Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЛЛӘ КАЯН ЭЗЛӘП ИӨРИСЕ ЮК...


" Безнең заман герое" дип исемләнгән бу дискуссия уңаеннан язылган мәкаләләр заман герое хакында гына булып калмыйча, гомумән әдәбиятыбыз торышына, анын бүгенге хәл-халәтенә кагыла. Әлбәттә, шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки әдәбият мәсьәләләре хакында язучыларның “Ел йомгаклары"нда. съездларда сүз кузгатып кына төпле-ныклы фикерне әйтеп тә бетереп булмый, анда бүтәнчәрәк мәсьәләләр калкып чыга. Ә инде нәкъ менә әдәбиятның үзенә, аның төрле жанрларына карата кызыклы һәм гыйбрәтле генә фикерләр еш кына онытыла да куя. Дөрес, сөйләгәндә әйтелгән фикер-сүзләр дә кемнеңдер колагы на-күңеленә керәдер (аралашу үзе бер мәктәп бит ул!), әмма журнал битләрендә ике ел буе саннан-санга, бер темага жентекле сөйләшү алып бару, әңгәмә кору—монысы инде бөтенләй икенче төрле хәл. эзлеклелекне һәм бер-беренне ныклап “тыңлый", анлый алуны тәэмин иткән фал. Эш инде монда, бер уйласаң, бары тик шушы бәхәстә катнашучы авторларның ни дәрәжәдә әзерлекле, үз фикерләрендә ни дәрәҗәдә эчкерсез булуыннан, мәсьәләнең житди булуын ни дәрәжәдә аңлавыннан һәм тоюыннан тора кебек. Нәкъ менә шунысы, соңгысы, минем үземне, шәхсән, шактый борчыган, шикләндергән бер нәрсә булды. Журнал алып барган бу дискуссиягә башта ук кушылмавыма, мөгаен, шул хәл бер сәбәп тә булгандыр...
Әйе. сүз бүгенге чорның геройлары, безнең заман геройлары турында бара Барырга тиеш. Тик шуңа да игътибар итик: сонгы елларда бик күп әсәрләр—тарихка күз һәм йөз багып язылган романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырь һәм поэмалар туды. Бу әсәрләр бүгенге көнгә үткән чорларның бик күп геройларын “алып кайтты", аларны. әгәр шулай әйтергә яраса, бүгенге заман геройлары ясады. Әмма бүгенге көннең герое Ул үзе нинди сон? Кайсы әсәрләрдә? Кайда ул? Менә шушы сорауга жавап эзләгәндә безнең бу дискуссиядә катнашучы каләмдәшләребез темадан бераз читләшебрәк китте кебек. Дөресрәге, заман герое турында, әдәбияттагы бүгенге тема, проблема, жанр мәсьәләләре турында уйлануга караганда, күбрәк үткәнрәк чордагы әсәрләргә, аларның авторларына бәя бирү өстенлек ала башлады кебек. Без “Совет чоры" дип атаган гаҗәеп бер чорны тәнкыйтьләү, ул чорда туган әсәрләрдән “йөз чөерү", ничектер, кайбер язмаларда үзмаксат булып әверелде Бәлкем, шулайдыр: бәхәс жанры, дискуссия жанры шундый “кмскенлек"не таләп итәдер. Әмма без. заман герое хакында уйланганда үткән чорда язылган әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез икән, иң беренче чиратта шул чорның үзенә бәя бирә белергә, шул чорнын характерын истә тотарга тиешбез. Әдәби процесс—үсештәге процесс, анын тулы бер тарихыннан аерым-аерым өлешләрне йолкып алып та. өзеп ташлап та булмый. Шул ук вакытта әдәби процесс—җәмгыятьтәге үзгәрешләргә аеруча бәйле бер процесс, әдәбият үзе үк. әгәр дә инде бик фәлсәфи итеп әйтергә тырышсак, җәмгыять белән диаликтик бәйләнештә яши. Димәк, иҗтимагый формация— әдәбиятка тәэсир иткән кебек үк. әдәбият та җәмгыятькә тәэсир итә һәм бу "тәэсир итешү" заманның характерына турыдан-туры бәйле бит! Йәгез. кайбер каләмдәшләребезгә ияреп, аларга кушылып без бүген “совет чоры "нда язылган (татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган!) әсәрләрдән йөз чөерсәк, бүгенге көннең геройларын тиешенчә күзаллый алырбызмы? Әгәр дә безнен сүз "коммунистик режим"ны тәнкыйтьләүгә генә кайтып калса, без әдәбиятның үзенә, әдәби әсәрләргә төпле, нигезле бәя бирә алырбызмы?
