Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ КҮЗЕ НИ КҮРӘ?


Язучы Нәбирә Гыйматдинова 30 елга якын вакыт эчендә берсеннән-берсе кы- зыклы, мавыктыргыч, геройлары гыйб- рәтле язмышка ия әсәрләре белән меңәр- ләгән китап укучының кү-
ңел дөньясына үз сукмагын салды, аларны табигатькә һәм кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Туган җиренең, табигатьнең ка- дерен белмәгәннәр үз-үзен һәлакәткә илтә. Бүгенге за- манда халыкның вәхшилә- нүе. кыргый хисләрне, явызлыкны азга сөрүе дә табигатьне нечкә тоемлый белмәүдән, аннан читлә- шеп, каланың таш диварла- ры арасына кереп посудан- дыр.
Әдибәнең "Икебезгә дә авыр” дип исемләнгән по- вестьлар. хикәяләр җыен-
тыгын (2003) бер тын белән укып чык- тым. Җыентыкка биш повесть, өч хикәя, тормышта булган хәлләр хакында язма- лар тупланган.
"Тәкъдир” повесте ныклы гаилә кору һәм башка демографик, социаль, әхлакый проблемаларны күтәрә. Сәләтле, сөйкемле актриса Нәзирә, булдыксыз Гамилгә кияүгә чыгып, аның хыянәтен кичергәч, җаны чирле, үзе хиссез, төссез карачкыга әйләнә Авторның портрет остасы булуы соклану уята. Берничә уңышлы чалым аша да күзендә уты сүнгән, моңлы-
Яшьли сөйгәне Илһамның сөйрәлчек Маша белән йоклаганын ишеткәннән соң, бер дә киелмәгән туй күлмәге белән тех- никум тулай торагының коридорын юучы
кыз хакында укыганда күз- ләргә яшь мөлдерәп тула. Бу күренеш аша автор яшь кыз кичергән фаҗиганең асылын ачып бирә. "Адәмгә ярату хисе вакытлыча гына бирелә, ә нәфрәт озакка...,—дип ис- кәртә Нәзиргә.—Әбиемнең до- галары рәнҗегәндер",—дип тә өсти.
Авторның образ-характер тудыруда чагыштырулары да уңышлы: "үкенеч—көтүче чыбыркысы сыман”, “чи- керткә кебек бер сораудан икенчесенә сикердем”, “Га- мил куык кебек шиңде”, “ак түшәм—кәфен кебек” һ. б. Әсәрдә юморга да урын би-
релә: “запас ир ашарга сорамый, колхоз үгезе түгел”. Шушы кечкенә генә деталь аша автор замананың бозыклыгыннан яшь аралаш көлә, аны фаш итә, җирәнү хисе уята. Ә әсәр эчендәге “Аккош әкия- те” исә Нәзирә-Самат мәхәббәтенең саф- лыгын сурәтли.
Повестьта тагын бер кискен мәсь-әлә—сугыш һәм тынычлык проблемасы күтәрелә. Саматның әтисе Чехословаки- ядә ятып калса, үзе Чечняда, үзебезнең солдатлар кулыннан дөньядан китә. Ва-тандашларының бер гөнаһсызга бер-берен кырудан, бәхетенә бер генә адым калган, карынында сабыен йөрткән Нәзирәләрнең язмышы
Мәбирә Гыйматлинова Икебезгә дә авыр Повестьлар, хикәяләр Казан: «Идсл-Прсс полиграфия-нәшрият комплексы . 2002 —416 6.
