Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ ХАТЛАР— ЗАМАН КӨЗГЕСЕ


СССР Язучылар Союзының “Дубулты" дигән иҗат йортында таныштык без анын белән Татарстан телевидениесенең әдәби тапшырулар редакторы Әминә ханым Сафиуллина белән Рига култыгының юаш дулкыннарына карап яр буенда сөйләшеп утырабыз Ерак та түгел какча гәүдәле, саргылт чәчле бер ханымның безгә карап-карап алуына игътибар иттек. Моны ул үзе дә сизде һәм яныбызга килеп утыргач:
—Гафу итегез, сез татарлар түгелме?—дип сорады.
Милләттәшебезне очраттык, дигән куанычлы уй килде күңелгә.
—Әйе. Сез кайдан буласыз?—дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирдек без.
—Днепропетровскидан мин, Любовь Михайловна,—диде ул.—Сугыш вакытында Татарстанның Актаныш районында эвакуациядә булдым. Күктәкә авылында. Классташларым да, яшәгән йортымның хуҗалары да бик игътибарлы иде. Татарчага тиз өйрәндем Хәзер менә, сөйләшер кеше булмагач, оныта башлаганмын.
Шул көннән алып без эштән буш вакытларны Любовь Михайловна белән бергә үткәрә торган булдык. Үзенең дә балалар язучысы икәнен белгәч, тагын да якынаеп киттек. Кайтыр вакыт җитеп аерылышканда мин аны кунакка чакырдым.
Казанга Наталья Петровна Никулина дигән дусты белән килде. Шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, китап нәшриятының бүлек мөдире Никулина да бик ошады безгә.
Өйгә кунак килсә татар мәҗлес җыя бит ул. Мин дә аларны дусларым белән очраштырдым.
Иш ишен таба дигәндәй, филология фәннәре докторы Йолдыз Нигьмәтуллина (Галимҗан Нигъмәтинең кызы) белән Натальяның сере аеруча килеште.
Кунакларым Күктәкә авылына да барып кайттылар. Любовь Михайловнаны анда онытмаганнар икән әле. Классташларының да кайберләре белән күрешкән ул. Авылның матурлыгына, кешеләрнең мөлаемлыгына, бала-чаганың шуклыгына Наталья да сокланып кайтты.
Шулай башланды безнең дуслык. Менә шуннан китте инде хат, китап алышу, иҗат сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашу
Үзгәртеп кору кәсафәте башланган еллар иде бу. Күп нәрсәне аңлап бетермибез. Күрешәсе, сөйләшәсе, фикер алышасы килә. Арада йөргән хатлар гына бераз күңелне баса. Бер хатында Любовь Михайловна китап чыгаруның кыенлыгы турында язган Бездә бу хәл бик үк сизелми әле. Татарстан хөкүмәтенең үзгәртеп коруга әкренләп керү сәясәте өнебезне алырга бик юл куймый иде. Анда. Украинада, кинәт искән җил тузан өермәсен кубара да башлаган икән инде, хатлардан шул сизелә. Любовь Михайловна бер хатында болай дип яза:
Мин элеккечә нәтиҗәле эшләмим инде. Юкка тырышам кебек Нәшрияттагы кулъязмамның да язмышын белмим. Бар да нык үзгәрде Үткәндәге җитешсезчекләрне тәнкыйтьләп язган әсәрләр генә басыла. Аларның геройлары да—хыянәтче, карак, алдакчы Минем язганнарда, үзегез беләсез, алар юк Бу турыда яза алмыйм мин Андый китапларның файдалы булуына ышанмыйм. Ләкин бу бит минем фикер генә. Ул күпләрнең фикеренә каршы килә. Ни өчендер мин кешене уңай мисаллар ярдәмендә тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм Яхшы кешеләр явызларга караганда тыйнаграк бит. алар күзгә бик ук ташланмыйлар. Ә явызлар оялып тормый
Июль башында Наталья белән съездда булдык. Күп кенә кызыкчы чыгышлар тыңладык Элекке председатель Завгородный эштән азат итүне сорап гариза биргән Украина Язучылар союзы җитәкчесе итеп Мушкетны сайладык. Киевта тынычлык, шәһәр бик матур, чиста Урамнарны көненә берничә тапкыр юдыралар. Урамда халык күп. яшьләр күп. Ә менә балалар аз. барын да лагерьларга җибәргәннәр Ләбибә Фаизовна. чакыруыгыз өчен рәхмәт Наташа белән шатланып барыр идек, эштән бүленә алмыйбыз.
