СУГЫШНЫҢ МӘРХӘМӘТСЕЗ ЙӨЗЕ


ФРОНТ ЯЗМАЛАРЫ
Мөҗип Рамазан улы ИМАМОВ 1925 елны Башкортстанның Миякэ районы. Канбәк авылында туган. 1943 елны армиягә алына. Сержант дәрәҗәсендә, артиллерист буларак, сугышларда Белоруссияне. Польшаны азат итүдә. Көнчыгыш Пруссияне, Берлинны алуда катнаша. Сугыштан соң да 1950 елга кадәр армиядә хезмәт итә.
Мәскәудә М. Ломоносов исемендәге университетның философия факультетында белем ала. Илленче елларда Миякэ районында—газет редакторы. КПСС партия райкомында эшли 1962 елдан—Салават шәһәрендә Уфа нефть институты филиалының уку-укыту мөдире, философия фәннәре кандидаты, доцент Хәзер пенсиядә.
Кереш
Б
у язмаларымның башланып китүенә, чираттагы Җиңү бәйрәме көннәренең берсендә бер авылдашымның. “Мөҗип абый, нишләп сез, башкалар кебек, үзегезнең армиядәге хезмәтегез, фронтта кем булып, кайда, ничек
сугышканыгыз турында бер дә сөйләгәнегез юк?”, дигән соравына, шаярып кына: “Чират җитмәде бит әле, туган, мин ул турыда сөйләп тормамдыр инде, язармын гына”,—дигән җавабым сәбәпче булды. Уйламастан гына әйтелгән бу сүз күңелгә керде дә күпмедер вакыттан җиңә алмаслык таләпкә дә әйләнде.
Сүз дә юк. Ватан сугышы турында күп язылган, тагын да күбрәк сөйләнелгән. Әмма ки, аның турында ни кадәре генә язма, сөйләмә, ул бетәрлек түгел. Андагы вакыйгаларның күплеге, анда койган каныбыз, халыкка китергән югалтулары, кайгы- хәсрәтләре чиксез—үзе бер океан. Кемнәрнеңдер анда йөзәселәре килә икән, илаһи— чум да йөз, һәркемгә дә урыны да, хикәяләргә материаллары да җитәрлек. Аннары һәрбер фронтовикның, сугышка үз карашы, үз фикере, үз күзаллавы да бар бит әле. Армия, фронт генераллары биеклегеннән ул бер төрле күренсә, полк, батальон, рота командирларына ул икенче төрле күренгәндер. Ә инде ургылып торган дошман утына каршы, аның солдаты белән күзгә-күз, якадан-якага килеп, улмы—мине, минме аны, дип алышырга күтәрелгән окоп солдатларына ул үзенең бөтен ыржаеп торган кара йөзе белән килеп баса. Шуңа күрә аларның барысы да игътибарга лаек, барысы да тормышчан, барысын бергә җыйганда гына сугышның катлаулы авыр сәхифәләрен,
_ ___ __ ______________________________§
бер өлешен дә игътибарсыз калдырмыйча, мөмкин кадәр тулы, эчтәлекле итеп тасвирларга мөмкинлек туа.
Пехотачылар, артиллеристлар, очучылар турында күп язылган, ә менә безнен фронттагы профессиябез—фото-, топо-, звукоразведчиклар турында язмалар юк кына түгел, күпләр аларнын барлыклары турында белмиләр дә. Ә атарсыз, беренче чиратта “Сугыш алласы" артиллеристлары күзсез дә, колаксыз да булыр иде. Минем бу язмаларымны да, бернинди гомумиләштерүгә дә дәгъва итмәгән, сугышны, фәкать аның да әле үзенчәлекле хәрби һөнәргә ия булган аерым бер солдат позициясеннән тасвирлауга нигезләнгән истәлекләр генә, дип кабул итәрсез.
Менә нинди икән ул сугыш...
М
ин сугышны, фронтны, анын алгы позицияләрендәге күренешләрен—туп атуларын, ядрә шартлауларын, пулеметларның тыкылдап торуларын—
күңелемнән, барысын бергә җыеп, үзем анда барып сугышларда катнаша башлаганчы, укыган китап, караган кинолар, аз булса да үземнең тормыш, табигать күренешләреннән дә туплаган тәҗрибәмнән чыгып, башлыча җәйнсн яшснле-яңгырлы көннәрендәге, өйләрнең тәрәзә-ишекләрен дер-дер селкетә-селкетә, берсенең кайтавазлары әле офык артларына китеп югалып, тынып та бетмәстән, икенчесе, өченчесе, тагы да көчлерәкләре, туктаусыз гөлдер-гөлдер килеп, берсе артыннан берсе, куыша-куыша кабатланып торган күк күкрәүләре, яшен атуларына охшатып күз алдына китерә идем.
Ул чынлап та шулай була да кебек, һәрхәлдә армия, фронт гаскәрләренең зур күләмле, киң колачлы, һөҗүмгә күчәр алдыннан йөзләгән, меңләгән туплар белән дошман позицияләрен (күп вакытта алар икс яклы да булалар) сәгатьләр буена утка тоту вакытларында шуңа охшап кала. Бу очракларда тирә-як, җир белән күк. ас белән өс бергә кушылып, тоташ гөрселдәп, янып, кайнап, гүләп торган гарасатка әйләнә Туплар атуы, ядрәләр шартлавыннан, газ төтеннәреннән дөнья караңгылана, кояш нурлары сүрелеп, күренеше, кыяфәте белән кояшның тотылган вакытларын хәтерләтә башлый. Тын алулары авырая, күзләр әчешеп яшьләнә. Чикле бер урында туктаусыз туп атулары, ядрә шартлауларыннан тетрәп, биеп торган җир тора-бара сине дә үзе белән бергә селкетә, тетрәтә башлый. Тешләр, янак сөякләре көзән җыергандагы кебек кысылалар, кул бармаклары йодрыклана, җаныңны, тәнеңне күкрәк авызы янында йомарланып калган төен кебек кенә хис итә башлыйсын.
Ә кайчакларда, киресенчә, ул бик күренеп, сиздереп тә бармый. Җиргә сылашып, көтмәгәндә хассынган корбанына ташланырга җыенган ерткыч кебек тынып та кала Безнең башлап фронтка килеп керүебез менә шушы соңгы искә алган, чагыштырмача тыныч вакытка туры килде. Бәлки без аның монда, якында гына икәнлеген һаман да әллә абайламыйча барган булыр идек, алга карап баручыларыбызның колонна буйлап: “воздух!” дигән сигнал тавышы сискәндереп җибәреп, үзебезнең кайда икәнлегебезне искә төшсрмөсә
Мондый очракларда ни эшләргә кирәклеген хәрби мәктәпләрдә, аннан соңгы хезмәт вакытларында да үзләштергәнлектән, без, колоннабызның туктап калуын көтеп гормастан, туптай атылышып машиналарыбыздан сикерешеп төштек тә. кайда нинди качар-посар урын бар, андыйлары булма! анда “җир-ана" кочагына сыенып, шәхси коралларыбыз белән булса да дошман һөҗүмен каршы алырга әзерләнә башладык Дивизион, батарея, взвод командирлары да һәркайсысы үз урынында Тавышланмыйча ( тавышлансалар, күрәсең, “теге якларның да" ишетү ләре ихтимал, дин уйлаганнардыр), сержант-солдатларга үзләренең приказларын теш араларыннан гына кысып чыгарып, йодрыклары белән янап алырга да онытмыйча, йөгерешә- йөгерешә урнашып беттеләр. Дивизион командиры таягы белән төрткәләп күрсәтеп (ул бу таягын сугыш беткәнче ташламаячак) машиналарны кайда куярга, техниканы ничегрәк яшерергә кирәге турында күрсәтмәләр ясаудан туктамый Командирлар кабаландыралар, ачулары килг әндә сүзләрен дә ээләнеп-сайланып тормыйлар, сүгенеп тә җибәрелер.
