"ТАТНЕФТЬ"НЕҢ БЕНЗИН ЧИШМӘСЕ


Соңгы вагоны еракка китеп күмелгән поездның ишек баскычына сикереп менеп булмый, әмма тарих поездын куып узып була.
Томән нефть промыселлары 1982 елның 30 сентябреннән башлап кон саен үз хәзинәләреннән берәр миллион тонна нефть һәм берәр миллиард куб метр табигый газ ала башлады, шулай итеп, ул төбәк илнең нефть табу өлкәсендәге алтын чая1 ы булды. Аңа кадәр илнең төп нефть ңехы Татарстан республикасы иде. > менә нефтьне эшкәртү буенча тоткарланып калды ул. Тогәлрәк әйтсәк, артта калды Момын сәбәпләре ни соң?
Сугыш елларында илнең нефть наркомы булган Николай Байбакон үзенең “Лело җизни" ("Гомерем иш ') дигән китабында күпләргә билгесез бер сөйләшүне исенә төшерә. Мосиф Сталин белән була ул сөйләшү һәм турыдаи-туры нефть сәнәгате үсешенә, аерым алганда Татарстан төбәгендә нефтьне эшкәртү индустрнясен оештыруга кагыла
Егерменче гасыр азагында Татарстан нефть промыселлары “кара алтын' чыгару сәнәгатенең илле еллыгын билгеләп үттеләр. Республикада җитмешенче елларда аякка баскан Казан “Органик синтез заводы белән Түбән Кама нефть хнмня сәнәгать үзәкләре тулы көчләренә эшлиләр иде инде. Бу мәһабәт предприятиеләр чималдан нефть-хнмия продуктлары эшләп чыгара, ә Татарстанда нефтьне беренчел эшкәртү момкннлеге юк иде. Илнең иң зур нефть төбәкләреннән берсе бу нан республика керосин, бензин, дизель ягулыгы, майлау кирәк-яракларын читтән ала килде. Акыл белән и< әпләгөндә. чынлап та. сәер хәл бит җир астыннан шу лкадәр и* нефть ташкыннарын суырт та. үзеңнең нефть продуктларын булмасын, имеш! Бу хәл белән ничек кызыксынмаска мөмкин ди соң?
Икенче бөтендөнья сугышы елларында совет промыселларында нефть чыгар> ике тапкырга диярлек кимеде. Анык кына әйткәндә, унтугыз миллион тоннага гына калды. Нефть коточкыч җитми башлады. Сталинның хәтере яхшы, у I әле союздаш илләр Америка. Аш шя танкерларының хәрби конвойлар сагы астында немец су асты көймәләре мыжгып торган Атлантика сулары аша Мурманск белән Архангсльскнның катмый торган тоньяк портларына килеп йөргәннәрен дә. пиич танклары Прохоровка кырларындагы каты сугышларда гитлерчыларның бронялы
Марсен» ЗАРИПОВ (1931) публицист язучы, «Кара хмнна*. «Тзхст поп > һ о кнтапляр пнюры Тлтрстаннын Г Тукай ипиендәге лоүлвтпрсмняа- щреагы Казакы
армадаларым нинди ягулык салынган моторлар белән каршы алганнарын да, моторларына ташкүмердән алынган ясалма ягулык салырга мәҗбүр булган немец эскадрилияләренең һавадагы өстенлекләрен юкка чыгаручы самолетларыбыз багында нинди бензин булганлыгын да яхшы хәтерли. Сугыш елларында Советлар иле үз аркадашларыннан танклар, самолетлар, хәрби корабльләр, паровозлар, трактор һәм автомобильләр, металл, шартлаткычлар, снарядлар, азык-төлек кенә алып тормый Ул илләрдән кергән корал һәм башка сугыш кирәк-яраклары арасында 2.8 миллион тонна нефть продуктлары, шул исәптән сугышчан машиналарның моторларына салу өчен миллион тонна ярымнан артык ягулык та була. Бергәләп сугышу менә шундый ул. Берәүләр сугыш кырларында, гомерләрен дә аямыйча, канын түгә, икенчеләр исә уртак җиңү очен "кара алтын" төялгән танкерларын җибәреп тора.
Әлбәттә, “бөек совет халкының юлбашчысы" Сталин Англия премьеры Черчилльнең сугыштан соң Америкадагы Фултон шәһәрендә. Көнбатыш илләрен советларга каршы салкын сугыш башларга чакырып, ялкынлы-мәкерле чыгыш ясаячагын алдан күреп тә бетермәгәндер, әмма гитлерчыларга каршы берләшкән аркадашларының мәкерлелеген чамалагандыр Нефть наркомы Байбаков үзенең истәлекләрендә әле 1944 елда, фашист Германиясе белән сугыш тәмамланмаган чакта ук, Сталин белән булган тагын бер әңгәмәсе турында яза.
Иптәш Байбаков. ди Сталин, ничек уйлыйсыз, союздаш илләр, сытарга мөмкинлек күрсәләр, безне сытып бетерерләрме?
Ә ничек алар безне сытып бетерә алсын икән?-дип җавап бирә Байбаков.
Бик гади генә. Безнең танкларыбыз, самолетларыбыз, машиналарыбыз бар Немецлардан кулга төшергән хәрби техника да күп. Әмма, әгәр бензин, дизель ягулыгы булмаса, алар бит тимер тавы гына булып калачак. Нефть хәрби техниканың җаны ул, бөтен икътисадның да җаны, дип тә өстәр идем.
Сталинның сугыштан соңгы стратегик күрсәтмәсе: кыска гына вакыт эчендә илдә нефть чыгаруны өч мәртәбә арттырып, сыек ягулыкның еллык табышын алтмыш миллион тоннага җиткерергә кирәк, дигәне менә шуннан килеп чыга да. Бу санны Сталин беренче тапкыр Мәскәүнең үз исемендәге районы сайлаучылары белән 1946 елның 9 февралендә очрашуда әйтә. “Без. ди ул, сәнәгатебездә ел саен 50 миллион тоннага кадәрле корыч. 500 миллион тонна ташкүмер. 60 миллион тонна нефть алуга ирешергә тиешбез. Бары тик шул чагында гына Ватаныбыз һәртөрле очраклы хәлләрдән сакланган булыр. Моңа, мөгаен, бер өч яңа бишьеллык кирәктер, әгәр дә артыграк та булмаса әле. Ләкин моны эшләп була, без моны эшләргә тиешбез".
Сталин әйткәнчә, “бөтен икътисадның җаны” булган кара алтын ташкыны совет илен һәртөрле көтелмәгән хәлләрдән сакларга, Көнбатышның нефтенә өметләнеп яшәүдән коткарырга тиеш иде. Әлбәттә, узган гасырның сиксәненче елларында совет промыселлары елына 640 миллион тонна нефть ала башлаганны Сталин күрсәтмәсе белән чагыштырсаң, ул әйткән 60 миллион тонна моның тик уннан бер өлеше кадәр генә. Ләкин ул заманнарда анысы да бик зур күрсәткеч иде.
Яшь нефть республикасы Татарстанның стратегик маяклары традицион: нефтьне чыгарып кына калмыйча, эшкәртергә дә кирәк Дөрес, республикада нефть сәнәгатен үстерү турындагы Сталин кул куйган 1950 елның 28 апрелендәге директив докуме1ггга әле нефть эшкәртү турында бер сүз дә әйтелми. Бөек җиңүдән сон Сталин бер үк вакытта партия Үзәк Комитетын да. совет хөкүмәтен дә җитәкли Сталин күрсәтмәләре белән үтәп чыгылган беренче бишьеллыкларның удар төзелешләре. Идел буендагы. Курск дугасындагы җиңүләребез. Берлинның бирелүе. Татарстанда тормышка ашырылырга тиешле нефть программасы болар һәммәсе дә иң вак нечкәлекләренә кадәр уйланылган эшләр. Ул заман очен шактый зур булган уй-ниятләребезне тормышка ашыруны катлаулы халыкара хәлләр, күптән түгел генә гитлерчыларга каршы бергәләп көрәшкән илләрнең безгә каршы салкын сугыш башлап җибәрүләре таләп игә иде. Зур булмаган автономияле республика алдагы күп елларга илнең төп нефть цехы булып кала килде. Директив документта бу юнәлештәге эшләр тәфсилләп аңлатылган иде. Күпме төзелеш бүлекчәләре кирәк, алынган нефтьне саклый торган резервуарлар кайда булырга тиеш, бораулау системаларын кайлардан кайтартырга, нефть промыселы осталары булган тау эше
белгечләрен күпме әзерләргә, тирән скважиналар челтәрен кайсы нокталарда күтәрергә болар һәммәсе билгеләнгән. Ә иң соңыннан. Йомгаклау сүзендә, күпме нефть суырту мәслихәт булачагы әйтелгән.
Совет илен котылгысыз нефть катаклизмнарыннан саклап калырга тиешле стратегик программаның маяклары әнә шундый иде. 1950 елда Татарстан Шөгер һәм Баулы җирләреннән, Ромашкино мәйданнарының беренче нокталарыннан 640 мең тонна кара алтын суыртып алды. Әлбәттә, аз, бу ихтыяҗ артык зурдан иде шул. 1951 елга Сталин күрсәтмәсе республикада нефть алуны оч мәртәбә арттыруны таләп итә, ә алдагы елда исә аны 2 миллион 100 мең тоннага җиткерү бурычын куя иде 1953 елда инде 3 миллион 300 мең тонна. 1955 елда 7 миллион тонна нефть алырга тиеш идек. Димәк, биш ел элек кенә ирешелгән күрсәткечләр унөч мәртәбә артачак дигән сүз бу. Әлбәттә, дөнья масштабында зур үсеш, аны безнең теләк- ният кенә түгел, халыкара сәяси хәл таләп итә иде
Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта республикабыз нефть эшкәртүнең үз нигезен булдыру бурычын куймый иде әле, эшләп торган заводларны тәэмин итә алу да зур коч сорый иде. Ниятләгән программа бетәр-бетмәстән. Сталнн Татарстан нефть промыселларыма тагын да югарырак стратегик бурыч куйды нефть алуны элекке документта күрсәтелгән унөч тапкыр арттыру урынына егерме оч тапкырга арттыру сорала иде Димәк, республиканың җир куеныннан җиде миллион гына гүгел. ә унбиш миллион тонна нефтьне кысып чыгарырга кирәк иде.
