ЙӨРСӘҢ КҮРЕРСЕҢ, КҮРСӘҢ БЕЛЕРСЕҢ


Беренче зур сәяхәтемне мин Төркия дәүләтенә барып кайтудан башладым Мәрхүм әтием әйткән сүз хак булып чыкты “Улым, дөньялар үзгәрер әле ул, халык
бераз булса да иркен су- лыш алыр Бу көннәрне сез. яшьләр, шәт иншал- ла, күрерсез.. Син төрки халыкларның бердәнбер мөстәкыйль дәүләте бул- ган Торкиягә бару чара- сын күр Анда—Гаяз Ис- хакый, Садри Максуди.
Йосыф Акчура кебек бөек мнлләггәшләребез- нсн каберләрен зиярәт кыл Безнен мөһажир- лсккә дучар булган ту- ганнарыбызны, дуслары- бызны. бәлки, әле эхләп
таба ла алырсың. ." Әти- Кңвя бшякы„ 6у җщ_
см аларнын рәсемнәрен Төркия. кунакчыл Алания шәһәре
дә күрсәтеп, исемнәрен
дә әйткән иде Әлбәттә, әтиебезнең бу сүзләрен мин анын васыяте итеп озак еллар
сакладым
1991 елнын язгы бер матур көнендә Алмаз Алиев исемле бер батыр егетебез Торкиягә җилкәнле көймәләр белән барырга тәкъдим итте. Озак уйлап торырга вакыт юк иде Күңелне сәяхәт романтикасы биләп алды. Чөнки яшьлектә мин җилкәнле көймә спорты белән дә шөгыльләнгән идем. Гаилә рөхсәтен алып.
аин яңгыратып, безнең каршыбызда гүзәл Истанбул пәнда булды
Бу, әйткәнемчә, Торкия туфрагына беренче тапкыр аяк басуым нде. Шуннан сон бирегә куп тапкырлар, ел саен диярлек киленде Шуларнын берсе, 2003 елда баруым турында тәфсилләбрәк сейләмәкчемен
Озаграк күрешми торсак, дусларым шалтырата. Өченче ел да шулай булды. Дусларым. Ак диңгез ярлары сезне көтә, дип хәбәр саллылар. Чакырганда бар. куганда кайт, лиләр бит. Тәвәккәлләдем инде. Чөнки берничә ел рәттән, ничәмә мичә мәртәбә чакырып та бара алмаган идем. Бик тә мөһим эш белән мәшгуль илем. Ул да булса күл балалы һәм аз керемле гаиләләрнен балалары өчен хәйрия пансионаты ачу иде. һәм бу "Ак өмет" дип исемләнгән пансионат 2002 елда ачылды Ачылышына Татарстан Президенты да килде һәм рәхмәтен белдерде. Изге эш эшләгәнсез, дип, Төркиядәге аркадашларыбызны хуплады Бу иске бинада евроремонт эшләре өчен ике ел ярым вакыт сарыф ителеп, бөтен чыгымнарын Төркиядәге дусларыбыз тоткан иле. Халык дипломатиясе ысуллары белән шактый күп эшләр майтарып була икән бит. 55-60 бала урамнын начар шаукымыннан аерылды. Алар дәүләт мәктәбендә укып, пансионатта яхшы шартларда өстәмә дәресләр алып, киләчәктә илнсн чын намуслы гражданнары булырга әзерләнәләр ...Истанбул һава аланында мине икс дустым каршы алды Берсе (Мозаффар әфәнде) хәтта Иске шәһәрдән килеп житкән иде. Берничә кон Истанбулнын гүзәл мәчетләрен, тарихи урыннарын, урамнарын, базарларын тагын бер тапкыр күреп хозурлангач, мин юлымны Анталия каласына дәвам иттем
Ак дингез ярына урнашкан бу кала хәзер инде безнен илдән дә күпләрнен ял итә торган урынына әйләнде. Монда безнен татарларыбыз да яши. Бу баруымда шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә татар музыкасы янгырамагач, бик ямансу булып китте. Чөнки безнен милли көйләрне үзенең кибетендә уйнатучы дустым Бәхсәт Акташ Измиргә күченеп киткән. Бәхсәт әфәнде бик оста һөнәрче—зәркән (ювелир). Тагар музыкасын янгыратып. моңаеп кына утырмый иде ул. Үз моңын ишегеп кергән һәрбер татар белән таныша һәм үзенең кунаклар кенәгәсенә теркәп гә куя иде.
Айлы матур бер кичгә дингез ярында урнашкан чәй бакчасында дуслар белән гәпләшеп, чәйләп утырганда берсе: "Татарстан Президенты да биредә ял итә. аны да чәй мәжлссенә чакырсак, килер идеме икән ’"—дип сорап куйды Шаярту түгел икәнен абайлап, җавап бирдем. Кунак чакыру—изге эш. Ләкин ял итүче кеше күбрәк үз мохигендә, үз ихтыярында калырга тели. Ә инде ял итүче кеше Президент дәрәҗәсендә! е рәсми зат булса, анын ялының да үз тәртипләре бар
Иртән уянып киткәндә. Хәмзә һәм Мостафа әфәнделәр хәләл җефетләре белән килеп тә җиткәннәр иде Иртәнге ашны ашап, без юлга чыктык. Барасы җиребез— Алания шәһәре
Алания Анталиялән .180 чакрым чамасы ераклыкта, көнчыгыш тарафта урнашкан Юлыбыз шактый оЗЫН, дингез ярлары буйлап барасы, матур табигать күренешләрен күзәтеп әй ген бетермәслек сәгадәг кичерәсең Торкиядә юллар әйбәт, төзек Нефтьләре, бигумнары үзләрендә чыкмаса да. кин асфальт юллар атлә кашарга зшә Чиста, зур. ммгур автобуслар, төрле машиналар (төрекләр "араба" диләр) конс-юне 100-120 чакрым тизлек белән элдерәләр генә Хәрәкәт тантанасы бу' Юл полициясе дә бик күренми үзе.
Машинабыз шактый тизлектә барса да, без ашыкмадык. Юл буйлап тезелеп киткән кафе-рестораннарга тукталып, су коенып, бакчаларда жнләк-жимеш ашап кәефләндек
Габгнагьнен гүзәл хәзинәсе—Гөрсу ташкыны ярсып-ирсып таудан атылган бер җирдә туктап, балык тоттык, аны кыздырдык.
Төрде илләрдән килгән сәяхәтчеләрне кунакчыл кабул итә белгән илләр үзләренең казналарын тулыландыралар. Һәм нн мөһиме, үз халкынын мәдәниятен, гореф- гадәтен, тарихын башка халыклар алдында ким-хур булмаслык итеп күрсәтергә 1ырышаллр 1оркпя бу өлкәдә дә апа киткән ил Кая гына барма Измирнын "бәз гавы", Памуккалаиын тоз таулары, күлләре. ак ташлы, байлар ял итә торган Бодрум. борышы Бурса. Бсләжск калалары, хәтта кечкенә генәОсмания ди|»и татар авылы.—
боларның барсынла да теләсә кем гаиләсе белән килеп ял итә торган урыннар күп Биредә исерек кешеләр, болагайланып, акрып-бакрып җырлаучылар, сүгенүчеләр юк Һәрхәлдә, минем күргән булмады. Халык бер-берсен ихтирам итә. Яшьләр
олкәннәргә ярдәмчел.
