ТӨГӘЛ БУЛЫЙК!


—Айдар Хәлимнсн мәкаләсен укыдыңмы? Шәп язган бит. әй!
—Укымыйча... Биргән кайберәүләрнен кирәген!
Монын ише сөйләшүләрне сонгы вакытта Матбугат йорты коридорында еш ишетергә була. Сүз Айдар Хәлимнен "Сез беләмсез кая барганны!" исемле мәкаләсе турында бара ("Казан утлары", 2005 ел. 1-2 саннар).
Чыннан да. А. Хәлим үзенең чыгышы белән пыскып кына барган дискуссияне, бер кочак коры утын ташлагандай, гөлт итеп кабындырып җибәрде Мәкалә кайнар кан белән, чын күнелдән, дулкынланып язылган Автор үзен оста прозаик, нечкә күңелле шагыйрь, ялкынлы публицист итеп кенә түгел, очлы каләмле тәнкыйтьче итеп тә күрсәтә
Анын колачы бик кин. Ул бүгенге әдәби агымны ла. бөтен әдәбият тарихын да иңли, барлык жанрларга да (проза, шигърият, драматургия, халык авыз ижяты) үз карашын белдерә, тормыш проблемалары турында да саллы гына фикерләр әйтеп китә.
Минем күңелгә шунысы аеруча хуш килде: автор әдәбиятка изге нәрсә, жан азыгы бирә торган өлкә дип карый. "Әдәбият кешене илһамландырырга. бер карыш булса да җирдән күтәрергә тиеш". “Укучыга вакыт үткәреп укырлык әсәрләр күп. тик жан чистартыр дәрәжәдәге мәхәббәтле әсәрләр генә сирәк" Мондый фикерләр белән ничек килешмисен?! Бигрәк тә алар конкрет мисаллар, реаль фактлар белән раслангач.
Әмма нигездә файдалы һәм кызыклы бу мәкаләдә шактый буталчык, мин һич тә килешмәгән фикерләр дә күп. Мактау сүзләрен авторга миннән башка да күп ишеттергәннәрдер, шуңа күрә полемика өлешенә күчәм.
Мәкаләнең иң көчле ягы—таләпчәнлек. Беркемнең исемснә-дәрәжәсенә карамыйча, автор үзенең фикерен ярып сала, шактый усал тәнкыйть фикерләрен әйтергә дә тартынмый. Бәс. болай булгач, без дә Айдар Хәлим мәкаләсенә шундый ук таләпчәнлек белән якын килик.
Ин элек шунысы күзгә ташлана: мәкалә артык озын, журналнын ике санына сузылган, журнал мәйданынын шактый өлешен биләп тора
Озын булуы бер хәл, мәкалә композицион яктан да таркау Төп темадан читләшеп автор аледән-әле чигенүләр ясый, әдәбият тарихына мөрәҗәгать итә. теге яки бу күренешкә үзенен мөнәсәбәтен белдерә Мәкаләнең икенче яртысы исә бөтенләй башка темага язылган Автор монда әдәбият дәреслекләренә һәм хрестоматияләргә күзәтү ясый, беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфка кадәр булган әдәбият әсбапларын барлап чыга. Сүз дә юк. кирәкле тема, җитлеккән мәсьәлә Ләкин журнал битләрендә барган дискуссиягә анын турыдан туры катнашы юк Дәреслекләр турында аерым бер дискуссия үткәрергә мөмкин булыр иде Менә
шунда инде А. Хәлим мәкаләсе (журналнын икенче санында басылган олешен аерым мәкалә дип атарга була) бик урынлы һәм файдалы булыр иде. Мондый дискуссиягә педагогларны һәм хрестоматияләрне төзүчеләрне үзләрен дә тартырга булыр иде Бу көенчә автор дискуссияне бөтенләй башка якка алып китә.
Милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге
"Чорлар чатындагы үзгәрешләр” исемле мәкаләмдә ("Казан утлары”, 2004 ел. 5-сан) мин бүгенге татар әдәбияты буыннар алмашыну кризисы кичерә, дип язган идем. Бу фикер белән нигездә килешеп. А. Хәлим кризисның тамырларын тирәнрәк кятламнардан. беренче чиратта, тормышның үзеннән эзли. Чыннан да. буыннар алмашыну—табигый, һәрвакыт үз агымы белән бара торган процесс. Ә менә тормышыбызда без укучылар аудиториясенең көннән-көн тарая баруын күрәбез. Бу исә. үз чиратында, илебездә бара торган ассимиляция, ягъни руслашу процессы белән аңлатыла. Хәер, безнен илдә генә түгел, бөтен дөньяда милли үзенчәлекләр югала бара, вак милләтләрнең телләре бетә, кыскасы, глобальләшү шаукымы кочәя.
Шуна күрә дә А. Хәлим үз мәкаләсен глобализм төшенчәсен ачыклаудан башлый. Аның тамырларын ул бик тирәндә, әле Иван Грозный башлаган сәясәттә үк күрә. Көчләп чукындыру, руслаштыру, чит милләтне һәм физик, һәм рухи яктан юк итү. “Советлар алып килгән глобализм исә. интернационализм күлмәген киеп, тагын да нечкәрде, телне, жанны. катнаш никахлары белән гаиләне басты".—дип яза автор
"Менә шушындый катлаулы, байтак язмышларны ботарлап ташлаган, хәтта катаклизмнарга кадәр барып җиткән җәмгыятьтә әдәбиятның, аныграк әйткәндә, матур әдәбиятның роле кимеде түгелме?—дигән сорау куя безнен алга журнал. Бик тә вакытлы, бик тә катлаулы, бик тә кыю вә куркынычлы сорау бу". (Шушы урында автор нокта куйса, бер каршылыгым да булмас иде Әмма автор дәвам итеп, чамасын онытып җибәрә. Р М ) “Татар җәмгыятенең генә түгел, гомумкешелек җәмгыятенең дә әле мона кадәр, бары тик матур әдәбиятка бәйләп, мондый сорау югарылыгына күтәрелгәне юк иде...”
Тукта әле. Айдар дус! Әллә син көндәлек матбугатны бер дә укымыйсыңмы? “Литературная газета". "Новый мир". “Дружба народов". үзебезнең “Мәдәни Жомга". шул ук “Казан утлары" журналы ише басмаларда бу мәсьәлә сан саен диярлек күтәрелә. Чөнки ул өлгергән, күзгә ташланып тора. Хәер, автор үзе дә бу турыда белә Янәшә битендә генә ул Равил Фәйзуллиннын “Казан утлары” журналында басылган “Китап гасыры китәме?" исемле мәкаләсен телгә ала. Димәк, бу мәсьәлә, бик җитди һәм өлгергән булса да. яңа түгел.
Әлбәттә, бу—кечкенә кимчелек, бәйләнеп тормасак да булыр иде. Ләкин авторнын топ ысулы шундый. Ул мактаганда да. тәнкыйть иткәндә дә. чамасын онытып җибәреп, йә күккә күтәреп мактый, йә тырнак астыннан кер эзли башлый
А. Хәлимнен ачынуын аңлыйм, борчылуын уртаклашам. Ләкин кризистан чыгунын юлларын кабул итә алмыйм.
