«Татар энциклопедиясе» биштәреннән


ӘБЕЛХАН Хәлил (тулы исеме Әбел- ханон Хәлиулла Габделвәли угылы) (1887. элекке Шыгырдап а . Сембер губернасы, хәзерге Чуаш Рееп-касы Батыр р-ны.
6 1.1919, Казан), язучы, журналист, педа гог. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен. 1909 елда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый 1910-12 елларда хәзерге Башкортстан Рссп-касынын Кыйгы р-ны Идрис авылы рус татар мәктәбендә. 1912-14 тә Казан губернасы Тәтеш өязенең Ындырчы авы лында балалар укыта 1912 елдан алын "Шура", “Мәктәп", Мәгариф ж-лларын да. "Йолдыз". “Кояш". Корылтай I га ларында актив языша Мәктәй мәдрәсә ләрдо жадитчө укыту ысулын пропагандалаучы. "Ак юл" ж-лында хайваннары җәнлекләргә багышланган хикәяләрен бастыра (соңыннан алар класстан тыш уку әсбабы буларак аерым җыентык булып басылалар) Җәдитчелек хәрәкәтенең аерым җитешсез якларын тәнкыйтьләгән “Ысулы җәдиткә каршы беренче адым" (1911) исемле- китап авторы 1917 елдан соң Казан губернасының мәгариф оешма ларында эшли.
Ә,1 Хәлил Эбүлханонның нафаты (некролог) Эш. 1919. гыинн
Автор Ф Ч ИЛряһимовя.
Мәрҗани III Могтәфадс I әхбар фи әхвили Казан вә Болгар К . 1989
М .В ГаЙнстлннон
ӘБЭЛХӘЕР < I әхәллүс булуы да их-тимал) (19 йөзнең 2 нчеяртысы), шагыйрь Тормышы һәм иҗаты аз ойранелгән " һәла китабе мәснәви" (Казан. 1882) исемле шигырьләр (мәснәвиләр) җыентыгы ав-торы. Икс тезмә әсәре. Акмулла шигырь ләре белән берлектә, Троицк шәһәре нма мы һәм мөдәррисе Мохәммәдшәриф Шм һабетдин угылы ал-Кирасуви 1872 елда күчереп язган кулъязма җыентыкка ур-наштырылган (табылуы 1981 дә) Мәснәви калыбында язылган 104 кылы беренче гезмә "Керүбән ялгызым ошбу боларә " дип. икенчесе (ике юллык иш
гырь): "Аһ. бу юлнын озакындан днп башлана. Ә.нең шигырьләре- ватандарлык Һәм иҗтимагый уй-фикерләр белән сугарылган. шигъри адымнарында һәм бигрәк тә образлар, характерлар бирелешендә Акму.гта һәм Һибәтулла Салнхов шигырьләренең кочле тәэсире ензело.
Әсәрләре һәза китабе мәснәви К.. 1882.
Әд.. Госманон М.Г. Акмулла мирасын өйрәнүгә яна материаллар Г1оәт про- светитель Акмулла. К.. 1983. Татар«дабн- яты тарихы. 2 т К . 1985
Р. Ә Ә\мотов
ӘБ.1ПЕВ Мөхәммәт Шәриф улы (15 7 1900. хәзерге Кама Тамагы р-ны Ла мыш а 1911). прозаик, драматург 1922 елдан Кызыл Армия сафларында 1926 да Казанда татар-башкорт хәрби мәктәбен. 1928 да Мәскәүле хәрби сәяси курсларны тәмамлый 1932 гә кадәр политрук. санын нан Урта Азиядә рота командиры 19:16 елда Лениш рад Хәрби сәяси академиясен тәмамлагач. Казагмагы у кчы полкта инст рущрр, соңыннан хәрби комиссар. 1939- 10 та сонет фин сугышында катнаша. Укчы дивизиямен сәяси бүлеге җитәкчесе сыйфатында Боек Ватан сугышының беренче коннәреинән фронтың адгы сызы гыңда сутыша. күп та үтми. һәлак була Беренче әсәрләре 1920 еллар башында басылып чыга Э Минем дустым сугышта” (1922). хикәя. Итекче кызы" (1928), "Ком улы" (1922-29) повестьлары һәм хикәяләре. Ике тун" (1923-25), "ЛсПтс нант" (1936-10) пмчадары авторы. Ә.не драматург буларак таныткан әгәр "Шәмсекамәр" (1929- 36) драмасы (Татар академия театрында 1938 елда, кабат 1998 елда куела. Татарстанның башка театрла-рымда ди уйнала). Пьесада реватююгягә кадәрге татар авылы тормышы, татар ха тынының фаҗигале язмышы тасвирлана
Әд Гиниятуллина А К Пигатеди Советского Татарстаиа Биобиб.тиогр енравочнмк К . 1970. Даутов Р Н Мурул-
1М_
лина Н.Б Совет Татарстаны язучылары Биобиблиографнк белешмә. К.. 1986
А. Г. Әхмәдуллин.
