Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ТАРИХ ТАНЫЙ—ИҖАТЫНА ҖАННАРЫН САЛГАННАРНЫ...”


"Безнең заман герое" дискуссиясе кысаларында язылган мәкаләләрне карап чыккач, әйтелгән фикерләрдән дә артыграк итеп тагын нәрсә хакында язып була инде?!" дигән сорау да туып куя. Чөнки тәнкыйтьчеләр һәм галимнәр күрсәткән унаи яисә кимчелекле якларны бүгенге татар әдәбияты җирлегенә күчереп, "салкын" акыл белән үлчәгәч, аларнын фикерләрендә сүз сәнгатенә карата куелган заман таләбенең катгыйлыгын да. гади укучының өметен дә тоясын. Үз агымына салмак кына агып яткан әдәбият өчен бик тә кирәк иде мондый фәнни-тәнкыйди бәхәсләр.
Ләкин шул ук вакытта дискуссияне оештырганда әдәбияттагы безнен заман героен күрсәтүне таләп итеп, язучыларның теге яки бу әсәр җирлегендә укучы өчен әйтергә теләгән кыйммәтле күрсәтмәсен —ИДЕЯСЕН истән чыгармадылармы икән дигән фикер туа. Ни өчен дисән. дискуссиядә катнашкан күпчелек авторлар нәкъ менә герои-каһарманны эзләү, сурәтләү, әсәрнең телен анализлау белән мавыгып, укучыга нинди рухи азык бирүен дәлилләү юлына киләләр дә төшәләр, ә әдәбият- сәнгатьнен бүгенге милли-ижтимагый-сәяси вәзгыятьтән чыгу юлын күрсәтү бурычын (ә бу. минемчә, әсәр идеясенең үзәге) игътибардан читтә калдыралар.
Минемчә, әсәрләрнең идеясе генә анда тудырылачак геройның холкын, эш- гамәлләрен. аның аша укучыга бирелергә тиешле рухи-гамәли үрнәкне тәэмин итә. Әгәр дә әсәрнең укучыга нәрсә җиткерергә тиешлеге алдан билгеләнмәгән икән, теге яки бу тарихи, иҗтимагый вакыйганы күрсәтү генә, анын фаҗигалелеген дәлилләү генә укучыны яна фикерләргә, үз тормышын үзгәртү юлында нәрсәдер эшләргә этәрми Мин бүгенге прозадагы күпчелек әсәрләрне укыйм да. үзем көткән менә шушы "җилек"нен (стерженьнын) булмавын тоям Ярый бер ике әсәрдә генә шулай ди. ә бит дистәгә якын роман-повестьның шушы характерда булуы мондый әсәрләрне инде укыйсы килмәү теләген көчәйтә генә. Чөнки мин аларнын күбесендә үзем өчен рухи азык та. тормыштагы ситуацияләрдән чыгу юлын да. милли горурлыкны ныгытучы очкын да. милләт буларак үземне, гаиләмне һәм баламны сакларга өйрәтүче үгет-нәсихәт, күрсәтмә дә таба алмыйм. Ә бит әдәбият өйрәтергә", тәрбияләргә тиеш. Әллә инде анын шушы Вазыйфалары без күрми калган яна вазифаларга алышынганмы?!
Үткән тарихны “сагынып" язылган бер типтагырак романнардан, совет идеологиясенең татар милләтен эчүчелеккә, рухи кризиска китереп җиткерүен тасвирлаган дистәләрчә повестьтан "арып", аптырагач, дөньяның ирреаль моделен тудырырга алынган. тормышны онытып торырга ярдәм иткән постмодернистик, сюрреалистик әсәрләргә "чумасын" Әмма татар әдәбиятының сәнгатьчә үсешен, бер баскычка алга омтылышын дәлилләгән мондый әсәрләр, безнен заман кешесен “прототип итеп кенә биргән әсәрләр кебек үк. укучыга “канатланып яшәргә"
ярдәм итә TopiaH идеяне бирә алмый бит Татар әсәрләренен сирәк укылуының сәбәбе дә менә шунда ятмыймы икән” “Безнең заман герое" дигән дискуссияне оештыруның бер максаты да менә шушынын белән бәйле түгелмени”
Идеяләре "ялкынлы" ук булмаса да, яшәү рәвешен алыштыру кирәклеген яки татарнын инкыйразын төртеп күрсәткән мондый әсәрләр юк түгел: прозада да, поэзиядә лә. драматургиядә дә бар андыйлар. Әмма Әмма хикмәт мондый әсәрләрнен ничек пропагандалануында. укучы тарафыннан кабул ителүендә, сәхнәдә куелу-куелмавында
Минем үзем өчен рухи азык, ныклы идея биргән әсәрләрнен берсе Фәүзия Бәйрәмованын "Алыплар илендә" повесте булды. Әсәрнен корылышына ук татар укучысына милли-рухи үлүдән (инкыйраздан) чыгу юлын күрсәтү омтылышы салынган Геройларны типиклаштырып (Сәлим. Җиһангир, Рәйханалар—безнен татар тормышынын. авылынын типик вәкилләре') бирү, яки төп герой булган кечкенә малайнын дин юлына кереп китүе (кемгәдер гадәттән тыш. тормышта була алмаслык хәл кебек кабул ителергә дә мөмкин). Коръән аятләрен. мотивларын үзенчәлекле сурәт тудыру алымнары аша әсәр җирлегенә "чигеп" бару—болар барысы да язучынын әйтергә теләгән идеясен укучыга җиткерергә булышлык итә
Автор “Бөтен кайгы-хәсрәтләрегез динсез яшәгәннән” дигән фикерне әсәрнен үзәге итеп алып, анын тирәсендә диисезлек-җаһилият тормышын һәм иманлы геройларның яшәү максатын тасвирлауга нигезләнгән сюжет сызыгын кора, геройларның фикерләрен шушы яссылыкта бәрелештерә, шунын аша татар өчен мөһим булган "Татарны ничек саклап калырга" дигән идеяне яктырта "Син динне. Коръәнне өйрән, анда бар нәрсәгә җавап бар. Бодай. Аллаһ язган тарихны әйләнеп үтеп, ялгыш юлга кереп китәргә момкинсез Донья шуна да күп сорау ларга җавап таба алмый инде, күп нәрсәләрне хәл итә алмый. чөнки җавапны Аллаһ китабыннан эзләмиләр. “ (ассызык безнеке -А.Ш.) дигән хакыйки. асыл фикер безнең татар тормышында кин таралган: "Ә син нишләрсен ул намазын белән, әйтик, мәктәптә, дәрес вакытларына туры килгәндә'’ Көлдермә үзеннән* Менә бабай булгач, бәлки, мин дә укырмын әле Ә хәзер яшәп калырга кирәк дигән фикер белән каршылыкта ачыла. Кызганычка каршы, татарнын күпчелеге шушы соңгы фикерлә тора. Аллаһнын барлыгын, берлеген тануга без күпвакыт ниндидер тетрәнү, фаҗига кичергәч кенә ирешәбез "Бу каралык эчендә ак булып калу бик авыр шул Бик авыр"
Адәм баласының Җирдә бернәрсәдән дә курыкмавы анын көчлелеген исбатламый, киресенчә, яшәеш, үзенен ни өчен тудырылышы хакында онытуын дәлилли. Бернәрсәдән дә курыкмау әдәп-әхлак кагыйдәләренә төкереп карауга, җинаятьчелеккә, бозыклыкка илгә. Хәтта, иҗтимагый законнарда куркытмый кайчак кешене Ф. Бәйрәмова әсәрдә "Ни өчен9" дигән сорауны конкрет күрсәтмәсе дә. аңа җавапны кат-кат тәкърарлый “Кеше бәндәдән түгел. Аллаһтан курыкса гына хәрамнан тыелачак Үлемнән курку, авырудан курку, кешедән курку вакыт >ы гына булырга мөмкин Аллаһтан курку кирәк. Анын каргышыннан, ачуыннан курку кирәк Һәм ул әйткәнчә яшәү кирәк '
Повестьның үзәгендә Аллага сыену мотивы ята. шунын белән бергә Аллаһнын җәзасы мотивы ла килеп керә Имансыз, динсез яшәгән, исереклеккә, зинага, хәрамга батып беткән бәндәләр!ә авырулар, хәтта эчкечелек үзе дә. аның белән бәйле фаҗигаларда “Алланың җәзасы булырга ла мөмкин, намаэсы i. догасыз яшәгәнгә дигән фикерне куәтли Җәза мотивы әсәрдә давыллы төн эпизоды, йорт ларның җимерелүе, яшен сугу вакыйгалары аша дәлилләнә
Аллага сыену мотивы аша Ф Бәйрәмова барлык укучыларның да ин мөкаддәс соравы булган һәм татар әдәбиятының топ мотивларыннан берсе саналган бәхетле булу мотивын да ачын бирә. “Сез Аллаһ кушканча яшәмисез, бөтен бәхетсспегегсз шуннан". “Аллаһ кушканча яшәмәсән, бәхетсез буласын икән Юк икән, бу дөньяда үзбелдегең белән яшәрт ә тырышсам, әйләнәсен дә шул бәхетсемегенә килеп чыгасын икән"(!). ,
Повестьта күрсәтелгәнчә, бәхетсезлек хәрамнан тыелмаудан, "билгеләнелгән чикне" узудан башлана "Ниндидер бер чикне үтсә. Камил үзе дә исерек әтисенә охшый башларга мөмкин иде Бу чик шундый нечкә иле. Камилә сөйләгәннәр шундый кызыктырырлык иде. Камил бу дөньяның авырлыгыннан, каралыгыннан
инде яши башлаганчы ук шундый туйган иде. Ә nice кебек булырга ана бер адым ясау җитә иде...".