Сездә булган көннәрне бик еш искә төшерәбез Әле күптән түгел бу сәяхәтебез турында прозаиклар секциясендә сөйләдем "Кәләш" дигән повестем татар телендә басылып чыгу уңаеннан җыелган идек Бу китапның (тәрҗемәчесе Венера Ихсанова. Л И) сездә чыгуына әле дә булса ышанып җитә алмыйм Битләрен актарам, өзекләрен укыйм— күңелем шатлык белән тула. Бу китап Күктэкәгә барып җиттеме икән? Миргазиян (күктәкә кешес е. мәктәптә бергә укыганнар, хат азышып торалар икән Л И.). русчасын укыдым, дип язган иде.
Ләбибә Фаизовна. Саҗидә Сөләйманова турындагы истәлекне язмый калмагыз Моның белән шагыйрь буларак та. кеше буларак та аның җанын ачачаксыз
Сезнең һәм безнең дусларга. Венерага ихлас сәламемне тапшырыгыз
Л. М 30 6 86."
Күрешкәндә Саҗидә гурында җылы сүзләр күп булгандыр, ахрысы. Наталья Никулина да Саҗидәне искә ала. Мин анар дустымның китабын җибәрергә вәгъдә иткән илем Шуны искә төшерүе
". Саҗидә Сөләйманова китабын җибәрермен дигән вәгъдәгез өчен зур рәхмәт Үкенечкә каршы мин аның кайбер шигырьләре белән генә таныш Шу ларны гына укыганда да аның зур шагыйрь икәне чамалана Азат хатын " журналында Саҗидә турында язмагызны һәм бергә төшкән рәсемегезне күрдем Укый алмадым алуын, шулай да шатландым Саклармын мин аны
Венера Фаизовнага изге теләкләремне тапшырыгыз
Хөрмәт белән. Наташа
Белмим, бу изге >ш кайдан, ничек башлангандыр? Йолдыз Нигъмәтуллннанын Натальяны Татарстан Фәннәр академиясенең утырышына чакырган көннәрдә булуы да ихтимал. Килешү буенча, Наталья анда чьи ыш ясарга тиеш булган Ә ул эшкә бер алынса, җиренә җиткерә торган кеше. Тагар шигъриятен мөмкин кадәр өйрәнми калмас Аларны украин теленә тәрҗемә итү идеясе дә шул көннәрдә тугандыр дип уйлыйм Ул елларда ки ian чыгару бик үк авыр түгел иде әле. Файдалы яки кызыклы әсәр генә булсын Наташа нәшриятта бүлек мөдире дә бит Китапның кирәклеген дәлилли алгандыр Инде өмег чынга әйләнә башлагач, ул бөтен барлыгы белән эшкә тотынып, җигә алган кадәр мине дә җикте. Хат арты хат язын, сорауларына җавап ала торган булды.
Кулымда шундый хатларның берсе.