Элекке нефть программасын болай тиз һәм акылга сыймаслык итеп якадан үзгәртү турында Казан журналисты Валентин Белокопытов белән сөйләшеп утырганда “Татнефть" берләшмәсенең беренче җитәкчесе Алексей 11 (марев болайрак искә ала: “Декабрь азакларында без. узын барган елның йомгаклары, киләсе ел максатлары турында сөйләшү өчен, гадәттә партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре 3. И. Моратов белән очраша идек. Б\ юлы Зиннәт Ибәтович Ромашкннодагы һәм башка ятмалардагы запасларның исәбе алынганмы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды Мин бу эшнең шушы көннәрдә төгәлләнгәнлеген әйттем. Соңгы нәт иҗәләр без элек фараз кылганнан өч мәртәбә артык иде. Зиннәт Ибәгович моңа бик шатланды, шунда ук туры элемтә аша партия Үзәк Комитетына Маленковка шылтыратты: “Георгий Максимилнановнч. сез кичә Татарстанның киләчәктә нефть чыгаруны күпмегә арттыра алу мөмкинлеге белән кызыксынган идегез. “Татнефть" берләшмәсе башлыгы белән (ул минем янымда утыра) без сезгә шатланып белдерәбез: тәмам ачыклангач, нефть запасларыбыз злек министрлыкка күрсәткән фаразлардан оч мәртәбә артык булып чыга" Ул. телефон Iрубкасын кулы белән каплап: “Георгий Максимилнановнч без әйткән саннарны Бериш ә хәбәр итә", ди
Яналам Мәскәү белән сөйләшә: “Аңладым. Георгин Максимилнановнч Икәү барырбыз" “Аннары күңелсез генә итен мина әйтә Иртәгә көндезге сәгать өчкә безне Берия чакыра', ди. “Лубянкагамы?”- дип кызыксынам "Кремльгә дип җавап бирә Моратов. шаяртып өстәп куя: “Улегә
Күңелдә шом кузгалды Хрущевның ябык хатында Булганиннын әйткән сүзләре китерелгән “Сталинга керергә барсак, аннан ку па алынмыйча әйләнеп чыгарына ышаныч юк иде" Кремлыо Берия белән очрашуга барганда Моратов белән минем до кәеф шүплыйрак булды.
Мефгь сәнәгате министры Н. К Байбаков та чакырулы ид«
Барып керүгә, афлнсүн төсендәге кызгылт-сары күн куртка кигән симез йөзле, алтын күзлекле Берия шунда ук аңа ташланды "Министр, әйт әле. Татариядәге нефть запасларын күпме синең?" Байбаков безнең элек фаразлаган санны әйтте. “Ә хәзер, IIIмарев. син әйт”
КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы һәм Министрлар Кабинетында нефть миләрен күзәтеп торучы Бериягө без алданрак кергән идек Аңа Ма инковка белдергән санны кабатлаудан башка юл калмаган иде Мин ике санның ни өчен төрлечә булуын аңлатмакчы булдым Берия мине кырт киеге “Күрәсеңме. 1 агарнядә нефгь оч мәртәбә күбрәк Син. министр, белмисен Ә сиңа буйсынып эшләүчең белә Син нәрсә белән шөгыльләнәсең сон? Син безне саташтырып буташтырып бетердек бит!" диде
Эчебезгә салкын йөгерде.
Үтергеч тынлыктан соң Берия: "СССР Министрлар Советының Татариядә нефть чыгаруны арттыру турындагы карар проектын әзерләгез. Истә тотыгыз, үсеш шактый сизелерлек булсын. Ул нефтьне кайда, ничек бушатып торуны без үзебез кайгыртырбыз, металлурглар өстәмә нефтьне сыйдырырлык бакларны ясап өлгертерләр”, - диде.
Дорес. үзгәртеп эшләнгән бу программаны республика үтәп чыга алмады 1955 елда Татарстан промыселлары илгә 13.2 миллион тонна нефть бирде. Эмма төбәкнең һәм бөтен совет икътисадының ул чордагы бик артык зур булмаган мөм-кинлекләреннән чыгып караганда, мондый үсеш тә ДӨНЬЯ казанышларына тиңләшерлек иде.
Ләкин иң мөһиме шул булды: нефть мәсьәләләренә кагылышлы 1952 елгы директив күрсәтмәдә беренче мәртәбә республика алдына алынган нефтьне эшкәртү бурычы да куелды. Без аны. документ буларак, русча китерәбез:
'Вцслях обеспечения переработки нефтн. добываемой в Татарской и Башкирской АССР. н необходимого ра пиния в центральных н восточных районах сграчы базы чо производству авиациоииых топлив, масел и автотракторного горючего, обя.ть Министсрство нефтяной нромышленноети (т.Байбакова) расширить мощностн действующих нефтеперерабагывающих заводов и построить иовые заводы, в первую очередь в районах добычн нефтн - Татарни и Башкирин
Председатель Совета Мннистрон Союза ССР Ч Сталин Управляющий Делами Совета Министрон СССР - М Помазнев 21 марта 1952 года ‘
Республикамын нефть эшкәртү мөмкинлеген исәпкә алмыйча тозелгән программа Ромашкино ятмаларының запасы якынча берничә дистә миллион тонна чамасы булыр дип бәяләнгән чагында кабул ителгән иде. Җир асты байлыклары запасын дөньякүләм күрсәткечләрдә исәпләгәндә, бу саннар зур түгел иде. Әмма ике елдан соң геологлар тагын да төгәлрәк саннар китерделәр. Ромашкиноның җир асты хәзинәсе ике миллиард тоннадан да артып китә, диделәр. Мондый гаять зур байлык бөтен дөньяда да. булса, бер уннан артмыйдыр, мөгаен
Дөрләп барган салкын сугыш заманнарында, нефтькә бик зур кытлык булган чагында, әлеге баш әйләндергеч куанычлы мәгълүматларны алгач, совет хөкүмәте нишләргә тиеш иде? Авырлыкларга да карамастан, нефтьне суыртудан тыш, аны эшкәртергә якын һәм ерак максатлар куеп, аннан моторлар һәм мичләр өчен ягулыклар гына алмыйча, башка торле нефть-химия эшләнмәләре дә булдырырга кирәк бит Әгәр дә тәгаенләп әйтсәк, республика алдына бик зур бурычлар куела. "Җир маеннан" күп нәрсәләр эшләп чыгару бер республика кулыннан гына килә торган эш түгел. Әле башлап ил вә дөнья сәнәгатенең традицион булган бензинын, керосиным, дизель һәм мич ягулыкларын, легроин. майлау кирәк-яракларын җитештерсәң дә ярап торыр иде. Аннары инде тагын да катлаулырак, таган да отышлырак эшкә тотынып, чималны күкертле-водородлы яңа матдәләргә таркатырга да була. Нәрсәләргәме? Әйтик, гап-гадиләре метан, пропан, бутан, пентанга. Алардан соң этилен, пропилен, амилен җитештерәсең. Өченче киштәгә ацетилен, амилен. кротонилен. валирелен куелса, дүртенчесендә бензол, толулөл, ксилол, кумол кебекләре булыр Баш бу алып бетәрлек ике дистәгә якын бу ярымфабрикатлардаи сәнәгатьтә нефть химиясе нигезендә әллә нәрсәләр ясап була. Нәрсәләрме? Әйтик, метаннан ванна бүлмәләре өчен пәрдәләр, төрле торбалар, җилемле-ябышкак әйберләр, пластмассалар, синтетик каучук, торле эреткечләр, суыта торган матдәләр, янгын сүндергечләр, фармацевтика товарлары, вискоза һ. б. алырга мөмкин. Этан дигәне дә юыну кирәк-яраклары, серкә кислотасы, антифризлар. буяулар, янә дә пластмассаның аерым төрләре1, төзү-бәйләү әйберләре, поливиихлорид һәм пенопласт ишеләргә чимал була. Пропан, бутан, бензол, толулол һәм ... кол турында да бер- ике сүз әйтик тә. туктарбыз. Пропан кыстырып-тыгызландырып калдырырга бик уңайлы әйберләр өчен, эпонид сумалага, янә дә юу кирәк-яракларына, изоляция материалларына, автомобильләрнең эчен җиһазлауга тотыла. Чөнки ул янмый .диярлек. Буган анысы нейлон, пластмассалар, янә синтетик каучук, лаклар эреткеч.