Әмма Ф Бәйрәмова татар халкын “басып алган бозыклыкның сәбәпләрен да игътибардан читтә калдырмый. “Халык ометсезлектән эчә. гаделсезлеккә җавап итеп эчә. үз җиренә үзе хуҗа була алмаганга гарьләнеп эчә" Димәк, чарасызлык, ягъни ’Нишләргә'’" дигән сорауга җавап таба алмау тагар милләтен тормыш чигенә китереп җиткергән Ф Бәйрәмова. “халыкка ярдәм итәргә кирәк" дигән максатны күз алдында тотып, үз әсәре мисалында шушы чарасызлыктан чыгу юлын күрсәтә. Бәхеткә илтүче юлларның берсе итеп намаз уку. һәрвакыт Аллаһны истә тоту кирәклеге әсәрдә кат-кат ассызыклана.
Аллаһны оныткан, дөресрәге, бар дип тә белмәгән кавемнең язмышы борчып кына калмый авторны, ул әлеге күренешнең ахырын күрәзәчелек итә. "Нух пәйгамбәр көймәсе" романында иманын саклап калган һәм күпмедер елдан кабат туган җиренә әйләнеп кайта алган Этил карт үз илендә татарлардан исән калган бердәнбер вәкил була; "Бу илдә аның инде теле дә. дине дә. нәселе дә калмаган иде Бу илнең инде үзенең дә көннәре санаулы гына калып бара иде..." Бозык кавемнәрне Аллаһы тәгалә юк итте" дигән Изге Коръәннән үк килә торган һәм Гаяз Исхзкыйнын “Ике йоз елдан сон инкыираз" әсәренең нигезенә салынган кисәтү Ф.Бәйрәмованын бу әсәрендә фәлсәфи мотивка кадәр үстерелә.
Ф Бәйрәмованын сонгы чор прозасы тормыштагы гадәттән тыш вакыйгаларнын "очраклылыкмы, могҗизамы" икәнен дәлилләүгә ярдәм итә: Болар берсе дә очраклы түгел иде. ...вакыйгалар берсе артыннан берсе чылбыр кебек тезелеп киләләр, бер нәрсәгә икенчесе сәбәпче була. Иң мөһиме—хәтта иң авыр кебек тоелган бәла-казалар да кешенең үзен саклап калдыруга юнәлтелгән була..." "Бу вакыйгаларның, кешеләрнең, сәбәпләрнең артында зур илаһи коч торганлыгын, бу эшләрнең барысы да Аллаһ эше икәнлеген һәр тагар укучысына, ниһаять, анлатучы табылды! Ниһаять, татар укучысына Жир тормышының уен яки театр түгел, ә "гыйбадәт" икәнен, безнең барыбызның да Тудыручыбызны “гану өчен" "бер Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән", "бу дөньяны бары тик иман гына коткарачак" икәнне анлаткан иманлы, анык идеяле әсәр дөнья күрде!
Шигъриятебездә бармы сон мондый идеяле һәм шул идеяне укучыга илтүче лирик геройлар? Татар поэзиясенең бүгенге торышын яктырткан 3.Мансуров ("Каләмебез илаһи антка тугрымы?". Казан утлары. 2004. 7-сан) һәм И Валиуллин (“Яна маяклар эзләгәндә". Казан утлары. 2004. 8-сан) үзләренең язмаларында үзгәртеп кору һәм аннан сон булган демократик-анархистик иҗтимагый горышны. милли активлыкны чагылдырган шигырьләрне барлыйлар. Әмма алар күрсәткән әсәрләрнең лирик каһарманы дискуссия таләп иткән “заман герое" булуда бәхәс уята, чөнки бу әсәрләрнең авторлары үрнәк герой бирүдән битәр, минемчә, агымдагы хәятнын теге яки бу вакыйгасын (ягъни теманы) сурәтләүне үзмаксат иткәннәр
И Вәлиуллин поэзиядә яшәеш фәлсәфәсе турындагы шигырьләр аз дигән карашта тора Шокер, бүгенге шагыйрьләрнең иҗатларында нәкъ менә кешенең Җирдәге билгеләнеше, яшәү максаты. Илаһият турындагы шигырьләр шактый. Өлкән буын шагыйрьләре И Юзеев. Р.Фәйзуллин. Зөлфәт. Х.Әюпов И Гамбәр генә түгел, ә яшыәр—Л.Янсуар. Р.Аймәт. Г.Вәлиева. Ч.Зариф иҗатында да дөньяга карашны, язучының үз миссиясен аңлауны чагылдыручы көзге булып торалар алар.
