын чак" портре-ты).
Ап-ак кына биләвен.
Ап-ак теләк теләдем:
Актан да ак теләгем—
Синз тәүге бүләгем Әлли-бәлли бәү генәч.
Бердән-бер берәү генәм
Багып туймас балахтыр.
Сулап туймас һавамдыр.
Жаннарыма дәвадыр Балам—йөрәк пәрамлыр Йокла, балам, бал гынам.
Голем белән ал гынам
Кояшымдыр, аемдыр.
Ай-һаемдыр. ваемдыр.
Шатлыгымдыр, кайгымдыр—
Сулыш алган саендыр Тәнзиләм. Тәнзиләкәй Тәнзиләкәй. Тәнзиләкәй. Тәнзиләкәй
Әйе. әти мине ачуланма, бу жирисн кешесе түгел син ди Инде кырыкка жзтт- тен. акыл һаман да керми ди Нишлим сон. Тәнзиләкәй. шул бишек җырын тыңлап үскән бала җиргә гошә алмый интегәдер Хәер, син ла аны тынлап үс- тсн. ләкин җирдән күтәрелә азмадың Юк. юк. мин сине гаепләмим Аллам сакласын Әгәр дә бөтен кешеләрнең, дә җаны күктә очып йөрсә, алар кеше яип аталмаслар иле Алар фәрештәләр бу лыр иде Жиргә җирне сөрел иген үстерүче лә. мал багучы да. сәүдә итеп акча табучы ла кирәк Синен дә ирен булган, ун ган кеше Сине дә затлы машиналарда гына йөртәләр Базаларыгыз бәхетле Мина чыксак, нишләр илен Тилеләр бит алар әкият итеп сөйләгәндә генә кызыклар яшәгән ли. булган ли
Яшәгән ди. булган ли бер пие малай Йөргән ди күккә карап ишәй лә зызәй Күктән йолдыз чүпләп куйган ла ди өеп.
Аннан уйнаган ди шу ларны күккә чөеп Аи нурыннан баскыч ясал күккә менгән ди.
Ак юнаннарга уралган жирнс күргән ли Кояшка да үрелгән ул—куды пешкән ди.
Кулы пешкән малай җиргә егылып кипкән ди
Шулай. Тәнзиләкәй «) син бсләссн
ме, үз тилелегеңне аңлаудан да авыррак нәрсә юктыр. Тиле икәнлегеңне дә беләсең, акыллы булырга да тырышасың, ләкин Син мине гафу ит инде, мина акыл кермәстер ахры, кырыкка хәтле кермәгән акыл, кырыктан соң чыга башлый ди. Шуны бел, Тәнзиләкәй. синең сабый чагын, ак томаннар эчендәге күз карашың миндә генә бар. Бары тик миндә генә, берәүдә дә юк Батачагыннын хатирәләре дә миндә генә. Син аларны оныттың инде.
Бүгенге белән генә яшәгән кеше киләчәкне дә күз алдына китерми, үткәннәрне дә оныта. Телисенме, балачагыңны исеңә то- шерәм. Юк, син тыңла, тында. Менә, таныйсынмы үзенне. Бу син: минем хәтеремә мәңгегә уелып калган синең сурәтен. Юк, ялгыштым, сурәт түгел. Мин сурәт ясамыйм. Сурәт ул җансыз була. Мин сине җансыз итеп күрергә теләмим. Әнә бит син нинди! Хәтерлисеңме? Бу синен бала чагын.
3. Балачак
Син оныткансыңдыр да инде, мин оныта алмыйм. Хәтерлимсен, икәүләшеп авылдан чыгып киткән идек. Безгә әле сигез генә яшьләр булгандыр. Әрәмәлеккә сандугач күрергә бардык. Сайраулары бигрәк матур, үзе нинди икән дидек. Син шунда адаштың. Әллә мин адаштым микән? Мин сине эзләдем. Озак эзләдем. Жылыи-жылый эзләдем. (Тәнзиләне эзли). Тәнзиләү! Тәнзиләү-ү! Син кайда-у?! Тәнзиләү-ү! (Утырып АСЫЛЫН. үзе бертуктаусыз Тәнзилә дип кабатлый Торып портретлар арасыннан эзли һәм. ниһаять, табып ала. Сигез яшьлек “Тән зилә” ана елмаеп карап тора). Тәнзилә! Кая китген сон син? Сине эзләп мин үлә яздым. Әйе, мин жыладым, ә син көлдең генә. Курка белми идең шул син Юк, мин дә адашып югалудан курыкмадым. Сине югалтудан курыктым. Син инде бик нык үзгәрдең, Тәнзилә. Чел- терәтеп көлүен генә үзгәрмәде. Бүтән мин сине янымнан җибәрмәдем. Кулга кул тотышып сандугач оясын бергә эзләдек. Бер оя таптык, тик анын сандугачы юк иде. Сандугачның оясына кайтканын көтеп озак утырдык. Сандугач күренмәгәч, мин үзем сандугач булып сайрадым. (Сандугач булып сайрый). Аннан син мина кушылдың. Икәүләп сайрадык. Сандугачның анасы сайрамый, агасы гына сайрый диләр. Без ул чакта аны белми идек шул әле. Сайрап туйгач. кайтырга чыктык. Шунда синен аяк табаныңа шырпы кадалды Яланаяклы кызый һәм яланаяклы малай идек без. Тырнак белән ала алмагач мин аны тешем белән суырып алдым. Күпләр хатын-кызга мәхәббәт аңлатканда аяк астында туфрак булыр идем диләр Ә мин синен табанынны ялаган кеше, Тәнзилә. Әрәмәлектә йөреп каралып беткән табанынны ялаган кеше. Син аларны