"Рәсми рәвештә биш миллион исәпләнгән, әмма аның урыслашкан, носарилашкан. мәжүсиләшкән (?) өч миллионын җиңел генә (?) коеп калдырып, иманлы, татар телле, саф татар-мөселман саналган ике миллион татарыбыз белән дә дөньянын күркәм милләтләре исәбенә баса алачакбыз"
Боларга өстәп, берничә йөз мең саф татар телле, әмма христианлашкан, саф гатар-мөселман булмаган керәшеннәрне дә шулай ук “җинел генә" “коеп калдырырга" кирәктер... Айдар Хәлимнекеләрен белмим, әмма, ни кызганыч, бик күп милләттәшләребезнен балаларын, оныкларын, якын туган-тумачаларын да читкә тибәрергә туры киләчәк. Әмма без аларны, А. Хәл имчә, “коеп калдырсак", алар безгә ничек карар? Аларны чит күргән милләттән ваз кичеп, үз тамырларын бөтенләй онытмаслармы?
Бу фикерен А. Хәлим мәкаләсенең буеннан-буена кабатлап, саннарны гына бераз төрлечәрәк китереп бара: “Без хәтта бер миллион, хәтта биш йөз мен татар белән дә дәүләтебезне аякка бастырачакбыз". Димәк, уннан берсе генә “саф татар" булып санала ала Калган тугызын читкә тибәреп, көчләп диярлек, башка милләтләргә кушырга кирәк. Дәүләт дигәннән... Бу мәсьәлә бүгенге шартларда көн
тәртибендә тормый, матур, ләкин чынбарлыктан ерак хыял булып кына кала. Моннан ун-унбиш ел элек яулаган суверенитетның “с" хәрефе дә калмагач, нинди дәүләт турында сүз алып барырга мөмкин? Яна шартларда телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, милли аңыбызны саклау турында уйларга кирәк. Мондый шартларда русча укыган, русча сөйләшә торган милләтгәшләребездән баш тартсак, тагын да тизрәк эреп бетәчәкбез. Бу ахмаклык булыр иде. Минем күзәтүләремчә, хәтта рус телле татарлар да, аеруча читтә яшәүче милләттәшләребез, милли аннарын югалтып бетермәгәннәр Алар милли музыкага, театрга, тәржемәдә булса да татар әдәбиятына тартылалар Шуна күрә, аларны “су астыннан өстерәлеп барган ләңгәр” (тимер якорь) дип түгел, милләтнең читтәрәк кала килгән резервы дип карарга кирәк
Яһүдиләрне генә искә төшерик. Ике мен ел буе үз Ватаннарын югалтып, чит-ят җирләргә китеп, башка халыклар арасында сибелеп-чәчелеп яшәү дәверендә алар туган телләрен ике мәртәбә алмаштырдылар Беренче мәртәбә борынгы иврит (еврей) телен онытып, бераз үзгәрәк немец теленә—идишка күчтеләр Соңыннан. Россия җирләрендә яши башлагач, күбесе моны да ташлап, рус теленә күчте Ләкин милли аңнарын югалтмадылар, бердәм, үзенчәлекле, сәләтле, бер-беренә искиткеч ярдәмчел милләт булып кала алдылар. Һәм. тиешле шартлар тугач, үз дәүләтләрен янадан аякка бастырдылар.
Әлбәттә, бу һәр милләтнең яшәү көче, рухи ныклыгы белән бәйле Шундый ныклык бар икән—милләт яши. Булмаса—бетә, башкалар арасында эри.
Ассимиляциянең (руслашуның) никадәр көчле һәм котылгысыз агым икәнен автор үзе дә андый булса кирәк. Монын тамырларын ул җәдитчелек хәрәкәтендә күрә. Шул уңай белән, Гаяз Исхакый. Фатыйх Әмирхан кебек классик язучыларны гаепләп, ул болай ди: “милләтне руслаштыру пропагандасын йөз процент кадими татарның бер ун процентын җәдитчә урыслаштырудан туксан процент татарга бер нинди зыян булмас дип, “уйнап" кына башлаганнар булса, хәзер без туксан тугыз процентка урыслашкан татарны калган бер генә процент “милли татары” белән кушып кире татар ясый алмыйбыз инде.
Игътибар итегез: "Бу юлы инде А Хәлим татарнын 99 проценты урыслашкан, ди Димәк, ул бер генә процент “саф татар-мөселман” булган милләттәшләренә таяна. Бу бит илле мен тирәсе генә. Ә калганнары белән нишләргә9 Себереп ташлап читкә түгәргәме? Әллә яңа шартларны истә тотып, башка юлларны эзләргәме9 Мәсәлән, рус телендә пропаганда алып барыргамы9 Шәһәр җирендә яшәүче руханиларыбыз моны бездән алдарак аңлап алдылар. Алар хәзер хәтта җомга вәгазьләрен дә күпчелек очракта рус телендә сөйлиләр
Татар телле әдәбиятның нигезе, чыннан да, көннән-көн тарая бара Мәсәлән, татар календаре (ул һәр тагар гаиләсендә була юрган әйбер) илле мен тираж белән басылган. Монда да шул ук сан Башка китаплар исә, икс-өч мен белән басылып та, таралмыйча яталар Шул исәптән Гаяз Исхакыйнын күптомлыклары да...
Милләтнең эри, югала баруынын төп сәбәпләренең берсен А. Хәлим катнаш никахларда күрә "Татар үз карынында йөртеп, тудырып, миллион расходлар тотып, балалар үстерә дә, аларны ят кияүләргә коллыкка сата, инде йөз ел катнаш никахларда башка милләтләрне арттыра",—дип яза автор. Авторның борчылуы аңлашыла. Тик нигә әле татар кызынын башка милләт кешесенә кияүгә чыгуы "коллыкка сатылу” булсын? Ул бит аны үз иреге белән, мәхәббәт нигезендә башкара Язучыга ошыймы-ошамыймы—бу процесс чыннан да йөз ел буе бара һәм киләчәктә дә барачак Бу—җәй артыннан кыш килгән сыман котылгысыз Кыш көне—начар, суык. Әмма кышны күпме генә сүксән дә, ул барыбер киләчәк. Димәк, башка чарасын күрергә кирәк Бу очракта исә, туган теленә, мәдәниятеңә, тарихына хөрмәт тәрбияләү, милли горурлык тойгысын югалтмау турында сүз алып барырга кирәк.
Шундый сорау да туа: кайсысы мөһимрәк—кеше ирегеме, милләт хокукымы9 Минемчә, кеше хокукы өстенрәк Кеше иреген кыса башласак, без үткән чорнын коллык заманаларына кайтачакбыз.