оршыяла, шиннар Һәм башкалар. . Бензолдан да төрле сумалалар, фармацевтика эшләнмәләре, нейлон, торле көймәләр, автомобильләргә запас частьләр. буяулар, агулый торган инсектицидлар ясыйлар. Толулолдан ясалма тукымалар, шартлаткыч матдәләр, янә буяу эреткечләр эшләнә. Кснлолыннан да буяулар ясау өчен сумалалар, ныклы пластмассалар, полиэфир тукымалар алалар Махсус мичләрдә яндырылган нефть коленнән резин шиннар һәм янә дә пластмассалар ясынлар
Болар әле башлангычы гына. Хәзерге нефть-химня сәнәгатенең мөмкинлекләре санап бетерерлек кенә түгем Алардан бик кирәкле металл, агач. күн. чех. тукымалар, хәзерге заманны алардан башка күз алдына да китереп булмый торган әйберләр эшләнә. Иген бөртеге белән он икмәк пешергәндә нигез генә булган шикелле, күкертле водород чималлары да башка җитештерү тармакларына бары тик ннгез генә булып тора
Сталин билгеләгән вакыт бик кыска-кырыс була. Кремль хуҗасы эленке- салынкы йөргәнне, эшне тарта-суза гына маташтырганны яратмый, фронттаг ы кебек тиз. төгәл һәм нәтиҗәле эшләүне таләп итә ул. Татарстанда нефгь эшкәртү сәнәгатен кузгату да. скважиналарны бораулагандагы шикелле, бик тиз башланып китә. Казанга якын гына Столбище авылы янында кирәкле мәйданчыкны сайлан алалар, тиешле тикшеренүләрне үткәргәч, Грозныйдан килгән белгечләр тиешле техник документларын әзерли. Булачак нефть эшкәртү комплексына директор билгеләп, төзелешне башлан җибәрәсе генә кала Директорлыкка партия олкә комитетының нефгь тармагы секретаре Сергей Князен атлыгып тора. Әмма Сталин бер ел дигәндә үлеп китә, аның ихтыярын санга сукмаучылар да табыла, билгеләнгән программаны тикшерү-сүтү башлана Иңәүвәл. урый дөрес сайланганмы, дигән шик туа Әйтерсең, аны башка җиргә күчерү бик авыр эш. Аннары Татарстанда нефть эшкәртү сәнәгатен оештыру кирәкме икән, аңа нефть чыгару төбәге булу, нефть чималын алу даны да бик җиткән, диючеләр дә күренә.
Вакыйгаларның тыга таба ничек дәвам итүе кызыклы Директив күрсәтмәләрдә аталган нефть эшкәртү заводлары Башкортсгамда төзелә. Бүген аларның куәте илле биш миллион тонна нефть эшкәртергә җигәрлек, ә үзләрендәге нефть оч мәртәбә ким алына /Атар хәзер Себер ятмаларыннан табылган хәзинәне эшкәртү белән мәни уль. Мисалга. Россиянең иң зур компанияләремнән берсе бу лган "Лукойл" Башкортсгамга ел саен алгы миллион тонна нефть җибәреп килә. Татарстан исә Сталин күрсәтмәләрен гамәлгә ашыруда соңлый, бары тик. мәйданчыгын санлаганнан соң, проект документларын әзерләргә генә өлгерә һәм
нефть чыгаручы төбәк кенә булып кала.
Нефгь һәм нефтьне эшкәртү юкса бер-берсе белән бик тыгыз тоташкан ике савыг шикелле генә бит Әмма чылбырның кайсыдыр бер җире өзелгән. сыеклыклар икесе дә бер тигезлектә була алмаган, берсе икенчесеннән биегрәк бутын чыккан
Ә ул замандагы нефть белгечләре ни-нәрсә уйлаганнардыр, хәзер инде әйтүе дә кыен Әмма дөреслек шул республикабыз үз нефгь ятмаларын кузгата баш шгаи беренче елларда ук нефть эшкәртү сәнәгатеннән чигенгән, бары тик аны чыгару белән генә чикләнгән, эшкә җигелергә тиешле корылмаларын башка шбәкләргә озатып бетергән Үт җирләреннән суырткан нефть өч миллиард тоннага якынлашкан Татарстан илле ел буена алга киткән башка шбәкләргә чимал озатучы бу лып кына кала бирә Әлмвт Пермь. Әлмот Түбән Новгород. Әлмәт Самара. Ромашкино Келәүле. халыкара "Дуслык" магистрале җир асты торбаларыннан менә кай.тарга озатыла Татарстанның "җир мае"
Тарихи вакыйгаларны тикшергәндә: Шулай булган булса, болан булган булса " дип фаразларга тиеш түгел. Тарихны күчереп язган саен гарнхн вакыйгаларны чиста битләрдән генә башламыйлар. Чынлап та. аерым вакыйгалар барышында, мисал очен. дөньядагы ип зрс нефть дәүләте булган советлар иле донья компанияләре таяж ан кагыйдәләргә буйсынып эшләсә, хәл бөтенләй башкача б\ пар иде "Кара алтын" ала башлаган беренче конннәреннәи үк ул үз алдына нефтьне эшкәртү бурычын да кунган булса. Американын нефть чатагы Джон Рокфс глер үз эшен нәкъ шулай башлап җибәргән, аннары гына башка нефть промыселларын үз кул астына алган. Шулай эшләнгән булса. Татарстанның нефть-химия үзокләрснен берсе булган Түбән Каманың да тарихы күп алдан рак башланыр иде
1952 елгы карар тормышка ашырылса, калөм-кәгазь осталары журналистлар да Түбән Кама турында түгел, ә нефтехимикларның Столбище дигән шәһәре турында
язарлар иде.
Вакыт дигәнең—дус та, дошман да ул. Уңышлы гамәлләренең бәхетле мизгелләрен җуймаган кешеләргә - дус, ә төрле сәбәпләр аркасында булса да уңайлы мизгелләрен файдалана белмәүчеләр өчен дошман. Бер еллык нефть табышы 60 миллион тонна булырга тиеш, дин күрсәткән директив документта Сталинның нн өчен нәкъ шушы санга тукталуы әйтелмәгән. Алтмыш миллион тонна нефть.. Аның чиреге Татарстан промыселларына туры килә. Сталин, күрәсең, үзеннән соң киләчәк юлбашчыларның икътисади уй-ниятләрен чамалап бетерә алмагандыр. Алар исә, Такташча әйткәндә, “башларыннан инде коммунизм кыры күренә" дигән алдавычка ышанып, чи нефтьне чит илләргә шул килеш сата һәм шуның белән илнең финанс хәлен яхшыртмакчы була. Ә башка илләр чит илләргә аны саны һәм сыйфаты белән аерылып торган, хезмәт көче кергән товарлар итеп кенә сата. Горбачевның үзгәртеп кору реформалары чорында нефтьчеләр Сталин күрсәтмәләрен ун мәртәбәдән дә арттырып, ел саен 630-640 миллион тонна нефть ала килделәр, ә ил, нәкъ сугыштан соңгы еллардагы шикелле, һаман да нефтькә туймады. Ни өчен?
Фараз кылынган якынча җаваплар болай. Кызганыч ки, геологларның әүвәл илнең үзәгендә икътисади яктан иң отышлы булган Башкортстан, Татарстан республикалары, Самара. Пермь, Оренбург өлкәләре, аннан соң килен Көнбатыш Себер нефть ятмаларын ачулары күп кенә җитәкчеләрнең башларын әйләндереп җибәрде. Әйләндермәслек тә түгел бит: бер Көнбатыш Себердә генә дә бетмәс- төкәнмәс шикелле тоелган ике йөздән артык зурдан да зур нефть ятмасы табылды ич! Бишьеллык арты бишьеллык үткәргән социализм иле, табылган нефть байлыкларын үзендә эшкәртмичә, чи нефтьне чит илләргә сатып, аның каймагын да ала алмый калды. 1970 елда ил чит илләргә 67 миллион тонна чи нефть һәм 29 миллион тонна нефть продуктлары озатты Шаккаткыч хәл. Советлар иле Көнбатышка нефтьне күбрәк озаткан саен аның базар бәясе төшә барды һәм үзебезнең кесәгә суга торды. Дәүләт казнасының валюта запасын тулыландыру өчен бер тонна нефть урынына ике тонна сатарга туры килә иде. Нефть габу сәнәгатенә төшкән йөк авырайганнан авырая бара, ачылган запаслар кимегәннән кими, иң яманы - аның сыйфаты да начарая иде. Шуңа күрә чираттагы һәр тонна нефтьне чыгару күбрәк хезмәт һәм чыгымнар таләп итеп торды Бу хәл, бу стратегик озын баскыч зур өметләр багланган “коммунизм кырларына" түгел, ә озакламый килеп туачак кыен хәлгә—кризис упкынына алып бара иде.
1966—1970 елларда Көнбатыш Себердәге нефть ятмаларын үзләштерү башланды. Нефть сәнәгате министрлыгы бу эшкә 9,2 триллион сум акча сарыф итге. Аннан соңгы бишьеллыкта чыгымнар ике мәртәбә диярлек күбрәк 18 триллионнан артык булды. Алдагы бишьеллыкта ул 25,3 триллион сумга җитсә, 1981 —1985 елларда 42 триллион сумга якынлашты. Илнең яңа җитәкчесе Михаил Горбачев үзгәртеп коруны игълан иткәч тә нефть сәнәгатендә үзгәрешләр булмады Ил һаман да нефть чыгаруны арттыру, сатуны кочәйтү юлыннан баруын дәвам итте. Биш ел эчендә нефть эшенә 80 триллион сум чамасы акча сарыф ителсә дә, ул инде котылгысыз һәлакәттән коткарып кала алмый иде. Бик көчәнеп-көчөнеп тә нефть чыгару чирек гасырда бары тик 2,2 тапкыр гына үсте, ә чыгымнар 8,5 мәртәбә арггы. Хәвефле кыңгырау гына түгел, чаң кагар вакыт җитте нефть чыгару кими башлады, зур өметләр баглап торган Көнбатыш Себер җирләре үзгәртеп кору елларында беренче тапкыр планын ун миллион тоннага үтәп җиткерә алмады.
Партиянең генераль секретаре Михаил Горбачев, иефть эшендәге иң зур түрәләрне, үзенең киңәшчеләрен-вәзирләрен ияртеп. Себер промыселларын айкап йөрде, яңа үсеш таләп итте. Бер иш нефть генералларын—егерме оч кешене эшеннән алып ташлады, кемнәргәдер орденнар да таккан булды, әмма файдасы тимәде. Дәүләтнең чимал сатып кына яшәү сәясәте өчен җавап бирер вакыт җитте. Нефть командирлары директив күрсәтмәләрне үтәргә никадәр тырышсалар да, яна скважиналар бораулау искеләреннән чыккан нефть күләменең кимүен каплый алмалы.