2003 елнын жәендә Чистайда яшәүче дустым кунакка чакырды. Машинасы белән борынгы дәүләтебезнең башкаласы булган Биләргә алып барды. Татарстанда да матур җирләр бар ла ул безнен. Төрекләр әйтмешли, “чок гүзәл" бу манзараны күреп "чок мәмнүн олдык" . Яшеллеккә күмелгән таулар, саф сулы челтерәп аккан чишмәләр, махсус ял итү урыннары—болар барсы да күнелне шатландырды Бөек Чулман аркылы салынган күперне кичеп, асфальт юлдан 2-2.5 сәгатьтә барып җитеп, рәхәтләнеп ял итәргә була. Килгән кунакларны шул матурлык белән ләззәтләндерү- үзе бер куаныч. Ләкин шунысы бар—өстатләрдә тезелеп киткән аракы шеша.әре. стаканнар, дуңгыз итеннән пешерелгән шашлыклар күнелне рәнҗетә Изге бабаларыбыз җирендәге кирәкмәгән шау-шу, тәртипсезлек кәефне җибәрә. Ә инде үзләре артыннан чүпләрен җыеп китә белмәгән сансыз вә мәгънәсез ял итүчеләрне күреп йөрәк тагын әрни.
Аланияга кич кенә барып җиттек. Биредә мине яна танышларым бик матур итеп каршы алды Бераз танышып сөйләшкәннән сон. тагын машинага утыртып, бормалы юллар үтеп, тау башына урнашкан бик матур йортка алып килделәр Ахшам ашы табыны шул йортның зур бер залында әзерләнгән иде. Төркиядә кунакны сыйлый да. хөрмәт итә дә беләләр. Аштан сон мәйвә бирелә, анда нәрсә генә юк: йөзем, кавын-карбыз, алма, армут (груша), мусс (банан), инжир, портакал (әфлисун), кактус алмасы һ. б.
Алания—Төркиянең мусс (банан) бакчасы. Чөнки үзенчәлекле, кечкенә, баллы- татлы мусс биредә генә күпләп үсә. Шунысы кызык һәм күңелле: һәрбер табын аерым бер җирдә әзерләнә, мәсәлән, мәйвә табыны зур ачык террасада әзерләнде. Аннан искиткеч матур табигать күренеше ачылган иде. Күк йөзендәге ай үзенен көмеш юлын диңгез өстенә элеп куйган да, әйтерсен лә. сәяхәтчеләрне ерак юлга чакыра Ә кичен Алания шәһәре, бихисап нурлар сибеп, йөзек кашындагы бриллиант кебек, төрле төсләр белән уйный.
Иртән монлы азан тавышына уянып, якындагы мәчеткә иртәнге намазга киттек. Мәхәллә мәчетендә утызлап кеше бар иде. Намаздан сон алар барсы да килеп күрештеләр, хәл-әхвәл белештеләр, сәфәремдә хәерле юллар теләделәр. Мәчеттән кайтуга, иртәнге ашны хуҗалар йортның чәчәккә күмелгән жиләк-җимеш бакчасында әзерләгәннәр иде Төркиядә табында ашык-пошык ашау юк Барсы да салмак хәрәкәт итә, ләззәтен белеп ашыйлар.
Чәй эчкәндә .Аланиядән сон мин Иске шәһәргә, аннары Анкарага, аннан сон Истанбулга һәм Мәскәүгә очачагымны белдердем. Аланиялә ике-өч кенә көнгә калуымны һич хупламадылар. Сез кадерле кунак, кимендә бер атна-ун көн торсагыз, сезгә хөрмәтебезне күрсәтә алырбыз, сезнен өчен махсус ял программасы да төзеп куйдык, диделәр.
Яна дусларым—Латиф, Хилми, Хөсәен белән беренче барган җиребез каберлек булды—дусларымның ата-анасы, әби-бабалары каберләрен зиярәт кыллык. Без ошбу изге эшне ихлас күнелдән үтәдек. Аннан сон әлеге өч бертуган мине үзләрснен бакчаларын күрсәтергә алып киттеләр. Бакча дигәннәре ул безнен өч сутыйлы жир түгел икән Ул чын мәгънәсендә Бразилия сериалларында күрсәтелә торган фазенда булып чыкты. Бу бакчада үстерелгән банан, алма, йөзем һәм башка җиләк-жимешләр хәтта башка илләргә дә сатыла икән.
Алания—борынгы шәһәр, анда тарихи һәйкәлләр бик күп. Бу шәһәрне 19 гасырның азагы һәм 20 гасырның башындагы феодал Алания дәүләте белән бутарга кирәк түгел, чөнки ул вакыттагы аланнар. Хазар каганатыннан аерылып, Төньяк авказнын үзәк бер җирендә яшәгәннәр. Төрле халыкларның бөек күченү чорында нинди генә элемтәләр, багланышлар булмагандыр Борынгы таш диварлар, кальгалар, биналар тирәсендә йөргәндә чал тарих тавышын ишеткәндәй буласын, лнын тирән һәм серле сулышын тоеп, кешелек дөньясының гасырлар буйлап үткән юлын күзаллыйсын. '
Сәяхәтебез коннәренсн берсендә, бормалы тау юлларын үтеп. Алания шәһәрен биек тау башында урнашкан кальгадан күзәттек Бу искиткеч күренеш иде Уч тобенә сыярдай булып кечерәйгән шәһәр зәнгәр дингез киңлегендә йөзә торган корабка охшаган иде. Чыннан да, Алания ярнын диңгезгә очлаеп кергән жиренә. ягъни борынга урнашкан Шушы без менгән биек тау башыннан батыр туристлар парашют белән сикерәләр Алар, әкияттәге бөркет кошы кебек акрын гына очып, лингезгә килеп төшәләр, анда аларны махсус катер жыеп йөри. Мин дә сикереп карамакчы илем, ләкин дуслар бу теләкне хупламадылар
Кичен, таулардан кайткач, без шәһәр башлыгы урынбасарына чәй мәҗлесенә чакырулы идек. Рәсми даирәләрне Алания белән Казан арасында туризм һәм сәүдә багланышлары мәсьәләсе кызыксындыра икән. Казан турында вилеокассета бүләк иткәч, алар аны шунда ук карап, күп кенә сораулар да бирделәр, һәм үхләре дә бүләккә Алания турында диск бирделәр.
Арабага. ягъни машинага кереп утыргач, аркадашларның өлкәне. Латиф әфәнде, әйтеп куйды: “Илдус әфәнде, хәзер без Яшел Койгә барабыз, сезне шундагы кунак йортыбызда калдырырбыз"
Тагын кичке дингез ярлары буйлап җилдерәбез. Апаниядән бер 40-45 чакрым узгач, без теге Яшел авылга килеп тә җиттек. Иркен, матур һәм бай жиһазландырылган йорт күнслгә бик хуш килде. Хуҗалар миңа йортнын бүлмәләрен күрсәттеләр һәм. әлбәттә инде, чәй бүлмәсендә чәй табыны әзерләнгән иде. Бераз чәйләп, сөйләшеп утыргач, аркадашлар: “Сез, ял итүче кеше күбрәк уз ихтыярында булырга тели, дигән идегез. Шуны исәпкә алып, без сезне бирегә алып килдек Төрек авылында ял итеп карагыз әле, ошамаса тагын Аланиягә алып китәрбез",— диделәр.
