Логотип Казан Утлары
Хикәя

БҮРЕЛӘР


Якшәмбе көнне ачы таңнан Иван Дегтярев янына каенатасы Наум Кречетсв килеп керде. Әле картлыкка бирешмәгән, сөйкемле генә, елгыр һәм хәйләкәр абзый ул. Иван каенатасын өнәп бетерми. Наум да кызын жәлләп кенә.
Иванның кыланмышларына түзеп тора иде.
Ни хәлләрегез бар?., һаман йоклап ятасыңмыни?—диде Наум, керә-керсшкә үк сүз башлап —Их-ма! Болай булсаң, Ванечка. теге дөньяга да йоклап калырсың инде.
—Анда барырга ашыкмыйм әле мин.
Ашыксаң да зыян итмәс иде Әйдә, тор әле. Утынга барып кайтыйк Бригадирдан ике ат сорап алдым. “Майларга" туры килде-килүен. ярар инде, чукынып китсен! Утыны да кирәк бит.
Иван, тагын бераз ятканнан соң, торып, сөйләнә-сөйләнә киенергә тотынды: Яшьләр ник шәһәргә китә дип беләсең? Чөнки анда нормаңны үтәдеңме, син— үзенә үзең хуҗа. Кешегә ял изәргә ирек бирәләр ичмаса. Монда—Алла каргаган
Утынсыз каныйкмыни инде азайса'7 Ат сорап биргәнгә рәхмәт әйтәсе урында киреләнеп торган буласың.
—Шәһәрдә дә эшләргә кирәк, -дип куйды каената
—Кирәк инде анысы. Тик мин рәхәтләнеп җир казырга да китәр идем. Җан гирләрен чыкканчы бер эшлисең дә. аннары кайгы-мәшәкатьсез рәхәтләнеп яшисен Өенә суы да, җылысы да кергән
—Бер караганда, өйгә су кертү әйбәт нәрсә инде ул үзе Ә икенче яктан—начар аннары син бөтенләй йокы чүлмәгенә әйләнер идең. Йә ярый, киттек әйдә.
—Ашап аласынмы?—дип сорады Нюра.
Иванның әле ашыйсы килми иде. Наум. кызыксынып:
—Кичтән эчкән идең мәллә?—дип сорап куйды.
—Дөп-дөрес. галиҗәнап әфәнде!
—һе-с... Менә бит хикмәт нидә. Ә син. өйгә су кергән, водопровод, дисен Әйдә, китик булмаса.
Күк йөзе чалт аяз, ап-ак карның кояшта җемелдәвеннән күзләр камаша Урманда ниндидер ят, сәер гынлык хөкем сөрә.
Барасы юллары шактый озын, егерме чакрымлап булыр Агачны якын-тирәдән генә кисәргә рөхсәт итмиләр Наумнын аты алдан кузгалды
Шайтан алгыры!.. У гын эзләп урманнан урмаша бар инде, дип зарланып алды ул Чана табанының салмак кына кәйлән баруыннан Иван йокымсырап китте Урман ызанын үтеп, ачык уйсулыкка төшкәч, акрынлап тауга күтәрелә башладылар. Тау башында яңадан, күгелҗем стена булып, урман тотына
Менеп җитәбез генә дигәндә, ни күрсеннәр: юлдан ерак га түг ел. урманнан чьи ып басканнар да атлыларны сабыр гына көтәләр бүреләр!
Наум атын туктатты Үзе дә сизмәстән, акрын тавыш белән, сузып кына —Анаңны-ы. - дип сүгенеп куйды. Козгыннармыни, гстелешкәннәр1 Иванның аты, яшьлеге белән куркын, артка чигә башлады, шулчак бер аягы тәртәнең тышына чыгып китте. Иван, кирегә борылмакчы булып, дилбегәне селкеткәләп караса да. бичара ат, хырылдап, бер урында тыпырчынып тора, тәртә аша аягын ал алмый иде.
Ул арада бүреләр түбән таба кузгалдылар Наум, түземсезләнеп. Иванга кычкырып җибәрде Нәрсә мыштырдыйсын инде?!
Иван, чанасыннан сикереп төште дә. этеп-төртеп, көч-хәл белән, атны тәртә арасына кертте. Ярый әле үзе чанасына авып өлгерде ат. баскан җиреннән үк кисәк борылып, алга ыргылды
Наум инде шакгый ераклашкан, үзен-үзе белештермичә, бар көченә Талыйпа-а-ар! дип акыра-акыра. атын чыбыркылый Бүреләр, соры йомгаклардан ипләп кенә түбәнгә тәгәрәделәр- атлыларнын юлын кисәргә чамалыйлар.