оныткансыңдыр инде. Ул чакта кытыклама дип көлгән идең. Әйе, әйе, авырта димәдең, кытыклама дидең. Без анда үбештек тә әле. Син әйттең, үбешәбез дип. Ничек үбешергә дә өйрәттең. Аланның Хәлим абый белән үбешкәнен карап торгансын. Бу безнен беренче үбешүебез иде. Мин анын тәмен татымадым, син дә татымагансындыр, шуңа күрә ул көнне бүтән үбешмәгәнбездер Шунда әле без кузгалак дип ниндидер агулы үлән ашаганбыз. Икебез дә агуланып авырып яттык. Син алдан терелдең. Минем янга кердең дә “Син үләсеңмени?” дип сорадын Үлемнең ни нәрсә икәнен белми идек әле без. Безнен бергә йөргәнне күргән әниләр сиңа килен дип, миңа кияү дип дәшәләр иде Бу сүзләр безгә ошый иде. Килен белән кияүнен ир белән хатын икәнлеген аялаганбыздыр инде, без икәү янәшә ятын та карадык. Кызык булган иде, әйеме? Менә бит очында, борынын өстендә сипкелләр бар. Мин аларны саный идем. Бүтәннәрнең сипкелләре әллә нинди ямьсез була, синекеләр матур иде. Болындагы чәчәкләр кебек иде алар. Хәтерлисеңме, бер көнне син апаннын ирен буявы белән көзгесен алып чыккан иден. Без синең белән чияләр арасына качтык та синең иреннәреңне бу-ядык. Шул иреннәрен белән син минем яңагымнан да, маңгаемнан да, иренемнән дә үптең. Кызык булган иде. Көлештек. (Балачак көлүе белән тәгәри-тә- гәри көлә). Көзгегә карадык га көлештек, карадык та көлештек. Безнен көлешкәнне апаң ишетте. Икебезне дә то-тып алды. Сине кыйнамакчы иде, мин кыйнаттырмадым. Кулын тешләдем Син боларны онытырга тиеш түгел иден, Тәнзилә. Онытырга тиеш түгел иден, мин бит онытмадым. Безнен очрашулар-
нын һәр мизгеле минем хәтеремдә Мин инде аларнын барысын да сина сөйләп тормыйм Нигә елмаясын. Тәнзилә7 Тегесен сөйлә, дисенме? Ачуланмыйсынмы? Әйе, күл буенда булды ул хәл. Авылдан еракта ул күл Хәзер инде аны камышлар баскан Нигә анда бардык икән? Мажаралар эзләргә ярата идек шул. Курка да белми идек. Шул күл читендә чупырдаштык Синсн күлмәген белән ба-лык сөзеп карадык Аннары балчыктан курчаклар ясадык. Шунда сина балчыктан аланныкы кебек күкрәкләр ясадык Син аларны кубып төшмәсен дип ике кулын белән учлап тотып апан сыман йөреп күрсәттек. Мин тәгәри-тәгәри көлдем Трусикларыбыз астында нәрсәләр барын да карадык әле без Ничек оялмадык икән Без табигатьнен үзе кебек кыргыйлар һәм табигатьнен үзе кебек сафлар идек шул. Шул эшебез өчен үсә төшкәч оялыштык. Беркайчан да син мина ирләр күзе төшәрлек жирснә кагылдырмадык Хәер, мин үзем дә кагылмадым. Бабайларыбыздан безгә күчкән язылмаган законнарны икебез дә бел-гәнбездер. күрәсең. Балачак самимиле- ге балачакта гына калырга тиешлеген аңлаганбыздыр Кайчакларда сина ачуым чыкканда нигә сон мин сине саф килеш икенче берәүгә җибәрдем дип гә үкенеп куйгалыйм. Ләкин андый пычрак уйдан бик тиз арынам Сине--буйга җиткән кыз чагынмы шәрә итеп нзмак- чы да булдым Ясадым да ертып ташла дым. Синнән оялдым, үземнән оялдым Беренче класска кергәндә мәктәпкә дә икәү барлык бит синсн белән, икәү бер партага утырдык Кайда әле. кайда, карыйк әле. син ул чакта нинди булдын икән-' (Тәнзиләнең мәктәп формасында юшкәң рәсемен эзләп таба) Күрәсен ме. син ул чакта нинди иден. Синнән дә чибәр беркем юк иде дөньяда Синен янәшәңдә утыруыма мин куана идем, хәтта горурлана да идем. Кайчакларда
сина сокланып карап утыруымны кү-реп укытучы апа кисәтү лә ясый иде. Таһир, тактага кара дия иде Әйе. Таһир дигән кушамат такты мина Әмма ни өчендер сина Зөһрә дип дәшмәде Аннары мине күчереп утыртты. Әти белән әнигә дә әйткән укытучы бу турыда. Әни укыту чыны ачуланган. Нәрсә, сина балалар- нын бер-берсен кыйнавы күбрәк ошыймыни. яратып караганнар ярамыймыни дигән Безне аеруларын мин бик авыр кичердем, синен атләни исен китмәде бугай Мәктәптән кайтканда ла мине көтми башладык Әллә син кинәт үсеп киттен. әллә мин сабый чагымнан китә атмадым Мин көнләдем сине. Тәнзилә Бергә синен белән янәшә утырган кыздан көнләдем Аны бер-ике тапкыр кыйнадым да әле Бер гаепсезгә кыйнадым. Сина да үпкәм зур иде Ләкин, мен мен рәхмәтләр сина. син атлә сизеп, ат- лә үзен дә белмичә мине чыгырымнан чыгарырлык нәрсатәр эшләмәдек Мин синен өчен һаман да "кияү" идем Их Тәнзилә, бәгырь кисәккәем, ярата идем шул сине Син туган көнендә үк мина бәхет итеп яратылган зат иден
Мина парга яратылган яр илен син. Үзен юкта минем очен бар илен син Язда—ташкын, җәйләрдә— гөл. ә кышларын
Ап-ак булып яна ауган кар илен син Минем очен генә туган көн илен син. Күктән ингән илаһи бер он илен син Сызылган тан. иртәнге чык. кичке шәфәкъ.