Төркиянен кайсы гына җирендә булсагыз да, нәкъ Тукай әйткәнчә, сезне иртәнге намазга “бик матур моңлы азан" уята. Әлбәттә инде, Төркиядә азан үзенә бер төрле мәкам белән әйтелә
Ләкин, ни кызганыч. Яшел Кой авылындагы беренче иртәмдә мин каты йоклаганмын Иртәнге азанны йокы аралаш ишеттем, төш күрәм дип торам Чынлап уянуым кесә телефоным тәкатсез, дерелди-дерелди шалтырагач булды Иске шәһәрдән Ихсан Танатар дус шалтыратып, хәл-әхвәл белеште: “Без сине көтәбез, кайчан киләсем?"—диде. Мин Ак дингез буенда 5-7 көн ял итәргә калачагымны белдердем Ул да бу планны хуплады һәм: “Алай да бик озакка калып безне онытма, көтәбез",—дип хушлашты Тиздән ишек шакыдылар "Керегез, рәхим итегез!” Ишек ачылды һәм елмаеп тора торган көләч йөхле ир-ат: "Әфәндем и сабахлар! Ничек йокладыгыз? Сезне иртәнге табынга чакырабыз'.—диде. Аш бүлмәсендә бу пансионатны» хуҗалары, мөгаллимнәре җыелган иде. Таныштык Аштан сон пансионатның хуҗасы Мостафа әфәнде бу матур, дингез буена урнашкан, бай жиһазландырылган бинаны күрсәтте һәм, бинаның югары, өченче каты сезнен карамакта, диде Анда йокы бүлмәсеннән тыш зур һәм кече зал. китапханә, юыну бүлмәсе, душ, солярий, ачык һәм ябык террасалар бар иде. Ин кирәклесе, рухны күтәреп, бөтен җан вә тәнне кинәндергәне—ул, әлбәттә, искиткеч матур табигать, зәңгәр дингез, зәнгәр күк киңлекләре иде. Ә җылы кояш нурлары юмарт һәм назлы итеп иркәли Минем шатлануымны күреп. Мостафа әфәнде сорап куйды "Чок, име?" “Чоктан чок!",—дидем.
Төркиягә беренче килүемдә истә калганы шул бик күп кешеләр, хәтта яшь балалы хатыннар да тәмәке тарта иделәр Бер мәҗлестә бу турыда әйткәч мина ханымнар җавап итеп: “Ә сездә хатыннар аракы эчә. "—диделәр Дөрес сүзгә җавап юк! Соңгы баруларымда шуны абайладым* тәмәке тартучылар шактый азайган, һәрхәлдә, автобусларда иркен сулыш алып була Күрәсен. ул бәла безгә күчкәндер, бездә бит сонгы вакытларда аракы эчүче хатын-кызларга тәмәке тартучылары ла өстәлде Япь-яшь кызлар яшерми-нитми тәмәке көйрәтә, аты-юлы белән сүгенә, наркотиклар куллана хәзер Болардан нинди ана чыксын, ничек сәламәт бала тусын инде?!
Бакчаны күрсәтеп бетергәч. Мосгафа әфәнде бер автомобиль янына килде лә “Бу араба сезнеке, менә ачкычлары,—дип. миңа бирде —Теләсәгез, үзегез йөртегез.
кирәк булса, шоферны чакырырбыз' .—диде. Мин: “Ә полиция туктатса, жәзасын кем түләр?”—дигәч, ул елмаеп: "Иншалла. берни булмас".—диде..
Үзем генә калгач, мин тирә-жирне карап, авыл белән танышмак булдым. Авыл дигәне хәзерге заманча төзелгән ике-оч катлы коттеджлардан тора иде. Октябрь ае булса да. көн эссе иде. Мин. авыл белән танышуымны хәзергә тәмамлап, дингез кочагына чумарга булдым. Пансионат комлыгында берничә генә кеше, берүземә бер дингез. И кинәндем инде йөзеп, чумып. Көннәрем күбрәк шулай шифалы дингез кочагында үтте базык тотып, акваланг белән су асты дөньясына чумып
Бигрәк шәп нәрсә инде кесә телефоны! Кая гына барма, кесәдә бөтен дөнья белән элемтә тотарга әзер, кечкенә генә, бака кабырчыгы сыман бер тартма. Кирәкле төймәсен басуын була, ул сине кирәкле кешең белән тоташтыра да куя.
Кичләрен террасада утырып, дингездә кояш баеганын карап монайганда кесә телефоны шалтырап, уй-хисләрдән айнытып жибәрә. Дөньянын әллә кайсы почмагыннан сине дусларын эзләп таба... Шулай итеп, кичке якта телефон аша сәяхәт итү тагын үзенә бер күңелле шөгыль булып китте: Америкада. Канадада. Азманиялә. Австралиядә. Япониядә һ. б. илләрдә яшәүче дусларым белән телефон аша күпер салып, хәл-әхвәл белештек. Күрешеп-сөйләшкәндәй булдык.
Антазиядагы һәм Аланиядагы дусларның "сюрприз'' дигәннәре коры сүз генә түгел иде. Зур зәвекъ белән жиһазланган залда телевизордан 400-450 программа карап була Мондый мөмкинлек махсус спутник тәлинкәсе аша булдырыла.
Каназларнын барысын да диярлек күзәтеп чыктым: Италия. Франция. Греция. Испания. Кипр, гарәп илләре. Төркиянен үзенен генә 10-15 программасы көне- төне эшләп тора. Ләкин, ни кызганыч. Татарстан программасы юк Рөхсәт сорап, сәбәбен аңлатып, түбәгә менеп киттем. Спутник тәлинкәсенең диаметры. ЛМБ (конвертор) параметрлары гомуми стандартларга килә иде. Рессиверны да (ТУ радиоалгыч) ТНВ параметрларына көйләдем Ә Казан программасы күренмәде Сәбәбе билгеле, тәлинкәмен азимут юнәлешен үзгәртергә (спутникка каратырга) кирәк иде. Бу шактый төгәллек галәп итә торган эш һәм аны. махсус прибор кулланганда, тиз башкарып була Шактый маташкач. "Яна гасыр" программасының сурәте пәида булды. Ул кичне без дуслар белән бик кызыксынып татарча тапшыру карадык Төрек дуслар сезнең тел безнеке белән айны икән бит".—дип әйтеп куйдылар. Татар тапшырулары рус теленә күчкәч, алар нигә болай башка телдә сөйли башлауны һич тә аңламадылар. Чөнки бөтен дөньяда милли тапшырулар аерым каналда алып барыла. Хәтта дәүләтчелеге булмаган көрдләрнең дә үз спутник каналы бар Иртәнге сәгатьләрдә кыска дулкыннарда эшләүче радио аша мин Татарстан программасын тынладым. Шунысын да әйтеп китмичә булмый. Татарстан радиосы. “Яна гасыр" каналы үзләренең нинди ешлыкта, кайсы вакытта эшләвен тапшыру азагында кабатлап әйтми. Ә бу бит чит илләрдә яшәүче милләттәшләр өчен бик мөһим.
Биредә Азатлык" радиосын да тынлыйлар. Мәсәлән. 6 октябрьдә иртән "Азатлык" “Кара болак" фажигасе (Чиләбе өлкәсендә милләттәшләребезнен радиациягә дучар булуы) турында бик тә мөһим тапшыру ясады Радиодулкыннар— дәүләт чикләрен үтеп керә алган, милләтне туплый торган илаһи көч бит ул Хәтеремдә әле. 90 нчы елларнын башында “Азатлык" радиосын ябалар икән дигән хәбәр таралды Без. бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре, бу хәбәрне ишеткәч. Юк. Азатлык радиосы, татар телендә кыска дулкында бөтен дөньяга сөйләүче бердәнбер (ул вакытта) радио буларак, ябылмасын",—дигән таләп куелган мөрәжәгать белән чыктык. Азай гына да түгел. 1992 елда мин Америкага барып. Сан-Францискода яшәүче татарлар белән багланышка кереп. Равил Салиәхмәт ярдәмендә конгрессмен Томас Лантос белән очраштым, мөрәжәгатебезне ана тапшырдым Шокер. Азатлык " радиосы әле дә азатлык дулкыннары тарата.
