Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ТОРМЫШЫН ЯЗДЫ


Татар совет әдәбияты классигы, артист һәм режиссер, оста оештыручы, күренекле жәмәгать эшлеклесе Тажи Гыйззәт 1895 елда Баржы-Умга авылында (хәзерге Әгерҗе районы) җирсез крестьян гаиләсендә туа
Таҗи Гыиззәтнен атасы Кәлимулла, 14 яшеннән алып, солдатка киткәнче, татар, рус, удмурт байларына батрак хезмәтендә йөри 1893 елда урга хәлле крестьян кызы Фатыиха белән никахлаша. 1895 елдан алып 6 ел солдатта хезмәт итә. Аннан кайткач 4-5 ел заводта эшли Шулай чит җирләрдә русча укырга-язарга өйрәнә.
Авылга кайту Кәлимуллага шатлык китерми, ана "килмешәк" дип җир бирмиләр, күп балалы гаилә ачлы-туклы яшәргә дучар ителә. Кәлимулла, характеры белән кайнар кеше буларак, байлар белән ярлылар арасындагы төрле конфликтларда катнаша (рус телен белүе ана җәберләнгән, кагылган кешеләр исеменнән “прошенис"лар язарга мөмкинлек бирә, аны тылмач итеп тә чакыралар). Ләкин үзен, бояр урманын кисүдә гаепләп, төрмәгә утырталар Таҗи Гыйззәт гаиләдә ин олы бала булганлыктан, тормышның төп авырлыгы аның җилкәсенә төшә.
Тажи Гыйззәт “Тәрҗемәи хәлем" дигән язмасында бала чагын искә төшереп түбәндәгеләрне язган: "Баржы-Умга авылында урак урмаган, җир сөрмәгән, ашлык сукмаган, урман кисмәгән, йөз суларым түгеп, ярдәм сорашмаган йортлар бик сирәк булгандыр. Шунын остенә, Бишер, Усау исемле рус авылларына да барып ашлары туры килә иде. Ләкин без һаман ач. ялангач идек" (Гыйззәте К. Таҗи Гыйззәт,—Казан. 2000 —10 б.).
Таҗи мәктәп яшендә җәйләрен байларга эшли, кышларын мәдрәсәдә кизү, мич ягучы, җыештыручы булып хезмәт итә Шул ук дәвердә мәдрәсәдә аз-маз белем алуга да ирешә. Буби мәдрәсәсен тәмамлаган Габдулла Маннапов исемле укытучы балаларны рус теленә дә өйрәтә Таҗи, укуга сәләтле малай булганлыктан, укытучы ана кечерәк сыйныфларда дәрес алып баруны тапшыра. Ләкин Таҗи мәдрәсәдә укуын дәвам иттерә алмый, эш эзләп читкә чыгып китәргә мәҗбүр була Бераз үсеп алгач, 1911 елдан башлап. Голшнрмә, Бондюг. Иж, Воткинск заволтарында эшкә йөри башладым".—дип яза Т Гыйззәт “Ул заводларда грузчик, җзгр казу, угын кисү, таш вату кебек ин авыр эшләрне тиеннәр бәрабәренә ниләргә туры килде Ике оч ел шулай ярым батрак, ярым сезон эшчесе булып, шәһәр белән авыл арасында йөргәннән соң. 1913 елны Иж заводына эшкә кереп, бер тоташтан алты ел шул заводта эшләдем''.-дип искә ала ул яшьлек елтарын (Тажи Гыйззәт // Татар совет әләбниты тарихы. Очерклар —Казан, 1960 -704-705 б.)
Тажи Гыйззәт Октябрь революциясен шатланып каршы ала. Ул сәяси эшләргә
тартыла, укый-яза белмәгән эшчеләрне газета мәгълүматлары белән таныштыруны үз өстенә ала. Октябрь революциясе биргән шартларда заводта драмтүгәрәктә дә катнаша башлый.
1919-1920 елларда ул—Кызыл Армия сафында. Анда үзе яратып өлгергән “театр уйнау" эшен дәвам иттереп, драмтүгәрәк оештыра. Анын бу сәләтен күреп. Самарада Идел аръягы хәрби округынын Политуправлениесе тарафыннан оештырылган драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студияне тәмамлаганнан сон труппа составында Оренбургка китә. Ләкин труппа озак яшәми. Ул таралганнан сон. Урта Азиядә мәгариф органнарында хезмәт итеп ала. 1922 елны ул Казанда Татар дәүләт театрында артист булып эшли башлый. 1923-1925 елларда Ульяновск шәһәрендә. 1925-1928 елларда Алабугада төрле клуб оешмаларында эшли. Анда яшьләрдән театр труппасын төзи, спектакльләр куя. үзе баш рольләрне башкара. 1928 елда Мәскәү татар театрында эшли башлый. Ул таркалганнан сон 1929 елны янадан Казанга кайта. Татар дәүләт академия театрына эшкә керә. Т. Гыйззәт 1950 елга хәтле—артист. Шушы театр сәхнәсендә ул берничә дистә роль башкара. Шулар арасында— көнбатыш илләр драматургларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә: Монтано (“Отелло"). “Роллер" (“Юлбасарлар") һ. б.. рус классикасы буенча куелган спектакльләрдә: Клеш (“Тормыш төбендә"). Почтмейстер (“Ревизор"). Синцов ("Дошманнар"). Доктор (“Варварлар") һ. б.. татар спектакльләрендә: Закир ("Бәхетсез егет”). Кузнецов (“Томан арты”). Хәлил (“Галиябану”). Булат (“Наемщик"). Суфый (“Ил”). Орлов ("Чаткылар”) Әхтәри һәм Земский начальник Твардовскии ("Ташкыннар"). Шәйхезаман (“Кыю кызлар"). Әхтәмҗан ("Бишбүләк"). Ярул ("Мактаулы заман"), колхоз председателе Шәйхетдинов ("Фамилиясез тимерче") һ б образлары тамашачы күңелендә аеруча истә калалар
Бу елларда Т. Гыйззәт күренекле драматург буларак таныла. 30-40 елларда анын әсәрләре Татар академия театры репертуарында төп урынны били.
