Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАН ТУРЫНДА ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ


С и б г а т
Хәким
(1911 - 19861
Без Казаннан, Иделдән
—Сез кайдан? дип сорыйсыз.
—Без Казаннан, Иделдән.
Идел эчкән су булыр.
Иделдә иген иккән,
Яшәгән, көнен иткән Татарстан шул булыр.
—Сез кайдан? дип сорыйсыз.
Без Казаннан. Казанны Идел кичкән шул белер.
Урамнары ак ташлы,
Җырлый Сәйдәш, Такташны Татарстан шул булыр.
Нури
Арслан
(1912-199II
Казан кызы
Казан кызы, сылуым, нркәм. Иделдәге акчарлак.
Уйнап очкан акчарлактай Син барасын уйнаклап ла, Җилфердәп, вак-вак атлап.
Атлыйсын тиз-тнз генә, Ликларын төз генә, Үкчәләрен без генә,
Тимәс микән күз генә... Үзәкләрем өзелә лә.
Әйтсәнә бер сүз генә.
Үзе чая, үзе тыйнак - Бер сүз әйтсән кызара... Кемнәр генә гашыйк түгел Безнен матур кызларга ла. С-инен кебек кызларга!
Чибәрләр күп безнен илдә. Әгәр санап карасан-.- Мин шулай да татар кызын Казан кызын яратам ла. Иркәм, сине яратам.
ш.
Казаным
Казаным, Казаным!
Җир йөзендә синнән Матуррак калалар Күп алар! Мин беләм Рим, Парижлар данын... Күңелем аларның Берсенә генә дә Алыштырмас сине,
И минем Казаным!
Казаным, Казаным! Болагың, Болгарың, Чокырлы юлларың Тыңлаган Тукайның Ютәлләп узганын...
Ул бүген бакчада, Металлга төренеп, Киләчәкне күзли—
Бу минем Казаным!
Казаным, Казаным! Яңарган урамың...
Татар һәм рус сүзе һәр якта яңгыравын Мин тыңлап барамын, Кремль диварын Сәламләп Иделем Дулкынын уйната Бу минем Казаным!
Әнвәр
Давыдов
(1919-1968)
Гөлшат
Зәйнашева
(1928—2005)
Туган җирем Татарстан
Идел ярына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем Татарстан.
Кая гына китеп,
Капларга бармадым.
Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
Биш диңгезгә каран елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан Кая гына китеп,
Кайларга бармадым.
Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
Күнме жырлар җырлый халкым бүген, Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне Әйтә алсам шушы җырымда.
Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым Иделем таннарын.
Рәшит
Әхмәтҗан
(19*1-1995)
Артка чигенмәдек дияр идем,
Килде яулар . Бел дә чигендек. Илне сөю I әмерлеккә булгач Ул чигенү булды бер көнлек.
Җинсп үлдек, җннеп исән калдык! Чигенүләр булмас кабаттан.
Коллар баш күтәргән көннән бирле Мәңгелеккә азат бу Ватан.
Р а з и л В ә л и е в
Ватаным
Инде мин ничәнче мәртәбә Гасырлар китабын актардым. Күпме яу, сугышлар аркылы Син җиңеп чыккансың, Ватаным.
Сез кайсы халыктан? дисәләр. Батырлар исемен атадым. Батырлар утларга керделәр Тик ИСӘН булсын, дин. Ватаным.
Илемнең хуҗасы булганга,
Мнн җиргә нык басын атладым. Кешеләр күтәрде Ватанны. Кешене күтәрде Ватаным
Мин күрдем, төннәрне таратып. Дөньяда алс\ таң атканын. Яктыра, аллана җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.