МИЛӘШ ТӘМЕ


Сугыштан соң туган асыл 6\ ын Без окоптан кайткан нраи-ы Шуңадырмы, чаиашкшиарыиның Туганчы ук җаны ярачы Тамырларны пуля озгачаган.
Чардакчага» мина ярчыгы Ярачарны юган чагыЛы кТа Аясу таска кера таң чыгы
Нур Әхмәди
...Әдибә йокысыннан матур тош күреп уянды Имеш, өйләренең урам як тәрәзә тобендә гол үсеп утыра Голнен янып торган кыл-кызыл ике чәчәге бар. оченчесс—бөредә, анысы менә-менә таҗларын ачып җибәреп, кон яктысына үрелергә тора. Күргән төшеннән елмаеп-ирказәнеп ятты ла тан беленә башлаган тәрәзәгә карап, уйларына чумды Белә ул борснен нәрсә икәнен. Ике кызыл чәчәкне дә белә
Күкрәген тутырып торган куанычтан йорәге дөп-дөп тибә башлады Җәһәт кенә торып казан астына ягып җибәрде, самавырга ут сатгач. тау астындагы чишмәгә суга төшеп китте Адымнары дәртле иде яшь хатын нык Эчтән ургылып чыккан канәгатьлек хисе, бәхет нуры бөтен йөзен яктыртып балкытып тора.
Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә?
Бәхетле була белгәннәргә бер матур төш тә житә
Көне дә көне! Иртәдән үк куанычлар, матурлык һәм серлелек вәгъдә тә. Кояшы да бүген гадәттәгедән ягымлырак булып тоелды Тау астыннан балкып килеп чыкты да. алс Йокыдан уянып бетә атмаган авылны нурга күмеп куйды Таң белән торган җир кызы Әдибәне кая барса шунда озагып
И лүс.) НӘБИУЛЛИНА яшь язучы-нразаик, хикая.юре вакытлы матбугатта ламмн Аясы. ч.< длмотта яши
йөрде: иртәнге чыктан күшеккән аркасына ягылып иркадәде, кулларын җылытты. Әдибә сыер саварга утыргач та, кичә генә Сарашлыда ком белән ышкып ялтыраткан чиләгенә кунып, нурларын биетте. Көтү куганда да кояш яшь хатынны каядыр чакырды, ымсындырды
Сентябрь башы димәссең, көн җылы, матур. Үләннәр, агачлар, бар тереклек "Быел җирдә ике язмы әллә?" дигән кебек һаман саргаймый, ямь-яшел күлмәкләрен саклап, җылы кояш нурларына хозурланып утыра.
Тел бистәсе саесканга кадәр иртән-иртүк Әдибәгә нидер сөйләргә теләгәндәй, артыннан калмый, ияреп йөри. Ишек алдына чыкса, ой түрендә үсеп утырган агачка кунып берөзлексез шыкылдый, Әдибә каралты-кура янына килсә, абзар капкасына куна да, муенын суза-суза нидер “сөйли" Кошкайның тәгаен генә ни әйтергә теләгәнен анламаса да, яшь хатын анын койрыгында куанычлы яналык, яхшы хәбәр алып килүен күңеле белән сизә. Сугыш беткәч, Солтаны кайтасы көнне дә шулай иртән-иртүк озынкойрык алып килгән хәбәрен өзгәләнеп-өзгәләнеп “сөйләгән” иде. Кичкә, җиде ел чит җирләрдә: башта солдат хезмәтендә, аннан сугышта йөргән, сонгы вакытларда хатлары да булмыйча, әнисен кара кайгыга, Әдибәне утка салган ире кайтып төшкән иде.
Саескан белми шыкылдамый ул.
Әдибәнен күңелен кытыклап торган рәхәтлекне чәй янында каенанасы белән сөйләшү дә бетерә алмады. Иртәнге эшләрне килене башкарса да, каенана кеше иртүк торган, намазын укыган, бик эшлекле кыяфәттә табын артына килеп утырган. Ул башта тәһарәтен ала, намазын укый, ишек алларын әйләнеп керә. Бу аның үзенчә бер иртәнге сәяхәте.
Мөгаллимә карчык килененен бик авырлык белән генә чәй табынын көйләгәнен карап торды. Аннан балаларының хәл-әхвәлләрен сорашып, бисмилласын әйтеп, чәйгә үрелде. Килен исә, самавыр өстендә биешкән кояш нурларына карый-карый, каенанасының озын сүзен тынлады, ләм- мим каршы сүз әйтмәде.
—И-и, быелгы чикләвекнең уңуы,—дип, көйли-көйли сөйли башлады Мөгаллимә карчык. —Кешеләр капчыклап ташый икән Югары оч Хоснелнен хатыны Галия Сукыр тыкрык буендагы Мәгъдәнур белән кичә аны чүмләп, бер капчык җыйганнар ди. Тегеләр күтәреп кайта алмагач, Хөснел ат белән барып алган имеш. Хәйран тамаша инде менә, мондый хәлнен монарчы булганы юк иде әле.
Чәй эчә-эчә Мөгаллимә карчык Түбән оч хатыннарының күпме чикләвек җыйганнарын. Атау. Каз урамы хатыннарының ничә тапкыр урманга барып, ничә кайтканнарын, инде никадәр чикләвек киптереп чормага элгәннәрен санап китте. Түбән очтагыларнын Сарсаз урманыннан ниндидер шәплек табуларын, андагы чикләвекләрнең башка урманнардагыга караганда эрелеге-күплеге, тәме белән дә аерылып торуын, шушы кадәр байлыкны кыш көне Бакалы базарына барып сатсан, күпмеләп акча ясарга мөмкин икәнен, сатмаган очракта, шәһәрдәгеләргә җибәрергә нинди затлы күчтәнәч булачагын, тагын әллә нәрсәләр турында тәмләп-тәмләп сөйләде. Ана кушылып самавыр жырлалы. Әдибә каенанасының: "Кызым, сина әйтәм, киленем, син тыңла”, —дигән кебек, башка киленнәрне мактап, анын шушындый матур көннәрдә дә өй тирәсендә генә чуалуына, урманга чикләвеккә бармавына төрттерүе дип кабул итте Бәлки каенанасынын сүзләрендә бернинди яшерен мәгънә, торттерү дә ятмагандыр Башка хатыннар турында анын болай тәфсилләп сөйләве, бары тик бу кояшлы матур иртәдә килене белән сөйләшәсе, авыл яңалыклары белән уртаклашасы килүдән булгандыр. Килен кеше бу кадәрессн аңларга тырышмады, ләкин
каенанасынын сүзләрен күнел түренә салып куйды Өйлә чикләвеккә барырдай башка кеше юк бит. Солтан иртәдән алып кичкә кадәр басуда Уллары әле кечкенә. Каенана үзе карт Шулай булгач, бер Әдибә кала. Үртәлде Үртәлүен сиздерми генә бүген урманга барып, бер капчык чикләвек алып кайтмаса да. анын быел шулай нык унган булуын күреп кайтырга кирәк иде
Мөгаллимә карчык белән Әдибә карап торышка әнисе белән газиз кызы кебек яшәсәләр дә. мулла кызларында ла була торган кытыршылык алар мөнәсәбәтендә лә юк түгел иде. Ни генә әйтсән дә. чит кан бит. Әдибә чит кеше баласы. Кояш булып кояшта да тап бар диләр. Каенана белән килен арасында нигә әле берәр сер ятмаска тиеш?! Вакыты белән үз-үзеннән яшерердәй серләр дә була хәтта. Аннан килеп, үз әниен белән каенана арыш бөртеге кадәр генә аерылыр дигән әйтем дә бар Бу халык сүзе, ә халык әйтсә хак әйтә инде ул. Димәк, аерма бар Менә шул бөртек кадәр генә аерма булгангамы. Әдибә каенанасына үз әнисенә ачылып беткән кебек ачылып, бөтен серләрен сыйдырып, анын белән бар шатлыгын да уртаклаша алмый инде. Әллә нәрсә, үзе дә анлата алмастай бер үжәтлек тотып торамы шунда. Ә бит анын каенанасы изге җаннардан Беренчедән, ул игезәк малай анасы, игезәк тапкан хатыннын теләгән теләге кабул була, ошкерүс-токсрүе килешә, күрәзәчелек кебек сыйфаты да була, диләр. Бу чыннан да шулай иде. Сирәк очрый торган зирәк акыллы анын каенанасы. Мәгънә, итагатьне ана Ходай берничә кешегә җитәрлек итеп, мул биргән. Бервакытта да уйламыйча сөйләмәс, кеше күнеленә каты бәрелердәй сүз әйтмәс. Аны авылда балаларын якты дөньяга китерергә булышкан, җаннан җан яратылганда шаһит булып торган кендек әбисе буларак та яраталар. Олысы-кечесе бер-бер эшкә тотынганчы кинәшкә ин элек ана килә. Юлга чыгып китә башласа да. ерак юлдан кайтса да Мөгаллимә карчык янына кагылмый узмыйлар. Күпне күргән, дөньямын ачысын-төчесен шактый татыган карчык. Бала-чага авырып китсә дә Кендек әбисснен им-томы килешә. Кыскасы, авылмын Ак әбисе ул
Әдибә Мөгаллимә карчыкмын бишенче килене—төпчек улынын хатыны Ир анасына, олы кешегә, кендек әбисенә нинди кадер-хөрмәт күрсәтелергә тиеш булса, барысын ла күрсәтә. Каенанасының авызына гына каран тора, бик үртәлгән чакта да тавышын күтәрми Иртән торуына комганга су салу, сөлге китереп бирү, чәйне ничә эчсә дә кайнарлап, ясап, алдына кую дисеңме, барысын да вакытында эшли. Өрмәгән җиргә дә утыртмас иде әле. Үзе бслә-белгәннән бирле “Шушы Мөгаллимә карчыкмын килене булмасам. исемем Әдибә булмасын", дип күнеленә беркетеп куйган иде бит Уйлаган уе. теләгән теләге Ходаймын һәм фәрештәләрнең “амин" дигән чагына туры килде. Менә ул Мөгаллимә карчыкнын килене. Ходайның менә шушы рәхмәтенә шат Мөгаллимә карчык өештә аткан һәр тан Әдибә өчен бәхет. Анын яраткан ирен дөньяга китергән кеше ләбаса ул.
Әдибәнен әтисе указлы булмаса да авылда мулла иле Иман белән туган, дога тыңлап үскән бала. Яман белән яхшыны аера, рәхмәтле дә бу ла белә Гаиләдә алар оч бала үстеләр. Ике кыз да бер малай Олы абыйлары сугышның беренче көнендә үк китте дә яшь хатынын, кечкенә генә ике кызын ятим калдырып, суга төшкән кебек хәбәрсез югалды Сеңлссе авылда кияүдә
Үзенең авырып торганын Әдибә иртән үк сизенде. Бу хакта беркемгә берни белдермәле, ни иренә, ни көтү куганда үз әнисенә теш агартмады Каенанасының: “Килен, атлә авырып торасынмы?"—дигән соравына ла.
теге эчтә утырган арыш бөртеге кадәрле “шайтан”: “Юк”,—дип кенә жавап бирдерде. Эчтә утырган шайтанның гел кирегә котыртып торганын белә ул, тик шул мөртәтне җинә генә алмый.
Солтан исә иртәнге чәен эчте дә, ут күргән кебек басуга чыгып чапты. Урак бетмәгән. Рәис бүген-иртәгә бәбәйләргә торган хатынының агарган йөзен дә, аның шелтәле карашын да күрмәде, күтәрелеп тә карамады. Аның үз хәле хәл иде. Басуда никадәр җыелмаган иген ята. Хуҗалык җитәкчесенең җаны шул икмәк амбарларга кайтып беткәч кенә тынычланыр тынычланса.
Рәис үзенә дә хуҗа кеше түгел. Ул хуҗалык белән, анын мәшәкатьләре белән янып яши Вакытында янгыр яумаса—аның җаны кибә, көннәр янгырга китсә, анын да күнеле елый башлый. Рәиснең көне аптыраганнан бригадирларын тиргәүдән башлана. Бригадирларның исә үз чиратында бетмәс-төкәнмәс колхоз эшеннән тәмам җелекләре кипкән халыкны кайда тиргәп, кайда юмалап, авылда калган карт-коры һәм бала-чаганы, сугыштан исән-имин кайта алган бер-ике ирне эшкә куудан башлана. Сугыштан сон шактый вакыт узса да әле һаман авылның мантый алганы юк. Яу кырыннан әйләнеп кайткан гарип-гораба белән әллә ни кырып булмый шул. Сугыш елларын ерып чыккан хатын-кыз, бала-чага тәмам өшәнде. Ул дәһшәтле елларда түзмәделәр түгел, барысына да түзделәр. Жигге, дип фикер йөртте хатыннар. Хәзер инде аларнын үз вазифаларына кайтыр вакыт килде Аларнын эше бала табу, аларны багу, калганын ир-ат башкарсын. Ирләре фронтта чагында авырлыкка, сабырлыкка күнеккән хатыннар шул ук вакытта шактый гына этләшергә дә өйрәнгәннәр иде. Алар инде элеккеге кебек аттан да өркеп, үлән арасында кыштырдаган тычканнан да куркып, чырыйлап кычкыра торганнардан түгел. Дүрт ел буена үзләре ат җигеп, үзләре туарды. Чатнама суык кышларда, янгырлы кара көзләрдә олау белән йөреп, шактый гына дөнья күреп, чарланып, усалландылар. Күз күрмәгән җирләргә олауга йөрергә туры килде шул аларга. Юл газаплары эзсез генә калмады, хатыннарның йөзләренә дә, йөрәкләренә дә буразналарын салды. Авыр эштән тәмам дорфаланып, ирдәүкәләнеп беттеләр алар. Соңгы елларда үзләре баш, үзләре түш булып өйрәнгән хатыннарны тыңлатып кара син! Монын никадәр авыр икәнен Солтан үзе генә белә. Җиде ел сугышта йөрү берни булмаган икән, дип уйлап та куйгалый кайчакларда. Шулай да Солтан хатыннар белән уртак тел табуның серен белә ахры. Хатыннар аны күрү белән майлаган кебек булалар. Тавышлары да ефәк кебек шома-йомшак чыга, үзләре дә ничектер балкып, калкынып китәләр. Рәис шулай кайсын үгетләп, кайсын тиргәп, кайсын майлап, ничек итсә итеп, җаен табып, эшен җайлап алып бара.
Җайламый кара, анын үзен районда жайлап-майлап тормыйлар шул.
Әдибә акрын гына чәй табынын җыйды, әле һаман таралып йоклап яткан улларын сөеп, чебен-мазар тимәсенгә өсләрен рәтләп япты. Ишек алдына чыгып кош-корт туйдырды. Юк инде, бүгенгедәй матур көнне кош- корт арасында гына йөреп уздырып булмас, чыннан да басу, урман хозурына чыгарга кирәк, дип фикер йөртте. Мондый көннәрне тагын берникадәр вакыттан соң эзләп тә табып булмас.
Өй эшләрен бер кат карап чыккач, урманга барырга җыенды. Ә эче бил турысыннан гына әрнеп-сыкрап тора. Билен уып та. сыпырып та карады, бетмәсме әле дип бераз ятып та торды. Авырту басылмады. Алдагы көннәрдә дә шулай иртәнге якта авырткалап тора иде дә, басыла торган иде, бүген дә басылыр, дип, капчыгын алып, урманга чыгып китте ул. Иптәш-мазар эзләп тормады, урманга барасы кеше бу вакытка кадәр калмый инде, кәгүен куа да, тиз-тиз чәен эчеп, бакча артлап кына китә. Ул да шулай и гге. Бәрәнге
бакчасына чыкты да. күршеләр белән ике арага салынган межалан үз жаена атлады.