Тажи Гыйззәт—37 драма әсәренен авторы. Язучылар союзы әгъзасы, театрның худсовет әгъзасы. Союзда драма секциясе җитәкчесе, күп еллар дәвамында "Совет әдәбияты" журналынын редколлегия әгъзасы. Ике тапкыр орден белән бүләкләнә. 1939 елда ТАССРнын. 1940 елда “РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе" исемнәрен ала. 1942—1949 елларда Татар совет Язучылары союзының җитәкчесе итеп сайлана, киң планда җәмәгать эшлеклесе булып таныла.
Таҗи Гыйззәтнең нәфасәти карашлары гади һәм тотрыклы. Аныңча, гүзәллек белән ямьсезлек башлыча чынбарлыкның үзендә. Таҗи Гыйззәт тормышның матур якларына сөенә, яман яклары аны борчый, һәм ул әлеге кичерешләрне әсәрләрендә дә чагылдыра Сәнгатьнең асылы, анын карашынча, чынбарлыкның образлы шәкелдә чагылышы, ә сәнгатьнең төп вазифасы—халыкка, анын мәнфәгатьләренә хезмәт итү. “Минем уйларым һәм хисләрем—халык белән”,—дигән ул үзенен бер язмасында
Тажи Гыйззәт—сәнгатьнең халыкчанлык принцибын киң планда чагылдырган әдип. Ә халыкчанлык нинди принципларны күздә тота сон?
Таҗи Гыйззәт карашы буенча, язучы иҗатының төп предметы итеп үз халкының тормышын алырга тиеш Анын фикеренчә. язучы, гомумән сәнгатьче, әсәрнен образлары һәм анын сюжеты өчен гел башка (“әллә кайда, әллә кайчан" булган) илләрне, аларда катнашкан геройларны сайлый икән, ул инде үз халкынын тормышыннан читкә тайпылган дигән сүз. Аны үзе яши торган илдәге катлаулы каршылыклар кызыксындырмый, яисә ул аларны күрми, күргән тәкъдирдә аларны сурәтләүдән кача булып чыга
Т Гыйззәт бу карашны үз тәҗрибәсеннән чыгып белдерә. Ул 20 нче еллар башында "Каһәрле мөһер" исемле трагедия язган була. Әсәр—тарихи шәхес Бабур хан (XV—XVI гасыр) тормышыннан алып ижат ителгән. Кыскача гына әйткәндә, сюжет түбәндәге вакыйгалардан тора. Бабур хан бишектәге улынын кулына мөһер басып, аны калдырып Фирганәдән (шәйбаниләр кысрыклавы нәтиҗәсендә) качарга мәҗбүр була. Күп еллар уза. Бабур Һиндстан җирендә дә хан дәрәҗәсенә ирешә Бервакыт ана: “Синең кызын читтән килгән егет белән гыйшык тотыша”.—дигән хәбәр җиткерәләр Бабур хан. ачуга килеп, әлеге егетне тотып башын кисәргә боерык бирә. Боерыкнын үтәлгәнен белү өчен хан егетнең гәүдәсен күрергә килә һәм шунда үзе калдырган мөһир буенча җәза алган яшь егетнен үз улы икәнлеген төшенә.
Әлеге хәл Бабур хан өчен коточкыч трагедия була, атбәгтә
Бу әсәр 20 нче еллар башында Сембер шәһәрендә языла, һәм анын даны атлә кайларга барып җитә. Трагедияне күп шәһәрләрдә сәхнәгә куялар, бар җирдә дә ул зур укыш белән бара. Ләкин әсәрнен кулъязмасы югала Тажи Гыйззәт күп еллар узгач, үзснен мемуарларында түбәндәгене яза; "Шуннан сон бу әсәрне мин үзем бер җирдә дә куймадым һәм уйнамадым Хәтта ул минем үземдә саклана да алмады. Бүгенге көнне үземдә караламасы да юк. Әллә инде Мәскәү татар театрында калды, әллә Академия театрында югалды—исемдә түгел. Бу инде ул еллардагы ханнар, пәйгамбәрләр, әүлияләр тормышыннан сәхнә әсәре язу чиренә ияреп эшләнгәндер. Бу теманы мин янадан кабатламадым һәм яхшы иттем" (Тажи Гыйззәт Әсәрләр. Дүрт томда. 4 нче том —Казан. 1978.—259 б.).
