ТАЛАНТНЫҢ КОДРӘТЕ ЧИКСЕЗ...


"Мин монда бер булган идем күк " дигән шикелле, бу кулъязманың тулырак вариантын (беренче нөсхәсе иде шикелле) егерме еллар элек бер күреп калган идем инде Ни өчен күреп кенә калганмын'’ Эш болай булды 1973 елнын мартлары Язучылар союзында җаваплы сәркатип (хәзергечә—рәис урынбасары) булып яна гына эшли башлаган көннәр. И Гази кинәт үлеп киткәннән сон. идарә рәисе булып 3. Нури эшләгән дәвер бу. Көннәрнең берендә Зәки абый Бу папканы син дә карап чык әле!”—дип кулыма шактый ук күләмле бер кулъязма тоттырды. "Салих Батталныкы бу Мәскәү редакциясеннән җибәргәннәр (кайсы редакциядәнле- ге хәтердә калмаган) Әсәрне оешмада тикшереп, авторга фикер җиткерүебезне сораганнар, мондый әйберне без баса атмыйбыз, дигәннәр" Эш бүлмәмә атып чыгып карый башладым Сәер язма Урыс телендә. Титул биткә Салих Баттал дип түгел, Иванов Иван Иванович дип куелган Исеме—"Я отрекаюсь (исповедь)" Кулъязманың бер битендә гәзитә-журналлардан атынган вак вак кисемтәләр жилемләнгән Кызыксынып укып киттем Бәй. без укып күнеккән публицистика түгел икән бит бу! Кайбер абзацлары сискәндереп үк җибәрә Ай-Һай хәтәр юллар, башкитәр фикерләр! Мондый уйлар күпмедер дәрәҗәдә безнен һәммәбеадә дә бар барын Тик болай итеп әйткән юк га. яза алган юк Кара, без алтын манаралар итеп күргән офыклар, рәшә-мираж гына түгелме сон0 “Безнен иман коммунизм!" дип басып торган нигезебез, мәрмәрдәй нык әспелектән бигрәк, тымызык бер сазлык кына түгелме сон?
Шул ук көнне идарә утырышы булды, соңрак бүлмәмә Илгиз Хәйруллин китеп керде Партия өлкә комитетының культура бүлеге инструкторы, бүлекнең иҗат оешмалары белән эш итүче кураторы иде ул Әзрәк сөйләшеп утырдык Минем “җаваплы урында яна кеше буларак" эшләрем белән кызыксынды Өстәлдә ачык килеш яткан кулъязма да күзгә төртелде. (Ул вакытта андый әйбернең кү з төшәрлек җирлә түгел, өстәл тартмалары тирәсендә торуы яхшырак булгандыр, бәлки.) Ку.ть-
язманы кулына алып, кайбер битләренә күз салгач, ул да тәэсирләнеп, кызыксы- нып китте. Бәлки. 3. Нури ана әлеге әсәр турында алдан әйткән дә булгандыр? Тик анысын тәгаен белмим. "Кая. мин дә укып чыгыем әле!"—диде ул. Хәзер кайтып уйлап карыйм: бирергә тиеш идем микән мин ул кулъязманы? Шунысы шиксез— әүвәл. әлбәттә, үземнең укып чыгуым кирәк иде! Партиянең өлкә комитеты вәкиле кызыксынгач, анын укып алуы ул заман этикасы өчен табигый нәрсә иде. Җитмәсә, Илгиз—замандаш, күп нәрсәләрдә фикердәш, әдәбият-сәнгатьне. кешеләрне яхшы белә. Төрле оештыру эшләрендә гел киңәшеп эшлибез Болары—шулай шулаен. Кызганычы шул: кулъязма мина бүтән әйләнеп кайтмады. 20-25 битен укыган ки- леш өзелеп калдым. Дөрес, атна-ун көннән сон кире сорап карадым мин аны. "Ул папка хәзер Вәлиевтә".—дип жавап кайтардылар (М. Вәлиев—Брежнев хакимияте
чорында байтак еллар Татарстан Партия өлкә коми- тетында идеология буенча секретарь булып эшләде. Та- рих фәннәре кан- дидаты. 1993 елда вафат.) Укырлар да әсәрне Союзга кайтарырлар дип йөрдем. Әмма мондый наив ыша- нычым юкка бул- ган. Кулъязма КГБ киштәсенә барып кунаклаган икән. Берәр айдан сон Бауман ура- мындагы Союз катларында әлеге оешма хезмәткәре капитан Хуҗахмә-
тов пәида булды. Базык гәүдәле, башкорт чырайлы, ипле генә татарча сойләшә торган кеше иде ул. (“Иде" диюем дөрес үк булмас: ул соңрак Казаннан Түбән Камага китеп эшләде, хәзер, мөгаен, пенсиядәдер.) Хужахмәтов мина турыдан- туры болай диде. “Салих Батгалның кулъязмасын Язучылар союзы КГБ карамагына тапшыра" дигән белешмәне басып, кул куеп бирегез!” "Андый язуны бирә алмыйм, чөнки сез эшләгән оешмага бернинди кулъязма биргәнем юк".