"Хөрмәтле Ләбибә апа'
Мин җавап язмауда рекорд куйдым бугай инде Кичерегез. Көне буе мәшәкать эчендә' Кулъязмаларны нәшриятка тапшыру, яңалары белән танышу, ашыгыч нитәр Болар мине аклый алмый, билгеле
Копегазарыгызның адресларын җибәргәнгә зур рәхмәт Дөрес, мин изарны шунда ук безнең язучыларга тапшыра атмадым Икесе дә иҗат командировкш ына киткән иде Берсе әле хә зер дә өйдә юк. Өйгә кайтканына Сибгат Хәкимнең адресын бирде м Ләкин ул да әле авыру сәбәпле, ныклап эшкә тотына агмый Шуның өстенә. аның кечкенә генә сере дә бар Эшзәззгән тәрҗе мәләренең матбугатта басылып чыгх-ын көтә. Шуннан соң гына Сибгат Таҗиевичка иҗат отчеты белән күренергә теш бука кирәк Мин МОНЫ Сезнең үзегезгә генә әйтә.м
Балтыйк буеннан кайтуыма татар шагыйрьләре антологиясе турында зур гына радиотапшыру эшләргә җыенабыз Бу беренче карлыгач булачак Шунназз соң вакытлы матбугатыбызда аерым чыгышлар планлаштырабыз
Антология 1984 елның әзер и к планына кертелде инде. Исеме әлегә "Свзти мени. Чулпан-Зоря " ( Свети мне. Чу зпан-Звезда ")—Муса Җәлил шигырендәге образ Әлегә шартлы исем Планга кергәндә китапның исеме кирәк бит Хәзер кулъязма нәшриятта инде Тиздән чыгару азаны кабул ителәчәк һәм ку лъязма художникка биреләчәк Бази художник антология турында соразиты инде
Ләбибә Фаизовна кулъязмада Ләис Зөлкарнәевнең шигырьләре бар Биографик белешмәдә туган елы гына күрсәтелгән Кыен бухчаса. языгыз әле китаплары барчы
аның, бәлки чыгарга әзерләнәдер? Яки вакытлы матбугатта күренгәлидер Язучылар Союзы әгъзасымы ул?
Үзем "Азат хатын "га дигән шигырьләремне әзерләп бетерә яздым Ялдан кайткач җибәрермен. Ә хәзер мин Юрмалада Эшлим. яч итәм. гәрәбә җыям, экскурсияләргә йөрим
Венера Фаизовнага, кызыгыз Әлфиягә. Әминә ханымга. Җүэһирә апага. Йолдызга күп сәламнәр.
Хөрмәт белән. Наташа "
12/IX—82 "
Наташа мине штатка алды, ахры, дип елмаеп куям. Хат арты хат яза. Антологиянең язмышы үзенең дә бөтен барлыгын биләп алды бугай Моның нинди зур, җаваплы эш икәнен үз җилкәсендә тоймаган кеше генә белмидер. Хат аша хәбәрләшү дә күп вакытны ала Якын ара түгел бит. Наташаны аңлыйм мин. Кулымда менә тагын бер хаты. Антология турында яна хәбәр юкмы икән дим. Булмыймы соң!
"Хөрмәтле Ләбибә апа!
Сезне. Әлфияне 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. Яхшы сәламәтлек, шат көннәр, кояш, чәчәкләр, илһам телим.
Татар шагыйрьләренең сувенир антологиясен эшләүне дәвам итәбез Шигырьләрнең яртысын тәрҗемә иттеләр инде. Бу көннәрдә нәшрият директоры эшнең барышы белән кызыксынды. Киевтан, һ б шәһәрләрдән тәрҗемәләрне алдык Кайбер шагыйрьләр Днепропетровскидагы каләмдәшләргә шулкадәр дә ошады ки. шәхсән танышасылары килә. Сезнең ярдәм кирәк булыр, ахры, аларга Әллә Язучылар союзына мөрәҗәгать итәргә микән? Ничек яхшырак булыр, киңәш итегез әле. Сүз Сибгат Хәким белән Зиннур Мансуров турында бара Аларның иҗаты безнең шагыйрьләрне нык кызыксындырды.
Шушы арада кулъязмаларның украин варианты тәмам әзер булыр дип уйлыйм. Ә аннары инде—нәшрият эше.
Сәлам белән. Н. Н."