Таҗи Гыйззәтне бу югалту ижат принциплары турында уйлануга этәргән. Шуннан башлап ул теге яки бу язучынын үз ижатын бары тик "әллә кайчан, әллә кайда" булган вакыйгаларга нигезләвен тәнкыйть күхтегеннән бәяли торган булган. Ә Таҗи Гыйззәтнен үз әсәрләрендә—татар халкынын тормышы, шушы тормышның катлаулы каршылыклары сурәтләнгән. "Наемщик". “Ялкын”. "Ташкыннар". “Чаткылар". “Мактаулы заман". “Алсу тан"—гомумән, барлык әсәрләрендә халык массасы, анын мәнфәгатьләре, анын яхшырак тормыш өчен көрәше үзәккә куелган Сәнгать әсәренен халыкчанлыгы өчен тагын бер татәп—халык тормышын белеп эш итү Югыйсә, кайбер язучылар халык тормышын чагылдырам дип әйтеп, анын турында алдан уйланган стереотиплы схема, газета материалларыннан чүпләнгән фактлар белән генә чикләнәләр, ә халык катламының бүгенге көнлә нинди проблемалар белән яшәгәнен белмиләр дә. Бу яктан Т. Гыйззәтнең бер белдерүе кызыклы Узган гасырнын 30 нчы елларында авылда күмәк хуҗалыклар төзелә башлый, авыл тормышына күп төрле яналыклар килә, бигрәк тә ул крестьян психологиясендә чагылыш таба Ләкин ничек9 Монын өчен язучыга газета мәкаләләре белән таныш булу гына җитми Үзгәрә башлаган авылның ү зендә яшәп карау, анын кешеләре белән тыгыз аралашу тәҗрибәсе булуы кирәк
Таҗи Гыйззәт үзенең “Колхоз—минем ижат мәктәбем” дигән мәкаләсендә түбәндәгене яза: "Быел мина ТДАТнын колхозларга чыгарылган труппасы белән 8 районда. 60 авылда булырга туры килде Без—язучылар, артистлар—шәһәрдә торып, газета аша пьесалар язып һәм сукыр көенчә авыл типларын уйный идек Авылдагы тормышны, социаль үзгәрешне, элекке аерым хуҗалык, хосусый милекчелек крестьяныннан яна кешеләр туып килгәнен күз белән күрми идек" (Т Гыйззәт Колхоз минем ижат мәктәбем // Совет әдәбияты —1933.—N 8-9)
Тажи Гыйззәт җәйге ял вакытларын күбесенчә республика авылларында уздыра, крестьян тормышын ныклап өйрәнә Язучы авылдагы күренешләрне, яна кешеләрне аларнын уй-фикерләрен җентекләп өйрәнеп, мона хәтле колхоз темасына язылган башка әсәрләрдән шактый үзгә булган "Мактаулы заман" (1935) әсәрен ижат итә Бу әсәргә колхозчылар тарафыннан белдерелгән бәяләр драматургның үзе билгеләгән югары таләпләргә җавап биргәнлеген күрсәтә
Сәнгатьтә халыкчанлык принцибы язучынын. гомумән сәнгатьнең, халык массасына аңлаешлы тел белән ижат итүен күздә тота. “Тел" дигәндә бу сүзнен кин мәгънәдә алынуы күздә тотыла. Мәсәлән, музыка теле, сурәтле сәнгать теле, сәхнә теле һ. б Әдәбиятта да ул фәкать кешеләрнең сөйләшү теленә генә кайтып калмый Матур әдәбият теле ул—гомумән чагылдыру чаралары да (чагыштырулар, метафоралар, символлар һ б ) Шулай да әдәби тел" дигән нәрсә бар Язучынын теле кин укучыга таныш булу гына түгел, ул ана нәфасәти ләззәт бирә алырлык га булырга тиеш. Монын өчен язучыга үз халкынын телен бик әйбәт белү кирәк Язучынын лексикасы бай булуы, фонетик морфологик кагыйдәләрнең даими рәвештә үтәлә баруы, җөмлә төзелешенең (синтаксисның) ыспайлыгы һ. 6 җиренә җиткерелгән булырга тиеш Шуның өстенә. персонажларның теле-газет теле түгел, һәр геройнын “үз теле" булырга тиеш, чөнки һәр конкрет затнын телендә анын характеры чагыла.
Таҗи Гыйззәт телгә карата куелган таләпләрен үзенең әсәрләрендә тормышка ашыра Ә бу мәсьәләдә үзенең нәфасәти карашларын ул теоретик девиз рәвешендә белдергән “Без. язучылар, халыкны матур итеп сөйләргә ойрәтергә тиешбез" (Гыйззәтов К Тажи Гыйззәт—Казан. 2000.—4 б )
Т Гыйззәт сәнгатьтә халыкчанлык принцибын милли үзенчәлек, милли характер күренешләре белән дә тыгыз бәйләп гамәл иткән язучы. Бу күренешләргә Таҗи Гыйззәтнең нәфасәти карашлары түбәндәге сүзләр аша әйтелгән: "Драматургиядә милли аерымлыкларны кайбер тәнкыйтьчеләребез "натурализм” дип бәялиләр. Бер милләтнен хосусый аерымлыкларын күрсәтү шул халыкның фәкать тормышта булган гореф-гадәтләрен, дөньяга карашларын чагылдырганда гына мөмкин...
Галиәсгар абыйның самодур картлары, комсыз байлары үзләренең начар яклары белән фәкать татар феодализмының калдык экспонатлары булып күз алдына басалар. Шулай ук Шәриф Камалның йомшак табигатьле, керсез күңелле татар хезмәт ияләре (халыкның) ин яхшы сыйфатларын, милли гореф-гадәтләрен, милли характерын үзләрендә чагылдырулары белән безгә якыннар. Син аларны немец итеп, яисә англичан итеп тә үзгәртә алмыйсын. Чөнки алар гомумкешелек идеалларын чагылдырган татар халкының милли геройлары...” (Гыйззәт Т. Милли аерымлыклар турында // Социалистик Татарстан —1975 —14 сентябрь).
Нәфасәтлек, бер яктан караганда, объективлыкка ия булса (әйтик, табигатьнең гүзәллеге, яшь кызнын чибәрлеге һ. б.). икенче яктан, ана субъектив фактор хас (әйтик, төрле халыклар, төрле сыйныфлар вәкилләре чынбарлыкның объектив сыйфатларын бәйләүдә төрле карашта булулары мөмкин). Субъектив фактор традицияләр һәм новаторлык мөнәсәбәте яссылыгында да күренә.