Кая гына барсам да. мин төрле радиотелевидение тапшырулары белән кызыксынам Шул исәптән. Төркия дәүләтенең элемтә системалары белән дә азмы- күпме танышырга туры килде. ТУДЕВ оешмасының радиотелевидение мәгълүмат чараларын тикшергән бер комиссиядә катнашып, чыгышымда Төркия радиосынын татарча программаларын булдырырга дигән тәкъдим керткән идем. Минем
119
тәкъдимне хуплап кабул итгсләр һәм тиз арала Төркиядә кыска дулкында эшләүче, татарча сөйли торган радио барлыкка килде...
Яшел Кой авылын карап бетергәч, мин. машинага утырып. Алания белән Анталня арасындагы авылларны, шәһәрчекләрне, базарларны күрмәк булдым Бу мавыктыргыч сәяхәт мина ошап кигте. Чонки үз иркендә булып, гади кешеләр белән очрашып син үзендә сизмәстән алар мохитендә яши башлыйсын, тормышнын чын хәрәкәтен тоясын Котмәгәндә-уйламаганда кызыклы кешеләр белән танышасын. Шулай бер көнне. Анталиядән кайтып килгәндә, диңгез ярынын бик матур жирендә туктап, су керергә булдым. Рәхәтләнеп су коенганнан сон. магнитоланы жибәреп. күләгәдә үзем яраткан татар халык көйләрен тынлап хозурланганда яныма могтәбәр бер кеше килеп сәлам бирде. Мәрхәбәгә—мәрхәбә! Бер мәл дәшми торгач, ул: "Әфәндем, бу нинди музик була?" дип сорап куйды Бу сөаль мина нәкъ Габдулла Тукайнын “Әллүки"ендәге кебек янгырады Чак кына “Бу кой була “Әллүки"—дип әйтеп куймадым Ләкин магнитоладан башка көй агыла—Исмәгыйль һилалов мандолинада татар көйләрен башкара иде. Чал чәчле бу әфәнде утырырга рөхсәт сорады. Әлбәттә, мин, кунакчыллык күрсәтеп, ана элегрәк урын тәкъдим итәргә тиеш илем. Ул килеп утыргач, музыканы туктатмакчы илем дө. ләкин ул. юк, тыңлыйк дип ишарә ясады Музыка уйналып беткәнче без берберебез! ә дәшмичә генә монданлык Бу мәһабәт кешенен зәңгәр күзләрендә энҗедәй яшь бөртекләре күренде. Концерт тәмамлангач, без таныштык "Минем исемем Рамазан.—диде ул.—әтием Әхмәт Самарлы. Казан татарларыннан атаклы сәүдәгәр иде һәм бик матур итеп Итализшән алып кайткан мандолинада уйный иде.—шулай дигәч, ул күз яшьләрен сөртеп алды.—Әйдәгез, минем яхтага керик, минем сезне кунак итәсем килә" Мин магнитоланы туктатып алып куймакчы илем дә. Рамазан әфәнде ‘Алыйк үзебез белән, тагын музик тыңларбыз".— диде. Аккош сыман сылу яхта безне, бишектәге кебек тирбәтеп, тагын музыка дәрьясына кертеп сагышландырды Ул арада Рамазан әфәнде үзенен фотоларын күрсәтте Баксан. ул зур корабларда капитан булып хезмәт иткән икән. Ә хәзер—әмәкле. ягъни пенсионер шушы зур гына яхтада сәяхәт итә. Бодрумнан Аданага. өенә кайтып барышы икән “Бодрумда булганым бар. бик матур шәһәр '.—дип. мин дә үз хәл-әхвәлләремне сөйләдем “Әйдәгез Адана шәһәрен дә күреп китәрсез, минем өемдә кунак булырсыз, сезне. Казан татарын күреп, чок мәмнүн булдым' .—диде. Суыткычтан зур карбыз чыгарып, кисеп җибәрде Ул Казан, Татарстан хәлләрен сорашты "Казан турында әтием күп сөйли иде. хәзер дә әле анын мандолинасы, китаплары миндә саклана''.—диде. Рамазан әфәнденең татарчасы шактый яхшы, һәрхәлдә Казанда яшәүче кайсыбер гатарларныкыннан арурак. "Казанга 2005 елда 1000 ел тула, рәхим итегез".—дидем Үземнен "Яшел Кой "дә үткәргән радиотелевидение эксперименты турында сөйләдем, һәм татар радиосын кыска дулкында тынлап. "Яна гасыр" телевидение программасын спугннк аша карап булуын аңлаттым Ул шунда ук яхтасындагы спутник телевизорын кабызды, ләкин мин биргән "Яна гасыр" параметрлары һәм “тәлинкәсенең'' параметрлары гуры килмәде анын антеннасының диаметры бары 90 см . ә ин кимендә 1.20 м. булырга тиеш Рамазан әфәнде “Ярый, мин аны өйгә кайткач көйләрмен —диде.
Саубуллашканда мин яна танышыма геге кассетаны бүләк иттем. Рамазан әфәнле “Бу минем өчен көтелмәгән бүләк, өемә әтием рухы кайткан кебек булыр".-диде Мин китеп барганда, ул. бөгем көченә Сәйдәш маршын янгырата иде
Рамазан әфәнде Аданага барырга бик кыстаса да. бара аямадым. Иртәгесе көнне Аланиягә барып, анда атаклы пансионатта шәкертләр белән очрашырга тиеш идем Пансионат җитәкчесе Мөхәммәт әфәнде бик үтенеп сорады, көтә Әле кайтышлый тагын бер жиргә кереп чыгасы бар Иске шәһәрдән шалтыратып, мин юра торган авылдан ерак түгел Татарстаннан килгән егетләр барлыгын әйткәннәр иде Дөресерәге. алар каникул вакытында төрле җирләрдә эшләп азрак хтая туплыйлар да. Торкин университетларын тәмамлыйлар икән Эзли торгач, таптым берсен Тәлгать иссмлеесн 1 ачышып, хәл-әхвәл белештек. Татар яшьләрс-шәкертләрс дөрес юлла Трай тибеп, аракы эчен йөрмиләр. Берничә телдә иркен сөйләшәләр, кешеләр
белән матур мөгамәләдә, фикерләрен анлата беләләр. Төркиядә яшәүче татарлар аларны аталарча кайгыртып тора. Ресторан, кибет хуҗалары аларны эшкә бик теләп алалар, һәм безнен егетләр лә тормыш тәҗрибәсен шулай узалар.
Иртәгесен. Аланиядагы шәкертләр белән очрашуга килгәндә, пансионатнын зур залы яшьләр белән шыгрым тулган иде. Очрашунын эчтәлеге ирекле булса да. төп тема шул Татарстан инде. Анын тарихы, сәнгате, географиясе, икътисады, чаткы, көнкүреше. Бслгәннәремне ике сәгать ярым сөйләдем. Казан һәм Татарстан турында видеофильм да күрсәтелде һәм сөальләр дә бик күп булды.
Төркиядә автобуслар көне-төне юлда. Халык гел йөрешеп. аралашып тора, һәм бу хәл илнең икътисады үсүнен бер билгесе инде Юллар төзек, автовокзаллар исә үзенә күрә бер культура һәм сәүдә үзәге дә. Өр-яна автобуслар халыкка югары кимәлдә хезмәт күрсәтә. Юл бәяләре арзан дип әйтмәс идем Шулай ук кайбер көнкүреш әйберләре, азык-төлек тә бик юнь түгел. Мәсәлән, сарык итенең килосы 7-10 доллар тора. Инфляция дә үзен сиздерә Әмма халык яна сайланган дәүләт җитәкчелегенә ышаныч белдерә Чөнки, ни әйтсәң дә. Төркия хәзер икътисади үсеш юлында. Төркия дәүләтенең Америка гаскәрләрен Иракка үз территориясе аша кертмәве халыкта хуплау тапкан. Бу дөрес сәяси адымны ясаганда дәүләт җитәкчелеген Европа берлегенә кабул ителмәү мөмкинлеге дә куркытмаган...