шар метр буйлы, фатирсыз, акчасыз ирләр беренче очрашуда ук Сылудан "Фатирын ничә бүлмәле'' Акчам күпме? Туган-ту- мачан бармы?" —дип сорыйлар “Безнең илдә ирләрне төрмәдә черетәләр, Әфганда үтерәләр, Чечняда кыралар Шулардай артканын фахишәләр тартып ала. " Бу юллардагы хакыйкать барыбызга да таныш. Ул бүгенге демографик кризиска тарыган җәмгыятьне сәяси гаепләү булып якгырый
Әсәргә сиздерми г енә “Коръән" аятьләренең асыл фикерләре килеп керә Ходайга ялвару, догалар көченә таяну кирәклеге китап укучының күңеленә кереп урнаша, гамь уята. Үзенең нарасые дөньяга "җилдән туган” булып килмәсен өчен. Нәзирә ирен тартып алган азгын Зәридә белән Гамилгә театр сәхнәсендә никах укыта. Бу йола гайре табигый шартларда үтәлүе белән гыйбрәтле Горурлыгы булмаган, вакчыл, мескен, саран Гамилнең хатыны өйдә юш йорт җиһазларын т өяп чыгып китүе, хыянәте, соңыннан шартлаган куык хәлендә калуы—замана ирләренә чын гыйбрәт Әйе, җинаять җәзасыз калмый. Кин күңелле, булдыклы, гаярь Самат Хәеровның хатын-кызга мөга-мәләсе, ихласган сөя. кайгырта, яшәү өчен шартлар тудыра белүе соклану хисләре уята. Автор биредә чын гаилә башлыгының нинди булырга тиешлегенә ишарәли, бу образ укучы өчен өлге ролен үти Ни кызганыч асыл ир. сабые туачагын да белмичә, өзелеп сөйгән ярын бохегсез итеп, вакытыннан элек дөньядан китәргә мәҗбүр Бу имана фаҗиг асе, тәкъдирнең кабатлануы да. Әсәрдә психолог изм, эчке киеренкелек көчле Драматизм да ярылып ята. персонажлар сөйләме кызыклы, колоритлы, ул образларның холкын ачарга ярдәм итә. “Яшьлек бөресеннән картлык яфрак ярыр". “Караңгы баздагы бака да яктыга үрмәли”. “Мин ак чәчәк таҗларына ябышып күтәрелмәкче булам". “Кулъяулык кебек, кесәмә генә салып йөртер идем", “Бер-беребезнең күзендә йотылдык", “Хатын түгел, хәзинә икән син!" кебек төгәл, тирән эчке мәгънә салынган җөмләләр халык авыг иҗатының җәүһәрләрен хәтерләтә, әсәрнең идея- >чтә- леген ачарга ярдәм итә II I ы й матди нонаның туган телне әйбәт белүе, мишәр шивәсенең бизәкләрен оста файдалануы
башка әсәрләрендә дә ярылып ята.
Н. Гыйматдинова рус әдәбиятындагы “говоряшие ичена" алымын да оста куллана, тәмәкечене—Моржабай. хатыны ташлап качкан Шакирны—Нокталы Мыжык дип атый. Назирә—назлы гөлгә тиң. Гамил исә ике дөньядан гафил калган “Йөземдә таш елмаю, йөрәккә шыбыр- шыбыр яшь коела" дигән җөмләдә исә нисби сыйфат белән белдерелгән эпи-тет—Нәзирәнең эчке халәтен бер җөмлә аша ачыгг сала.
Авторның фазсәфи фикерләре әсәрнең егәрен арттыра. “Безнен яшәү - -ул ак белән караньгн чиратлашып еллар упкынына коелуы." Ул китап укучыга гомернең кадерен белеп, игелек кылып, яхшы уй уйлап, мәгънәле итеп яшәү кирәклеге хакында сөйли. Нәбнрәнен үткен каләме битараф чырайлы бюрократларны "чеметкәләргә" дә онытмый. Әсәрдә социаль психология кин чагылыш таба "Гаҗәп кеше дигән зат: син бәхетле икән—көнләшүеннән изә. таптый; мескен икән—кулына күтәрә." Ә нигә, дөрес түгелме? Аз гына уңышка ирешсәң дә. бүре көтүедәй ябырылып, сине өзгәлән атарга тырышучылар азмы’’
Әсәрдә Нәзирәнең чын ир-егет Са-маттан балага узып калуы символик мәгънәгә ия. Димәк, асыл нәсел дәвам итәчәк! Ә буш куык Гамилнең бозык Зәрндәсе тапкан бәби аныкы түгел икәнлеге ачыклана.
“Тәкъдиремдә язылган ролем искиткеч катлаулы Мин—зиратта йоклаган Саматымның догачысы, мин—әүлия каннанамнын килене, мин—улымның әнисе, мин—Илһам атлы ирнең мәңге сүрелмәс ялгыз мәхәббәте "
Әсәрне күңел күзе белән уку гаилә корырга, бәхетле тормышта сөелеп һәм сөеп яшәргә омтылI ан һәркемгә җан азы- 1ы бирә, гыйбрәт алырга мөмкинлек тудыра, әхлак сафлыгын сакларга өнлн- өйрәтө
“Аргы очта, бирге очта" повсстенло замана яшьләрен талаштырган Җәнҗал образы сюжет сызыгынын буеннан-буе- на сузыла. Ул интригалар кора, гашыйкларны аера, карындагы сабыйлар ашышына кизәнә, яшьләрне ут йотарга мәҗбүр итә, аерылмас дус булырга, мәнге бергә яшәргә ант иткәннәрне чәкештерә Әгәр Нәбирәбез бу повестъне драматик
әсәр итеп үзгәртеп язса, шәп кенә траго- комедня чыгар иде дигән тәкъдимем бар. чөнки репликалар шәп. динамика көчле Бу әсәрдә детектив элементлары да. серлелек тә бар.