Нефть сатудан кергән долларлар нефть ятмаларын үзләштерү очен кирәкле техника һәм материаллар алуга, чит илләрдә совет нефтеннән ясалган әйберләрне кертүгә китеп бара, алар өчен чимал сатудан алган табыштан күн артык чыгымнар сорала иде.
Әлбәттә, дәүләт икътисады җәһәтеннән караганда, нефть чималын каи.та эшкәртеп файда күрсәң дә барыбер ана Пермь өлкәсе ни дә. Татарстан җирләре ни. Ләкин үзәк хакимият күзлегеннән тыш җирле мәнфәгатьләр дә бар бит әле Татарстанны нефть чималы биреп торучы итеп кенә калдыру икътисади яктан файдалы түгел, әхлакый яктан исә оят та иде. Урындагы җитәкчеләр, төбәкнең матди һәм әхлакый югалтулары күн, халык хуҗалы гына зур зыян килә, дин, башкаланың төрле ишекләрен кага башладылар, нефть стратегиясен яңадан карауны таләп иттеләр Әмма поезд киткән иде шул инде..
Сталинның 1952 елгы күрсәтмәләреннән соң сигез ел үтә. Тон нефть төбәге булган Татарстан илдә нефть чыгару артымының дүрттән оч өлешен диярлек берүзе биреп килә Шушы тарихи чорда Түбән Кама нефть-химия заводларын проектлаштыру эшләре башлана. Татарстан совнархозы рәисе Алексей Шмарев 1960 елның 18 февралендә Россиянең Министрлар Советына, комбинатта махсус нефть эшкәртү комплексы да булсын иде, дигән мөрәҗәгать юллый. Аның тәкъдимен кире кагалар Шул ук тәкъдимне партия съездында КПССныц Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев та кабатлый. Ләкин ишетергә теләүче табылмый. Фикрәт Табеев СС.СР халык хуҗалыгы Югары Советы рәисе Д Устиновка дәлилле хаг юллый. Ул хат бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөри башлый Йөри торгач, ниһаять, шундый документ барлыкка килә:
"Татарстан ЛССРның Түбән Кама районында ягулык (мазут) очен нефть эшкәртү заводы тоэү турында карар кабул итәргә, нефть эшкәртү корылмаларының беренче чирагын 1971 1972елларда 6.0 миллион гонна нпкәртерлек итеп тачә тгә кертер/ >
Тарих поезды алга чапканда. Татарстан озак еллар буена бары тик углеводород чималы биреп торучы гына булып, нефть перронында басып калды Ни хәлләр итмәк кирәк?
Ел арты ел үтә торгач, иргы гасыр узып та китте. Бу елларда республика нефтьчеләре, җиде ел дәвамында беренчелекне кулларыннан ычкындырмыйча. ИХ) миллион тоннадан артык нефть бирсн килделәр Илдә алына торган "кара алтьиГның күләме исә 600 миллион тоннадан артып китте Әмма илнең нефгь сәнәгате сәясәте тамчы да үзгәрмәде Татарстан гомергә башка нефть эшкәртүче төбәкләргә чимал җитештереп торырга дучар ителде.
Дөрес, 1977 елда куәте җиде миллион тоннага исәпләнгән нефть эшкәртү заводын алай да эшләтеп җибәрделәр. Әмма ул да Түбән Камалана этилен комплексына гурыдан туры бензин куын тору очен генә кирәк иде. Казан белән Зстәрлетамак органик синтез заводларына да. Европада иң зур саналган Зәй ГРӘСыиа да. үт ГЗЦларына да өлеш чыкты аларга ягулык мазут бир.) башладылар
1986 елла мазут җитештерүче корылмаларны зурайтырга тырышып карадылар Ләкин ул вакытта инде республика җирләре аша Төмән газын Европага ук җибәрү очен җир асты торбалары салынган иде, Зәй ГРЭСын һәм урындагы ТЭЦлариы •нә шул зур Себер торбасына ялгадылар да куйдылар. Газ газ инде файдалырак га, чистарак та. Гүбән Кама мазуты кирәкми башлады. аны цистерналар белән илнең торле почмакларына озатырга кирәк булып чыкты
Мизгелләр озак тоелса да, еллар тиз үтә. Нефтьне эшкәртү мәсьәләсе дә һаман бер урында тора бирде. Юкса Россия Президенты Владимир Путин, чит илләргә чимал гына сатудан туктап, сыйфатлы эшләнмәләр чыгарырга кирәк, дин чакырса ла. гамәлдә ул уй-ннятләр тормышка ашырылмый кала әле
Нефть төбәкләренең берсе булган республикабызның нефтьне эшкәртү турындагы башлангыч ун ниятләре дә үзәк хакимиятне кызыксындырмый. Без бары тик үз көчебезгә генә таянырга тиешбез. финанс мөмкинлекләребез бик чикле. Шулай да, уйга батып утырганчы эшкә тотыну мәслихәттер. Алга! Кыюларга юллар ачык!
1997 елның 25 октябрендә Президентыбыз Мннтнмер Шәнмш-в Түбән Камада
төзеләчәк нефть эшкәртү заводының нигезенә беренче ташны салды. Янә ике айдан соң "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" дигән мөстәкыйль акционерлар җәмгыяте оешты Бу эшкә алынучы көрәштәшләр һәм фикердәшләр —“Татнефть”, Түбән Кама "Нефтехим ", “Татнефтепродукт" акционерлык җәмгыятьләре, Казан “Оргсинтез"ы. Таиф" фирмасы, "Татнефтехиминвестхолдинг" һәм "Нефтек-Техно” компанияләре.
Ләкин 1998 елгы дефолт (акчаарзанаю)тез астына китереп сукты. Якты өметләр ишелеп төште — компаньоннарның финанс запаслары юк иде. Нефтьне эшкәртү туфындагы уй-ииятләр игълан ителеп ике ел үткәч, 1999 елның ахырына заводны төзү эшләре нибары оч процентка гына үтәлде. Нишләргә? Үзебезнең нефтьне эшкәртү сәнәгатеннән баш тартып, һаман да чималны читкә озатып утырыргамы?
Инде бу ун ниятләр барып чыкмый икән, башка юлларын эзләргә кирәк иде. Шулай иттеләр дә. Республика җитәкчелеге “Татнефть" компаниясенә төп заказчы җаваплылыгы белән бергә төзелеп килгән заводның акцияләре контроль пакетын да тапшырды. Аны төп инвестор итте. Димәк, заводка ул хуҗа була. Табигый ки, төзелеп ятучы һәм гамәлдәге Түбән Кама нефть эшкәртү заводын “Татнефть" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинев җитәкләде.
Татнефть"нең беренче илле еллыгы нефть чыгару, шуңа бәйле рәвештә запасларны эзләү разведка эшләре, скважиналар бораулау, алынган нефтьне җыеп саклау һәм тиешле урыннарга озату корылмалары төзү белән үтсә, икенче илле еллыгы хуҗалык стратегиясен тамырдан үзгәртү — нефть-химия проектлары, чималны мотор һәм төрле мичләргә ягулык итеп кенә тотмыйча, аңардан тагын да файдалырак табыш алу ниятенә багышланды Махсус бүлекчә— “Татнефть- Нефтехим" компаниясе оештырылды, ул инде нефть-химия предприятиеләренең нефть промыселлары өчен эшлекле штаб та булды. “Татнефть” Украинадагы Кременчуг нефть эшкәртү заводы белән берлектә эшли башлады. Бу БДБ илләрендә күп күкертле авыр нефтьне эшкәртеп чыгаручы бердәнбер завод иде. Тула һәм Ярославль өлкәләрендә нефтьчеләребез Ефремов синтетик каучук заводы белән “Ярполимер” акционерлык җәмгыяте акцияләренең контроль пакетларын үз кулларына алдылар Аннары Түбән Кама шин акционерлык җәмгыятенең технологик цехларын үзгәртел коруга акча салдылар. Анда исә Россиядәге автомобиль шиннарының дүрттән бер олеше җитештерелә. Шуннан соң техник углевод заводы акцияләренең контроль пакетына да ия булдылар. Бердәнбер кышкы нефть-майлау комплексын төзүдә төп инвестор булып та, төзү эшләренә катнашып та күп гамәлләр башкардылар. Компаниянең соңгы иң уңышлы адымы Төркнядәге “Тюрпаш" нефть эшкәртү заводларының өчесен яулап алу булды.
1999 елның ахырыннан 2002 елның ахырына кадәр, ниһаять. Түбән Кама нефть эшкәртү заводының күптәй көтелгән база комплексы эшкә җибәрелде. Аңа 11 миллиард сум акча салдылар, шуның 7 миллиардын нефтьчеләр түләде. Кем акча түли, шул хуҗа: завод Түбән Кама "Нефтехим" акционерлык җәмгыяте белән технологик бәйләнештә торса да, ул “Татнефть”-“Нефтехим” бүлекчәләренә карый.
Заводны эшләтеп җибәргәннән соң бер ел үтте. Римнан нефть эшкәртү компанияләренең Бөтендөнья ассоциациясе хәбәре килде: заводка “Россиянең, БДБ илләренең 2003 елгы иң яхшы нефть эшкәртү заводы" дигән исем биргәннәр. Татарстанда үткәрелгән традицион бәйгедә заводның генераль директоры Хәмзә Баһманов “Ел директоры” булып танылды. Алдагы язда Швецариянең Цюрих каласында Түбән Кама нефть эшкәртүчеләренә халыкара символик бүләк — "Алтын коелма" тапшырылды. Аны сәнәгатьнең иң алдынгы предприятиеләренә генә бирәләр. Шәп бит!
Кадрлар...
Мәсьәләне кадрлар хәл итә. Заводта мең ярым идарәче (Көнбатышча әйткәндә, менеджерлар), инженерлар, техниклар, операторлар, электриклар, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар һәм компьютер системалары белгечләре эшли. Аларның алтмыш бер проценты махсус урта техник һәм югары белемле Җиде фән кандидаты бар. Белем —көч ул! Биредә һәр кеше—шәхес, үз холкы-табигате, үз язмышы белән шәхес.
