ХӘЗИНӘ ТАПКАН ӘДИП


Егерменче гасырнын илленче еллары уртасыннан ил тормышында башланган иҗтимагый-рухи җанлану шартларында халык язмышы, үз буыннарының уй- омтылышлары хакында тирәннән борчылып яшәгән бер торкем әдипләр зур әдәби мирас калдырып, гасыр ахырында бер-бер артлы якты дөньядан китеп тә бардылар ..
Иҗади эшчәнлекләре үзен уйлаганны кәгазьгә төшерергә ярамаган заманага туры килде аларнын. Шуна да карамастан, бу чор әдәбият тарихы үсешендә ин бай чор булуы белән аерылып тора. Язучыларыбызнын үз халкы тарихын, анын яшәү үзенчәлекләрен, чор проблемаларын реаль төсмерләрдә чагылдырып язган әсәрләре укучы күңелендә ныклы урын алды.
Үткән гасырнын туксанынчы елларында исә башлаган иркенлек җилләре совет чорында иҗат ителгән ул әсәрләргә нык килеп кагылды. Кайберәүләр укучы яратып кабул иткән әсәрләрне хурлый башлады. Бөтен гомерен әдәби иҗат эшенә багышлаган, үз халкына сүз сәнгате ярдәмендә тормыш дөреслеген аңлатырга тырышкан, укучы яратып кабул иткән әсәрләр тудырган әдипләребезнен байтагы бу урынсыз
хурлауларны ишетеп, рәнҗеп киптеләр кебек тоела күңелгә.
Инде хәзер тетрәнүләр артта калып бара. Бай мирасыбыз турында акыл белән, ашыкмыйча, уйлабрак фикер йөртергә вакыттыр.
Иҗади эшчәнлеге совет чорына туры килгән, әдәби тәнкыйтьтән төрлесен ишеткән язучыларыбызнын берсе—Гариф Ахунҗан улы Ахунов. Илленче еллар уртасында татар әдәбиятына килгән буынның күренекле вәкилләреннән булган Гариф Ахуновка быел сиксән яшь тулыр иде.
Балачагы сугыш елларына эләккән Гариф Ахуновка тормышның төрле авырлыкларын, борылышларын күрергә туры килә. Яшьли әтисез калу, гаиләдә итәк тулы бапаны бер үзе караган әнисенә ярдәм итү теләге белән вакытлы-вакытсыз укуын ташлап торырга мәҗбүр булу, башка яшьтәшләре белән бергә колхоздагы авыр эшне төпкә җигелеп тарту... Аннан соң Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының татар геле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлау...
Бәхетле кеше була Гариф Ахунов! Булдыклы, тырыш егетнең беренче язмаларын Гази Кашшаф. Хәсән Хәйри, Хатип Госман, Мөхәммәт Гайнуллин, Латыйф Жәләй кебек күренекле тәнкыйтьчеләр укыйлар. Егеттәге ижади сәләтне күреп, аны "Совет әдәбияты" журналына эшкә чакыралар. Арча педучилишесыңда укыганда ук "тере язучыны күрү теләге белән яшәгән" Гариф Ахунов һәркөнне диярлек Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази. Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур кебек язучыларны очрата, сугыштан сон язылган әсәрләр турында фикер алышуларда катнаша. Тынгысыз күңелле, эзләнүчән шәхес буларак ул 1957 елда Әлмәткә нефть чыгаручылар тормышын өйрәнергә китеп бара, анда Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген оештыра, анын җитәкчесе була... Аннан сон—Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, озак еллар буе берлек рәисе, "Казан утлары” журналының редакторы... Болардан тыш, ул—ике мәртәбә СССР Верховный Советы депутаты, XXV съезд делегаты... Сонрак "Әлмәт шәһәренең мактаулы нефтьчесе ’, "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәренә, “Татарстанның халык язучысы" исеменә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиягә лаек булды.