Наум һаман
—‘Талыйла-а-ар! -дип илерүен белә.
"Әллә "ычкына" башлады инде бу?! дип уйлап алды Иван Кем талый ‘ Кемне 1 Сәер бер халәт кичерәләр болар хәвефле үзе, шул ук вакытта г аләмәт кыгык га Ләкин тиздән кызыкларның эзе дә калмады Көләсе килми иде инде Бүреләр юлга гөшеп җит кәннәр, чанадан йөз адым чамасы гына арттарак. җепкә тезелгәндәй, куып киләләр Чана үрәчәсенә чытырдап ябышкан Иван алардан күзен дә алмын
Киң күкрәкле, огек танаулы «урысы ин алдан элдертә Анардан чанага хәтле егерме-утыз адым гына калын бара Иванның бүреләрне болай ук якыннан күргәне юк иде өле. Шуңа күрә ул аларны. зуррак эткә охшаганнардыр, дип йөри иде Хәзер аңлады инде, бүре бүре шул. чын ерткыч икән! 11и явыг инс дә соңгы мнпеллә куркытыпмы, юмалапмы, туктатып калып була Обу көйгән танауны үлем генә туктата алачак Ырылдамый, куркытып маташмый Түгәрәк сары күчәре белән туп-туры карап, корбанын иөрлсклөүне белә
Иван чанага күг төшереп алды берәр таяк кисәге до юк ичмаса Балталар икссс дө каената чанасында. Калдык-постык печән бар да. кулында чыбыркысы бар Наумнын "Талыйла-а-ар'” дип кабат акырган тавышы өстәлгәч. Иван чын
7. .к
ВАСИЛИЙ ШУКШИН
чынлап куркуга төште Өер башы, атка сикерергә чамалап, чананы урап уза башлады Иван сул кулы белән чана кырыена тотынган көе бераз күтәрелә төште дә өер башлыгына чыбыркысы белән шәпләп берне сыдырды Моны көтмәгән бүре юлыннан тайпылды, тешләрен шыкылдатып, читкә сикерде. Арттан килүчеләре, туктый алмыйча, аның өстенә өелеште Бер мәлгә бөтен өер бергә укмашты. Башлык, ачуланып, бүреләрнең әле берсен, әле икенчесен тешләп алды. Аннары, яңадан алга чыкты да тиз арала чананы куып житте. Иван тагын калкынды, тагын берәрне эләктерергә иде исәбе. Тик бу юлы инде бүре чананы ерактанрак әйләнеп үтте. Ә берсе, хәтта өердән аерылып, чананың икенче ягына гөште.
Иван чыраен сытты ■‘Беттем Әжәлем шушы икән!"—диде ул тешләрен кысып.
Наум әле дә булса атын чыбыркылый. Менә ул борылып карады. Киявенең камалышта калуын күргәч, ялт итеп башын кирегә борды.
—Талыйлар!
—Атыңны тыя төш. әткәй! Балтаны бир!
—Талыйлар!
—Тый атыңны, котылабыз'. Атыңны тый. дим. хайван!
—Син аларга берәр нәрсә ташла!—дип үкерде Наум.
Өер башы инде ат белән тигезләшкән, сикерергә җыена. Артгагылары да яп-якын: аз гына соңладың исә. чанага ‘‘очып’’ менәчәкләр Иванның ыргыткан бер уч печәненә бүреләрнең исе дә китмәде.
—Әткәй дим. эт җан. тый атынны. балтаны ыргыт'
—Ванька! Тот. ыргытам' -дип. ниһаять. Наум балтаны юл кырыена ташлады.
Иван, чанадан сикереп төшкән хутка, балтасын эләктереп алды. Арттан ажгырып килгән өч бүре сискәнеп читкә каерылды һәм аңа ташланырга әзерләнеп, адымнарын акрынайпы Нәкъ шул мизгелдә башлык, аяк астында кар катысын тоеп, ат өстенә сикерде. Коты алынган ат. юл кырыена авышып, көрткә чумды. Чана әйләнеп капланды, түшлек каешы шартлап өзелде. Камыт бугазын китереп кыскач, ат мескенкәй, тәртәләр арасында бәргәләнеп, хырылдый башлады Ул арада икенче яктагы бүре, астан һөҗүм итеп, үткен тырнаклары белән атның корсагын аерып төшерде Калганнары ла корбанга ябырылды.