Җыентыкка исем биргән “Икебезгә дә авыр " повесте исә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия Исеме үк шомландырып тора. Әсәрнең төп герое. Зәмзәмиянең әтисе Хәбир мулла мәчет манарасын кисәргә күтәрелгән Кызыл Гыйниятне атып үтерә, үзе урманга— серле, сихерле Тоба чокырына яшеренә, шунда суык тидереп үлеп тә китә. Язмыш бу фаҗиганең тамырларын тирәндә калдырса да, ябалдашлары белән яшь буынны да бәйли, аннан үч ала. Мәчетсез, манарасыз. иман нурыннан аерылган буыннан башкисәр Ибрай белән Фәррахлар, җан көеге, куркак Зәкиләр үсеп чыга. Хәбир мулладан заманында дин сабагы укып калган, тәне гарипләнсә дә җаны мәрхәмәт белән сугарылганга, эчке дөньясы матур, саф калг ан Вәгыйз генә кара каргалар төркемендә ак күгәрчендәй аерылып тора. Иң авыр минутларында, вәхши абыйларыннан кыйналып, гарипләнсә дә. мәхәббәтеннән ваз кичми. Зәмзәмиягә тугрылыклы дус булып кала. Аның милиционер булып эшләүче башкисәр абыйлары икесе дә якты дөнья белән вакытсыз хушлаша, бу—залим хакимлекнең үлемгә дучар ителәчәгенә ишарә.
“Бүре каны" повестенең нигезендә “бүре канын эчкән бала гаярь була" дигән гыйбарә ята. Аю Кәрим, ерткыч җанварны юк итү бәрабәренә, җебек Рамазанда хәйләкәрлек, явызлык көчен генә уята ала. малайдан башкисәр үсә.
Әтисенең "йонлач кулы", арттан этүе белән вузга кергән Рамазан, сәләтсез булса да, әрсезлеге, юлында очраганнарны сыгып, изеп баруы бәрабәренә, карьера өчен үзенә игелек иткән кешеләр өстеннән гайбәт җыя, яратмаса да, түрә кызына өйләнә, йомшак кәнәфигә үрмәли. Мәкер һәм хәйлә юлы белән әдәбият мәйданына еландай шуышып керә. Чын шагыйрь Рөстәм Акчуринга кизәнә, талантлы шәхеснең эш урынын тартып ала. аны үлемгә этәрә. Ләкин тыштан караган-да барысы да ал да гөл тоелган, максатына ирешкән Рамазанның да тамыры черек шул: улы Руслан аның
туа. Әтисе ысулын кабатлап, ана да бүре каны эчертеп дәваларга омтылган ир. ерт кыч тешләреннән үзе җан тәслим кыла Бу—символик финалга эчке мәгънә салынган. Табигатьнең эчке закончалыкларына буйсынмаганы, кешелексезлеге. мәкер белән үткән гомере өчен Илаһи көч аннан шулай үч ала.
Әсәрдә табигать һәм кеше проблемасыннан тыш. җәмгыятьнең төрле катламнарындагы. гаиләдәге, эш урынындагы, югары даирәләрдәге, түрәләр вә халык арасындагы үзара мөнәсәбәтләр оста ачып бирелә. Язучының тормышны тирән аңлавы, төрле катламнарның хәл- әхвәлен. яшәү рәвешен, социаль психологиясен шәп белүе тулыканлы образлар тудыра. "Түрә белән бер ләүкәдә парланып утырсаң, фатирсыз икәнсең—фатирга тиенеп чыгасың, хәерче икәнсең—байыйсың. Яши белә түрәләр! Орып бирәләр халыкның аһ-зарын. Халык аста, түбәндә, ә байлар өстә—күрмиләр, ишетмиләр." Бу юллар аша Нәбирә тормыш чынбар-лыгын. хакимияттәгеләрнең нинди юллар аша дәрәҗәле кәнәфиләргә ирешүен, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, типтереп яшәвен ачык мисаллар, җанлы образлар аша фаш итә. Язучы-журналист буларак. ул халык белән еш аралаша. “Ха- кимияттәгеләрдән зарланып, елый-елый сөйлиләр".—ди Н. Гыйматдинова. Халык моң-зары “Утарда" повестендагы ятимә, ире ташлап киткән, ярымкыргый хәлендә яшәүче Хәят образында гоела. Автор аңа теләктәшлек күрсәтә, хәленә керә. “Урмандагы һәр агач, һәр үлән, һәр бөҗәк әңгәмәдәш миңа".—ди ул. Хәтта ач бүреләр дә ялгыз хагыига зыян салмый.