өчен яшәде Исемдә, берәр кешенен йә фатир ату, йә санаторий-мазарга путевка ату мәсьәләсе буенча йомышы төшсә, ул бу эшне башкарып чыкмый тынычланмый иле Эштән кайтып кергәндә, йөзенә карап, анын бу мәсьәлә буенча эше унган-унмаганны чамалый идем. Эш унса—елмаеп кайтып керә, унмаса—йөзе карангы була
Гариф Ахуновнын ижаты мәктәптә һәм Арча педагогия училищесында укыганда ук башланса да, “Галләм сорау бирә " дип аталган хикәясе 1951 елда гына укучыга барып ирешә. Сугыштан сонгы авылнын язмышы турында тирән борчылу, анын үсеш юллары турында уйлану, авылда яшәүчеләрне жөмгыятьнен тулы хокуклы кешеләре итеп күрергә теләү аша автор үзенен бу хикәясендә героиларнын эчке дөньяларын үсеш-үзгәрештә бирүгә ирешә. Әсәрдә колхоз рәисе Бикбулатов ншьләрнен алдынгы фикерләренә каршы килеп, искечә генә эш итмәкче була. Ләкин Г Ахунов үзенен бу героен начар итеп калдырырга теләми, вакыйгалар барышында автор аны тискәре сыйфатларыннан арындыра "Юллар чатында" хикәясендә дә Зәлифә исемле хатын гомер буе башкалар исәбенә яши. ләкин әсәр ахырында ул да унай якка үзгәреп китә. Әнә шулай итеп яшь автор үзе уйлап чыгарган геройларны жинел генә дөрес юлларга алып керү теләге белән яши Әмма тормыш авыр да. катлаулы да. Бу хакыйкатьне анлау Г Ахуновка еллар узгач, тормыш тәҗрибәсе аша килә
Яшь язучынын әдәби осталыгы үсә баруы анын “Яшьлек яме" (1955) дигән повестында күренә. Башлангыч чор ижатына караган кайбер әсәрләрендәге кебек монда да бата һәм үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килгән, белемгә, яшәүгә сусаган, якын һәм ерак киләчәккә зур ышаныч, өмет белән караган баи романтик хыяллы яшьләрне күрсәтә автор Миллионнарның яшь гомерләрен алып киткән сугыш афәтеннән сон килгән дәртле һәм хыялый буыннын уй-кичерешләрен автор ниндидер бер күңел җылылыгы белән сурәтли. Илленче еллар яшьләренең киеренке, кайсыдыр яклары белән каршылыклы хис-тойгыларын Г Ахунов үзенә таныш, якын булган студентлар тормышына нигезләнеп яктырта
Әсәр геройлары—югары уку йорты студентлары Таһир. Гөлнур. Айратлар яшәү мәгънәсен эзлиләр, тормышта үз урыннарын төрлечә табарга омтылалар. Студент геройларның хезмәткә, бер-берсенә мөнәсәбәтләре аша характерлары формалаша, аларныи әхлак йөзе, кешелек дәрәҗәсе бәяләнә. Автор Айрат һәм Мәрфуга обрахлары аша. намуслы хезмәттән читләшкән кеше әкренләп физик яктан гына түгел, рухи яктан да зәгыйфьләмә бара, дигән фикерне үткәрә Тумыштан сәләтле һәм чибәр булган бу кешеләр хәтга үзләрендәге уңай сыйфатларны да төрле хәйләле һәм мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен кулланалар һәм шунын белән үзләрен коллективка каршы куялар Аларнын шундый булып үсүләренә Г Ахунов беренче чиратта гаиләне гаепли Мәсәлән, "авыл малайлары мәтәлә-кадала кул арбасы белән урманнан печән ташыганда, үзем исән чагында сабыйлыкның рәхәтен татып калсын" дип Айратын әнисе аны “кара" эшкә якын да җибәрми Гаиләдә дорес тәрбия күрмәгән Мәрфуга белән Айратны соңыннан коллектив кына үзгәртә алмый инде! “Бала тәрбияләүдә ин беренче һәм ин хәлиткеч бурыч гаиләгә, аеруча ана остеиә төшә" дигән фикер үткәрелә әсәрдә Совет педагогикасы яшь буынны тәрбияләү бурычын тулысынча коллективка—балалар бакчасы, мәктәп, эш урынындагы төрле җәмәгать оешмаларына—тапшырган бер заманда яшь авторның мондый урынлы фикер уздыруы бик әһәмиятле иде. Һәм бүгенге яшәеш тә бу карашнын дөреслеген раслады
Татарстан җирләрендә нефть табылу Россия икътисады үсешенә нык этәргеч ясый Жөмһүриятебеадәгс бетмәс-төкәнмәс кара алтын" Россиягә генә түгел, башка социалистик илләргә дә күпләп җибәрелә башлый. Татарстан нефте алга киткән капиталистик илләр алдында Россиянен дәрәҗәсен шактый ныгыта Әлмәт җирләрендә күпләп нефть табылу, үз чиратында, яна шәһәр, яна эш урыннары тууга да сәбәп була “Кара олтын~ны җир өстене күтәрү өчен бу якларга төрле төбәкләрдән эшче көчләр килә башлый
Илленче еллар башыннан алып әдәбиятта ла нефтьчеләр тормышы белән кызыксыну көчәя Республикада нык күтәрелеп киткән нефть промышленносте һәм бу өлкәдә эшләүче кешеләр әдәбиятның төрле жанрларында зур урын ала
Ш.н ыйрь Зәки Нури әйткәнчә “Ишек шакучы гына булып түгел, ә әдәби бүлмәгә үтеп кереп, һәм шунда үзенен эш өстәлләрен куеп, чыңлап торып эшли башлаган 1 Ахунов та. нефть якларындагы тормыш һәм хезмәт кешеләре белән якыннан танышу, бу яналык атын килгән үзгәрешне әдәби ижатта яктырту өчен 1957 елда
гаиләсе белән Әлмәткә күчеп китә һәм анда 1968 елга кадәр яши. Яна тормыш белән кайнаган районнар аңа “серле дөнья” булып тоела. "Әнә шул серләрне ачасы, тойгыларны кәгазьгә төшерәсе" килгән язучы бер-бер артлы очерк, хикәяләр һәм "Жир куенында" дигән бер пьеса ла яза.