Ямьле жәинсн гомере кыска Ин элек һәр ихата артында жәйнен беткәнен белдерүче беренче билгеләр—печән кибәннәре калкып чыга. Кибәннәр бар инде. Әдибәләрнең бакча артында да мал-мазар тарткаламаслык итеп, бик похтәләп өеп куелган печән кибәннәре тора. Печән чабылгач көз үзенен төсләрен басу-кырларга сала башлый Игене урылган, суктырып жыеп алынган басуларны сөрә башлыйлар Сөрелгән кап-кара жир инде көз килгәнен, озакламый жиргә кыш хуҗа буласын искәртә. Бәрәнгс сабаклары кибә башлаган, кон саен тавык-чебигә үлән йолкып керә торгач, бәрәнгс арасында чүп тә күренми Солтанга бәрәнгс сабагын чабарга жинел булыр, дип уйлап куйды Әдибә. Шулай уйланып, планнар корып бара торгач, урманга барып җиткәнен сизми дә калды.
Урманнарга ксрсам. улэн сирак.
Сахраларо чыксам, жир җиләк
Эчемдә гсно минем утлар яна.
Ник җилкенә икән бу йврок?
Тагын нинди шатлыгын бар дисәләр. Әдибә, жыр. дип җавап бирер иде Җырларга ярата ул. Улларын йоклатканда да жырлый. ашарга пешергәндә лә жыр суза. Әллә шул жырлый - җырлы й эшләгәнгә, күнел җылысы белән моң кушылганга, умачлы ашы да тәмле була анын Чишмәгә суга төшсә дә. елгада кер чайкаганда да җырлый Әдибә. Ә ул җырлап җибәрсә яр буендагы талларда кошлар тынып кала. Авылнын моңлы Сандугачы шул ул. Үзе турында шулай дин әйткәннәрен дә белә. Монын белән үтә нык горурлана, ләкин сиздерми. Солтаны да: “Шул җырларын белән сихерләдең бугай мине' .—ди. Анын сүзләрендә дә хаклык бар Сихерләгәндерме-юкмы. авылнын ин чибәр егетен үзенә каратты, өйләндерде ул
Км йол гөлкс бармы, ай. жнрецао. Матур ярлар бармы сон илендо? Матур ярлар бармы үт илендо. Сөюлорсң бармы сон күнслснло'.’
Җырчы Сандугач дип аны авылга теге Казан кешеләре килеп киткәннән сон атадылар бугай Әдибәнең әле кияүгә дә чыкмаган, япь-яшь кыз чагы Каһәр төшкән сугыш турында әле кеше уйлап та карамын Күмәк хуҗалыклар төзеп, адәм балалары якты китәчәк көтеп, бар булганына куанып, бәрәңге ашап га җырлап-биеп йөргән чаклар. Тормыш га үз жас белән матур гына ага иде Аларнын авылына бер хатын белән ике ир-ат килде. Шулар ой борынча кереп, авыл халкын биетеп, җырлатып, такмак әйттереп, бәет укытып, фольклор дигән әйбер жыеп йөрделәр Кулларындагы дәфтәрләре шактый калынайган иде инде. Казан кунаклары авылнын җырчы Сандугачы яшәгән йортка да керделәр Аны кат-кат җырлаттылар. Башларын чайкашалар, телләрен шартлаттылар, әле татарча, әле русча үзара кызын кызып сөйләштеләр, сөйләшкәндә әллә нинди Әдибәгә анлаешсыз сүзләр кыстырдылар Аннан "Кызым, син бит Казан сәхнәләрендә чыгыш ясый торган сәләткә ия. без сине үзебез белән шәһәргә алып китәбез, укырсын. авылда калсан әрәм буласын, шушындый монга ия Җырчы Сандугачлар кон саен туып тормый, атар фәлән елга бер генә туа",—диделәр Кая ул Монлы бата бәхетсез була ул дип. Әдибәнсн авыз
күгәреп җырлап йөрүен дә өнәмәгән, аны гел тыеп, тиргәп кенә торган әти-әнисе шәһәр кунакларының тәкъдименә теше-тырнагы белән, аяк терәп каршы килде.
— Бездә әллә кая читкә җибәрә торган бала юк,—диделәр алар бертавыштан.—Артист булмаса да ярар. Нинди уку инде ул тагын?! Жырлый беләме—белә. Җиткән шул. Әнә авылда яшәр, колхозда эшләр. Нәселдә булмаганны, авыз күтәреп җырлап йөрү яхшы эшме инде? Нинди һөнәр инде ул җырлап йөрү? Кеше ни әйтер.
Казан кешеләре бу кадәр каршы торуга әзер түгелләр иде. Аптырадылар. Әти-әниләре белән аерым да сөйләшеп карадылар. Булмады. Әле киткәндә дә:
—Кызыгызны укытырга кирәк. Ул укып чыккач, танылган җырчы булгач, үзегез дә безгә рәхмәт әйтеп бетерә алмассыз әле. Әдибә, тавышын искиткеч матур, сина шәһәргә барырга, укырга кирәк, син танылган артист булачаксың,—диделәр.—Әти-әниен хәзер генә шулай каршы төшә, соңыннан синен белән горурланырлар, үзләренең дә тормышлары яхшырыр иде, әти-әниен өсләренә ишелеп төшкән бәхетне аңлап бетерми,—дип, кат-кат аны Казанга китәргә кыстадылар. Бәлки ниятләрсең, әти-әниенне күндерерсең, дип киткәндә адресларын да калдырдылар.
Озак саклады ул язуны Әдибә. Йорт матчасының ярыгына кыстырган кәгазь саргаеп бетте. Кая инде ул шәһәргә чыгып китү! Үзен Казан кешесе итеп тә, артист итеп тә күз алдына китереп карады. Авылдан чыгып китеп, зимагурлыкта йөреп кайтканнарны да берәм-берәм күз алдыннан үткәрде. Ул аларнын авылныкыннан аерылып торган киемнәренә, өс-башларына кызыга иде. Ул да шулай баштанаяк киенеп, бөтен кешенен күзен кыздырып кайтып төшәр иде каладан. Юк инде, китә алмады ул туган авылыннан. Әти-әнидән. туганнарыннан, Солтаннан башка ничек яшәсен ул чит җирләрдә. Җырсыз яши алмаган кебек, Солтансыз да яши алмый бит ул. Жырлый башласа әле иртән генә эшкә озаткан ирен сагына, ирен уйласа— моңланып җырлый башлый. Шулай тилмереп, сагынып, ул аны башта армиядән көтте, солдат хезмәте генә беткән иде, бүген-иртәгә кайта дип көткәндә, сугыш башланды. Аннан исәнлеген тели-тели сугыштан көтеп алды. Җиде елнын ни икәнен көткән кеше үзе генә белә. Солтан сугышта чакта ул гел бер җыр кабатлап йөрде.
Каен ауган, каен ауган.
Каен ауган аркылы.
Дөньясына утлар капты.
Мина тиде ялкыны...
Сугыш елларында кайгы-сагыш утында янучылар ул гына түгел иде. Кеше итәгенә төшкән ут яндырмый бит. Ана үз йөрәгендәге ялкын
кайнарырак тоелды.
Сагынды ул ирен.
Сагыну саргайта ул...
Сагынуның ни икәнен сагынганнар гына белә...
Бигрәк тә аз яшәделәр алар. Солтан армиягә китәр алдыннан гына өйләнешкәннәр иде. Менә шушы аерылу җиде елга сузылды. Карында гына калган улы әтисе кайтуына җиде яшьлек егет булды. Яшь хатын суга тошсә суга, кичкә керсә айга карап. Солтанының исән-имин кайтуын теләде. Теләгән теләкләре кабул булды, шөкер, ире исән-имин кайтты.
Нигә сагышнын төсен сары диләр?
Анын төсен кем күргән?
Сандугач та сары.
Әллә аларнын берсе моннан, икенчесе сагыштан булганга, икесе дә сары төстәме?
Көзге урман Монда нинди генә төсләр юк. Әнә. “...ничек безнен күлмәк?” дигән кебек, көяхләнеп. ап-ак күлмәкләре белән бөдрә каеннар балкып тора. Аллы-гөлле төсләргә манылган күлмәкле көяз усаклар утыра. Урман тынган, нәфис гөлләр сулган, яфрак коелмаган бер мәлләр бу Жән китәргә өлгермәгән, көз килеп житәлмәгән вакытлар. Һавасын гына әйт син анын — шагыйрь әйтмешли, кара икмәккә ягып ашарга була. Каймак кебек йомшак, шундый тын. йомшак һаваны кисеп алып булыр кебек. Әллә кайдан, ерактан ук: “Менә бит без. нишләп күрмисез сон?" дигән кебек, кып-кызыл миләшләр елмаеп үзләре янына чакырып тора.
Сезне күрмәү мөмкинме сон. миләшләр!
Һәрбсрегсз кечкенә генә кояш бит сез.
Кояшны күрми мөмкин түгел.
Миләш карап торуга нинди матур, ә үзе нинди әче Матурлыгына алданып капсам, әчелектән бөтен авызын бөрешә Менә шушы әче миләштә никадәрле дәва бар. Тормышны әчеле мунчага тинлиләр Әдибә аны миләш белән чагыштырыр иде Тормышнын үзе кебек үк матурлыгы да. әчесе дә. дәвалы рәхәте дә бар миләшнсн Кара инде син анын талгәшләрен — матур чәчәк бәйләмнәрен бер читтә торсын' Көзгә керсән авылнын купшы кызлары миләштән тоймә ясап, яшьтәшләре арасында тагын ла матуррак булып, мутланышып-шукланышып йөриләр
Миләш тоймә. Үскәндә кайсы гына кыз миләшләрне җепкә тезми дә. кайсы гына аны муенына тагып көязләнеп йөрми икән
Миләштән ясалган как нинди әче дә. татлы да. Миләш кагы авызына тәм кертә, күнслсннс ача. мен дә бер авыруга дәва бит Мунчада ис тисә дә берничә миләш кабып куйсак, баш авыртуын юып алгандай була Анын тагын әллә никадәрле файдасы, шифасы бар әле.
Миләшне ярата Әдибә. Әнә шул әчеле булганы өчен ярата да инде Тәмне таба белергә кирәк бит Яшәү яме дә анын тәмен таба белүдә. Әдибә миләш белән үзенең тормышында уртаклык тоя. Анын тормышы нәкъ менә миләш кебек әче дә. татлы да, карап торуга матур да.
Быел чикләвек кенә түгел, миләш тә уңган икән Урман кырые кызыл миләш белән чуарланган. И. гомерләр, шушындый матурлыкка сокланырга да вакыг юк бит Ярый әле бала табар вакыты жәй ахырына, анын да ин мул. ин матур чорына туры килгән.
Авыл хатыннарының күбесе баланы кырда, урак урган җирләрендә дә тапты инде. Ул вакытта сугыш иде Беркем дә зарланмады Ял итәргә аларга бер кон дә бирелмәде Хәзер сугыш беткәч хал бераз гына җиңеләйде Әдибә бит әле рәис хатыны да. Анын борынына җиткән корсагын күрә торып бригадир эшкә әйтергә керми Мин рәис хатыны дип тормады. Әдибә эшкә йөрде. Туктаганына да әле бер-ике генә көн. анысы да бала туу вакытының уйлаганнан соңгарак калуыннан гына Монысы да малайдыр инде. Тик абыйлары кебек тынгысыз түгел, берөзлексез тибенеп ятмый Көнгә бер-ике тапкыр салмак кына әйләнеп ята да тына Сабыр бала булыр ахры
Вакыты әле атна-ун көннән соң элек дип торса да. бүгеннән калмас кебек Юкка гынамы шулай үзсүзлеләнеп чикләвеккә дип чыгып китте соң ул Юк инде, мондый урманны, мондый матурлыкны күрми калу ярамас Урманның һавасын сулап, матурлыкка хозурланып кайту үзе ни тора Бәләкәч тугач бодай йөреп булмас Аннан сон чикләвекнең вакыты ла узып китеп бара. Һәр нәрсәнең үз вакыты Вакыт көтми Ул ашыга Вакыт белән бергә чапсан гына Өлгерсән—өлгерәсең, өлгермәсән - юк'
Урманда ара-тирә бала-чага кычкырган, бер-берсен барлаган тавышлар
ишетелә. Кыш көне кар астында карга эзе дә табып булмый. Менә хәзер җыярга кирәк табигать нигъмәтләрен. Үләне дә, җимеше дә, хәтта яфраклар да кыш көне дәва.
Чикләвек чыннан да күп икән быел. Әдибәнен кызы туса хәл белергә кергән бала-чагага, менә кызыбыз чикләвек җыеп кайткан, дип бирергә күчтәнәч була инде. Тагын өченчегә малай булса? Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән быел авылда малай туа да, малай туа. Кичә түбән оч Хөршидә белән Зифа да малай тапканнар. Атаудагы Гөлҗәннәтнең дә малае бар диделәр. Сукыр урамдагы Тәкмилә дә бер-ике көн элек кенә малай тапты. Әдибә малай тапса улына дуслар, кыз тапса—кияүләр күп булачак. Бәби алып кайтучылар күп. Каенанасы авылда бердәнбер кендек әбисе, көн димиләр, төн димиләр, киләләр дә җитәләр. Мөгаллимә карчык һич авырыксынмый, тиз-тиз җыена да чыгып китә. Капкада тавыш булса киенә үк башлый, белә үзен алырга килгәннәрен. Кичә дә соң гына кайтты. Кайткач яңа туган малайлар турында бик тәмләп сөйли. Таза, шәп малайлар тапкан икән түбән оч хатыннары. Кендек әбиләре аларга дөньяга килергә булыша да, аннан әлеге балаларның тәпи басканнарын, йөреп киткәннәрен, үскәннәрен күзәтеп, шулар белән горурланып, шатланып йөри. Аларны үз балаларыдай якын күрә.
Чикләвекне эзлисе дә юк. Сап-сары булып, тәмам өлгергән, кишәнкесеннән коелам дип торган чикләвекләр капчыкка үзләре тулам дип тора. Монда шул Галияләр кебек җиккән ат белән генә киләсе калган икән. Табигать байлыгына сокланып, урманның саф һавасына исерердәй булып, әле җыр сузып, әле татлы уй-хыялларга чумып, Әдибә мавыгыбрак та китте бугай. Көн күптән инде икенче яртысына авышып, агачлардан җиргә озын-озын күләгәләр яткан.
Капчык күзгә күренеп арта, сизелеп авырая. Әдибә утырып, бер-ике тапкыр чикләвекләрен чүмләштереп тә карады. Капчыкта урын артса да, авырлык кимемәде. Гәрәбә кебек сап-сары, тәмам төше тулган чикләвекләр авыр иде. Житмәсә эче авырта, бил турыннан гына аркасы сызлый. Авыртуны ул башта ук капчык күтәрүдән күрде. Юк. Бу авырту авыр күтәргәннән генә түгел иде. Авырту ешая башлады. Болай авыртса, өйгә дә кайтып җитешеп булмас. “Әнкәй генә өйдә булса ярар иде,—дип бүген беренче тапкыр каенанасын исенә төшерде.—Ярабби, әнкәй генә өйдә булсын иде”.
Әдибәнең капчыкны да ташлыйсы килми. Үзенчә йөгергәндәй итсә дә, өй белән урман арасын якынайта алмый. Бик каты авыртканда туктап торып та карый, бераз гына басылган кебек була да, ул тураеп басуга, түзә алмаслык булып тагын көчәя. Әнә, югыйсә авыл күренеп кенә тора. Кайтып җитәргә иде бит. Баланы басуда бер ялгызы табасы булса нишләрмен дигән куркыныч уйдан Әдибәнен йөрәге дөп-дөп типте. Кайтып кына җитеп булса икән Менә шушы тауны гына төшәсе, аннан сон тагын аз гына барасы. Үзенен әнисе ничә тапкыр: “Кызым, тулгак тотканда теләгән теләк кабул була, тулгак вакытында матур теләкләреңне онытма”,—дисә дә, анын башына бернинди теләк, бер уй да килмәде.