Менә шул жөһәттән минем лә бер язмага, танылган каләмдәшебез Айдар Хәлимнен "Беләмсез кая барганны?" дип исемләнгән ('Казан утлары". 2005. 2 нче сан) мәкаләсенә игътибар итәсем килә. Нәкъ менә югарыла әйтелгәнчә. Айлар Хәлим сүзне "совет чоры әсәрләренә ревизия' рәвешендә азып барырга тырыша Аяз Гыйләжев кебек әдипләрнең кайсыдыр әсәрләрен "30 елга соңарып язылган", "рус әдәбиятында бу тема күтәрелгәннән сон гына язылган" әсәрләр итеп бәяли. Әмирхан Еники кебекләрне исә "артык сак. сабыр" булуда тәнкыйтьли Иа Хода, безнен әдәбиятның үз тарихы бар лабаса! Әдәбиятнын гына түгел, һәр авторнын әле әдәбиятка бәйле үз язмышы—тарихы бар.
“Казан утлары" журналына Ибраһим Салаховнын Колыма хикәяләре " килеп кергәнен хәтерлим. Бу әсәрнен басылачагын ишеткән Ибраһим аганын башта ни әйтергә белми каушап-аптырап калганын, аннан сон күзләреннән яшь бәреп чыкканын, елаганын хәтерлим. Бу әсәрне нинди икеләнүләр белән алып килгәнен, аны роман итеп түгел, хикәяләр итеп махсус язганын соиләде ул һәм соңыннан бу хакта матбугатта да язып чыкты Дөресрәге, инде бу әсәр "Тайгак кичү" исеме белән—"Казан утларьГнла. “Колыма хикәяләре" исеме белән аерым китап булып басылып чыккач. Бөтендөнья татарларының II Конгрессына кунак буларак килгәч, үзе урнашкан фатирда мина әңгәмә-интервьюда сөйләгән иде моны Ибраһим ага Лагерьдан котылып, Казакъстанга “спецпоселение"гә җибәрелгәч, " надзор" астында яшәп кон иткән чакларында шушы әсәренә тотынган Ибраһим ага аларны махсус “хикәя” дип атап яза. Теләсә кайсы вакытта—көндезен һәм төнлә—тентү белән килүләре мөмкин! Язылганнарны пыяла банкага салып, агач төбенә күмеп барганнарын сөйләгән иде Ибраһим Салахов. Колыма лагерьларының барлык “сынау"ларын үткән, дус-дошманның хыянәтен татыган шушы кешене, язучыны " сонга калып” язуда яки әсәрен сагаеп-сонарып бастыруда гаепләргә мөмкинме? Әле шул вакытта, “үзгәртеп кору”лар башланган, демократия һәм милли азатлык хәрәкәте үсеш алган көннәрдә дә Ибраһим ага бу әсәрен бик икеләнеп-сагаеп кына алып килгән иде. миңа калса!
Әлеге мәкаләсендә Айдар Хәлим әле аксакал әдибебез Әмирхан Еникине дә. кайбер рус әдипләре белән чагыштырып, шул ук ‘ артык сак" булуда тәнкыйтьли. Мондый “саклык-сабырлык” характердан да. еллар буе тупланган тәҗрибәдән дә киләдер. Ничә кат үзебезнен авыз пешкән бар. җәмәгать: кайчак—уйнап, кайчак һаваланып, дигәндәи. бер-бер сүз әйтеп ташлыйсын, ә аннан сон ул сүз сина. синең саллы сүзен булып, үзенә килеп ишетелә "Аһ. без үзебез дә инде шактый еллар яшәгәнбез, безнен сүзне күпләр инде бик җитди кабул итә икән бит' дисен шуннан сон. Әйе. Әмирхан ага сак кеше—сүздә сак. иҗатында сак. язган мәкаләләрендә сак иде. Әле дә хәтерлим, анын белән газета өчен бер-бер әнгәмә оештырсаң, ул үзе мин эшләгән "Мәдәни жомпГга бер-бер мәкалә язса, әле шул язма чыкканчы бер ике-оч тапкыр шалтыратмый калмас иле. "Менә фәләненче биттә, фәләненче юлдагы шундый-шундый сүзне менә шунлыйрак сүз белән алыштырып булмас микән?"—дигәндәйрәк итеп әйтер иде Әле тагын кайбер урыннарда өтерне үзгәрттерсп-алыштырын “җәфалар" иде. Сак кеше иде Әмирхан ага! Олпатларча сабыр, салмак, сак иде. Әмма, аңлавымча. Айдар Хәлим үз мәкаләсендә әдипнең үз характеры турында түгел, ә иҗатындагы сыйфаты турында сүз алып бара! Монда инде, минемчә, уйларга кирәк Нигә без Әмирхан Еникинен “Әйтелмәгән васыят"ен генә телгә алабыз? Нигә без анын атаклы "Рәшә"ссн. әле совет чорында чыккан һәм “сабитовщина" дигән иссмнәр-ярлыклар барлыкка килүенә сәбәп булган, бәхәсләр тудырган әсәре турында онытабыз?