Төнге автобуста сәяхәт итүнең рәхәт ягы да бар. Эсссе түгел, юлда хәрәкәт тә азрак Әлбәттә, карап барып булмый, ә менә йоклап була, һәр 2-3 сәгатьтән сон автобуслар 15-20 минутка зур тукталыш ясыйлар. Шул арада автобусларны шампуньләп юалар, юлчылар кафе-ресторанда ашап-эчеп ала һәрбер тукталышта диярлек кечкенә генә мәчетләр бар. теләгән кеше кереп намаз укый. Китү турында игълан ясап, юлчыларны барлап чыккач, юлны дәвам итәләр. Шунысы ошады, юлда барганда кулны-битне сөртеп, чистарынып алыр өчен учка лимон суы тамызып чыгалар Аннары чәй-кофе. су. әйрән, кока-кола ише нәрсә сайлап, кекс яки печенье белән тамак ялгап атасың.
Шулай 9-10 сәгатьлек юл узып та китте. Иртәнге яктылыкта Иске шәһәр күренә башлады Шәһәрнсн автовокзалы бик шәп, заманча итеп эшләнгән Андагы кибетләр, билет кассатары. кафе-рестораннар. хәтта бәдрәфләр дә зәвекъ белән эшләнгән Кечкенә, унайсыз Казан автовокзалы белән чагыштырсаң, әллә ничек оялып, гарьләнеп китәсең.
Автовокзалга кереп өлгермәдем, телефон тавыш бирде Ачсам, таныш тавыш "Илдус абый, сез кайда, без сезне каршы алырга килдек" Аланиядән шалтыратканнар, югыйсә каршы алыгыз дип борчырга теләмәгән идем Ул арада Мозаффар дус үзе дә пәйда булды Арабага утырып тиз арада шәһәр үзәгендәге
Ә биредә торып яшәүче баталар бер тиен дә акча түләми.. Безнен мәгариф оешмалары нигәдер пансионат системасына әһәмият бирми, өйрәнми. Ә бит бу система бөтен дөньяда хупланды. Безнен шартларда, аз керемле, хәтта фәкыйрьлектә булган гаиләләр үз балаларын тиешле дәрәжәдә укыта-тәрбияли атмаган вакытта, мондый пансионатлар булдыру безгә дә лаземдер .
“Казан культура дәрнәге"—Иске шәһәрдә яшәүче татарларнын үзәге, офисы ул. Биредә мине иске танышларым, дусларым көтә иде. Шыгрым тулы бинада кемнәр генә юк Ихсан Танатар. бертуган Яфаилар Ихсан ОрХЯН Догаи КенаН ИДВШК Вахит Ирдан һ. б.. Туганнарча, кочаклашып күрештек. Сагынылган. күптән күрешкән юк иде бит. телефоннан сөйләшү генә күреп сөйләшүләрне алыштыра атмый шул инде. Актык килүем, әйткәнемчә. 1997 елда булган иде, алты еллап вакыт үтеп тә киткән Ул вакытта булган хәлләрне дә искә төшереп, вндеофильм карадык Аркалашлар Казан шәһәренен башлыгы Камил әфәнденен җырлавын бик яратканнар Әйе. ул вакытта, жәмәгатьчелек белән очрашу кичәсендә. Камил әфәнде бик рухланып, матур итеп "Әниемә" дигән җырны башкарган иде
Иске шәһәр урамнары буйлап барганда үзгәрешләр күп күренде Беренчедән, шәһәр трамвай транспортын булдырырга керешкән Жир тетрәү күп кенә бәла- каза китергән. Яма йортлар, гипермаркетлар. төрле биналар, төзек юллар шәһәрне матурлый, үзенчәлекле итә. ямь кертә. Зилзилә Ихсан Яфаинын да йортына зыян китергән, ул хәтта яна йортка күчәргә мәжбүр булган.
Иртәгә ял көне, шуна күрә без озаграк йокларга дип китештек Ләкин шулай да сәгать 9 дан да калмыйча, оч-дүрт машина белән сәяхәткә чыгып керергә булдык. Барасы юлыбыз шактый ерак: Иске шәһәр—Сагут—Беләжек Барышлый Османия дигән гатар авылына да кереп чыгарга ниятләдек. Иске шәһәрдәй* аркадашларның күбесе шул авылда туып-үскән. Бу якларга килгәндә минем Османия авылына бармыйча кире киткәнем бер-икс мәртәбә генә булды бугай Бирелә үзенчәлекле авыл тормышы. 1896 елда беренче татарлар шушында килеп урнашалар. Бу турыла зираттагы кабер ташлары да сөйли Әлбәттә инде, хәзерге заманда яшәүче уллары, оныклары үзләренең әти-әни. әби-бабаларынын тормышы турында хатирәләр саклыйлар һәм горурланып сөйлиләр Бу тарихка кергән мөһажирлек турында Фатима Озкан чыгарган “Осташуе ТАТАК АС21"( Алкага. 1997) дигән китап шактый кызыклы мәгълүмат бирә. Беренче тапкыр Османнягә без бер төркем туристлар булып 1995 елда килгән илек Безне бик жылы каршыладылар һәм кунак иттеләр. Татар моңы ул көнне бөтен далага таралды Ак сакаллы абзыйлар борынгы без ишетмәгән җырларны илһамланып башкардылар. Жатәй абзый аккордеонда борынгы көйләр уйнап монланды. Ул чагында мин дә. булдыра алган кадәр аккордеонда борынгы татар халык көйләрен һәм хәзерге заман көйләрен уйнап күрсәттем. Шулай, татар кая барса ла гармун таба, күз яшьләре сыгып монлана хисләнә, сагына, тарихын барлый инде ул Исемдә, беренче баруда Я куб абзый горурланып үзенең фермер хуҗалыгын күрсәтеп йөрде: иске генә булса ла. комбайн трактор һәм башка жир эшкәртү машиналары ишек алдына төзәтелеп, майлап куелган иде Аерым бер бүлеп алган җирдә—сыерлар, сарыклар, кәҗәләр, кош корг. "Ничә баш сарыгын бар?”—дип сорагач, хужа кеше ' Бер 800 ләп бардыр диде.