ӘГЪЛӘМЕВ (Әгьләметдинев) Мөдәр-рис Зөфәр улы (13.10.1946. Зәй р-ны Биш Субашы а ), шагыйрь Казан ун-тында укый. 1968-73 елларда Тукай р-ны Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә укыта. 1974 тә язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1959 елдан бирле матбугатта әсәрләре даими басылып килә “Кыңгырау" (1970). "Учак урыннары" (1973), “Исәнме, йөрәк!" (1978). “Киләчәккәкайту” (1987), “Мин әйттем. ” (1991), "Иман тәрәз шакый” (1996), бала-лар өчен “Без, без, без идек” (1980) исемле шигъри китаплар авторы. Ә поэзиясе өчен нечкә лирика белән кискен публицистик рухның үрелеше, уйлар ташкыны, лирик герой кичерешләренең тирәнлеге хас Иҗатындагы төп мотивлар - туган җиргә мәхәббәт, аның үткәне, кешенең эчке дөньясы белән тирән кызыксыну Аның поэзиясендә - музыкальлек, классик поэзия һәм халык иҗаты традицияләре җирлегендә табигыйлек, үзгә бер моң бар Шагыйрьнең индивидуальлеге бигрәк тә кыска шигырьләрендә ачык күренә Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил. халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омты ла. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле табышлары, хисләренең сафлыгы, нәзакәтлеге белән аерылып тора. Форма ягыннан Ә шигырьләре төгәл ритмикалы, шома, йөгерек телле. Ал арда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, тапкыр гыйбарәләр күп. Э сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм поэмалар язу юнәлешендә дә уңышлы эшли. “Сугышлыда сугыш беткән көн" (1972), “Заман язган язмыш" (1987) балладалары, “Тукайдан хатлар" (1972-85), "Акмулла арбасы" (1981) поэмалары шундыйлардан ТРның Г Тукай исем Дәүләт бүләге лауреаты (1992)
Әсәр.: Кан тамырын кистем. К., 2001 Әд : Хәким С. Хәерле сәгатьтә! Социалистик Татарстан. 1968. 17 нояб , Галиуллин Т. Йөгер, каләм! Шагыйрьләр һәм шигырьләр. К., 1985; Фәйзуллин Р Туңма, туган' Мәдәни җомга. 1996. 22 нояб.
Р.Н. Даутов.
ӘДҺӘМЕВА Сәрвәр Сабир кызы (5.4.1901. Оренбург губ. Троицк ш. — 10 11 1979, Казан), язучы, тәрҗемәче. 1920- 23 елларда Томск. 1929-31 дә Казан ун- тларында укый 1925 елда аның балалар сәхнәсе өчен язылган беренче пьесасы басылып чыга. Соңрак яшь геройларның үзара дуслыгын, кыюлыгын, тапкырлыгын сурәтләгән “Дуслар” (1948. русчага тәрҗе-мәсе "Друзья", 1959). "Минем апалар” (1953), “Тубалбаш" (1958) исемле хикәя җыентыклары дөнья күрә. 1979 елда "Тор-мыш сынавы” дигән истәлекләр китабын тәмамлый. Ә. иҗатында әдәби тәрҗемә эше зур урын алып тора. Аның тәрҗемә-сендә М Горькийның 6 томда "Сайланма әсэрләр"е (1947 53), А.С Пушкинның “Мәрхүм Иван Петрович Белкин хикәя-ләре” (1936). Л Н Толстойның "Алпавыт иртәсе" (1935), “Кавказ әсире" (1947), Д Дефоның "Робинзон Крузо” (1936), В Василевскаяның "Салават күпере” (1944), М.Ауэзовның "Абай" Һ.6 әсәрләр татар укучысына барып иреште Ә. 1938 елда нахакка гаепләнә, 1940 елда аклана.
Әсәр.: Хикәяләр, истәлекләр. К., 1971; СИБЛАГтан хатлар /Әдәби мирас. К., 1996
Әд Гиниятуллина А.К. Писатели Советского Татарстана Биобиблногр справочник. К.. 1970; Әхмәт А. Язучы һәм тәрҗемәче Совет әдәбияты. 1951 №4; Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Та-тарстаны язучылары: Биобиблногр. бе-лешмә. К., 1986.