Әдибә берни уйлый алмас булды.
Авырту үзәкләрне өзде.
Жир дә, һава да алсу томан белән капланды.
Жан ашыга. Жиргә яна җан килә.
Тизрәк...
“Әбиләрен эзләтергә балалар өйдә булса ярар иде. Әнкәй генә өйдә булсын иде...”
Урылмаган иген кыры, чокыр-чакырлар аша турыдан гына атласа да авылга җиткәндә авырту тоташка әйләнде.
—Әнкәй генә өйдә булса ярар иде...
Әдибә бу сүзләрне дога кебек кабатлады. Ул логасынын кабул буласына шулкадәр ышанды ки, бер мәлгә хәле җиңеләйгәндәй булды.
Каенана. Иренен әнисе. Авыл халкы өчен Кендек әби. Ак әби. Әдибә өчен әнкәй
Мөгаллимә карчык заманында авылда ин чибәр кызларнын берсе булган Ул әле хәзер дә төз гәүдәсен, зифалыгын, матурлыгын югалтмаган. Ачык зәңгәр күзе дә төсен җуймаган Ике тапкыр кияүгә чыккан Ике ирен дә җирләгән Ике ирдән җиде бала тапкан, беренче иренен беренче хатыныннан калган балаларга да әни булган. Үзенекеләре алты малай, бер кыз. Инде төпчекләре игезәк булган Игезәкнен сынары ундүрт яшендә кызамыктан үлеп киткән Әнә шул баласын— Закирҗанын җирләү бик авыр тоела яшь хатынга. Ул вакытларда, үсеп буйга җиткән гөрнәдирдәй дүрт улын сугышта югалтырмын, үлгән гәүдәләрен, барып еларга каберләрен дә таба алмам дип башына ла кертми
Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри Ләкин кайгы кайгыга ошамый. Мөгаллимә беренче ирен күмгәндә моннан да авыррак кайгы булмас дип уйлаган иде.
Ирен күмеп, Мөгаллимәнең кара кайгыда йөргән көннәре иде Жәйге эссе бер кондә аларга әллә чегән, әллә җылы яктан кайткан кара хатын тукталды. Мөгаллимә бакчада чүп утап йөри иде. эшен ташлап өйгә керде Эсседән теле генә түгел, җаны көйгән хатынга, кар базыннан катык атып чыгып, әйрән ясап эчертте. Тәмам әлсерәгән, хате беткән хатын бераз тын алгач. Мөгаллимәгә карап
—Чибәр хатын син,—диде —Ләкин, чибәркәй, юкка яшь түгәсең, сина әле күз яшьләре күп кирәк булыр. Иреңне күмгәнсен, син ирсез озак тормыйсын, гагын кияүгә чыгасын Янадан да. илдә ирләргә кытлык булганда да, сине сорап килүче күп була, ләкин башкача өстендә никахын юк. Икенче иреннән тагын балаларын була. Ә хәзергә елама, бу ул кадәр кайнар яшь түгә торган кайгы түгел... Үзенне зуррак сынауларга сакла.
Хатын шулай авылдан-авылга йөреп өйрәнгәнме, татарчаны яхшы гына сукалый, аны Мөгаллимә бик яхшы аңлады. Тик ул вакытта анын нинди зур кайгы гурынла сөйләгәнен генә аңлап бетермәде. Дүрт улын сугыштан әйләнеп кайтмый дип әйтәсе килгән икән юлаучының Зур зәңгәр күхте, ак йөзле, сызылып киткән кыйгач кара кашлы, сирәк очрый торган чибәр, яшь хат ынны жәлләде мосафир, әлегә күрәчәген белми торсын дип уйлады ахры Белгәнен әйтеп бетермәде
Кайгыны кара була диләр.
Кайгылар төрле була.
Кайгы кайгыга ошамый
Аллаһ Тәгалә бәндәсенә күтәрә алмас йөк бирмәс ди Әллә үлчәү тәлинкәсендә хилафлыклар китә микән?
Озак та көттермәде, геге чегән хатынынын әйткән сүзләре рас килде Күрде Мөгаллимә авырлыкны ла. кайгыны да. Ирләрен дә күмде Улларын да югалтты. Тик үзе югалмады Югалырга анын ике оядан калган, ана карап торган балалары бар идс Менә хәзер оныклар дип яши
Яшәр өчен һәрвакыт сәбәп габып була.
Бәхет өчен урын табарга була..
Бәхетле яшәр очен көч табарга кирәк
Уналты яшьлек каенана белән бер түбә астында да яшәде ул Менә шуларнын барысын кеше язмышын сөйләгән кебек, матурлап сөйли дә
белә. Кышкы озын төннәрдә Әдибә дә Мөгаллимә карчыктан каенанасы турында сөйләтергә ярата. Тегесе исә ул вакытларда күкрәге дә чыкмаган каенанасы Нурлыбаянның (авылда аны Нурлы дип тә, Ьаяна дип тә йөрттеләр, сабый гына иде бит әле) суга төшеп киткән җирдән тау шууын, күршегә керсә күз бәйләп уйнаганнарын, күзләренә яшь килгәнче колә- көлә сөйли.
Чегән хатыны әйткәнчә, озак та тормый Мөгаллимә икенче иргә чыга. Дөресрәге, каенатасы килене—баладан үлеп киткән кызы Һаҗәрнең кияве Хәлиулланы өйләндерә. Матур итеп никах укыта, ике ояны кушып, балаларны ятимлек ачысыннан коткара. Кызганычка каршы, Хәлиулланың да гомере озын булмый. Бу озын буйлы, чегән кебек кара тутлы, зур кара, сөрмәле күзле, чибәр ир, тирләп печән чабып, арып- талып, җиргә ятып йоклап, салкын тидереп, тиз арада гүр иясе була. Бу вакытта инде беренче никахтан туган балалар үскән, бары игезәк төпчекләре Солтан белән Закирҗанга гына дүрт яшь була. Шуннан бәхетен кабат сынамаска була Мөгаллимә. Күрше авыллардан яучылар да килеп карый югыйсә. Үз ятимнәрен үзе үстерергә була. Аннан олы улларыннан да кыенсына.
Мөгаллимә карчыкның балалары барысы да эре сөякле, олпат гәүдәле, бик мәһабәт ирләр иде. Кая гына барма, алар кеше төркеме эчендә бер башка озын булырлар, әллә кайдан күренеп торырлар иде. Эшкә тотынсалар да ут уйнаттылар. Без ике оя балатары дип тормадылар, бер-берсен бик якын күрделәр, ярдәмчел булдылар. Бер-бер артлы барысы да йорт җиткезеп башка чыктылар. Биш малайга урман кисү, бура бурау, йорт күтәрү берни тормый иде. Алар эштән түгел, эш алардан куркып торды. Менә шул яна йортларына балалар алып кайтып, матур гына яшәрбез дип өметләнгәндә сугыш башланды.
Мөгаллимә эчендәге ут тышка чыкса, бөтен җирне чормап алырга җитәр иде. Ләкин анын кайгысы үз эчендә генә дөрләде.
Әдибә бакча артыннан гына ихатага керде, өйгә узды. Өйдә бер кеше дә юк. Каенанасы әле килендәшләреннән кайтып җитмәгән, уллары уянгач, әниләре өстәл өстендә калдырган сөтне генә эчкәннәр дә, үзләренең малайлар эшенә чыгып киткәннәр. Су буенда балаклары белән бат ык тота торганнардыр. Көннәр җылы торгач аларны Сарашлыдан алып кайтып та булмый. Иңде үхтәре каралып, тәпиләре чебиләп беткән, яна көн туды исә су буена йөгерәләр. Бу вакытка кадәр карыннары да ачмаган микәнни? Эшләре катыдыр инде... Бу уйлар Әдибәнең миен яндырып кына узды. Анын башка берни уйларльиы да, кемдер өчен кайгырырлык хәле дә юк иде. Кирәге чыгар дип. үз әнисе биргән күлмәкнең гәүдә ягын кул астынарак куйды. Ул аны кичә генә әнисеннән алып чыкты. Юды, бәләкләп, киштәгә алып куйды. Әнисенә ул күлмәкнен гәүдә өлешен түгел, итәген сорарга кергән иде дә, әнисе бирмәде:
— Маһигөл белән алмашлап бала ташыйсыз, сезгә күлмәк итәге җиткерерлекме,—диде ул, тавышыңа үртәү һәм горурлану хисе чыгарырга тырышып —Итәгеннән мин атьяпкыч тегәм, менә сина гәүдә ягы, анысы да ярап торыр әле,—диде әни кеше кырыс кыланып. Әни кеше кызынын авыр сулавына да. инде бата табар вакыты җиткәнен дә, корсакның бик аска төшкәнен дә абайлады. Чыгып киткәндә дә артыннан:
— Гел чабулап, ихатадан ерак чыгып йөрмәскә тырыш. Үзеңне дә, батанны да сакла,—диде.
Күлмәкнен гәүдә өлеше дә ярап тора инде, нигә ярамасын ди. Метр- метр тауар каян аласын. Авыл кибетендә түгел, дөньясында да тауары юк
бит анын Читтән, зимагурлыктан кайтканнар гына бүләккә авылдагы якыннарына күлмәклек тауар алып кайта. Әлибәнен андый туганнары юк. Уллары әле кечкенә. Алар үсеп житәр, шәһәргә китәрләр, әниләренә кайткан саен күлмәклек алып кайтырлар. Ул вакытларда инде ил-көн дә ныгыр Сугыш бетте бит инде. Гел болай өзеклек, гел юклык булып тормас, иншалла.
Әлибәнен шундый уйлардан кунелс күтәрелеп китте. Ә хәзергә әнисе биргән жинле күлмәкнсн әнә шул гәүдә өлеше дә ярап торыр Тигез канатлы бала шәрә булмас әле. Булмас
Әнисен ничек гаепләсен инде, анын да булса-калса, ике-өч күлмәге бар. ул күлмәкләргә күз атып торучылар җитәрлек. Маһигөл лә өченчегә авырлы, вакытын бүген-иртәгә дип тора. Әнисе янында ике бала белән килен бар биг әле Яшь кенә килеш ирсез калган киленен Сәрбижамал түти бик жәлли. Бер тамчы су кебек улына охшаган оныкларына янгыр түгел. җил дә тидерми Күлмәк итәкләреннән кыхтарга бөтерелеп торган кечкенә күлмәкләр тегеп бирә. Шул күлмәкләрне кигән кызларны күргәч, үзенен кызлары булмаган Әдибә, аларны Бакалылагы кибеттә күргән курчакларга охшата Бигрәкләр дә матурлар инде Бөдрә чәчләрен селки- селки, абыйлары кебек салмак хәрәкәтләр белән уйнап йөриләр кызлар
Нәкъ Фәрхетдин абыйсы төслеләр
Сугыш беткәнгә дә ничә ел. ә абыйсыннан бернинди хәбәр юк. Үлгәннәр арасында да. тереләр арасында да исеме табылмый. Шулай булгач, килен белән ана кайтып керер дип көтәләр Фәрхетдинне Ә ул юк та юк.
...Әдибә унайлы булсын га идәнгә ятгы Йә Хода, жинеллекләренне бир Жаннан жан яратылу лиләр аны. Бала тапканда хатын-кызнын җитмеш җиде тамыры өзелә икән, кырык көн буена кабере ачык торыр, ди. Жинсл яп булса алай әйтмәсләр иде. Моны үзе татыган кеше генә әйтергә мөмкин Менә шул газаплар эчендә ул япа-ялгыз.
Ул үзенен тешләк булып, каенанасыннан тел яшерүенең газабын татыды
Жан газабы авыр иле.
Әнисснсн җитмеш тамырын өзеп, җиргә яна жан килә.
Кычкырып кеше көлдерер хәл юк инде. Беренче баласы түгел. Яшь хатын тешләрен кысты, кычкырмас өченгә иреннәрен тешләде Тешләнгән иреннән саркып чыккан кан башта иренгә, аннан иягенә агып төште Канның тозлы тәмен татып, ул йөзен чытып куйды, эченнән генә жинеллек сорап Ходайга ялварды Әнисснсн тагын: "Бата тапканда теләгән теләк кабул була ул”.—дигән сүзләрен исенә төшерде. Ни сорарга да белмәде Бу минутта ана баладан исән-имин котылырга, әнә шул баланын үзен дә исән- имин табып, кулына алу гына кирәк Болай да бик бәхетле бит инде ул Бәхетле
Бәхетле.
Авырып торганын, бүгеннән лә катмасын, иә әнисенә, иә каенанасына әйтмәгәненә үкенә башлады. Чикләвектән кайткач су җылытып, чүпрәк барлап та йөрде бит әле. Баланын туар чагы тәмам җиткән иде
Уңайлап ятуны гына көткән икән — бераздан бала, әнисснсн жан газапларына чик куеп, дөньяга аваз салды
Бала...
Балам.
Нинди якын син. Синен тавышын нинди матур. Мондый матур гавышны әле минем ишеткәнем юк. бүтән ишетәсем дә юк.
с нн ин матур бала.
Әдибә манглена бәреп чыккан жан тирләрен сөртте Мангае гына түгел, өстендәге күлмәге дә манма су иде Тәненә ябышкан күлмәген рәтләгәндәй итеп, ачык тәрәзәдән тышка карады Өй түрендәге шомырт агачын күрде.
агач ботаклары арасына кереп чәбәләнгән кояш нурларына елмайды. Шуннан сон гына баланың кендеген кисте.
Малай...
Өченче малай...
Дөньядагы ин матур малай...
Бала таза иде, анын кул-аяклары буынланып тора. Ул аны кулына алды. Бала бик шома иде, кулдан шуып төшеп китте. Яткан жирдән генә кармаланып, баланы тагын кулына алды, тагын төшеп китте. Яткан жирдән булганга баланы кая төшергәнен дә күрә алмады. Өченче тапкырга акыллырак булды, баланы алдан әзерләп куйган чүпрәк белән тотты. Екканга үпкәләпме, бала туктаусыз елый. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде.
Әдибә торды. Нәниен күкрәгенә кысып, үзенекеләргә, җирдәге барлык балаларга бәхет тели башлады. “Бәхетле балалар булсыннар иде, сугышлар күрмәсеннәр иде. Йә Ходаем, балаларны күтләргә язмасын...”
Баланы коендырырга гына йөргәндә кайнанасы кайтып керде. Килеп керү белән, нәкъ ана хас булганча, куллары белән ике ботына шап итеп сугып, кычкырып җибәрде:
—Киленкәем, авырып торасынмы әллә, дип, иртән сорадым. Сорамасам ярар иде. Әллә мин синен авырып торганыңны, вакытың житкәнен белмимме? Ә син нәрсә дидең? “Юк, әнкәй, авырмыйм", дидең. Син диден. Мин ышандым. Ышандым шул... Синең сүзгә ышанмаска, үз күзләремә ышанырга кирәк булган да бит, ярар инде, буласы булган, буявы уңган,— дип, туктаусыз такмаклады.
Шулай сөйләнә-сөйләнә Мөгаллимә карчык килене янына килде, анын башыннан сыйпады.
—И, и киленкәем, тешләк тә инде син. Бу кадәр дә тешләк булырсың икән. Уйлаган идем аны бала табып ята торгандыр дип. Уйлаганым рас килде. Мин бит сине югалттым Иртән мин Фатихаларга киткәндә өйдә калган илен. Кайтсам, син юк. Кая китте икән бу дип баш ватам, ә ул бер кешегә бер сүз әйтми-нитми чикләвеккә киткән. Урман белән авыл арасы синен кебек корсагы борынына житкән кеше өчен бик якын түгел лә. Ни йөрәген белән урманга япа-ялгызын чыгып киттең? Барып җитәрлек тә, кайтып җитәрлек тә түгел бит.