Татар әдәбиятының бүгенге көнен, хәл-халәтен. анын геройларын тарихи күзлектән чыгып бәяләү зарур, дидек. Бу мәкаләдә генә барысын да әйтеп бетерү, әдәбиятның узган гасырдагы аерым күренешләренә генә дә бәя биреп чыгу мөмкин түгел
Әмма узган гасыр башында гына барлыкка килгән басма матбугатыбыз (ни өчен шулай икәнен беләбез бит!) ул чордагы милли азатлык хәрәкәте рус социал- демократларына никадәр ышаныл-инанып кушылуын, монын тарихи сәбәпләрен аңламау артык беркатлылык булыр иле Беренче татар газеталарыннан булган "Фикер"не. "Әлгасрелжәдит". “Уклар" кебек журналларны чыгарган. Тукайның мөгаллиме остазы булган, анын “Пар ат" шигыренә кой язган Камил Могыигыинын язмышы, мәсәлән, безнен ул чордагы, узган гасыр башындагы матбугатның һәм әдәбиятның язмышын да ачык чагылдыра кебек матбага өчен көрәш, социал- демократларга. большевикларга кушылу, партиядән чыгарылу, репрессияләр Әмма
11. .к у . м«
шунысын да истә тотыйк: әле басма матбугаты туып кына килгән бер вакытта ук татарда әдәби хәрәкәт нинди зур күтәрелеш алган?! Сүз унасннан гына булса да әйтеп-билтеләп, янә бер кат раслап үтик: безнен татар халкы басма матбугат, басма әдәбият тыелган, рус патшалыгы басымы шартларында көн иткән чорларда да үзенен әкиятләрен, авыз иҗатын, гарәп һәм фарсы телләреннән кергән хикәятләрне телдән- телгә йөрткән, кулъязма китаплар итеп күчереп язган, бәет-мөнәжәтләр әйткән Безнен әдәбият үз геройларын үзенен авыз иҗатында саклаган, димәк, әдәби традицияләрне дә буыннан-буынга тапшыра килгән Басма матбугат тууга ук үсеш азган әдәбиятның нигезе әнә шундый! Әмма эш бары тик шунда гынамы сон әле?! Ягез. шул ук репрессияләрне. Сталин чоры репрессияләрен, гомумән тоталитар режим шартларын искә төшерик. Шундый шартларда да яши алган әдәбиятта җирлек, таяныр нигез ничек яши алган? Йә, әйтегез: чорнын үзен, анын барлык нечкәлекләрен ачык аңламыйча торып аерым бер шәхескә, бигрәк тә язучы кебек катлаулы шәхескә бәя биреп, объектив бәя биреп буламы? Татар халкы үзе. татар әдәбияты үзе үк рус халкыннан һәм рус әдәбиятыннан күбрәк кысылганлыгын кабатлап тору монда инде кирәкми дә кебек! Шуна күрә, кабатлап әйтәм. “рус әдәбиятыннан сонга калып язылган" дигән сүзләр аша түгел, татар әдәбияты тарихында нинди әсәр тууы, нинди геройлар тууы хакында сүз йортеп бирү кирәк бәяне—бигрәк тә үткәндә язылган әсәрләр хакында сүз йөрткәндә! Югыйсә, Айдар Хәлимчә яки башка кайбер авторларча фикер йөртсәк, безгә татар әдәбиятының тарихыннан ук ваз кичәргә туры киләчәк.
Әйтегез, әгәр дә татар әдәбияты үзенең “совет чорындагы әсәрләре" белән һәр өзеклекне ялгап килмәсә. Айдар Хәлим “шик белдергән" “Намус". "Алтын йолдыз", "Газинур" кебек әсәрләр, "сонга калып" язылган романнар булмаса, безнен бүгенге әдәбият туа һәм үсә алыр идеме, анын таяну ноктасы булыр идеме'.’