Милли традицияләргә ихтирам, аларны дәвам иттерү һәм (шул ук вакытта) яна, объектив таләпләрне искә алып үстерү, ягъни новатор булу—бу сәнгать өлкәсендәге диалектик каршылыкларның берседер. Таҗи Гыйззәт әлеге каршылыкның зарурлыгын әйбәт тоя һәм тирәнтен анлый торган булган. Мәсәлән, Галиәсгар Камалга (үлүенә 5 ел тулу уңае белән), Шәриф Камалга (үлүе мөнәсәбәтендә), шулай ук Кәрим Тинчуринга багышланган мәкаләләрендә һәм истәлекләрендә ул аларнын иҗади казанышлары алдында баш ия. Бигрәк тә ул үзенең турыдан-туры укытучысы Кәрим Тинчурин традицияләренә үз иҗатының якынлыгы хакында әйтә: "Миңа Тинчурин школасы белән барасын. Тинчурин алымнарын кулланасын, диләр. Кәрим ага минем артистлык ягыннан гына түгел, драматург ягыннан да остазым,—ди Т. Гыйззәт.—Мин башка драматургларга да аңардан өйрәнергә, аның яхшы якларын кулланырга кинәш бирер идем Ул—тел остасы, образлы җөмләләр мастеры һәм театрны бик нык белә торган язучы” (Гыйззәт Т Бәхетле, шатлыклы чынбарлыгыбызны дөрес чагылдырыйк // Совет әдәбияты —1936.—N 4)
Ләкин Т. Гыйззәт К Тинчурин иҗатына, ягъни татар театры өлкәсендә үзенә хәтле традицияләргә, сукыр рәвештә иярүче булмаганлыгын күрсәтә Югарыда китерелгән чыгышында К. Тинчурин әсәрләренә хас кайбер кимчелекләрне дә атый: " аның әсәрләрендә,—ди ул—байтак вакытта сюжет ярлылыгы, вакыйгаларның куе булмавы да күренә. Мондый вакытта ул шушы кимчелекләрен матур сүзләр, кызыклы эпизодлар белән шомартып, тамашачыны ялыктырмый тотып тора” (шунда ук).
Ләкин эш анда гына да түгел. Таҗи Гыйззәт кайбер язучылар тарафыннан халыкнын этнографик үзенчәлекләрен күрсәтү белән мавыгып, аның социаль омтылышларын ачмый калдырулары хакында әйтә. “ Кайбер язучылар авыл тормышыннан алып язылган драма әсәрләрендә кыз белән егет арасындагы мәхәббәтне төп тема итеп алалар да шул чорның политик, экономик шартларын томалап калдыралар Авыл яшьләрен сыйнфый көрәштән читтә торучы, бөтен гомерләрен җырлап-биеп үткәрүче ансыз, надан яшьләр итеп күрсәтәләр.
Икенчедән, безнен татар артистлары авторларның ялгышларын тагын да күпертеп уйнап килделәр Мин бу ике принципиаль мәсьәләдә җавап бирү нигезендә “Яшь йөрәкләр” (Ф Бурнаш пьесасы—К. Г.) күрсәтә алам. Шулай ук кайбер башка әсәрләрдә дә крестьян балалары баштан ахырына хәтле уен-көлке, кызлар белән күнел ачучы, үз тормышларыннан риза булган, шат, төрле кызыклар эшләп йөрүче яшьләр итеп күрсәтелә. Ул гына да түгел, аларнын сугышка китү һәм башка моментлары да комедия рәвешендә бирелә”. (Гыйззәт Т. “Ташкыннар” әсәре турында. Таҗи Гыйззәт Әсәрләр. Дүрт томда. 4 нче том. 230 б.).
Таҗи Гыйззәт кайбер татар язучыларынын этнографик моментлар белән чиктән тыш мавыгу тенденциясенә социаль мотивларны каршы куя. “Ташкыннар” әсәрендә,— ди ул,—хезмәт халкының узганда булган кара көне, шул авырлыкларга чыдаша алмыйча, үз кулы белән сугышып алган Бөек Октябрь революциясе уңышы күрсәтелә. Минем
хезмәтем үткәндә булган авыр тормышыбызны дөрес һәм чынбарлыкны тулысы белән художество образлары аша бирә бетүемдә “ (шунда ук).
Тажи Гыйззәт иҗаты үзенчәлеген һәм анын, татар драматургиясендә электән килгән традицияләрне дәвам иттерүе белән бергә новаторлыгын Азат Әхмәлуллин түбәндәге сүзләр белән анлата "Т. Гыйззәт татар сәхнәсендә М Фәйзи һәм Ф Бурнаш иҗатларыннан башланган крестьян образларын яна югарылыкка күтәрде Бигрәк тә икс яссылыкта. 1) Крестьянның сыйнфый иҗтимагый азатлыкка омтылышын сурәтләүдә, крестьянның авыр тормышын күрсәтүдә. 2) Болар һәр икесе крестьянны—безне ашатучы, киендерүчене зурлау белән сугарылды, авылнын гореф-гадәтен, этнографиясен оста гәүдәләндерү белән баетылды” (Әхмәлуллин А. Тажи Гыйззәг куркак булмаган // Мәгариф — 1995).
. Бөтендөнья сәнгате үзенен тарихи үсешендә төрле ижади методларны куллануга иреште. Конкрет чынбарлыкның асылын, анын типик хасиятләрен җыелмалы рәвештә чагылдыру ягын алганда, ин югары баскычны реализм методы биләп тора. Реализм методы нигезендә иҗат ителгән әсәрләр сәнгатьтә реализм юнәлешен тәшкил итәләр. "Реализм"—димәк, чынбарлыктагыча: гүзәлне—гүзәл рәвешендә (аны гарипләтмичә. деформацияләүгә бирмичә), иләмсезне—иләмсез рәвешендә сурәтләү, дигән сүз.