Ул идәндә яткан капчыкка бер-ике тибеп тә алды. Авырлыгын белергә теләгәндәй чамалап күтәреп карады. Башын чайкап, тагын тезеп китте.
—Моны ничектәр күтәреп кайттын сон син? Әле ярый баланы юлда тапмагансың. Чикләвеккә барган бит, вәт син аны.. Тиз генә кайта алмадым шул Әмиржаннын хатыны Асия да дүртенчегә малай тапты. Олы уллары Фатихалардан барып алды. Малае алагаем зур, Асия өзлекмәсә генә ярар инде.
Каенана сөйләнә-сөйләнә баланы алды, әзерләп куелган су белән аны юындыра башлады.
—Нишләп сон бу бала гел елап тора? Әллә кара елак буласымы?
Әдибә каенанасының кинәт кычкырып җибәрүеннән сискәнеп китте.
—Килен, баланы үтерә язгансын бит. Кара әле башында нинди зур тишеге бар. Арт чүмечендә биш тиен акча зурлыгында башы чокыраеп кергән, әллә тишелгән дә инде. Ходаем?!
Яшь хатын шунда гына үзенен баз капкачы өстендә ятканын, ике тапкырында да баланы баз капкачын ача торган тоткага төшереп җибәргәнен анлады. Менә нәрсәгә бала туктаусыз елый икән. Куркудан тәне чемердәп китте. Ярый әле ул-бу булмады, Ходаем
Өстен алыштырып, ул урын-җиргә барып ятты. Каенанасы килеп җәһэт кенә ястыгын күпертте, өстенә япты. Әдибәнен күнеле каенанасына карата рәхмәт хисе белән тулды. Ишелеп төшкән бәхет тә җанына гына сыярлык
түгел иде. Ул елап җибәрде. Үзе бертуктаусыз: "Шөкер, шөкер...”,—дип кабатлады.
Бәхеткә түзеп кара...
Кайнар күз яшьләре белән күлмәк якалары, түше чыланып бетте.
Ин элек коймак салынган савытын күтәреп Сәрбижамал карчык килеп керде. Аларнын йортлары ике өй аша гына. Солтан сугышта чакта. Әдибә тау башындагы ялгыз йортын ташлап, авыл уртасындагы туган нигезенә якынрак йортка күченде. Аны сипләтте, ныгытты. Солтан кайткач йортны тагын янартып, алты почмаклы иттеләр.
Менә оя да тула башлады. Әле кичә генә сезнен атна саен тапкан балаларыгызга күлмәк җиткереп булмый, дип тузынган әни кеше кызынын исән-имин баладан котылуына шатланды. Оныгына карап куанды
Әдибә белән бала арасында йөргән каенанасы кинәт исенә төшереп, капыл гына әйтеп куйды:
—Зәкия кайткан бит...
Кинәт әйтелгән бу сүзләр Әдибәне тетрәндерде.
Кошлар да оя типкән җирләренә кайта. Канаты каерылган кошчык— Зәкия дә кайткан.
Оясы туздырылса да. барыбер кайткан Тузган ояны рәтли алырмы ул
бала?
Кошлар да кире кайта...
Кайткан...
Зәкия—канатсыз кош кайткан...
И гомерләр
Әле кичә генә булган кебек күнелдә кырык беренче елгы вакыйгалар калыкты.
Зәкия урамнын каршы ягында гына торучы күрше Галимжлн ага белән Гөлжинаннын кызы Солтан ягыннан кардәш тә тиеш әле атар Тирә-якга бер чибәр кыз, чәчәк таҗы. Аны да күрер көннәр бар икән Әдибәнсн күз кабаклары авырайганнан-авырая башлады Авыр газаплардан котылган бәхетле хатын татлы йокыга талганын үзе дә сизми калды.
Ике кодагый шыпырт кына чәй эчтеләр, дөнья хәлләрен пышылдаштылар. Сүз гел Зәкия тирәсендә барды
Күрше кызы Зәкия Әдибәдән кече, сснлесе Маһитат белән бер яшьтә иде. Ике кызлы өйгә Зәкия еш керә Бала чакта көне буе уйнап, кунарга да калгалаганы булды. Авылнын ин чибәр, ин затлы гүзәле иде ул. Аныкы кебек кап-кара чәч, икедән үреп салган озын татым, кыйгач кара каш. сөрмәле зур кара күзләр беркемдә дә юк. Бала чактан ук бик чибәр кыз. үсеп буй җиткергәч бигрәк тә сылуланып китте Сылу гәүдәсенә сыландырып дүртәр бәбәй итәк белән күлмәк тегеп җибәрә. Аны чигелгән ап-ак алъяпкыч белән кия. Чигү җепләрен каян ала диген син аны Аныкы кебек мулинелар беркемдә дә булмас. Зәкия төсләрне оста яраклаштырып чигә белә иде, чәчәкләре болыннан өзелеп төшкән кебек янып, “мин монда”, дип кычкырып торырлар Аныкыдай ак гула өек, килешле күлмәк авылда гына түгел, сабан туена җыелган күрше авыл кыхтарында да булмый Шул зифа сынын, килешле күлмәген, озын чәчләренә тапалган чулпыларын күрсәтергә чыккан кебек, көнгә аллә ничә тапкыр чишмәгә суга төшә Анын артыннан авылнын өйләнгән-өйләнмәгән ир-атлары карап кала, авылда ни тыйнак саналган мулла агай ла кәвешен рәтләгән булып иелеп, култык астыннан пама Зәкияне күзәтә иде Кыз моны борылып карамаса да сизә Адымы
тагын да жәһәтләнә. инсәләре, тулы күкрәкләре тагын да кабара төшә. Зәкия көлеп җибәрсә бер уч көмеш акча сибеп җибәрәләрмени, бөтен дөньяны матур чынга күмеп, челтерәтеп көлә. Үзенен чибәр булганын белеп, яратып һәм текәлеп караган карашларны тоя-тоя, ләззәтләнеп, эчендәге шатлыгын тыя алмыйча, рәхәтләнеп көлә.
Менә шул сылуга күз тиде ахры. Әллә барысына да шул сугышны гаепләргәме? Зәкиянең йөргән егетен дә сугышның беренче көненнән үк алдылар. Әле егермесе яна тулып килгән Зәкия кияүгә чыгарга ашыкмады, җитешермен дип йөрде. Сугыш башлангач сонгы төнне ябышып булса да чыгып, ир хатыны булып калса ярар иде дә бит, юк шул. Насыйп булмагандыр инде. Закиры анын чиккән кулъяулыгын гына алып китте. Китеп бер хаты гына да килмәде, үле хәбәрен алдылар. Солдат хезмәтендә булган, читтә йөреп шомарган егетне башта ук утның уртасына керткәннәрдер. Анысы да пуля дигәннәреннән качып ятмагандыр, гел алда, беренче йөргәндер.
Закирдан кара кәгазь килгәч кыз сулды. Сулса да гүзәл иде ул. Чәчәк кипсә дә чәчәк булып калган кебек, кыз ябыгып, бераз тартыла төшсә дә, карап кына тормалы иде. Яңгыратып көлеп җибәрмәс кенә булды. Менә шушы гүзәлгә кемнәр генә кызыкмагандыр. Ә берсе кызыгып кына да калмаган булып чыкты.
Гөлне үстерүче сирәк, кызыгучы күп...
Гөл сабагы нечкә, кагылсаң, сынарга гына тора...
Миңлебануның йөргән егете Шәрифулла да сугышка Закир белән бер көнне китте. Аларны менә шушы дуслаштырдымы, икесе ике камырдан ясалган кызлар шул көннән аерылмас ахирәт булып киттеләр. Миңлебану ипсез, иләмсез, абагы да җабагы, ятимлектә үскән, әти-әни тәрбиясе күрмәгән, шулар өстенә авызлыга сүз бирмәс, жәяүлегә юл бирмәс, мәгънәсез дә кыз. Рәтләп сөйли белмәсә дә, ир-аттан яман сүгенер. Иләмсез итеп, авызын күтәреп көләр. Кыскасы, Зәкиягә ахирәт булырдай кыз түгел иде Миңлебану. Берара, әле кияүгә чыкканчы ук, Әдибә белән ахирәтләшмәкче иде ул. Кичке уенга чыкканда, өс-башы начар, ятим Миңлебануны кызганып, ул ана күлмәген биреп тора. Ятим кызны кеше арасына кертәсе килә, жәлли иде. Бервакыт кичке уенга җыендылар. Әдибә Миңлебануга үзе дә кияргә кызганган, биш бәбәй итәкле, "теш сызлаганда” гына кия торган, акка бик матур вак зәңгәр чәчәк төшкән күлмәген кидерде. Тәртәсе кыска, үтә көнчел Миңлебану, су буена төшкәндә чыгымлап китте дә яна гына явып узган яңгырдан пычранган җиргә шап итеп утырды. Ахирәтенә ул кадәр ачуы килмәсә дә күлмәкне эштән чыгару иде анын уе. Үзе җитмәсә:
—Менә синен күлмәгеңә, менә-менә,—дип, бераз калкына да шап итеп утыра, бераз калкына да шап итеп тагын утыра.
Әдибә бу кадәр оятсызлыктан хәйран калып, бер сүз әйтә алмады. Әдибәнен жир төсенә кергән күлмәкне жәлләүдән, ахирәтенең оятсызлыгыннан күзләренә яшь бәреп чыкты, ә Миңлебану шаркылдап көлде. Ул күлмәкне селте белән кайнатып та, су буена алып төшеп бәләкләп тә юды, тапларын бетерә алмады. Шуннан бирле Миңлебанудан җаны бизде, ятим кыз дип жәлләми, ияртми, җае туры килгән саен сыйламый башлады. Аннан шулай тиз котылуга сәбәп чыкканга сөенеп тә йөрде әле.
Зәкиягә серен сөйләргә, эчендәге уты белән уртаклашырга, үзе кебек бер үк кичерешләр белән янган кыз кирәк булды. Андый кыз тиз табылды. Сугышка китүчеләрне олы юлдан озатып кайтканда Миңлебану белән сөйләшә-сөйләшә, елаша-елаша кайттылар да. сөйгәннәренә бергә-бергә хатлар язарга, аларнын хатларын бергә-бергә укырга килештеләр, шуннан аерылмас сердәшләргә әйләнделәр.
Сугыш үзе белән авыл тормышына үзгәрешләр алып килде Еллар атналар, коннәр белән түгел, ә авылга фронттан килгән хәбәрләр белән исәпләнә башлады. Берәрсеннән хәбәр килсә, исән икән дип сөенешә авыл халкы Кырык ямаулы өс-баш та. ачлы-туклы йөрү дә ул кадәр мөһим түгел иле. Кешеләр жинү көнен көтеп яшәделәр. Жинү көнен һәм язны көтте халык. Яз үзе белән җылылык, үлән, аннан икмәк, яхшыга өмет алып килә. Менә ямьле яз житәр дә. сугыш та бетәр. Сугыш беткән көнне үк дөньядагы барлык михнәтләр тәмамланыр, тамак тук. өс бөтен булыр, тормыш тоташ бәйрәмгә әйләнер кебек иде. Сугышка киткәннәр генә исән- имин әйләнеп кайтсыннар, алар кайткач бар да яхшырыр, бар да әйбәтләнер, диделәр
Жәйнен эссе бер көнендә, мона кадәр тавышсыз-өнссз яшәгән авыл, корт аерган умарта оясы кебек гөж килде
...Зәкия баласын үтергән.
Зәкия?
Үтерүчеме?
Ташта гөл үскәненә тизрәк ышанырмын...
Булмас...
Нинди баласын?
Бу сүзләр Зәкия белән беррәттән акылга сыя торган түгел иле. Әдибәнен иң беренче уе: "Булмас. Зәкия андый кыз түгел, исемен пычрату, начар данын чыгару өчен дошманнар чыгарган сүздер",—дип уйлады. Коточкыч бәхетсезлек килгәнен сизенеп. Әднбәнсн күнелен әйтеп бетергесез курку чолгап алды. Зәкия белән нәрсә булыр? Әти-әнисе бу хурлыкны ничекләр күтәрер?
Адәм баласын бәхетсез итәргә күп кирәкме7
Бер яман сүз җитә.
Бөтен кеше колхоз амбары янына җыелган
Әдибә дә барды ул колхоз амбары янына. Ул килеп җиткәндә бөтен авыл халкы шунда җыелган иде инде Андагы хәлне күреп, ул хәйран калды. Яна туган бала малай кеше иде. Ап-ак тәнле, кул-аяклары буынланып торган таза сабый Әле жаны чыгып, тәне суынырга да өлгермәгән, чүпрәккә- мазарга төрелмәгән баланын биленнән мунчала бау белән бәйләгәннәр. Аны бөтен кешегә күренеп торырлык итеп, гыйбрәт өчендер инде, амбарның матчасына асып куйганнар. Әллә куркудан, әллә бала белән анын әнисен жәлләүдән, Әдибәнен бөтен тәне өзлексез калтырый башлады. Ярын әзе оч бәбәй итәкле күлмәк озын, тезләрне дә, тубыкларны да каплап тора Әдибә тырнаклары зәңгәрләнеп чыккан, калтыранган кулларын алъяпкыч астына тыкты. Шулай калтыранып, өнсез басып торганда, кемдер анын колак төбендә генә пышылдап диярлек
—Йә Хода!—дип куйды.—Нинди вәхшиенең батаны шулай асарга кулы күтәрелде икән? Анын сон монда ни гаебе бар7 Бер кат үлгән баланы тагын шулай асалармы инде?
Әдибә, әллә куркудан инде, тавышны танымады, борылып карыйсы тте Авылда ин усал саналган Мәрвәр атлы хатын икән Зәһәр Мәрвәр булып ул да бу күренешкә хәйран калган.
Ерткычлар.—дип тиргәнүен дәвам итте Мәрвәр,—ерткычлар,—дип тагын кабатлап, бу юлы тавышын күтәрә төште,—баланын бит тәне дә суынмаган, ничекләр кулыгыз күтәрелде7
Ана игътибар итүче булмады
Әдибәнен исә бер сорау миен бораулый иде Кем булыр бу баланын атасы? Кем? Авылда бит юньле-башлы ир-ат та юк. Аннан сон авылда Зәкиягә аерым бер мөнәсәбәт. Әтисе Галимҗан картны бер яктан олылап хөрмәт итсәләр, икенче яктан шушындый матур авылдаш кыз белән үтләре
дә горурлана иделәр. Юк, авыл кешесе түгелдер. Теге пулнамуч эше булса гына иңде.
Сугыш башланган елның үтеп китмәс кебек тоелган озын кышы башланмаган иде әле. Битенә чиртсәң кан чыгардай тук чырайлы, әзмәвердәй пулнамуч килде.Әнә шул тук чырай, авыл кешеләрен куркыта- куркыта заемга язып йорде. Карт әти-әнисе белән яшәгән Зәкиягә дә зур суммага язылырга диделәр. Менә шул кәгазьгә кул куйдыру өчен, теге адәм актыгы Зәкияне ничә көн кәнсәдә ябып тотты. Галимхан карт карчыгы белән үрсәләнеп, кәнсә тирәсендә ничә төн уздырдылар. Шул козгын гына башына житкәндер баланың. Тагын кем булсын инде. Алак-шалак йөри торган кыз түгел, ул-бу була калса авылда ишетелми калмас иде.
Авылда җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
Авылда таяктан төз булсаң гына телгә кермисен.