Билгеле, без үзебез дә мондый хәлдә катып калганнардан түгел—тик тормыйбыз Аңлыйбыз самолетларның очу тизлекләре пуля, ядрәнеке кебек үк гиз булмаса да. көттереп Iормаячаклар, дип уйларга да өлгермибез, самолет үзе дә күренде -бездән
берничә километрларга алдарак. шактый биектә разведчик самолет—"рама” иде ул. Анык шундый җәһәннәм биеклегендә бер үзенең әкрен генә очуы ачуыбызны гына китерде. Безнең якка үтеп тә бетми, ул янында берничә зенит снарядының төтен тарата- тарата шартлаулары була, ул да үз якларына чыгып югала.
Моңарчы берме, икеме мәртәбә фронтта булып, анда алган яраларын яматып-төзәтеп. безнең белән яңадан фронтка кайтучы карт солдат Ожогин безнең гайрәтләнеп, кабарынып китүебезне ошатмыйча, әллә үзенең берникадәр “шүрләп" китүен, безгә, яшь солдатларга, күрсәтмәскә тырышуыннанмы: "монысы әле аның чәчәге, җимешләрен алдарак күрерсез, башкалары килеп чыккач", дип безне ачулана, әрли. Бу хәл 1944 елнын июнь аенда булып, сугыш барышында хәлләр нигезеннән үзгәргән, саннары, сыйфат яклары белән дә безнең самолетларыбыз өстенлек итә иде инде.
Безнең артиллерия инструменталь разведка солдатларының фронтта үтисе хәрби бурычлары үзенчәлекле булу сәбәпле—синең янында командирларын да. иптәшләрең дә юк. булганда да берән-сәрән, үзеңне, техниканы саклау үз өстендә, үз бурычыңа, үз карамагыңа күчә.
Сугыш шартларында, ике яклы туп атышлары асларында калганда да (ә ул безнең эштә даими булачак) куркынычның кай яктан килгәнлеген—минамы ул, туп ядрәсеме—кайда бара, алдарак. артгарак. уңдарак яки сулдамы, җитепме, үтеп китепме төшәчәк икәнлекләрен, колакларыңны торгызып, сагаеп тыңлап тормастан, интуитив рәвештә белергә, сизәргә, үз вакытында дөрес нәтиҗә ясарга өйрәтә.
Бу җәһәттән шунысы да игътибарга лаек. Айлар, еллар буе шушындый шартларда йөри, эшли торгач, син үзеңнең бербөтенлегеңне онытып, үзеңне параллель рәвештә ике кешегә аерылган кебек хис итә башлыйсың. Берсе аның матди булып, автоматик рәвештә синең физик вазифаларыңны тормышка ашыру белән мәшгуль булса, икенчесе рухи булып, нинди очракларда ничегрәк эш итәргә кирәклекләре турында сине искәртеп, сине саклап йөрүче көч—фәрештәгә әверелә иде кебек.
Билгеле, болар барысы да эчке тойгы, кичерешләр нәтиҗәсендә туып, үсеп формалашсалар да. аларның төп чыганаклары сугышның реаль сәхифәләренә нигезләнеп туа иде.
Сугыш кырында гомерең, исәнлегең өчен курку, шикләнү хисләре синең көндәлек юлдашың булсалар да. алар турындагы уйлар күңелеңнең төбенәрөк күчеп, беренче урында һәрвакытта да хәрби вазифаларыңны тиз арада, җиренә җиткереп тормышка ашыру теләге була.
Отбой булу белән без фронттагы билисе урыныбызга ашыктык. Анда безне тупчыларыбыз көтә иде. Болай да инде алар, бездән айга якын алдан килеп. Белоруссияне азат итү өчен барган “Багратион”—дип аталган һөҗүм сугышларында катнашып, югалтулар да кичереп, кайберләре күрсәткән батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнергә дә өлгергәннәр иде.
Тревога булган урыныбыздан әлләни еракка китмибез (ярты сәгатьтән дә артык бармаганбыздыр) фронтның алгы позицияләренә 2-3 километрлар кала зур булмаган, шулай да куе гына урман кырында гомум колоннабыздан аерылып туктап калабыз да. алгы сызыкка барырга әмер алабыз.
Солдатка ни-нәрсә, ул—закон-приказ. Була ул, ди дә. йөгерә-йөгерә аны үтәргә керешә. Безнең дә батареябызнын барлык звеноларында—взвод, отделение, постларда эшлекле ыгы-зыгы башлана, һәркем үзенә беркетелгән техникасын, элемтә коралларын машиналардан бушата, карый, барлый, алай-болай уралып-чорналып онытылып калмасын, дип тырыша.
Фронтта урнашкан “тынлыкны" файдаланып калу да безгә зарури иде. Ул гел генә шулай тынып тормаячак. Аның әлеге тынлыгы да шул читтән караганда гына. Гомумән, фронтта тынлык дигән нәрсә ул тышкы күренеш кенә.
Әлбәттә, кабаланабыз, ашыгабыз. Фронт җитезлекне ярата. Комбатыбыз килеп туктау белән, взвод, отделение командирларын, пост начальникларын үз янына җыеп алды да. барысы да карталарын җәеп салып, алдагы сызыкта билисе урын, постларнын координатларын, җиренең ниндирәк икәнлекләрен аныкладылар. Безнең эш өчен аның соңгысы мөһим. Тавыш алгычларыбыз ачыграк та. берникадәре калкурак та урынла булырга тиеш. туп. миномет атулары, ядрә, мина шартлау тавышлары сугылырдай урыннарда булу кирәк. Шулай булмаса, ул тавышларны "ишетми” калуың да ихтимал.
Җәһәтләп эшкә тотындык. Берәүләребез землянка казырга, икенчеләребез аны ябу өчен агач кисәргә кереште. Станция—безнең төп сугыш коралыбыз. Анын сафтан чыгуы безнең бөтен батареябызнын сафтан чыгуына тиң. Шуңа күрә дә аны саклау безнең төп бурычларыбызның берсе иде.
Әзерлек эшләрен бетерүебезгә без барасы урынны карап кайтырга киткән иптәшләребез килеп життеләр. Аларны әзерләнеп көтеп торган солдатлар, эвукоприемникларны, телефон аппаратларын, башка кирәк-яракларын күтәрделәр дә. җиде постның, җиде группасы да алгы сызык ягына урман аша, элемтә чыбыкларын суза-суза передовойга, эш урыннарына юнәлделәр Аякларыгыз жиңел, эшләрегез уң булсын, егетләр, диешеп озатып калдык иптәшләребезне.