Реализм Борынгы Грепия сәнгатьчеләренә дә таныш метод булган һәм ана тәнгәт атама да бар “антик реализм" Реализм методы җирлегендә барлыкка килгән сәнгати юнәлешнен чәчәк атуы исә XIX гасырга туры килә Ләкин бу чор реализмын да икегә аерып карау күзәтелә: көнкүреш реализмы (бытовои реализм) һәм социаль юнәлдерешле реализм (социально напраатенный реатизм). Сонгысын социалистик реализм белән бутарга ярамый
Татар драматургларының чынбарлыкны сурәтләүдә этнографик легальләр белән мавыгуларын, күрәссн, көнкүреш реализмы кысаларында карап була. Таҗи Гыйззәт исә. шушы реализм алымнары белән чикләнмичә (аны тәнкыйть итеп) социаль юнәлдерешле реализм принципларын яклап чыга
Аңлашыла ки, шушы принципларны тәнкыйть күзлегеннән бәяләгәндә язучы үзе ниндидер башка критерийлар белән эш итәргә омтыла. Һәм шушы яна критерийлар, әйтергә мөмкин, язучынын нәфасәти программасын билгели лә. анын иҗат процессы белән җитәкчелек итә. Ул язучынын башта фәлән төрле итеп (өстәнрәк, тирәнгә кермичә) уйланылган темага, образларга, коллизияләргә төрле “төзәтмәләр" кертергә, аларны шактый үзгәртүдә роль уйнарга мөмкин Т Гыиззәтнсн кайбер әсәрләре өстендә ка1-кат эшләвен. аларны конкрет тарихи чорнын социаль-икътисади элементлары белән сугара баруын реализм методы кушуы буенча эшләү нәтиҗәсе дип карарга кирәк
Ф. Энгельс: "Мин Бальзакныи “Кешеләр комедиясе"н укып, хәтта икътисади детальләр ягыннан да шушы чорнын барлык икътисадчылары, тарихчылары, статистлары язганга караганда күбрәк белүгә ирештем'.—дигән (Әсәрләр. Т XXVII. -29 б.). Бу—сәнгатьтә аналитик алым, реалистик метод гамәлендә кулланыла. Чын реализм әсәре башка методлар белән ижаг ителгән әсәрләрдән нәкъ шуның белән аерылып тора да: ул художество чаралары белән конкрет илнен, конкрет халыкның, конкрет чорда булган хасиятләрен нәкъ чынбарлыкның үэендәгечә. конкрет рәвештә ачып сала. Тажи Гыйззәт югарыда аталган әсәрләре өстендә кат-кат эшләгәндә шушы әсәрләрнең геройлары хәрәкәт иткән чорларнын конкрет шартларын, аерым кешеләр һәм социаль төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга басым ясый Мәсәлән. “Чаткылар"да. “Талир тәнкә”дәгечә яратышу гына түгел, бәлки күп төрле социаль-сәясн проблемалар бар
Авыл холкы белән Сабир Ишбулдин арасындагы конфликт га абстракт (берәү 1әре— “ярлы", икенчеләре “бай") рәвештә генә түгел. Каршылык—заманча конкрет С абир бай. Столыпин реформасы ачкан мөмкинлекләрдән файдаланып, община җиренең ин яхшы өлешен үзенә умырып ала Аннары крестьян халкын-кайсын алдап кайберсен куркытып, юмалап, кайсысынын кайчандыр алып юрган бурычын түли алмавыннан файдаланыл—юк бәятә генә иманаларын үзләштерә. Шулай итеп, әсәрдә тимерче Гаязнын юлына төшкән көндәше традицион сюжетлардагы кебек абстракт “бай малае" гына түгел, ул конкрет тарихи чынбарлыкның конкрет социаль-сәяси сыйфатларына ия булган конкрет “бай малае", конкрет фигура
Бу—реализм. Шушы метод турында сүз йөрткәндә аны ялгыш анлату да еш кына очрый. Янәсе, реализм ул чынбарлыкны “дөрес чагылдыру" методы ("Правдивое. объективное отражение действительности"). Болай әйтү фәнни яктан төгәл түгел. Әгәр дә без реализмның асылын '"дөрес, объектив чагылдыру" дип бәялибез икән, ул вакытта башка методлар (әйтик, классицизм яисә романтизм) “дөрес, объектив чагылдырмый" дигән нәтижәгә урын калдырабыз. Чынлыкта исә реализм ул чынбарлыкны аналитик алым белән чагылдыру. Классицизмда, шулай ук романтизмда да ул бик аз күзәтелә. Фонвизинның “Җитлекмәгән егет" ("Недоросль") пьесасында һәр персонаж ниндидер идея тупламасы буларак сурәтләнә. Шушы персонажларның исемнәре генә дә аларнын төп сыйфатын ача: Праваин. Софья. Милон. Скотинина. Вральман һ. б. Биредә персонажларның психологик кичерешләренә, шулай ук аларны чолгап алган икътисади детальләргә (аналитикага) әллә ни урын бирелмәгән. М. Горькийнын “Давыл хәбәрчесе", шулай ук һ Такташның “Җир уллары" әсәрендә дә—шул ук хәл: аналитик алымга урын калмаган. Әгәр дә реалистик әсәрләрдә дөреслек бар икән, ул башлыча, нәкъ аналитик алымның нәтижәсе дип каралырга тиеш. Аналитик алым, Энгельс әйткәнчә, әсәрне икътисади (һәм. әлбәттә, башка әһәмиятле) детальләргә бай итә дә.
Тасвирлана торган предметны аналитик алым белән конкрет (мөһим) детальләр аша бирү өчен, әлбәттә, күпне белергә дә кирәк. Таҗи Гыйззәт үзенең язмаларында нәкъ шуны игълан итә: “Ташкыннар" әсәре өстендә елга якын эшләргә туры килде. Чөнки авылның ярлы-батрак. урта хәлле крестьяннарының империалистик сугыш, февраль буржуаз-демократик революциясе аша Бөек Октябрь социалистик революциясенә килүләрен художество образлары белән бирү өчен күп укырга, шул заманны бик нык өйрәнергә туры килде" (Т. Гыйззәт. Әсәрләр. 4 томда. 4 иче том—Казан. 1978.—231 б.).
Шулай. Тажи Гыйззәтнең нәфасәти принциплары сәнгать өлкәсендә реализм һәм аның конкрет чагылышы социалистик реализм юнәлешенә туры килә. Моның хакында күренекле театр белгече 3. Кедрина язып чыккан иде. Ул “Ташкыннар" әсәре турында сүз алып барганда, бигрәк тә андагы күренешләрнең ышандыру сыйфатына басым ясый: “Укучы алдында,—ди ул,—татар авылының революциягә кадәрге тормышы шул хәтле ачык бирелә ки. әйтерсен лә әсәрне укучы гомер буе Биктимер гаиләсендә торган, анын дус - ишләре белән аралашкан, анын дошманнары белән көрәш алып барган" (Кедрина 3 Родня и враги Хамзабая // Октябрь — 1939.—N 10-11,—С. 324-325).
Тажи Гыйззәт 40 ка якын драма әсәре, күпсанлы рецензияләр, мәкальләр авторы буларак нинди нәфасәти идеалларга баш игән соң?