Эшчеләр сыиныфынын яна катламы—жир астыннан кара алтын чыгаручы нефтьчетәр—тормышына, хезмәтенә бәйле рәвештә туган яналык-үзгәрешләрне. авыл белән шәһәр арасында туган каршылыкны реалистик планда күрсәтеп язган һәм алтмышынчы еллар татар прозасында иң уңышлы саналган әсәрләрнең берсе Г. Ахуновнын "Хәзинә" (1957—1961) романы була.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда киң колач җәйгән илне индустрияләштерү процессы, шул исәптән Татарстанда нефть табылу, берьяктан. авылдан бик күп крестьяннарны эшчегә әйләндерү, икенче яктан, чәчүлек җирләрен, болын- тугайларны. авылларны юкка чыгару исәбенә алып барылды. Хезмәт һәм бу хезмәтне башкаручыларга дан җырлау Г Ахунов иҗатында төп тема булып калса да. әдип яшәешкә күп югалтулар китергән әнә шул үзгәрешләрне романда чагылдырмый кала атмаган. Авыл һәм анын кешеләренең тормышын нефтькә мөнәсәбәт аша чагылдырган бу әсәрдә язучы рухи байлык һәм физик байлыкның бердәмлеге, мәхәббәт, бәхет, кеше һәм табигать бердәмлеге, буыннар бәйләнеше өзелү, авыл һәм шәһәр, крестьяннар һәм эшчеләр арасындагы аерма кебек әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә, аларны ижтимагый-социаль җирлектә аңлатырга омтыла "Намуслы хезмәт, рухи һәм физик байлыклар бердәмлеге, бөтенксшелек кыйммәтләре аша гына бәхеткә ирешеп була” дигән идея үткәрелә романда.
Әсәр үзәгендә тормышка карашлары, холык-фигыльләре белән бер-берсеннән аерылып торган ике гаилә: Шәвәли карт һәм Лотфулла Дияровлар гаиләсе куела. Нефтьнен крестьян психологиясенә тәэсирен тирәнрәк күрсәтү максатыннан автор киң планда Шәвәли карт гаиләсен тасвирлый. Шәвәли карт кайчандыр мәэзин кызы Мәгыйшәгә өйләнеп гаилә кора, хатынының явызлыгы аркасында, ата-ана нигезен ташлап башка чыгарга мәжбүр була. Үз көче белән йорт төзи, нигез кора. Гомер буе бәхет эзләп, “көч куйдым, ташның авырын күтәрдем, әмма ләкин хәзинәне таба алмадым".—ди ул соңыннан. Байлыкны бары тик үз көче белән генә табарга өйрәнгән Шәвәли чын крестьяннарга хас булган: эшчәнлек, физик ныклык, булганның кадерен белү, саранлык, авырлыкларга тешеңне кысып түзә белү кебек бик күп сыйфатларны үзенә җыйган.
Олыгайган көнендә Шәвәли карт өчен иң зур хәзинә—үз йорты, үз нигезе булу. Ләкин балалары ата нигезен үз итмиләр, төрлесе-төрле җирдә сибелеп яшиләр. Кайчандыр Кәлимәтгә ин күренекле, ин нык нигезләрдән саналган Шәвәлиләр йорты инде тузып-искереп бара. Мона атаның эче поша, күңеле әрни. "Бер-бер артлы йортны ташлап чыккан балалары өчен, көн саен туза, җимерелә барган хуҗалыгы өчен борчылу, кайры корты кебек йөрәген кимерә", ди автор, геройның эчке халәтен тасвирлап. Шуның өстенә нефтькә бәйле килеп кергән үзгәреш-яңалыклар картнын күңел тынычлыгын ала. “Авылны бетерәләр инде, бетерергә тотынгач, бер эш тә эшләр хәлен юк. " дип уфтанган геройны, гомере буе барлык авыл крестьяннары өчен дә бердәнбер яшәү чыганагы булган йорт яны хуҗалыгының язмышы борчый. Шуңа күрә үзенең яшәү чыганагын бары тик нефтьтә генә күргән, тормышны берьяклырак аңлаган Арсланның “бакчан өчен акча бирерләр” дигән сүзләре кендеге җиргә береккән крестьянны һич тә юата алмый.