Айдар Хәлимнең мәкаләсендә, бүгенге заман герое турында бәхәс-дискуссия уңаеннан бирелгән язмасында, тагын бер урынсыз "дәгъва" бар. Монысы диссидентлык мәсьәләсе. Бу хакта анын ни өчен болай сүз куертканын да андау мөмкин түгел кебек. Әмма бер нәрсә аңлашыла: ул үзен шундый бер язучы, диссидент язучы итеп танытмакчы. Имеш, анда Мансур Барҗылы—Аяз Гыйләжев. Мөдәррис Әгьләмовны заманындагы диссидентлар белән тиңләштереп язган да, “тоталитар режим һәм шовинизм белән аяусыз көрәшүче" Айдар Хәлимне әйтми калдырган. Әйтерсең, халкың өчен, милләтең өчен көрәшүдә, әдәбиятка хезмәт итүдә диссидент булу үзмаксат! Белмим, диссидент сүзенә билгеләмәне ул мәкаләсенә Айдар Хәлим нинди энциклопедиядән алгандыр, ә менә “Большая Российская энциклопедия" гыйльми нәшрияты, "Экономическая газета" нәшрияты йорты 1995 елда чыгарган "Иллюстрированный энциклопедический словарь"да әйтелгән: "Диссидент—латин сүзеннән алынган (сһхзнктех), анын беренче мәгънәсе католик һәм протестант диннәре хакимлек кылган дәүләтләрдә христианнарның шушы диннәргә табынмавын чагылдыра, ягъни хакимияттә канунлаштырылган күренешләргә карата үзгә карашта торуны аңлата, икенче мәгънәсе исә болай: диссидентлар дип 1950 еллар азагыннан алып 80 нче еллар уртасына кадәр элекке социалистик илләрдә тоталитар режимга каршы чыккан, төрле юллар белән кешснен һәм гражданның иреге һәм хокуклары өчен көрәшкән, Чехословакиягә (1968) һәм Әфганстанга (1979) совет гаскәрләренең кертелүен кискен тәнкыйтьләгән кешеләрне атыйлар. Аларны йә илдән куганнар, йә үзләре чит илгә чыгып китәргә мәжбүр булганнар, күпләре шпионлыкта гаепләнеп хөкем ителгән, кайберәүләрен мәҗбүри рәвештә психиатрик хастаханәләргә япканнар."
Ярар, бу соңгысы—56-80 еллар турындагысы—билгеләмә була алмый дип карыйк Монысы энциклопедик сүзлекне төзегән авторлар һәм галимнәр ихтыярында калсын. Ә менә хакимияткә карата үзгә карашта тору мәсьәләсендә алар дорес билгеләмә бирә. Һәм монын өчен һич тә чит илгә качып китү, яки ачлык игълан итү мәҗбүри түгел. Менә шулай уйласак, бездә диссидент дигән проблеманы куерту бөтенләй дә кирәкмәс күренеш дип әйтергә була. Ә чын әдип, чын шагыйрь— тарих мона шаһит—һәрчак хакимият белән бәхәстә булган, һәм бу табигый күренеш Кабатлап әйтәм үз халкыннын бәхете өчен көрәш гә үзенне диссидент дип атау һич тә мәҗбүри түгел!
Әлбәттә, сонгы вакытта модага кереп китте, кем теге, совет вакытында чит илгә чыгып качкан, дөресрәге, чит илгә "кунакка”, гастрольләргә баргач шунда торып калган, ягъни сәяси качак статусын сорап алган—шулар диссидентлар, халык өчен көрәшчеләр Рудольф Нуриевны әнә без ничек хөрмәт игтек. татар егете
Бөекбританиянен Корольлек балетында бии дип мактандык. Йә. шуннан ни"’!