Ләкин... Күрәсең, йөкләр күтәргәч егетләрнең аяклары авыраеп киткәндер, эш урыннарына барып житмөстөн, кисәтү пунктыннан Иваново өлкәсе егете Евремов. пехота минасына басып аяк үкчәсен өздерә Әйе. сугыш шулай, анын барлыгы һөҗүм, чигенү, җиңү, җиңелү генә түгел. Иң элек ул—кеше язмышы. Үләме ул анда, каламы, үлсә ничек тө, калса ничек? Саумы, исәнме, җәрәхәтләнеп беткәнме? Кемнеңдер язмышы сугышның тәүге көнендә (безнең очрактагы кебек), беренче мылтык атуы, граната, беренче туп ядрәсе, мина шартлавы белән хәл ителсә, кемнеңдер, еллар буе ничәмә ничә фронтларда, канкойгыч сугышларда булып, анын бөтен авырлыкларын үтеп-кичеп, дошманны җиңеп, сугыш менә-мснә бетә инде дигән көннәрдә хәл ителә
Ефремовны санчастька азаткайда кайбер солдатларыбыз мондый язмышның үзләре белән дә булуы ихтималын күз алдына китерепмедер, әллә аны жәлләп, әллә аның шулай тиз тылга китүенә, җиңел генә сугыштан котылуына (каян беләсең) көнләшепмедер, “отвоевалея солдат", диешеп озатып калдылар. Чынлап та, сугыш аның өчен башланып та житмөстөн бетеп тә куйды шул.
Безнең бу беренче югалтуыбыз булса да, билгеле, анын соңгысы түгел иде Берлинга кадәр ай-һай күпме юллар үтәсе дә, күпме сугышларда катнашасы бар иде әле. Көтмәгәндә килеп чыккан бу югалтуыбыз шаукымыннан туган күңелсез уйларыбыздан безне постларыбыздан килә башлаган сигналлар айнытып җибәрде Аларның эшкә әзерлекләре турындагы докладлар килеп бетү белән, комбатыбыз ПП начальнигы сержант Табоховка “Давай-ка, сержант, контрольный запуск, проверим, как посты работают, заодно поелушаем, что там у вас на передовой",—дип команда бирде. Менә, станциябез беренче мәртәбә фронт, сугыш шартларында эштә Бөтенебез тасмадагы язмаларны карарга ябырылыштык Беренче күзгә бәрелгән, башка килгән уй: чыннан да монда гына тыныч кебек икән. Көчле, калын шартлау тавышы язмалары хәзергә ишетслмөсө дә, вак-төякләренең күплеге Нинди генә тавышлар юк монда Күпләре белән безнең беренче мәртәбә очрашуыбыз Хәрби уку мәктәбендә, полигоннардагы күнегү вакытларында да мондый күп төрле, куе, берсенә-берсенә бәрелә-су|ыла барган язмалар белән эшләргә күнекмәгәнбез, боларның “кемнең-кем" икәнлекләрен дөрес итеп танып аларны аралый, араларыннан кирәкләрен таба белергә, “укып” бирергә өйрәнергә тиешлебез.
Шулай мәж килеп, югалту кичереп, эшкә әзерләнеп бетүебезгә безнең фронттагы тәүге көнебез үтте. Төнлә бәген фронт сызыгы өстендә, еш булмаса да, яктырткыч пуля, ракета утлары уйный башлады. Аларны күрү, күзәтү безгә кызыклы да, гаҗәп тә. шул ук вакытта борчылулы да иде. Канда очалар да, кайда төшәләр? Юк, юк га. хәзергә бездән чнттәрөк мина, туп атулары, ядрә шартлау тавышлары да ишетелгәлн Без дә “менә-менә" диешеп көтәбез Көтсәк тә. барыбер кинәт кебек булып чыкты Станциябез эшли башлап, секундлар да үтми, безнең торган позициябездән хәтсез артта—тупчыларыбыз тирәсендә снаряд шартлавы ишетелде.
Бик катта борелмәсә дә, бу тавыш безгә таныш. Укыган вакытта мондый язмалар белән эш иткәнебез бар иде. Постларыбызның барысының да язмалары ачык, димәк, гавыш алгычлар әйбәт урнашканнар Комбат, взвод командирлары, алар белән бергә без дә тасмадагы язуларны “укырга" керештек. Берничә минуттан, мин бөтен мәгълүматны эшкәртеп, планшетта эшләүче иптәшем сержант Ильницкнйга тапшырдым Координатларны комбат аннан алган тупчыларга тапшыра. Тыныбызны кысып, аларның җавап биргәннәрен көтә башлыйбыз. Түземсезләнеп көткәнгәдер, минутлары сәгатькә тнң кебек тоела, һәм менә, һава шартлатып, безнең снарядлар очкан тавышлар ишетелә Комбат тагын трубкадан Табоховка “Үзебезнекен не прозевай", дип кычкыра Юк, молодцы' Хәзер үзебезнең снаряд ярылу тавышларын
планшетка төшерәбез, снарядыбыз дошман позициясен бераз үтебрәк, сулга төшкән, икенче снаряд, өченчесе. зур булмаган төгәлсезлек белән Берничә минуттан бөтен батарея залпы төгәл, дошман өстенә. "Получай. враг. и нашу долю!”—диешәбез, канәгатьләнеп.
Шулай итеп тупчыларыбыз безне үзләренең ышанычлы ярдәмчеләре иттеләр Димәк, без дә сугышчан сынау үттек.
Ләкин без бу урында озак тукталып тормадык. Без “Багратион" планының төп өлеше тормышка ашырылып, анын икенче өлеше башланган—Белоруссияне тулысы белән немец-фашист оккупантларыннан азат итеп, үзебезнең 1941 елга кадәр булган ил чигенә чыгу өчен барган һөҗүм сугышларының иң кызган вакьггына туры килгәнбез икән.
Бу сугышларда дошман гаскәрләре. Витебск. Орша. Могилев. Бобруйск шәһәрләре тирәләрендә камалышта калып, безнең көчләр тарафыннан каты тукмалып, күп санлы кораллы көчләрен югалтып, йөзләгән мең солдатларын әсирлектә калдырып чигенергә мәҗбүр булсалар да, алар әле бөтенләе белән тар-мар ителмәгән, безнең көчләргә ныклы каршылык күрсәтүләрен дәвам итәләр, юк-юк та. контратакага да күчәләр иде.
Көн саен булмаса да. һәрхәлдә, еш кына без дә позицияләребезне алыштыра барабыз. Кайбер көннәрне ныклап урнашып эшкә керешергә дә өлгерә алмыйбыз— яңа урынга. Дошман гаскәрләре биләгән позицияләрен, көндез тотып тора алсалар да. төннәрен калдырып китәргә мәҗбүр булалар иде.
Без фронттагы тәүге көннәребездә, немецларның мондый туктаусыз чигенә баруларын табигый, киләчәктә дә шулай булырга тиеш кебек итеп карый башлаган идек, озакламый монысы безнең ''малайлык фикерләүләребез"нең нәтиҗәләре генә икәнлеген аңладык. Алга барган саен дошманның каршылыгы артканнан арта, кайбер көннәребез туктаусыз туп атулар, ядрә шартлаулар астында үтә башлады. Болар, билгеле, барысы да. әкренләп булса да дошманның хәрби көчләрен туплавы турында сөйли иде. Бу үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, безнең эшләребез дә артканнан арта, катлаулана, бигрәк тә постларда эшләүче иптәшләребезнеке. Иә бер пост белән элемтә өзелә, йә икенчесе белән, еш кына берничәсенеке берүк вакытта сафтан чыга. Аларны ремонтлау өчен постлардан үзәк станциягә, үзәк станциядән постларга, солдатларыбыз соса шүреләре кебек, тегендә-монда, монда-тегендө йөгереп кенә тора. Барысы да дошман уты астында.