Яналык басымы астында кайчандыр “бер кычкырып җибәрсә, тавышы өч чакрымдагы Торналы авылына ишетелә торган", әкият батырлары төсле гайрәтле булган Шәвәли карт ничектер мескен булып, киләчәге беткән авыл тормышының сонгы вәкиле булып кала Автор үз героеның аянычлы хәлен икенче бер герой Лотфулла Дияровка мөнәсәбәттә тагын да тирәнрәк ачуга ирешә. Баштарак нигезен, ата-баба йортын ташлап киткән Лотфулла Дияровка. тормыш итә белми торган кеше итеп караган Шәвәли карт күршесенен көн саен иртән бер үк вакытта "шыгырдап торган каты кожаннан һәм таза күн итекләрдән эшкә барырга чыгуын, читән янына басып, көнләшүгә якын бер хис белән” озатып кала башлый. Шулай итеп герой тирән психологик кичерешләрдә бирелә.
Теләсә нинди юллар белән бары тик жир астыннан нефть чыгаруны гына алгы планга куйган Лотфулла Дияровлар. Арсланнарга Шәвәли картны, шәһәр булып килә
торган Калимәткә авыл булып калган Калимәтне каршы куеп, чагыштырып сурәтләү ярдәмендә әдип бүгенге көнлә яшәеш өчен чын-чынлап борчу тудырган мәсьәләне илленче еллардан башлап авылларны, крестьян хуҗалыкларын, чәчүгә файлаты җирләрне бетерү нинди юллар белән атып барылуын күрсәтүне максат итеп куя.
Нсфтьнен. бер яктан—зур хәзинә, икенче яктан, табигатькә килгән куркыныч икәнлеген башка образлар белән танышканда да аңларга мөмкин Мәсәлән, шуларнын берсе—беренче карашка хәзинәгә бернинди мөнәсәбәте юк сыман тоелган—Йөзлекәй карчык. Йөзлекәй карчык—җир өстендә ин зур хәзинә хуҗасы. Иске Кәлимәт авылында Көбәшләр нигезендә яшәгән кешеләрнең ин борынгысы—йөзьяшәр карчык "татар авылларында сирәк очрый торган озын гомерле һәм хәсрәт-кайгыны батыр күтәрә алган чыдам кешеләрнең берсе” җир өстендә үзе кебек үк сау-сәламәт, физик һәм рухи яктан нык булган, тормышнын авыр йөген тартып барырдай таза нәсел калдыра Йөзлекәй карчык тазалыкны табигатьтән алган. Катимәтнен саф һавасын сулап үскән, борынгы чишмәләрнең чиста суын эчеп, шул суда юынып, анын шифасын алган, гомере буе ишел чирәмгә яланаяк басып йөреп, җирнең җылысын тойган Йөзлекәй карчыкның табигатькә якынлыгы, байлык, шөһрәт артыннан куучы, җирне, суны, һаваны пычратучы бүгенге кешегә, бу кешенен табигатькә карага кылган вәхшилегенә каршы куела. "Дөрес булса, җир астыннан май тапканнар, ди... Үлмәсән әллә ниләр ишетерсен әле һәмәкәй төшне тишеп, җир мае суыртасылар. ди Чишмә суларын былчыратып. үләннәрне корытып бетермәсәләр ярарые” Бер уйлаганда, ашын ашаган, яшен яшәгән әби табигатьтән аласын алган, бирәсен биргән кебек, ул тыныч кына үлем турында уйлар иде. ләкин бөтенхалык язмышын, милләт рухын үзендә туплаган карчыкны яшәешнен киләчәге, габигатьнен чисталыгы борчый
Озын тормыш юлы үтем, зур тәҗрибә туплаган, халыкмын акылын үзендә сеңдергән, җир өстендә яшәеш дәвам итсен өчен газа-сау балалар үстереп биргән Йөзлекәй әби. кешелекне борчый торган мәсьәләләр турында уйланулары, борчылулары белән Әмирхан Еникинын "Әйтелмәгән васыять" исемле хикәясендәге Акъәбигө охшаш.
Жысм кына әйткәндә, күренекле әдип Г. Ахунов үзенен "Хәзинә" романында “производство" темасын яктыртып, чор проблемаларын социаль-әхлакый яссылыкта бирә алды “Хәзинә"нең дәвамы булган “Хужалар" романында элеккеге хезмәт энтузиазмы сүрелә төшкән. Нефгьне бары тик байлык чыганагы гына дип караган геройлар инде бэхстнсн алай гиз генә килмәвенә төшенгәннәр Беренче китапта үзләрен чын хужалар итеп хис иткән геройларның сөйләмендә үзләре тудырган хезмәткә һәм өстәге хакимият әһелләренә карата ризасызлык билгеләре чагыла. Гади бораулаучыдан трест управляющие булып җиткән Арслан һәм башка җитәкчеләр дә көндәлек эш мәшәкатьләре яссылыгында төрле каршылыклар белән очрашалар, шуңа күрә бу көчле геройлар күбрәк кыенлык-авырлыклардан зарланулары белән күнелгә кереп кала Инде барлык геройларга ла бәхет китерергә тиеш булган байлык -нефть гә табылган, ләкин шул байлыкны табучы хужалар нишләптер үзләрен "чын хужалар". бәхетле кешеләр итеп хис итмиләр. Парторг Таҗинын: "Кеше проего арыган ун ел сугыша инде—ирешкәне вак-төяк Борчылмаска, канатсыз яшәргә өйрәттеләр безне" дигән сүзләре чор проблемаларын тагын да ачыграк анларгл ярдәм итә Эшчеләргә торак урыннары җитмәү, хезмәт хакынын түбән булуы, балалар бакчалары, саннторияләр. ял итү урыннары булмау, шуна бәйле геройларның үз сүлләре белән әйткәндә “текучесть кадров". производствода бик еш булган аварияләр аркасында кешеләрнең гарипләнеп калулары, йә булмаса үлемнәре. Мәсәлән. Арслан белән Монәвәрә ятим балалар белән таз кала. Кәрим белән Сәгыйдә кара жир астына кереп яга. Николай Кожановны яраткан эшеннән китәргә мәжбүр итәләр Монардан тыш табигать байлыгы—газнын юкка янып, берьяктан. һаваны пычратуы, икенче яктан, бу байлыкның әрәм-шәрәм булуы, һәм менә инде ничә еллар хөкүмәтмен бу эш буенча бернинди дә чара күрмәве—балар бар да җәмгыятьнең анырч якларын күрсәтә торган факторлар Рухи һәм физик байлыкларны бергә куша алмаган, гомумяшәеш кыйммәтләренең кадерен белмәгән кеше беркайчан да бәхетле булмый Ләкин яшәеш болай дәвам итә алмый Кеше кайчан да булса, табигать алдында үз гаебен аңлап, дөрес карар кылырга тиеш Моңа инанган әдип “җирнең чын хужалары кемнәр булырга тиеш'*" дигән сорауга унай жавап бирергә омтыла, шул максаттан романга бер гөрксм яшь геройларны -Габделхәй. Саша. Тансыкглрны кертә
"Көбәшләр нәселенә хас булган кунадай киң арка-җилкә күзенә чалынды. Тәбәнәк базык гәүдә, аякны аера төшеп җиргә нык басып тора иде", дип сурәтли автор Габделхәйнең туган җирендә төпләнеп каласына ишарәләп Җирнең чын хуҗалары ата-ана нигезен үз иткән, җирдәге барлык байлыкларның кадерен белеп, аны тиешенчә файдаланган, үзен табигатьнең бер кисәге итеп тойган кешеләр булырга тиеш. Тормышта кешеләрдән дә. "кара алтын"—нефтьтән дә—зуррак хәзинә бар: ул— табигать. Романнын һәр ике кисәгеннән дә әнә шундый фикерләр анлашыла
XX йөз башында ил тормышындагы зур тетрәнүләр—сәясәт, икътисад өлкәсендәге тамырдан үзгәрешләр барлык халыкларның да яшәешенә шактый авырлыклар алып килә Дистә елларга сузылган сыйнфый көрәш, ачлык, юклык күпләрне яшәү рәвешләрен үзгәртергә мәжбүр итте. Һәр кешенен тормышта үз бәхетен табарга омтылуы—ул гадәти күренеш. Гасыр башында яна тормыш басымы астында бәхет эстәп, туену-сыену урыны эзләп, чит-ят жирләргә чыгып китүчеләрнең саны шактый була.
Киләчәккә өмет-ышаныч белән караган, бәхетле көннәрне якынайту өчен теләсә нинди корбаннарга барырга әзер булган геройлар тормышын гәүдәләндереп. Гариф Ахунов үзенен "Чикләвек төше" һәм "Ардуан батыр" исемле повестьларын яза. Бу ике әсәр дә әдипнен әдәби-тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә туа.
Татар эшчеләре арасында беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән. СССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы итеп сайланган. Березники шәһәрендә үзе үлгәч һәйкәл куелган, анын исемендә премия кертелгән Мирсәет Ардуановнын якты истАлеген әдәбиятта мәңгеләштерү, бер яктан, бүгенге укучыга беренче бишьеллык төзелешләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирсә, икенчедән, татар халкының каһарман улларын, аларнын көчле рухларын тасвирлап, үткән буын белән горурлану хисе тәрбияли. Г Ахунов үзенең бу повестьларында документаль фактларга таяна, реаль прототиплары булган геройларны әсәр үзәгенә куеп, халык өчен авыр һәм киеренке заманнарны чагылдырды.
Күптәннән тарихи-революцион темага зур күләмле әсәр язу теләге белән янган Г. Ахунов 1978 елда, ниһаять, гаять киң тормыш материалын катлаулы, аянычлы, кызыклы язмышлы геройлары аша гәүдәләндерү өчен "Идел кызы” романына тотына.
Әдип язып калдырган истәлекләрдән аңлашылганча, бу романны язу теләге анарда бик күптәннән—1960 елларда ук туа. "Мин “Идел кызьГн 1962 елда ук яза башладым, дөресрәге, әсәрнең төп фикерен "амбар кенәгәсе"нә язып куйган идем, башта ул "Авыл малае" дип атала иде. аннан сон "Авыл кызы" булды. Анын өченче исеме— "Юлдаш", инахырдан "Идел кызы" итеп үзгәрттем", ди әдип. Үзе күргән, үзе ишеткән ике зур вакыйга Г Ахуновнын күнелен туктаусыз гасабиландырып тора. Берсе— язучының хатыны Шаһидә ханымның әтисе Габдрахман абзыйның аянычлы язмышы, икенчесе—Бауман урамыннан кычкырып елап баручы чал чәчле, яланбаш бер абзый сөйләгән гыйбрәтле хәл. Бу кешеләрнен һәр икесе дә "социалистик система" корбаннары. Мулла булып гомере буе ярлы халыкка аи-белем тараткан Габдрахман абзый, инкыйлаб нәтиҗәсендә властька килгән яна хужаларнын басымына, кыерсыту- жәберләүләренә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала. Шәхес культы корбаны—урамда очраган абзый да. юкка гаепләнеп, егерме ел төрмәләрдә бик күп газаплар кичергән, ниһаять акланып, исән-сау кайту бәхетенә ирешкән, ә бүген аны янадан партия әгъзасы итеп таныганнар, абзый шуна елый икән. Димәк, әсәр материалын язучыга тормыш үзе бирә.
"Ул—минем рухи ихтыяҗым. Мин ана 25 ел буе әзерләндем. Тау чаклы материал җыйдым. Күңелемне беркеттем. Ул минем язучылык эшемә, осталыгыма имтихан булачак. Ул—минем халкым турында әйткән сүзем. "Идел кызьГн бүтән һичкем түгел, мин генә яза алачакмын!"—дип билгеләп үтә әдип бу романнын язылу тарихы
турында.
"Идел кызы" романында вакыйгалар—киң. катлаулы, каршылыклы. XX йөз башы—Россиянен иҗтимагый, сәяси, икътисадый тормышына зур тетрәнүләр алып килгән чор Шуна бәйле рәвештә әсәрдә алынган вакыйгалар да киң планда һәм әле бер. апе икенче җирдә яктыртыла. Язучы үзенен геройларын әле Россиянен үзәге Мәскәүгә. әле Алабуга җирләренә. Әгерҗе якларына. Зартугай кебек авылларга күчерә.
"Идел кызы" романынын беренче китабында төп фигура булып торган Габбас мулла үзендә күп каршылыклар туплаган кеше. Ул үзеннән егерме яшькә олы Шәмсениса абыстайга йортка керә, шулай итеп социаль асылыннан читкә китә.
Ләкин өстен сыйныф вәкилләре арасында да уз кеше булып житә алмый Хәерчесе дә. (мәсәлән, бөкере Гафият), бае да (Габделхатим бай) жае чыккан саен анын сыйнфый чыгышын исенә төшереп торалар. Шунын өстенә крестьян хезмәте, жир эше аны гел үзенә тартып тора. Күнел тынычлыгы эзләп, тук тормыштан баш тартып, ул янәдән крестьянча яшәп карый Ләкин Габбас мулланы чолгап азган рухи бушлыкны, ялгызлыкны берни дә тутыра алмый
Ахырдан затлы нәселле Шәмсениса абыстай аны ташлап китә Яраткан кызы Нурия әтисеннән бөтенләй баш тарта, өеннән үк куып чыгара. Нажия Уразаеватар төзегән яна тормышнын законсызлыгын. кеше шәхесеннән ничек көлүен, кеше хокукын бозып, аны ничек изүен күргән, үзендә тойган Габбас мулла, атбәгтә. бу тормышка йөз белән борыла алмый Тәминдар Тураев. Сөләйман хәзрәт, штабс- капитан Динислам Бохараеатар сайлаган юлнын да киләчәге юк икәатеген төшенгән Габбас мулла аларга ла иярми, үз авылында яшәүне артыграк саный Шулай итеп, нинди генә ижтимагый-социаль шартларга эләксә дә. герой аны кабул итә алмый, һәм. киресенчә, чолгап алган тирәлек өчен дә ул артык, кирәкмәгән кешегә әйләнә Билгеле булганча, экзистенииаль әсәрләрдә кеше язмышынын ин әһәмиятле моментларын г ына алып сурәтләү таләп ителә. "Идел кызы" романында әдип нигездә Габбас мулла тормышында хәлиткеч роль уйнарга тиеш булган вакыйгаларны тасвирлауга игътибар бирә.
