У КИТАП ХАН ДОГАСЫ БЕРЛӘ ТӘМАМ...


Казан ханлыгы чорында яшәп иҗат иткән бөек татар шагыйре Мөхәммәдьярның язган "Нуры содур” поэмасы (1541)—әдәби жәүһәрләребезнең иң кыйммәт- леләреннән санала.
Мәгълүм ки, әдәбият галиме Шакир Абилов "Нуры содур” әсәренен тәнкыйди текстын әзерләп, 1997 елда аны аерым китап итеп бастырып чыгарды. Ул китапта Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасы кулъязмаларының фәндә билгеле булган 7 нөсхәсе турында кыскача мәгълүмат та бирелгән иде. Аларнын өчесе—С.-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фондында; берсе—Казан дәүләт университетының Н.ИЛобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә; берсе—Башкорт- стан Милли китапханәсендә; берсе—Нәкый Исәнбәт архивында; берсе—тарихчы Дамир Гарифуллин архивында сакланулары әйтелгән.
Поэманын Ш.Абилов тарафыннан файдаланылмаган тагын ике кулъязмасы Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана. Шуларнын берсе—1978 елда Әгерҗе районының Яңа Аккужа авылында табылган XVIII гасыр күчермәсе, икенчесе 1994 елда Әтнә районының Олы Мәнгәр авылында табылган XVII гасыр башы кулъязмасы. Икесен дә археограф галим Марсель Әхмәтжанов тапкан. Шул рәвешчә, XX гасырның ахырына кадәр фәндә “Нуры содур” әсәре тугыз кулъязма күчермәдә билгеле булып килде.
1999 елда әлеге әдәби ядкярнен тагын бер нөсхәсен табуыбыз турында матбугатта хәбәр бирелгән иде инде (Казан утлары -2002 - № З.-Б. 128). XVIII гасыр башында, моннан 290 еллар әүвәл күчерелгән ул ядкяр Кукмара районыннан табып алынды һәм хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
Башкалабыз Казан шәһәренең 1000 еллык бәйрәменә тагын бер куанычлы рухи бүләк әзерләнде—"Нуры содур”
рия" әсәре 1836 елда Нократ авылында (хәзерге Киров алкасенла! Мохаымэтса-
нын янә бер кулъязма күчермәсе табылды. Поэма тексты язылган бу кечкенә күләмле дәфтәр Удмуртия Республикасының башкаласы Ижевск шәһәрендә (татарлар аны Ижау дип йөртәләр) яшәүче Рәисә апа Дәү- ләтшинаның (1923 елда туган) гаилә архивында сакланган. Рәисә ханымның бабасы ягын-нан туганнары 1854 елдан алып 1930 елларга кадәр Ижау шәһәрендә указлы имамнар булып торганнар. Р.Дәүләтшиналарда сакланган кыйммәтле язма ис-тәлекләрнең берсе—Хисаметдин Мөслиминен “Тәварихы Болга-
Ижевск шәһәрендә табылган кулъязма
бәрнен әтисе Гайсә, анын әтисе Ягкуб, анын әтисе Габдераззак, анын әтисе Галим хафиз) әл-Орыйнын топ ватаннары—Казан губернасындагы Оры авылы (хәзер Татарстанның Арча районында) Мөхәммәтсадыйк хәзрәт 1840 елдан 1854 елга каләр Уфа Диния Нәзарәте идарәсенә әгъзалык хезмәтенә сайланып торган 1854-1869 елларда Иж заводында имамлык иткән Аннан сон уллары һәм оныклары шунда ук имамлык Вазыйфаларын башкарганнар.