Башлыча шуны әйтергә кирәк. Тажи Гыйззәт драматургиясен хаклы рәвештә уңай геройлар драматургиясе дип саныйлар (кара: История татарской советской литературы. М . 1965 —488 б.) Шулай, анын төп нәфасәти идеалын социаль кыйбласына тугрылыклы көрәш тәшкил итә. Анын әйдәп баручы персонажлары— гадәттә, алдынгы идеяле, халык мәнфәгате өчен көрәшүчеләр. Алар—көчле ихтыярлы, физик яктан куәтле, арыслан йөрәкле, хәтта “баш китәрлек" эшләр эшләп ташларга сәләтле кешеләр. Шундыйлардан: “Наемшик"та—Батырҗан. "Ялкын"да—Каһарман (боларның исемнәре генә ни тора бит!). “Чаткылар"да— Рамай. Мактаулы заман "да—котырган үгезне буйсындыручы бригадир Ногман. "Ташкыннар"да—Биктимер. Нургали. ' Таймасовлар"да—Марат һ. б.
Тажи Гыйззәт ир кешенен көчле холкына соклана. Анын уңай геройлары яшь коймый, сыкранмый Мәсәлән “Ташкыннар"да Биктимер карт өстенә берничә сәгать дәвамында гына, берсе артыннан берсе—дөнья хәтле кайгы-хәсрәт килә. Ләкин автор Биктимерне сәхнәдә мескен рәвешендә күрергә теләми Башкорт театры режиссеры Имашевка язган хатыңда ул. Биктимер ролен башкарганда аеруча сак булырга, образның героик пафосын югалтмаска, бу рольгә театрнын ин көчле артистын куярга кинәш бирә.
Ә хатын-кызларда ул акыл, сабырлык, мөлаемлык сыйфатларын күрергә тели Ләкин анын хатын-кыз персонажлары йомыкый түгелләр, алар—алдынгы принциплар өчен көрәшчеләр, кыю йөрәкле, тәвәккәл кешеләр. Гөлйөзем (“Наемшик"). Маһи (“Чаткылар"). Гөлчирә ("Ташкыннар"). Фәрхиназ (“Ялкын"). Бибкәй ("Кыю кызлар"). Гөләндәм (“Чын мәхәббәт"). Халидә ("Алсу тан") кебек
хатын-кызлар үзләрснен батырлыклары, тәвәккәл эшләре белән арысландай егетләрдән һич тә ким түгел.
Тажи Гыйззәтнен тагын бер нәфасәти идеалы—ул фидакарь хезмәт кешесе. Бу идеал Тажи Гыйззәтнен күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә илебезнен совет чорын чагылдырган әсәрләрендә, алардагы геройлар эшендә үзен тапкан Тажи Гыйззәт кешеләрнең ижтимагый хезмәткә фидакарьлек белән карауларын конкрет социаль- икътисади шартлар белән бәйләп сурәтләргә омтыла Һәм бу азым нигездә үзен аклый торган булган дип әйтәсе килә Әлеге фикерне тамашачыларның "Мактаулы заман" спектакленә биргән бәясе җитәрлек дәрәжәдә исбатлый булса кирәк Биредә матбугатта булган бер өзекне китерү урынлы тоела
“Кичә. 26 нчы мартта. Арча районынын барлык колхозчыларыннан ин алдынгы социалистик игенчелек стахановчылары, ударникларыннан, укытучыларыннан 900 кеше, коллектив рәвештә. Тажи Гыйззәт иптәшнен "Мактаулы заман" пьесасын карарга Татар дәүләт академия театрына килделәр. Театрга килүче колхозчыларны татар совет язучылары. Татар дәүләт академия артистлары. “Кызыл Татарстан" вәкилләре һ. б. каршыладылар
Арча поезды Казанга килгәннән сон митинг булды Митингтан сон алар, сафка тезелеп, Казан урамнарыннан оркестр белән Татар дәүләт академия театрына килделәр "Мактаулы заман"ны колхозчылар зур кызыксыну белән карадылар "
“Кызыл Татарстан" газетасы битләрендә спектакльны караган колхозчыларның фикерләре дә басылган булган.
“Тажи Гыйззәт иптәшнен “Мактаулы заман" исемле пьесасы мина бик ошады. Татар дәүләт академия театры шундый спектакльләр хәзерләп авылларга ла чыксын иде Моны колхозчылар бик яраттылар. Авылга кайткач бу спектакль турында башка иптәшләргә дә сөйләрмен "
Колхозчы Гарәфи Гафуров.
“Мактаулы заман" бик файдалы театр икән Без картларны да дәртләндереп җибәрде Колхозга кайткач, мин бу гурыда колхозчыларга да сөйлим. Язгы чәчү эшендә дә тырышып эшләргә сүз бирәм "
Колхоз члены Хөснетдин Гәрәфетдинов.