Катнаш никахларны каһәрләп язганнан сон. автор мондый “ташлама” ясый "Котыла алмаган хәлдә, катнаш никахны мөселман кысаларына кертә алсак, без инкыйраздан котылачакбыз Безгә кияүлеккә килгән Иван иманга килергә тиеш Безгә киленлеккә килгән Елена да иманга килергә һәм хижап ябынырга тиеш"
Тагар кызларынын күпчелеге дә кимәгән хижапны кидерерсең хәзерге
Еленаларга! Иванны да көчләп иманга китерергә кирәкми. Үз динендә калсын. Тик бер-берсенен телен, динен, милләтләрен генә хөрмәт итсеннәр.
"Татарның ин акыллы укыган баласы татарның үзенә түгел, чит Германия. Америка. Израильгә хезмәт итә"...
Беренчедән, бу процесс бездә генә түгел, бөтен дөньяда бара. Русларда ул тагы да киңрәк рәвештә җәелде. Икенчедән, әгәр татар баласы үз илендә үз хезмәтенә тиешле бәя алмый икән, чит илгә барып бәхет һәм лаеклы тормыш шартлары таба икән—нигә моңа борчылырга? Борчылган тәкъдирдә дә, чит илгә китүчеләрне гаепләү турында түгел, үзебездәге тормыш шартларын яхшырту турында уйларга кирәк.
Милли "чисталыкны”, милли үзенчәлекләрне яклап, автор әледән-әле интернационализм төшенчәсен тибеп китә, аны мыскыллап, "советларның котырган интернационализмы ' дип атый. Әмма уйлап карыйк—интернационализм—башка милләтләрне хөрмәт итү. үзенекен генә түгел, башка милләтләрнең дә казанышларын күрә белү, алар белән тату яшәү дигән сүз. Дөрес, совет чорында интернационализм алгы планга чыгып, милләт мәнфәгатьләре кайчакта күләгәдә кала иде. Әмма икенче чиккә дә ташланырга ярамый, чөнки монын милли чикләнгәнлеккә китерүе ихтимал А. Хәлим мәкаләсендә исә мондый чикләнгәнлекнең чалымнары әледән-әле чагылып китә.
"Шул ук нефтен синеке, ләкин аны татар түгел, урыс белән ябрәй сата, бәрәнгсн. сөтен, итең юридик яктан синеке, әмма фактик яктан синеке түгел, базарда аны әзәри белән ярышып әрмән сата..."
Сезгә ничектер, минем өчен бу юллардан милли чикләнгәнлек исе анкып торган сыман тоела. Нәрсә, хәзер, нео-фашистик элементларга ияреп, әзәрбайжан белән әрмәннәрне Россия җиреннән куаргамы? Еврейлар калмады да диярлек—барысы да Израильгә китеп бетте. Ә менә антисемитизм чаткылары әлегәчә кала бирә...
Үз милләтеңне күтәрергә телисен икән—күтәр, горурлан. Әмма шул ук вакытта башка милләтләрне кимсетмә. А. Хәлим мәкаләсендә исә мондый моментлар әледән- әле очрап тора.
“Әгәр урыс шигърияте Василий Жуковский 1802 елда инглизчәдән тәрҗемә иткән утыз-кырык юллык "Авыл кәберстаны” элегиясе белән нибары моннан ике йөз ел элек башланган булса, безнең татар шигърияте үлемсез Кол Галинен сигез мен юллык "Йосыф вә Зөләйха”сы белән моннан сигез йөз ел (!!!) элек башланды" Чыннан да татар әдәбияты, аеруча шигърияте. Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан ук үсеп, камилләшеп килә. Горурланыр өчен нигез бар. Әмма шул ук вакытта бөек рус әдәбиятын да кимсетергә кирәкми.
Рус әдәбияты белән чак кына таныш булган кеше дә рус әдәбиятының XI—XII гасырларда ук "Слово о законе и благодати”. "Повесть временных лет”, "Поучение Владимира Мономаха” ише әсәрләр белән башлануын яхшы белә. “Слово о полку Игореве" (1185-87) әсәрен исән чын мәгънәдә поэтик әсәр, ягъни поэма дип атап була Бүгенге мәгънәдәге шигъриятне алсак га, рус әдәбиятында Симеон Полоикий. Сильвестр Медведев. Карион Истомин (XVII гасыр). А. Д. Кантемир. В.К Тре- диаковскии. М В Ломоносов (XVIII гасыр) кебек үз чоры өчен шактый күренекле вә сәләтле шагыйрьләр иҗат иткән. Поэмаларга килсәк исә М.М Херасковнын Чесменский бой (1771) һәм "Россиада” (1779) поэмалары һәрберсе берничә мен юллан тора.
Тагы бер мисал. Алдарак автор татар халкынын каһарманнарын санап китә дә (Колшәриф. Батырша. Сөембикә. Мәрҗани. Солтангалиев. Муса Жәлил һ. б). шундый сорау куя: ' Кайсы милләттә бар мондый алыплар?” "Мин мона болай дип җавап бирер идем: һәр милләтнең үз алыплары, үз батырлары бар. Рус милләтенең Илья Муромецтан башлап маршал Жуковка хзтле каһарманнарын санап китсән. бик озынга китәр иде. Бер милләт тә башкалардан ким-хур түгел.
Автор бер яктан үз халкы, татар мәдәни унышлары белән масайса, икенче яктан артык түбәнсенеп тә китә:
Без вак. без—тузан .. Юк, безнен искиткеч талантлы, әмма изелгән, кол, колониаль милләтебез галәми масштабтагы ук Сервантес. Шекспир. Рабле. Бальзак. Ги де Мопассан. Джон Голсуорси, Теодор Драйзерларны тудыра алмады" Күрәсен мондый кимсенү сүзләрне автор, алдарак артык мактап киткәнен аклап, хакыйкатьне
бераз тигехзәр өчен китергәндер. Минемчә, артык масаерга да, кимсенергә дә кирәкми. Безнен үз тарихыбыз, үз телебез, динебез, мәдәниятебез бар Без беркемнән дә өстен дә. начар да түгел.
А Хәлим үзен бик хаклы рәвештә "максималист-милләтче" дип атый. Мин исә мондый позицияне кабул итә алмыйм. Тәрәккыят без теләгәнчә генә, югалтусыз бармый. Елдан-ел анын кире яклары күзгә ныграк ташлана. Әмма искегә ябышып, прогрессив юнәлешкә каршы килеп әллә ни майтарып булмый. Тормыш үз агымы белән бара, безгә әйләнеп тә карамый Элекке кадимчеләр дә берни эшли атмадылар Хәзергеләре—бигрәк тә.. Яна меңъеллыкта ничек яшәргә, милли анны яна шартларда ничек сакларга, мәдәниятне, әдәбиятны ничек үстерергә—шул турыда күбрәк уйланырга кирәк. Әнә бит Чыңгыз Айтматов рус телендә язса да кыргыз язучысы булып кала белгән.
Ватан бер генә була
А. Хәлим мәкаләсенең яртысы чамасы М Вәли-Баржылы белән бәхәскә багышланган. Начармы бу9 Димәк, тәнкыйтьче ана бәхәс өчен этәргеч биргән Әмма мин күпчелек очракта А. Хәлим ягында түгел, тәнкыйтьче ягында.