Фронт ул—тере организм. Анда да кешеләр яши. Аларны өзлексез азык, корал, башка сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә кирәк. Позициядәге частьлар да бер урында гына тукталып тынып тормыйлар, өзлексез хәрәкәттәләр. Фронтның бер участогыннан икенчесенә—оборона өчен йомшакланган участокларны ныгыту, йә булмаса һөҗүмгә күчәргә билгеләнгән частьларны көчәйтү, тулыландыру өчен китерәләр.
Аларның юлдашлары буларак—машиналар, танклар, самоходкалар, авыр тупларны тартып йөрүче тягачлар, хәтта ат җигелгәннәре дә туктап тормый Барысы да безнең линияләребезнең төзеклегенә куркыныч тудыра. Кайберләре аларны өзү белән генә чикләнмичә, тәгәрмәчләренә уратып, кисәкләре белән сөйрәтеп алып китәләр. Юллар аша чыгарырга кирәк булганда, транспорт зыян китермәсен өчен, аларны юл өсләренә күтәреп куябыз. Моның өчен мөмкинлек булмаганда, җирне казып аларны күмеп куярга да туры килә торган иде. Сазлыклы, артык дымлы урыннарда да шул ук хәл. Сугыш барышының көчәюе элемтәчеләребезнең генә түгел, безнең үзәк станциядэгеләрнең дә эшләрен катлауландыра. Туп атышлары көчәйгән саен, тасмадагы тавыш язмалары да куерганнан-куера бара. Араларыннан кайсыларының кайдан икәнлекләрен табу өчен күзләреңне чекрәйтеп. керфекләрең кибеп, күрмәстәй хәлгә җиткәнче эзләнәсең, чокынасын. Барысын да хәзер үк. тиз табарга, координатларын тупчыларга тапшырырга кирәк. Ләкин чынбарлыкта моның өчен никадәр генә тырышма, барыбер син аларның барысын да бер үк вакытта тотып, табып, әзерләп биреп бетерә алмыйсың. Булыша торгач, алар арасында да мөһимрәкләре күренә башлый. Кайсысыдыр әле аның хәзергә сиңа әлләни зыян китерми. Алары хәзергә көтебрәк торырга да мөмкин Икенчеләре исә. фәкать синең позицияңне, барасы, йөрисе урыннарыңны утка тота. Иң элек шушындыйларның язмаларын табып, координатларын тупчыларга бирергә тырышасың. Аеруча
тупчыларыбызиың үз позицияләрен дошман белеп алып, аларнын үзләрен утка тота башласа. Бу очракларда безнен эшләргә тупчыларыбыз тарафыннан таләпчәнлек кискен арта, “һәркемнең үз күлмәге үзенә" принцибы монда да беренче урында Тырыша торгач, аларнын координатларын табып бирәсең Яңалары, әлегә сина таныш булмаганнары монда гына икән Янә эзләнергә тотынасың. Көннәр, төннәр, атна, айлар буе алга барган, позицияләрне алыштырган саен, барысы да яңадан кабатлана Элегрәк табылганнарын да контрольдән ычкындырырга ярамын "Яңадан эшли" башлаулары ихтимал. Тавышлары чыктымы, таныш тавыш, кабаттан эзләнеп тормастан, исәнлекләре турында тупчыларга хәбәр итәсең
Гомумән, мондый кара-картылыклы атыш-сугыш барышында безнең эшләребезгә таләпчәнлек арта гына. Бу дөрес тә, без аны аңлыйбыз Тыныч чактагы “кыска вакыт", "аз ара”, “вак-төяк" дигән нәрсәләр монда үзләренең капма-каршылыкларына әйләнәләр. Мондый чакта синең хәрәкәтеңнең һәрбер секунды, һәрбер адымы, мизгеле синең исәнлегең, булуын-булмавың, гомерен белән бәяләнә Өлгердеңме—син дошманны, соңладыңмы—ул сине.
Шулай, сугышның хәтсез генә авыр хәлләрендә калып йөри торгач, фронтка килеп керүебезгә айга якын вакыт та үтеп киткән. Хәзер инде без тәүге көннәрдәге, кайдадыр очкан туп ядрәләре, мина шартлаулары тавышларына игътибар итеп, һәрбер сызгырган пуляга "баш иеп, сөләм биреп" йөрүче "яшел" малайлардан түгел. Сугыш утларында какланып җитмәсәк тә, ару гына кыздырылган, чыныккан солдатлар булып килә идек инде
Бу бер ай вакыт эчендә безнең эш нәтиҗәләребезне, биргән координатларыбыз дошманның биләгән позицияләренә туры килгәннәрме-юкмы икәнлекләрен дә берничә мәртәбә тикшерергә өлгергәннәр иде инде Дәгъвалар булмады. Димәк, безнең эш канәгатьләндерә, нәтиҗәләре ышандыра, киләчәктә тагы да яхшырак, тырышыбрак эшләргә дәрт, теләк тудыра иде
1944 ел, июнь азаклары, 1939 елны СССР-Польша чигенә якынлашып киләбез. Анда якынлашкан саен сугыш тагы да катылана, дошманның каршылык күрсәтүе күзгә күренеп арта, көчәя.
Дошманның чигенүләре сирәк, берничә көн каты сугышлардан соң гына, анда да чикле урыннарда гына.
Бара торгач 1939 елгы СССР-Польша чигенә дә килеп җитәбез. Алда зур тимер юл станциясе—Барановичи Ул фашист гаскәрләренең стратегик яктан соңгы терәк пункты. Монда анын өчен каты сугышлар булачагы күренеп тора Аны штурмлауга күчәр алдыннан, без берничә көнгә тукталып калабыз. .Алгы сызыкларга яңа көчләр килә. Күпчелек пехотачылар булса да, техника да артканнан-арта Аларнын килгәнлекләрен безнекеләр бик яшереп тә тормыйлар булса кирәк Бәлкем, үзенә күрә монысы аның “психик атака" да булгандыр Дошман күрсен, белсен үзен ни көткәнлеген!
Ә безнен тупчыларыбыз, һәр вакыттагы кебек, килү белән Барановичи алдындагы дошман ныгытмаларын эшкәртергә дә тотындылар Без аларнын атыш барышларын тыңлап, координатларын төзәтәбез Барановичи тирәләренә дошманга нинди өстәмә көчләр килә, килсә, нинднләре, кайда урнаша икәнлекләрен күзәтеп, "капшап" торабыз Яңа көчләрнең тавышлары чыктымы, координатларын шундук Тупчыларыбызга тапшырабыз
Менә, ахрысы, штурмга әзерлек бетте булса кирәк Июль башы көннәрснсн берсендә алгы сызыкта шомлы тынлык урнашты Монысы инде анын хәзер безгә билгеле һөҗүм алды тынлыгы Чыннан да таң алды яктысы белән, көчле артподготовка башланды Санаулы минутларда Барановичинын бөтен тирә-ягы утлы өермәгә әйләнде Безнең мондый көчле артподготовкада беренче мәртәбә катнашуыбыз Моңарчы без чыннан да. карт солдат Ожогин әйтмешли, сугышның “чәчәкләрен" генә күреп йөргәнбез икән Менә кайда, ничек була икән аның чын җимешләре' Тәүлек буена барган туктаусыз каты һөҗүм сугышларыннан сон, Барановичи фашистлардан азат ителде
Без шәһәрдә Анын җимерелеп беткәнлеге турында сөйләп торасы да юк Мондый күренешләргә без күнегеп бара идек булса кирәк һәрбер үткән авыл урыны белән генә днярлск билгеле, серәеп калган мич торбаларыннан башка нәрсә юк Барановичида иң истә калганы—Белоруссиянең күл. сазлыклары суларын эчеп
йөргәннән соң беренче мәртәбә туйганчы тап-таза, салкын артезиан коесы суы эчүебез.
Безнең бригадабыз, Барановичины штурмлау вакытларында, аның нәкъ үзәгендә булып, анда күрсәткән батырлыклары өчен Верховный главнокомандующийның приказы белән “Барановичи” исеме алып, “Богдан Хмельницкий” ордены белән бүләкләнде. Тупчыларыбызны да онытмаганнар. Алар белән беррәттән безнең разведдивизионның хәтсез генә солдат, сержант, офицерлары да, шулар арасыннан комбатыбыз өлкән лейтенант Васильев та орден белән бүләкләнде.
Тик шунысы, бу сугышларда югалтуларыбыз да булды. Штурмга әзерлек барган көннәрнең берсендә, дүртенче пост начальнигы өлкән сержант Волков югалды.
Ул көнне немец минометчылары дүртенче пост юлын көн буена утка тоттылар. Посттагыларыбыз өзелгән линияләрне төзәтеп кайталар, күп тә үтми, тагы өзәләр, тагы юлга Инде солдатларның һәркайсысы берничә мәртәбә йөреп, арып кайткач, төнгә каршы, чираттагы өзелүдә пост начальнигы үзе юлга чыга. Озакламый пост эшли башлый. Ләкин Волков үзе постка кайтмый, үзәк станциягә дә барып җитми. Посттагы иптәшләре, линияне төзәтеп, кире кайтырлык вакыт үткәннән соң, берникадәр көтәләр дә, шалтыратып, аның үзәк станциядә дә юклыгын белгәч, бербер хәл булгандыр дип, постта бер дежурный калдырып, командирларын эзләргә чыгып китәләр. Линия буйлап, гел шул бер өзелә торган урынга килеп җиткәч, кабель берникадәре урман ягына борыла, ләкин тирә-якта бер кем дә юк. Кычкырып та карыйлар, тавыш биргән кеше булмый.
Эзләнә торгач, ерак та түгел урман кырында ташландык бер землянкага тап булалар. Керсәләр, анда командирларының пилоткасы, магазинсыз, җимереп ташланган автоматы ята. Күренеш, монда ни булганлыгы турында шик калдырмый. Безнең якка чыккан дошман разведгруппасы Волковны алып чыгып киткән, дигән фикергә киләбез.
Волков безгә фронтка китәр алдыннан гына килгән иде. Солдат. Бездән хәтсез яшькә олы. Сугышның тәүге айларында прожекторист булып, Баку һавасын дошман самолетларыннан саклауда катнашкан. Соңрак диңгез пехотасында булып, яраланып, госпитальдән чыккач, безгә килгән иде.
Буйга озын булмаса да, калын, таза гәүдәле, үз вазифаларын белеп, эшләрен бәрелмичә-сугылмыйча, җиренә җиткереп үти, авыр шартларда калганда да сабыр, безгә үрнәк булырлык абзый иде.
Аның шундый аянычлы язмышы безнең күңелләргә бик тә авыр тәэсир ясады. Яраланса, яисә үлгән булса, бәлкем, ул кадәре кызганмаган да булыр идек. Күрәсең, дошман да үзенә кем кирәклеген—безнең кебек 17-18 яшьлек малайларны түгел, ө бу тирә-яктагы хәрби обстановкага дөрес бәя бирә алырдаен көтеп торгандыр, диештек. Әгәр дә ул көнне безнең күңелләребездә дошман, ни максат белән бер урынны нык утка тота икән, бу тикмәгә түгелдер дигән сорау туган булса, бәлкем, без аңа кирәкле җавабын да тапкан, чарасын да күргән булыр идек. Башыбызга да килмәде. Бу вакыйгадан соң безнең иптәшләребез берәмләп түгел, парлап, берсен- берсе саклап йөри башладылар. Ләкин монысы да аның хәвефсезлекләрдәи чара түгел иде. Шулай итеп, Волков үзе дә, исеме дә кайдадыр Белоруссия яланнарында югалып калды. Башкача аны рәсми урыннарда искә алучы булмады.
“Барановичи” безнен барыбыз өчен дә уңышлы хәрби операция булып кына түгел, физик, рухи көчләребезне, ныклыгыбызны, чыдамлыгыбызны, сугышчан сәләтебезнең үсү дәрәҗәсен дә, кемнең-кем икәнлеген билгеләүче гыйбрәтле сабак та, җитди имтихан да булды.
Сугыш барышларында кемнең-кем икәнлеге бик ачык чагыла икән. Фронтка китәр алдыннан гына безгә зур гәүдәле, киң күкрәкле бер солдат кушылган иде Халыкның “Карама беләккә, кара йөрәккә” дигән әйтеме бу егеттә үзенең 100 проценты белән хак сүз икәнлеген раслады.
Барановичи сугышларына кадәр дә посттагы иптәшләре, аның турында “туп атышлары, ядрә шартлаулары якынлаша, ешая башладымы, коела да төшә, төсе кача”, диләр иде. Атыш башланса, ул землянканың бер почмагына кереп утыра да,’колакларын каплап, күзләрен бер ноктага теки дә паралич суккандай ката да кала. Синең ни әйткәнеңне ишетми дә, күрми дә. Тыныч вакытта да шаярмас, иптәшләре белән аралашмас, күз карашлары да тормыштан ваз кичкән кебек—чынбарлык монда, ә ул кайдадыр. Эшләгән эшләрен дә аңлар-аңламас хәлендә диярлек кенә башкара торган иде.
Барановичига кадәр, сирәк-мирәк атыш вакытларында, линияләр әллә ни еш өтелмәгәндә, аның мондый сәер чыгышларына иптәшләренең ачулары килсә дә. нидер дәрәҗәдә аны жәллиләр, күбрәк телефон төбенә утыртып, җитезрәкләре анын эшләрен дә эшли торганнар иде. Ә инде кызу сугыш барышларында жәлләү кебек нәрсәләргә урын калмый, һәркемнең үз җаны үзенә газиз, үз эше үзенә җитәрлек. Безнең элемтәчеләрнең эше сугышның кызган вакытында күбәя дә инде. Ут астына барасың, керәсең, өзелгән линияләрне ялгыйсың, төзәтәсең. Туп атулары, ядрә шартлауларының туктаганын көтеп, аларның төшкән урыннарын читләтеп, уратып та үтә алмыйсың. Берсе төшеп, икенчесе төшкән арада, линияне төзәтеп калырга тырышасың. Дошманның кайдан атканлыгын белү, координатларын табу, аларны Тупчыларыбызга бирү өчен постларыбызның эшләүләрен тәэмин итәргә тырышасың. Безнең бу төп сугышчан бурычыбыз—дошман туплары белән көрәшүебездә иде.
Барановичи өчен сугышта беренче залплар яңгырау белән безнең теге әзмәвер украинлы егетебез постын, иптәшләрен ташлый да тылга чаба. Иптәшләре кычкырып, артыннан куркытыр өчен атып карасалар да, туктата алмыйлар Әйтүемчә, ул элек тә мондый эшләрне эшлөштергәли иде. Гадәттә ул үзәк станциягә бездән берничә километрга калып артгарак килә торган иде. Килә дә. беркемгә бер сүз дә әйтмичә, берәр аулаграк, кеше күрмәсрәк урынга посып утыра Без аны эзләп табып, кире постка җибәрәбез, иптәшләре килеп алып та киткәлиләр иде
Бу юлы аны эзләп карасак та ул табылмады Без аны бөтенләе белән дезертир булып, фронттан качкандыр дип тә уйлый башлаган идек, алай булып чыкмады Барановичины азат итеп, яңа позициягә күчәргә җыена гына башлаган идек, ул табылды. Җиргә казып куелган махсус машинабызның моторы астына кергән дә. тәүлектән артык, Барановичи өчен барган сугышлар тынганчы шунда яткан булып чыкты. Пехотада булса, моның өчен аны, шундук атмасалар да. штрафной ротага җибәргән булырлар иде. Ә бездә чираттагы шелтә, иптәшләренең бәргәләүләре белән генә чикләнелде Батареябыз аны шулай "тәрбияли-тәрбияли", Белоруссия территориясен үтеп, ярты Польша буйлап—Варшавага, Висла елгасына барып җиткәнче сөйрәп йөртсә дә. барыбер анардан эшкә ярарлык ышанычлы иптәш, кирәкле солдат килеп чыкмады Көз җиткәч, Көнбатыш Пруссиягә баргач, аны штрафной ротага тапшырдылар. "Әллә кайчан шулай кирәк иде”,—диделәр күпне күргән солдатлар.
Барановичидан соң безнең бригаданы ялга чыгардылар. Анын бер звеносы буларак, безнең дивизион да, фронттан хәтсез артка китеп, агачлары күккә ашып үскән зур урман кырына килеп урнашты
Урманнан ерак түгел, ялан кырда зур гына күл бар. Килеп туктау белән без барыбыз да кызулап землянкалар казырга, куышлар корырга тотындык. Форсаттан файдаланып, тыныч кына ял итеп каласыбыз килде Кайчан әле анын икенчесе булачак Монысы да анын, фронг шартларында нинди ул ял, дигән сыманрак, башларыбызга да килгән нәрсә түгел иде. Дөрес, алмаш-тилмәш булса да, моңарчы безне тылга алып чыгып, юындырып, өс-башларыбызны алыштырып кергәлиләр иде Ләкин болай барыбызны да бергә, бер үк вакытта—беренче мәртәбә Орудиеләр атмый, ядрәләр шартламый, июль аеның аяз, җылы матур көннәре. Бөтен тереклекнең җанланган, кыр. урман, болын үләннәренең котырынып үскән, җир өсләренә яшел хәтфәләрен җәйгән вакытлары. Тирә-якка тараткан хуш исләре, күңелдә тудырган тойгы-хислоре- тәмуг утларыннан алып чыгып оҗмах түрләренә үрләттеләрмени'
Ялга чыгып, боларны күрү, тынычлыкның нәрсә икәнлеген аңлау, безнең күңелләрдә үзеннән-үзе: "Ни җитмәде икән бу кеше дигән бәндәләргә, шушы оҗмах төсле матурлыклар арасында явызлыклар кылырга ’" дигән сорауларны да тудыра иде.
Ялга чыгуыбызның төп сәбәбе июль асның гүзәллекләренә сокланып карап, кояшларында кызынуында түгел иде, әлбәттә Сугыш барышында таушалып, тузып, күпләре инде эштән чыгып беткән техникабызны карап-барлап. сүтеп—тазартып, ватык-жимсрскләрсн ремонтлап, яңадан сафка бастыруда иде Төннәрен постларда. Үзәк станциядәге эш урыннарын яктырта торган күчмә лампаларыбы зныц аккумуляторларын корабыз, телефон аппаратларын ремонтлыйбыз Башка вак-төяк җиһазларыбызны да тәртипкә китерәбез Гомумән, эштә кайныйбыз
Болардан башка көн саен үзебезнең агымдагы тормышка багышланган төрле тикшерүләр дә булып тора. Бу занятиеләрдә командирларыбыз үткән сугышларда булган уңай якларга, анда очраган җитешсезлекләргә тукталалар, югалтуларыбызның—бу вакытка алар дивизионыбызда хәтсез генә иде—сәбәпләрен анализлыйлар, киләчәккә аларны әзәйтү, мөмкин кадәр булдырмау чараларын да билгеләргә тырышалар. Замполитлар партия-комсомол җыелышларында сугышларда батырлык, тырышлык күрсәткән, иптәшләрен әйдәкләп баручы солдат, сержантларны партия, комсомол сафларына алалар. Көндәлек политинформацияләр дә булып тора. Гомумән, барыбыз да матди яктан да, рухи яктан да яңа походларга, яңа сугышларга әзерләнәбез. Без бит әле үзебезнең 1941 елгы ил чигенә барып җитмәгәнбез.
Эшләр күп булып, безне тик тотмасалар да, яшьлек барыбер үзенекен итә. Эш араларында булса да, йөгерешә-йөгерешә, күлгә барып су коенып килергә дә өлгерәбез. Күпме кирәк адәм баласына! Судан соң үзеңне яңадан туган кебек хис итә башлыйсың, үзебезгә кирәк нәрсәләрне дә истән чыгармыйбыз. Армиядә хезмәт иткән кешеләр белә—солдат кайда гына, кем булып хезмәт итүенә карамастан, ул һәрвакытта да ике нәрсәгә мохтаҗ—берсе туйганчы ашау, икенчесе—йоклау. Дөрес, ничек кенә гадәттән тыш кебек күренмәсен, атлый-атлый, хәтта төшләр күрә-күрә, поход вакытларында да йокларга була. Ә менә ашау ягына килгәндә, моның өчен солдат казаннары бер генә вакытта да җитәрлек булмый. Аеруча көчле сугыш барышларында әйбәт кенә ашаталар дигәндә дә, алар синең сарыф иткән энергияңне барыбер тулысыңча тутыра алмыйлар.
Безнең ялга туктаган урыныбыз бу яктан безнең теләгебезгә ярашлы булып, кара җиләк, кызыл бөрлегән, гөмбә ишегә бай урын икән. Авыл, юл тирәләрендә кыргый армуд, ягъни груша очрап тора. Без аларны, агач башларына менеп селкетеп, менәрлек булмаганнарын таяклар белән бәргәләп төшереп, вещмешокларга тутырабыз. Беләкләсәң, алар тизрәк йомшый, карая башлыйлар. Берничә көннән ашардай хәлгә киләләр. Туклыклыгы әлләни булмаса да, корсак тула. Сугыш шартларында монысы да әз түгел, витамин бит, ризык, иш янына куш.
Кайбер шук малайлар, командирларыннан бик сорап та тормастан, икешәрләп- өчәрләп, тирә-як авылларга, шул ук өстәмә азык табып булмас микән, диебрәк эзләнеп “походларга” чыгып киткәлиләр.
Без һөҗүм сугышы барышларында Белоруссиянең 1939 елга кадәр Польша составында булган, олы магистраль юллардан ерак, урман эчләрендә утырган авылларында, сугышның берничә еллар баруына карамастан, аларның сугышны гына түгел, тере немецны да күрмәгәннәрен белә идек инде. Мондый авыллар. 1939 елны гына СССР составына кергән булып, анда әле чын совет власте, колхоз дигән нәрсәләр дә урнашып өлгерә алмаганлыктан, андый авылларның кешеләре үзләренә үзләре хуҗа булып яшәүләрен дәвам итәләр иде.
Мондый авылларның аралары берсеннән-берсе шактый ерак булганлыктан, сугыш елларында аларнын кешеләре үзара бик йөрешеп тә. аралашып та бармаганнар. Шуна күрә андый авылларны тоташтырган юллар саз үләннәре белән капланып, ташландык хәлгә килеп беткәннәр иде. Йөрешкән кешеләре булса да, үзләре салган, үзләре белгән сукмаклар аша гына. Без ул авылларның барлыкларын, исемнәрен, кайда урнашканнарын карталардан карап белә, таба торган идек.