—дидем. Ул кабат миңа нәрсәдер әйтте, аннары дивана затка караган кебек карап торды да беркавым, күршедәге рәис бүлмәсенә кереп китте 3. Нури ялламы, командировкадамы булып, анын вазифасын вакытлыча Гази Кашшаф башкара иде. Эшне тиз тоттылар алар. 15-20 минуттан кирәкле белешмәне машинистка ханым басып та бирде. Гази ага кушканны бик тиз үти белде. Авыр туфрагы жинел булсын!. Шулай итеп, кем маллары кая китми дә. кемнәргә генә барып җитми икән... Күңелдә авыр тойгы калдырды бу вакыйга. Вакыт-вакыт гел искә төшеп җанымны кыйнады. Авторда яки дусларында берәр нөсхәсе сакланып калды микән? Бу аяныч вакыйга турында сер сыйган каләмдәшләремә дә әйткәләгән чаклар булды Ни дисән дә. бу әсәрнен эзсез югалуында минем дә өлеш бар бит! Минем кулымнан да үтте бит ул. "Гаепсездән гаепле генә син", дип үземне юаткаласам да. әрнүле хис барыбер калды. 1989 елнын ахырында бу әсәр турында Салих абыйнын үзеннән дә сораштым, әмма ул. көлемсери төшеп, "кайчандыр бер язган идем бугай", дип кенә жавап бирде һәм сүзне бүтәнгә борды Мин. ирексезләп. 70 еллар ахырында ана багышлап язган (соңрак китапларда да басылды) дүртьюллыгымны кабатлап куйдым:
Сата Баттал "Казан утлары» журналы реакциясендә. 1991 ел
Бу дөньяда шуыша да белми бит ул. булмаган'
Ул очар өчен туган шул. сөйролерга тумаган'
Шулай ла монын белән генә бетмәде әле бу әсәр тарихы Яшьлектә бер югалтып. сонрак янә табылган кадерле кеше шикелле, язмыш кабат очраштырды мине бу кулъязма белән. 1993 елнын сентябрь аенда. "Идел" журналында утырганда баш мөхәррире өстәлендә икенче данәсе ята иде "Кайдан'* Ничек1* Кемнән'*" кебек өзек-өзек дулкынланып әйткән сорауларыма Фәиз Зөлкарнай тыныч кына: “1994 елнын башында басып чыгарырга әзерлибез".—дип жавап бирде Бу әсәрне мин моннан егерме еллар элек белгәнемне, югалту тарихына "өлеш керткән шаһит" булуымны ишеткәч, ул минем шул хакта кереш сүз итеп язып бирүемне үтенде Бу юллар шуна жавап рәвешендә язылдылар да инде
Сүз унаеннан өстәп шуны гына әйтәсе килә ачылып, өйрәнелеп, бәһаләнел бетмәгән олуг шәхес, олуг талант иясе ул Салих ага Батгал Якты дөньяда 90 нарга хәтле камил акыл белән яшәп, шул гомеренсн 60 елдан артыгын актив ижатка багышласа ла. анын ижаты системачы рәвештә өйрәнелмәгән әле Шагыйрь буларак та, проза остасы һәм драматург буларак та Кем гаепле сон9 Әлбәттә, үзе! Талант кадерен белә торган заманда туа белмәгән, тоталитар режимга яраша алмаган, вөҗданына хыянәт итмәгән, башын имәгән, сүзен бирмәгән Ул заманнын әдәби даирәсендә Ә. Еники “ялгыз каз" саналып йөртелсә. С. Батгал—үзе әйтмешли. “Тигәнәле тилесе" булып кала бирде. Замандаш каләмдәшләрен»—ул заманнын түрендә хөрмәттә йөргән чордашлары да. Салих ага башына хакимиятнен идсоло- гик чукмарлары төшкән чакта, аны яклап, саклап кала алдылар, дип әйтмәс идем Күбесе читтә торды, “диссидент корымы" тиюдән сакланды Әмма яшьләр (70 елларда әдәбиятка килгән буынны әйтәм) арасында анын дәрәҗәсе һәрчак тур булды. Нәрсә генә димәсеннәр, ул безгә легендар шәхес булып тоела иде Ике метрлы мәһабәт гәүдә, кыю очучы, оригиналь язучы, оратор, җыелышларда түрәләрдән Сс -Ге—Бе (ТАССР Югары Советы Президиумы председателе С. Г Батыев күздә тотыла) сүзләре белән көлә ала торган шәхес Дөрес, үз заманынын аерым бер рухи күзәнәге буларак, режим юлбашчылары чыгарган теорияләргә, тәгълиматларга ихлас ышанып, утопик хыяллар белән рухланып, артык мавыгып киткән чаклары да булды әдипмен. Мәсәлән, ул үзен партиядән чыгаруны бик авыр кичерде "Коммунист" төшенчәсе анын өчен изге булган, күрәсен Паргия сафларына яңадан торгызылу артыннан байтак йөрде уя. Ленин хезмәтләрен яхшы белде Цитаталарны яттан сибә генә иле Гасырларның байтак акыллылары үз вакытында "яхшы патшага" ышанган кебек. Салих ага да Ленинга бик ышана, анын өйрәтмәләрен бозалар, шуна күрә дә милли мәсьәлә дорес бармый, дип еш кына 1әкрарлыи иде Хәер, кем белә! Бәлкем, ялгышамдыр. Талантның кодрәте чиксез, лиләр бит
199.1

Реклама