Мәкаләсенең башлангыч өлешендә ("Казан утлары", 6 сан, 2004 сл) М Вәли- Баржылы •‘герой” төшенчәсен ачыкларга теләп. Ватан сугышы каһарманнары Шакиржан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Газинур Гафиятуллиннарнын батырлыгын үрнәк итеп китерә. А. Хәлим исә моны “провокация" дип атый. Аныңча, амбразурага үз күкрәкләре белән капланган геройлар "өнсез пушка ите булып” “чит империягә” генә хезмәт иткәннәр. Ул аларны һәм башка шунын ише батырлык күрсәткән каһарманнарны "мәгънәсез корбаннар" дип атый "Үз милләтең алдында каһарманлык кылуның бөтенләй кирәге юкмыни9"—дип тәнкыйтьчегә бәйләнә Әмма М Вәли-Баржылы мәсьәләне алай аңламый. Ул үз милләте өчен шәһит киткән каһарманнарны ургак Ватан өчен һәлак булганнарга капма-каршы куймыйча, икесе дә кирәк, ди. Һәм. минемчә, дөрес эшли.
А. Хәлим фикеренчә, "бары тик милли азатлык, милли мөстәкыйльлек, милли консолидация, милли тәрәккыят, милли дәүләтчелек өчен көрәшкән шәхес кенә каһарман булып исәпләнә ала" Әгәр дә хәзер XXI гасыр башы түгел, календарьда 1552 ел булса, мин дә Рус илен икенче ил. "чит ватан” дип атаган булыр идем Ләкин заманалар үзгәрә, миллионнарча милләттәшләребез Россия буенча сибелеп яшиләр. Аларны хәзер уртак ватаннарыннан пычак белән дә кисеп алып булмый
Болай фикер йөртсәк, без Муса Җәлилне һәм анын иптәшләрен дә "чит ватанга хезмәт иткәннәр" дип читкә тибәрергә тиеш булабыз. Аларны гына түгел! Менә, әйтик, рейхстаг гөмбәзенә беренче булып җиңү байрагы кадаган Гази Заһитов Ул да чит илгә хезмәт иткәнме9 Әмма автор үзе дә аның батырлыгы белән горурлана Күкрәкләре белән фашист амбразурасын каплаган тагар егетләреннән тыш безнен әле Гитлерның империя канцеляриясенә беренче булып бәреп керүче татар полковнигы Идрис Гомәров бар. Сугыш елларында АКШта совет разведкасы резиденты булып эшләгән татар егете Исхак Әхмәров бар. Ул Япониянең СССРга һөжүм итү куркынычын икенче якка юнәлтеп. АКШнын сугышка керүенә сәбәпчеләрнең берсе һәм иң житдие була. Горурланабызмы без андый батырлар белән9 Әлбәттә! Боек Жинүнен 60 еллыгы көннәрендә-аеруча Шуны да онытмыйк: сугыш елларында Советлар Союзы каһарманы исемен татарлардан 161 кеше алган Халык саны буенча бүлеп исәпләгәндә, татарлар—беренче, руслар өченче урында тора.
Автор бер яктан Ватан сугышында катнашкан каһарманнарыбызны яманлый, алардан баш тарта. Икенче яктан үзе үк уртак Ватанны сакларга кирәк дип әйтә (Дөрес, шул ук вакытта ул аны "икенче Ваган". “көчләп тапалган Ватан" дип атый У “яшәгән җиренә, көчләп тагылган Ватаныңа дошман явы кнлеә. туган җиреңне һәм шушы көчләп тагылган Ватаныңны, кем кулы астыңда яшәвенә карамастан. Коръән- Кәрим дә якларга куша”. Җитмәсә, әле болай дип тә өстәп куя "Никадәр ихлас һәм изге күрсәтмә" Бу сүзләргә тулысынча кушылып, шуны гына әйтәсем килә болай булгач, авторның алллрак сөйләгән сүзләре юкка чыга түгелме сон ’
Мондый каршылык мәк&ләнсн буеннан-буена чагыла. Бер урында ул “татар
канлы империя ялчылары Кутузовлар. Аксаковлар. Державиннарны" читкә тибәреп китә Минемчә, боларның берсенең дә татар халкы каршында гаепләре юк. А Хәлим сүзен тыңласак. Державинга Казан уртасында куелган һәйкәлне яңадан җимерергә кирәк Хәер. А. Хәлим фикерләренә колак салучы булмас, дип уйлыйм, чөнки анын хаксыз булуы көн кебек ачык.
"Каһарманнар ни өчен кирәк?"—дигән сорауга А. Хәлим болай дип җавап бирә: "Милләтне (мин монда халыкны дип әйтер идем. Р.М.) үлемсез итү өчен кирәк!" "Милләтнең батырлыгы сурәтләнми калгач, ничек итеп рухи батыр милләт тәрбияләргә мөмкин9" Бик дөрес, ике куллап кушылам! Әмма А. Хәлимгә ияреп, булган каһарманнарыбыздан баш тарта башласак, кемнәрнең мисалында халыкны тәрбияләрбез?
Бу бик принципиаль мәсьәлә. Сүз патриотизмны ничек аңлау турында бара. Юк. Ватан бер генә, аны яклау, аны кайгырту, анын өчен хезмәт итү—безнең барыбызнын да патриотик бурычы.
Иң замандаш әсәр белән иң бөек шагыйрь турында
Укучынын: “Тукта, тукта!—дип әйтүе ихтимал.—Бу мәсьәләләр барысы да кызыклы, житди. өлгергән Ләкин аларнын "Заман герое" турындагы дискуссиягә ни катнашы бар? Бу сөальне мин А. Хәлимнең үзенә кайтарыр идем. Ул мәкаләнең кереш өлешендә 15-20 бит буе төрле мәсьәләләргә кагылып, һаман да үгезне мөгезеннән тотып ала алмыйча азаплана. Тик шуннан соң гына Мансур Вәли- Баржылы мәкаләсен исенә төшереп, аның белән бәхәскә кереп китә. Төп гаепләүләрнең берсе—тәнкыйтьче соңгы егерме-утыз елда ижат ителгән әсәрләргә анализ бирү урынына, бик тирәнгә кереп, моннан 50-60 ел элек язылган әсәрләргә туктала икән.
Бу фикер белән килешергә дә булыр иде. әгәр автор үзе дә нәкъ шул юл белән китмәсә Мәсәлән. А. Хәлим Муса Акъегетнең моннан йөз егерме ел элек язылган "Хисаметдин менла" исемле беренче татар романын “бүген иң актуаль, ин милли, безгә ин замандаш әсәр” дип атый. Ә романның төп персонажы Хисаметдин менла, анынча. “мәңге сокландыра торган чын “заман герое".
Кайчандыр мин бу әсәрне беренче тапкыр укыганда роман миңа бик йомшак, хәтта примитив булып тоелган иде. А. Хәлим романны күккә күтәреп мактагач, хәтта бүгенге язучыларга үрнәк итеп күрсәткәч, иренмичә әсәрне тагы бер мәртәбә укып чыктым. Элекке фикерем үзгәрмәде. Заманасы өчен әсәр бәлки чыннан да яна сүз булып кабул ителгәндер Әмма хәзер аны мисал итеп күрсәтү—120 елга кире кайтырга чакыру дигән сүз. А. Хәлим әсәрнең язылу рәвешен дә мактый: “Сез андагы телне карагыз, телне!" Карыйк сон.