Мохәммәдъярнын "Нуры содур” поэмасы язылган. Ижауда табылган дәфтәрмен сакланышы уртача. Текстнын үзендә кайсы елда һәм кем тарафыннан күчерелгәнлеге күрсәтелмәгән Ләкин кәгазендәге су билгеләре буенча вакытын ачыкларга мөмкин. Су билгеләре—филиграньнәрне өйрәнеп тикшергәннән сон. поэма тексты язылган кәгазьмен 1748-1756 елларда Ярославль шәһәрендәге Алексей За- трапсзный мануфактурасында эшләнгән булуы ачыкланды Димәк. Нуры содур - нын бу нөсхәсе якынча XVIII гасыр урталарында, моннан 250 еллап элек теркәлгән дип әйтергә мөмкин Язуынын карасы—караңгы конгырт төстә
Дәфтәрнен ике ягы да язулы. 11x17 см зурлыктагы 59 кәгазьдән тора. Һәр биттәге текстның мәйданы 7x12,5 см тәшкил итә Дәфтәрнен һәр битендә унар юл исәпләнә Бу дәфтәрдә "Нуры содур" поэмасы бер юлга берәр бәйт (икеюллык) итеп парлап язылмаган Ягъни, дәфтәр битендәге текст ике багана рәвешендә түгел, һәр бәйтнен икс юлы да аерым-аерым юлларга язылган Поэма текстынын баш өлеше һәм ахыры сакланмаган. Дәфтәрнен беренче бите әсәрнсн икенче фасылындагы “Бер хәдис мәгънәсен әитәйсн сахих" дигән юл белән башлана Бу бәйт 1997 елда басылган китапның 181 битендә 153 нче бәйт (алга табала бәйтләрнсн тәртип саны 1997 елгы басмадагыча бирелә) буларак билгеләнгән Ә дәфтәрдәге согиы юл унынчы бабтагы "Айгай ирлем жан вә дел берлә сәна" (771 нче бәйт) сүзләрс белән тәмамлана. Берничә урында дәфтәрнен бигләре жуелу сәбәпле, текстка өзеклек тә кергән Мәсәлән, бишенче баб-бүлектәге тугыз бәйт, алтынчы бабтагы ун бәйт һәм тугызынчы бабтагы тугыз бәйт һәм бер юл сакланмаган Ижау шәһәрендә табылган бу кулъязма дәфтәрдә "Нуры содур” әсәренен барлыгы 1131 юты. ягъни 556 бәйт һәм бер юл язылган.
Яна табылган текстны Ш.Абилов бастырган тәнкыйди текст белән чагыш-тырганда, эреле-ваклы күп кенә үзенчәлекләре дә бар Аларнын берсе—шигъри әсәрләргә хас булганча икс баганага язылмаган булуы турында ал да рак әйтелде Тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт кайбер баб-бүлек башларында шул бүлекмен эчтәлегенә туры килә торган хәдисләрдән һәм Коръән сүрәләреннән аерым җөмләләрнең, хәзергечә әйткәндә эпиграф рәвешендә бирелүе Мәсәлән. “Бишенче баб Гата кыйлмак сүзләрен бәйан кыйлур” дип бүлек исеме язылганнан сон. “Калә галәйһис-салям рәжәгьна мин җиһадел-ахирәт" дигән сүзләр бар Шу гай ук “Сабыр кыйлмак. " турындагы алтынчы баб башындагы Ил әййуһа әлләзинө әмәну, әсбиру. " һәм сигезенче бабнын исеменнән сонгъг гыйбарә лә 1997 елгы басмада юк Поэманын Ижау нөсхәсендәге алтынчы һәм сигезенче баб башларындагы кебек үк гарәби гыйбарәләр Кукмара районында табылган кулъязмада ла теркәлгәгг Анысында исә. топ тексттан аермалы буларак, мондый өземтәләр кы зыл кара белән бирелгәннәр Поэманын бүлек багаларынла Коръән һәм хәдис оэсм- талөренсн бирелүе, әлбәттә, әдәби әсәрне бизи һәхг мәгънәви җәһәтен көчәйтә <) ике кулъязмада бер торле үк гыйбарәләрнең очравы-аларнын аерым күчерүче тарафыннан гына өстәлмәгөнлсгенә ишарә итә Ихтимал, поэманын авторы Мохәммәлъяр топ нөсхәдә үк шулай язган булгандыр Һәрхәлдә. бу фаратны әдәбият тарихын өйрәнүче галимнәребез төгәлрәк ачыклар
Ижау кулъязмасының тәнкыйди тексттан аермалы кайбер урыннарына тукта лыйк. Мәсәлән, басма китапта 608 нче бәйтнен
"йэна сайәңе >’ә сы.-иыб кииан кеши.