Айдар ага Хәлим үзенең татар әдәбиятын "җиз иләк"тән үткәргән "Сез беләмсез кая барганны?" мәкаләсендә ("Казан утлары". 2005. 1.2 саннар) бүгенге кондә язылучы әсәрләргә ныклы бер үзәк—Иман кирәк дигән карашны күтәреп чыга һәм аны кат-кат тәкърарлый: "Илаһияты. иманлылыгы сурәтләнми калгач, ничек итеп илаһи, иманлы милләт тәрбияләргә мөмкин?" Моның белән килешмичә калган кеше бик аздыр. Авырткан җирнен нәкъ өстенә басып әйтә А Хәлим Коръән аятьләрендә еш кабатлана торган, һәр заман өчен көн тәртибендә кала килгән, әмма һәр чорда да бик ахлар гына ишетә, уйлана торган Кая юл тотасыз?" дигән фәлсәфи-метафорик сорауны татар язучысы һәм укучысы алдына ачыктан-ачык куя Ә бу сорау адәм баласыннан-Язучымы ул. Укучымы—АКЫЛ һәм РУХИЯТ яссылыгында фикер йөртүне таләп итә
Бер язмада татар әдәбиятынын иман яңартуын күрсәтергә теләптер, ахыры. Р.Зәйдулла әсәреннән “...Без—имансыз түгел. / Ул күз яшьтә, аккан каннарда"
дигән өзек китерелгән иде (“Бисмилла" дигән бу шигырьдә Р.Зәйдулла бүгенге көн татар вәкиленең әйтергә теләгәнен җиткергән, әсәрнен идеясе анда ачык чагыла, күпчелек татар менә шулай уйлый). Язманын авторы шушы юллар белән татар шагыйрьләренең А.Хәлим әйткән Иман юлына басуынмы, әллә әдәбиятыбызда яманлылыкның ныгуынмы дәлилләргә теләгән икән?!. Әмма, болай дип бары тик совет идеологиясендә тәрбияләнгән һәм дин кысаларына керергә теләмәгән яки керә алмыйча җәфа чиккән бүгенге татар кешесе генә әйтә ала. Инде бер гасырга якын имансыз яшәргә күнеккәнлектән үз-үзен тынычландыру өчен әйтелгән сүзләр түгелмени бу?! Әгәр дә әлеге юлларның мәгънәсен ачыклый китсәң, кызыклы гына фикер сореше туа. Житмеш ел буе хәрам ашап, хәмер-аракы эчеп үскән буыннын күз яшендә һәм канында нинди Иман булсын ди?' Алардан да шул ук хәмер, дуңгыз ите, тозлы нефть суы исе килә түгелме?! “Бу халык иле белән үк Хәрамга баткан!” дип дөрес әйтә Зөлфәт
Язучы һәм шагыйрьләрнең үзләре инде оныта башлаган (әллә бөтенләй белмәгән дәме?!) Илаһи билгеләнешен (шагыйрьләрне “Пәйгамбәрләр" дип атый!) искә төшерү җәһәтеннән, бүгенге татар тормышын һәм андагы “каһарманнарны” чагылдыру, укучыга тәэсире ягыннан Зөлфәтнең "Сынавы микән?" дигән шигыре бик дә актуаль һәм чынбарлыкка туры килеп тора.
Иблис корган бу илнсн
Яшәве хата!
Фәрештә төшеп кунардай Урын юк чакта. Кешелекнең ак намустай Пакь көннәреннән Мәнте кот кунмас бу илгә Пәйгамбәр иңгән
“Безнең заман герое” кысаларында тәнкыйтьче һәм галимнәрне борчыган, алар җавап таба алмый азапланган "Ни очен бүгенге әдәбиятыбызда сәнгатьчә эшләнеше түбән" булган, зиначылыкны, коч куллануны сюжет сызыгының әйдәп баручы доминантасына әверелдерелгән әсәрләрнең күбәюенә шушы ук әсәрендә Шагыйрь бик дөрес итеп җавап га бирә.
Пушкин кирәкмени ана?
Пугачев кирәк!
Ургылсын кан бугазлардан.
Җир торсын тетрәп!
Ничек аңласын шагыйрьнең
Илаһи угын*
"Рәхәт үлем" дигән шигырендә Зөлфәт укучыны уятырга теләп, “Үз-үзеннен мескенлеген танып. / Курыксанда. уянсана, халык1' дип дәшеп карый Әмма фикерле укучыны мондый чакыру, өндәүле юллар түгел, ә:
Кем бу милләт—томуп. учагына
Ыргытасы коры угынмы?
-дигән билгеләмә сискәндерә. Ни очен "фикерле укучыны" дидек, чөнки иманы юк укучыны тәмугь белән куркыттың ни дә. Хисап көне белән кисәттең ни' Ул су басудан. Жнр тетрәүдән лә гүге.п (чөнки алары да Ходайдан), ә кешедән ким яшәүдән курка!
Димәк гагар укучысы уянсын дисән. сискәндерерлек итеп кычкырырга кирәк Харрас Әюпов кебек иАчышз капка" (1991) дип исемләнгән шигырендә автор бер татар вәкиле исеменнән һәм бер татар кешесе өчен генә сөйләми Күпләрнең җаны тагар ’геле, татарның киләчәге турында әрнегәндә, X.Әюпов милләтнең упары кызларының битараф “күңел ншекләре”н дөбердәтеп. “Ачыгыз капка" дип “кычкырып йори"
Туган телегез юрадыр
Бөрешеп чана.
"Кешелеген жуйган" бу кемсәләр "дәвернен хәтәр жилләре куырган чакта", нәкъ безнен татарларча итеп, "бикләнергә өлгергәннәр җитешеп алдан" XX гасыр башында бөек шагыйребез Тукай татар халкын битарафлык, мәнсезлек йокысыннан уятырга теләгән кебек. Х.Әюпов та "уяныгыз ла тизрәк" дип жан ачысы белән кычкыра.
"Ачы-ы-ы-гыз".—Татарның туган телен һәм моңын йөртүче рухы кирәксез, кадерсез булып урамда (чорлар арасында) ятим кала түгелме сон?! "Ятим калган йөрәк" төшенчәсендә әнә шул милли рухны чамалау авыр түгел:
Беркайчан бирмәгез Моңны.
Бирмәгез ятка...
Йөрәкләрегез урамда...
Ачыгыз капка!
Кем әйтмешли, монда бары "психологик кичерешләр" генә түгел, монда фикер орлыгы. Мондый әсәрләр туа икән, димәк әле татар халкынын инкыйраздан котылу мөмкинлеге бар.
"Безнен заман герое"н эзләү максатыннан башланган бу дискуссия агымдагы әдәбиятның уку өчен кызыклы булуын гына түгел, ә киләчәге хакында да уйланырга мәжбүр итә Килер буыннарга үзенчәлекле образлар тудырган, яңа төр сурәтләү алымнары кулланган гына түгел, ә милли ИДЕЯне яктырту максатыннан милли лидер-герой тудырган, милли үзаңны үстерә, милли горурлыкны ныгыта торган әдәби әсәрләр барырга тиеш Инде бүген әдәбиятка альтернатив булган сәнгать төрләре, төгәлрәге кино сәнгате артык активлашып, укучыны гел үзенә “каратып тота" Фильмнары үътәренен мавыктыргыч булулары белән дә. динамика ягыннан да аерылып тора Бүген сәнгать белән кызыксына торган яшьтәге балаларны гасырның тагын бер ачышы —Интернет та үзенә суыра. Менә шулардан аерып алырлык, һәм дә детектив-коточкыч фильмнарда булмаган рухи азыкны бары тик әдәбият, югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре генә бирә. Шундыйлар гына татар әдәбиятын дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрә ала Мондый әсәрләрдә, беренчедән, образлар сәнгатьчә югарылыкка күтәрелгән булырга тиеш Икенчедән, әдәбият яшәсен, аны яшьләр укысын дисәк, ана сәнгать әсәре буларак мәктәптән үк мәхәббәт уятырга, аны аңлый белергә өйрәтергә кирәк.