Ф Г Галимуллин
ӘЙДИ (Әйделдинев) Тәүфикъ Рамазан улы (1 5.1941, Мәскәү өлкәсе Шатура р-ны Туголесский Бор пос. 2.4.2001, Казан. Биектау р-ны Әлдермеш а нда күмелгән), язучы, ТССРның атказ мәдәният хезмәткәре (1991). 1973 елда Казан ун-тын, 1985 тә Мәскәүдә М Горький исем. Әдәбият ин-ты каршында Югары әдәби курслар тәмамлый 1985-97 елларда "Казан утлары", 1997-98 дә "Татарстан” ж-лларында баш мөхәррир урынбасары 1998 дән “Аваз” хосусый нәшрияты директоры. 1967 елда матбугатта басыла башлый “Яңа уен” (1988), "Дачада” (2000) исемле хикәя җыентыклары, "Боҗра” (1978) детектив повесте, “Елан угы" (1991), “Иблискә ришвәт" (2000) маҗаралы романнары, татарлар һәм кардәш халыкларның тормышы, әдәби-мәдәни багланышларына караган “Исәнме, Гагаузстан”
(1991), "Йөртә безне язмышлар” (1992), "Дунай буендагы кардәшләр" (1994) доку-менталь повестьлары билгеле. “Кайда да кадерле" (1984). “Безгә ни булды?" (1991) җыентыкларындагы эссе һәм публицистик мәкаләләре татар халкының күренекле вәкилләренә, татарларның милли проблемаларына һәм үзаңы үсешенә багышланган. Болгария, Германия, Кипр, Румыния илләренә сәяхәт кылганда туган кичерешләре “Оҗмах утравы” (1999), "Кардәшләр кочагында" (2000) юльязмаларында тупланган. Кайбер төрки телле әдәбиятларның вәкилләре С Морәтбәков, А.Сатаев. Ә Мохтар, У һашимов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Әд.: Ахунов Г. Мәгълүматлар дөнья-сы яки Безгә ни булды? Ватаным Та тарстан 1992.29 май; Дәүләт Н. Халык ларны якынайта/ /Шәһри Казан. 1995. 4 апр , Әхмәтҗанов М Иблискә ришвәт /Ватаным Татарстан. 2000 17 май.
ӘМИНЕВ Әхтәм Әмин улы (1918, хәзерге Башкортстан Респ-касы, Миякә р-ны Әнәч а 1942), шагыйрь. Казан пед ин-тын тәмамлый (1941) Шигырьләре "Яшь сталинчы", "Яшь ленинчы" г-тала- рыида, “Пионер каләме" ж-лында, “Туган ил" (1938), "Очкыннар" (1940), "Алар саф-та" (1961) җыентыкларында басыла. 1941 елда сугышка китә, 1942 елда Калуга өлкәсенең Сухиничи, Мещовск ш. янында барган сугышларда каты яралана, шул ярадан вафат була.
Әд.: Даутов Р.Н., Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучылары. К., 1986
ӘМИНЕВ Юныс Шәрип улы (1.12.1921, Әгерҗе кантоны Салагыш а. -
3.12.1982, Әлмэтш.), драматург, ТАССР- ның атказ. сәнгать эшлеклесе (1981). Бөек Ватан сугышында катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Армиядән де- мобилизацияләнгәннән соң, Әгерҗе р-ны мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Алабуга педагогия ин-тын (1953) һәм М.Горький исем. Әдәбият ин-ты каршын-дагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1961) тәмамлый Әсәрләре 1950 еллар башында басыла башлый Ә.нең “Языл-маган законнар" (1956) драмасы киң та-нылды. Минзәлә татар драма театры кол-лективы бу спектакль белән 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре декадасында катнашты. Аның "Гөлчәчәк" (1956). "Тамырлар” (1961), "Сатучылар” (1961), "Уҗым бо-завы” (1966), "Минем җинаятем" (1968) пьесалары авыл хезмәтчәннәре һәм ин-теллигенциясенең мораль-әхлак пробле-маларына багышланган “Кан кардәшләр" (1972). "Очрашырбыз, Гөлсылу!” (1980) драмаларында. "Сафура бураннары" (1975) комедиясендә, "Кондырлы кодачасы" (1981) трагикомедиясендә шәһәр тормышы, нефтьчеләр көнкүреше бәян ителә Ә исң геройлары хезмәт сөючән, самими, халык традицияләрен дәвам итүчеләр Аның күпчелек пьесалары Минзәлә, Казан. Әлмәт, шулай ук Баш-кортостанның Салават, Сибай халык театрлары сәхнәләрендә уйналды.
Әсәр.. Гөлҗәннәтнең җәннәте Пьеса-лар. К , 1973; Драмалар, комедияләр К., 1981; Очрашырбыз, Гөлсылу! Сәхнә әсәрләре К., 1984
Әд. Гыйләҗев А Ак нур белән / Казан утлары 1971. № 12, Әхмәдуллин А Кешелекле иҗат Дөреслеккә ирешү юлында. К., 1993
А. Г. Әхмәдуллин
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама