ХӘТӘР ХӘБӘР КИТЕРӘ ҖИЛЛӘР...


Татарлыгын тарсынган туганга
“Бу заманда Тукайсыз да Яшәп була", дисәгез, Әткәң-әнкәң каберенә Ялган яшьләр түкмәгез!
Көне өчен денен саткан Ханннс акласагыз,
Катыйль балтасын сагайткан Җәлилне ятламагыз!
Күшеккән талны кочаклап, Җылы тын өрмәсагез, Туфанның ачы әрнешле Йөрәген бәйләмәгез!
Кем нлаһи моң каршында Яшь түгүдән тарсына. Сарылмасын ул Сәйдәшнең Шәрыкле сагышына!
Әгәр Илһам аһәңенең Ьәһасен белмәсәгез,
Җанга пәрәвез үрәчәк Моңсыз киләчәгегез.
Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940) Уфада яшәүче татар шагый/х . ".Үәг/иг нрго .Vог/».п-
кон исемле татар һәм башкорт телләрендә дөнья күргән китаплар аиторы
Гавамныц хәсрәт күлендә Колачлап йөзмәсәгез,—
Алтын тулы авыз белән “Халкым” дип сөйләмәгез!
... “Татарлыкның хакын хаклап Яшәде”, димәсәгез,—
Берүк, каберем туфрагына Тамчы яшь тә түкмәгез!..
Бергәләшеп китәләр дә...
Уралтаудан Кафтау ларга— "Күз күгәрер” аралар; Бергә-бергә китәләр дә Берәм-сәрәм кайталар,— Әгәр исән калсалар...
Көньяклардан көн дә хәтәр Хәбәр китерә җилләр:
Анда адәмнәр ашаучы Аждаһалар бар, диләр. - Кафтауда булмас ниләр!
Әйтәләр: кыя битендә Ут бөркер чәчкә үсә;
Ят куллар кагылды исә, Яшәр гомерен кисә,— Сабагын кыеп өзсә...
Сабыйлар ич: уйга кертми Янасыларын утта;
Исәне кайта—сөйрәлеп.
Көйгәннәре—табутта, - Булмый йөзен танып та...
Хәсрәт яшьләрен әгәр дә Агым суга койсалар, Валлаһи да. ярларына Сыймас иде дәрьялар, - Түзә! Түзә Аналар!..
Итек белән изделәр шул Ата-баба йоласын! —
Бала җирләгән Анасын, Инде...
Ана җирли баласын, Сынган бәгьре парәсен...
Бергәләп киткән егетләр Берәмләп кайта тора. ...Уты сүнгән өйдә кайгы Керфек какмый утыра; Ана укый бәддога...
Маймыл елының соңгы көнендәге хәтәр хәбәрләргә күңел авазы
1
' Коньяк-Канчыгыш Азиядә җир тетрәүдән купкан дәһшәтле диңгез дулкыннары җәннәт илләрендә күңел ачучы йөзләрчә мең кешене һәлак итте"
("Вакыт" программасы)
Назланганда иркә дулкын кочагында Бар дөньяның фахише дә фахншәсе,
“Саф тәнемне пычратмагыз!" дип, шашыплар Елагандыр гүзәл диңгез алиһәсе;
И Илаһым, атма каргыш! Адәмеңә “Син маймылдан яралмаган!” дип төшендер; Бу гарасат—гөнаһ җыйган без мәхлукны Жәлләп, Җиргә тамган бөртек күз яшеңдер...
...Кичерегез:
Әрвахларга булмас үпкәм, юк ачуым,— Аһ, беләмен
Якыннарны югалтуның җан ачысын...
2
"Урыс диңгез сәяхәтчеләре Азия кыйтгасын Сахалиннан аерган бугазны беренче тапкыр кичкәндә, шундагы кечкенә утрауларда өер-оер кыргый зтләр күреп, бугазга һәм утрауларга "татар " исемен такканнар "
(Россия радиосының “Сорау—жавап" тапшыруыннан)
Күкне терәр манаралар күреп,
Карагруһ заттан осрәүсе Әләк сызган Әби патшага:
"Җиргә чүксен, җиткерегез әмер!
Чиркәүләрне каплый шәүләсе”.
"Чыккан кояш батмас державаның Мин бердәнбер, әйе. хуҗасы!
Күкләр исә тәңре биләмәсе,
Ә Хак белән ара бозасы Килми”, дигән патшабикәсе.
Аһ, падишаһ! Тууларың хактыр Мәгърифәтле немка анадан;
Яу чабудан туймас урысны да "Тудырмадың” нигә яңадан?!
Күкләр белән коргач әшнәлек...
Миләр юктыр Ходай әвәләгән Валчык катыш адәм канында?!
"Татар” ул кырмавык булып килгән Кыйт1аларны дер селкетеп җилгән Маң1ыт атларының ялында.
Могҗизалар җирдә, һи, бихисап:
Бәлкем, татар эттән яралган?
Үзе ялый ачы ярасын...
Эт нәселен гомер сүккән “брат”
Мәңге адәм булмас маймыллан Яралгандыр, бәлкем?!.
3
I ычракның коньяк чүлләрендә бозлы кар яуган
("Маяк" радиосы хоборс)
Ком чүлендә боз кар ява. бу ни хәл? Әллә күктә кузгалганмы ихтилал?