Сергә чумган тулган айлы төн иден
Мина атап чыгарылган жьгр иден син Сазымдагы көй көйләгән кыл иден син
Былбылга—тал. тургайга—күк. Аккошка—күл.
Колыннарга балын белән кыр илен син.
4 Үсмер чак
Таһир һәм Зөһрә булып яшьлегебез пгнын каршыладык. Тәнзиләкәй Нигә мине Таһир дип атады икән укытучы апабыз. Ү гсмие Таһир дип уйлап, нигә сине Зөһрә дип атадым икән? Таһир бе-лән Зөһрә кавыша алмаганнар бит Нигә без шуны белмәдек икән? Нигә алар нгмышын кабатларга алындык икән’
Нигә син Таһир белән Зөһрә жырын яратып җырладың икән'’
Таһир-батыр. Зөһрә—матур.
Алар да каушатмаган.
Син матур иден дә. мин батыр була атмадым шул. Тәнзиләкәй Сабан туе
мәйданына чыгып көчемне күрсәтә алмадым. Беләгемдәге көч белән яшьтәшләрем арасында дан тотмадым. Минем куллар сугышыр өчен яратылмагандыр, күрәсең. Сиңа беләге көчлеләр күбрәк ошый иде шул. Хәтерендәме, тугызынчы класста укыганда язгы ташу ташыганда мин сине ташу аша күтәреп чыкканда егылдым. Хәтерлисен син аны. (Портретлар арасыннан Тәнзиләнең мәктәп формасында ясалган портретын алып) Менә шул көндәге рәсемен бу. Күрәсеңме, син монда нинди. Мыскыллы күз карашынны мәңге онытасым юк. Мескен диден дә. ул көнне шундый мыскыллы караш ташлап өегезгә йөгердең, шул көннедер бәлки беренче тапкыр безнең мәхәббәтебезгә кара тап кунгандыр. Бәлки, син аны үзен дә сиз- мәгәнсендер. Мине мыскыл итәргә дә теләмәгәнсеңдер. Мескен дигән сүз үзеннән-үзе тугандыр. Ә миңа бик тә. бик тә авыр булган иде ул көнне. Бер айга якын чирләп яттым. Салкын суда салкын тидергән диделәр. Ул гына булмагандыр, Тәнзилә. Синен сүзең һәм карашын йөрәгемә кадалгандыр да урын өстенә салгандыр. Син дә бит коендың ташу суында, ләкин чирләмәдең. Мин бәлки урын өстеннән шул ятудан тормаган да булыр идем, син хәлемне белергә кереп йөргәч терелдем. Рәхмәт си- на ул көннәр өчен. Мин тиле, мескен дигәнен өчен, гафу үтенер дип тә көткән идем, син ләкин аны әйткәнеңне дә оныткан булгансыңдыр, искә төшермәдең. Ничек итеп егылганыбызны сөйләп көлдең генә. Матур итеп көлден. Әйтерсең лә мин юри генә, кызык ясар өчен генә егылганмын. Хәтерлисеңме. Тәнзиләкәй, мәктәптәге чыгарылыш кичәсен. Син шашып биедең Мин бүген уйлавымча, ул кич синең мәктәп белән түгел, яшьлеген белән хушлашу кичәсе булгандыр. Биегәндә син мине күрмәдең. Ә вальсны икәү әйләндек. Ул вальста яшьлегебез белән хушлашу иде бугай. Син миннән күзеңне алмадын. Ләкин күзләрендә мәхәббәт чаткысы юк иде шикелле. Хуш, Газинур, безнен юллар аерым булыр ахрысы дигән сүзләр иде карашында. Кичәдән соң да без төнне бергә үткәрдек. Планнар кордык. Мин күптәнге хыялымны сөйләдем Рәссам булырга хыяллана идем. Син, белмим әле, мин бит бишлегә укыма-дым, институтка керә алмам, ләкин авылда калмыйм диден. Жае табылыр
әле диден. Мәхәббәт турында да сүз булды, билгеле. Мин антлар иттем. Син дә игген. Ләкин син минем антыма да, үзеннен антыңа да ышанмый илен шикелле. Күңелендә әйтеп бирә алмаган шик ята иде. Хәзер әйтәсең дә онытырсың әле дигән сүзләрне еш кабатладың. Укыганда рәсем укытучыбыз, син, Газинур, зур рәссам булачаксың, сиңа укырга кирәк дия иде. Аның сүзләрен ул кичтә син дә кабатладың. Зур кеше булырсың да мине күрмәссең дә әле диден. Мин янә антлар иттем. Минем мәхәббәтем ихлас һәм мәңгелек булса да синеке яшьлек мавыгуы гына булгандыр, күрәсең. Ә шулай да татлы булган иде ул кичебез. Туктаусыз үбештек. Гөнаһ кылу дәрәжәсенә житеп якынайдык. Син ана миннән дә якынрак булдың бугай. Миңа минем мескенлегем комачаулады шикелле. Юк. мескенлек булма-гандыр ул, мин сине үзем дә сизмәстән сакларга теләгәнмендер. Күңелем саф иде шул, Тәнзиләкәй. Кайвакытларда сиңа үпкәләгәндә шул сафлыгымны битәрлим. саф килеш сине ятлар кочагына салганым өчен үкенгәлим дә. Әмма бу ямьсез уйлардан тиз арынам. Әгәр дә мин үземнең һәм синең сафлыгына тап төшергән булсам, сине егерме өч ел буе ярата алыр