Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР ГЕОГРАФИЯСЕ


Ак диңгез. Кара диңгез, Балтыйкның дулкыннары. Аму-Дарья, Хазар диңгез, Енисей упкыннары...
Байкал күлләренә чумдык. Ангарага ташландык. Амурларда балык тоттык. Бозлы суда батмадык.
Дунай, Одер безгә таныш. Гудзон, Сена калмады.
Ком чүлендә кипмәдек без. Котыпта ла катмадык.
Үрмәләдек Уралларга.
Мендек Тянь-Шань тавына. Кавказ. Памирларны күрдек. Түздек шәһәр шавына.
Камчатканың вулканында Каушамадык, янмадык.
Сагыш җебен яшькә манып. Җан ярасын ямадык.
Адаштырмады халкымны Себернең урманнары.
Далада да. калада да Татарлар югалмады!
һәрчак күз алдында торды Дим буе тутайлары.
Идел, Чулман, Агыйделкәй. Зөя, Танып буйлары.
“...Өй артындагы шомыртым”, “Тәрәзәдә чия гөл"...—
Туган җирен, җырын шулай Татар гына сөядер...
Кыңгыраулар
Сөлге таккан кызыл дуга, Дугада—кыңгыраулар.
Ак каеннар хәйран калып, Тып-тын тыңлап торалар.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар... Сөлгегә чигелгәннәр.
Сөлгедән юл читендәге Үләнгә сибелгәннәр...
Кыңгыраулы таңнар белән Кыңгыраулы атларда,
Туйга түгел, яуга киткән Ирләр илне сакларга!
Киткәннәр дә, кайтмаганнар— Яу бит ул, уенмыни! ...Кыңгыраулы тайлар гына Яланда чабып йөри...
Киткәннәр дә, кайтмаганнар Туган җир, туган якка... Аларның юллары мине Илттеләр Бухенвальдка.
...Адәм яга торган мичләр... Таш каланча каршымда. Каланчада—зур кыңгырау Даң-даң итеп сөрән сала Канлы үткән хакында...
Күз алдымда кызыл дуга. Колагымда чыңлаулар. Тминнар каберлегендә Зәп-зәнгәр кыңгыраулар...
Зирәккә белем баскычы. Гашыйкка -сагыш ачысы. Ахмакка мыскыл кайчысы. Явызга ятим каргышы. Ханша тәмуг ачкычы. Кәнтәйгә кәнтәй язмышы...
Ул хис...
Р.гә. шаярып
УЛ ХИС
язмышына нур сибүче, мәрмәр ташка җан өрүче...
УЛ ХИС ЧӘЧӘК тамырына тамчы булып сеңде, дусларыңнан ваз кнчтерде күп нәрсәне җиңде.
Кнчтерде ул Дарьяларны, оныттырды ул ярларны, канат бирде, богау салды, шайтанны да дустың итеп, кайчакларда кочаклатты... Үрмәләтте кыяларның текәсенә, илһам учакларын ул дөрләтте. Нюанслар иленә сәяхәткә илтте...
“Кем кабызган яну-көю?" дисең. Барысын бирә чын мәхәббәткә тиң үз-үзеңне сөю хисе!...
“Синең өчен яшәмәскә!" дидем. Дөнья болай да буталчык Чу алган гомер җебенең Нигә очын эзләмәскә?
“Синең өчен яшәмәскә!"
Аерылгач юксынмаска. Очрашканда сөенмәскә.
Сиңа бәлаләр килгәндә Борчылмаска, көенмәскә...
“Синең өчен яшәмәскә!"
...Төштә күрергә “теләмим”, һич кирәкми
өннәреңдә эндәшергә.
Таң атканда
чык тамчысын бүлешергә һич кирәкми...
Синең өчен яшәмәскә!
Зәңгәр күккә исемеңне пышылдарга— ярамый!
Шул исемне үләннәргә, агачларга кушу ярамый!
Үрелергә,
хәтта күренергә—
ярамый!
...Нинди гөнаһларым өчен Язмыш мине җәзалый?
...Йөз көн шакыдым йөрәк ишекләрең, йөз көн шакыдым.
Җавап ишетмәдем...
Каһарманмы мин бер?
Әллә мескен?
Иөз көн шакыдым йөрәк ишекләрен, йөз көн...
Синең өчен яшәмәскә! Яшәмәскә синең өчен. Яшәмәскә. Яшәмәскә!
...Зәхмәт суккан бөкре сукбай булып чиркандырмам. Хөкем көткән мәхбүс булып,
көлке мәхлук булып калмам... “Синең өчен яшәмәскә!”
Тыңла, җаным, чыда, йөрәк!
Синең өчен яшәмәвем Булсын снна миннән бүләк!
...Синең өчен яшәмәгәч.
Беркем өчен яшәмәгәч.
Яшәү мина нигә кирәк?