I («). «■/«• з бары бишәр 6арчо пии . дигән юллары Ижау кулъязмасында
"Сайаңеха бүкун сәфир кил.-ән кеши.
Га<) игңс) берлә табор барча әши рәвешендә бнрслгәгг.
Кайбер бәйтләрдәге аермалар тагын да зуррак. Мәсәлән, китаптагы 679 нчы бәйтнең:
"Тәңренең һәйбәтендин нагәһан Заһид мескин сусагаи ул заман ".— кебек юллары кулъязмада:
“Бу һәйбэтдин исе киткәй ул заман Заһид мескин сусагай нагәһан —
дип теркәлгән.
Әсәрнен текстын баета торган мондый аермалар белән беррәттән. шактый ук төгәллек-ачыклык кертә торган урыннары да очрый. Әйтик, монарчы:
"Кем мөбарәк Урдуга барсам үзем Худның котлуг йозун күрсә күзе м ”.—
рәвешендә билгеле булган 730 нчы бәйт соңгы табылган кулъязмада:
"Кем мөбарәк Урдуга барса үзем Ханның котлуг йөзене күрсә күзем ",—
буларак, бөтенләй башка төсмер бирә. Сүзнең Урдага барып, ханның йөзен күрү турында барганлыгы ачыклана. Абилов файдаланган кулъязмаларда "хан" сүзе урынына “хут" яки "худ" дип бирелгән булган.
Яна табылган кулъязмада поэманың моңарчы билгесез булган бәйтләре булуы аеруча мөһим Ижау кулъязмасында шундый өч бәйт барлыгы ачыкланды Фәнни әһәмиятен искә алып, аларны монда күчереп бирәбез. Шундый мисал 319 һәм 320 бәйтләр арасында теркәлгән:
"Кем газа хали ирүр эср-ү хәлапь Алса кяфер малыны булмас вәбаль ”
Икенче бәйт 604 нче белән 605 нче бәйтләр арасында язылган:
"Бу китаб хан догасы берлә тәмам Кышганын бәйан кытыр кем модам
Өченче бәйт исә 640 нчы һәм 641 нче бәйтләр арасында бирелгән:
"Гафу кыш базыкларымны, и, гафур.
Йаратканым, тагатемне кыш кабул "'?
Соңгы бәйггәге "йаратканым" сүзен яратучы, барлыкка китерүче, ягъни Алла мәгънәсендә дип айларга кирәк.
Әлбәттә, һәрбер яна табылган кулъязма истәлек уникаль, алар монарчы билгеле булган әсәрнен текстына нинди дә булса яңалык өсти һәм төгәллек төсмере бирә Бу яктан Нуры содур"нын Ижау шәһәрендә сакланган нөсхәсе, һичшиксез, әһәмиятле табыш дип бәяләнергә хаклы. Мөхәммәдьяр әсәрләре кулъязмаларының табылып торуы һәм аларда яңалык өстәүче жәһәтләрнең булуы—бөек әдип иҗатын нәзари өйрәнүне дәвам итү белән беррәттән. киләчәктә гамәли тикшеренү-эзләнү- ләрне дә туктатмаска кирәклеген искәртә. Бу юнәлештә гыйльми китапханәләрдә, архив һәм музейларда тупланган биниһая зур кулъязма мирасыбызны жентекләп тикшерү дә уңай нәтижә бирергә мөмкин, һәрхәлдә, тулы текстлары булмаса да, өзекләр рәвешендәге фрагментар күчермә нөсхәләре табылуы ихтимал.
Казанда 464 ел элек ижат ителгән "Нуры содур" поэмасының моңа кадәр мәркәзебездә дүрт кулъязма күчермәсе сакланган булса, сонгы еллардагы археографик табышлар нәтиҗәсендә тагын ике нөсхәсе өстәлде. Шулай итеп, хәзерге вакытта фәнгә әсәрнең 11 күчермәсе билгеле. Аларның алтысы Казан шәһәрендә саклана. Соңгысының чал тарихлы башкалабызның мен еллыгы алдыннан табылуын, чын-чын- лап, Казан юбилеена бүләк дип атарга мөмкин.

Реклама