идеммени. Әлбәттә, әгәр минем бу сүзләремне бүгенге яшьләрнең кайберләре ишетсә, миннән кычкырып көләчәкләр. (Тәрәзә янына килеп). Әйе, көләчәкләр. Көлсеннәр. Заманасы сафлыктан көлә торган заман Шәрә заман. Бүгенге заманга ияреп мин дә үземнән көлгәлим. Ләкин, нишләтәсең, шундый инде мин, Тәнзиләкәй. Мин үз гомеремдә шәрә хатын-кыз рәсемен язмадым. Дөньяда шәрә хатын- кыз рәсемен ясап дан казанучы рәссамнар күп. Атаклылары да житәрлек. Алар хатын-кыз дип аталган гүзәллекнең серен аның шәрә гәүдәсеннән дә эзләгәннәр. Миндә исә чишенгән хатын-кызны күрү хайвани хис кенә уята. Минем кеше булып каласым килә. Хәер, мин бәлки ялгышамдыр, кеше дә бит хайваннар кебек үк табигать баласы. Фәрештәләр затыннан түгел. Кешенен бит әле жир өстенә үзеннән соң нәсел калдырасы да бар. Фәрештәләр ул бәхеттән мәхрүмнәр. Менә мин кем инде бүген, йә? Фәрештә дияр идем, канатларым юк, кеше дияр идем, нәселем юк. Ләкин мин үкенмим, Тәнзиләкәй. Чөнки син бар. Син минем мәхәббәтем дә
Т.)1ИИЛ'Ж-»П
һәм нәфрәтем дә. Әйе. нәфрәтем дә. Бу сүзне ишетү сина. бәлки, сәер тоеладыр Чонки мин аны беренче тапкыр әйтәм. Син әле аны ишетерсең. Ә хәтер ямьле көннсн ямен җибәрәсем килми Чонки бүген синен бәйрәмен Ту
ган көнен. Ул көнне бары тик мәхәббәт турында гына сөйләячәкбез Туган көненне бөтен шәһәр белән бәйрәм итәчәкбез (Тәншләнен сонгы портретын махсус постаментка куя).
5. Туган көн
Күрәсеңме. Тәнзиләкәй. әнәберәүләр- нсн кулында чәчәк бәйләме. Алар синен туган көненә баралар. Әнә берәүләр елмая. туган көнен хөрмәтенә елмаялар атар Әнә күгәрченнәр парлы-парлы йөренә, алар да белә туган көненне Әнә тантаналы көй ЯНГЫрЫЙ, ишетәсемме? (Кулларын дирижер кебек сузып). Маэстро! Янгырат музыканы. Бөтен галәм ишетсен Бүген Тәнзиләнсн гуган көне Күктәге триллион йолдызлар гамәлдәге хәрәкәтләреннән бер мизгелгә туктап торсыннар Бүген Тәнзиләнсн гуган көне. Маэстро! Оркестрындагы бөтен скрипкалар, альтлар, виолончель. контрабаслар, флейталар, трубалар. тромбоннар уйнасын Литавралар чышылдасын Барабанчы, син дә йокла ма. Яле. бәр әле. Йоклаганнар уянсын (Оркестр тантаналы музыка уйный Газинур аны Тан зилә портреты аллы на тезләнеп тыңлый. Музыка гына.) Йә. ничек. Тәнзиләкәй Охшаганмы туган көн бәйрәменә? Ә нигә синен күзләрен моңсу? Әллә җылынсын инде Жылама. Тәнзиләкәй. Нигә сина жыларга? Бәхетен тулы Шатлыктан жыласан ярый, кайгыдан жыларга язмасын Мин сина бүләк тә әзерләдем Гафу ит инде, чәчәк бәйләме бүләк итәм. Синен чәчәкләргә әлләнн исен китми иде билгеле Болынга чыккач минем чәчәк җыйганымны көлеп карап тора илен. Мин сина барыбер чәчәк бүләк итәм. (Зур чәчәк бәйләме күтәреп "Тәнзилә"алдына сибә). Ә хәзер Хәзер нишлибез. Тәнзиләкәй? Хәзер биибез Мәктәптә әйләнгән вальсыбызны дәвам игәбез Маэстро! Валы-' Тик зинһар салмак кына. (Тән зиләнсн портретын азып вальс әйләнә Җырлый).
Бир кузымны кулларыма.
Ал кулымны кулларына.
Ил сөенсен, мин куаныйм
Бу дөньяга туганына.
Яннарымда булганына
Сал кулымны иңнәремә.
Кузым куйыйм билләренә.
Без әйләник, җир әйләнсен
Безнен бию көйләренә.
Синен туган көннәрендә.
Каралым да күзләренә.
Нур бал кылы йөзләремдә.
Гөл чәчелсен син әйләнеп.
Биеп үткән эзләрендә.
Язларын да. көзләрен дә.
("Тәнзиләмне үз урынына куеп). Нечкә биллеләргә вальс әйләнү бигрәк кзг лешә шул. Тал кебек бөгелә дип синен турыда жыр чыгарганнар инде уз. Тәнзил әкәи Хәтерл з! мсен
Талы. талы.
Талы бөгелеп тора
Сагындым, күрәсем килеп.
Үзәк өзелеп тора
Син бәхетлеме бүген. Тәнзиләкәй'* Әйе. шулай шул—син бәхетлеме, дип мин синнән еш сорыйм Бәхетле итеп күрәсем килә сине. Елмай инде. Тәнзиләкәй Телисенме, мин сине елмайта торган жыр җырлыйм Жүдәрләр жыры Әйе. әйс. жуларлар жыры Акыллылар жүләр җыр җырламый бзгг ул. Тәнзилә. Жүләрләр җырын жүдәрләр генә җырлый, акыллылар елмаеп тынлый гына Без җырлаганнан көлеп, да вай. дип куәтләп кенә торалар
Сандугачым сайрый сайрый.