Ә бүгенгене реалистик тасвирлауга корылган әсәрләрнең күбесендә геройнын әнә шул сәнгатьчә югарылыкка күтәрелеп җитмәве, әсәрдә тәрбияви функциянен. зәвыкне үстерү өчен алынырга тиешле фәлсәфи, экзистенциаль характердагы чигенешләрнең булмавы күзгә ташлана. Ә бит әдәби әсәрләр өлкән апалар һәм агайлар укысын өчен генә түгел. Бүген язган әсәрләрне авторлар киләчәктә дә укылуын телиләрдер, шәт. Киләчәктә аларны нәкъ менә мәктәп һәм югары уку йортларында өйрәтәчәкләр бит Ә белем бирүдә исә әсәрне реалистик планда язылган, укучыга җиңел аңлашыла дип һәм бүгенгене тасвирлаган дип кенә, анын сәнгатьчелелек ягына игътибар итмичә генә сайлау дөрес түгел. Хәзерге мәктәпләрдән күп вакыт әсәрнең эчтәлеген сөйләүдән ары китә алмаган, анын идея-эстетик кыйммәте хакында, язучынын фәлсәфи карашлары турында берни әйтә алмаган укучылар килә. Аннары бүгенге әдәбиятны укыту-өйрәтү аның агымдагы процесс булуы белән дә катлаулана. Димәк, без бүгенге әдәбият хакында сөйләшкәндә, ин беренче нәүбәттә, әнә шуны төп фон итеп куярга һәм әдәби әсәр каһарманын эзләүне дә шунын белән бәйләргә тиешбез. Шушы фикерләрдән сон әдәбиятыбызның өченче төре—драматургия тудырган милли идеяле, үрнәк яки гыйбрәтле каһарманлы әсәрләрне барлауга күчәсе килә.
Хәзерге татар драматургиясе тематик яктан да. проблемалар ягыннан да үсә. байый тора. Драматургиягә әледән-әле яна исемнәр, яна әсәрләр өстәлә бара Бу хакта драматургия белгече, галим Азат Әхмәдуллин “Илдә барган кискен вакыйгалар эчеңдә драматургия жанры да үз урынын табарга, сәхнәне заманча әсәрләр белән тәэмин итәргә омтыла",—дип язган иде (Казан утлары. 2004. 7-сан). Ләкин тема яналыгы гына әдәбиятны үстерә алмый бит әле. Моңда һаман да сүз сәнгатенен башкарган вазифалары (эстетик, тәрбияви, идеологик) зарур булып кала. Бу вазифалар беренче чиратта әсәрләрдә сурәтләнгән, төп ИДЕЯ һәм аны ачуга хезмәт итүче геройлар белән турыдан-туры бәйле.
Сонгы егерме ел эчендә язылган сәхнә әсәрләрендә татармын бүгенге вәзгыяте белән бәйле булган һәм без көткән унай герой (ә ул әйдәп баручы булырга тиеш бит) күренми Монда да Д.Заһидуллина әйткән “унай герой югалу тенденциясе" (Казан утлары. 2004. 10-сан) чагыла Безнен игътибарга бүгенге драматурглар фикерле, кыю идеяле әсәрләр түгел, ә күз яшенә яки көлүгә корылган мелодрама һәм комедияләрне күбрәк тәкъдим итәләр Әмма алар арасында үзләренең кискен милли идеясе белән сискәндерә торган пьесалар да бар Андыйлар татарнын киләчәгенә оптимистик ышаныч тудыру аша түгел, ә милләт яшәешенен антиугопиясен бирүләре белән тетрәндерәләр
Шундыйларга мисал итеп Ризван Хәмид иҗатын атыйсы килә Ул татар сүз сәнгатенен үзенчәлекле геройлар галереясенә кызыклы гына ачышлар, якалыклар алып килгән драматург Анын иҗатында манкортлыгы белән татар милләтенең киләчәгенә нокта куярдай Гәрәй-Гаррилар. туганнары-нәселе рухына үз принциплары биеклегеннән карый торган һәм тормышта үзе төзегән канун буенча яши торган Илсурлар, “милләтнен хәтере” булып кына калган Нәүхәбәрләр аерылып тора.
Геройларны ачу. алар аша татар укучысына әйтергә теләгән идеясе ягыннан Р.Хәмиднен “Актамырлар иле" трагедия-реквиемы игътибарга лаек Бу әсәрне югары уку йортында гына түгел, ә мәктәп балаларына да укытырга, шул рәвешле аларны “үле җаннар" булудан саклап калырга кирәк Әйе. әсәрмен “реквием" дип аталуы да бер сәерсенү тудыра Ни очен әле трагедия генә түгел, ә “реквием"? “Реквием" үлгәннәргә багышлап иҗат ителә торган әсәр Шунын белән автор алдан ук укучысына "үлгән милләт”нен тарихын сурәтләячәген кисәтеп куя түгелме'*
“Актамырлар иле”ндә бер татар нәселе мисалында татар халкынын җыелма образы тудырыла Хода һәм Тәнре дигән мифик образлар яктылыгында Моштәри карт аша татар халкынын кайчан, ничек һәлакәткә дучар булуы сөйләнелә. Мөштәри картның буынын схематик рәвештә тасвирлап, шуны ачык күрергә мөмкин өлкән буыннан ерагайган саен татар токымы бетә, деградаиняләнә. әсәрдәгечә әйтсәк, “киләчәк буынга тапшырыласы рухи мирас тапшырылмый кала”, аны тапшыруны һәм кабул итеп алуны кирәк дип санаучы да юк.
Рухи мираснын җимерелүе Мәрәс буыныннан башлана, ул үзенә ата-анасы баглаган өметне акламый Автор монда Мәрәс. Гарри кебекләрне тәрбияләүдә бары ата һәм ана җаваплы дигән фикерне басым ясап әйтә “Гарри"лармын тууында да татар хатыннары Фаягөлләр—сәбәпче Бәкер кебек кеше талап аракы эчеп йөрүче. Фаягөл кебек үз баласын тугач та чүплеккә аткан • бәндәләрдән туган Гәрәй Гарри милләтнен омете, нәсел тудыручысы булган татар кызын- Фәридәне ата-бабалары кабере өстендә көчли Үз әнисен һәм туган телен күралмаган Гарри өчен кы зларнын сафлыгы ни дә. зират һәм кабер ташы ни' Татарнын бүгенге вәкилләренең асылын ачу очен кулланылган бу беренче эпизод булса, алга таба әсәрдә тагын бер метафорик зпизод тудырыла Гарри үз баласын имезергә дип ана дуңгыз астына куя Әсәрдә бу—чәчләр үрә торырлык икенче момент Бу эпизодтан берничә ассоциатив фикер туды Беренчедән, ничә буын татар кешесе "дуңгыз сөте имеп”, хәрам ашап эчеп, үсмәдемени'.’ "Дуңгыз сөте имү” монда руслашуга да ишарә кебек янгырый Гүя. татар рухын мондый мәсхәрәләүгә дучар итмәс өчен автор әнә шул рухи имгәктән туган баланы дуңгыз астында калдырып үтертә Шунын белән дуңгыз сөте эчеп үскән “үле җанлы татар” үрчеткәнче, андый баланың юк булуы хәерле, дигән фикер үткәрелә Автор бу хакта бодай ди “Ата-бабаларынын телен һәм ленен оныкларына тапшыра белмәгән бәндәләр синен заманда ла җитәрлек иле Хакыйкать аларнын барлыгында түгел Андыилар күзгә күренеп күбәя менә кайда хакыйкать Бу әле әсәр язылган 1989 1990 елларда әйтелгән сүзләр Мондыйлар хәзер дә кимемәде Татар илендә Киресенчә. Көнбатыштан кергән тискәре йогынтылар нәтиҗәсендә һәм "үзгәртеп кору" дип исемләнгән, социалистик стройдан капиталистик формациягә күчү чорында, балаларына ашар өчен акча эшләү белән мәшгуль булып, аларга юньле тәрбия бирә аямаган, һәм лә милли тәрбиядән шактый ук ерак киткән, аны оныткан аналар кулындагы мондый гаррилар елдан ел үрчи генә бара Автор бик матур итенә “Ә бит кешене юлга чыгарып җибәргәндә юнәтешен күрсәтәләр".—ди. Менә шулар хакында сәхнәдән күреп гыйбрәт алырлык әсәрләр кирәк, бу проблема һаман актуаль булып кала бирә Уйлатырлык кына түгел, ә
еларлык фаҗига—гасыр вакыйгасы бу “Гаррилар”. Киләчәктә “тере мәет" булган мондый татарлар "атасынын баш сөяген тустаган ясап аракы" эчмәсен!