Зур гына бер язучыбызның. ярар, исемен үк әйтеп сөйләшик—Рабит Батулланын—сөйләгәне бар: үзенә бик авыр елларда, бик тә кысылган бер вакытларда ул (70 нче еллар булгандыр) Яна елны каршылау төнендә Илһам Шакировнын оенә килеп керә Жырчы да берьялгызы. анын да эше-тормышы гел унай гына бармый “Илһам, әллә сон берәр чит илгә чыгып тайыйкмы0"—дигән сүздән сон Илһам абый, башын учларына салып, бик озак тын утыра һәм әйтә: “Монда да эшлисе эшләр күп бит әле”,—ди Менә шулай Әлбәттә. Илһам Шакиров чит илгә чыгып качкан булса, ул инде бүген, мөгаен, дөньянын ин бай кешеләреннән саналыр иде. Әмма Илһам абый илен-халкын ташламады, ул милләт бәхете өчен шушы милләтнең янәшәсендә торып көрәште
Әйе, татар әдәбияты зур тарихлы әдәбият. Аллага шөкер. 60 нчы еллар шигъриятенең бөтен егәрен күнелдән җуймаган шагыйрьләребез, аларнын күбесе әле дә ижат итә. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Роберт Әхмәтжанов. Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхим Юк, исемнәр санау үзмаксат түгел, ә бәлки аларнын ижат мәйданы үзәгендә булуына соклану һәм рәхәтлек хисе кичерүдән бу. Аллага шөкер, татар прозасы тарихи романнар белән баеды, хак тарихка сусап яшәгән халык, чыннан да, бу өлкәдә менә дигән “ликбез” мәктәпләре үтте Мөсәгыйт Хәбибуллин. Флүс Латыйфи, Вахит Имамов Аллага шөкер, драматургиядә без һич тә башка халыклар, башка әдәбиятлар арасында йолкыш хәлдә түгел' Юк. һич кенә дә
Исемнәрне атау үзмаксат түгел Әмма мин бүген заманнын катлаулы обрахларын. геройларын—типик геройларын—үз поэмаларында аеруча табып ала белгән, калку итеп күрсәтә алган Ренат Харисны билгеләп узу кирәктер дип уйлыйм Анын "Исемсезләр” шигъри романы бүгенге көннен сурәтен, әнә. сурәтләде дә салды Ә шулай да, “Казан утларьГнын бүгенге заман герое турында зур сөйләшү, бәхәс башлавы юкка гына түгел бит! Заман герое турында сүз башланган икән, димәк, сорау әдәбият алдында, бүгенге көн әдәбияты алдында куелган. Ә тагар халкының бүгенге әдәбияты (матбугатлы һәм матбагалы әдәбият—тарихын җуймый саклый белгән әдәбият!) заманнын башка халыклары әдәбияты белән ярышырдай әдәбият Димәк, таләпләр зурдан Әмма Әйткәнемчә, бер татар әдәбияты гына түгел, башка халыкларның әдәбияты, сәнгате бүгенге чорда зур кризис кичерә. Аурупа мәдәнияте исә, шул ук АКШларнын рухи дөньясы тотнаксызлыкнын ин хәвефле бер өзегенә килеп керде. Алай гына булса бер хәл. бу әхлаксыз мәдәният, “базар шартлары” булып, безнең мәдәнияткә дә өлге тага, өлге-калып булып килеп керә. Мондый өлгегә бары тик безнен мәдәният, безнен әдәбият, үзенен тарихи тәҗрибәсенә, үзенең рухи тәҗрибәсенә таянган, таяна белгән, һәр үткән чордан йөз чөерергә һәвәсләнмәгән әдәбият кына каршы тора ала.
Күпме суз, күпме вакыт “әрәм китте”, ә “бүгенге заман герое" турында әйтеп бетереп булмады кебек. Кайда сон ул. безнен заманның герое? Кайда ул? Бәлки ул. әнә, Балтачтан язып яткан Әхәт Фазылжанов дигән авторыбызның "Флюгер" дигән хикәясендәдер0 Әйе. мәктәп балаларына физика дәресендә Флюгер ясаткан (җил искән якка борылучы прибормы әле ул?') укытучының—ураза тоткан бер баланы бөтен класс алдында кимсеткән-рәнҗеткән укытучының—бүген мәчет карты булуын хикәяләгән вакыйгадамы ул герой0 Йә булмаса Әлеге дә баягы, матбугатта шактый макталган, дөресрәге, "макталырга хөкем ителгән" әсәр—Мөслимдә яшәп ятучы, язучы Фоат Садриевнын “Бәхетсезләр бәхете” романындамы? Әмма, ни гаҗәп. Ф Садриевнын ни макталган шушы романындагы проблемалар һәм геройлар да бер нәрсәдән—"Коммунистик җәмгыятьне сүгү”дән уза алмады. Заманнын герое, минемчә, кабатланмас язмышлар, кабатланмас характерлар аша ачылырга, табылырга тиеш Ана, әлбәттә, төртеп күрсәтеп тә. “Әнә ул. Заман герое'” дип әйтеп тә булмаячак Ул герой безнең арабызда йөри, яши. матбугатта, телевидениедә чыгыш ясый, безнең белән бер табын яныңда утыра—аны таба белергә, таный белергә, образлы итеп сурәтли белергә һәм. заманнын типик герое итеп, әдәбият тарихына "чәпеп” куя белү генә кирәк Ә монысы инде, гафу итәсез, теләсә кемнең кулыннан килмәскә мөмкин. Без заман героен шу на күрә эзлибез дә. Югыйсә, әйткәнемчә, алар безнен арада яши, әллә кая китеп эзлисе юк. барысы да монда янәшәдә