Әдибә җыелган халык арасыннан күзләре белән Галимҗан картны эзләде. Карт халык арасында юк иде. Ин соңыннан, авыр атлап, ул килеп җитте. Күз карасы кебек саклап үстергән бердәнбер кызына, аннан үле балага бик озак итеп карап торды Ул түбән очтан амбарга кадәр менеп җиткәнче бу сүзләрнең хак түгел, бары тик усал гайбәт кенә булуын теләгәндер. Менә ул амбар янында. Менә авыл халкы, әнә аның елый- елый шешенеп беткән, чәчләре тузгыган, танымаслык булып үзгәргән кызы. Галимҗан карт әлеге хәлләрнең үзе һәм аның яраткан кызы белән булуына ышана алмады.
Бу хәл карт атаның гына түгел, авыл халкынын да башына сыймый иде ахры. Җыелган халык ләм-мим бер авыз сүз әйтми. Авылның ин зәһәр хатыннары да тугыз ай буе шушы хәлне белми йөргәннәренә үртәлепме, ачуданмы, аңлашылмый торган авыр тынлыкта иреннәрен кысканнар. Гайбәт сөйләргә нинди җайлы мөмкинлек кулдан ычкынган иде. Үле бала, районнан килгән форма кигән кешеләр, елап шешенеп беткән Зәкия кешеләрнең җанын изә Берсенен дә тынлыкны бозасы килми. Ә нәрсә әйтеп була сон? Тагын шул нәләт төшкән фашистны каргаргамы? Зәкия пычрак йога торган кыз түгел иде биг. Аларның нәселләре тирә-якта дәрәҗәле булды.
Авыр тынлыкны Галимҗан карт бозды.
- И-и-и, бала-бала,—дип сузды ул.—Мондый хурлыкны күргәнче, синен үле гәүдәңне күрү җинелрәк булыр иде. Үзең генә үлгән булсанчы...
Зәкия тагын да бөрешә төште. Аның инде еларга да хәле калмаган иде.
Кайгыдан бөкрәйгән, кечерәеп калган Галимҗан карт бер утырды, бер торды, үзе туктаусыз калтыранды, кулларын уды, йөрәк тирәсенә дә тотынып алды. Ни эшләргә белмәгәннән гажиз булып, җыелган халык өстенә карады. Күзе беркемгә дә тукталмады Кешеләрдән ниндидер ярдәм көткән кебек карап торды да, авыр сулап, тагын башын иде. Үзенен күзеннән туктаусыз яшь коелды.
Чарасызлык яшьләре...
Ир-ат күзендәге яшь бөтенләй башка ул. Анын һәр тамчысының авырлыгын үлчәү күтәрәлмәслек.
Ир-ат елавын күреп торуы икеләтә-өчләтә авыр.
Галимҗан карт кайтып китәргә дип борылган иде, нидер уйлап, туктап калды. Аннан, кайгыдан авырайган башын күтәрмичә генә, беренче һәм сонгы оныгы янына килде. Аны эленгән җирдән алды, юкә мунчала бавын чиште, шундагы агач тартма өстенә ап-ак киндер күлмәген салып җәйде дә, баланы күлмәгенә төрде. Төргәкне тартма өстенә куеп, авыз эченнән генә нидер укыды Әллә хушлашты, әллә гафу үтенде. Шунда гына:
— Баланы җир куенына салырга кирәк,—дип, каршы килергә урын калдырмаслык итеп, кистереп әйтте. Ни районнан, ни авыл Советыннан
килгәннәр бер сүз әйтмәде. Шуннан сон. аз гына башын күтәргәндәй итеп, карт жыелган халыкка карады Ана шунда ук түгәрәккә җыелган халык икегә аерылып юл бирде Кемдер инсәсеннән күлмәген салып, картнын иненә куйды Карт авыр атлап, тигез җирдә дә сөрлегә-сөрлегә. авылга таба кайтып китте.
Халык тынсыз иде.
Галимҗан олы гәүдәле, бик олпат карт Заманында ул берүзе ат дагалаган, нәсел үгезләрен буйсындыра алган. Тирә-якта көрәштә анын билен алучы булмаган Хәмер-тәмәкене авызына да алган кеше түгел. Сабантуй батыры Әдибә белә-белгәннән бирле Галимҗан карт кешеләргә “туган” дип кенә эндәште. Үзләренә йомыш белән кергән күрше-күләнне, авылдашларын мәхрүм итеп кире бормалы
- Йомыш-гозерне үтәү, бурычка биреп тору, хәер бирүдән дә саваплы.— ли торган иде карт
Авылда ин яхшы йөгән-дилбегә анда булыр иде. ин яхшы чалгы янаучы да ул. Балта, пычкы ише әйберләре һәрвакыт яхшылап үткенләнгән, синен сорап кергәненне генә көтеп торган кебек, кыстырып куелган булыр Әдибә анын бер кеше белән телгә килгәнен, нидер бүлешкәнен хәтерләми Карчыгы ла анын үзе кебек. Кеше белән елмаеп, йомшак кына сөйләшә. Идән-сәкеләре ничә керсән дә комлап, ышкып юылган, чиста, сап-сары була
Галимҗан карт теге кара көндә нәрсәләр уйлагандыр, билгесез Ана авылдашлары күзенә күренеп, озак йөрергә язмады Амбар яныннан кайту белән урын өстенә ятты. Галимҗан картнын хале бик авыр икән дигәч. Әдибә лә кергән иде кардәш тиешле күршеләренә. Карт танымаслык булып кибеп-корыган. Ашамый-эчми берничә кон сызып ятгы-итты да. йоклап киткән кебек кенә мәнгегә күзен йомды
Зәкия турында авылда сүз сөйләп йөрүче булмады Галимҗан карт үлгәч гә авыл кешеләре үзләрен ничектер гаепле кеше сыман тоттылар Авылда калган картлар җыелып, тавыш-тынсыз гына кабер казыдылар да, белгәннәрен укып, җиргә иңдерделәр.
Әлсгә кадәр авыл тыныч яшәгән икән Кыхлар туа. үсә торды, вакытлары җиткәч аларга бөтен шартына гуры китереп яучы җибәрелде, матур итеп туйлар ясалды, туй ясарга хәле булмаганнар никах укытты Бөтен нәрсә үз тәртибе, үз чираты белән барды Тормыш гел шулай жайлы-унай гына барыр кебек иде Юк икән Колхозлашу дигән шау-шаулан авыл тынып кына яши башлагач, сугыш чыкты Бөтен дөнья асгы-өскә кинән кебек булды Йорт салу, кыз бирү, ул өйләндерү кебек матур гадәтләр бетте Авыл күз яше белән уянып, күз яше белән йокларга ятгы Өйләрдә еллар буе ут алынмады, халык көн яктысы белән генә яшәде. Авыр иде Боген нәрсә йөрәк маен кимерде Тимер юлга түгел, олы юлга да ерак утырган авылга ил-көн хәбәре сирәк килде, озак килде Билгесезлек тынгы бирми әрнетте. Бераздан Зәкия дә, анын улы да. Галимҗан карт га. карчыгы да онытылды Аларны шул уйласа бер Әдибә генә уйлагандыр Теге шомлы көнлә, Зәкияне богаулап алып киткәч тә, бик озак калагына кызның әле көлгән, әле елаган тавышы килгән кебек тоелып йөрде Елап шешенеп беткән кызнын ялварулы карашы төшенә кереп, тирләп-пешеп уянып китә торган булды.
Ул җәйге кон төзәлмәс җәрәхәт булып йөрәктә калды
Зәкиянен кемнән, кайчан авырга узганы авыл халкына сер булып калды. Теге вакытта бит аны кулларына богау салып, беркем белән сөйләштермичә, районга алып киттеләр. Әнисе Гөлжинан апа амбар янына да килмәде. Әдибә ул карчыкның Галимжаны сүзеннән чыкканын, аннан узып берәр эш башкарганын бөтенләй хәтерләми. Сабыр Гөлжинаннын барысы да, уты-ялкыны, эчендә булгандыр инде.
Зәкиянен соңгы вакытларда тагын да тулыланып, матурланып киткәнен сизделәр, ләкин Галимҗан картнын кызы авырлыдыр дип беркемнең дә башына килмәде. Кабартып тегелгән бәбәй итәкле күлмәк, күлмәк өстеннән чигешле алъяпкыч бәйли иде. Менә хәзер генә Зәкиянең сөйләшкәндә кулын алъяпкыч астында тотуын исенә төшерде Әдибә. Алай итмәсә дә барыбер шикләнмәсләр иде аннан. Зәкия белән андый гөнаһлы эшләр гел икесе ике нәрсә кебек, бер-берсенә йокмый иде бит.
Кыз үзе дә серен сонгы көнгә кадәр саклаган икән. Әгәр Миңлебануга алдан сөйләгән булса, бу хакта бөтен авыл белер иде. Бала табар вакыты җиткәч кенә. Зәкия ахирәт саналган Миңлебануны чакырып чыгарып, серен әйткән Тегесе ишеткән хәбәрдән башта телсез калган. Аннан беркемгә дә сөйләмим дип ипи тотып ант иткән.
—Миңлебану, зинһар өчен мине мунчагызга алып бар,—дигән кайгыдан тәмам аптыраган Зәкия —Син ишек төбендә саклап торырсың, кеше-мазар килеп чыкмасын. Әгәр берәрсе килеп чыкса, сөйләндереп тор. аны мунча яныннан алып китәргә тырыш. Бата тугач берәр җае чыгар әле. Ахирәтем, син мина ярдәм итәрсен бит?
—Сорап торасың тагын, итәм-итәм. Борчылма, борчылма. Кеше түгел, эт тә сизмәс,—дип юата аны Миңлебану.
Зәкия мунчага кереп китә. Хужабикә кыз Миңлебану ишек алдында кала. Авыл халкының бөтенесе диярлек басуда. Сак куймаса да килеп чыгучы булмас иде дә бит. Зәкия мунчага кереп китү белән, Миңлебану авыл буйлап йөгерә. Авылда кемне таба, барысына сөйләп, бөтен халыкны жыеп өлгерә. Кулына бала тотып чыккан Зәкияне шунда ук алалар. Кулларына богау салалар. Бала үле була. Әллә ул кысып йөрүдән үле туган, әллә аны Зәкия берәр нәрсә эшләткән, билгесез.. Аннан: “Нишләтген баланны?" —дип сораучы да булмады.
Үтергән. Бегге-китге.
Миңлебану гына, итәгенә ут капкандай үрле-кырлы сикеренгәләп.
берөзлексез такмаклады:
—Тугач суга батырам мин аны, диде. Мунчадагы суга батырып үтергән ул аны Баласын үтергән. Үзе үгергән. Үтерәм диде. Үтергән...
Кара мунчадан да кара көннәреңне каралтырдай кешеләр була.
Бу Миңтебану инде...
Юкка гына дус—башка, дошман — аякка, димиләр икән. Минлебану кебек дус кирәкме?
Күрәчәген күрәсе булганга Зәкия Минлебану белән дуслашкандыр инде.
Шөкер, андыйлар сирәк. Сирәк булсалар да. бер мичкә балны бозарга бер кашык дегет җиткән кебек, авыл халкының канын бозарга берәү дә
җитә...
Әле яна гына жан газабыннан котылган, өстенә ишелеп төшкән хурлыктан, тормышындагы көтелмәгән бу борылыштан тәмам акылдан шашарга җитешкән Зәкия, ул вакытта үзен яклап бер сүз дә әйтә алмады. Әтисе белән әнисенә хурлык ясамаска теләп, ул башта баланы чыннан да тугач үтерермен дип уйлады. Аннан сон башына мондый уй килүенә үзе дә куркып йөрде. Зәкия аны ярата башлаган, ни булса да булыр, баламны
беркемгә дә кактырмам, үзем үстерермен дип, күнеленә беркетеп куйган иде Бала үле туды.
Иртән авылның гына түгел, тирә-якнын да горурлыгы саналган гүзәл кош. бер тын эчендә җинаятьчегә әйләнде. Сугыштан килеп торган хәбәрләрдән алҗыган, күнелен курку чолгап алган, рәхәт һәм шатлыкнын ни икәнен оныткан авыл халкы көтелмәгән бу хәлдән ни кайгырырга, ни шатланырга белмәде. Авылда һәр кеше кадерле чак иде шул.
Эшне куркытырдай булып, җир җимертеп эшләгән Зәкиянсн авылдан китүе куаныч түгел иде. Зәкия өй юышырга чакырсам да килеп җитә, көлләп-комлал идән-түшәмне дә юа. идәнне булсын, керне булсын, аннан да агартып юган кыз юк. Кич утырганда да ул өенне ямьләп утыра Зәкиянсн бишмәтен, күлмәген киеп, ни пешерсәләр гел шунда ашап ягкан Миңлебануның Зәкияне чагуы ошамады авыл халкына. Куендагы елан Кем уйлаган инде ятим Минлебанунын эчендә шулкадәр көнчеллек, шулкадәр ачу булыр дип. Ә ул бөтен үчен эчендә тотты Килбәтсез гәүдәле Чинлебану чибәр Зәкияне бала чактан ук яратмады Матур кием Зәкиядә. Сабан туенда ул мәйдан уртасында. Менә бәйрәм Миңлебану урамына да килде Бер минутта ул Зәкияне юк итте. Авылның иозек кашы саналган Зәкиянен кикриге шиңде, ул авыл урамы уртасыннан да. койма буйлап та бүтән йөри алмаячак Анын матур башы Себер китәчәк. Бәлки бүтән кайтмас та әле Миңлебану тантана итте. Ләкин ана борылып караучы булмады. Авыднын усал хатыннары да. итәгем тимәсен дигән кебек, аны урап уздылар. Шуннан бирле Миңлебану белән авылда рәтләп сөйләшкән кеше юк та буган Әдибә аны күрмәмешкә салыша Шөкер, ана эше дә, йомышы да төшкәне юк Зәкиянен башын ашаган ул адәм көеген онытамы сон инде ул.
Зәкиянсн киткәненә ничә ел булды сон? Анын Зәкия белән бер накыттарак тапкан улы егет булып бегге бит инде. Әтисе сугыштан кайткач туган икенче улы тәпи басканга да никадәр Әйтергә генә ансат, иректәге гомер узган да киткән. Зәкия утырмага китмәде, кунакта да түгел. Кантарла гына булып, ниләр генә күрмәде икән бахыр. Ел түгел, чит-нг җирләрдә минутын да ел кебек озын тоела торгандыр Инде шушы яшенә җитеп ни гаиләсе, ни баласы юк
Әдибә яныңда мссләп йоклап яткан җылы төргәкне капшап, эчендәге шатлыгын тыеп кына көлемсерәп, аны назлап сыйпап куйды. Ходаем, биргәненә мен шөкер. Ул кайчагында үзенен бәхетеннән үте куркып куя Яраткан ире янында, менә оч улы бар. Каенанасы анын өчен үлеп тора, әти-әнисе бүгенгә тигезләр. Биш килендәш арасында берүзе ир белән тора Иренен туганнары дүртесе тиң сугыштан әйләнеп кайтмады. Авыднын кайсы гына өенә кагылма, сугышган кайтмаган кешесе бар. Яралар яна гына каплана башлады. Ә өмстнен сүрелгәне юк. Әле тегендә, адс монда сугыш вакытында югалган яки үле хәбәре килгән солдат кайткан икән, пленда булган икән дип сөйләделәр. Шул имеш-мимешләр. әллә кайсысының мана колагына ияреп кайткан хәбәрләр, солдаткалар күнеленә янә өмет уты сала. Янә менә кайгыр, менә кайтыр, дип. ышаныч тулы коннәр ата башлый. Әлибәнен үзенең бәхете түгәрәк. Дөрес, бертуган абыйсынын гына хәбәрсез югалуы, әнисенен анын өчен өзгәләнүләре күңелен өрнетә-әрнетүен. Юк. ул үз әрнешләрен кешенеке белән чагыштырырга җыенмый. Һәркемгә ү т кайгысы башкаларныкыннан әчерәк тоела. Үте теләп алганча, тормышының әче урыннарына бал кушардай балалары бар. Шулай булса ла. анын ятим кат ган Зәкия өчен җаны әрнеде Туганымнын тормышында миләш ачысы гына түгел, әрем тәмнәре бардыр дип уйлады.