Ризван Хәмиднен герой концепциясен үстерүгә өлеш керткән һәм шулай ук кабатланмас характеры белән аерылып торган тагын бер каһарманы хакында сөйлисе килә. Ул— “Каен җиле” драмасындагы Илсур образы Аны маргиналь герой (ягыш үзе яшәгән мохиттән читләшкән, аның кануннарын кабул итмәгән, үзенчә яшәргә дигән фикергә килгән герой) дип атарга булыр иде.
Әлеге герой хакында уйлаганда шуны истә тоту сорала: аның турында туган илендә нинди фикер, хатирә яши дә, ул белгән, аның белән эшләгән кешеләр ни сөйли’’ Шушы ике якны чагыштырып, драматург Илсур шәхесенең асылын ачыклый, кешенен үзеннән сон калган эзе хакында уйлануга этәрә. Автор экзистенциаль бу проблема хакында шактый катлаулы фәлсәфә бирә алган. Илсурның яшәү принцибы шуннан гыйбарәт: үзенә якын кешеләргә бурычлы булмас өчен алардан вакытында аерыла белергә кирәк, аларны онытырга, үзеңне дә оныттырырга кирәк. Бары шулай итеп кенә иҗтимагый сферада тамыр җәйгән “туган-тумачалык” күренешенә нокта куеп була, дип саный ул. Аның белән бергә эшләгән.аралашкан кешеләрнең дә Илсур позициясендә торулары ачыклана, әйтерсең, бу бер эпидемия, йогышлы авыру! Бат ки, чыннан да авырудыр мондый бәндәләр, аларда җан авыруы, рух авыруы тамырлангандыр? Ләкин аларнын фәлсәфәсендәге беркадәр хакчылыкка күз йоммаган хәлдә, Илсур ишеләр белән тулысынча килешеп булмый Мәсәлән, сине якты дөньяга китергән анаңа һәм атаңа бурычны акча белән гүләп бетерен буламы икән?' Алар баланы әнә шулай үз бурычын түләр, рәхәтлектә йөздерер өчен үстерәләрме икән?! Әгәр шулай дип уйлаучылар булса, вакыйга катлаулана. Андыйларга гаилә, бала, ата-ана да кирәкми. Әмма асылда баланың ата-анага булган бурычы—ул рухи вазифа, ягъни нәселенең якты исемен, тарихын киләчәк буыннарга тапландырмыйча илтеп җиткерү, милли үзбилгеләнешне саклап калу, ата-ана теленә тугры хәлдә шундый ук милли хисле балалар тәрбияләү. Менә яшәүнен асылы, максаты кайда!
Илсур кебекләр бары үзләре хакында гына уйлап, тормыш авырлыкларыннан, сынауларыннан җиңел генә котылырга телиләр. Алар, имеш, “яшәү принципларын сынаган һәм башкача яшәү кирәк дигән фикергә килгән” (Юрзин). Аларнын яшәү принцибы гади кызык булмаса, башлаган эшне ташларга, фатир, гаилә дә кирәк түгел. Гадел һәм Гортензия, Гадел һәм Юрзин арасында барган кызыклы фәлсәфи бәхәсләрдән һәр укучы үзенә күрә бер нәтиҗә ясый ала. Әмма Илсур кебек үз мәнфәгате белән генә яшәүчеләр дә елдан-ел күбәя бара. Аларнын санын милли билгеләнешен, яшәү бурычын белмәү арттырмыймы икән? Ә бит аларча яшәп кенә коллык психологиясен җимереп булмый.
Ризван Хәмид әлеге әсәрендә Илсурга карата мөнәсәбәтен ана образы аша ача. Анасы, Илсур утырткан каен төбендә улын көтә-көтә моңаеп, эчтән генә сыза- сыза да. бердәнбер көнне каенны кисеп аудара! Үзенә жан биргән, тон йокыларын калдырып үстергән иң изге, кадерле кешесен егерме ел буена бер генә тапкыр да кайтып күрмәгән улыннан анасы үләр алдыннан ваз кичә, аның хакындагы хатирәне лә җимерә
Әсәр тетрәндергеч дәрәҗәдә камил, фәлсәфи, тәэсирле Илсур образы ла каршылыклар аша бөтен тулылыгы белән ачылган.
Драматургиядә милләт фаҗигасен ачу ягыннан Туфан Миңнуллин тудырган геройларда гыйбрәтле. Сонгы егерме елда гына да анын шушы планда ижат ителгән, әмма бер-берсен кабатламый торган образлар галереясе тагын да тулыланды. Болар— Гөлфинә белән Дилемма /"Әниләр һәм бәбиләр”/ Вера белән Дания /“Илгизәр плюс Вера"/ Миләүшә /“Хушыгыз”/ Сәет /“Шәҗәрә"/ Әнисә /“Сөяркә"/ һ.б. Һәркайсынын реаль җирлеге бар, ягъни мондый типларны тормышта күреп торабыз.
Туфан Миңнуллин үзгәртеп коруга кадәр үк милли фаҗигане яктыртырга алынган әдипләрнең берсе булды. Анын милләт киләчәген хатын-кызның роле, ананың гаиләдәге урыны белән бәйләп биргән идеяләре Гаяз Исхакыйнын “милләт анасы" концепциясе белән аваздаш, шунын бүгенгедәге үстерелеше булып яңгырый Шушы җәһәттән Т Миннуллиннын “Әниләр һәм бәбиләр” әсәренә күз салыйк Андагы хатын-кыз образларын берничә типка аерып булыр иде. Шушы типларга бәйле рәвештә уңай һәм тискәре сыйфатларны куллана алабыз. Миллэт анасы дәрәҗәсенә
кадәр күтәрелгән, бүгенге хатыннарга, кызларга да үрнәк булып торырлык Гөлфинә образы автор җиткерергә теләгән идеяләрнең унайларын яктыртса, Гөлфинәнең капма-каршысы булган, бүгенге тормыш шартларында тәрбияләнгән, рухи имгәклек мисалы булган Дилемма образына исә автор хатын-кызнын милләт алдындагы бурычының үтәлмәве турындагы мөһим фикерләрне туплаган.
Т.Микнуллиннын милләт язмышын реаль планда чагылдырган “Илгизәр плюс Вера' драмасындагы геройлар чынбарлыкны калку чагылдыруы ягыннан әһәмиятле Әлеге фаҗигада гаеп Верада түгел, гаеп монда катнаш никахка ризалык биргән Данияда! Әлбәттә, тормышта мәхәббәт дигән нәрсә милләтне дә. яшь аермасын да сорап тормый. Шушы планда геройлар тарган фаҗига дә фәлсәфи характер ала Ана буларак Вераны гаепләп булмый, чөнки ул үзе тапкан һәм үзе үстерәчәк балага үзе теләгән исемне бирә (Иван дип), һәм бу исем аның да. баласының да милли рухын ачык чагылдыра Балага ана телен бирергә теләүдә дә гаепләргә хакыбыз юк аны. Юкка мени ул “ана теле" дип атала. Уйланырлык нәрсә, баш ватарлык нәрсә монда тирәнрәк—ничек итеп катнаш никахтан туган балада татар рухын булдырырга, татар телен сеңдерергә? Мөмкин эшме бу? Автор әлеге сорауны ачыклау өчен символик өянке образын кертә. Ул ике гаилә—ике милләт арасына чик булып тора, шул чик җимерелсә, алар арасында ихтирам һәм тигезлек бетә Икс милләт арасында бер-берсен яратучылар элек тә булган, монда сонгы сүзне өлкәннәр әйтергә тиеш.