Үзенчәлекле, күркәм кешеләрнең берсе генераль директор Хәмзә Баһманов.
Дипломында “төзүче-инженер" дип язылган, ул һөнәрнен нефть эшкәртүгә бер катнашы да юк. Ә менә, күрче. “Елның ин яхшы директоры", халыкара “Алтын коелма" лауреаты!
Түбән Кама “Нефтсхим" акционерлык җәмгыяте заводларының җитәкчеләре арасында нсфть-химия юнәлешендәге белемгә ия булмаганнары берничә генә Әйтик, энергетика һәм элемтә идарәсе башлыгы Василий Полуянон Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, ә баш энергетик Александр Вдовин политехник институтта белем алган Транспорт идарәсе башлыгы Анатолий Калинин шул ук институтта тимер юлларны файдалану белгече булырга укыган Генераль директорның шәһәр тозелеше буенча урынбасары Рафаил Глянц Казан тозүче инженерлар институтын тәмамлаган.
Күнчелек җитәкчеләре үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Аларнын яртысыннан артыграгы утыз оч кеше Казан химия технология институты дипломын йөртә. Бу институт тирән белемле инженерлар әзерлән чыгара
Шулай да химик-технологик белемнәре булмаган җитәкчеләрдә юк түгел. Менә шул ук Хәмзә Баһманов. У т. тозүче инженерлар институтын тәмамлап, беренче һонәри чыныгуны нефть төбәгенең башкаласы булган Әлмәттә алган, шунда ук райбашкарманың рәис урынбасары булып эшләгән. Холкы-табигате белән тынгы белмәс егет. Авылларны галдаштыруда катнашкан, бу эшкә бер карыш та торбалар бирелмәгән заманда була бу: аннары терлекчеләрне потлап потлап сөт савып алырга өндәп йөрергә туры килгән райбашкарма хезмәткәре бит! Анысы да терлекләргә азык җитмәгән заманнарда. Аннары авыл халкын юллар төзергә, кар тотар! а. урман полосалары утыртырга өндәгән. Соңгы елларда “Татнефтъ" берләшмәсенең төзү ремонт идарәсен җитәкләгән. Ул шул рәвешле кешеләр белән килешеп эшләргә, аларны кыен чакларда дәртләндереп җибәрергә, ягъни идарә итәргә өйрәнгән
Республика нефтьчеләренең дә хыялы, ниһаять, тормышка аша: нефть эшкәртү заводы тозү турында карар кабул ителә. Бу эшне җитәкләргә кемне куярга икән? "Татнефть" берләшмәсенең генераль директоры Рннат Галиев Хәмзә Баһмамонны әңгәмәгә чакырып ала Хәл-әхвәлләрен сораштырып, кан басымың уйнамыймы, дин кызыксьннаннан соң аны Галиен кабинетының арткы бүлмәсенә дәшәләр. Баһманов моның тикмәгә генә бу ямаганлыгын шундук аңлап ата. Генераль директор аны бик яхшы белә, чонки Хәмзә Баһманов райбашкармага эшләгәндә үзе партиянең шәһәр комитеты беренче секретаре иде бит. аңа иң җаваплы эшләрне тапшырып кына торды. Бераз гәпләшеп утыргач, Галиев Баһмановка яңа эш тәкъдим игә Түбән Кама нефть эшкәртү заводын төзеп, хутка җибәрергә кирәк икән Баһманов шул эшне җитәкләргә тиеш
Юк. Хәмзә Баһманов бу эшкә һич тә шатланып тотынмый “Бераз уйлыйм әле. вакыт бирегез” ди ул “Уйла, ди нефтьчеләр генералы Ләкин эштән баш тарга күрмә анысы җиңел. Алдына куелган бурычны яхшылап үтәү турында уйлан Кагыйдә бик гади, һәркемгә билгеле: шүрләсәң алынма, алынсаң шүрләмә Дилбегәме кулыңа тот та ку әйдә''
Әлбәттә, күнегелмәгән җитди яңа эш һәрвакыт кыем ияләшкән эшеңнән, үзен белен бетергән, үз иткән кешеләрдән аерыл, гадәтләнгән тормышыңны янача кой тә. һәр талы-ташы тамыш җирләреңне калдырып, әле белмәгән-күрмәгән якка китеп бар Кыен булмыймы соң! Яңа эшне тартын бара алырмынмы, дигән шик шөбһәсе дә борчып бит әле аның
Шулай итен. Хәмзә Баһмановны әле төзелмәгән заводка генераль директор итеп куйдылар Нсфть-химия эшләрен дипломлы төзүче-инженер!а. директор кәнәфиемнән аерылмыйча, заводны төзү барышында өйрәнергә туры килде Бетмәү оят түгел, белергә теләмәү оят. ди халык
Хезмәт колскгивының калган кешеләрен генераль директор Баһманов. бердәнбер җитәкче буларак, үзе берәмтекләп, күзгә-күз карашын сөйләшү ләрдән соң сайлап туплады Удар төзелеш юр ш и гаре белән халыкны оешкан төстә җыеп лд> ысулы күнгән юкка чыккан иде инде Яңа директор, үзенә кирәкле кешеләрне эзлән, илнең нефть эшкәртү заводларын иңли башлады Ничек булса .ы кызыксындырып горле вәгъдәләр биреп, белгечләрне Түбән Камага чакырды у I Мөмкин бу н анда ||мнф. яхшы хезмәт хакы, гиз үсү мөмкинлеге (берымыяк^-нчбаскычка күпңх !)
заманча иң яхшы техника, аппаратлар, приборлар —кызыкмаслыкмы соң! Илдә әле мондый да камил завод булмаган, тиз генә буласы да юктыр...
Әлбәттә, Бөтенсоюз комсомол удар төзелешенә яшьләрне күтәргән еллардагы кебек чиратлар тезелмәде, әмма кон саен берничә кеше кадрлар бүлеге ишеген кага торды, яңа коллектив әнә шулай тупланды.
Заводның баш технологы булып Уфадан күчеп килергә Шамил Эхмәтдинов ризалашты. Ул үз эшенең остасы, институтта укып чыкканнан соң чирек гасыр эчендә нефть эшкәртү тармагында гади эшче дә булган, инженер дәрәҗәсенә дә ирешкән. Беренче унбиш елын инженер, смена башлыгы, “Оргнефтехнмзаводлар" трестының инженер-технологы булып эшләгән. Тагын җиде ел — каталнтик крекинг комплексының бүлек башлыгы, Уфа нефть эшкәртү заводының смена җитәкчесе. Түбән Камага күчкәнче соңгы ике елын "Башнефтехнм" акционерлык җәмгыятендә смена җитәкчесе, газокаталитик производствода инженер-технолог булып эшли. Әлбәттә, заводның баш технологы булу абруйлырак та, акчалырак та. хезмәт баскычыннан тагын да күтәрелү мөмкинлеге дә бар.
Уфадан килүчеләрнең янә берсе - эксплуатация буенча баш инженер урынбасары, заводның әйдәп баручы белгече Валерий Малафеев. Институттан нефть һәм газ эшкәртүнең химик технология белгече” дигән диплом алып чыкканга кадәр ул башта нефть техникумын тәмамлый, хезмәт юлын гади оператордан алып башлый. Орск нефть эшкәртү заводында җайланмалар буенча баш кеше, Уфадагы шундый ук заводта цех башлыгы урынбасары, шунда ук баш инженер урынбасарына кадәр күтәрелә ул. Яңа заводның беренче белгечләреннән булган Валерий Малафеев Башкортстан АССРның атказанган рационализаторы, СССР Министрлар Советының махсус бүләге һәм БАССР Югары Советының Мактау грамотасы иясе, БАССРның атказанган нефтьчесе, “Минтопэнерго"ның атказанган хезмәткәре... Бу исемнәр, бүләкләр намуслы хезмәтнең күзгә күренмәс маяклары гына түгел, алар һөнәри үсеш шаһитлары да. Кеше шәхес буларак әнә шулай аякка баса, чын ир-ат булып җитешә.
Генераль директор үзен элекке эше буенча яхшы белгән, аңа ышанган белгечләрне дә ияртеп алып килә. Хәер, бу бер дә гаҗәп түгел, ә күптән билгеле традиция. Зур төзелешләр, яңа заводларның директорлары белән берлектә, кагыйдә буларак, еш кына алар кул астында эшләгән көрәштәләре һәм фикердәшләре дә, яңа урында эшләргә ризалык биреп, хезмәт юлый яңача башларга теләп күчеп киләләр.
Әйтик, төньяктагы Вилюй гидроэлектрстанциясе төзелеше башлыгы Евгений Батенчукиы министрлык КамАЗ авгогигантына күчергәч, аны яратып “Батя" дин йөртүче бик күпләр аның артыннан Кама буена тартылалар. Себердән төзелеш монтаж идарәсенең баш инженеры М. В. Уманский. план идарәсе башлыгы М. М. Михайловская, хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы урынбасары М. Д. Бухалов, Социалистик Хезмәт Герое бригадир А Б Новолодский күчеп килә. Илнең нефть сәнәгате министры итеп Татарстан совнархозының нефть идарәсе башлыгы Валентин Шашинны билгеләгәч тә, Татарстан нефтьчеләре арасында җитәкче һәм белгеч булып җитешкән хезмәттәше артыннан ул министрлыкка Татарстанның күп кенә белгечләре күчә. Татарстан нефтьчеләре Рәфкать Мингәрәев. Виктор Мищевич, Әгъзам Вәлиханов, Шатен Донгарян, Анатолий Перов, Валерий Грайфер, Василий Сорокин, Альберт Галсустовлар министр урынбасарлары, бүлек башлыклары булып китәләр. Ул елларда үткен телделәр, Союз министрлыгы ' Тагнефть”нең филиалына әверелде, дип шаярта иде.