Романның стиле госманлы төрекләрдән яки борынгы төрки телдән алынган авыр, киң массага аңлашылмый торган сүзләр белән чуарланган, сүзлексез аны гомумән укып булмый." “Кардәшләремез бен төрле дәрдә мөбтала улып. наданлык вә һөнәрсезлек кеби ике олуг вә галдар дошманның әленә төшеп, жа талашдыкы..." “Нурлы вә күк күзләре сәтра сахифәи йөгереп кәчәерләр"...
Соңгы жөмләне автор үрнәк итеп китерә. Ләкин башта аны хәзерге татар теленә тәржемә итә "Нурлы вә күк күзләре китап битенең юлыннан юлына йөгереп үтәрләр . Димәк, мисал китергәндә дә автор фальсификация юлына баса.
Нишләп әле автор шактый искергән, примитив, иске телдә язылган әсәргә ябышып ята9 Зәвыгы түбән булгангамы9 Юк. күрәсең, эш башкада. Автор, гомумән, искелек, кадимчелек тарафдары Анынча. “латин әлифбасы өчен генә түгел, гарәп әлифбасы өчен көрәш тагын да мәһабәтрәк вә мәхәббәтлерәк булыр иде" Тора-бара ул хәтта Фатыйх Әмирхан. Гаяз Исхакый. Габдулла Тукай кебек олы язучыларыбызны җәдитчелеккә чакыруда, ягъни "сәяси сукырлыкта" гаепли. Аның ихтыяры булса, язучы татар җәмәгатьчелеген йөз елга кире кайтарыр иде Башка төрки халыкларның гарәп әлифбасыннан баш тартып, латинга күчүендә аның эше юк.
Акъегеттән Кандапый иҗатына күчеп, автор аны да бүгенге әдипләргә үрнәк итеп күрсәтә. Имештер, ул—"бөтендөнья поэзиясендә дә сирәк очрый торган шагыйрь "Мин дөнья әдәбиятында Кандалыйдан да бөек мәгьшук-шагыйрьне белмим Белмисең икән. Айдар-дус. анысы синең проблема. Дөнья әдәбияты исә
ТЙГЭЛ БУЛЫЙК1
1^1
мәхәббәт лирикасында Шекспир сонетларын, Лорка, Элюар, Пушкин. Цветаева, Ахматова, Пастернак әсәрләрен белә һәм таный. А. Хәлим хәгга Кандалыйны Пушкиннан да югары куя. Нәрсә дияргә мона каршы’ Дидактик алым белән мавыгучы, үгет-нәсихәт рәвешендә язучы шагыйрьнең мона карап кына дәрәжәсе күтәрелмәячәк.
Тагын кемнәрне А. Хәлим “заман герое" дип таный? Гаяз Исхакыйнын Сөннәт- е картын. “Заман героемы?”—дип сорый автор анын турында. Һәм үзе үк өзеп жавал та бирә—“заман герое!" Әйе, ул чыннан да заман герое. Ләкин үткән заман герое Ә без исә, автор үзе искәртеп киткәнчә, соңгы 20-30 ел турында сүз алып барабыз
М Вәли-Баржылыны заман герое темасыннан читләшүдә гаепләп, үзе тагын дл борынгырак чорларга кереп китә дә, автор үзенчә акланырга маташа, “милли әдәбиятның “заман каһарманы”—без телибезме-теләмибезме—ике меньеллык тарихыбызның патриотик чагылышларына милли дәүләтчелегебезнен булмышына барып бәйләнә”. Әмма М Вәли-Баржылы да үзенен үткәнгә чигенүләрен нәкъ шулай ук аклый, ул да сүзен “патриотик чагылышлардан" башлый Тик “Ватан", “патриотизм" төшенчәләрен башкачарак аңлата.
Тора-бара А. Хәлим бүгенге чор әдәбиятына да килеп җитә. Һәм бик жинел котыла. “Казан утларьГнда сонгы 20-25 ел дәверендә басылган ин күләмле, ин күренекле әсәрләрне санап чыга да (Хәсән Сарьяннан алып Зөлфәт Хәкимгә чаклы барлыгы 53 язучының йөзгә якын әсәре), шундый нәтижә ясый “боларнын барысынын да роман, повесть, хикәяләре объектив һәм кырыс бәядән читтә качырга тиеш түгелләр иде”. Бик дөрес! Ләкин кайда соң ул—объектив һәм кырыс анализ? Факил Сафиннын “Саташып аткан тан” романыннан тыш. А. Хәлим хәзерге заман авторларының бер әсәренә дә жентекләбрәк тукталмый.
Тыелган алым
Дискуссия булгач, ул намуслы рәвештә барырга тиеш Кеше әйтмәгән, анын уенда да булмаган сүзләрне тагып, шуны ялкынланып “фаш итү"—тыелган алым дип атала. Кызганычка каршы. А. Хәлим кайвакытта нәкъ шундый алымнар куллана Менә, әйтик, М. Вәли-Баржылы. заман герое турында уйланып, болай дип яза: “Ә бераз гына ераккарак карасак, без Аяз Гыйләжевнын “Жомга көн кич белән" повестендагы Бибинурны, Әмирхан Еникинен “Әйтелмәгән васыяте"ндәге Акьәбинс күрәбез. Үзләренең рухи ныклыклары, сафлыклары һәм фидакарьлекләре белән алар безнен хәтердә Габдрахман Әпсәләмов геройларына һәм Нәфисәләргә (Г. Бмииров), Миңлекамалларга (М Әмир) килеп ялганалар"
Минемчә, бик дөрес әйтелгән, бәйләнерлек урын юк Әмма А. Хәлим бәйләнер очен жаен таба. Ул М Вәли-Баржылыны әле генә искә алган язучылардан "диссидент" ясауда гаепли. Безнен әдәбиятта, Салих Батталдан гайре, диссидент булмады, ди. Моны раслауга мәкаләсенең берничә сәхифәсен багышлый
Чыннан да. Әмирхан Еники дә, Аяз Гыйләжсв га. хәтта Хәсән Туфан да чын мәгънәдә диссидент булмадылар. Кыйналдылар, тәнкыйть утына эләктеләр, ләкин коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең ачыктан-ачык дошманнары булмадылар Бу юлларны укыгач, М. Вәли-Баржылы мәкаләсен тагы бер укып чыктым Анда "диссидент" сүзе бөтенләй кулланылмый Хәтта шуңа охшаш фикер дә үткәрелми Болай булгач. Хәлимебез жил тегермәннәре белән сугыша түгелме?