Минут эчендә, бишссе бер булып, әле җаны да чыгып җитмәгән атны ботарлый, пар бөркеп торган күгелҗем-кьныл эчәкләрне күз камаштыргач ак кар өстендә сөйрәп йөртә һәм канәг атьлек белән ырылдыйлар иде инде.
Бу хәлләр шундый коточкыч тиз булып узды ки. хәтта өндәге маҗара икәненә ышануы да кыен Иван, балтасын кулына тоткан да. комсызланып сыйланып ятучы бүреләргә карап, исен җыя алмый басып тора Өер башы, түгәрәк сары күзләре белән бораулагандай, адәми затка төбәп-төбәп карап алгалый...
Шушы тантаналы оятсыз караш Иванны дөньяга кайтарды. Ул, балтасын күтәреп, җан ачысы белән бар көченә кычкыра-кычкыра. бүреләр өстенә ташланды. Тегеләр, канлы авызларын ялаштырып, теләр-теләмәс кенә читкә тайпылдылар. Алар шулчаклы тырышып, мавыгып ялманалар- балталы кеше алар өчен әллә бар. әллә юк Өер башы гына, игътибарын киметмичә, туп-туры карап тора. Иван, дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүгснә-сүгенә. балтасын селтәп, башлыкка таба юнәлде. Тик, бүре урыныннан кузгалмагач. Иван да туктарга мәҗбүр булды
—Сез җиңдегез, диде ул. Тыгыныгыз, хәшәрәтләр!
Аннары Иван, ботарлап ташланган ат ягына карамаска тырышып, авылга таба атлады Шулай да. артына борылып карамый түзмәде. Кызганудан җаны әрнеде, бөтен күңелен каенатасына карата ачу биләп алды һәм ул. тиз-тиз атлап, авылга таба юл тотты.
Күрмәгәнеңне күрсәтәм әле мин сиңа, юха елан! Котылып кала идек бит, атка да берни булмас иде Куркак җан' дип. ачуына чыдаша алмыйча, үзалдына сөйләнеп оарды Иван
Наум киявен борылышта көтеп торган икән. Аны исән-сау күреп, чын күңеленнән сөенде ул:
*]сән|икәнсең! Аллага шөкер' —Ни дисәң дә. аны вөҗданы газаплый иде.
Исән —диде Иван, кара янып. —Син дә исән икәнсең!..
_ Наум‘ кияү тавышында усаллык төсмерен тоеп, шикләнеп куйды. Алай-болай булса, дип. чанасына ук менеп утырды.
—Нишли тегеләр?
—Сиңа сәлам әйттеләр. Куркак җан!
—Син нәрсә? Нигә җикеренәсең әле?
Иван чанага якынлашты:
Җикеренеп кенә калмыйм, тотып кыйныйм әле мин сине
Наум. атына чыбыркы белән сыптырып, тизрәк китү ягын каралы Иван аиын артыннан ыргылды:
— Тукта! Тукта, хөрәсән'
Наум аның саен атын ныграк куалады Хәзер инде бөтенләй башка ярыш башланды: кешеләр бер-берсен куа.
—Тукта дим мин сиңа!
—Саташкан! -дип кычкырды Наум. ана каршы Ник каныгасын мина? Тилерден мәллә? Минем ни гаебем бар?
—Ни гаебем бар. имеш?! Ычкына идек без. ә син хыянәт иттен!
—Ни сөйлисен?! Ычкынырсың аларлан, бар1
— Юха елан! Акылг а утыртам әле мин сине' Качып котыла алмассың, тукта яхшы чакта! Хәзер кыйнасам, үзеңә ояты азрак булыр. Барыбер ярам, кеше алдында булса да. Кемлегеңне сөйләп тә бирем Яхшылык белән тукта!
Хәзер, туктады ди! Тот капчыгыңны!—диде Наум. атын чыбыркылый- чыбыркылый -Әрәмтамак. Башка бәла булдың инде бер!
Тыңла сүземне тукта! - Иванның инде сулышы кысыла башлады Үзеңә җиңелрәк булыр: хәзер тукмыйм да беркемгә берни әйтмим
—Син ыштансыз иблисне, кешегә санал, гаиләбезгә керттек Ә хәзер мина балта белән кизәнәсең! Оятын бармы бераз, юкмы?
— Башта тотып ярам әле. кемнең ояты барын-югын аннары тикшерербез Тукта! — Иван, ярыйсы ук артта калгач, куып җитә алмаслытын аңлады да адымга күчте. Алай да. каенатасы артыннан
— Барыбер табам мин сине, беркая киталмассың! — дип кычкырып калды.