Түбән Кама нефть эшкәртү заводына Хәмзә Баһманов белән бергә генераль директорның беренче урынбасары, предприятиенең коммерция хезмәте җитәкчесе Валерий Абрамов килә. Куйбышев политехник институтын тәмамлагач, ул бик күп урыннарда күп белгечлекләр буенча эшләгән. Төньяк Кавказда ‘Трознефть" берләшмәсендә бораулау эшләре идарәсенең ремонтчы слесаре, Татарстанда мастер, бүлек башлыгы, “Бөгелмәнефтемаш” берләшмәсенең комсомол комитеты секретаре була, профтехучилгаце директоры кәнәфиендә дә утырып ала Аннары, кызый китеп, гасырның легендар төзелешенә - КамАЗга килә. Автозаводта ул өлкән мастердан алып инструментлар җитештерү цехының башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үсә, аннары Кустанайдагы дизель заводының инструментлар-штамп цехы башлыгы булып икс
ел эшли Түбән Камага килгәнче ул тагын биш ел Әлмәгтәге бер берләшмә җитәкчесе була. Хәмзә Баһманен аны шуннан үзенә беренче урынбасар итеп чакыра.
Тагын бер җитди, җаваплы эшкә генераль директорның икътисад һәм финанс эшләре буенча урынбасары вазифасына 1998 елның маенда Элмәттән Наил Гамнров килә Ул ике югары уку йортын Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын һәм Кама политехник институтын тәмамлаган Кырык еллык гомерендә нефть чыгару мастеры, өлкән технолог, нефть промыселы башлыгы урынбасары, шул ук вакытта Губкин институтының Әлмәт филиалында укыта: “Әлмәтнефть идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм промысел эшләре цехын җитәкли, оч елга якын "Татнефть" берләшмәсенең кыйммәтле кәгазьләр бүлеге башлыгы була Шул рәвешле, ул промышленность предприятиеләрендәге хәзерге финанс хәлләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнә, зур тәҗрибә туплый
“Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең баш бухгалтеры Мәүлет Гализов Татарстанның Яңа Чишмә районындагы Үтәш авылында туып-үскән Унъеллык мәктәптән сон ук Казан финанг-нкътнгал институтына укырга керә һәм аны егерме бер яшендә тәмамлап та чыга Аннары тынгысыз хезмәт юлы башлана бухгалтерлыкның көндәлек эчпошыргыч кырыс эшләре, сумнар-тиеинәр санап утыру, финанс мөмкинлекләрен кысып тотарга өйрәнү, йокысыз төйнәр Ә акчаның кайчан, кайда җиткәне бар соң аның? Ю|ары белем алын чыккач, ул әле төньяктагы Полярный шәһәрендә армия хезмәтен уза. армиядән кайткач, сигез ел буе “Таткомплектмонтаж" трестының бер бүлегендә бухгалтер, тагын өч ел технологик җитештерү комплектацнясендә өлкән бухгалтер. 1983-85 елларда шул ук идарәнең баш бухгалтеры булып эшли Түбән Камага чакыртып алганчы, ул әле Финляндиядә газ үгкәрү төзелеше идарәсендә, аннары яңадан Татарстанда төзү-монтаж идарәсендә. “Чудман" тозү-сәүдә фирмасында. "Татнефтегазстрой" акционерлык җәмгыятендә дә эшли Эшләгән урыннары төрле булса да. хезмәте бер баш бухгалтерлык Барлык оешмаларда, завод-фабрикаларда җитештерү эшчөнлеге һәм социаль эшчәнлекнен төп нигезе бухгалтерия
Материаль-техник тәэминат һәм җиһазларны туплау идарәсе башлыгының беренче урынбасары Рифгать Сәйфуллин да әүвал нефть техникумында, аннары институтта укый Югары белемне ул читгән торып укып ала. бер үк вакытта слесарь, токарь, инжснер-конструктор. инженер-техиолог. бораулау конторасының баш механигы булып эшли. Эшләп тә. укып та тормыш тәҗрибәсе туплаган белгеч һәркайда югары бәяләнә. Институт тәмамлап чыккан Рифгать Сөйфуллня прокат ремонт цехы башлыгы, бораулау конторасы баш механигы, аннары бораулау эшләренең Азнакай идарәсе баш механигы вазифаларын башкара Бу еллар арасында ул әле төньякта Уренгойдагы тирән бораулау экспедициясендә җитештерү хезмәте базасының башлыгы да була, шунда ук баш механик га әле Тагын оч ел Кубада да эшлән кайта Аннары тугыз ел (1990 199*)) бораулау
эшләренең Азнакай идарәсе конструкторлык бюросы башлыгы, ябык акционерлык җәмгыяте “БЭЛ"ның директоры, жаванлылыгы чикләнгән “САФТ" акционерлык җәмгыятенең әйдәүче инженеры да була. Ул төпле һонәрн гыйлемле, «ур тәҗрибәле кеше Аның салкын Төньяктан алып мәңге яшел этче Азатлык утравы Кубага кадәр донья гизүе генә до күп нәрсә турында сөйли. Түбән Кама нефть эшкәртү заводына Сәйфуллин капиталь төзелеш бүлегенең әйдәүче инженеры бу лып ки лә Бераздан үз җилкәсенә материаль-техник тәэминат һәм җиһазлар туплау идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары йөген күтәрә.
Заводның финанс бүлегендә баш бухгалтер кыю һәм кырыс хакым Валентина Фәгтахона утыра Ул миллионлаган тонна “кара алтын"ны эшкәртү өчен тотыла торган күп миллионлы акча ташкыны өчен җаваплылыкмы да үэ өстснә алудан куркып калмаган Байлыкны арттыру чыгымнарны арттыру хисабына булмаска тиешлеген, ә бәлки сак тотуга бәйле икәнлеген бик яхшы белә \з язмышының үтелгән елларын да саклап тота белгән: югары белемне читтән торып укып алган Эле техникумга укырга кергәнче үк өлкән пионервожатый, хәреф җыючы, лаборант. Геофизика Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында (уртт раарадяы ага нефть эшкәртү заводында оператор ярдәмчесе булган Шулай тормыш тәҗрибәсе туплаганнан сон. ул Ишембай нефть техникумына керен укый Укып чыккач, аны
"Татнефть" берләшмәсенең норматив-тикшереиү станциясенең нефть чыгару бүлегенә эшкә билгелиләр. Ул оч елдан нефть һәм нефть продуктлары сату- урнаштыру идарәсендә инженер-экономист була, аннары “Татнефть”нең планлаштыру һәм икътисади анализ бүлеге башлыгының урынбасары булып эшли. Чирек гасырлык эш стажы булган Валентина Фөттахова югары белемне дә читтән торып укып ала Казан финаис-икътисад институтын тәмамлый.
Түбән Кама нефть эшкәртүчеләренә “Нефтехим” ярдәмгә килә. Тәжрибәле, белемле белгечләрнең бәясен беләләр биредә. ” Нефтехим"ның электр белән су кудыру җайланмасы үз технологик системасы аша елына җиде миллион тонна нефть чималын кудырып чыгара ала. аны эшкәртү заводына эшчеләре белән бергә тапшыралар Яңа эшкә күчүчеләргә тоткарлык ясамыйлар, киресенчә, хезмәт стажлары югалмасын дип. приказ белән күчерәләр. Саубуллашканда яңа урында уңышлар теләп, нефтехимикларның һөнәри абруен сакларга, яңадан әйләнеп кайткан очракта һөнәрләрен арттырып, үсеп кайтырга теләк телиләр.
Шулай берәмтекләп җыела җыела, мең ярым кешелек хезмәт коллективы туплана, инженерлык белеме белән һенәри тәҗрибә бергә үрелеп бара, зур хыяллар белән тормышчан уй-ниятләр кушыла, нефть эшкәртүдән тыш бик күп һөнәрләрне үзләштергәнлектән, аякка басып килүче предприятиеләргә хас авырлыкларны җиңен чыгардай коллектив була ул. Әле кичә генә бер-берләре белән таныш булмаган, әмма тормыш тәҗрибәләре зур, кыенлыклардан һич курыкмын торган белгечләрне бер эш, уртак бер язмыш берләштерә.
Балык тирән суны, адәм заты яхшыдан яхшыны эзли, һәр кешенең үзе генә белгән хыялы бар. Кемнәрдер хезмәтендә югарырак үрләргә, җаваплы рак- абруйлырак урында эшләп, дан-шөһрәт казанырга тели. Ә кемнәрдер акчага, байлыкка гына кызыга. Кемнәрдер исә яңа җирләрдә яшәп карарга, үзе өчен яңа дөньялар ачарга омтыла. Кешенең нинди дә булса анык бер эшне, яшәү урынын сайлавы аның холык-табигатеннән киләдер Джек Лондонның мавыгучан геройлары Калифорниянең Көньяктагы нриискаларыннан алып Төньяк киңлекләренә кадәр эзләп, әрле-бирле сугылып йөриләр. “Җил һәм кояш туганнары” геологлар җилкәләренә рюкзаклар-палаткалар асып, җир асты байлыкларын эзлиләр, бу һөнәри әвәслекләре. Урман кисүчеләр үзләре тырышын төзегән йорт-җирләрен ташлап, яңа, пычкы-балта тимәгән урман ешлыкларына ашкыналар Гомерлек “дүңгәләкләр" булган төзүчеләр бер төзелештән икенчесенә күчеп йөрүдән ялыкмыйлар Бу тынгысыз халык артыннан тормыш-көнкүреш өчен бик кирәкле пешекчеләр, чәчтарашлар, итекчеләр, тегүчеләр, табиблар һәм башкалар иярә. Мондый мисалларны күнләп китерергә мөмкин булыр иде. Түбән Кама нефть эшкәртү заводының тезелү һәм аякка басу тарихы башкачарак, ул тирәнрәк, нечкәрәк. Кешеләр кыргый тайга урманнарына беренче аяк басучылар булып түгел, ә ике йөз мең кешеле уңайлы шәһәрдә яшәргә дип киләләр Нефть эшкәртүчеләр алтым таулары да эзләми, хәер, аларнын хезмәт хакы. ТЭЦ эшчеләренекеннән кала, шәһәрдә иң югары санала айга ун мең сумнан артык. Яңа эшкә тартылуда җитәкченең уңай тәэсире дә зур. кешеләр иҗтиһади эшчәнлеккә кыю чакыручы, җегәрле- булдыклы директор тирәсенә тупланалар.