Минем белән бәхәскә күчеп. А. Хәлим минем Ф Сафиннын “Саташып аткан тан" романына бирелгән бәя белән килешми, минем анализны "коры мактау' дип атый. "Мактау гына түгел, бу әле әдәбиятта “А”сын да. “Б"сын да әйтеп өлгермәгән авторны очындыру дип атала" Ярый. А Хәлим минем фикерем белән килешмәсен дә, ди. Әмма “Гөлҗиһан". “Соңгы көз” повестьлары, дистәләгән хикәя һәм сачлы гына роман авторын ничек инде "А"сын да, “Б"сын да әйтмәгән дип кимсетергә була?
Аңлыйм: язучы да кеше. Анын да теге яки бу әсәргә башкалардан аерылып тора торган үз карашы булуы ихтимал. Әмма әдәби тәнкыйтьтә һәр субъектив караш га житди итеп нигезләнгән, дәлилләнгән булырга тиеш Ничек дачилли сон А. Хачим үз бәяләмәсен ’
Иң зур кимчелек итеп ул әсәрдә янал ык юклыгын атый Әгәр Фамы Сафнн
\7Я_
романын моннан бер утыз-кырык. хәтта егерме ел элек язган хәлдә дә ул әле чагыштырмача яна күренгән булыр иде" Минемчә, утыз-кырык та, егерме ел элек тә мондый әсәр язылса да, дөнья күрә алмас иде. Сиксәненче еллар уртасында Ьоек Октябрь революциясен "саташып аткан тан” дип атарга кемнең башына килер иде9 Күмәкләшү хәрәкәтенең никадәр кирәксез корбан китереп, көчләп үткәрелүе турында язарга кем рөхсәт итәр иде? Ниһаять, 1937 ел репрессияләрен болай итеп җентекләп. эчке пружиналарын ачып, гаеплеләрне күрсәтеп тасвирларга мөмкин булыр идеме? Юк, әлбәттә.
Кыскасы. А. Хәлимнең дәлилләре ышандырмый. Мин үз фикеремдә калам. Ф Сафиннын романы тарихыбызны яңача аңлау, заманча фикер йөртә белүе белән, тормышның үзеннән алынган чын заман героен күрсәтә алуы белән башка бик күп
әсәрләрдән уңай якка аерылып тора.
Әсәрнең тагын бер җитди кимчелеге, А. Хәлимчә, төп образ итеп большевиклар партиясе әгъзасы Дәүләтьяровны алуда. Анынча, большевик кеше уңай герой була алмый, чөнки большевизм "татар тарихында Явыз Иваннан кала икенче катастрофа булды” Әйе. булды. Әмма бу әле барлык большевиклар да начар кеше булган дигән сүз түгел. Мондый фикергә дә җәмәгатьчелегебез XX гасыр ахырында гына килде. Гасыр башында һәм гражданнар сугышы елларында татарның бик күп алдынгы вәкилләре, большевикларның милли азатлык лозунгларына алданып, партиягә керделәр, алар белән бер сукмактан атладылар. Хөсәен Ямашевны, Галимҗан Ибраһимовны. Мирсәет Солтангалиевләрне генә искә төшерик. Әлбәттә, алар атландылар. Ләкин ялгышларын бик соң, кайвакыт төрмә камерасына эләккәч кенә аңладылар. Ф Сафин шундый алданган кешенең фаҗигасен ача. Анын романында шундый эпизод бар. Кыйналган, җәзаланган Дәүләтьяров төрмә камерасында “ата бульшавик". комиссар, ә хәзер үзе дә тоткын хәлендә булган Шамил Усманов белән очраша. Дәүләтьяров анардан: "Ни өчен бу газаплар безгә, безнен ни гаебебез бар?"—дип сорый. Күпне аңлап өлгергән Ш. Усманов болай дип җавап бирә:
“Гаепме9 Бар анысы Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихнын табигый агышына каршы гамәл кылуда турыдан-туры катнаштык, кан, үле гәүдәләр өстендә янача тормыш төзергә маташтык. Бу ин зур ахмаклык булган. Мин моны сонрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйланырга вакыт бар менә...”
Искиткеч кыю фикерләр! Ф Сафин большевик булган татарларның ачы фаҗигасен ачып бирә, үткән тарихыбыз турында янача уйланырга мәҗбүр итә.
Ш Усманов сүзләрен шундый ук ялкынлы революционер М Солтангалиев тә кабатлый алыр иде Бер уйласаң, аның гаебе тагы да зуррак. Ул Ленин тәгълиматына ышану гына түгел, хәтта үз милләтенә дә хилафлык кыла, “Болак арты республика сын таркатуда, татар дәүләтчелеге яралгыларын җимерүдә катнаша. Сүз уңаенда, А. Хәлим аны гаепләми, хәтта татар халкынын "титаннары” рәтенә кертә.
Кабатлап әйтәм: А. Хәлим дәлилләре ышандырмый, алардан субъективизм исе
аңкып тора.
Классикларның ни гаебе бар?
А. Хәлим мәкаләсендә күп проблемаларга кагыла, йөзләгән исем атый, бик күп әсәрләргә үзенчә бәя бирә. Күп очракта анын фикерләре оригиналь, кыю, яңача булулары белән күңелне җәлеп итә. Әмма оригиналь булу—бу әле һәрвакыт та дөрес дигән сүз түгел. Уйлап карыйк, кемне мактый да кемне хурлый сон ул?
Менә ул үткән чор әдәбиятына кагылып, Кави Нәҗми, Афзал Шамов. Ибраһим Гази, Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй һ. б. язучыларның әсәрләрен санап чыга да. шундый нәтиҗәгә килә: "Укый торгач, миндә безнең иң яхшы романыбыз кави Нәҗминен "Язгы жилләр"е икән дигән фикер дә уянды әле”.
К. Нәҗминен әсәренә һич тә тап төшерергә җынмыйм Чыннан да, теле матур, вакыйгалары тыгыз, сурәтләү чаралары бай. Үз чоры өчен роман чыннан да җитди ачыш, яна сүз булып яңгырады. Әмма бүгенге таләпләр югарылыгыннан караганда, әсәрне хәзерге язучыларга үрнәк итеп куеп булмый Әсәр баштан ахырынача социалистик реализм алымы белән язылган. Автор беренче рус революциясе белән
Бөек Октябрь социалистик революциясе арасында Казан пролетариаты (гәрчә, чынлыкта татар эшчеләре юк дәрәҗәлә аз булсалар да) алып барган “революцион көрәш турында яза. Сыйнфый каршылыкларны күпертеп, буржуазия вәкилләрен фаш итә. Революционерларны исә актан-ак. пакьтан-пакь итеп күрсәтә, күккә күтәреп мактый. Алай гына да түгел, әсәрнен беренче вариантларында “бөек юлбашчы" Сталин образын күрсәтә (соныннан ул аны тырышып-тырмашып Ленин исеменә үзгәртә). Социалистик реализм таләпләренә тулысынча жавап биргән өчен әсәр Сталин премиясе белән дә бүләкләнә
“Татар әдәбияты тарихьГнын 1989 елда чыккан бишенче томында (340 бит) бу әсәргә шундый бәяләмә бирелә: ". Романнын кайбер урыннары, бигрәк тә аны тәмамлау чорында язылган һәм төзәтелгән аерым бүлекләре “ВКП(6) тарихының кыскача курсы (1938) биргән положениеләргә әдәби иллюстрация тәэсирен калдыра".