Эштән кайтышлый китап кибетенә керми узып китә алмыйм. Нинди дә булса бер яңалык күрәсең анда. Керүгә Г Тукайга багышланган альбомга күзем төште. Зур форматтагы, яшькелт-зәңгәр төстәге тышлыклы бу китап—Мөхәммәт Мәһдиевның фәнни эше Шагыйрь әсәрләреннән үрнәкләр, мәшһүр рәссамнәребезнең картиналары, фоторәсемнәрдән торган ошбу басма татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Минем аны дусларыма җибәреп мактанасым килде Федор Шаляпин турындагы шундый ук китап белән икесен Наташага җибәрдем Озак та үтмәде, сөенечле хат килде.
"Кадерле Ләбибә Фаизовна'
Шундый кыйммәтле бүләкләр җибәрүегезгә нинди генә рәхмәтләр әйтим! Йөрәгемдә булган барлык хисләрем Сезгә омтыла Бечсәгез икән (Сез моны үзегез дә сизәсездер) минем өчен нәкъ менә бу ике китапның нинди кадерле булуын! Тукай һәм Шаляпин' Бөек Тукайның иҗаты белән мине беренче тапкыр Зәки Нури таныштырды Мәктәптә укыганда аның белән хат алыша идем. Шул вакыттан башлап. Габдулла Тукай исеме миңа бик якын Мин аның күп шигырьләрен белэм һәм яратам Бигрәк тә "Шүрәле"не Ләкин шундый зур күләмле, тулы эчтәлекче басмасы миндә юк иде эле. Сезгә зур рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт Ә Шаляпин иҗаты белән әтием кызыксына иде Шаляпинга кагылышлы бөтен нәрсә икечәтә кадерле миңа Аның Казан дәверендәге тормышын аз белэм Рәхәтләнеп укырмын инде.
Шаляпинда да. Тукайда да тиңсез мәгънә тирәнлеге, рухи бөеклек бар. аларны уйласаң үзең дэ сафланып каласың.
Кадерле Ләбибә Фаизовна. миңа нинди зур шатлык китерүегезне, бәлки, үзегез дэ сизмисездер. Ә без монда Сезнең турыда борчыла башлаган идек инде. Сездән бик озак хәбәр булмады бит Мин открытка җибәргән идем Хат язарга да җыендым. Любовь Михайловна Пицундадан язарга булды Хәбәр бирүегезгә бик шатмын
Сезгә шәп сәламәтлек, зур иҗат уңышлары тезим. Венера Фаизовнага күп сәлам. Барсы өчен дә зур рәхмәт Сезгә, кадерле, сөйкемле кеше»
Үбеп. Наташа'
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына багышлап Мәскәүдә СССР Язучыдар Союзынын Балалар әдәбияты советы җыелган иде Төрле республикалардан килгән язучылар дулкынландыргыч чыгышлар ясады Мин дә Муса Җәлил белән Абдулла Алиш батырлыгы турында сөйләдем. Кулымны кысып рәхмәт әйтүчеләр булды
Пленар утырыштан соң “Поклонная Гора” дигән музей- һәйкәлгә чәчәкләр салырга бардык. Киевтан килгән украин шагыйре Тамара Агранасьевна Коломийец автобуста яныма утырып, сүз ара сүз киткәч. Сез Наталья Петровна Никулинаны беләсезме, дип сорадым. Белү генә түгел, аның Киевта чыгачак китабына рецензия дә язган икән әле. Бик талантлы, үзенчәлекле шагыйрә, дип әйтте
Казанга кайткач, Коломийецның сүзләрен Наташага яздым. Сөенче аласым килгән иде. Сөенечкә каршы ул да сөенечле хәбәр салган
"Кадерле Ләбибә Фаизовна'
Сезгә кечкенә генә бүләк—татар антологиясенең сувенир китабын җибәрә.» Безнең уртак хезмәтебезгә Тукай һәм Җәлил ватанында нинди бәя бирелер дип. борчулы уйлар белән салам аны. Бу китапның язмышы уз китапларымныкыннан да кадерлерәк тоела һәм мин укучыларның, матбугатның (игътибар итсәләр) фикерләрен бик көтәм.