Шундый, зур гына авылларның берсендә хәтта дүртенче сыйныфка кадәр балаларны укыту да туктатылмаган булып чыкты. Бу безгә,—моңарчы Белоруссия җирләрендә күпсанлы, җимерелеп-яндырылып, халыклары таралышып бетеп, мич торбалары гына утырып калган авыллар аша үткән солдатларга,—гаҗәеп вакыйга булды. Сугыш алды елларында Минскидан шушы авылга мөгаллимә итеп җибәрелгән кыз сугыш елларында да үзенең эшен ташламаган. Бу авыл Барановичи—Пружаны арасында булып, минем исемдә калган.
Немецлар сугышның тәүге көннәрендә, бу җирләрдә мондый авылларга тукталып тормастан, тиз арада үтеп киткән булсалар, хәзер безнең һөҗүм вакытларында да шул ук юллардан ашыгыч чигенергә мәҗбүр булганлыктан, бу авылларны сугыш өермәләре бу юлы да читләтеп үткән иде. Кешеләре бар яклап та, бер төрле мобилизациягә дә эләкмәгәннәр. Алманиягә дә куылмаганнар, партизанлык та итмәгәннәр. Аларга тимәгәннәр, алар да беркемгә тимәгән.
Менә шушындый авылларны табып, кешеләреннән сорап, кайчакта бик сорап та
тормастан, безнең малайлар сөт-катык, бәрәңге, юк-юк та. самогон да алып кайткалый башладылар. Беренчеләрдән булып бу яктан безнең батарея егетләре өлгер булып чыкты “Пункт предупреждения" начальнигы Ырымбур яһүде, сержант Табохов, лагеребыздан берничә километрда гына урнашкан авылларның берсенә барып, инде дә “трофейланып” кайтып килгәндә, авыл читендәге бер йорт бакчасында умарталар барлыгын күреп кала, егетләр төнлә барып рамнарын тазартып кайта. Шул авылда артиллерист офицерлар анда туктаган булган, безнең сержант белән солдатны күргәннәр, кайдан икәнлекләрен белгәннәр, иртәгә ук караклык хәбәре безнен дивизионга да, батареябызга дә килеп җитте. Караклык шиге безнең малайларга төшсә дә, моны исбатлау өчен дәлил генә табылмаганлыктан. аларны самовольно чыгып киткәннәре өчен шелтәләү белән эш бетте. Моннан соң безне авылларга рөхсәтле дә. рөхсәтсез дә чыгарулар катгый тыелды гына түгел, андыйлар табыла калса, каты жәза булачагы турында искәртеп куйдылар
Сугыш елларында, фронтта гына түгел, тылда да үзенә күрә “гөнаһларны йолу”— “война спишет” дигән әйтем модага кергән иде. Шуңа күрә мондый гөнаһлар турында бик кычкырып та, түрәләргә җиткереп тә тормыйлар Әмма ки. ни чара гына күрмә, алама мисал тиз гаралучан, тиз йогучан. Корал бар, теләк туды исә, бүген монда, иртәгә тегендә булу да шуна этәрә Барысын да карап та, күзәтеп тә бетерә алмыйсын Авылларда табыш итәргә мөмкинлек барлыгын сизеп алган солдатлар, форсаты туу белән, араның ерак булуына карамастан, киресенчә ераграк булса, эләкмәскә ышанычлырак та дип, шунда юнәләләр, кайдан аны эзләсеннәр дә. кемгә алар турында жалоба бирсеннәр?
Командование солдатларны мондый адымнардан тыярга тырышса да, юк-юк та, андый нәрсәләр булып тора иде. Хәтта кыска гына ял вакытларында да. Шуны белептер, безнең батарея командиры еш кына: “Солдат не должен оставатъся без дела”,—ди торган иде. Дөрестән дә, солдат хезмәте атышында вакыт бушлыгы хасил булдымы, көт тә тор, ул аны үз хаҗәте хисабына тутырачак.
Бу юлы бер старшина белән бер өлкән сержант шундый бер авылга барып, самогон табын эчеп исерәләр дә, төнлә торган урыннарына кайтып килгәндә бригаданың азык- төлек тәэминаты начальнигына тап булалар. Аны күргәч, старшина белән өлкән сержант, майорга честь биреп, аның күз алдыннан тизрәк таясы урынга “Стой!”— дип акырып туктаталар да: —“А ну-ка, майор, попривстствуй нас строевым шагом!”— дип акыралар. Бу майор олы яшьләрдә булуына карамастан, унбнш-уиалты яшьлек малай кебек кечкенә гәүдәле, кәкре борын астын гына түгел, бериикадәрс бит өлешен дә каплап аш ан куе кара мыеклы була. Теге икс исерек автомат төбәп, көлешә-көлешо, майорны строевой адым белән, тегеләй-болай йөрергә мәҗбүр итәләр Тора-бара гайрәтләнеп китеп, аны по-пластунски, аннан беләсезме икән, дип төрле тактик маневрлар (“танки справа, танки слева”. “воздух”) ясарга кушалар Боларның кызыгы беткәч, “Кавказ лезгинкасын" биетәләр Майорны хәлдән тайганчы, пычракта аунаган дуңгыз хәленә җиткергәнче интектерәләр.
Табигый, майор алар кулыннан ычкыну белән—комбригка Төнге сәгать
дүртләрдә безне “Тревога" белән күтәрделәр Без барганда “геройларыбыз" айнып та житмәгән, үзләренең ни кылганлыкларын да, үзләре белән ни булачагын да атегә белмөстөн, баш киемсе з, бил каешсыз, дистәләгән кораллы солдатлар белән уратылып алышан килеш саф алдында басып торалар иде. Димәк, үтә дә яманлык эшләгәннәр Эшләгән эшләренә карага җәзасы да әзер булып чыкты Укый башлаганда без аларны атарлар дип курыккан идек, штрафной батальонга гына җибәрделәр Хәер, монысы да атудан ким йөрми иде Бигрәк тә һөжүм сугышы барышларында Билгеле, штрафникларны фронтның иң авыр урыннарына җибәрәләр Таләп бер "беэусловнос выполненис задания", девиз “искупите свою вину своей кровью!" һәм жәза озак көттерми. Озак та үтмәстән, теге старшинаның сугышта үлүе, өлкән сержантның каты яралануы турында хәбәр килде
Бу вакыйгадан соң безнең өчен иркенлек бетте. Хәер, ялыбыз да. Ялыбыз ничек көтмәгәндә башланып киткән булса, бетүе дә шулай ук көтмәгәндә булды
Июль азаклары Төнлә "тревога" белән күтәрделәр дә, көзиәлек паек бирделәр Болай булгач, юл кыска булмаячак. Берничә сүздән генә приказда көн азагына шунда булырга тиешбез Ара алтмыш километрлар чамасы Ял иткән урыныбыздан көньяк-көнбатыш. Брест шәһәре юнәлешенә карап, “по батарейно, колонной, шагом 2. .к у • м &
марш!" Хуш. мәрхәмәтле, безне күпмедер вакытка үз иткән Белоруссиянең күркәм табигатьле урыннары. Булдыра алсаң—ярлыка безнең кайбер малайларның
шуклыкларын.
