КҮҢЕЛ ИГҮЧЕЛӘР


Ни кыйммәт?
Галәм эчендә унсигез мең галәм.
Менвжэттен
Йолдызыңны кабыз үз күңлеңдә -
Күктәгесе безнең гамәл түгел...
Бушлыкларга киткән-бушка киткән, Җир йөзендә уртак гамьгә түгел...
Безнең язмыш баоы Җирдә генә, Аллы-гөлле уты оездә генә...
(Күңелеңнең керсезлеге, агы-
Ул чагыла бары күздә генә...)
...Бармы Күктә безнекедәй Җирләр?
Тереклек итәдер бит игенчеләр?.. Бездәгедәй эзлисеме икән?— Табыламы Күңел игүчеләр?..
Бездән мирас
Толымнарын тазга биреп торган. Тынып казган хеизкәй ни кетә?
Сабыйлардай язлар көтеп яшәгән чак.
Кайчан гына идек әле үзебез яз?!
Чәнечкеле үткер еллар бәгырь телде:
Җәрәхәттән саркый кайнар, яралы наз...
Бикә РӘХИМОВА шагыйрә. публицист. "Сәрвиназ". “Иделләр Казанында". "Мәрхәмәт" һ б. китаплар авторы Калаңда яши
Ташуларны без китердек, сулар түгел. (Бигрәк инде шикләнүчән сезнең күңел...) “Без” дигәндә безнең буын минем телдә— Гөл калдырып китүчеләр янган көлдә.
Яндырдык та, яктырттык та дөньяларны...
Яңа тормыш китерештек нлгә-көнгә. Чәнечкеле булып чыкты үсентебез. Инде карап яшәгез сез шушы гөлгә.
...Безне гафу итмәс сәбәп... юктыр сезгә...
Печән өсте
Болын шаулый, болын гөрли
Авылда печән өсте.
Чалгы ярышлары бүген Йә. кемнәр чыгар өстен?
“Гали пәкесе"—чалгылар
Пакуста көй сыздыра. Егетләр егәрен сынап. Күктә кояш кыздыра.
Кыз-кыркын өя күбәгә.
Баскалап кәс-кәс кенә,
Йөзе-күзе, елмаюы
Иш булган—чәчәк кенә...
һәркем бүген үз ярының Җиңеп чыгуын тели... Күпергән ипидәй пакус Кискәннәр телем-телем...
Җиңүче күп. җиңелүче
Булмый печән өстендә.
Печән өстен яратабыз
Ярыштырган өчен дә.
...Безне әйдәгән байрак та Яшел болын төсендә...
Бармасам...
Урманның гайрәте искиткеч. Шаулый да ярсый ул, диңгездәй, Сына ич, бетә ич, дигәндә Тына ул, нәкъ иске нигездәй.
Күлкәем, тартасын күңелне Көзгеңнең тылсымы беләнме? Гөлдери камышлар эчендә— Көзгенең иясе көләме?..
Кырларга бак инде, әйт инде. Келәмнәр тукыган кай ара? Болынны, кырларны әйләнеп. Урманнар кайтаваз кайтара.
Һәммәсе сөйкемле, ягымлы: Урман, кыр, күлләре чакыра. Гүяки чаптарым әйдәкли Күңлемдә чакырып чан тора.
Ак җаным чакыргач тылсымга. Талпыну кирәксез түгелдер... Бармасам, урман-кыр ухылдап. Күлнең дә сулары түгелер...
Чәч бөртеге
Истәлеккә алып чәч бөртегең. Ишә генә куйдым саклауга!.. Тынычлыгың минем белән киткән Чәч бөртегең синең сак булган.
Тынычлыгың киткән минем белән... Әллә рухың миңа күченгән?
Нәкъ синдәй мин хәзер исәрлектә. Сизәсеңме шуны үзеңнән?
Ерак калган таңнар балкыш кына. Кулларымны сузсам, сузмасам. Сагышланмас идем бу кадәрле. Язмыш киртәләрен узмасам.
Чәч бөртегең җылы учларымда. Кагылмасын аңа җил генә... Үтенергә, үкенергә мәңге Хатын-кызга кала гел генә...
Эзләмәскә
Чирмешән
Без яшь чакта Чнрмешәнем
Ярсу, уйнак иде.
Дулкыннары уйдык-уйдык.