Күрәбез ки. А. Хәлим "ВКП(б) тарихына" әдәби иллюстрация кебек янгыраган әсәрне күккә күтәреп мактый. Ә шул карашларны кире кагып язылган әсәрне яманлый. Хәер, бер Ф. Сафин романыннан гына түгел, башка ин кыю. безнен чорга ин аваздаш әсәрләрдән дә гаеп эзли. Әйтик, ул бер урында “дәүләттән зур бүләкләр алган" “диссидент" Хәсән Туфанны телгә ата Чыннан да. Туфанның “бүләге" бик зур булды: ун ел төрмә һәм тагы атты ел сөрген. Икенче урында ул шул ук фикерне куәтләп, тагы бер кабатлап китә: “Хәтта Баржылы диссидент ясаган Хәсән ага Туфан белән Әмирхан ага Еники дә (югарыла әйткәнемчә. М Вәли мәкаләсендә “диссидент" сүзенең “д" хәрефе дә юк) үлгәнче “партиягә генә кагылмагыз, хөкүмәткә генә тел тидермәгез" дип яшәделәр һәм партия белән хөкүмәтнең зур бүләкләренә ия булдылар".
Монда автор, минемчә, ике нәрсәне бутый Тормышта тыйнак, партиягә каршы чәчрәп чыкмый торган затлар булсалар да. бу әдипләр әсәрләрендә шактый кыю. алдынгы фикерләр үткәрделәр, бүгенге үзгәрешләрне халык аңында бик күптәннән әзерләделәр. Бүләк алсалар да. тормышларының соңгы елларында гына, жәмөгатьчелек фикере басымы астында алдылар.
Ә. Еники. А. Гыйләжев. X. Туфан кебек әдипләргә ул мәкаләсенең буеннан- буена, кайта-кайта бәйләнә. Ә менә Афзал Таһиров. Имай Насыйри. Гомәр Толымбайский кебек икенче пландагы язучыларны "титаннар" дип атый. Мондый бәяләмә белән мин саграк кыланырга киңәш итәр идем. Хәтта рус әдәбиятында да титан дип бер Лев Толстойны гына атыйлар
Нәрсә ошамый сон А. Хәлимгә үгкән чорның ин камил, иң кыю фикерле “Әйтелмәгән васыять" әсәрендә? Бу әсәрдән Айдар Хәлим, кат-кат кайтып, кимчелекләр эзли. Эзли торгач, таба тагын "Безнен Әмирхан Еникиебезнең атаклы "Әйтелмәгән васыятьле татар әдәбияты әсәре түгел икән. "ӘбззГнен "кылганнары дала буйлап йөгерә" йөгерүен, тик аларнын кайсы якка йөгерүен “әбзн" үзе генә белә икән Алар бит һич кенә дә Казан ягына түгел. Уфа ягына йөгерәләр, ләбаса! Ул татар әдибе тарафыннан язылган башкорт әдәбияты әсәре лә'"
Менә сина мә—юкәдә икән чикләвек' Без. тагар укучылары Ә Еники әсәрен тагар әдәбиятына карый дип төптән ялгышканбыз икән! Алайса. Галимжан Ибраһимовиын атаклы “Казакъ кызы" романы да татар әсәре түгел, казакъ әдәбияты әсәре булып чыга. (Хәер, автор Г Ибраһиыовка да ~чнт кешеләрне" тасвирлаган очен дәгъва белдерә) Мондый карашлар белән бәхәсләшеп тору да кирәк түгелдер А. Хәлим фикеренчә. Акъәби милли әдәбиятыбыз каһарманы була алмый Чынлыкта исә ул күптән инде милли героебыз булып китте, моңача аңа шик белдерүче дә булмады Бөтен мәсьәлә дә шунда шул. Әйе. ул милләте буенча башкорт Ләкин без. укучылар, аны үзебезнен милли каһарманыбыз дип кабул итәбез
Автор фикеренчә. Ә. Еники үзенең әсәрендә халыкның руслашу, милли үзенчәлекләрен югалту сәбәпләрен ача алмаган Имештер. Ә. Еники үз әсәрендә "большевикларны да. совет системасын да ләм-мим гаепләми" Совет чорында, коммунистик партия идарә иткән елларда чыккан әсәргә мондый таләпләр куюны ахмаклык дими, нәрсә дисен'’ Ә Еники болаи да бик күп нәрсә әйтә ахаы —образлар системасы, подтекст аша. Художстволы әсәр белән публицистик мәкалә арасында принципиаль аерма бар ич!
“Әйтелмәгән васыять" әсәренеп авторы, имеш, “үз милләтен яшереп, икенче
милләт аша (ягъни башкорт милләте аша. Р. М ) үлемсезлеккә дәгъва итә" Һич аңламыйм: ничек инде икенче милләт аша үлемсезлеккә дәгъва итеп була? Автор үзе исән булса, тиешле жавабын бирер иде.
Гаяз Исхакый белән Фатыйх Әмирхан да. А. Хәлим фикеренчә. милләт каршында торган чын куркынычны аңламыйча, ягъни руслар белән дус яшәргә чакырып чынбарлыкны "позитивтан негативка, негативтан позитивка" әйләндергәннәр Алай гына да түгел, заман сулышын аңламыйча, “сәяси сукырлык" күрсәткәннәр Авторнын дәлилләре нинди сон? Г. Исхакый бер әсәрендә “русча укыту сезгә зарар түгел ул!" дип әйткән икән Шул сүзләре өчен бүгенге кадимчебез классик язучыны тәнкыйтьли. Әмма Г. Исхакый барлык әсәрләрендә русча укып та. татар булып калырга кирәк дип әйтә ич! Икенче урында рус кызын мактап язган өчен А. Хәлим Г Исхакыйны мыскыллап “урыс әдәбияты классигы була ала" дип яза. Автор фикеренчә. башка милләт кешеләрен, бигрәк тә, рус милләтен, фәкать яманлап- хурлап кына язарга була. Аның сүзләреннән шундый нәтиҗә килеп чыга.
Фатих Әмирхан иҗатына күчеп, ул аның да әдәбият тарихындагы ролен шик астына ала: "Фатыйх Әмирхан татар чынбарлыгына “коммунистик интерна-ционализм" орлыкларын коммунистларның үзләреннән дә алданрак чәчкәне өчен мактала икән. Минем фикеремчә, татар милли публицистикасында һәм романистикасында Фатыйх Әмирханның роле зурдан түгел". Нәрсәгә таянып ясый сон автор мондый “кыю” нәтиҗәне? “Хәят" романында бер персонаж “дускаем, сөю дигән нәрсә милләт аермаларын белми торган көчле нәрсә икән ул",—дип әйткән өчен. Чыннан да, кадимче күзлегеннән караганда, бик зур. кичерелмәслек гөнаһ. Югыйсә, тормыш көн саен киресен раслый.