Узган хатыгызда Сез бу китапны күбрәк алырга тезәвегезне әйткән идегез Киевтан кала безнең өлкә китап базасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диделәр Бу юл уңышчы булырмы, белмим Ләкин сорап карарга кирәк Адресы болай 320035. Днепропетровск 35. Суворов урамы. 55. Өлкә китап базасы Баш товаровед Дыбко Н И
Нәшриятыбызның Татарстан Язучылар союзы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенуын да беләм
Үзем Сезгә һәм Г. Ахунов иптәшкә берәр китап җибәреп тора.»
Хөрмәт белән. Н Никулина "
Казан белән Днепропетровск арасы ерак булса да. арада йөргән хатлар күңелләрне якынайтып өлгергән иде инде. Бу шәһәр! ә кагылышлы кечкенә генә хәбәрне дә, кайчан белүемә карамастан, дусларым белән уртаклашмын кала алмыйм
Бер көнне кулъязмалар арасыннан "Комсомольская Правда" гәзнтснең 50 елларда басылган саны килеп чыкты. Сугыш вакытында Днепропетровск шәһәрендәге комсомол яшьләрнең фашистларга каршы көрәше турында язылган хәбәргә тап булдым Йөрәкләрендә үч алу хисе кайнаган, ләкин аяусыз көрәштә тәҗрибәсез бу яшьләрнең күбесе һәлак була. Шул батырлар белән бергә татар кызы Фатыйма Гафурова белән татар егете Мәхмүт Калинкинның да яшь гомере өзелә
Әлеге хәбәрне кабат укыгач, күп еллар элек кичергән хисләребез яңарды Мәхәббәт һәм яшьлек җырчысы Илдар Юзеев, батыр милләттәшләребезгә багышлап. “Фәрит - Фәридә” дигән героик-поэма иҗат иткән иде Бер хатымда шул турыда Натальяга да яздым Җавап хатында ул әлеге хәбәремә мөнәсәбәтен белдергән.
"Кадерле Ләбибә Фаизовна!
Хатыгызга бик озак җавап бирә азмадым. Гафу итегез, зинһар Мин хәтта моның сәбәбен дә аңлата алмыйм Шигырьләремә игътибарыгыз өчен Сезгә һәм Венера Фаизовнага зур рәхмәт "Азат хатын "ның бу кадерче санын түземсезлек белән көтеп алырмын
Сугыш елларында безнең шәһәрдә яшәгән татар патриотлары турындагы хәбәрегез нык дулкынландырды Бу вакыйгага әйчәнеп кайтырмын әле мин
Любовь Михайловна белән икәүләп Сезнең Держись. Акробат " дигән китабыгызны эзләп таба алмадык Без аның турында Китап күзәтү дән бечгән идек Билгеле үч китапның донья күрүе безнең өчен ре генә дә зур шатлык Русчага тәрҗемә ителгән китапларыгызны күрербез дип өметләнәбез
Минем бу җәем җимешсез булды Вакыт җыен вак-төяк белән үтте Көзен
Дубултыга баргач эшләрмен дип уйлыйм. Эшлисем бик килә үзе Мөмкинлекләр генә җитеп бетми.
Җәмгысе шул гына. Изгелектә калам.
Хөрмәт белән. Наташа
10/V1U "
Бу дөнья шундый катлаулы, чуар. Шатлык белән кайгы янәшә йөри. Әйтерсең лә алар кеше йөрәген әсир итәргә ашыгып, берсен-берсе куып йөгерә. Наташадан “Моабит дәфтәре”нең украин телендә чыккан икенче басмасын (анда шигырьләрнең оригиналы да бирелгән) алып сөенергә дә өлгермәдем, Сибгат ага Хәкимнең вафаты турында кайгы уртаклашу хәбәре килде Курск. Ржев тирәләрендәге каты сугышларда катнашкан солдат- шагыйрь. күренекле жәмәгать эшлеклесе, яшь шагыйрьләрнең кумиры, Тукай һәм Горький премияләре лауреаты Сибгат агага багышланган антология чыгу уңаеннан шактый хәбәрләшкән идек. Без монда, Казанда, бу авыр хәлдән айнып та өлгермәдек, Натальядан хат килеп төште.