Әсәр Габбас мулланын тормышын кискен рәвештә унай якка борып җибәрергә тиешле булган шатлыклы вакыйганы сурәтләү белән башланып китә. Ул күптәннән бала көтә Шәмсениса абыстай белән Габбас мулланын балалары юк. Икс арадагы зур бушлыкны һәм яшь аермасын яна туган бала тутырыр төсле Һәм. ниһаять, кышкы көннәрнен берсендә, буранлы төнлә. Габбас мулла кызы Нурия дөньяга килә. Ләкин әсәр башында бу вакыйганы хикәяләү үтә дә монсулык белән сугарыла. Табигатьнен ямьсез булуы Габбас мулланын жанын тетрәтә “Бу төнне Габбас мулла йокы күрмәде Таңга ерак иде әле
Тышта буран үкерә. Инде өченче көн туктаусыз котырынган жил-бураннын. әле йорт нигезенә үк җитеп, ач бүреләр көтүе сыман, куркыныч авазлар белән улавы, әле бөтенләй ерагаеп, кайларданлыр әйләнеп кайтуы бозлы тәрәзә пыяласына, урам караңгылыгына төбәлеп утырган Габбас мулланын жанын тетрәтә иде'
Котырган жил-буран геройнын болай да тыныч булмаган жанын тагын да ныграк борчый, аянычлырак итә. Әйтерсен лә. табигать анын бүгенге рухына гына туры килеп калмый, ә киләчәк язмышына да ишарә ясый Шулай итеп, дөньяга яна кеше туу. яшәү чыганагы башлану Габбас мулла өчен сызлану чыганагына әверелә Шушы сызлану Йомгагын геройнын ялгызлыгы тәшкил итә Әдәбиятта экзистенциализм фәлсәфәсен үткәрүче чара булып га ялгызлык тора "Юлдаш юк Габбас муллага", ди автор. Ин кирәк вакытта, иң зур теләге, өмете тормышка ашам дип торганда Габбас мулла ялгыз Һәм әсәр башындагы шул ялгызлык, соңрак, янында ике хатыны, балалары булып, гаиләсе ишләнсә дә. авыл халкы үз итсә дә. ахырга кадәр дәвам итә Мулла хатыны, затлы нәселле Шәмсениса абыстай аны аяламый, чөнки ике арада— байлык, нәсел, яшь тигезсезлеге Яшь хатын Хәннфә лә андый атмый, чөнки арада— рухи аерма Кызы Нурия дә аны акламаска мәжбүр. чөнки социаль шартлар шулай таләп итә Мәгълүм сәбәпләр аркасында баеннан да, ярлысыннан да читләшкән Габбас мулланы авыл халкы ла үз күреп, ахыргача аклап кабул итә алмый. "Бәхетсез кеше булды ул Габбас Үзенә дә юк. кешегә дә" диләр, ул үз гомерен үлем белән чикләгәч.
Уттан зыян күргән кешеләргә йорт салыр өчен авыл Советы урманнан диләнке бүлеп биреп, бер Габбас мулланы гына өлештән калдыргач, ' авылмын диндар картлары аны. магын Пәнжәрдә рус мәктәбендә укытканы өчен, көфер дип. кызыл мулла дип күген ачырмасалар. инде бәлагә гарыгач. авыл Советы башлыклары да анын хәленә кермәде, аны буржуй сыйныфына яздылар", ди автор
Шулай итеп, герой иске тормышта да. янасыны да—ялгыз Анын гомере бетү, вакытсыз юкка чыгу минутлары якыная
Әсәрдә Габбас муллага бәйле бик күп уй-фикерләр бар Милли мәсьәләләрне хат итүдә, мәсәлән, Габбас мулланын үз акылы Ул янача укыту ярдәмендә "йоклаган" милләтне коткарып калырга, уятырга мөмкин дип фикер йөртә Дөрес юнәлеш белән
барганда, анын киләчәге матур булыр дип уйлый, Габбас мулла болай ди: "Хөррият заманасы килә, татарның да күзе ачылырга тиештер бит инде Пароход хуҗалары Стахиевлар гына булырга дигәнмени? Урыс авылларында күпме чиркәү бар. күпме вак чиркәү кырларда утыра... Имеш, мөгаллим булмаса. Таминдар бай мәктәп салдырмый. Саллырмаса, үзенә начар, ул тотасы пароходтарны. ул ачасы заводларны кем эшләтер'.’ Сөләйман хәзрәт тат чыбыгы ашаткан мокыт шәкертләрме? Туры Тукай чыкты дөньяга, китапларны кара, Казан басмаларын”. Романда милли мәсьәләләргә бәйләп, кызыклы гына нәтиҗәләр дә ясала. Габбас карт муллаларны өч төркемгә бүлә: "Беренче төркем—шымчы муллалар. Боларнын указлары була, болар жандармерия идарәсендә хисапта торалар, болар авыл халкы арасында барган барлык хәлләрне охранкага җиткереп торалар. Болар Алланын барлыгына һәх берлегенә ышанмыйлар, болар өчен кеше җанын кыю берни тормый. " Икенче төркем муллаларга ул шагыйрьләрне кертә. Һәм алар “гасыр саен булганнар: Габделҗәббар Кандалый, Утыз Имәни. Мәржани... Боларнын укымышы зур. Болар кеше жанынын матурлыгына ышаналар, болар халыклары алга китсен, аны үссен дип гомер буе тырышалар". Өченче төркемгә керүче муллаларны ин зур эш эшләүчеләр дип саный Габбас мулла. “Гомер буе балатар укытканнар, кара хатыкны агартырга тырышып яшәгәннәр. Аларга казна акча түләми, атар патша хәзрәтләренең дә сөекле бататары түгел, мәгърифәткә булган ихтирам, башкаларга да дөньяны таныту хисе атарны алга әйдәгән" Бу төркемгә герой үзен дә кертә. Шул рәвешле, гыйлем юлында төрле катлам муллатарнын образларын тудырып, герой милләтнен киләчәге, язмышы кемнәр кулында булырга тиешлеге мәсьәләсен ачыклый һәм аны яшәеш, гомумкешелек ггроблематарына китереп тоташтыра.