Сайрый, сайрый башлады
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый.
Сайрады ла ташлады
Гафу итә күр. Тәнззиәкәй. жүләрләр җыры булмады бугай бу Жүләрләр турын - ла булды шикелле. Ә хәзер инде остаз янына рәхим ит. Тәнзиләкәй Менә монда түр башыма утырып бак Күрәсеңдер, өсталемда ризык юк Ләкин син бар дип уйла Дөньядагы бөтен тәм-томнар да атчыма куелгшз дип сана. Дөнья бит ул ничек кабул итсән. шундый Кемнәрдер уйлыйлардыр—Газинур үэс белән у зс сои дәшә диләрдер .Аны зыңларлык Тәнзилә юк бит янында, диләрдер Портрет бит \ з
6. .к » . м
сурәт кенә, ишетми дә, сөйләшми дә дип ялгышалардыр. Ә минем өчен син бар, син янымда. Мин хәтта синен учларыңның жылысын тоям. Мин хәтта синең тавышыңны ишетәм. Җырыңны тыңлыйм. Синен яратып җырлый торган җырын. (Тәнзиләнен жыры ишетелә).
Таһир белән Зөһрәне Агызганнар суларга:
Йөреп-йореп каушалмасак,
Без дә ошарбыз шуларга.
Таһир—батыр, Зөһрә—матур.
Алар да кавыша алмаган.
Кем өйрәтте сиңа бу җырны, Тәнзи- ләкәй? Син бит аны бәләкәй чагында ук җырлый идең. Балалар җыры түгел бит ул Үсеп буйга җиткәндә дә җырлый идең. Яшьләр җыры түгел ләбаса ул. Кү
ңеленә кем салды бу җырны'’ Ничек син аны ничә еллар буе ташламыйча җырладың? Кавыша алмауның фаҗигасен аңлар яшьтә түгел идек ул чакта. Бүген, бәлки, инде син бу җырны җырламыйсындыр. Бүген аны мин җырлыйм.
Сөеп-сөеп каушалмасак,
Без дә охшарбыз шуларга.
(Берничә тапкыр “Без дә охшарбыз шуларга” дил кабатлый). Их! Тукта, нигә әле мин моңаям, Тәнзиләкәй. Бүген бәйрәм ләбаса. Маэстро! Бүген бәйрәм1 Ә бәйрәмдә бииләр. (Оркестр дәртле бию көен уйный. Газинур бии башлый. Стенадагы Тәнзиләнен туй күлмәге кигән портретын күреп туктап кала). Ашыкма, Маэстро! Биергә иртәрәк бугай. Тәнзиләнен туенда биисе бар.
Пәрдә
II кисәк 6. Туй
(Тәнзиләнен туй күлмәге кигән портретына озак кына карап торганнан сон Газинур аны кулына алып моль-бертка куя). Гафу ит, Тәнзиләкәй, туенда була алмагач туй күлмәгеңнең нинди икәнен күрмәдем. Әгәр дә синең туенда кияү егете үзем булсам, нәкъ менә шундый күлмәкле кәләш янында утырган булыр идем Кем белә, бәлки син шундый күлмәк кигән булгансыңдыр. Килешә сина туй күлмәге Котлы булсын туегыз, Тәнзиләкәй. Сонга калып котлаганга ачуланма. Туең көнне котлый алмадым. Уйлаган идем. Булачак ирең янында мескен булып күренәсем килмәде Икенче тапкыр синнән шул сүзне ишетәсем килмәде Мин чыннан да мескен бер бәндә кисәге идем ул көнне. Жыладым. Үземне кызганып жыла- дым. Ничәмә еллар буе янәшәңдә йөреп яратуымның тирәнлеген анлата ал-маганмын. Юк. мин сине гаепләмим, үпкәләмим дә. Син мине ташлап бүтәнгә кияүгә чыгуыңны анлата алдын, мин, юк, мин сине берәүгә дә бирмим, дип әйтә алмадым. Сонгы тапкыр очрашуыбызны хәтерлисендер. (Портретлар арасыннан берсен алып мольберттагы Тәнзиләгә күрсәтә) Менә шундый иден син. Тулай торактагы бүлмәгә ишекне
шакып килеп кердең. Үзем генә идем булмәдә. Кердең дә ишек яңагына сөялдең. Менә күр, йөзен ап-ак иде. Каршына атылып килдем. Ни булды, Тәи- зиләкәй, дидем.
—Ни булды, Тәнзиләкәй?
(Тәнзилә тавышы). Исәнме, Газинур.
—Исәнме, исәнме. Әйдә, түрдән уз, утыр.
—Юк. Мин әйтергә генә килдем Мин Мин кияүгә чыгам, Газинур.
— Ничек?
—Мин кияүгә чыгам. Әйтергә килдем. Ачуланма.
—Ә мин?
— Мин бүтәнгә чыгам. Ул читтән кайтты. Мине сорады. Мин чыгам Менә язган хатларыңны китердем.
—Тәнзилә.
—Ачуланма. Без барыбер бергә була алмыйбыз. Син киттек. Мин калдым. Авылда катасым килми минем. Син мине кайтып алмаячаксың Мин шунда тирес арасында калачакмын.
—Ни сөйлисең син, Тәнзилә?
—Шулай инде.
—Мин яратам бит сине, Тәнзилә.
—Яратасындыр Мин дә яратамдыр Әни дә әйтә, бергә булмаячаксыз, ди Син укыйсын да укыйсын Хуш
Әйтергә килдем. Хатларынны китердем. Хуш.