Бу тормышлар әче миләш...
Зәкияне богаулап алып киткән көндә Әдибә жирдә дуслык белән дошманлыкның арасы бик кыска булуын анлады...
Шул көндә ул сүзнен көчен тойды.
Бер сүз белән кешене юкка чыгарып буласына инанды.
Зәкиянең башын ашарга бер сүз җитте.
Ул вакытларда Зәкияне җинаятьче ясасалар да, тора-бара андый эшләр гаепкә саналмый башлады. Сугыш вакытында, сугыштан сон халык үзгәрде. Ирсез бала табу, качып-посып күрше урыс авылында бала төшерү гаеп эш саналмый башлады. Сугыш вакыты иде. Ул вакытларда бер генә гамәл дә ирекле баштан эшләнмәгәндер.
Сугыш вакытында авылнын иң асыл кызларын урман кисәргә алып киттеләр. Өс-башлары начар гына булган авыл кызлары кар ерып, урман кисеп йөрделәр. Үз-үзләрен тота белгәннәре авыр эштә озаклап эшләп, юка гына сырма белән салкын тигезеп кайтып, сызып-кибеп үлделәр. Салкын тиеп, сызып үлгән кызлар арасында Фатыйма килендәшенең кызы Салиха, күрше Маһикамал апаның кызы Галимә дә бар иде. Үзләрен саклый, яклый алмаганнары берничә айдан авырлы булып, корсак күтәреп кайтып, авыр эштән котылып калдылар.
Ничә кызны торф чыгарырга алып киттеләр. Алары да бала күтәреп кайтты авылга. Авылдашларының сораулы карашларына: “Кияүгә чыккан идем, баламнын әтисе үлеп китте шул”,—дип кенә җавап бирделәр Нишләптер аларнын барысынын да ирләре бер үк төслерәк үлем белән вафат булганнар иде. Кайсысынындыр йөк төягәндә өстенә мичкә төшкән, кайсы машина астында калып тапталган... Авыл халкы төпченеп тормады. Шулай бәбәй күтәреп кайтмасалар, кыз килеш картаерлар иде, болай ичмаса иптәшле булдылар, дип сөйләделәр. Шул балалары белән гомер итәләр менә. Аларнын яшьтәшләре сугышта үлеп бетте шул. Хәзер менә шул бала табып калган хатыннар “Ярый әле ул чакта бала тапканбыз, үзебезгә иптәш ичмаса” дип шатланалар. Авыр тормышларыннан да ямь табарга тырышалар.
Читтән бала күтәреп кайтучылар бер Баекта гына түгел, андыйлар авыл саен булды. Сугыш югалтулар гына түгел, менә шушындый табышлар да алып килде. Күп яклы иде сугыш. Кара яклары шушындый иде. Бөтенесен Гитлерга яктылар, сугышка сылтадылар. Сугыш бетте. Авыл саен кимсетелгән хатыннар, аларнын ятим, әтилеләрдән яшерен көнләшеп яши торган, китек күңелле балалары калды. Бу күз яшьләре кайчан кибәр икән сон? Монын өчен сугыш күрмәгән әллә ничә буыннын үсүе кирәк әле Ярый, чит җирләрдә йөргәннәренә ни әйтерсең, авыл капкасыннан ары китмәгән кызлар да бала тапты—ялгыз каласылары килми иде Авыл халкы аларнын атасы кем икәнен дә тикшермәде. Ирләр авылда санаулы гына бит. Тикшерә башласаң таякның авыр башы үз башыңа төшүе бар.
Зәкия сугыш башланган беренче көннәрнең корбаны булды. Кыз сугыштан ак билет белән калган, йөгәнсезләнгән ирләрнен берсе булган пулнамуч гөнаһын бишләтә, унлата артыгы белән түләде.
Әдибә пулнамучларнын барысы да кеше башын ашар очен генә районнан җибәреләдер, әгәр алар авылга килеп тә, бер-бер кешедән гаеп-кыек тапмасалар, аларга хезмәт хакы бирелмидер дип уйлый иде. Аларнын барысын да Зәкиянен башын ашаганы кебек симез, ялтырап торган битле, иләмсез зур борынлы итеп күз алдына китерә иде Алай түгел икән лә дөнья. Яхшы кешеләр дә бар икән. Әле ниндиләре генә.
Кырык өченче елнын кышы иде Халык сугыштан тәмам өшәнеп беткән чак Кешеләрнен йөзеннән елмаю качкан вакыт Шул елны аларнын авылына районнан тагын бер пулнамуч килде. Әлеге вәкил күрше кызы Мәүлиханы төрмәдән алып калды Аны хәзер дә бөтен авыл хаткы рәхмәт сүзләре белән искә ала. Әгәр исән булса, рәхәт яшәсен, мәрхүм икән—бу уйлар ана дога булып барсын. Хөсетле, тар күнеллеләрне. явыз көнчеләрне акылга утыртып, аларнын колакларын киртләп, дөньянын азәк белән түгел, яхшылык белән баруын бик каты аңлатып китте Ике дөньянын рәхәте насыйп булсын ана. Балаларынын рәхәтен күреп яшәсен
Анысынын күзендә үк иман нуры бар иде. Авылга килде. Халыкны авыл клубына җыйдырды. Сугыштан яраланып кайткан солдат иде ул.
—Иптәшләр,—диде ул,—мин районнан килгән вәкил булам. Вакытлыча гуган авырлыкларны бергә-бергә чишәрбез.
Анык сүз сөйләвендә, кешеләргә каравында, эндәшүендә үк өмет бар иде. Ачлыктан, билгесезлектән. кайгы күреп куркып беткән күңелләргә җылы йөгерде шунда. Яхшы ата-ана баласы, тәрбияле кеше икәне күренеп гора иде анын.
Ул җыелышны Мәүлиха гына түгел, бөтен авыл чаткы исендә калдырды
Мәүлиха сугыш башланганла тугыз классны гына тәмамлаган зәнгәр күзле, сары чәчле, озын толымлы, юка гына бер кыз иде Мәктәптә гел яхшы укыды Алга таба укыса әллә кем булып, авылмын данын күгәрер иде лә. сугыш башланып планнарын җимерде
Менә шул Мәүлиханы "укыган, белемен җитәрлек" дип колхозга клаловшик итеп куйдылар. Бөтен колхоз байлыгын ышанып яшь кызнын кулына тапшырдылар. Яшь булса да бик акыллы бала булып чыкты Итәк- чабуын да җыя белде, халыкны да ач игмаде.
Һәр авылнын бер әләкчесе, әтрәк әләме, бетле хәерчесе була биг Әдибәләр авылында да андый “чир" бар иде Үзе гарип, шунын аркасында сугыштан калган Фәтхетдин үзе дә рәхәт күрмәде, кешеләргә дә тынгы бирмәде Әс тулы бала-чага. Ни үзе, ни хатыны колхоз эшендә батырып эшли торганнардан түгел Яхшы тормышка да. яхшы мөнәсәбәткә дә лаек булмаган әнә шул әтрәк әләмнең гаиләсе бик ачка интеккәч. Мәүлиха азарга сигез кило икмәк биргән Вакытында наряд яздырттырып алмаган Вакыт үткәч онытылган. Тегесе елап килгәч, олы кешенен коры сүзенә кыз бала ышангандыр инде Абыйсының үле хәбәрен алгач, дөнья мәшәкате белән Фәтхетдингә икмәк биргәнен дә оныткандыр Мәүлиха Ә мәкерле Фәтхетдин яшь кызнын башын ашарга жай эзләп кенә йөргән икән. Районнан вәкил килгәч, клубга башта авыл хәлләрен сөйләштеләр Чәчүгә орлыкларның җитәрлегсн барладылар. Мәүлиханын да эшен карадылар, ул бала отчет сыман нәрсә ясады Аны мактадылар, җитмәүчелеге юк. эшне төгаз, намус белән алып бара, диделәр. Менә шунда нәсел күркәсе кебек кабарынып. Фәтхетдин торып басты
— Кәк тәк Мәүлиханын җитмәүчелеге юк? Кәк тәк ул яхшы эшли, панимаеш?! Мин аннан яз көне бернинди язусыэ-сызусыз сигез кило икмәк алган идем, ә анын бернинди җитмәүчелеге юк имеш! Бар да яхшы, төп- тогәл дә. ялт иткәнме? Шалиш. брат. алай булмый ул! Анын сигез килограмм икмәге чыкмаска тиеш Бүтән бер җитмәүчелеге булмаса да. мин алган сигез килограмм чыкмаска тиеш
Зал сулыш алырга да куркып, телсез калды Бер кесә бодай өчен җидешәр-сигезәр елга төрмәгә алып киткән вакытлар бит. Ә монда сүз сигез кило турында бара Бу башка сыя торган нәрсә түгел! Клубка җыелган халык, ягггь кышын язмышы хлт ителгәнен айлап, бу чыгышнын азагын көтте Авылнын усал саналган те зчән хатыннары булып алар да. бср-берсенә астан гына карап, тавыш-тынсыз утыра бирделәр Мәүлиханын яхшылыгы
авылда бик күпләргә тиде, ләкин аны яклап чыгарга ашыгучы күренмәде. Әдибә үзенен күкрәк читлегенә ут капкан кебек хис итте. Мәүлиха ана җиде ят түгел, күрше кызы гына. Балаларга кирәк чакта күз-колак булу дисенме, яккан мунчаларына чакыру дисенме, гел бергә. Күршеләр моңа кадәр яхшы яшәделәр. Мөхәммәтзакир ага да, Мәүлиханын әтисе, яхшы кеше. Гражданнар сугышы инвалиды. Бик төпле акыллы карт. Күрше кызы яшь булса да ана сер сыя, Әдибә белән алар ничәмә-ничә кичләр жеп эрләп, бияләй-оекбаш бәйләп уздырдылар.
Кызның башы аска иелгән. Анын кайнар күз яшьләре белән томаланган күзләре идән ярыгын эзли. Менә шушында идән, жир ярылса, ул шунда төшеп китәр иде. Ярыкка төшеп китәр иде дә, хөсет Фәтхетдин белән бергә башкаларны да күрмәс иде. Мине алып китсәләр карт әни, гарип әти ничек яшәрләр дип уйлады ул. Мәхмүт абыйсының үле хәбәре килде. Олы абыйсының бернинди хәбәре дә юк. Әдибә күршесенең башына төшкән бу авырлыкны бүлеп алырдай утырганда, әтисе Кашафетдиннен әйткән сүзләрен исенә төшерде: “Кызым, кешеләргә яхшылык эшләмә, анын сина явызлык булып кайтуы бар. Кеше каргышын аласың, рәнҗеш-үпкә сүзләре ишетәсен килмәсә, син бары тик начарлык кына эшләмә”,—дигән иде Кара әле, әтисе ничек дөрес әйткән бит. Әдибәнең уйларын, залдагы авыр тынлыкны районнан килгән вәкил бозды. Ул иннәрен йөк басып торгандай, авырлык белән генә торды. Бик озак залны сөзеп, кешеләргә сынап карап торды. Аннан сон һәр сүзен өзеп-өзеп, һәр сүзе баш миен бораулап керерлек итеп, сеңдереп кенә ярып салды:
—Син, Фәтхетдин ага, үзеңне бик зур батырлык эшләдем дип уйлыйсындыр инде. Мин сезнен авыл өчен ят, килгән кеше. Сез бит бер авылдан, бертугандай кешеләр. Ярый, сиңа Мәүлиха яшьлеге белән ышанып, гаиләң ачка интеккәч, икмәк биргән. Син аны алгансын, ашагансың. Шушы авыр елларда гаилән исән калган. Ә син беләсеңме, башка авылларда кешеләр гаиләләре белән ачка үләләр. Кан чире дигән әйберне ишеткәнсездер? Кар астында калган башакларны җыеп, шунын бөртеген ашаган кешеләр агуланып, кан косып үләләр. Сезнен авыл андый афәтне күрмәгән! Синен гаилән исән калган өчен шушы баланын башын төрмәдә черетикмени? Сигез килограмм бөртекне аны тычкан да ашап бетерә, чөнки ул җан ияләренең авызларын бәйләп куеп булмый. Сугыш елы. ачлык дип тормыйлар, кумак-тычканның да җан аерасы бар. Алай ярамый, Фәтхетдин абый, икмәк ашаган авызын белән кеше башын ашама. Син бит олы кеше, ярамый алай...
Фәтхетдин арты өзелгән таракан кебек әрле-бирле килде. Төртеп кенә тишкән кебек бәләкәй күзләре урыныннан чыгып китәрдәй булып йөгереште, күзләрен челт-мелт йомгалап, тамагын кырган булды:
—Мин бит, теге... ни бит... Дөреслек өчен генә, калхуз малы әрәм-шәрәм ителмәсен дип кенә әйткән идем.
Вәкил ана каш астыннан шундый нәфрәт белән карады ки, әгәр нәфрәттән генә үлә торган хәл булса, куркак Фәтхетдин әллә кайчан янып көл булыр иде. Вәкилнен карашында боз салкыны булса, тавышыңда тимер чыннары янгырады.
—Утыр, ага, әләк-чәләк белән моннан ары йөрмә. Кеше башы ашыйм дип, үз башыңны югалта күрмә...
Клуб эчендәге халык җинел сулап куйды. Әйтерсең лә, ишек-тәрәзәләрне ачып, клуб эченә ургылып саф һава керде. Бугазны буып торган авыр тынлык югалды, сулыш алуы иркенәйде. Авылдашлар бер-берсе белән сөйләшә, гапләшә башладылар. Әдибә дә үзен читлектән котылган кош кебек хис итте.
Бар бит дөньяда яхшы кешеләр. Бар. Шундыйлар тотып горадыр бу
дөньяны. Хәзер вәкилнсн үзенә генә авырлык килмәсен инде
Карангы төндә дә кояш чыгарырдай кешеләр була икән
Тормышыңны якты нурга күмәрдәй кешеләр була.
Мәүлиханын язмышы хәл ителгәндә нәкъ менә шундый яхшы кешенен алар авылында булуын әйт син Бәхете бар икән баланын Әгәр шушы минутта теге кырык беренче елдагы пулнамуч булса. Ул хакта уйлавы да куркыныч
Мәүлиха вәкил чыгышыннан калкынып куйды. Озак вакытлар суга тилмереп утырып, тәмам шинеп беткән гөл. яңгырдан сон күтәрелеп киткән кебек, кыз да күтәрелде. Күз алдында аның салынып төшкән инсәләре турайды, башы горур калыкты, үзен олыгаеп киткәндәй хис итте, бит алма!ары кызарып чыкты.
Ярый әле жирдә районнан килгән вәкил кебек акыллы башлар бар. юкса дөнья әллә кайчан бетәр иде...
Бу хәлне авыл кешеләре эчләренә генә салып куйдылар. Күп сөйләшергә, уйлаган һәр уенны кешегә белдерергә ярамаган вакыт иде
Сугыш башланыр алдыннан гына шушы Фәтхетдин Сәләхетдиннен башын ашаган иде бит Ындыр табагында ашлык сукканда ул каяндыр очып килгән ап-ак казларга карап
— Карагыз әле. кара, аклар килә,—дигән Эченә бернинди мәгънә салынмаган берничә сүз. Шул төнне үк. район үзәгеннән шактый ерак, тып-тыныч саналган, телсфоны-нис булмаган авылдагы шушы хат район кешеләренә мәгълүм була. Төн уртасында авылга районнан атка атланган кешеләр килеп:
—Нәрсә, Сәләхетдин. акларны сагындыкмыни9 Контра Белербез без сине нишләтергә Акларны сагынган —дип. кыйный-кыйныи алып киткәннәр. Шул китүдән Сәләхетдин юкка чыкты Хатыны бер көтү баласы белән кашлы. Ана авылда “контр хатыны" дип кенә жиппәрделәр, үзенен дә, балаларынын да күзен ачырмадылар. Балакайлар урамга уйнарга да чыга алмалы, аларны куып кертә торган булдылар. Сәләхетдин хатыны Жамал кешеләргә күтәрелеп карамас, гел сөйләшмәс, көлмәс бу лды Авылда нинди кара эш бар. ана куштылар Шаярып әйткән берничә сүз Сәләхетдиннен үзен, хатынын, балаларын харап итте.