"Литературная газета дан зур шагыйрь, хөрмәтле Сибгат Хәкимнең вафаты турында белгәч, тирән кайгы кичерүемне әйтми кала алмыйм. Үзен күреп белмәсәм дә. шигырьләрен укып мин аның эчкерсез, шәфкатьле, кешелекле, олы шагыйрь икәнен аңлаган идем инде. Аны якыннан белгән кешеләрнең кайгысын уртаклашам.
Хөрмәт белән. Наташа ".
Бөтен кайгы-хәсрәтләре, мәшәкатьләре, зур һәм кечкенә шатлыклары белән тормыш дәвам итә. Украинадагы дусларым ничә еллар күп көч куеп, тырышып эшләгән антология дә кулга керергә тора. Кызганыч, аны Сибгать ага Хәким генә күрә алмады Ә Днепропетровскидан хатлар һаман килә.
".. .Хөрмәтзе Ләбибә Фаизовна!
һәрвакыттагыча җылы хатыгызны алдым.
Безнең антология әкренләп эшләнә. Сигнал нөсхәсе дә кулга керде. Күз алдына китерәсезме. Муса Җәлил шигыре белән ачылган бу аксыл-зәңгәр тышлы китапны кулыма алгач нинди хисләр кичерүемне аңлыйсызмы? Хәзер Киевтан Днепропетровскига тираж килүен генә көтәсе калды Ә ул бер-ике айдан килергә дә мөмкин Бу турыда Союзда әйтми торуыгыз дөрестер дә бәлки Көтелмәгән шатлык булсын ул. Антология басылып чыккач, Киевның Книга Почтой " магазины аша да алырга мөмкин булыр Кирәк булса, без дә ярдәм итәрбез Бераз борчылам да үзем Китап Днепропетровскида басылса җайлырак буласы иде, аның каравы Киевта сыйфат әйбәт.
Любовь Михайюваның "Шатлыгым минем" дигән китабы чыгып ята "Кәләш"нең дәвамы. Шуның кебек ук матур язылган (хәер, аның ничек язуын Сез үзегез дә беләсез бит).
Менә шундый яңазыклар бездә Антология магазинда күренүгә хәбәр итәрмен
Венера Фаизовнага Любовь Михайловнадан күп сәлам "Кәләш"нең уңай рецензия алуына без дә шатландык.
Хөрмәт белән, Наташа
10/Х-84."
Тормыш никадәр генә чуалчык булмасын, дусларымнан күңелле генә хәбәрләр дә килеп тора. Наталья, мәсәлән, бер хатында Днепропетровск сәнгать музееның 80 еллыгы, икенчесендә язучылар оешмасына 60 ел тулу, өченче бер хатында диварга ясаган рәсемнәре белән дөньяга танылган Петровка мастеры Федор Панкога багышланган тантаналар турында язган иде. Ә шәһәрдә беренче тапкыр туган тел бәйрәме үткәрүләрен нинди горурлык белән белдергән. Без үзебез куп еллар буе 26 апрельдә шигырь бәйрәме үткәрәбез. Шагыйребез Габдулла Тукай туган көн ул Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышлар казанган ижатчылар Г. Тукай бүләген ала. Шул көнне гәзит-журналларыбыз Г. Тукайга багышлап язган шигырьләр белән чыга Шагыйрь һәйкәле янында шигъри
митинг үтә. Кичен Опера һәм балет театрында зур тантана белән шигърият кичәсе үткәрелә Боларнын барсы турында тәфсилләп язган хатым анда сакланадыр әле.
Мин үзем дә Натальянын Тарас Шевченко тууга 180 ел тулу көнен тасвирлаган хатына “Сакларга!” дип куйганмын бит. Менә ул хат.