Түбән Кама нефть эшкәртүчеләренең уй-ниятләре, хыяллары, безнеңчә, ике сәбәпкә кайтып кала.
Беренчесе үз эшләренең осталары җир астыннан 'кара алтын" ятмаларының эшкәртү өчен авыр булган нык күкертлеләрен дә буйсындырырга, табигатьтә начар нефть булмавын расларга омтылалар, иң начар чималдан да, эшкәрткәч, менә дигән сыйфатлы эшләнмәләр алын, дөнья базарына чыгарга теләкләре зурдан икәнлегенә инаналар Нефть болай да кара, нигә аны, артык күкертле, гөрле катнашмалары күп, эшкәртеп бетереп була торган түгел, дип, тагын да каралтып күрсәтергә?
Ашкындырып торган икенче бер сәбәп - үзләренең элгәрләре күптән җибәргән стратегик хатаны төзәтү иде. Заводның нигезе- булырга тиешле комплексны төзегәндә һәм эшләтеп җибәргәндә, вакыт белән исәпләшмичә, алны-ялны белмичә эшләделәр. Башка заманда айлар буе башкарыласы эшне дә бер атнада майтара бардылар, кирәк булганда идарәчеләр дә монтажчылар эшенә тотынды,
аппаратчылар исә төзүчеләр булды Әһәмияте ягыннан һенәри генә түгел, әхлакый да булган мәсьәлә төрле сәбәпләр аркасында элгәре буыннар тарафыннан тормышка ашырылмый калган, дип саналды Аны ерып чыгуны һәммәсе дә изге бурыч дип кабул итте. Көннар, тырыш хезмәт белән тыгызланып, бер-бер артлы үтә торды. Бер ел эчендә нефть эшкәртү заводын эшләтеп тә җибәргәч, ана һөнәрн бүләк— “Алтын коелма" тапшырылды.
Чынлап та. Татарстан нефте үзенчәлекле. Җир асты ятмалары бик бап илнең кайсы төбәгендә тагын элекке СССРның 0.3 процентын гына тәшкил иткән республикада бер кеше гомере аралыгында алган кадәр өч миллиард тоннага якын "кара алтын" алын була?
Беренче карашка нефть бер төрле генә, катнашмаларсыз шикелле Гамәлдә исә табигатьтә ничәмә-ничә нефть ятмалары булса, шул кадәрле үк торледән-төрлс ул байлык, аңлан та бетермәссең. Себердә Рус ятмасы дигән төбәк бар. аннан алынган чимал кышкы майлау өчен бик яхшы Ышансаң ышан, ышанмаган юк. әмма шоферлар, тракторчылар сөйли: кайбер скважиналардан алынган нефтьне турыдан- туры бензин бак тарына салырга була, имеш! Саласың, моторыңны кабы тасын да әллүр! Гадәттә иң яхшы эталон нефть дип Баку тирәсендәге Сураханыдагы нефть санала. Ул гел жинсл нефтьтән генә тора, җиңел эшкәртелә дә икән.
Лампаларга “көрәчин мае" ягым яшәгән заманнар да истә әле. ул чорда бензин бик нәзберек, җиңел шартлаучан ягулык санала иде. аны бер оч мәртәбә кудырып, катнашмаларыннан арындырганнан сон. калдыкларын йота торган махсус скважиналарга тутыра иделәр. Бәлки киләчәктә кирәге чыгар диптер инде. Аннары бензин белән эшЛөүче автомобильләр заманы килде. Машиналар да теләсә нннди бензинны сойми. аларны чистартылган, югары октанлы ягулык белән генә йөртә иделәр Үз автомобильләрен Генри Форд "атсыз арбалар" дин атаган. Бу "арбалар" тиз йөрешле, табигатьне дә аз пычрата Киләчәктә бензин моторлы машиналарны тромобильләр алыштырачак. Ул вакытта бензин чоры бетәчәк
Татарстан нефть ягмаларыньш күкертле саналган катламы аныр нефть. Табигать-ана үз байлыкларын җир астына катлам катлам итеп салган. Борынгы девон катламындагы нефть күкертсез, чиста, аның остендәрәк ятканы нык күкертле, авыр Боларның һәркайсысын аерым чыгаралар, аерым технологик ысуллар белән эшкәртәләр Күкерттән тыш нефтькә су. минераль тозлар. ванадий марганец, висмут кебек сирәк очрый торган мәгъдәннәр дә катнаша. Боларның атомнары һәм молекулалары геологик чорларның миллионлаган еллары эчендә тау токымнары белән шу Iкадәр аралашып беткәннәр ки, аларны бер-берләреннән табигый шартларда аерып алырлык та түгем, моның өчен күп көч куярга кирәк
Түбән Кама нефть эшкәртү заводында килер буыннарга истәлекле сүзләр язылган капсула куеп калдырдылар Анда Татарстан Президенты Мннтммср Шәймиеннсң теләк сүзләре мәгъдәннән коеп язылган “Без җиребез астыңдагы теләсә нинди нефтьне эшкәртергә ойрәнергө тиешбез", диел тын Түбән Кама нефть эшкәртү заводы нәкъ әнә шул максаттай чьныи төзелә дә Аның торбалары, колонналары, вакуум аппаратлары аша чимал ташкынын куын, кара җир асты коктейлен төрле состав өлешләргә аеру, кирәкле катнашмаларын алу зарур һәр алынганы халыкара сыйфат сертификаты таләпләренә җавап бирергә тиеш. Ә ул таләпләр бик катгый, ирекле базар кануннары кырыс ни начар чималдан әзерләнгән эшләнмәләр дә нн югары сыйфатлы булсын.
Бик күн төрле техника һәм махсус аппаратлар да куелган максатка ирештең дигән сүз түгел әле. Җитештерүне заманча техник чаралар белән тәэмин игү ана хезмәт күрсәтүчеләргә дә зур таләпләр йөкли, ал арның һонэри тәҗрибәләре-, нн катлаулы технологик система белән эшләү күнекмәләре дә булырга тиеш Космос- галәм һәм атом заманы чорный агышын нык тизләтте, ун танып исәнләп торырга вакыт калмады Дан һәм танылу алырга омтылучылар йә беренчеләр булырлар һәм теләгән җимешләрен өзеп алырлар, яки аларны тагын да комарлырак һам һәвәсрөк бәхетлеләр утын китәр Менә шундый заманда яшибез’ Тормыш автомобиль ярышы түгел, икенче кат узышка чыга алмассың, барган вагонга сикереп менеп олгерертә кирәк.
Сощ ы нәтиҗә кешеләрнең тырышлыкларына, осталык һам үҗәтлекләренә бәйле
Хәзерге һөнәр ияләре исемлегендә борынгылары да, иң соңгылары да бардыр. Кыйммәтле асылташларны шомартучы да оста, агачтан гаҗәеп җиһазлар ясаучы да оста, эретү мичләреннән мәгьдән коеп алучы да оста, кирәкле әгъзаларны күчереп утырта белүче хирург исә осталарның да остасы. Җир мае нефтьне эшкәртә белеп, аннан кирәкле матдәләр ата белүчеләр дә осталар түгелмени? Нефть шул нефть хәлендә гел генә дә кулланылмый диярлек. Ә бит бер елда бөтен дөнья берничә миллард тонна нефть чыгара. Ул иң әүвәл эшкәртелүдән соң башта ягулык-майлау әйберләре җитештерүгә китә. Шуннан соң инде әлеге чималдан, әйтик, резнн шин- көпчәкләр, төрле буяулар, элпәләр, тукымалар, өй җиһазлары, автомобиль, кораблар, самолетларга кирәк-яраклар да җитештерәләр. Крекинг җайланмалары аша да шул кадәрле нефть диңгезе ага дигән сүз. Шулай булгач, хәзерге шартларда нефть эшкәртүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы һөнәр булып чыга.
Түбән Кама нефть эшкәртү заводындагы кадрлар бүлеге исемлегендә кемнәр генә юк Менеджерлар, ннженер-технологлар, аппаратчылар, автокар йөртүчеләр, ремонтчылар, шоферлар вә тракторчылар... Әле тагын компьютерлар белән эшләүче операторлар, иң кирәкле тәэминатчылар вә эшләгәнеңне озатып торучылар... Күпме? Әмма алар барысы да бер эш белән мәшгуль — нефтьне эшкәртеп, сатарга яраклы хәлгә китерү аларныи бурычы.
Крекинг җайланмаларына чималны йөзәр-меңәр тонналап тутыралар, аны төрле матдәләргә аеруны өзлексез алып баралар, әзерләрен алгач, яңа чимал өстиләр.
Күкертле нефтьне эшкәртү цехы башлыгы урынбасары Степан Сутурин үзен “дипломсыз инженер” дип атый. Ул халыкка чирек гасыр хезмәт иткән, үз аппаратлары аша 100 миллион тоннадан артык чимал үткәргән элекке җайланманы җибәрүдә дә катнашкан. Ә хезмәт юлын Ангарскидагы зур нефть эшкәртү заводында башлаган, һөнәре ошап, үсәргә мөмкинлек булса да. квартир мәсьәләсе бик кыен булган. Аны Түбән Камага эш белән дә, квартир белән дә тәэмин итәрбез дип чакырганнар. Яңа урынга атар алты кеше килеп төшкән, үзләрен генераль директор Николай Лемаев каршы алган, эш урынын күрсәткән, квартирларга канчан күчәселәрен дә әйткән. “Җайланманы җибәреп оч ай үткәч тә булыр”-дигән. Сүзләрендә торганнар: җайланманы да вакытында эшләтә башлаганнар, фатирлы да булганнар Хәзер инде менә чирек гасыр Түбән Кама кешеләре булып яшиләр. 1998 елны Мэскәүдән “Нефтек-Техно" компаниясенең генераль директоры Н Лемаев килә. Сутуринны эшләп торган аппарат янында күргәч, җилкәсеннән кагып: “Ә-ә-ә, сибиряк! Төпләндеңмени?” дип исәнләшә. “Төпләнмичә соң! Чирек гасыр үтеп китте бит, үзе бер гомер!" дип җавап бирә Сутурин.