(“Кызыл Татарстан " — /936 —27 март)
Күренә ки. колхозчыларның "Мактаулы заман" спектаклен каравы зур вакыйгага әверелгән. Монын сәбәбе шунда ки. әсәрдәге геройларның хезмәткә булган мөнәсәбәте колхозчы-тамашачыны шундый ук тырыш эшкә дәртләндергән булган Менә нинди кочкә ия ул чын сәнгать әсәре'
Тажи Гыйззәтнен нәфасәти идеалы Ватаныбызны төрле дошманнардан саклауда батырлык күрсәткән патриотик хисләр белән янучы героик образларда аеруча гәүдәләнеш тапкан
Бу планда бигрәк тә “Таймасовлар" әсәрендә карт эшче Таһир Таймасов. "Изге әманәттә" Донбасс шахтеры Гыйният гаиләләре. "Чын мәхәббәт"тә Дәүран белән Гөләндәм образлары характерлы
Тажи Гыйззәт персонажларның эшчәнлеген конкрет тарихи шартлар белән бәйле булуына зур игътибар биреп ижат иткән язучы Анын әсәрләрендәге вакыйгалар илебез, халкыбыз кичергән конкрет тарихи чор шартларында бара XIX гасырнын 60 нчы елларыннан алып, үзе үлгәнче—XX гасырнын 50 нче елларына хәтле. 90 еллык тарихи чор колачлана. "Наемшик"та крестьяннарның 1861 елгы патша Манифестына каршы күтәрелеше. Яткын"ла 1878 елдагы тарихи вакыйгалар "Чаткылар"да—крестьяннарның 1907-1910 нчы Столыпин реакциясе елларындагы хәле. “Ташкыннар"да—дәһшәтле һәм катлаулы 1914-1917 еллар. “Бишбүләк"тә— гражданнар сугышы еллары Аннан инде—совет заманы
Тажи Гыйззәт үз халкынын. бигрәк тә глтар крестьянының, совет чорындагы уңышлары белән бергә, анын газабын, чишелә алмаслык, каршылыкларын да сурәтли. Бу яктан караганда анын үзенә күп михнәтләр китергән (һәм сәхнәдә куелмый калган) "Алсу тан" драмасы характерлы Ә дөньядан китү сәбәпле тәмамланмый калган "Тукгаронлар язмышы" дип аталган драмасы ана. гомумән, зур “проблемалар" тудырырга тиеш иде. чөнки ул заманда андый әсәрнен басылуы да. куелуы да бик шөбһәтс булды (драманын тогг герое итеп “йодрык" беләгг генә зш итүче райком секретаре алына) Автор чынбарлыкның каршылыклардан торганлыгына инанып.
әсәрләрен дә каршылыкларга, кискен көрәшкә нигезләнеп иҗат итә. Алар, анын фикеренчә. сәнгатьнең төп эчтәлеге булып каралырга тиеш. Шунлыктан сәнгать белгечләре (дөресрәге, сәнгать өлкәсендә идарә иткән чиновниклар) арасында барлыкка килгән "конфликтсызлык теориясенә" ул кискен рәвештә каршы чыгучылардан була.
Тажи Гыйззәтнең барлык әсәрләренең эчтәлеге көрәш коллизиясеннән гыйбарәт. Бигрәк тә татар халкынын Октябрь революциясенә кадәрге тормышын чагылдырган әсәрләрендә урын таба ул хәл. Мисал өчен "Чаткылар"ны. "Ташкыннар”ны. "Ялкын"ны. "Бишбүләк"не һәм башка әсәрләрен алырга була.
Ә нишләп сон сәнгать әсәрендә каршы көчләрнең көрәшен чагылдыру шул хәтле мөһим? Монын сәбәбе ачык. Хезмәт ияләре үзләренең мәнфәгатьләренә бары тик кискен, аяусыз көрәш аркылы гына ирешә алалар.
Бу караш беренчедән, чынбарлыкның мантыйгын чагылдыра горган булса (көрәш—диалектиканың төп кануны), икенчедән, көрәш—изелгән хезмәт ияләренең, ягъни халыкның, изге максатларына ирешүе өчен бердәнбер чара ул.
Димәк, сәнгать әсәрләрендә көрәшне чагылдыру, аны үзәк коллизия итү сәнгатьнең шул ук халыкчанлык принцибын чагылдыра, дигән сүз.
Тажи Гыйззәт, диалектика кануннарын истә тотып, каршылыкларның социалистик җәмгыятьтә дә хәрәкәт иткәнлеген онытмаган. Узган гасырның 40 нчы елларында сәнгать өлкәсендә конфликтсызлык теориясе барлыкка килеп, язучыларның иҗади эшенә зур комачаулык ясый башлаган иде. Т. Гыйззәт үзенең радиода ясаган бер чыгышында әлеге теория тарафдарларын тәнкыйтьләп болай дигән: " Татарстан шартларында... конфликтсызлык теориясенең, яшәп килүен күрергә туры килә. Әлеге теориянең колы булучы тәнкыйтьчеләр, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче иптәшләр: “бу—тормыштагыча түгел", "бу—характерлы түгел", "бу—типик түгел" дигән терминнар күзлегеннән чыгып, драма әсәрләрен тәнкыйть итеп килделәр. Күп вакытта аларның язмышларын да кире якка хәл кылдылар.
Шуның нәтиҗәсендә конфликтсыз, көрәшсез, фәкать уңай якларны гына чагылдыра торган кызыксыз, коры риторикадан торган әсәрләр тудылар.
Сәнгатьтән, әдәбияттан тормыштагы яхшы яклары гына күрсәтүне таләп итү— табигатьтә, җәмгыятьтә булган каршылыкны, яңалык белән искелек арасындагы көрәшне инкяр итүгә кайтып кала" (Гыйззәтов К. Тажи Гыйззәт. Фикерләр. Истәлекләр. Хатлар. Бәхәсләр,—Казан. 2000 — Б. 114-115).
Т. Гыйззәт кин диапазонлы язучы булган. Аның иҗади мирасында драматур-гиянең һәр жанры (драма, комедия, трагедия) үзенең гәүдәләнешен таба алган.
Тажи Гыйззәтнең нәфасәти карашларын чагылдыруда музыка да зур роль уйнап килә. Татарда музыкаль драма Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану"ыннан башланып, мөстәкыйль жанр рәвешендә 20 нче елларда Тинчурин һәм Бурнаш тарафыннан нык үстерелә. Ә татар музыкаль драмасының иң югары ноктасы “Наемшик" дип таныла, чөнки бу драмадагы образлар, сюжет коллизияләре композиторга үзенең талантын ачу өчен киң мөмкинлекләр бирә. Салих ага Сәйдәшевнең шушы хакыйкатьне тануы очраклы түгел, әлбәттә.
Ж. Фәйзи татар сәнгатендә дә музыкаль драма жанрының урыны. С. Сәйдәшевнең аеруча зур роле хакында сүз алып барганда түбәндәгене белдерә: "Наемшик"— Салих Сәйдәшевне мәңгеләштергән әсәр! Увертюрасыннан башлап ахыргача "Наемщик" та Сәйдәш күңеленең бөтен кьшлары монлана. дәртле йөрәк тибеше ишетелә, композиторлык таланты бөтен көченә яңгырый. Әйтерсен лә халык көйләре чылбыры белән бәйләнеп куелган юрга, иске алымнар традициясе баганасыннан ычкына да. сөрелмәгән җирдән яңа юл салып чапкан. Рәхмәт Тажи Гыйззәткә! Ул аны бу бәйдән ычкындырган" (Фәйзи Ж. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары — Казан. 1987.-281-282 6.).