Туфан Миңнуллин яна тип герой тудыру ягыннан бүгенге әдипләрдән беркемне дә. хәтта тормышнын үзен дә кабатламый. Ул хәятнын нинди икәнен күрсәтә дә. тормыштагы авырлыклардан ничек исән-имин, рухи яктан изелмичә чыгу юлларын табарга өйрәгә. Шундыйларга матур мисал итеп "Эзләдем, бәгърем, сине "драмасын атарга кирәк. Нурсинә кебек тумыштан гарипләр хакында әле татар әдәбиятында бер генә язучынын да мондый тетрәндергеч әсәр ижат иткәне юк иде. Монда икс гарипнең бүгенге рәхимсез тормышта бер-берсен саклап калуы, бср-берсенә рухи терәк булуы яктыртыла. Автор менә шушы тетрәндергеч, әмма күбебезнең уена ла кереп карамаган чынбарлыкны чын мәгънәсендә прожектор уты белән яктырта Димәк, бүгенге драматургия без яшәгән чорның ин актуаль якларына да күз сала, аны заманча итеп, сәнгать әсәре дәрәҗәсендә яктыртырга омтыла
Айдар Хәлим үзенен “Сез беләмссз кая барганны?" дигән язмасында “Татар язучысы ...милләтебезгә большевизм китергән коточкыч бәлаләрне бәр тирәнлеге белән ачып салырга, шуның белән бергә милли автономия демагогиясе белән алданган татар большевигының кан кычкырган фаҗигасен нәфис сүз. образлы сурәтләү—художестволы гәүдәләнеш аша күрсәтеп бирергә тиеш иле".—дип я за Менә шундый милли фаҗигане ачуга матур мисал итеп, Данил Салнхөвнык “Чукрак" пьесасын агарга кирәк. Туган ягымда, туган җиремдә тигезлек төзим дип атасын, абыйсын большевистик принципларга алыштырган, халыкны тук. тигез, бәхетле итим дип йөргән, әмма бик күп гафу итмәслек хаталар ясаган Нуриәхмәтнең асылынып үлүе мисалында автор татар халкы тарихында 1917 елдан сон булган вакыйгаларның гадәти драматизм белән генә дә сугарылмавын, монын котылгысыз бер фаҗига икәнлеген сәнгатьчә раслаган, татар халкының деградацияләнүен. мескенләнүен, нигезе җимерелүен, ин аяныч хәлгә, кабахәтлеккә кереп китүен “йөрәктән кан саркытырлык итеп" гәүдәләндерә алган
Әсәрдәге геройларның холкы, гамәлләре, язмышы (Нуриәхмәтнең. Мөбарәкнең. Гөлйөземнең. Галимҗанның) һәм тагар авылының котылгысыз рәвештә упкынга таба баруы большевикларның ялгыш, ялган, мәкерле сәясәте тозагына эләгүен ачу идеясенә хезмәт итә.
Автор бүгенге рухи имгәклекнең башын 1917 елгы революция, аннан сонгы “кызыл террор” еллары белән бәйлән бирә. Авызыннан аракысы, сүгенү сүзе китмәгән, атасына, анасына нәфрәт белән, имгәк дип караган “Мобәрәк тәрнен тамыры шуңа ялгана. Мәчетләрне җимереп, гөнаһсыз яшь. саф кызларны көчләп йөргән, акыллы, эшчән кешеләрне "кулак . "халык дошманы дип агып үтергән яки Себергә соргән. үзләре исә яза. укый белмәгән, эшләргә яратмаган, әмма боерык биреп, кешене мыскыллап тәм таба торган Арыслан. Батырҗан. Галимҗаннардан башлана ул. Боларнын кылган гамәлләреннән ИЛ « ГЫЯ М*тур яшәргә хакы, көче булып та. мөмкинлек таба алмаган хатыннар, ирләр елый.
алардан сәламәт, бәхетле булып туган, әмма бәхетсез яшәргә мәҗбүр ителгән, язмышлары каргышка төренгән Мөбәрәк кебек балалар елый Кычкырып еламаса ла. җаннары елый!
Әсәрдә тагар милләтен кабәхәтлек юлына алып кереп киткән вакыйгалар күпләп һәм прожектор уты белән яктыртылгандай ачык күрсәтеләләр. Әмма Д.Салихов бүгенге татар тормышы унай якка үзгәрде дигән карашта тормый Моны без мәдрәсә бетергән. Коръәнне яттан белгән муллалар урынына Совет чорында яшь кызларны көчләп, халыкны зар елатып йөргән, хәзер исә авылда ин белемле мулла булып саналган (!). азан алдыннан стаканлап аракы эчкән, дин гыйлеменең кирәклеген дә тоймаган, чалма-чапан киюне җиткән дип санаган муллалар хуҗа булуында, һәр өйдә Мөбәрәк кебек рухи имгәк үстергән, аракыны имезлек кебек суырган, мәчет, намаз хакында уйлап та бирмәгән татар авылы образында күрәбез. Әсәрдә тирән фәлсәфә кычкырып тормаса да, әнә шул җан өшеткеч күренешләр аша автор укучыга-тамашачыга уйланырга мөмкинлек бирә
Данил Салихов иҗатында актуаль темалар күтәрелә, мөһим проблемалар куела, аларга уйландырырлык җаваплар, чишелешләр тәкъдим ителә. Ин әһәмиятлесе анын геройлары үзләренең характерлары белән башка бер генә драматургта да кабатланмыйлар.
Данил Салихов иҗатында тормышның фаҗигалелеген күрсәтүне максат иткән әсәрләрдән “Туй күлмәгем—соңгы бүләгем" пьесасын агарга кирәк. Аның сюжет сызыгы гади кебек: авылдан шәһәргә килгән Сәрия исемле кыз нахак гаеп аркасында кешеләргә ышанычын югалта... һәм үз-үзенә кул сала. Сәриянең, авыл кызының, күңел сафлыгына басым ясап, аны гаиләсе, тәрбиясе белән бәйли автор. Сәрия кечкенәддн әнисез кала, әтисе белән икәү генә үсә. Бу күренеш анын күңеленен тиз җәрәхәтләнүчән булуын, кешеләрдән ярдәм, терәк, җылы сүз көтеп яшәвен һәм үзенең дә эчкерсез, тугры, гадел булуын формалаштыра.
Алдау, мәкер, ялганга корылган бу дөньяга Сәрия махсус каршы куела, һәм, әлбәттә, әсәр махсус рәвештә анын фаҗигале үлеме белән тәмамлана. Бу үзенә күрә әсәрдәге геройларга (Миләүшә, Лилия. Дамир) гына түгел, ә укучыга карата да кулланылган катарсис (аларның күңелен, рухи дөньясын сафландыру) алымы
Үхтәрен зур. җитди дип санап йөргәннәрнең Сәрия кебек 1адел, саф җанлы кешеләргә карата фикере менә нидән гыйбарәт: "Ни өчен яхшы булып кыланасын? Нигә мине матур сүзләрен белән каһәрлисең? Син бит бу сүзләрне чын йөрәгеңнән әйтмисен" Әлеге юллардан антик чор трагедияләрендә тасвирланган Изгелек һәм Явызлык көрәше кайтаваз булып яңгырый кебек Дөрестән дә, Д.Салихов иҗаты, дөресрәге анын трагедиягә һәм драматизмга нигехзәнгән әсәрләре, фәлсәфилек белән сугарылган.