Иванның оендә кеше юк иде Ишектә йозак эленеп тора. Йозакны ачын, зчкә керде дә, шкафта актарынгалап, кичтән калган аракы шешәсен тапты Садып. бер стакан эчкәч, гуп-туры каенатасы йорзына китте.
Ишегалдында тугарулы ат тора иде.
ӨЙДӘ-О дип куйды Иван, канәгатьлек белән -Менә хәзер арт сабагын укытам мин аның.
Ишекне төртеп караса—бикләнмәгән. Ә ул, бикле булыр дип уйлаган нде. Аның килүен көтеп торганнар икән: өйдә хатыны, каенатасы һәм милиционер утыра нде Милиционер, елмаеп каршы алды Нихәл, Иван?
Алай икә-ә-н Алып та килдеңмени? дип битәрләде Иван каенатасын Алып килдем, алып килдем! Тамак төбеңне чылатып өлгердеңме соң әле’
Иван урындыкка утырды да Җибәрдем бераз Сүз ялгансын өчен -дип куйды
Нюра гасабиланып сикереп торды:
-Нишләвең инде бу. Иван'' Шаштың мәллә ’
-Әтиеңне акылга утыртмакчы идем. Кеше булырга өйрәтәсе бар
Сүзгә милиционер кушылды
Ташла әле. Иван. Бәхетсезлек булган инде, ярар Икегездә курыккансыз Кем белгән бит аны. шулай килеп чыгар дип. Бернишлап ю булмый язмыш инде \ I Без икәүләшеп җиңел генә котыла ала идек Мин алар белән берьялгызым калдым бит
Сон мин сиңа балта ыргыттым лабаса? Син сорадың мин ыргыттым Тагын ни кирәк инде?
Әллани күп тә түгел: кеше булуың гына кирәк иде. Ә син шыр җибәрдек Арт сабагыңны укытмый калмыйм барыбер
Кайдан килгән укытучы! Маңка Шыр ялангач килеш, әзергә-бәзер. йортка килеп керде тә, янап маташа бит әле. Җитмәсә, ризасызлык белдерә олс ул, водопроводыбы з юк. имеш!
7*
—Эш анда түгел бит, Наум.—диде милиционер. —Водопроводның ни катнашы бар монда?!
—Авыл тормышы начар имеш, аңа! Шәһәрдә рәхәт!—дип, зәһәрләнеп дәвам итте Наум. —Ни пычагыма өстерәлеп кайттың соң алайса0 Зарланып йөрергәме, халыкны Совет властена каршы котыртыргамы?
Иван, гаҗәпләнүеннән, сикереп үк торды:
—Эт икәнсең!
Милиционер да аягына басты.
—Җитте сезгә! Киттек, Иван...
Наум һаман тынычлана алмый иде әле:
—Синең кебек котыртучыларны, беләсеңме, кая тыгалар?
—Беләм! Бәкегә, баштүбән —диде Иван һәм каенатасына таба бер адым атлады.
Милиционер. Иванны култыклап, өйдән алып чыгу ягын карады.
Урамга чыккач, туктап, тәмәке кабыздылар.
—Кара әле, паразит түгел диген син аны!—диде Иван, исе китеп. -Мине гаепли бит җитмәсә!
—Ташла әле шуны!
—Юк, мин аны кыйнарга тиеш!
—Үзеңә эләгәчәк бит аннары. Бер шакшы аркасында..
—Кая алып барасың инде мине?
—Әйдә, бездә кунарсың. Бераз суынырсың да. Бәйләнмә. Соңыннан үзенә кыен
булуы бар.
—Ул бит Нинди кеше ул, ә?
Ярамый, Иван, ярамый' Хаклыгыңны йодрык белән исбатларга калгач, булмый инде ул.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, милиция бүлегенә юнәлделәр.
—Ник тегендә генә кыйнамадың соң?
—Куып тота алмадым шул! —Иванның тавышы үкенечле иде.
—Менә бит Хәзер—соң инде, хәзер ярамый
—Ат жәл.
—Жәл дә соң...
Озак кына дәшми бардылар Шактый барганнан сон. Иван туктап калды:
Җибәр син мине, ә? Нишләп ятыйм инде анда якшәмбе көнне?! Курыкма, тимим мин аңа.
Барыйк әле, барыйк Ахыры начар булмагае. Сине жәлләп әйтәм. Шахмат уйнап утырырбыз. Шахмат уйный беләсеңдер ич?
Иван кар өстенә тәмәке төпчеген төкереп ташлады да, янасын эзләп, кесәсенә тыгылды:
—Беләм.
Фәния Шәрәфетдинова
тәрҗемәсе.