Ходай хагыннан-нахагыннан сакласын.
Әләкчеләрдән, куштаннардан, хөсетлектән сакласын
Әдибә сискәнеп китте, әллә инде төшләнеп яга Күзләрен бер ачты, бер йомды. Анын аяк очында бер йомгак кебек йомарланып, бераз гына бөкрәя төшкән. Зәкия утыра. Әдибә аны зур күзләреннән генә таныды. Элеккеге чәчәк тажы кебек чибәр кыздан әнә шул моңсу күзләр генә калган Ул күршесенең уянып, бик гажәпләнеп ана карап торуын күреп, нәкъ элеккечә көмеш акча сибеп жнбәргән кебек зенгелдәтеп. ап-ак тешләрен күрсәтеп көлен җибәрде
—Уяндыңмы?—диде ул. монын гөш түгел, өн икәнен раслагандай Әдибәнен аптыраулы карашыннан тагын рәхәтләнеп көлде Әдибә төш белән өнне аерырлык булып исенә килгәч кенә —Бик аз, шулай да бик тәмле итеп йокладын Улын да мсс-мес килеп йоклый. Мин әйләнеп кайтканчы өйне малайлар белән тутыргансың бит. әй,—дип, Әдибәне яратып сөеп куйды.
Зәкия, әйтерссн лә Әдибә белән ул йокыга киткәнче генә сөйләшеп утырган, уянгач, өзелеп калган сүзне ялгап алып китте Әдибәнен аптыраулы карашына игътибар да итмичә һаман сөйләнә дә сөйләнә Әдибә сораулар биреп, кан саркып торган жәрәхәтен янартмасын ди торгандыр Кузгатамы
сон инде. Аның үзенен дә бүген караңгы уйларга бирелеп, кара көннәр турында исенә төшерәсе килми. Бүген гел көләсе, гел елмаясы, эчендәге шатлыгы белән уртаклашасы килеп тора. Ә шатлыгы чыннан да зур. Әйе. бала белән өй тутырасы килә анын. Солтаны сугышта чакта ул төнгә керсә айга, суга төшсә агымсуга карап гел бер теләк теләде:
—Солтаным исән-имин генә әйләнеп кайтсын да, зур өстәл әйләнәсен тутырып утырырлык балаларым күп булсын иде.
Теләге кабул булды. Солтаны исән-имин сугыштан әйләнеп кайтты Әтисе армиягә киткәндә карында гына калган Гарифханы янында менә тагын ике малай. Уллары берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе матур. Әни кешегә бәхетле булу өчен тагын ни кирәк.
Зәкия анын уллары турында сөйли икән:
- Әле су буена төшкән идем. Синекеләр ыштан балакларын бәйләп балык сөзә. Икенчесен күргәнем юк иде бит әле. Хәер, беренчесен дә тугач кына күргән килеш инде. Әтиләренә охшатып таныдым. Сез Әдибә малайларымы дигән идем, юк, без Солтан малайлары диләр. Кечесен әйтәм, үзе кәтүк хәтле генә, четердәп тора. Анысы бигрәк матур, кызлар кебек. Теле дә бигрәк иртә ачылган. Чыннан да Солтан малае булган анысы. Әтисе ярата торгандыр. Олысы үзе юкта туды бит, анысын чит итмәдеме, какмадымы диюем?
Әдибә эндәшмәде. Бу сүзләр анын хәтер яраларын яңартты.
Какмадымы сон.. Олы улы белән Солтан арасында беркемгә анлатып булмаслык мөнәсәбәт урнашты. Әтисе сугыштан кайтканда Гарифханга хиде яшь иде. Әнисе белән генә торып өйрәнгән малай әтисен чит итте. Солтанга да улы ят иде. Мондый заманда әтиле булу зур байлык булса да, Гарифхан әтисеннән ятсынды. Тора-бара ияләнсәләр дә, араларында салкынлык калды.
Күрешми торган хиде ел араларына боз булып ятты.
Имеш, бала әтисе юкта туса, иң элек әтисенең күлмәгенә төрәләр, шулай иткәндә баланы ир какмый икән. Бу хакта ул сонрак белде. Бала тапканда ни әйтүче, ни өйрәтүче булмады.
Сугыштан Солтан төп йортка түгел, нишләптер әнисе янында яшәгән олы абыйсы Гәрәйләр өенә кайтты. Бу хакта ана чатнама суык кышкы төндә Фирдәүсә килеп әйтте.
—Җинги, сөенче, абзыкай кайтты.
Сөенче алучыга дип Әдибәнен матча ярыгына кыстырып куйган йөзлек акчасы бар иде. Ул аны ялт кына алып, Фирдәүсәгә бирде. Ул гына аз сыман тоелды, муеныннан зәнгәр төймәсен дә салды.
—Менә сиңа акча, менә сиңа төймә, рәхәтен күр, рәхмәт, туганым.
Анын соңгы сүзләрен Фирдәүсә ишетмәде дә, ул инде кабат өйләренә чапкан иде.
Әдибә таралып йоклап яткан улын паласка төрде дә килендәшләренә чапты. Шатлыгы чиксез иде, иренең туры өйгә кайтмыйча килендәшләренә кайтуы да сагайтмады аны. Солтан бит мине тау башында тора дип белә, мин бит күчендем, шуна күрә Гәрәйләргә кайткандыр, дип үз-үзен юатты. Әле Солтанның улын күргәне юк бит. Аның тизрәк улын әтисенә күрсәтәсе, шатлыгы белән уртаклашасы, ире белән бергә сөенәсе килде. Йоклаган баланын салкынга чыгасы килмәде, киреләнде, шыңшыды.
Әтиен кайткан бит, улым, әтиең кайткан! Сине күргәч шаккатыр, минем улым нинди дәү үскән дияр.
Ир хатынын да, хиде яшькә хиткән зур улын да, өзелеп төшеп кочаклап алмады. Салкын иде анын кочагы. Җиде ел чит-ят хирләрдә йөреп ятсынган иде ир хатыныннан. Башта армиядә, аннан сугышта булды. Сугыш беткәч тә Новосибирск якларында әсирләр саклады ул. Өстендә яхшы шинель.
Башында бик килешле бүрек Аякларында яхшы хром итекләр Ул перчаткаларын гына ни әитерсен—шыгырдап торган күннән. Озын буйлы, кап-кара чәчле, зур кара күхзе ир бик чибәр, бик мәһабәт иде Ул чит җирләрдә озак йөреп гаиләдән бизгән, солдаткалар кочагында булгалаган. өйдә хатыны барын оныта башлаган, иләсләнгән иде Ярый азе күнелен Новосибирскида калдырып кайткан Солтанны һавадан җиргә төшерергә әнисе булды
—Улым,—диде Мөгаллимә карчык.—Мин сугышка лачын кебек биш баламны озаттым Менә. Ходайга шөкер, бишегездән хетсине күрү бәхетенә ирештем. Дүрт абыеннын гүргә сыймас гәүдәләрен дә күрмәдем, кара кәгазьләрен генә алдым Читкә чыгарып җибәреп сине дә югалтасым юк Биш ояга ничә ятим калды Әниләрен санап та тормыйм, ате балалар яшь Син шул шәһит киткән абыйларыннын ятим балалары һәм үзеннен улын бәхетенә исән калгансыңдыр, әгәр чыгып китсән. әтиле килеш утынны ятим итсән. бәхиллегем юк. Бер-бер фикергә килгәнче башта ныклап уйла, соныннан үкенерлек булмасын
Күңеле алгысыган ир шым булды. Кая ул. әнисенен сүзе анын өчен закон! Үз улын тынлату Ак әби өчен дә берни түгел иде. Ул авыл ирләрен гел йөгәнләп, тыңлатып торды
Сугыш бетеп бер елмы, икеме узгандыр, авылга көтмәгәндә, сугышта алган яраларыннан тәмам бетеренгән, хастаханәләрдә ята-ята ябыгып, кечерәеп калган түбән очтагы Әхәт кайтты Ул сугышка кадәр дә бик таза ир түгел иде.Үзе юаш. күзгә бәрелеп торучылардан түгел Башта Әхәт күзгә-башка күренмәде Күпмедер вакыттан сон сөт эчеп, бәрәңге ашап, көрәеп, матураеп киткән шул ир Мөгаллимә карчыкларга килеп керде Сүзне боргалап-сыргалап тормыйча гына турыдан ярып сатды
—Ак Әби.—диде ул. кулларын уа-уа,—минем Гөлнисаны теге бригадир булып эшләгән, чулак Шагали белән чуалган дип сөйлиләр. Урамга чыгар хәлем юк. шунын белән төрттереп җанымны кыйныйлар Балаларны ятим итәсе дә килми, түзәр чамам да юк Әллә аерылыйм микән'*
—Әхәт, син минем дүртенче улым белән бер елгы, шуна күрә сине улым кебек якын күрәм.—диде Ак Әби. бераз уйланып торгач —Аерылу озак эш түгел ул, җанын тартмаса аерылырсың да. тик башта уйлап кара Гөлниса акылсыз бала түгел, юкка-барга вакланмас Син аннан кайтып " Карчык, бу гарасатта балаларны ничек исән алып кала алдын?"—дип сора. Ирләрен көтеп ала алмыйча базаларын җирләгән, үхзәре дә гүр иясе булган хатыннар бар. Авылларда халык ачтан кырылды. Синең дә минем улымныкы кебек оч балаң бар Гөлниса уйламыйча эш эшләмәс, базалары хакына абынса гына инде, атын синең кулда чакта аксамасын. Кеше сүзенә карама, кеше сүзе кеше үтерә, барысын да оныт та. хатынын белән балаларына куанып яшә.
Тыңлады Әхәт Мөгаллимә карчыкның сүзен. Әнә хәзер Гөлнисасы белән ничек матур яшиләр
Солтан ничек итеп әнисе сүзеннән чыксын ди. Әйе, ул авылга әнисен, туганнарын гиз генә күреп, инадан Новосибирск якларына чыгып китү уе белән кайтты Шәм кебек гоз гәүдазе. чибәр Солтанга авыз саен, шәһәр саен яшь кыз табылыр иле Хәзер гарип булмаган ирләр санга сирәк кенә Ә Солтан тап-таза, әз-мәз яраларын санамаганда, таш кисәрлек, җигелеп сабан сөрерлек Ә яралар төзәлә ул. сөяге булса ите дә куна Солтаннын сөякләре үз урынында
Әнисе белән сөйләшкәннән сон күңеле утырган кебек булса да ир алга таба хатынын утларга салгалады Вакыты шундый иде шул Яшь. чибәр һәм сәламәт иргә авылда кызыгучылар күп булды Үз ишләрен сугышта югалткан кызлар тәмам тулышкан, дәртләрен кая куярга белми йөриләр
Алар янында бер-ике бала белән генә калган яшь хатыннар да арба-тәртәгә, йөгәнгә няләштерелмәгән шәпле яшь ат кебек тупырдап торалар. Аларның сарыф ителмәгән дәрт-дәрманнары аяк атлап йөрүләренә чыккан. Карашлары көйдереп ала. Йөргәндә табан асларыннан ут чыга. Үзләре дә ут. Кагылсаң—янасынны көт тә тор. Көне буе авыр эш башкарып, бөтен хәлне алырдай эштән онытылып торсалар да, озын төннәр яшь хатыннарныкы иде. Менә шунда инде алар үзләренең әче язмышларын уйлап, кайнар күз яшьләренә ирек бирәләр. Шунда алар үзләрен тол калдырган, бала табу бәхетеннән, ир назыннан мәхрүм иткән Гитлерны каргыйлар. Анысы бик ерак, аның ни кыяфәттә икәнен дә күргәннәре юк. Исән кайткан ир-егетләр менә генә. Аларның газизләре әллә канда башларын салды, ә монда кемнәрнеңдер сөйгәннәре тап-таза кайткан, хатыны янында бөркет кебек йөри. Ирләре сугыштан кайткан хатыннарга толлар ниндидер яшерен үпкә саклаган кебек, кырын карый башладылар. Парлыларнын язмышларына шундый бәхет төшкән дә, нишләп алар шундый бәхетсез сон? Толлар җае чыккан саен парлыларны кимсетергә тырыштылар, аларның бәхетләрен күпсенделәр.
Авылның Җәмилә дигән солдаткасы Әдибәнен дә тормышына кара таракан булып төште. Җәмилә аларның сугышка кадәр туган уллары барлыгын белә. Икенчегә авырлы булгач та һаман Солтан тирәсендә бөтерелүен дәвам итте. Боларны Әдибә үз күзләре белән күрмәсә дә тоемлап, сизенеп йөрде. Белми калмасын әле бу дигәндәй, “яхшы” кешеләр бу хакта ана җиткерә тордылар. Ә ул түзде, сабыр итте. Җай көтте. Җае үзеннән-үзе килеп чыкты. Бер көнне ул суга төшеп бара иде. Чишмә биек тау астында. Менә шул таудан ул төшә, ә теге чибәркәй менеп килә. Аны күреп Әдибә адымын акрынайтты, оекбашларын рәтләгәндәй итеп, көндәшен көтеп алды. Тегесенең бер нәрсәдән хәбәре юк, арт якларын уйната-уйната кайтып килә. Чибәр иде Җәмилә. Бала-чагасы юк, каенана-каената белән тормый. Бер башы да, бер бите, дигәндәй. Үзен карап, төзәтенеп-ясанып кына тора. Ул иреннән бала таба алмый калды. Яшь хатынның авыл кибетендәге сатучы кыз белән дә борчаклары пешә, кибеткә кайткан бөтен әйберне иң элек кибетче белән Җәмилә карый, кирәклеләрен бүлешәләр. Авылда беркемдә дә юк чагында үкчәле түфлиләрне ул киде, итәк, пинжәк ише әйберләр анда булды. Күлмәкләрен алыштырып кына тора. Әле Солтан белән чуала башлагач бигрәк көязләнеп йөри башлады. Күлмәк кисәң ки аклысын, ука-чуклы, затлысын, диләр. Бу сүзләрне кайсыдыр шаяны әнә шушы чибәркәйгә атап әйткән дә инде. Көяз Җәмиләгә күлмәкне апасы Мөнҗия тегә. Шуңа күрә аныкы кебек күлмәк беркемдә дә юк, укасы да, чугы да була. Чулпысы да әллә ничә кат. Урамнан узганын әллә каян белеп була, чулпыларын ченләтеп, кәс-кәс басып йөри ул.
"Көязләндерермен әле мин сине,— дип усалланып уйлады Әдибә,—арт ягына ут ягармын. Ир бирмәк, җан бирмәк дигәнне ишеткәнен юктыр синең. Ишетмәсән — күрерсең! Укалы күлмәк кидем дигәч тә Солтанны ала алмассың”.