Д.Салихов драматургиясендә беренче карашка гадәти элемент булып тоелган, әмма драма әсәренең үсешен, динамиклылыгын тудыруда төп рольне үтәгән конфликтның үзенчәлекле куелышына игътибар итми булмый. Нәкъ менә конфликтның куелышы һәм хәл ителеше пьесадагы геройларның характерын ачуда мөһим роль уйный. Бу әсәрләрдә вакыйгалар бер төп герой тирәсенә генә тупланмаган Анда берничә төп (ягъни тигез хокуклы) герой бар. Мәсәлән. “Өрәк" драмасында Хафиз да, Илсур да мөстәкыйль һәм бер-берсенә буйсынмый торган шәхесләр. Әмма аларнын асылын тоткан юлы, тормыш максаты ачыклый. Хафиз кебек юктан гына харап ителгән егетләр татар авылларында еш күренә. Әхлак, гаделлек кануннарын укучыларның аңына сеңдерергә тиешле укытучыларның да шаһитларны акчага сатып алуы милләтне тотып торган гаделлек, сабырлык баганасының черүенә ишарә
Д.Салихов иҗатындагы икенче төр конфликт геройлар арасындагы каршылыкларның һәм килешмәүчәнлекләрнен сәбәбен ача. Персонажларның эчке дөньясына яшеренгән яки тышкы гамәлләрдә чагылыш тапкан мондый каршылыклар вакыйгаларның үстерелешен тәэмин итә. Мисал өчен, “Яшьлек хатам—йөрәк ярам пьесасында каршылык Гөләндәм белән Әхмәт арасында, Әбүзәр белән аны үстергән һәм харап иткән мохит арасында барса, “Туй күлмәгем—соңгы бүләгем әсәрендә ул Сәриянен җәмгыять белән тышкы каршылыгын тәшкил итә. Әсәрләрдә төп вакыйгалар баш герой тирәсендә тупланып куера.
Мондый пьесалардагы геройлар арасында ачыктан-ачык көрәш юк, көрәш хәтта
башка геройлар арасында да күренми. Мәсәлән. “Узып барышлый" драмасындагы Шәйхулла Фәния-Флоридлар белән көрәшми. Әмма алар арасында каршылык зур. Шәйхулла алардан игелекле ярдәм, мөнәсәбәт көтә, әмма алар картны алдыйлар. Шәйхулла кеше хокукларын сакларга тиешле милиционерлардан да ярдәм көтә, ин аянычы—татар фамилиясен йөрткәненнән гаделлек көтә, әмма тапмый
Кайбер очракта яшерен, кай очракта ачыктан-ачык күренеп торган каршылыклар әсәрнен гомуми драматик атмосферасын тудыралар Әйтик. “Бәйрәмгалинен сыер тышавы" комедия дип белдерелгән. Асылда, татар кешесенен ваклануын, “колхоз" дигән монстрнын матди байлык белән бергә авыл кешесенен мөстәкыйль фикер йөртүгә сәләтен, хөр холкын суырып алуын, аны фикерсез шамакай, дөньядан артта калган "бичара" ясавын “күз яше аралаш” көлү алымы белән тәнкыйтьли автор. Татар авылларында мескен хәлдә калдырылган меңнәрчә колхозчынын җыелма образы кебек кабул ителә бу герои Шу на да без әлеге әсәрнен асылында җитди драматизм ята дип әйтә алабыз. Әсәргә аз-азлап яки ташкын булып бәреп кергән комедия алымнары, романтик рух һәм дә сентименталь сыйфатлар гына әсәрнең драматизмын яшерә алмый, шул рәвешле "икенчел" мәгънә (подтекст) тудырыла. Ул исә үз чиратында (әсәрдә ачыктан-ачык каршылык булмаса да) әсәрнең эмоциональ киеренкелеген тәэмин итә
Бүгенге драмагургиядә тагын бер кызыклы герой /ибы яшәп килә. Бу— татарның якты рухын мирас итеп саклый килгән, аны киләчәк буыннарга тапшырырга шешле, әмма алар өчен кирәксезгә әйләнгән Нәүхәбәрләр (Р. Хәмид "Олы юлнын тузаны").
Әлеге әсәр каһарманны бирү һәм символиклык ягыннан гына түгел, жанры җәһәтеннән дә үзенчәлекле Әсәр бер генә каһарманнан тора Драматургиядәге “өч берлеккә" Ризван Хәмид тагын дүртенче берлекне дә—герой берлеген дә—өстәп җибәргән. Нәүхәбәр карчык—үткәннән бүгенгегә җибәрелгән мирас кебек, анын хәтерендә гасырның бәген вакыйгасы, шул чор кешеләре хакындагы хатирәләр саклана. Нәүхәбәр белән бергә бүгенгегә мирас булып татар жанын. хатын-кыз халәтен, ир-ат холкын ача торган көнкүреш әйберләр килеп җиткән Аларнын һәрберсенең тарихы бар. Димәк "хәтер" бар дигән сүз Нәүхәбәр карчыкның улы янына шәһәргә китәргә җыенуы— бүгенге тагар кешеләре арасындагы бәйләнешнең өзелә баруын ачыкларга ярдәм итә.
Ризван Хәмид тудырган геройлар үзләренең кабатланмас характеры белән дә. сәнгатьчелелек ягыннан камиллеге белән дә аерылып тора Геройларның һәр эш- гамәле алдан уйлаиылган, нәтиҗәсен алдан күрелгән
Татар милләтенең бүгенге хәлгә калуын күрсәтү ягыннан Иллар Юзеевнын “Ак калфагым төшердем кулдан” драмасын әйтми үтү мөмкин түгел. Әсәр моңа кадәр әле без татар драматургиясендә күрергә күнекмәгән геройларны кертү белән кызыкты булса, алар аша милләтнен асылын ачу ягыннан да кыйммәтле Татар халкы вәкилләренең чит илләргә чыгып китүе нәрсә белән бәйле? Автор Тайфур. Жак. Ратмир Зәкиевский образлары аша олешчә әнә шул сорауга да җавап бирә Талантлы, хөр фикерле, мөстәкыйль карашлы кешеләрнең Совет илендә кала алмавы, читтә исә туган туфрагын, газиз ана телен сагынып, үзенә урын таба алмыйча һәлак булулары, илдә калганнарынын милләтчелектә гаепләнүдән куркып, хәтта үз туганы белән дә милли мәсьәләдә сөйләшә алмавы—болар барысы да татар х.ыкының таралу, бетә бару баскычлары. Әсәрнен идеясен матур обра з ак калфак обра IN бер фокуска төйнәп тора. Әсәрдәге геройлардан без Жакны (Габделхак Ишмуллинны). Сафия Нурханны рухи хәзинә сакчылары кебек кабул итәбез Шәмсияләр. Акчуриннар исә "югалган җаннар", “үле җаннар" дип тамгалана ала
Драматургиядә тудырылган образлары ягыннан Рөстәм Мингалнм иҗаты да кы зыклы Аның "Өченче бүлмәдә эт яши". "Тау аегында илле буре кебек әсәрләре бүгенге тормышта гына туа алган геройларны туплаган Беренче әсәрдәге геройлар мисалында безнең-бәхеткә омтылган адәм балаларының уз бәхетләрен җимерүе тасвирлана Райан һәм Гөлия кебекләрне мин "гөнаһлы герой’ лар тибына кертер илем Аларнын тнаһы якын кешесенең жан тынычлыгын бозуда, урлауда анын өметен сүндерүдә, ышанычын алдауда Гәрчә әсәр бик пессимистик рухта башланып китсә дә, автор укучыга мондый ситуациядән чыгу юлы бер генә түгел икәнен, бер-беренә ышану булганда гаиләне саклап калып булуын дәлилли
Гөнаһлы бәндәләр тибын бүгенге драматургия күпләп бирә Шулай да Зөлфәт
Хәкнмнен "Шайтан куентыгы” әсәрендәге кешеләрнең бер-берсе алдында кичерә алмаслык гаепле булуы, бер-берсенең тормышын, өметен, язмышын җимерүе аерылып тора. Матди байлыкка корылган, көнчелек, явызлык чәчрәп торган, рухи нигезе җуелган бүгенге тормышка бу әсәрдә матур хыяллар, бәхетле көлүләр, онытылмаслык вәгъдәләр тулы балачак дөньясы каршы куела. Менә шушы ике дөнья яктылыгында Рәзим һәм Фәнзиләнең фаҗигасе кин һәм тирән мәгънә ала. Зурая барган саен күнелдә балачак яктылыгы кимеп, өшеткеч һәм котырткыч салкын керүне автор "шайтан алу" дигән гыйбарә аша ача. Бу—авторның ачышы. Әсәрне психологик һәм фәлсәфи яктан тирәнәйтәсе урыннары булса да, ул тамашачыны һәм укучыны бер-береңә мәрхәмәтле, ягымлы, изге теләктә булу кирәклеге турында уйлануга этәрә.