Пәри Хәят урман уртасында, буранда ташлап калдырылган Рөстәмне үлем халәтеннән чыгара. Г азраил кочагыннан тартып ала. Яшәү өчен көрәш кискен була. Кабаттан тормыш бүләк итүче Хәят та өлешсез калмый. Ходай Тәгалә Рөстәм белән икесе арасында сихри мәхәббәт хисен уята. Ырудан читләшкән ак бүре халәтендәге Хәят кешелек сыйфатларын югалтмавы, бай күңел дөньясы, язмыш җилләрендә газапланса да. сүндермичә, исән-имин калган мәрхәмәт хисе белән матур, үзенә җәлеп итә. Әсәрдә диалекталь сүзләр дә отышлы файдаланылган.
алырга да курка” Бу—табигыйлеген югалткан жәм!Ъ1ятьнен ялгышына, куркаклыгына ишарә “Биш ел утымны сүндермичә сакладым, йөрәгемдә генә ут юк, сүнде, бетте”,—ди Хәят. Ул бәлагә тарыган адәм баласын да, жәнлек-жан- варларны да дәвалый, терелтә, кабат жан өрә. Әсәрдә Ак бүре белән Соры бүренең мәхәббәт кыйссасы күтләргә яшь китерә. Ерткычларда да тугрылык, сөю бар икән. Ялгыз бүре белән Хәятиен сөйләшүе тәннәрне чеметтерә: “Искәндәр мине синең туфракка орлык игеп күмде, ни шыта, ни үлә алмыйм ” Бу юллардагы тирән мәгънә илен җуйган, туган туфрагыннан аерылган меңләгән мөһаҗирләрнен, ка-чакларның фаҗигасе түгелме соң? Әсәрдәге замана эшкуарларының үзара мөнәсәбәтләре, гамәле, эчке дөньясы, кыланмышлары ышандыргыч итеп, хәтта беркадәр комик төсмердә сурәтләнгән.
Әсәргә, гомумән, уңай бәя бирсәк тә кытыршылыклар хакында да искәртеп үтмичә булмый “Аргы очтан-биргс очта” әсәрендә (93 бит) фактик төгәлсезлек киткән. “—Җә, мин гаепле ди, җә, кичер . Дамир кызның каршысына тезләнде." Бу очракта Дамир түгел, Галим Равиядән г афу үтенергә тиеш иде. 112 нче биттә: “Галим малаеның әгисе Дамир дин битемнән көләчәкләр" -диясе урынга, "битемә төкерәчәкләр” яки “күземә карап көләчәкләр” дип төзәтү урынлы булыр
иде. 114 нче биттә: “Беренче Дамир телгә килде" дигән җөмләдә төгәлсезлек күзәтелә. Ирексездән. "Икенче Дамир да бар микәнни?”—дип уйлыйсын. Ул жөмлә әсәр кабаттан нәшер ителгәндә “Беренче булып Дамир телгә килде”,—дип төзәтелсә отышлы булыр иде.
“Озын чәчле, йомшак куллы, моңсу карашлы" Хәятнең шәүләсен Рөстәм җанына сатып атып кайта. Мәхәббәт күзлегеннән карый башлагач, анын үз дөньясы, эчке байлыгы барлыгы, ясатма чәчәктәй Җем-җемияләрнең исә иссез- леге. хиссезлеге күренә “Күкенең бала чыгарырга тән җылысы җитми, шуңа бәхетсез”—дигән гыйбарә дә йөрәккә уелып кала “Ә бездә бәхетле булырга якыннарыбызга шатлык өләшергә, мәгънәле итеп яшәргә җылылык җитәрме?!” Бу риторик сорауга да җавапны китап укучы үз күңеленнән эзләр
Нәбирә Гыйматдинованын ‘'Икебезгә дә авыр " җыентыгында тормыш фәлсәфәсенә бай. тирән кичерешләр уятырлык "Базар хагыны", “Сурәт". "Манара" кебек хикәяләре дә урын алган “Тормышта булган хәлләр" циклындагы язмалары гыйбрәтле вакыйгаларны, язмыш-ларны йөгерек гел белән сурәтли.
Бу җыентыкны талантлы язучыбызның тынгысыз рухи ззләнүләре нәтиҗәсе, татлы ижат җимеше, унышы диясе килә.