Беренче булып ерактан авыл мәчете күренде. Без Османиягә килеп житкәндә азан тавышы ннгырый иде Намаздан соң андагы мәхатлә инсаннары белән очрашып, сөйләшеп алдык. Авыл башына килеп, анда утыртылган агачларны карадык Беренче килүемдә әле бу агачларны утырту турында сөйләгәннәр генә иле. ә хәзер инде алар урман булып җиткән Бу игелекле эш дәвам итә Авылда яшәүчеләр дә. шәһәргә киткән авылдашлары да агачлар утырту белән ихлас күнелдән мәшгульләр. Әйткән сүз—аткан ук. диеп эш итә ачар Моннан йөз ел элек, ачарнын ата-бабачары килгәндә гирә-юиьдә урман шаулап үскән. Тора-бара хуҗалыкка, кон күрешкә кирәк булган агачлар киселеп беткән Аларнын балалары, оныклары үз бурычларын кайтарып ата-баба истәлегенә урманны кабат тергезергә сүз куешканнар 2004 елда алар тагын 700-800 төп торлс-төрле агач утыртачаклар Табигать шартлары биредә бездөгедөн үзгәрәк Туфраклары да Әлмәт. Азнакай якларынлагыдай кара-кучкыл
түгел, жәен эссе дә. шуңа күрә сугару мәсьәләсе бик мөһим. Жәмәгатьчелек, авылныкылар һәм шәһәрнекеләр, бергәләшеп махсус җайланмалар эшләп, суны жир астыннан, тирәннән суырталар. Авыл тормышы кайда да җиңел түгел. Монда да тырышырга-тырмашырга. тир түгәргә кирәк икән шул. Йорт, абзар, каралты- кура бут ташыннан, саманнан эшләнгән, түбәләр кызыл чирәп белән ябылган Корылмаларның эчендә—чисталык, пөхтәлек. Күп йортларда хәзерге заман җиһазлары, заманча техника казанышлары бар. телевизордан спутник аша бөтен дөньяны карыйлар. Тәбәнәк түгәрәк өстәл тирәсендә, аяк бөкләп, йомшак мендәргә гаянып утырып, татар кешесе монда да үзенең ризыгын ашап ләззәтләнә. Иң мөһиме, кайсы йортка кепсән дә—якты чырай, такта чәй. Бу килүемдә Османиядә яңа. заманча итеп төзелгән йортларны күреп шатландым. Димәк, авылдан китүчеләр генә түгел, кайтучылар да бар. Дөресен әйткәндә, мин. шәһәрдә гуып үскән зат. авыллы кешеләрдән әзрәк көнләшеп тә куям. Чөнки аларнын табигать бишеге булган туган авыллары да. авылдашлары да бар. Ә шәһәрлә күршедә торып та берберсен белмәгән адәми затлар яши. Урбанизация корбаннары шул без!.. Хәер, алар да бит шулай ук авыл кешеләре.
Иске шәһәр белән Бурса каласын тоташтырган киң юл буйлап безнең арабалар тагын чаба. Сөйләшә-сөйләшә барып, Согут шәһәренә килеп җиткәнне сизми дә калганмын. Таулар арасындагы тигезлеккә урнашкан бу кала әллә кайдан, тау ба- шыннан ук күренеп тора. Аклы-кызыллы таштан эшләнгән, кызыл эшләпә кигән сыман чирәп түбәле йортлары, мәчетләре яшеллеккә күмелгән нәни шәһәр үзенчә, ашыкмыйча гына яшәп ята кебек. Ләкин бу кечкенә шәһәрнең зур тарихы бар. Музейлар, тарихи һәйкәлләр биредә атлаган саен. Күргәннәрне сөйли, яза китсән. ул үзе бер зур китап булыр иде. Мәсәлән, биредә Өртугрул Газиның кабере, мәчете, музее бар. Бу—тарихи шәхес, галим кеше, анын исеме белән тарихта күп нәрсәләр
бәйләнгән. Анын исемен .
безнен Казандагы татар- төрек лицее да йөртә. Со- гут шәһәре борынгыдан Төркия дәүләтчелеген булдыру, ныгытуда бик зур роль уйнаган Шуна күрә дә ел саен биредә барлык мөстәкыйль төрки дәүләтләр күләмендә олы бәйрәм, жыен үткәрелә.
Заманча жиһазландырыл- ган зур стадионда төрки дәүләтләрнең житәкче әһелләре, халык вәкиллә- ре катнашында фольклор
концертлары уздырыла . Иске шәһәрдәге иске һәм яңа дуслар арасында Бөтен шәһәр, безненчә кулдай уңга Ихсан Яфай. Вахит Эрдел. Мозаффар Үшорек, әйтсәк. Сабан туе мәила- И'дуС Садыйко% °Рха" Яфай. Сәрвәт Байкал.
нына әверелә. Ихсан Танатар.
Сәяхәтебезнең ахырында безне Согут районының башлыгы Али Ихсан Су
Фотоэлементлар ярдәмендә кояш нурларын эшкә җигүче мондый системалар кояшлы Торкиялә генә түгел, хәтгә Швеция. Финляндия кебек кояш аз карый торган илләрдә дә бар. Ә җил коче белән әйләнә торган, хәзерге заман технологиясе белән эшләнгән “җил тегермәннәре"—электр генераторлары Германиядә. Англиядә һ. б. цивилизацияле илләрдә барлык электр энергиясенең 15-20 процентын бирә Газ генераторлары тирестән-чүптән газ эшләп чыгарып, бу газны фермерлар гына түгел, хәтта шәһәр транспорты да куллана. Ә бездә нигәдер менләгән гектар чәчү жирен. болын-басуларны су астында калдырып. Түбән Кама ГЭСынын куәтен артгырмакчы булалар. Голландия үзенен җирен әз генә булса да зурайту өчен аны дингсздән көрәшеп ала. ә без изге җиребезне үзебез суга батырабыз!
Сәяхәтебезнең бүгенге сонгы ноктасы—Беләҗек шәһәре Борынгы ефәк сәүдә юлы бу шәһәр аркылы да узган. Биредәге кемпинглар янартылган. автомобиль юллары һәм тимер юл. тарихи һәйкәлләр туристларны дәшеп тора. Гел үсә. матур, җыйнак, чиста шәһәр бу
Бсзнсн татарларны кайда да үз итәләр, хөрмәт күрсәтәләр, чөнки алар үзләренең хезмәтләре, гаделлекләре белән шөһрәт казанган. Беләжек шәһәренең вәлие Айчан Чевикнын безне кабул итүе шул хакта сөйли Айхан әфәнде; "Иске шәһәрнен Казан белән тугандаш шәһәрләр булуы турында ишетеп белем”.— диде һәм уртак эшләр майтарырга әзер икәнен сиздереп "Беләжек шәһәре дә Иске шәһәрдән ерак түгел...”—дип өстәде.
Иске шәһәргә кайтканда вакыт шактый сон иле. Шуна да карамастан, бераз туктап чәй эчкәннән сон. Вахит дус; “Әйдәгез, егетләр, мунча керәбез-.—дип отельнең аскы катына алып төшеп китте Мунча нәтиҗәсе шул. иртә белән телефоннан уятмасалар. ихтимал, төшкә чаклы йоклаган булыр идем. Тиз генә киенеп урамга чыкканда “Мерседес” инде килеп туктаган иде Утырып Ихсан дуенын (заводына) киттек.
1995 елда килгәндә Ихсанның эш урыны кечкенә генә, берничә эшче хезмәт куйган бер мастерской иде Яна заводны беренче чираты салынгач күргәнем бул- ды. Ләкин бу килүемдә мин шаккаттым, шатландым һәм дустым Ихсан белән горурландым Менә ул татарның Форды! Форд та бит машина төзәтә торган
кечкенә генә мастерскойдан башлаган. Кесәсендә бары 5 ме. 10 мы доллар булган диләр Ихсанга ла әтисе байлык калдырган акыл, фәһем һәм эштән курыкмау Ул да шул Османия авылында туып-үскән, авыл хезмәтендә чыныккан. Укыган, тырышкан- тырмашкан. һәм нәтиҗәдә менә нинди эшләр баш- кара хәзер! Өр-яна. заманча төзелгән бина, компь- ютер ярдәмендә идарә ителә торган программачы станоклар, югары квалификацияле инженерлар, эшчеләр... Катлаулы легальләрне төрле илләр (Фран ция, Игалия. Германия) заказ биреп, ошбу “ТАМТАК КАГ1Р" фирмасында эшләтүне кулай- рак күрәләр.. Бер тапкыр ул зур басымлы пресс юллап мина да мөрәҗәгать иткән иде Ләкин безнен Русиядәге бюрократия—һәрбер эшкә таяк тыгып гайрәтне җибәрә торган бер Алла каргаган система бит ул. Германиядән. Италиядән һ б илләрдән кай-
урлап, халык байлыгын сатып баючыларның берсе дә. Ихсан кебек, уз тырышлыклары белән түбәннән күтәрелмәгән бит Ялган белән урлау осталыгын эшкә җигеп, партия оешмасы аркылы югары урыннарга эләгеп сәнәктән көрәк булганнар чутсыз бит хәзер. Шуна күрә дә мантый алмыйбыз без.