Әдибә авылда усал хатыннардан саналмый, кеше белән ызгышканы- талашканы юк. Үзенекен бирә торганнардан да түгел. Кыз булып буйга җиткәч тә абруен саклый белде. Җырга осталыгы өчен клубта урыны һәрвакыт түрдә булды. Менә шушындый, беренче карашка фәрештәдәй хатыннан Җәмилә этлек көтмәгән идеме— белмәссең. Ләкин ул ныклы адымнар белән көндәшенә таба якынлашты. Юк инде, чибәркәй, сүз минем улларымның атасы турында барганда, кәнфитләнеп булмас,—дигәндәй, һаман үз-үзен юатырга, гамәлен акларга тырышты Әдибә. Кеше бакчасына кермәслек итеп ант иттерергә теләде.
Хатынның йөрәге читлегеннән чыгардай булып тыпырчынды. Еш-еш
сулаганын, бик нык дулкынланганын күрергә үк була иде хәтта, ләкин Жәмилә сизенмәде. Әдибә як-ягына карады Ни су буенда, ни тач астында бер кеше дә күренми Елганын югары башында ук итәкләрен кыстырып, елга эченә үк кереп баскан килеш ике хатын кер чайкый. Аларнын исә уртак ирне бүлешүче ике хатында эшләре юк. Бик аулак чак туры килде. Моннан да унайлырак вакыт та. урын да башка булч1аячак.
Их. жыры да бар бит әле анын. Ничек кенә җырлыйлар сон ате?
Кара урманга ксргондә.
Агын куркак булмасын
Атын куркак берни түгеп.
Ярын уртак булмасын
Юк инде, Әдибә уртак яр белән яшәмәс, биздерер ул Җәмиләне Солтаныннан
Мөгаллимәнең килене булмасам. исемем Әдибә булмасын дигән иде. Барыбер Солтанны үзенеке итте. Хәзер ирен Җәмиләгә биреп исемен бозаргамы? Юк.
Жәмилә таудан менеп җиткәндә, боргаланып, көндәшен күрмәмешкә салышып кына узып китмәкче иде. Әдибә анын каршысына чыкты. Әкрен генә килде дә. Жәмиләнсн ике аягына басып, күкрәгенә китереп төртте Бар ачуын шушы сынар кулга салгангамы, төртү бик каты килеп чыкты, тегесе нәрсә булганын аңларга өлгергәнче, тигезлеген югалтып, аягында басып кала алмады, сулы чиләкләре-ниләре белән тау астына мәтәлде
Әдибә, берни булмагандай, чишмәгә төшеп китте Жырлыи-җырлый чиләкләрен тутырып су алды да. як-ягына. һаман мүкәләп өс-башын рәтләп маташкан Җәмиләгә карамыйча гына кайтып китте.
АЙ-ли. Җомилл,
Җай көннәре ямьле ло.
Ачуым юк минем сиңа. Жәмилә. юлыма гына чыкма.
Юлыма гына чыкма
Су буенда булган әлеге хәл турында бер кешегә ләм-мим бер сүз әйтмәде Җәмиләнең үзенә исә бу хакта сөйләп йөрү бөтенләй кулай түгел иде. Шуңа күрә авылда бу хакта сүз-мазар чыкмады. Уҗымга кергән хатын ничек итеп оч бәбәй итәкле күлмәге, чигешле ак алъяпкычы, штиблетлары, шулар өстенә сулы чиләкләре белән тау астына мәтәлеп төшеп, балчыкка буялып, тезләрен канатып бетерүләре хакында мактанып сөйли алмый бит инде
Ул да төшеп калганнардан түгел. Юашлардан да саналмый. Башка вакыт булса сикереп торып, рәнҗетүчесенең чәченә ябышыр иде дә бит. тик үз гөнаһын үзе белмимени?! Эчтән тынды Җәмилә. Шул вакыйганы уйласа Әдибәнең хәзер дә көләсе килә, үз батырлыгына үзе шакката Каян башына килгән дә. каян коч алган диген син! Кешегә сойдәсән. юаш хатыннын кыланышын үз күзләре белән күрмәгәч, ышанмаслар да Жәмилә аннан бер башка калку да, тазарак та. Аннан сон балта остасы Әгьзәм кызынып тамагы ипидән өзелгәне юк. Атар нәселләре белән шундый. Кеше өчен бил бөкмәсләр, кирәкмәгән җирдә сынып суда эчмәсләр, колхозга батырып эшләмәсләр Әтиләре Әгьзәм. адәм сизмәс, эт өрмәс—астыртын җан. мыштым гына күрше өлкә ягында кемгә ой сала, кемгә мунча җиткерә Акчасы бара, тамагы гук. өйгә балаларга да атып кайта. Үзе ни элек, ни хәзер колхозга рәхәт күрсәткән кеше түгел Икмәккә дә тилмермиләр, акчалары да өзелеп тормый. Кьшары да өстән ямап, астан кисеп йөри Кеше бакчасына кереп, җәзасыз гына калмакчы Апасы Мөнҗия Газизҗанны Хәтимәдән тартып алмадымыни? Атды Ике кыз белән
9. .к у.ми
калдымы Хәтимә? Калды. Баскан саен бакыр булмаган кебек, һәр хатын да Хәтимә түгел. Монысына да ир кирәк булган. Алмый гына тор әле. Ачның күзе икмәктә, тукнын күзе хикмәттәме?! Тамагы туйгач Жәмилә маена чыдый алмый башлаган, чит бакчага кермәкче иде. Әдибә аны тиз акылга утыртты, ничек кенә таудан тәгәрәтте әле. Икенче юлы хатынлы ирләрне аздырганда уйлар. Бу юлы кайдан мәтәлермен микән дияр.
Шул вакыттан соң Жәмилә Ташкент ягындагы апалары янына чыгып китте. Әдибәнең үз бәхетен үз кулы белән читләргә бирә юрганнардан түгел икәненә ышангач өметен өзгәндер инде. Солтанның да гаиләсен ташларга исәбе юк, ул яңа йорт җиткерергә ниятләп, бура бурата башлады. Жәмилә үз өметенең кысыр хәсрәт икәнен, бу сукмакта эше пешмәслеген аңлады. Авылдан чыгып китте дә югалды. Кай вакытлардан бирле кайтып күренгәне юк әле.
Исән йөрсен. Минем сукмакка гына чыкмасын, ди Әдибә.
Берәү дә сизми калды дип уйласа да, каенанасы белеп, күреп йөргән ахры. Беркөнне ул:
—Киленкәем, түз, балалар хакына сабыр бул,—диде.—Ирен сугыштан әйләнеп кайткан икән, бу—бәхет. Үзен беләсен, мондый бәхет авылдагы ничә хатыннын яртысына да тәтемәде Биш килендәштән бер син ир белән торасын. Дөрес, килендәшләрен белән аран яхшы Булышырга дигәндә авырыксынмыйсың, ашыңнан калдырмыйсын. Монысы өчен рәхмәт. Мин шәһит киткән улларым өчен бер өзелсәм, ятим киленнәрем, аларнын ятим балалары өчен икенче өзеләм. Син язмышынны аларныкы белән чагыштырып кара. Үзеңне бәхетсез дип әйтә алмассың. Сакла бәхетеңне Ычкындырма син аны үз кулыңнан. Әгәр Солтан сине ташласа, минем ана бәхиллегем юк. Минем хәер-догамнан башка әллә кая китә алмас, рәнҗешем тотар. Солтан минем сүздән чыгуын-чыкмас, калганы—синен кулда.
Әллә каенанасы Солтанның тагын берәр эшен белеп сөйләнде, әллә сүз шул Жәмилә турында гына барды, Әдибә анлап та бетермәде Ирнен кайда йөргәнен ин соңыннан хатыны белер ди. Әдибәгә Солтанның Жәмилә белән булган хәлләре генә мәгълүм иде. башкасын сизмәде.
Әдибәнен чуалган уйларын тагын Зәкия бүлде.
—Кара әле. туганым, минем дә улым синен Гарифҗанын кадәр булыр иде бит, әйеме?
Әйе. Әдибә Гарифҗанын сугыш башланыр алдыннан тапты.
Зәкия һаман Әдибәнен аяк очында утыра. Аның күзләреннән аккан кайнар күз яшьләре тезенә капланган итәген чылатып бетергән. Үзе дога кебек шигырь укый!
Хәлен ничек?—диючем юк.
Сыйпап йомшак чәчемнән Миндәй сары сагышлылар Җиргә күпме чәчелгән.
—Әллә шигырьләр дә язасыңмы. Зәкия?
— Юк ла, кеше язганны гына укыйм. Тегендә бит төрле кеше бар иде: талантлылары да, эт кебек явызлары да Нинди генә булсалар да, бәхетсезләр инде, Әдибә. Бәхетле хатын-кыз анда эләкми. Менә шуларнын каисысыннан нәрсә өйрәнеп каласын инде. Күп нәрсәгә өйрәтәләр Сина сөйләсәм моннан ары йокын йокы, ашын аш булмас. Белмәвен хәерле. Мин бары тик бер нәрсә белән генә исән калдым. Беләсеңме. Әдибә, гел улымны гына уйладым. Аннан әти белән әнинен алларына тезләнеп бәхиллекләрен алу уе яшәтте мине Ә алар юк. Алар минем хәсрәтемне
күтәрә алмаганнар. Син минем баламны үтергәнемә ышанлынмы0
—Юк. Зәкия, ана мин генә түгел, беркем дә ышанмады
Яратусыз яралган бала, яратып көтеп тормаганнарын белеп, бу дөньяга килгәнче үк китеп барган, дип уйлады Әдибә. Ләкин уйлаган уен туганына әйтмәде Болай да яралы йөрәген тагын җәрәхәтләмәскә булды.
—Балам исән туса мин аны беркемнән дә рәнжетгермәгән булыр идем Әти белән әни дә яшәрләр иде әле Мин аларны вакытсыз кара гүргә керттем. Кайткач булса да үземнен гаепсез икәнемне әйтермен дигән идем. Хәзер кемгә кирәк инде ул дөреслек. Буласы булган, буявы—уңган Батам да. әти-әни дә юк Ярый әле бу хакта Закир белмәде Анын газиз башкайлары кайда ятадыр инде.
Юлда кайтуым төрмәдә утырганнан да авыррак булды Кайтып керсәм, өйнең тәрәзәләре кагылган, ишектә йозак Тагын үзәкләрем өзелеп куйды.
Күнел елый. Жан телгәләнә...
Аккан сулар кебек никадәрле гомер узган...
Кыендыр ул көтәр кешен булмаса
Әдибәнең Зәкияне юатасы, ана берсеннән-берсе матур, жылы сүзләр әйтәсе килде, тик матур сүзләр тел төбендә катлы
—Син кайчан кайттын сон. Зәкия?
—Ике көн инде.
—Соң. тәрәзәләрендә кичә генә такта иде бит әле.
—Мин аларны бүген алдым Икс төн. икс көн өйдән чыкмый елап яттым. Төнлә белән Сарашлыдан су ташып, өемне юып чыгардым Әти белән әнинен кабере янына барып, озаклап утырдым. Бәхиллек сорадым Ничек уйлыйсын, агар мина бәхил микән?
—Ата-анага баланын начары юк диләр бит. Зәкия...
— Әтинең теге вакытта мина әйткән сүзләре һаман катак төбендә тора: “Мондый хурлыкны күргәнче, үзеннен үле гәүдәңне күрү җиңелрәк булыр иде"’.—диде бит әти. Гөнаһым зур минем, туганым
Гөнаһларны кемнәр үлчәгән?!
Бала бавыр ите...
Багасын кичермәгән әти-әни булмас
—Сина бит әле утыз да тулмаган. Кияүгә чыгарсын, балалар табарсың Вакыт дәвалар әле. Сабыр бул. Зәкия!
—Кияү миңа түгел, яшь кызларга да юк бит Китәм мин. туганым, күз күрмәгән якка, этләр олаккан җиргә чыгып китәм Барысын да онытасым килә. Авылда кала алмыйм инде мин.
—Соң, шул этләр олаккан яктан кайтгын түгелме0
—Әйе шул,—диде дә. Зәкия үз сүзеннән үзе кызык табып, рәхәтләнеп көлә башлады Бу минутларда ул элеккеге ваемсыз, үтә сөйкемле Зәкия иде.—Ә син, туганым, һаман да шулай жор телле, уен сүзле икәнсең. Элек мин синен җырлавына, аннан да битәр матур итеп, сырлый-сырлый сөйли белүенә соклана идем. Синен кебек жанга май сортеп сөйли белүче юк авылда. Һаман шулай шигырь-жьгр сүзләре кыстырып сөйлисеңме, һаман да җырлыйсыңмы?
— Менә бу сыбызгы борыннарны йоклатканда гына жырлыйм Алар минем үзләре әртист-жырчы. үзләре тыңлаучы. Хәзер кичке уеннарга төшүләр бетте бит инде.
— Бәхетлеме син. Әдибә0
Әдибә шактый вакыт дәшмәде Бераз тын утыргач кына:
—Андый сүзне кычкырып әйтмиләр, туганым, яманнын калагы озын, гиз ишетә, ишетә дә күз тия,—дип куйды Үзе шаярам гына дигән кебек, рәхәт итеп елмайды
Ничә еллар бер кешегә ачыла алмыйча жанын кыйнап яшәгән Зәкиянен
туганына сөйләр сүзе җыелган иде. Менә, ниһаять, туган авылында, туганы тиешле кеше янында ул. Әдибә аны аңлап, ышанып карый. Зәкия сөйләде дә сөйләде. Бер елады, бер тыелып кына, тавышын күтәрми генә, җырлады.
Бу дөньялар әче миләш...
Шулай да ул туганы янында үзен бәхетлерәк хис итте. Үзен кирәкле кеше итеп тойды. Ана ышаналар, аны яраталар, аны сагынып торганнар бит.
Бу дөньялар әче миләш...
Солтан өйләр ут алгач кына, арып-талып кайтып керде. Анда да кайтмаган булыр иде әле, күрше малае күреп, сөенче алган. Әти кеше кайтып керү белән:
—Улым,—дип, бала өстенә иелде. Бала да якын кешесен күреп таныгандай кыймылдап, мекердәп куйды, авызларын очлайтып чапылдатты, ашарга әнисенен күкрәген эзләде, төрелгән чүпрәгеннән кулларын чыгарды.
—Кара, кара, минем улымнын карыны ачкан,—дип куанды Солтан. Баланын мендәрен, чүпрәген рәтләгәндәй итте. Кулына бер алырга, бер алмаска белмәде. Бала шундый кечкенә тоелды ана, көрәктәй куллары белән тотса, улы уалып китәр кебек тоелды.
—Бала күрмәгән кеше кебек каушатып та җибәрде әле,—дигән булды, үзенен чыннан да каушавын, дулкынлануын яшерергә теләп. Бишек янында таптанды.
Әдибә әле иренә, әле бала бишеге янында кайнашкан улларына яратып карады. Уллары кечкенә энеләренен кемгә охшаган икәнлеген тикшерә.
- Борыны минеке кебек,—диде Гарифҗан.
Закирҗан анын сүзен җөпләп баш какты.
—Ы-ы. Минеке дә.
— Юк, минеке кебек кенә.
—Ату сәсе минеке,—диде Закирҗан, бирешәсе килмичә.
—Эһе,—диде Гарифҗан бүтән бәхәсләшәсе килмәгәннән генә.
Малайлар шунда ук килешеп, энеләренен әле кулларын, әле аякларын тотып карадылар, шулай бәләкәй булуына аптырадылар, анын белән уйнап та булмаячагын уйлап борчылдылар. Яна туган энеләренә әбиләре пешергән коймакны бик ашатасылары килде, әниләре генә рөхсәт итмәде.
Әдибә бәхетле иде. Тормышыннан канәгать иде ул.
Яшәү яме—әче миләш тәме, миләш эчләрендә дәва бар.
Әчесе дә, җиләге дә—яшәүдә.
Яшәргә кирәк.
Авыл күптән йоклый. Тик бер өйдә ут яна. Анда барысын да йоклатып, белгән догалары белән балаларына бәхетле тормыш тели-тели Әдибә улын
имезә.

Реклама