Син чыгып киттен, Тәнзилә. Артыннан чыгып кулларыннан кысып тотып, китмә, мин сине беркемгә дә бирмим дип әйтә алмадым Мин котмәгән идем Мин әчер түгел илем Исемне жмйганла син юк илен инде Пристаньга йогердем. Пароход кузгалып китте Мин кайтканда авылда туи иде инде. Өегез янына бардым. Керә алмадым. Керергә иде мина Сине алып чыгарга иде Мескен идем шул мин Жылалым. Әти мине сүкте, әни юатты Сез икенче көнне китеп баргансыз. Син аптырыйсындыр инде, нигә боларны сөйли дип уйлыйсындыр. Юк, сина сөйләмим мин аны, үземә сөйлим Оныта алмыйм бит, Төнэиләкәй, нишлим Онытырга кирәк икәнен лә бсләм Яратышып та кавыша алмаганнар без генә түгелдер. Барысы да минем кебек өзгәләнмидер. Рөхсәт ит. Тәнзиләкәй, сонга качып булса да туебызны уздырыйк Кил, утырыйк янәшә. Менә шулай. Күрәсеңме, син туй күлмәгендә булсаң, минем өстә дә бит кияү егстснсн костюмы Без пар килгән бит, Тәнзиләкәй. Әйдә әле, икәү бергә көзге каршына барып басыйк әле. Күрәсеңме, ниндиләр без. Мин инде бераз картайган, син әле яшь. Өйлә, өстәл янына, анда безне кемдер котлый. Рәхмәт әйтик, Тәнзиләкәй Барысы да безгә тигез тормыш телиләр Мин исерткеч эчемлекләр эчмим, Тәнзиләкәй Ләкин өстәлгә куйдым инде. Нишләгассн, хәзерге туйлар ансыз булмый шикелле Әллә сон туебыз хөрмәтенә авыз итеп куйыйммы'* (Боылли шәраб салып эчә). Ачуланма, Тәнзиләкәй. Анда туй жыры җырларга җыеналар ахрысы. Юк. үзебезнең туебызга гуй җырын үзем яздым
Ярларсыз елга булмыйдыр Парсыз туйлар булмыйдыр Парына яр табылмага.
Гомер тулы булмыйдыр
Туйларыгыз котлы булсын.
Бәхетегез чуклы булсын Гуй күлмәге бер буладыр.
Еш кисәң, кер кунадыр
Ярсыз калган ялгызларны Бәхет урап узадыр Туйларыгыз ямьче булсын.
Тормышы! ы I тәмле булсын
Кул чабуыгызны утенәм. кадерле кунаклар! Безнсн туебызга килеп безнен шатлыгыбызны уртаклашкан өчен икебез исеменнән рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Сезгә дә шундый бәхетле көннәр күрергә насыйп ә иләсен Сез бәхет- нен ни икәнен беләсезме, кадерле кунаклар9 Бәхетнен ни икәнен белер өчен бәхетсез булып карарга кирәк. Гел бәхетле кеше бәхетле була белми. Ач кешегә каткан ипи дә тәмле. Юк. сез шаулашмагыз. тыңлагыз. Моны сезгә мин әйтәм. Бүгенге көнлә, хәзерге мизгелдә ин бәхетле кеше әйтә бу сүзләрне Әнә карагыз сез минем качәшемнен йөзенә. Бәхетлеме9 Бәхетле Чөнки анын да яратмаган ире бар һәм аны яраткан мин бар. Елмай, Тәнзиләкәй Сине бәхетле дип уйласыннар. Мин бәхстлсләр өчен тост тәкъдим итәм. Гафу итегез, кадерле кунаклар, бәхетсезләр өчен тост тәкъдим итәм (Бокалга шәраб салып) Гафу ит. Тәнзиләкәй. үзем тост тәкъдим т- кәч, эчеп куймыйча булмый. (“Тәнзилә" янәшәсенә утырып) Син дә берәр сүз әйтергә телисенме? Оялма, монда барысы да үз кешеләр Монда барысы да диярлек синсн белән минем ишелөр Яртысы—синең кебек акыллы, яртысы — минем сыман тиле. (Урыныннан трып). Хөрмәтле кунаклар' Минем кәләшем— Тәнзилә сүз әйтергә тели Игътибар белән тыңлавыгызны үтенәм Ул үзе ояла Тагар кыхчары бераз гына ояла беләләр әле. Тәнзилә үз сүзләрен минем тел белән әйтергә тели Кадерле кунаклар! Мин Газинурны бик яратам Ьсз бергә уйнап үстек. Тормышнын бер мизгелендә мин ялгыштым Ярату дигән боек хисне көнкүрешнең җанлы, унай ишәешенә алыштырдым Бүген мин ялгышымны төзәтү бәхетенә ирештем. Бәхетсез кешене бәхетле итү дөньяда ин-ин зур сәваплы гамәлдер. Газинур сезгә бәхет турында фәлсәфә сатты Ләкин бәхет- сезлскнен ни икәнен әйтмәде Бәхетсезлек—ул ялгызлык Төрмәләрдә лә нн зур җәза—төрмә тәртибен бозган тоткынны бер ялгызын карцер дигән җиргә ябып кую Мин Газинурны шул җәзалан кот- карлым Туебыз бүген булса ла мин һәрвакыт анык янында, анын җанында булдым. Көтә белгән Газннур өчен тост
ТӘКЪДИМ ИТӘМ. ("ТӘНЭНЛӘ"НС \бСПЛ1ЫН)
Рәхмәт. Тәнзиләкәй Синсн тостка салып куймыйча булмый инде. Тәнзиләкәй Ө хәзер, хөрмәтле әфәнде ыр. Тән- эиләкәй сезгә үзенен бүгенге туенда
җырларга җыенган җырын җырлый.