Машинасына утыруга Ихсан дус татар музыкасын уйнатып җибәрә. Ул офисында интернет аша Казан тапшыруларын тынлый, концерт, җыр. мәзәк тыңларга ярата Үзе дә бик оста итеп, көлмичә, мәзәкләр, шаян шигырьләр сөйли. Гомумән, зыялы, кабилиятле, самими һәм булдыклы шәхес ул. Машинасында барганда кайчакта кызыклы сораулар биреп куя. Бер заман болай ди: “Илдус абый, менә бу язманы тыңлыйм, кайбер сүзләрен һич анлый алмыйм. Мәсәлән, нәрсә ул "зараза". "теша", “сволочь” дигән сүзләр?" Сизеп торам, ул инде әллә кайчан бу сүзләрне сүзлектән карап белгән. Ләкин, башка мохитгә тәрбияләнгән кеше буларак, эчке рухы, намусы моны һич тә кабул итми. Кыскасы, мондый мәзәк буламыни, дип, сорау үзенә үзе үк җавап бирә...
Ихсан Танатар турында язуым аны мактарга теләгәннән түгел, әлбәттә. Ул үзе дә. зур эшләр майтарса да. гади кеше булып кала белә. Османия авылыннан чыккан барча мин белгән кешеләр хакында шундый ук җылы сүзләр әйтә алыр идем Мәсәлән, шул ук Әмин Сакмар. Ихсан Яфай. Кенан Иделле. Бәхсәт һәм Әхмәт Акташлар һ. б Бу дөньяда алар барысы да үз урыннарын тапканнар, хезмәт итеп, мул тормышларын булдырганнар. Жәмәгатьчелек алдында абруй казанган инсаннар алар.
Төркиягә барган саен мин яна танышларым арасында тагын татар кешеләрен күреп шатланам. Ихсан Танатарнын заводы белән янәшә урнашкан “Е^ЕТ" фирмасының завод җитәкчесе Мостафа Башгол әфәнде белән таныштым. Ул юл хәрәкәтен тәртиптә тоту өчен кирәкле билгеләр чыгара, төрле куркыныч-хәвефле эшләр өчен махсус киемнәр, җайланмалар җитештереп, бөтен дөнья кулланучыларына сата.
Иске шәһәр зур сәнәгате, халык куллануы товарлары җитештерүе, медицина өлкәсендәге уңышлары, азык-төлек фабрикалары, атаклы Анадолу университеты белән, музейлары һәм тарихи һәйкәлләре белән (бер Сәет Гази музее, мәчетләре генә дә ни тора), табигатьнең матурлыгы, кешеләрнең кунакчыллыгы белән туристларны, кунакларны үзенә җәлеп итә. Бу шәһәрдә мин үземне нәкъ Казанга кайткан кебек хис итәм. Әлбәттә инде, шундый яхшы дуслар булганга күрә.
Бу тарихи җирдә безнең татар Мөһаҗирләре үзләре өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә яшәргә, ижгиһат итәргә уңай шартлар, тугандаш халык һәм ил тапканнар 1997 елны безнең дәүләт делегациясе Иске шәһәр белән Татарстан башкаласының—бөтен дөньядагы татарларның кыйбласы Казанның тугандаш калалар булуын рәсмиләштереп кайтты. Ә бу эшнең башында халык дипломатиясе торды
1995 елда без. “Ватан" җәмгыяте һәм Бөтен татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, газетадан укып, шуны белдек: имеш, бер төркем Иске шәһәр кешеләре Казанга килергә телиләр икән, әмма ләкин юлга акчалары юк икән... Тиз арада элемтәгә кереп, милләттәшләргә чакыру җибәрдек һәм менә Әмин Сакмар җитәкчелегендәге атты кешелек делегация Казанга килеп тә җитте. Алдан сөйләшкәнчә, һәрберебез &;рәр кунакны өебезгә алып кайттык, мөмкин булган кадәр кунак итәргә тырыштык Берничә көн торгач, без атарны. автобусларга утыртып. Татарстан буйлап сәяхәткә атып киттек. Чатлы. Әлмәт. Азнакай якларын урап кайттык. Кунакларыбыз бик тә мәмнүн булдылар.
Санаулы көннәр үтә торды. Китәсе көн дә килеп җитте.
Мине Анкарага озатырга автовокзалга дуслар-кардәшләр тагын да күп булып килгәннәр Кочаклашып, кул болгап хушлашып аерылыштык. Казаннын 1000 елльиына килербез. Аллаһы боерса, дип. кабат очрашу насыйп булсын дип калды
алар.
Анкарага мин Гали Акыш чакыруы буенча барам. Чөнки анын “Исемдә калганнар дигән истәлекләр китабын тәрҗемә итеп, рус телендә чыгарырга иде ният Дөрес, инглиз, татар телләрендә басылып чыкты инде ул. Татар телендәгесенен ьик күп хаталар белән басылуы кызганыч. Шунын өчен рус теленә тәрҗемәсен
төрек, инглиз телендәге тулыландырылган вариантлар буенча эшләргә кирәк дип таптык. Гали абзый яна, без күрмәгән фотографияләр дә бирәсе иде.
Иске шәһәр. Алпу.
Беликово, Сиврихисар (Хужа Насретдинның ту- ган шәһәре, биредә анын кабере, юл читендә анын ишәккә атланган бик кызык һәйкәле) инде арт- та калдылар. Тиздән офыкта Анкара да күре- нә башлады. Ул—Төрки - янен башкаласы, анда безнен бөек, мәшһүр милләттәшләребез яшә- гәннәр Гаяз Исхакый,
Садри Максудилар бу дәүләтнен сәясәтендә, тормышында катнашып, тарихка үз олешләрсн
керткәннәр Ишетүемчә. Садри Максудины. хәтта Төркиянен Президенты итеп тә сайламакчы булганнар
Иртәгесен, Гали абыйнын оенә машина җибәреп, аны мин тора торган йортка алып килделәр Гали абый чын зыялы кеше, бик матур итеп киенгән, муенындагы модный галстук (төрекчә—карават) аны яшәртеп тә җибәргән сыман Акгык мәртәбә без анын белән Германиядә. Мюнхен шәһәрендә очрашкан идек Мюнхенга барунын бик мөһим сәбәбе булды Гали Акыш үзенең китапханәсен һәм архив материалларын Татарстанга бүләк итте Шушы зур бүләкне (анда нәрсә генә юк иле: тарихи китаплар, журналлар, газеталар, документлар, аудиовидео материаллар) тарихчы профессор Искәндәр Гыйлажсн белән бергәләп, тәртипкә салдык. Аннары 500 кг чамасы авырлыктагы йөкне мин Казанга алып кайтырга тиеш идем Һәм бу төрле дипломатик каналлар аша башкарылды Хәзерге вакытта ул әйберләр Татарстан дәүләт архивында саклана Гали Акыш бу эш очен кабат рәхмәтләрен әйтте: "Син алынмаган булсак, минем архив та. китапханә дә башка җиргә китеп бара иде диде ул. “Гариф Солтаннын архивын алып кайта алдыгызмы?”.—дип тә сорап куйды Гариф Солтан белән Мюнхенда очрашуыбызны әйтеп “Анын да архивын Татарстанга кайтарасы килүе турында Республика җәмәгатьчелегенә белдердем . дидем...