Шул ук “Хәят" романының икенче бер җиреңдә берәүнең йорты “рус урамында" урнашкан дип әйтелә. Бу сүзләрдән җене чыгып, автор классик язучыны фаш итә: "Фатыйх Әмирхан “чукындыру интернационализмының” Ильминскийлар тәкъдим иткән ысулларыннан да нечкәрәк ысуллар тәкъдим итә..." Мондый “яна карашларда", минемчә, ни тарихи дөреслек, ни чама белү юк.
Авторнын кискен тәнкыйтеннән атаклы прозаик Шәриф Камал да читтә калмаган. Анын ни гаебе бар. дип сорасагыз, авторнын җавабы әзер: “Шәриф әбзи үзе эчкәнмедер, белмим, әмма капиталистик шартларда балык тота башлаган әдип әсәрен аракы белән дынгычлапмы-дыңгычлый”. Әйтерсең, реалист әдибебез реаль тормышка күз йомып, алдап-бизәп язарга тиеш булган!
Классик мирасны күздән кичереп. А. Хәлим хәтта “Идегәй” эпосыннан да гаеп таба. Имештер, эпоснын төп каһарманы Идегәй үз иленә каршы сугышкан. Алтын Урда дәүләтен таркатуга китергән. Тарихта бу чыннан да шулай. Әмма эпоснын каһарманы халык күңелендә башка яклары белән истә калган. Идегәй образы безнең каршыда батыр рухлы, илен, милләтен кайгыртучы шәхес, курку белмәс сугышчы булып килеп баса. Реаль шәхес белән эпос каһарманы арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Эпосны чын милли әсәребез дип тә автор ялгыша. “Идегәй"—берничә милләтнең уртак хәзинәсе. Татар вариантыннан тыш анын нугай, казакъ, каракалпак вариантлары да бар.
Эпостан сонгы дәвер татар әкиятләренә күчеп, автор аларның ясалма булуын, пародия сыман гына яңгыравын күрсәтеп китә А. Хәлим белән килешергә дә булыр иде. Чыннан да. әкият заманы үтте. Әмма автор андый ясалма әкиятләрне чыгаручыларны гына түгел, язып алучыларны да гаепли: "Аны (әкиятләрне, Р М.) яздыручылары гына түгел, язып алучылары да сыйныфсыз, милләтсез, сукбайларга әверелгәннәр. Атар милли зәвык, милли әдәп дигән нәрсәне онытканнар". Хәзерге әкиятләрнең шундый очсыз булуында авылдан авылга йөреп язып алучы галимнәр гаеплемени?
Юк. А Хәлим тәнкыйть белән генә чикләнми. Кайбер очракта ул кемнедер мактый да. Ләкин монда да ул. кызып китеп, чамасын онытып җибәрә. Әйтик, "диссидент" салих Ьатталга кагылып, ул аны “бөек шагыйрь". “Тукайдан кала беренче бишлеккә керә торган сирәктән-сирәк шагыйрь", хәтта "киләчәк шагыйре" дип атый С.
ЛН КЫЮ фикерле' баш биРмәс шәхес булуын мин дә таныйм. Бу турыда чьш^1 мигкпнат ^ ЯЗЫП чыккан илем ("Татарстан" журналы, 2004 ел, 12-сан) Әмма |ГГ^!гаРШЫШННаН караганда аны. минемчә, һич тә бөек дип атап булмый Шигъри осталыгы чамалы, метафоралары сай. поэмалары артык озын һәм күбесенчә
коры сөйләмгә корылган Беренче бишлеккә түгел, егерменче бишлеккә дә керүе шикле.
Ә инде чын мәгънәсендәге бөек әдипләргә күчкәч, автор аларны ничек тә түбәнрәк тошерергә, өсләренә күләгә ташларга тырыша. Әйтик, кырыс реалист, тирән прозаик Аяз Гыйләжев. А. Хәлим фикеренчә, "лагерь синдромыннан котыла алмыйча, озак икеләнү аркасында гел генә, сояга калды”. Кемнән сонга калган сон әдип9 Чынгыз Айтматовнын “Жәмилә”сеннән икән! "Йәгез, бер дога" әсәрен дә А. Гыйләжев “бер утыз гына ел булса да” алданрак язарга тиеш булган икән
Әмма әдәбият—ат чабышу мәйданы түгел. Монда кем беренче, кем икенче булып килүе дә ин төп максат була алмый. Әсәр тулы канты булсын, тормыш, кешелек яшәеше турында яналык алып килсен. Һәр әсәр язучы күнелендә үз вакытында өлгерә Моннан тыш торгынлык чоры шартларын, цензураның ни дәрәжәдә таләпчән булуын да истән чыгарырга ярамый Хәзерге сүз иреге сонрак килде ич! Шундый ук гаепне автор һич нигезсез Фоат Садриевка да ташлый
Әгәр кемнедер сөймәсән, кемгәдер үч саклап йөрсән, анын гаебен һәрвакыт табып була Менә, әйтик, тәнкыйтьче һәм Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин талантлы язучы Рафаэль Сибатнын вафатыннан сон ихлас күнеленнән, жылы һәм хисси мәкалә белән чыгыш ясады А. Хәлим исә тәнкыйтьчегә: “ни өчен Р Сибатнын кимчелекләре күрсәтелмәгән", дип бәйләнә Некролог рәвешендәге язмада кимчелекләр турында язалармыни9! Бу урынсыз гына түгел, әдәпсезлек дип кабул ителер иде.
Жаен табып, А. Хәлим балалар әдәбиятына, аерым алганда, Ш. Галиев белән Р Миннуллин иҗатларына кагылып китә “Әдәбиятта Чуковскийлардан үрнәк алып Шәүкәт Галиев башлап киткән юнәлеш—баланы ничек кенә булса да, "кытыклап" булса да, көчләп көлдерү шаукымы безнен милли идеологиягә, балалар тәрбиясенә зыян китерде" Балаларнын ин яратып укыла торган язучысы аларга зыян гына китерә икән! Бигрәк тә Корней Чуковскийлардан үрнәк алгач! Чуковскийны исә рус жәмгыяте генә түгел, бөтен дөнья таный Бер А Хәлим танымаудан әллә ни зарар булмас III Галиев кенә түгел, “котылгысыз шәүкәтист" Роберт Миннуллин да "ялгыш юлдан" киткән икән. Ул да балаларга вәгазь укымыйча, уйнал-шаяртып кына тәрбияли ич! Юморны аңламаган кеше белән бәхәсләшәсе дә килми Балалар исә бу әдипләрнең әсәрләрен яратып, чын күнелдән кабул итәләр
Нәтижә ясап, шуны әйтергә кирәк. Һәркем әдәби әсәр турында үз фикерен әйтергә хаклы. Әмма мондый фикер нигезле булмаса, кин масса укучылар фикеренә таянмаса, анын бәясе—базар көнне бер тиен Субъектив карашлар яшәргә хаклы, шулай да объектив хакыйкать булуын да онытырга ярамый Кыскасы, субъективизм сазлыгына батмыйча, бәяләмәләрне дөрес кулланыйк, төгәл булыйк!

Реклама