Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР УЛ—ҖАН АЗЫГЫ


Казан дәүләт университетында укыганда без Әнәс белән бер фатирда тордык, лекцияләрдән буш вакытларда еш кына киләчәк хыялларыбыз турында уртаклаша идек. Шул вакытта ул миңа ничек шигырь яза башлавы турында сөйләде. Үсмер чакта ук яза башлаган икән ул шигырьләр, һәм. ни гаҗәп, беренче шигыре атлар туфында була. Атларны ярата үсмер Әнәс. Бервакыт аңа атка атланырга җай чыга. Кулына йөгән ала да ипләп кенә утлап йөргән ат янына килә. Дога укыгандай матур сүзләр тезә-тезә җай гына ат башына йөгән сала. Кулына каеш тезгенне ала. ләкин сикереп атланасы ат кисәктән алга ыргыла, тезгенгә ябышкан малай унбиш- егерме метрлар сөйрәлеп бара Шул вакыт ат, үзенең гаебен аңлапмы, кисәк туктап кала. Ачуы кабарган Әнәс йөгән тезгене белән атка сыдырырга итә. ләкин куркынып калган атнын дерелдәп торган тәнен күреп, ял төбен сыйпарга керешә, ахыр атмын башын көчаклый да. гарьләнепме, күз яше белән елап җибәрә. Ни өчен елын? Үзе дә белми. Туры айгыр, үсмерне кызганыпмы, хәленә керепме, башын чайкап куя һәм атлансаң атлан инде дигәндәй, юашланып кала. Әнәс батыраеп китә, атны аңлагандай, очып диярлек аг сыртына менә. Ә тулпар исә тезгенне тотар-тотмас үсмергә гелән игътибар итми, кузгалган җиреннән җилле генә берара әйләнеп килә. Кисәк туктый һәм янә башын чайкап куя. Шушы хәлдән соң, кайта-кайтуга. үсмер Әнәс атлар туфында беренче шигырен яза. Шул шигырен ул миңа еш кына ялкынланып сөйли иде. Әнәс, илһамланып, әлгеге шигырьне укыганда, күз алдыма болын буйлап ялларын чайкый-чайкый, күктәге ак болытларны куып җитәрдәй ярсынып чапкан тулпар күз алдына килә иде.
Әнәснең әнә шул шигырен башта район газетасында басалар, ахыр, бик ихтимал, шигъри хыялы аны да университетка алып килгәндер. Минем дә аның кебек язучы булырга хыялланып йөргән чагым иде. Казан дәүләт университетын тәмамлагач та язмыш безне икебезне дә республикабызның иң матур табигатьле, татарлыкның каймагы булган Азнакайга алып килде. Башта мин шофер, ахыр "Маяк" газетасында журналист булып эшләдем, ә Әнәс яшьләр белән идарә итәргә райкомга эшкә килде. Ләкин кайда гына эшләсәк тә ул да. мин дә җан азыгыбызга тутры булып калдык. Әнәс Исхаков татар шагыйрьләре арасында кабатланмас үзгә бер шагыйрь буларак үз укучыларын тапты. Чөнки ул соңгы елларда Азнакай шәһәре һәм районының хакимият башлыгы булып китсә дә. үсмер чакта башлаган, җан азыгы булган шигърият турында да онытмады, онытмады гына түгел, аның шигырьләренә Г. Сәйфуллина, Ф Әхмәтшин. Т. Хөсәенов. Т. Кәлимуллии кебек танылган композиторлар көйләр яздылар. Ә җырларны беренче башкаручы - шул ук Азнакай кызы, халык мәхәббәтен казанган Зәйнәп Фәрхетдинова булса, тәүгеләре янында танылган җырчы Фердинанд Сәләхов та бар. Мин белмим, Әнәс минем китапларымны укыйдырмы, вә ләкин мин аның һәр басылып чыккан шигырен тәфсилләп укып чыгам һәм аның шигърияттә үсә баруын күреп, ихлас күңелдән кинәнәм. Никадәр фидакарьлек, шул ук вакытта нәфислек, моң-аһән белән тәңгәл килгән хис ташкыны ята Әнәс шигырьләрендә һәм җырга салынган шигырь юлларында! Шигърияттә сәнгати сурәтләүгә ирешү зур талант ул — шагыйрьнең сихри куәте кеше күңеленә бәлзәм булып төшкән йөрәк җылысыдыр, мөгаен. Шагыйрь сүзләренә тәңгәл килгән көй яңгыраганда мин һәрвакыт беренче кояш нурларын көтеп алган кебек тынып калам Сабакташым Әнәс Исхаковнын шигъри юлларында сихри куәт ята һәм анда алтын җепләрдәй чәчәкләргә, чишмәләргә сузылган кояш нурлары чалымлана. Шагыйрьләр картаймыйлар, шагыйрь йөрәге һәрвакыт яшь кала, шагыйрь әүлия дә ул. философ та. шул ук вакытта кеше йөрәгенә
дәрт вә гайрәт бирә алган илаһи кочкә ия зат та кебек тоела мина. Яман сугыш елларының авырлыгын татыган сабакташлар идек без Булачак әдипләр - Әнәс Исхаков, мин. Әсрар Гадиен, Кадыйр Сибгатуллиннар бер группада укыдык. (Соңгы икесе вафат инде.) Безне, соңгарыбрак югары уку йортына килгән "балигъларны', университетның олуг мөгаллимнәре Хатип Госман. Диларә Тумашева. Мостафа Ногман, Сәгадәт Ибраһимов, Флера Сафиуллнна кебек үз эшләренә ту грылыклы булган остазлар укытты, һәм без аларның йөзләренә кызыллык китерергә тырышмадык Алар безнең белән горурлана алалар. Мен рәхмәт аларга. безне, авыл балаларын, серле әдәбият дөньясына алып кергәннәре өчен
Сабакташым Әнәс ниһаять. Сиңа да алтмыш яшь Ләкин бит шагыйрьләр картаймый да, якты дөньядан да китмиләр, алар халык күңелендә калалар, аларнын рухи хәзинәләре ак кәгазь битләре мәңгелеккә йөз тота.