Уфадагы яңа нефть эшкәртү заводыннан өлкән оператор Риф Мөхәммәтшин дә квартир кирәк булганга күчеп килгән. Ул, зарарлы эштә эшләү сәбәпле, пенсиягә дә чыккан, әмма коче-җегәре бар, теләге дә бар рәхәтләнеп эшләп йөри әле. Өч баласы да Түбән Камада туган. Өлкән улы Илдар сәнәгати-техник бүлектә инженер. Оныклары да үсен килә. Барысы да ата-ана кулы астында.
Мичләр блогы операторы Александр Мигуновны язмыш кайларга гына ташламаган: Уралда Златоустка якын бер металлургия заводында дистә елдан артык корыч койган, Түбән Камага өч баласын төяп килеп төшкәндә кече кызына өч кенә яшь була. Килгән уңайга ике гаиләгә бер кухня, бер туалетлы квартирда яшәп торганнар, дүрт елдан соң оч бүлмәле зур квартирга күчкәннәр. Аерым квартирны алданрак та бирмәкче булганнар аңа, әмма иске йорттан. Күчәселәре килмәгән, яңаны көткәннәр.
Цех башлыгы Евгений Шабалин бераз яшьрәк, оператор хезмәтендә бишенче разряд алганнан соң гына нефтехимик институтның кичке бүлегенә укырга кергән, Органик синтез технологиясе белгечлегенә укыган, диплом алып чыгуга үзен җитәкче итеп күтәргәннәр. Белеме дә бар, хезмәт тәҗрибәсе дә җитәрлек, андый кешеләрне аеруча хөрмәт итәләр.
Тәҗрибәле өлкәннәр канаты астында эшче биографиясен Түбән Камада башлап җибәргән яшьләр бик күп. Әмма биредә кешеләрне яшенә карап түгел, эшенә карап бәялиләр: тырышмы ул. осталыгы бармы, белемен арттырамы?
Мастер-технолог Алексей Турбашев Казан химия-технология институтының нефгь факультетында укый, бу крәстиән егете бик тырыш була, институтны кызыл
диплом белән тәмамлый. Бер ел бишенче разрядлы оператор булып эшли. Тәҗрибә туплагач, аны мастер итеп куялар Ике ел эчендә шәхси тормышын да конлап җибәрә өйләнә, Жигули” машинасы сатып ала
Гомуми конвейер бүлегендә эшчеләр генә булса, гидрочнстарту комплексындагы операторлар йә техник, йа инженер дипломына ия. Заводның башка цехларына да белгечләрне, кагыйдә буларак, биредән алалар Соңгы елда гына да инженерлык Вазыйфасына дүрт кешене Олег Ермолаев. Артур Киндебаев. Марат Рәхимжанов һәм Ирек Камаловны күчерделәр Заводта эш артып кына тора, белгечләр тиз үсә Комплексның водород эшләп чыгару, күкерт алу. гидрочнстарту' цехларында үз операторлары, машинистрлары. электриклары, слесарьлары эшли. Керосинны гидрочнстарту бүлегендә Мингаһир Бил ал он. Илдар Саматов. Марат Хәмидуллнн кебек егетләр, ә технологик бүлектә Урал Лотфуллин. Рөстәм Сираев, Ленар Шәймәрданов, Радик Исламовлар тырыша
Иц җаваплы цехларның берсе күкерт цехы Күкерт көнкүрештә зур байлык ул. Фәндә булсын, төрле эш тармакларында булсын, ул һава кебек кирәк Ләкин нефтьтәге күкерт бик күп бәла-казалар китерергә дә мөмкин. Ул ягулыкта калса, моторларны сафтан чыгара, газлары һавага таралса, кешеләрнең сәламәтлегенә »ыян сала, табигать очен зарарлы кислоталы яңг ырлар булып ява Нишләргә сон? Нефтьне күкерттән арындыру юлларын эзләргә кирәк Башка юл юк.
Нефтьне эшкәртү бик катлаулы Иц әүвәл аны тоздан һәм судан арындыралар Элегрәк аны судан арындыру өчен махсус су җыйгычлар төзи торган булганнар. Нефть судан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә, ә су аста кала икән Нәтиҗәне бер- ике кон генә түгел, айлар буе көткәннәр, кадерле вакыт шулай сарыф ителгән Бик күп пефгь чистарту корылмалары ясалган. Э хәзер Түбән Кама заводында нефтьне махсус мичләрдә 120 градуска кадәр җылыталар, гөрле матдәләр өстәп, аны чиста нефтькә һәм суга аеруны тизләтәләр Тагын әллә ничә төрле ысул кулланалар әле. Мичтәге ялкынны йә көчәйтәләр, йә киметәләр, химикатлар өстиләр, багымны һәм электр көчәнешен күзәтеп торалар Чималны вакытында салып, әзерен вакытында алырга да кирәк Гаять зур тогәллск. осталык таләп нтә торган бу чаралар әле эшнең башы гына. Барлык технологик чараларны сөйләп тормастан. шуны гына әйтик, иң әүвәл углеводород газлары, аннары нафта яки легроин. аннары керосин, аннары җицел дизель ягулыгы, аннары авыр дизель ягулыгы алына. Иң аста мазут утырып кала Күрдегезме, никадәр четерекле гамәлләр! Шуңа күрә дә пефгь эшкәртүчеләрнең хезмәте кырыс авыр, бик җаваплы Россиянең Новокуйбышсвск, Пермь. Кстово. Киришидагы заводларында күкертле авыр нефтьне буйсындыра алмыйлар, ә менә Түбән Камала булдырганнар, алар җиңүчеләр!
Заводка ел дәвамында килә торган чималның күләме искемә җиде миллион тонна чамасы калган. Эмма аны завод конвейерларында эшкәртү сыйфаты яхшырган, мазутка кадәр алына торган өлешләрне алтмыш биш процентка күтәрергә мөмкинлек туган. Шунын нәтиҗәсендә сатуга кнтә торган товар. 2003 елда янә егерме биш процентка артып, табыш 250 миллион сумга җиткән Заводның барлык тозелешләре дә тәмамлангач, чималны зшкәртү тагын да тирәнәячәк, товар җитештерү моңарчы күрелмәгән югарылыкка ирешеп, гуксан сигез процентка күтәреләчәк!
Яця заводның иц зур файдасын сумнарда-процентларда гына бәяләргә лә мөмкин түгелдер. Аның файдасы табигатькә, тирә-юньгә зыян китермәү, фән те те белән әйIкөндә, экологик чисталык. Әле бит. Татарстан нефте гүбән сортлы, начар, дигән гайбәтләр дә таратып өлгергән иделәр.
Түбән Кама нефть эшкәртү заводын тирә-яктагы табигатьме саклаучы иген тә карарга кирәктер Чөнки анда чистартылган җәйге һәм кышкы дизель ягулыгы бары тик 0.05 процст катнашмасы белән генә җитештерелә. Ку исә һәм Россни. һәм дөнья таләпләренә туры килә дигән сүз 2003 елда заводның һавага чыгарып ташлана торган күкерт һәм азот оксидлары егерме биш мәртәбә киметелгән Шул ук вакытта ел саен нефтьтән алына торган утыз мең тонна күкерт химия, төзелеш, фармацевтика, авыл хуҗалыгы тармакларында файдалануга кит.»
Завод 2004 елда, чистартылган керосиннан файдаланып, реактив ягу зык эшләп
чыгара башлады, анысы сыйфаты белән дөньядагы шундый башка я тулыклардан
күп өстен тора.
Татарстан икътисадында нефть, газ. химия тармагын үстерү программасы биш елга тәгаенләнгән. "Татнефть"нсң мактанычы Түбән Кама нефть эшкәртү заводы исә иң төи көчләрнең берсе санала. Әлеге завод елына җиде миллион тонна нефть эшкәртеп чыгарса, аның икенче чираты сафка баскач, ул елына ундүрт миллион тоннага җитәчәк. Бу эшне элекке шикелле чирек гасырга сузып түгел, ә тиз башкарырга исәплиләр. Турыдан-туры кудырылган бензин төзеләчәк этилен заводы өчен чимал булачак, аңардан елына алты йөз мең тонна этилен алыначак. Шундый бер завод "Түбән Кама Нефтехим" акционерлык җәмгыяте составында эшли дә инде, шуның янына яна завод җитештергән этиленны дә өстәсәң, республика аны елына бер миллион ике йөз мең тонна эшләп чыгарачак дигән сүз. Этилен —нефть химиясенең икмәге ул. Аңардан иң кирәкле пластмасса-полиэтилен эшләнә, җаның ни тели, шуны ясарга була.
Бу программаны тормышка ашыру өчен 1,3 миллиард доллар акча сарыф итәргә кирәк булачак.
Менә шу ндый байлык ул нефть! Берәүләргә аннан бензин, керосин, сумалалар кирәк булса, икенчеләргә асфальт, гудрон, битум, өченчеләргә металлар, парафин, күкерт, төрле дарулар, дүртенчеләргә түбә ябу өчен чнрәп. корым, пластмасса кирәк Э кемнәрдер, бәлки, кыйммәтле кара һәм кызыл уылдык алырга хыялланадыр
Алырлар да!
Тарих поезды артыннан чабарга кирәкми, вакытны үзең тизләтеп яшәү мәслихәт

Реклама