Тажи Гыйззәтнең башка драма әсәрләрендә дә (“Бишбүләк". “Ташкыннар". “Изге әманәт". "Чаткылар”. "Чын мәхәббәт". "Алсу тан" һ. б.) музыкага билгеле урын бирелә. Ләкин бу юнәлештә аның шул ук күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи белән берлектә (либретто авторы рәвешендә) иҗат иткән "Башмагым" әсәре татар сәхнә сәнгатендә аерым урын алып тора. Бу—татар милли сәнгатендә беренче музыкаль комедия иде
Тажи Гыйззәт драма әсәрләрендә музыканын ролен таныса да. аны һәр әсәргә
көчләп кертүне тәнкыйтьчел бәяли иде. Эш шунда ки. кайбер язучылар жыр-бию элементларын әсәрнен эчтәлек ягыннан буш. йомшак булуын аклау өчен генә кертәләр. Бу—татар театры сәхнәсендә күптәннән килә торган тенденция, һәм ул тамашачыны интеллектуаль яктан тәрбияләүдә киртә булып тора Чөнки халкыбызның аерым катлавы нәфасәтн яктан түбән фикерли ате Аларга театр залында күнел ачу да җитә Артистларның кирәкме, кирәкмиме, жырлап. биеп алулары әлеге таләпләргә жавап бирә ата, әлбәттә Ләкин театр сәнгатенең бурычлары шуна гына кайтып катамы сон'*
Гомумән тамашачының нәфасәти зәвыкларын тәрбияләү җитди һәм читен проблема. Таҗи Гыйззәт моннан күп дистә еллар элек "Театр өч элементтан: драматургия, артист, тамашачыдан тора", дип язган иде (кара: Кызыл Татарстан — 1939.—6 апрель). Бу караш бүгенге көндә дә үзенен көчен саклый Чөнки, ни дәрәҗәдә театр тамашачы зәвыгына йогынты ясый торган булса, шул кадәр тамашачы да театрга һәм драматургларга үзенен йогынтысын ясый тора.
Таҗи Гыйззәт бай тормыш юлы узган язучы. Аның сәнгать өлкәсендәге юлы сикәлтәле булса да. бормалы түгел иде. Ул. яшьтән авыр һәм катлаулы тормыш кичергән шәхес буларак, доньяга карашына, үзенен социаль һәм сәяси программасына хыянәт итмәде Халкыбызның атаклы композиторы Нәҗип Жиһанов әйтүе буенча, Т Гыйззәт татар совет драматургиясе һәм театр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес булды. “Ләкин мин анын турында әдәбиятта жинсл тормыш кичерде, дип әйтә алмас идем Чын талант сынауларда, көрәштә ачыла".—дип язган иде олы композиторыбыз (Гыйззәтов К Тажи Гыйззәт —Казан. 2000—223 6.).
Таҗи Гыйззәт әсәрләре аның замандашларына гына түгел, сонрак яшәгән буын вәкилләренә дә зур тәрбияви йогынты ясап килде Кеше күңелләрен эретеп җибәрә торган әсәрләре белән танылган һәм дөньядан иртәрәк киткән язучыбыз М Мәһдиев үзенен авылда малай чагында Таҗи Гыйззәт әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаша. “Ул кышны (Ватан сугышы алдыннан) авыл “Наемщик” белән генә яшәде Авылда ул спектакльдән икс җыр. бер мәзәк калды Жырлар: “Сау бул инде, минем туып-үскән илем ” һәм “Егет күңеле җилкенә " Мәзәк: Иманкол мулланың ярлы крестьянга шәригатьне яшел тышлы һәм кызыл тышлы китап буенча анлатуы "
Тагын бер истәлек. Бусы—“Ташкыннар" драмасы турында.
“Ташкыннар", гомумән, бик тормышчан әсәр, ул—безнен халыкның тәрҗемәи хәле " М. Мәһдиев авылында бу әсәр буенча да спектакль куела. Беренче пәрдәнен финалында Әхтәри староста туй мәжлесснә килеп кереп: “Патша хәзрәтләренең указы бар Герман белән сугыш башланган!" дип бөтен залның йөрәген тетрәтте.
Дүрт ай узгач, безнен авылга телефонлы Снкертән авылыннан чапкын килде “Совет хөкүмәтенең белдерүе бар фашистик Германия безгә сугыш башлаган'" Әхтәри. Басари. Нургали. Мирвәли. Мирхәйдәр. Биктимерне уйнаган егетләр шул ике-өч кон эчендә җырлап авылдан чыгып киттеләр
Безнен күңелләрдә “Ташкыннар" драмасы ил. халык язмышының якты да аянычлы да. гыйбрәтле дә тарихы булып сакланып калды!" (Гыйззәтов К. Тажи Гыйззәт Фикерләр Истәлекләр. Хатлар. Бәхәсләр—Казан. 2000 —287. 291 6) Танылган татар язучысы һәм кыю йөрәкле җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим "Шигърияттә безне—Тукай, музыкада—Сәйдәшев. сәхнәдән безне Галиәсгар Камап һәм Тажи Гыйззәт тәрбияләде".—дип язган иде (кара Аргамак - 1995. —N 9 — б) Гомумән. Тажи Гыйззәт калдырган ижади мирас күпләрне игелекле принципларда тәрбияләүдә мөһим роль уйнады, анын бу өлкәдәге әһәмияте кимемәячәк Таҗи Гыйззәтнең нәфасәти карашлары татар сәнгатенең реалистик юнәлештә, чын милли традицияләр нигезендә үсү юлында алга таба да мөһим роль уйнаячак дип ышанабыз.