Кичке азан бөтен Анкара шәһәре өстенә үзенсн изгелеккә чакыруын тарата иде Шул чак мин Гали абыйга әйтеп куйдым "Исендәме. Гази абый, без Австралиядән кайткан Сәгыйт Садри абый белән минем өинен лоджиясына чыгып. Мәрҗани мәчетендә әйткән азанны тынлап, күздән яшьләр тамызган идек. Ә безнен кадерле кунакларыбыз ул вакытта болай диделәр Бабаларыбызны» туган иленә кайтып Казаныбыз мәркәзендә азан тавышын ишетербез дип һич уйламаган илек Хәтерендәме, син нинди матур шигырь укыган илен:
Кичке Казан.
Кичке азан.
Моңлы уйлар Кило аннан Тиим некө Иске шман.
Холусин мостамигь а ым (Г Тукай)
Кызык бу дөнья дигәнен Юкка гына дөнья түгәрәк димәгәннәр шул Мюнхенда да бер гаҗәп вакыйга булган иле Кичен, соңгарак калып. Гариф Солтан әфәндемен өеннән, кунактан отельгә кайтып барам Метро станциясенә төшкәндә арттан килә
Гали Акыш (уңда) ренең 93 яшьлек абызны Гтиз белән
торган бер ханым алман телендә ниндидер сорау бирде Тирә-юньдә башка кеше юк Мин жавапны татар телендә кайтардым Их. мин әйтәм. әгәр алман телен белсәм, бәлки файдалы жавап бирер идем Ул арада әлеге "фрау "Абый, атлә ич татармы0"—дип сорап куйды. Әйләнеп карасам, янәшәдә чибәр генә татар хатыны басып тора. Кая барсан—шунда татар, яһүдиләрдән бер дә ким түгел.
Шуны унлап куям, бәлки безгә. Татарстан дәүләте чикләрендә, төрле илләрдә яшәүче татарларны барлау, берләштерү максатыннан чыгып, берәр министрлык фәлән булдырырга кирәктер0 Мәсәлән. Израильдә. Англиядә һ. б кайбер илләрдә мондый департаментлар бар һәм алар уңышлы гына эшләп килә
Иртәгесен күрсәтелгән ресторанга барып җиткәндә безне инде көтеп торалар иде Кунаклар арасында таныш кешеләр дә күренә. Әле яна гына Казандагы дипломатик хезмәтен (консул буларак) тәмамлап Торкиягә кайткан Әхмәт Рыза Демирер хәзерге вакытта Төркиянен чит илләр министрлыгында дипломатик эшен дәвам итә. Тагын Гали Акыш. Сәгыйт Хәйри әфәнде. Казаннан килгән берничә университет шәкерте—җәмгысе 15-17 кеше бар иде.
Мәҗлесне Шәүкәт Кунтай әфәнде ачып җибәрде. Әхмәт Рыза әфәнле үзенеи Казан хатирәләрен уртаклашты. Казан анын күңелендә матур тәэсир калдырган Әхмәт Рыза әфәнде үзе дә бездә, казанлыларда күңелгә ятышлы мөнәсәбәте белән җылы хатирә калдырды Ул ел саен 29 октябрьдә Казандагы Төркия консуллы тында җәмәгатьчелекне җыйнап. Төркиянен Республика көнен билгеләп үтәдер
иде Безнен “Ак өмет" балалар пансионатына ки- леп. үзенен киңәшләрен лә биргән иде әле. Гомумән.
Әхмәт Рыза әфәнде чын мәгънәсендә, зур колачлы дипломат Бәлки әле ул киләчәктә Мәскәүдә дә илчесе вазифасын баш- карыр.
Омәр Озҗан әфәнде татар әдәбияты, тарихы белән кызыксынучы кеше.
Ул берничә мәртәбә Ка- занда да булып китте Кил- гән саен китаплар алып китә. Мәҗлестән сон Омәр
әфәнде мине үзенен офисына чакырып, бик озак кына сойләшеп утырдык. Ул мина китаплар исемлеге бирде һәм: “Шушы китапларны табуда булышсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем",— диде. Хәзер мин ул сораган тарих китапларын тапкан саен җибәреп торам. Мәҗлес барышында бер тәнәфестә Сәгыйт Хәйри әфәнде, Төркия дәүләт радиосының татар телендә алып барыла торган программасыкын хәбәрчесе буларак, миннән интервью алды. Сәгыйт әфәнде Казаннан килеп,
Анкара шәһәре курс тип
үзләренең тарихларын, мәдәниятләрен, архитектура ядкарьләрен күреп, белеп үсәләр Милли горурлык әнә шундый энже бөртекләреннән ярала ул.
Мозаффар әфәнде мине тагын бер кызыклы музейга алып барды "Борынгы Истанбулны күрәсем киләме?"—диде ул. һәм без тиз арада үткән гасырга барып җиттек. Агач йортлар, тар урамнар, таш юллар Бу—ачык жирдә урнашкан музей иде Милләтнең үткән гасырдагы көнкүрешен тамаша кыла, уйландыра, тормыштан канәгать булырга, шөкрана кылырга өйрәтә бу йортлар Өске катлары музей булса, аскы катта яки ян бүлмәдә бәләкәй генә кафе, ресторан эшләп тора Шунда ук сина милли ризык >а әзерләп бирәләр Ягъни музейларны тәртиптә тотар өчен бюджеттан гына акча көтеп ятмыйлар, үзләре дә акча эшлиләр Ә бездә менә дигән шыгырдап торган бүрәнәдән салынган, матур итеп челтәрләп ясалган тәрәзә янаклы. милли бизәкле, кәрнизле йортларны сүтәләр, җимерәләр, яндыратар да. соныннан бомжларга сылтыйлар
Биредә яшь кешеләр әнә шулай милли гореф-гадәтләрне белеп үсә. Югыйсә нинди тату булып күренгән яшь гаиләләр тарката бездә Сәбәбе шул анын милли гореф-гадәтләрне белмәү, санга сукмау Яна тормышны аракы эчеп, “шумел камыш" дип акрып-бакрып башласан. ахыры ни белән бетәсе билгеле инде анын
Доктор Туран Язган белән очрашып булмады, ул кайдадыр сәяхәттә иде Истанбулда тагын бер танышым артты. Ул—Яшәр Гувенч дигән әфәнде Алар Гөлтан Ураллы белән берлектә музыка мәркәзендә музыкаль дисклар, кассеталар яздырып чыгара. Бер яшь җырчының дискларын бүләк итте Үзенчәлекле җырчы. Кытайда туып үскән Рауза Мослих булып чыкты бу Измиргә баргач, алар белән дә танышкан идек.
Сәяхәтне тәмамлап, туган-үскән җиргә исән-сау. шәп кәеф белән кайтудан да рәхәтрәк нәрсә юктыр. Һәрхәлдә, икенче сәяхәткә кадәр сагыну хисләрен белән яшисен Шулай Америкадан кайтып төшкәч бер күршем "И-и. Илдус абый әллә нинди япон фирмалары ясаган электроник "Сони'лар алып кайткансыңдыр инде (ул вакытта бездә андый нәрсәләргә кытлык иде әле)".—диде. "Әйе. мин әйтәм. алып кайттым, ләкин “Сони" фирмасыныкын түгел, гыйбрәт дигән фирманыкын Беркатлы да инде бездә кешеләр. “Гыйбрәт" фирмасы барлыкка ышанды, ә менә үз телен әле дә булса юньләп белми.
Борын палар әйтмешли, бер табышсыз кайтсан да. дөнья күрүен үзе зур табыш ул.

Реклама