Таһир белән Зөһрәне.
Таһир белән Зөһрәне
Агызганнар суларга.
Сөеп-сөеп каушалмасак.
Сөеп-сөеп каушалмасак.
Без дә охшарбыз шуларга.
Ачуланма, Тәнзиләкәй. Синен җырын хөрмәтенә берне тотып куям инде. (Салып эчә). Ә хәзер, әфәнделәр, концертыбызның чираттагы номеры—күмәк бию. Маэстро! Бию көе!
Бие, бие, Гәйнулла,
Биегән кеше бай була.
Биегән кеше бай булганчы
Карт алаша тай була.
(Шашып-шашып бии. Арып егыла. Ятып үкси-үкси жылый. Оркестр тынып кала. Бераз тын яткачтын әкрен генә торып). "Тәнзилә”, син монда нишләп утырасын әле? Нигә кәнтәйләнеп утырасын? Өйдә ирен көтмимени? Син бер ахмакның яратам дигәненә алданып туй күлмәге кидеңме? Бәлки ул сине яратмыйдыр. Бәлки синнән үч алыр өчен генә туй ясаган булып янәшәңдә утырадыр. Әйе, әйе, яратмый ул сине. Ул сине күптән инде онытты. Сагынмый да ул сине. Ул үзенең яшьлеген генә сагына. Аңлыйсынмы, аңгыра баш, ул эгоист, ул үзен генә ярата, синен ана кирәгең юк. Бар, кайт өенә, кәнтәй, бар. (Портретны урындыктан алып, ишеккә юнәлә). Юк, юк, китәргә ашыкма әле син. Әнә урамга кара. Күрсеннәр сине, үтеп-китеп йөрүчеләр чын йөзеңне күрсеннәр. Әй, сез, узгынчылар, күрегез—бу Тәнзилә нинди кыз иде. Хәзер бизнесмен хатыны. Мина килгән. Туй ясыйбыз ди. Туй күлмәге киеп килгән. (Стенадагы "Тәнзиләләр”- гә портретны күрсәтеп чыга.) Менә ул сезнен мактаулы Тәнзиләгез. Менә күрегез. Юк. яратмыйм мин аны. Берегезне дә яратмыйм. Мәхәббәтем минем нәф-рәткә әйләнде. Әйе, әйе. нәфрәт, ләгънәт төшсен сина, хыянәтче кәнтәй (Портретны атып бәрә. Өстәл янына утырып бокалга тутырып шәраб сала. Эчәм дигәндә туктап кала. Борылып идәндә ят
кан “Тәнзилә"гә карый. Бокалны өстәлгә куеп портрет янына килә. Тәнзиләнең йөзләрен учы белән сыпыра). Гафу ит, бәгырькәем. (Портретны йөзен стенага каратып сөяп куя. Кулына гармунын алып). Кил әле. дускай. Гафу ит, туйнын ямен җибәрдем. Сине дә онытып җибәргәнмен. Син бит минем телем белән әйтә алмаган, әйтергә ярамаган серләремне дә беләсең. Йәле, көйлә аче мина ми-нем җан авазымны. (Уйнапала). Әйе, шулай. Әлбәттә, шулай. Син һәрвакыттагыча хаклы Нәрсә? Юк. җырламыйм әле бу юлы. "Музыкальная пауза”. Син уйна, әйдә, уйна. Кирәкми, уйнама яшьлек көен. Кинәт кенә картаеп киттем ате мин Менә бүген яшьлек белән очраштым да, картаеп киттем, үткәннәргә еш сәяхәт итәргә ярамыйдыр ул. Үткәннәр белән генә яшәсәң, киләчәккә юлны табуы читендер. Талантлы художник диләр иде. Авыл кызынын мин язган портретын күрделәр дә искиткеч диделәр. Һәм мин гомер буе шуны кабатладым. Ике йөз портрет. Ике йөз илле, оч йөз булыр Шуннан ни? Кемгә кирәк алар? Уйна, дускай. Уйна минем сагыш коен Татарның сагышлы көен Татарның язмышы да минем мәхәббәтем кебек сагыштан гына тора. Үткәне сагышлы, киләчәге билгесез. Уйна “Тәфтиләү”ен, уйна “Гөлжа- ман”ын, “Уел”ын уйна. (Тәрәзә янына килеп). Ә сез тыңлагыз, узгынчылар. Кая киттегез сон әле сез! Нинди кавем булды сон бу? Көндез тәрәзә каршына килеп үбешәләр. Төнен берсе дә юк. Урамга чыгарга куркалардыр төннәрен. Ә без ку- рыкмый идек авылда. Төн уртасында урманга чыгып китә идек. Хәзерлисенме, Тәнзиләкәй. Юк, кирәкми, хәтерләмә. Оныт Мин дә онытам. (Тәнзиләнең стенага сөяп куйган портретын мольбертка куя Мольбертны өстәп янына алып килә). Онытам, Тәнзилә. Онытам, Тәнзиләкәй. Син әле минем нишләргә җыенганымны белмисен. Әгәр дә син минем нишләргә җыенганымны белсән, йө-гереп килеп җитәр идең дә аякларыма тезләнеп жылый-жылый “алай эшләмә” дип ялыныр иден. Мин хушлашам синең белән, Тәнзилә. Хушлашам, Тәнзи- ләкәем.