" 9 мартта Тарас Шевченконың 180 еллыгын бәйрәм итәбез Украинаның барлык шәһәр һәм авылларында зур тантана белән үтәчәк ул Әле күптән түгел генә Днепропетровскида Бөек Кобзарьның исечен йөрткән театр каршына яңа һәйкәл куелды Әлегэ кадәр Днепр уртасындагы паркта аңар бер һәйкәл куелган иде инде Җәмәгатьчелек шәһәр уртасында да һәйкәл булырга тиеш дип тапты Биредә төрле тантаналар үткәрергә .җайлы Минемчә, сөекле шагыйрьгә бик уңышлы һәйкәл булдырылды Нева яр буенда, коллыктан азат ителү таныклыгын тотып. Днепр турында уйланып утыра кебек ул. һәйкәл каршында, театрның биек стенасы буйлап, ватаныбызның атаклылары Григорий Сковорода. Иван Франко. Леси Украинка. Владимир Винниченко. Васил Стус бюстлары тора
Шулай итеп, барлык кыенлыкларга карамастан, җәмәгатьчелек һәм сәнгать кешеләренең тырышлыгы белән шундый зур эшнең эшләнүе күңелне күтәрә Менә шул гына.
Сезгә изге теләкләр белән. Наташа 4/111 -94 "
Ә кыенлыклар көннән-көн үзен сиздерә тора Төшкә дә кермәгән хәлләр, чынбарлык булып, алдыбызга килеп басты Илне бүлгәләп, аерым-аерым дәүләтләр ясадылар Минем украин дусларым чит ил кешесе булып калды. Барып-килеп йөрү түгел, хат алышу да кыенлашты. Натальяның соңгы хатын укып утырам.
"Кадерле Ләбибә Файзов на'
Тәбрикләү хатымны алгансыз икән Мин бик шат Язуыгызга караганда, сезнең республикада көнкүреш хәлләре яхшырак икән әле Бездә тормыш көннән-көн кыенлаша Экономика кризиста Бар нәрсәгә дә. шул исәптән фатир хакларына да бәяләр арта Дөрес, хезмәт хаклары да. пенсияләр дә артып тора Ләкин бәяләрнең туктаюыз күтәрелүе җиңеллек китерми Эшмәкәр ләр \ зләрен уңай./ы сизә Капитализмга кире кайту халыкка бик кыйммәткә төшәр, ахры
Мәдәният өлкәсендә дә шундый ук кыенлыклар Китап чыгаруның үз читенлекләре Кәгазь һәм акча җитмәве сизелә Полиграфик чыгымнар бик югары
Язучылар оешчасы шундый ук кыенлыклар кичерә Өлкә язучылар оешчасын бинасыз калдыра яздылар Ярый әле өлкә хакимияте бушлай ике бүлмә бирде Бөтен көчкә Язучылар союзын сакларга тырышабы з Бердәнбер таяныр урыныбыз бит ул.
' Литфонд тәмам бөлде Ярдәме аз. Любовь Михайловна белән Сезгә баруыбызны бик еш искә төшерәбез Гаҗәп бит. нинди арзанчылык булган Шундый ерак юлга чыгып та. литфонд биргән акчага йөреп кайтканбыз Андый эшләр хәзер мөмкин түгел инде
Любовь Михайловна әкренләп эшли Бик матур фантастик хикәяләр яза Экология темасына язылган повесте шәһәр гәзитендә басылды
Кадерле Ләбибә Фаизовна' Сездән килгән хатларга һәрвакыт шатмын Китабыгыз басылып чыгуын телим
Хөрмәт белән. Наташа
I91X-94 "
Инде чит ил булып калган Украинага хатлар җибәрү авырайды Элемтә чаралары кыйммәтләнде. бүлешерлек яңалыклар да юк кебек Кайда да бер хәл Ике дөнья—бер морҗа, дигән бит безнең халык Ярый әле хатлар сакланган Дусларымны сагынганда .укып утыргалыйм