Җэт бу хәбәр һушка барып ирешкән. Эчләренә боз йоггрсн, бөрешкән:
Буш, башына киң итәкле эшләпә Элеп алып, юлга чыккан кичләтә;
Иярләп ул ракетасын, еракка—
Очкан дәрья артындагы Гыйракка;
“Әстәгь, әстәгь!” Ком өсләре шау шикәр... Белми кемгә белдерергә әр-битәр;
Шом уятып, инде күз дә бәйләнә;
Бәй, сул кулда колга шәүлә шәйләнә.
Тар мәгарә мөешендэ Бен Ладен Башлап кына тора ястү намазын;
Күзен чәнчеп, тегеләй карый, болай,
И чамалый: “Техастан килгән ковбой!”
Игезәк чүл бүреседәй икәве Карашалар бер-берсенә текәлеп;
Тиз ара Буш, дошманын сакалыннан Тотып, әйтә: “Кнмертәм шакалыңнан!
Кем ул чүлдә боз яудыра рөхсәтсез?!
Ярам башың!—минем куәт исәпсез;
Бер океан, җиде диңгез сикереп,
Юккамы без сезгә “ирек китердек”?!
Туктат тиз үк, яудырма боз бүлше!—ди,— Этү монда янкиларым өши”,—ди.
Бүлдереп Бен, ләгънәтле сүзен ата:
“Әйт, илне кем тәмуг утына тота?!
Аһ, син мөртәт, аһ, син тәмуг кисәве! Иманлыга иман кертмәк исәбе;
Төшсен каһәр! Корт илен син тузгыттың,— Кыямәт көн күр ачысын газапның!
Бирән кебек эчәсең дә җир сутын,
Әҗер итеп, бисмилласыз “Буш боты”н
Таратасың хәләл дип бар тарафка;
Хак, әйләндең дөньябасар каракка.
Ишәккә иш күсәк тоткан Штатың!
Качып йөреп, тузды соңгы ыштаным:
Пычагыма нәҗес каткан “нреге”ң!
Кит, тыкшынма! Шиңдерермен кикригең!
Боз яудыру Аллаһының боерыгы, Шартлап катсын баскынчының коерыгы!
Тфү. иблис! Бүлдердең намазымны;
Дога кылам: корт чаксын авызыңны!”
Бу хурлыкка ковбой Жора түзмәде,— Ченелт күзен квпшә итен төзәде:
“Тәсбихеңнең тарт та сонгы төймәсен.
Укый башла әжәленнен сүрәсен!..
Мин—жентелмәи", жентелмәинең сүз кыска: Тиз әзер бул үлемечле орышка!
Ә әрнешеп ятмас өчен ярадан Атышабыз унбиш ярдлы" арадан".
Бу тәкъдимне бик гадел гамәл күрен. Аткардылар шартын шартка китереп;
Күр, әзерләр бер-берен ботарларга. Ботарлагач, чәйнәп тормый йотарга;
Жора тоткан “Томогавх”'", гайрәтле,— Тугыз башлы туксан дию куәтле;
Бен кулында, гыйбрәт ич. карале,
Тутык совет “калашнигы'' нибары!
Сукыр күрер тигез түгел коч. әлбәт; Ташбаш Буш та алды моны тиз шәйләп.
Бен әфьюнын торган арада чәйнәп. Орды аңа таштан катырак таләп:
"Очкан жанын К\к штаты катына. Җиткер фәрман баш нәчәлник Раббыңа:
Боекмен дин, бик ашынып китмәсен, Кайнар чүлгә салкын бозын түкмәсен!
Ул ахирәт дигәненә баш түрә.
Ә фание минем хөкемгә керә".
Дәһридән менә шундый яманны Ишеткәчтен зәңгәр Күк та каралды;
Автоматын илбасарга каратып.
Әйтте Ладен шулчак сүзен шартлатып:
"Син Гнтлернын тәмупан качкан улы! Бел, мин Аллаһнын мөэмин бер колы:
• Джентельмен сүнешим Р 11
•• Ярд шыплыкны үлчаү берәмлеге (иш им)
••• "Томопшк' ракетаның бер төре
Җир әйләнә башласа ла кирегә Кол бирәлми әмер Бөек Тәңрегә.
Хәер, ник дәһригә иман талкырга!
Бас, шашлык ясыйм синнән мин шакалга!
Ашмас җанын Күккә, аксын көтмә дә, Җирдә явар ләгънәт сиңа бар телдә;
Хак мөселман олактырган кяфергә Бозлы кар да бик яраган кәфенгә.”
Атты күккә Ладен “Аллаһ әкбэр”ен,
Буш “әп итте” дүрт ботаклы тәресен;
Кояш черем иткән чакта баешта Ташландылар галәм тетрәр алышка...
Шаһит булмый калмый язык һәр эштә,- Шундук Өскә хәбәр өргән фәрештә;
"Бар Ул, бер Ул" инсанына бик нечкә: Ялт чакырткан яраннарын киңәшкә;
Ниләр булган? —Аңар безнең уй җитми, Мәгәр хөкем кылынгандыр, һай, җитди!
Жора ракетасын төзәп ятканда,
Бен "калашник" тәтесенә басканда,
Гаярь атлап сөзәк Гарәфә таудан',
Җиткән төшеп Хозыр-Ильяс шулзаман;
Укыган да нидер, кырып тамагын.
Бәргән ташка капылт тылсым таягын...
Ни могҗиза! —Әйләнгән Бен сыртланга,
Ә Жора Буш—дүрт сыйраклы маймылга...
Шуннан бирле, сөенечем әйтәем,
Дөнья имин яшәгән, ди, әйкәем!..
2004-2005

Реклама