КАЗАН ТУРЫНДА ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ


Казан бәйете
...Ике йөз алтмыш ике йыл Казан мөселман кулында, Ахыры бары соңында урыс халкы алдыйа.
Газыйлары күп иде, меллалары чук иде, Галимнәре күп иде, замана Йәдегәр ирдейә.
Бу җиһан мөнәүүәр иде, җәбер-җәфа йук иде, Мөрит-мөршид күп иде, заманы хуп ирдейә.
Галимнәре дуст иде, Мөршидләре хас иде.
Барча дошман пәст иде, заманы Йәдегәр ирдәйә.
Йәдегәр ханның бер кызы калды тугыз йәшендә, Халык ишле эчендә күп гакыллы ирдейә.
Тугыз йөз илле җидедә Йәдегәр китте дөнйадан, Атасының урынында хан булырсың тндейэ.
Син мөәннәс дәгелмүсән, ханга лаикъ түгелмесең, Монча ирләр барында хан булмасын тидейә.
Ошбу сүздән пьибрәт алды, бу дөнйаны йукка санлы. Атасының соңында үз җанын үзе алдыйа.
Нәселендә бер ир бар ирде, исеме аның Шигали, Шифаларга йар ирде, тоткын булмыш ирдейә.
Урыс халкы ишәйде, Шигалигә кушылды,
Шигалидән Иван урыс Казан шәһрен алдыйа.
Күп халаикъ бардылар, күп мал биреп алдылар. Ошбу шәһре Казанга хан кылдылар ирдейә.
Шәһре Казан эчендә Шигали һәм хан булды,
Дөнйа дигән сарайга җәбер-җәфа тулдыйа.
Газый - сугышчы, җинүче Чук - күп
Менәүүәр нурлы, якты
Мөрит - иярчен Мөршид туры юл күрсәтүче
Хас “затлы" мәгънәсендә Пәст - түбән, әшәке, хурлыклы
Колшәриф
(XVI йөзнең беренче яртысыI
"Зафәрнамәи вилаяти Казан" (1550) әсәреннән
(Казанны мактау)
Гаҗайеб бер җаны гыйшратдер җиһанда б> Казан шаһре,
Моның тик булмагай галәмдә, боралар, ал-аман шаһре.
Казан тик шаһре магьмури (төзек) табылмас дөньяда һармз,
Казандин аш эчәдерлэр ничаклы бу җиһан шаһре.
Бу бер мөлке ирер калмыш әбаэган җәдде ханлардин.
Ирер бу йир һәмиша (һарчак) дөньяда хан бине хан шаһре
Йирен-йортын сатып бнрмас атасының ясакыны,
Ничек (ни өчен?) кнлган ушул (шушы) мәлгунь, имдедер бу Нбан шаһре?!
Шарифи, китмә бу йир дин газат омиде гар булса,
Бу кондин соң дигайлэр кем, булыр сахнбе Казан шаһре
Мөхәммәдьяр
(XV йо з а загы XVI йо знең беренче яртысы шагыйре)
"Төхфәи мәрдан"нан
(Өзекләр)
Бер гьаҗнб бу кем шаһрнси эче тулуг: Шагьир улмыш барча кечек һам олуг.
Ошбу "төхфа" тарихын гар сурсанлар. Тукуз йөз кырык алтыдыр, белсайлар
Башладык Газап шаһаренда моны. Шагьбан айының унынчы көне.
һам шагьбан ахырында булды тамам Әйләдск, моны белен сез. вәссәлам...
ЖәНы гыйшрот хозур урын, күнелле (рәхәт) жир
Һорлдар туган, кардәш
•).1 әман иминлек, игелек
һәрни һич тә. һнчкаЛчан да
Мөлке ирер биләмәсе (мирасы) булыр
Обалан җәдде ханлардин ханнар мәе. лсииән
Хан бине хан “ханнар нэп » " мәгънәегнав
Ясакыны бурычым; салымын
Имледер түнмдер
Ьшч-дә Яны.» Инан (Иван) күздә тотыла
Талат омнде тар булса изге сугышка ышанычын б\ т. а
Сахибе К.тин Калам хужасы
Нуры СОДУР (Өзекләр)
Тарихның тукыз йөз кырык сәкзендә, Мөбарәк мөхәррәм айның уникесендә;
Болгар шәһре Казан дәруазәсендэ,
Кеше күбдер хирә дәруазәсендэ;
Мөхәммәд Әмин къэбрендә, и шәһрийар, Мөҗаүер ирермән бәен булыб зар.
Хөсәен бине Локман
(ХУШ йөз уртасы һәм ахыры)
Казандин килгән солдатның Сач кенәсе лә төрмәдер. Казанда булган туфрак Күз генәмә лә сөрмәдер...
Га
бдулла
Тукай
ат- ли)
Пар ат
(Өзек)
Җиктереп нар ат, Казанга туп-туры киттем карап:
Чаптыра атларны кучер, суккалан та тарткалап...
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан”.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
“Әйдә чап, күчер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!”
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, ожмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем Һәм монда хур...

Реклама