7. Хушлашу
Ничек дисенме? Бик тә мәкерле ми тормыш, янача яши башлыйм. Фатирга нем уем, Тәнзиләкәй. Мин бүгеннән яна евроремонт ясатам Анда синен портрет-
лчрын булмаячак Нишләтәмме9 Бөте- нессн жыям, унар-унар итеп бәйлим, машина яллап машинага төим, авылга алып кайтам да яндырам Барысы да уйланган. Тик кайсы жирдә яндырырга гына белмим әле. Авыл уртасында ут ягу ярамас. Югыйсә, авылда сезнен өй дә без- нсн ой дә юк инде. Анда кычыткан белән әрекмәннәр генә үсә. Сезнен өй уртасында яндырсам, дөресрәк булыр иде булуын Әрәмәлеккә барып син адашкан жирдә, синен аягыннан тешләрем белән шырпыны суырып алган жирдә яндырсам да ярый Бәлки урман читендәдер, бәлки мине мескен дип атаган урындадыр. Яндырачагым хак. Тәнзиләкәй Уйланган, карар кылынган. Мин айнырга телим. Тәнзиләкәй. Мин инде болай да айнып-айнып алгалыйм. Кай- вакытларда пычак алып тураклап чыгарга да уйлыйм. Кулым бармый Пычак белән уйнау рәхимсезлек бит ул. вәхшилек. Ә утта яндыру9 Ул ла рәхимсехтек- тер. Ләкин анда вәхшилскнен эзе калмый Кол тарала да оча да бетә ул. Төтене күккә күтәрелә учакнын. Ә күктә янган мәхәббәтнең төтене болыт булып адашып йөри Кил, менә бирегә утыр Мин бу иске фатирның иске диварларыннан берәм-берәм синен рәсемнәреңне алам Карап угыр, берсе дә калмасын. Ә юк. башта зур эшкә тотынганчы. бераз янәшә утырып торыйк. (“Тәнзиләле янына утырта). Маэстро! Матәм маршын уйна. Тап шундый марш- кайгылы да булмасын, тантаналы ла булсын. Тукта, Маэстро! Бер минутлык тынлык. (Урыныннан торып) Кайсыннан башлыйбыз. Тәнзиләкәй? Кешенең го-мере туган көннән башлана Димәк, ак томаннар эчендә карап торган Тәнзилә беренче булып хәтердән югалырга тиеш. (Сабый чак картинасын алып). Хуш. дөньяга бәхетле булырга дип туган нарасыйның күз карашы. Хушыгыз, ак томаннар.
Ак томаннар, ак томан
Ак томаннарга уралып.
Син карап торган сыман
Хуш! (Картинаны стенага сөяп куя ла Тәнзиләнең бала чагы портретын ала). Хуш, яланаяклы кылан Син минем балачак бәхетемнен һәм китәчәк бәхетсез тегемнең шаһиты Әрәмәлектә адашкач табылган иден, гомер сукмагында югалгач табылмадың
И гөнаһсыз балачак;
Балачак хатирәләре
Яра булып калачак
(Балачак портретын куеп, туй күлмәге кигән Тәнзилә портретын ала). Минем. Тәнзиләкәй. дөньяга сорауларым бик күп Бихисап күп нәрсәләрне мин ашамыйм. Һәм җавапларын эхтәмим дә. Тормыштагы ботен сорауларга да жавап табылса, яшәве тагын да кызыксызрак булыр иде. Син искә төшкән саен бер сорау мине газаплый—туенда утырганда мине бер генә тапкыр булса да исеңә төшерден микән9 Менә шушы сорауга жавап табасым килегг яшәдем Бәхетемә каршы—соравыма жавап табылмаган килеш синен белән хушлашам. Хуш. жд- вапсыз соравым.
Туй күлмәге ник ак була икән9
Болыннарда уйнаклаган колын.
тайлар
Үсә-үсә ник ат була икән'
(Стеналардагы портретларны жыя) Хушыгыз. Тәнзиләкәйләр. Мәхәббәтем утында яндыра алмадым, нәфрәтем утында яндырыйм Һай. юк. кичерегез, бәгырькәйләрем, нәфрәтем юк. юк сезгә. Кем белә, кавыша атмавыбыз, бәлки. бәхеткә булгандыр Бәлки, тормышмын вак-тояк мәшәкатьләренә, ыгы- зыгыларына күмелеп мәхәббәтем нәфрәткә әйләнгән булыр иде Бүген мнн мәхәббәтемне саф килеш саклап хушлашам Буш хыялларымны яндырам да (Бушап калган стеналарга карап) Шәрә диварлар. Ә мнн шәрәлекне яратмыйм бит. Шәрәлектә сер юк Синен урынынны ни алыр икән. Тәнзиләкәй9 Мнн дөрес әйтәм—кем алыр икән димим. ни алыр икән дим Анда кеше сурәтләре булмаячак. Мин синнән баш- каларнын портретын яза алмам инде Кемне генә сурәтләргә атынсам ла аннан син карап торырсын Бәлки әле мнн бергә йөргән әрәмәлек, су буйларын, урман юлларын язармын Табигать без-дән гүзәлрәк Алыштырса, сине табигать кенә алыштыра шыр инде Тәизи- ләкәйләр. сезне кәфенгә горср вакыт җитте Ап-ак бузгә төреп алып кайтам сезне Туй күлмәге белән кәфен дә бер төстә бит Ак бүзне махсус сатып алдым (Өстәлгә ак материя жәя Портретларны берәм-берәм шу I материя *к-
тенә куя. "Сабый чак ” картинасын кулына алгач, туктап кала. Картинага карап тора). Карама мина алай итеп. Карама. Мин гаепле түгел. Гаебем юк минем сезнен алда. Әйе, мин рәхимсез, әйе, мин миһербансыз. Әйе, мин ян
дырам Ә син үзен нинди'’ Нигә син мине жылатасын? (Картинаны уз урынына элә-элә.) Әйе, мин рәхимсез, әйе. мин явыз. Ләкин син дә бит Карама миңа елмаеп. Карама. (Картина каршына тезләнеп). Карама! Карама.
Пәрдә
2001-2004