Нәфис уймак иде.
Ярларында төрле бизәк:
Кызыл, сары иде...
Без барасы юллар ерак.
Ерак, ары иде...
Сөю сәбәпләрен эзли-эзли. Карурманга барын керермен. Адашырмын, чыгалмастай булып. Бәгыремне меңгә телермен.
Кулларыңның ялгыш кагылуы Җаннарымны нигә эретә...
Кош баласы җиргә егылгандай Чак ялгышсаң, шул да әрнетә.
Утлар эчеп, сулар сибеп кенә Дәвам иттерүме тормышны? Бу хәятне кемдер яратмас та. Без белгәнме башка торышны?..
Яратуның сәбәпләрен безгә Эзләмәскә, искә алмаска...
Җир дә шулай: сусап яңгыр көтә. Кояпг-уты кирәк алмашка
Кайтып төштем әле менә.
Төштем Чирмешәнгә.
Риза очрасам да бары
Әрем—ак җәмшәнгә.
Әрем генә түгел, комы,
Сары комы көткән—
Елап юган комын сибеп. Елга мине көткән.
Көтә-көтә, бик зарыгып.
Суның хәле киткән:
Салмак җәелгән дә ага. Уйнаклыгы беткән.
Бәхет
Бик күп кешеләрнең бәхете Бер кешедән тора, диләр.
Нинди җилләр алып очыргандыр, Хәтеремдә минем киткәнем.
Омтылып, бер җан күреп мин кайтам, Тик юк әле кайтып җиткәнем.
Көтәләрдер мине, көтәләрдер, Көткәннәре бары мин генә. Төшләренә кереп гел йөдәтәм. Эзләр салам адәм миенә.
Фаллар ачып, эзләп чыгучылар
Төшәрләрме икән эземә Йөрәгеңне ачып укымасаң. Укыганың бары сүз генә.
Юллар табып, эзләп килүченең Исемнәре булыр Биктүзем.
Күрешүләр шундый күңелле бит, Гел очрашу көтәм мин үзем.
Күңел киңлегенә чакыру
/\к пәрәвез оча, көн яктыртып.
Көзләр ерак әле... алданыйк...
Көз яфрагы пешкән кавын кебек, Алтынлыкны мактап дан алыйк.
Көзләр ерак әле... бик якын да, Уңышлардан тулса келәтең.
Бер еракка китеп, бер якында Уңышсызлык кемгә теләдең?..
Күңелеңә әллә ниләр булды, Килгән кебек чүлгә корылык. Ак пәрәвез саргай көзне чакыр, Басып алса тирәң сорылык.
Дәүләт ТОТМЫЙ...
Дәүләт тотмый тел тотуы, Аһ, кыен, төшенгәнгә. Аңлыйм аны, беләм аны Үз башыма төшкәнгә.
Себердән килгән уртак тел. Себер киттең бәйләнеп. Себер китсәң дә үлмәдең, Кайттың исән әйләнеп.
Йөз төрле татарны хәтта Бер төрле кавем иттең. Җилдә җилгәргән бөртектәй, Бербөтен халык иттең.
Бөтенлегең китә алмас Тешен кайрап торучы. Үз ашын үзе ашасын, Мулдан салып борычын.
...Дәүләт тотмый тел тотуы. Аһ, кыен, төшенгәнгә.
Аңлый аны, белә аны Үз башына төшкәннәр.
Тезгенсез уйлар
Зәңгәр күктә синең кояш яна, Яначак ул, сүнми, сүнмәс тә. Яшьли сөйгәннәрнең хатирәсе Җирдә кала мәңге сүнмәскә.
“Колагымда сәгать йөри,—диеп, Сагайттың да минем күңелем,— һавалардан, дидең, кояш булып. Якты нурлар булыр түгелим".
Бөдрә чәчең синең җилгә оча — Тал чуклары әнә. күрәмсең?.. Җанын йөрде минем тирәләрдә, Җаннар кайта очын, күрәсең...
Эзләрең дә синең ярылып ята, Хәгта комнар күмми, ишелми... Килеп кенә үзен керерсең күк. Колак кебек сакта... ишегем.
Арка-тәнгә мамык шәлдәй иңеп. Җылы куя идең, сарылып... Үкенечле ярлар юлда һаман. Яшәү кала бары сагынып.

Реклама