Милләт язмышы турындагы хакыйкатьне анлау баскычына күтәрелгән Габбас мулланын бу өмете дә акланмый. Чөнки укымышлы муллалар патша ялчылары тарафыннан эзәрлекләнә, ә алдынгы фикерле Давыт мулланын "язганнары кайчан да булса халык кулына тапшырылыр микән? Әллә ул түккән көч, җанын сарыф итеп җырлаган тойгылар мәнгегә тарих диварлары астында күмелеп калырмы-’" дип борчыла герой. Ә Габбас мулланын үз шәкертләре исә, зур урыннарда утырып, “азатлык бирдек дип, күкрәк кагалар" Кайчандыр үзләрен укыткан Габбас мулла кебекләргә “мулла- мунтагай" дип кычкырып, өсләренә кемнәрнедер өстереп җибәрәләр. Нәтиҗәдә гомер буе кешеләргә хезмәт иткән Габбас мулла артык, кирәксез кешегә әверелә, һәм анын мондый халәте җәмгыятьтә шәхеснен үзен азат тоймавы белән анлатыла.
Әсәрдә шәхес өчен бик тә кирәкле кыйммәтләр: гыйлем, дин, фәннен әһәмияте турында фикер йөртелә, ләкин кешелеклелек мөнәсәбәтләре барыннан да өскә куела. Бу мөнәсәбәтнең гадел булмавы эчке һәм тышкы каршылыкларны тудыра.
Романнын икенче китабында Нурия Уразаеванын сугышка кадәрге һәм сугыштан сонгы тормышын сурәтләүгә киң тукталынса да, укучыны күбрәк шәхес культы корбаннары булган Солтан белән Чишмәбай язмышлары кызыксындыра. Тамыры сәяси, әхлакый, интеллектуаль явызлыкка барып тоташкан система гасыр башында Габбас мулла кебек акыл ияләрен юкка чыгарса, тора-бара үзен тудыручылардан да котылу юлларын эзли. Авыру җәмгыять Солтан, Чишмәбай кебек намуслы, булдыклы кешеләргә ялган яла яктырып, аларнын тормышын явыз, имансыз үтерүчеләр кулына тапшыра. Нәтиҗәдә бу геройлар “халык дошманы” исеме алып, аянычлы язмыш белән гомерләрен төгәллиләр
Г Ахунов—әдәбиятның төрле жанрларына мөрәҗәгать иткән язучы. Төрле елларда язылган “Утлар яна учакта" (1965), “Ардуан батыр” (1980), “Чулпы җыры" (1959),
“ И кәүдән икәү" (1981) пьесаларында автор хезмәткә мөнәсәбәтләре аша геройларының рухи-әхлакый йөзләрен ача.
Г Ахунов күпсанлы мәкаләләр, очерклар, документаль язмалар авторы да. Язучының “Йолдызлар калка” китабы бүгенге укучыга үткән гасырмын икенче яртысында иҗат иткән әдипләрнен, галимнәрнең, авторның үзенен кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлын, күпкырлы эшчәнлеген тасвирлап бирүе белән әһәмиятле.
Жыеп кына әйткәндә, хәзинәләрне җир куеныннан табып алу бик җинел булмаган кебек, Гариф Ахунов ижатынын серләренә төшенеп бетү дә гади эш түгел Әмма шунысы хак: ул чын мәгънәсендә хәзинә тапкан әдип булды.

Әлфинур НӘҖИПОВА

Реклама