Әйе. бүгенге драматургия геройлары тормышның актуаль мәсьәләләренә игътибарны юнатгә, без оныткан яисә белмәгән, маргиналь дип санаган кешеләрнең ни уйлавын, ни кичерүен, ничек яшәвен ача. Мондый әсәрләрне укыган саен кыю фикерле, яшәеш турында уйландыра, яшәү мәгънәсе хакында фәлсәфи фикерләре ярылып ята торган әсәрләр—татар драматургиясенең ирешкән биеклеген саклап кала ала торган әсәрләр—күбрәк иҗат ителсен, алар татар укучысын һәм тамашачысын үзенең асылы һәм рухи кыйбласы хакында уйланырга ныграк этәрсен иде дигән теләк көчәя.
XXI гасыр татар әдәбиятына, шул исәптән татар язучыларына да зур бурычлар йөкли: мона кадәр тудырылган әсәрләрне, образларны, хәтта сурәтләү телен дә кабатламыйча яңа идеяле, яна әсәрләр, яна каһарманнар тудыру, дөньякүләм аренага чыгарлык әсәрләр язып милли әдәбиятыбызны башка әдәбиятлар дәрәҗәсендә "презентаиияләү". М. Әгъләмов “Яңа гасыр керә" дигән шигырендә:
Яна гасыр керә...
Бар ышаныч— Шул дәвердә яшәр яшьләрдә.
—дигән иде Ләкин ул яшьләрне ышанычны акларлык итеп, югары идеаллар үрнәгендә тәрбияләү кирәк бит әле. Әдәбият—әнә шундый көчле идеологик һәм тәрбияви корал. Унбиш елга якын әзерлек чорын үтеп, икемеңенче елга чыккан татар язучылары, минемчә, үткәнгә һәм фанилыкка үтә нык ябышкан. Моның өчен иҗатчыны гына гаепләү дөрес булмас, чөнки, “заманы шундый—оптимизм рухыннан мәхрүм", диярләр күпләр. Әлеге фикер белән нигездә килешкән хәлдә, язучыларның артык "пессимистик карашлары" белән ризалашасы килми.
Һәркемгә мәгълүм: әдәбият бит ул “көзге” генә түгел, ул бит СҮЗ СӘНГАТЕ! Сурәт тудыру гына түгел, сүз белән дәвалау, яшәргә өндәү сәнгате! Вакыйгалар да анда пычрак рухлы, пессимистик тенденцияле фани дөньяны кабатлау аша бирелергә тиеш түгел, алар да ижат ителергә тиеш. Геройлар да анда "тудырылсын", ә тормыштан "сикертеп" кертелмәсен! Ә "ин башта чынбарлыкны дөрес чагылдыруны максат" итеп, безнең язучылар үзләренең ижат фантазияләрен “эшләтергә" иренәләр. Каләм тибрәтүченең максаты, Р. Фәйзуллин язганча: "Ижат итеп. Дөньялыкта / бакый булып" калумы? Язучы бит ул яңаны, яна дөньяны тудыручы. Ни өчен әле сәнгатьнең башка төрләреннән булган музыка һәм рәсем сәнгатендә композиторлар һәм рәссамнар чын-чыннан “ижат итү" белән шөгыльләнә дә. ни өчен безнең язучылар яңа формадагы, бер-берсен кабатламый торган әсәрләрне сирәк тудыра? Сынлы сәнгатьтә дә реализм ысулына нигезләнеп ижат итүчеләр бар. әмма танылган рәссамнар арасында реализм кысаларына ябышып ятучыны күрмәссез сез.
Совет чоры әдәбиятын тормышны "революцион үсештә" сурәтләүдә, ягъни тормыштан аерылган булуда гаеплиләр. Ул чорда язылган әсәрләр яшәү фәлсәфәсе турында уйларга этәрмәсә дә. укучыны яшәргә, көрәшергә (монда нинди максат өчен икәне мөһим) илһамландырды. җәмгыятенә һәм чорына бәрабәр рәвештә ничек яшәргә кирәклеген күрсәтте, унай идеал бирде.
Тормышны турыдан-туры күчереп тасвирлауның да ике башлы таяк икәнен истә тотарга кирәк. Бит әсәрләребездә нәрсә сурәтләнгән—укучы тормышта шуны кабатлый. Моны телеэкраннардан бертуктаусыз барган сериаллар. фильмнар
мисалында гына да күрергә була.
Татар әдәбиятында инде тенденциягә әверелеп беткән тагын бер момент бар. Бу—үткән белән артык мавыгу, аны анализлау, "яраларны ялау" Әйе. милли тарихнын фажигалелеген. шәхес культынын күпме асыл татар зыялыларын “ялмап йотуын" истә тоту кирәк. Һәр татар нәселендә фаҗига ята. Әмма мондый әсәрләр күбәйгән саен изгелекнең кадере генә китә. Укучының (матур әләбият әсәренлә генә булса ла) киләчәкне якты буяларда күрәсе килмиме?' “Юраган—юш килә" диләр, бәлки, теге яки бу әсәрдә яктыртылган матур милли киләчәк тормышка да ашып куяр! Димәк, үткәннәрнең гыйбрәтле сәхифәләре яктылыгында язучыларыбызга татарның якты киләчәген фаразларга, тормышта булмаса да. әдәби әсәрдә үрнәк итеп куярлык уңай герой тудырырга вакыт җитте түгелме'" Моның өчен Талант белән бергә. Батырлык. Кыюлык һәм тагын бер кат ИДЕЯ кирәк. Шундыйлар гына тарихта кала. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли:
Тарих таный —иҗатына
Җаннарын салганнарны.
максат-ндеалы ечен фидаи янганнарны.
үзләренчә үзгә донья тудыра алганнарны!
Реплика
"Казан утлары"ның 4 санында (2005) Сәгыйдулла Хафизовның Кайда безнең рыцарьлар?!" дигән язмасы басылган. Анда мондый сүзләр бар “Т. Миңнуллинның "Сөяркә* драмасында Хәбир молкәткә генә түгел, хатынга һәм сөяркәгә дә ия Безнең заман драматургы исә мут Хәбирне хәзрәткә алып барып сөяркәсе Мәдинә белән никахлаштыра да. вәссәлам, сарык та исән, бүре дә тук Т Миңнуллин дәлилли белә инде ул, теләсә, киллерны да аклап драма язар"
Шунысы мәгълүм булсын "Сөяркә" дигән пьесада Мәдинә исемле персонаж юк Икенчедән, мин әсәремдә беркемне дә беркем белән никахлаштырмадым ?\ндый күренеш юк пьесада.
Сәгыйдулла ип тәшкә киңәшем: теге яки бу әсәр турында сүз әйткәндә ул әсәрне укып чыкмаса да. кулына тотып карасын иде
Туфан МИҢНУЛЛИН