Без кузгалу белән вак кына җәйге яңгыр сибәли башлады. Бер-ике сәгатьтән ул ару гына кыза төшеп, плащ-палаткаларыбызны ябынырга мәҗбүр итте. Җил юк. Куе урман аша атлыйбыз. Эссе. Бара-бара тын алулары кыенлаша, тирләтә, атлаулар авырайганнан-авырая.
Төштән соң артта калучылар саны күбәйгәннән-күбәя. Күпчелек—шәһәр егетләре. Безнең батареядә алар хәтсез генә иде. Авыл малайлары шулай да ныграклар. Эшләбрәк үскәнгәдер. Мондый очракларда мин еш кына үземнең ат белән көннәр буе буразнада атлап сабан сөргән, тырма тырматкан, соңрак, сугышның тәүге елларында трактор бригадасында эшләгәннәремне искә ала идем дә. алар миңа әйбәт чыныгу биргәннәр икән, дип уйлый идем.
Приказда күрсәтелгән урынга батареябызның сиксәнгә якын кешесеннән тәгаенләнгән вакытка нибары тугыз кеше килеп җитә алды. Алары да арып-алҗып, аяк табаннарын кабартып, бот араларын чиләндереп килделәр. Баштанаяк шыбыр суда иделәр.
Безнең килүебезгә артиллеристлар алгы сызыктагы үзләренә күрсәтелгән позицияләрен биләп, дошман тупчылары белән атыша да башлаган булып чыкты, ләкин “күз-колаксыз". Болары безнең—разведчикларның вазифалары, артта калган иптәшләребезнең җыелып беткәннәрен дә көтеп тормастан, килә баручылар хисабына алгы сызыкка китәргә приказ алдык.
Шушы кадәре ялыктыргыч, озак, авыр юлдан соң, монысы аның безгә бигүк ошап бетмәсә дә, без аны үзебезгә тиешенчә кабул иттек. Сугыш кырларындагы тәҗрибәбездән белә идек: мондый очракларда анын иң хәерлесе—тизрәк алгы сызыкка, билисе позициягә баруда. Бардыңмы—үзеңә-үзең хуҗа. Телисеңме- теләмисеңме. монысы инде аның сугыш хәлләре таләбе. Окоплар казырга, землянкалар корырга тотынасың, коралларыңны барлап, әзерләп, эшеңне башлап җибәрергә тырышасың Болардан соң гына, анда да әле алгы сызыктагы хәлләр сине тагы да бимазаламаса, берникадәре тынычланып, иптәшләрең белән чиратлаша- чиратлаша булса да, аз-маз ял итеп алырга мөмкинлек туа. Шулай булгач, тизрәк алга! Шулай да тоттың да киттең түгел, кергәнче чыгарыңны чамалабрак. Югыйсә, кермәстән. чыкмыйча торып калуың да ихтимал. Алгы сызыкның “холкы" иркә хатыннарныкы кебек, ни вакытта, ни кыяфәттә керәчәген белә алмыйсың. Бер үк урында, бер үк вакытта ул ут өермәсенә әйләнә.
Безнең бу очрактагы хәлебез ул кадәре куркынычлы дип әйтерлек булмаса да, урыны-урыны белән барыбер, әгәр дә батареябызның киң җәелеп, таралып утырачагын истән чыгармаганда, безнең каршыбыздагы үтәсе араларда да куркыныч урыннар юк түгел иде.
Фланглардагы постларга барасы иптәшләребезнең—алар күпчелек—юллары тынычрак булып, снарядлар сирәк-мирәк төшкәләсә дә безгә тынгы бирмәс өчен генә диярлек. Кисәтү постына барасы иптәшләребезнең юлларын (алар батареябызның нәкъ уртасыннан үтәргә тиешләр) дошман тупчылары бик каты утка тоталар иде. Дөрес, монысы да безнең өчен яңалык түгел, чөнки аның белән беренче мәртәбә генә очрашмыйбыз.
Тупларның ату тизлекләре вак-төяк автоматик коралларныкы кебек өзлексез тыкылдап торучан түгел. Аларның ату араларында залплапмы ул, берәмләп- сирәкләп кенә аталармы.—бераз “вакыт бушлыгы" барлыкка килә. Болардан башка да, аеруча гаубицаларның ату тавышлары белән снарядларның килеп җитеп, төшеп шартлаулары арасында (әгәр дә ул турыдан-туры булмаса) беренчеләренең тизрәк, нкенчеләренең калыбрак килүләре хисабына шундый ук "бушлыклар” хасил була Менә шушы секундлы, минутлы вакытлардан файдаланып, аларның барлыкка килүен эләктереп кала алдың исә. катушка. тавыш алгычларыңны күтәрәсең дә, шул ук үз батареяңның ату тавышлары ишетелгәнче, ни көчең бар. чабулап барып, ишетелмәсә. чама белән шәйләбрәк булса да. катушкаларыңны “баш очына" атып бәрәсең дә (башың исән калса, калган җирләреңне ядрә ярчыклары ерткаласалар да ямарлар, теккәләрләр әле. диеп) җиргә сылашасын. Көткән снарядның “фиулап" килеп төшеп, шартлап ярылып, кыйпылчыкларының баш өсләреннән фырылдашып үтеп китүләре
була, сикереп торасын да, янә әйберләреңне кармап алып, тагы да шундый ук “бросок"—алга. Тагы, таг ы да. Куркынычлы полосаны үткәнче, кай чакларда билисе позицияңә барып җиткәнче әнә шундый “үлем уены” була.
Әгәр дә син миномет утлары астында калсаң, монда инде синең тактик маневрың беразга үзгәрә. Аның үзгәрүе—снаряд белән миналарның җиргә төшкәч ярылу аермалыкларында. Гамәлдә снаряд берникадәре җиргә үтә биребрәк ярылганлыктан, аның кыйпылчыклары һавага күтәрелебрәк очалар, бу очракта синең җиргә ятып калу тактикаң акланса, миналар җиргә тию белән ярылганлыктан, аның ярчыклары җир өстен ертып, сыдыртып-тырнап оча. Шунлыктан җиргә ятып калу тактикасы монда үзен акламый гына түгел, күпсанлы югалтуларга китерүе мөмкин Мондый урыннарны үтү синнән җитезлек, елгырлыктан башка, үзеңне саклау өчен җир өстендәге бөтен мөмкинлекләрне— калкурак, чокыррак, агачлырак урыннарны дөрес файдалануны таләп итә. Немецларның бик оста минометчы икәнлеген дә истән чыгармаганда, безнең солдатларыбыз өчен дошман миналарының никадәр куркыныч икәнлекләрен күз алдына китерүе кыен түгел.
Безнең шушы авыр шартларда үткән көнебез—килеп җитеп, ашап та тормастан алгы позициягә приказ алуыбыз, бик аздан гына фаҗигале булып бетмәде. Артта калган иптәшләребез инде җыелышып, азга кузгалырга гына дигәндә—“мә сиңа!” Моңарчы күрелмәгән, башка да килмәгән, ишетелмәгән дә яңалык—кисәтү посты начальнигы сержант Табохов "Нәрсә, мин дуракмыни күрәләтә үлем авызына барып керергә, атыш туктасын, аннан барырбыз”, дип, алгы сызыкка барудан баш тартты
Болай да батареябызнын берничә километрга таркалып, соңлабрак килүе өчен дивизион командирыннан кисәтү алып өлгергән комбатыбыз, моны ишетү белән ачуыннан кызарынып-бүртенсп "Ты что сказал, а ну повтори!" дип, Табоховның җавап сүзләрен дә көтеп тормастан: “Ты что, забыл о нашем предназначенин? Забирай свои вещи и немедленно! В противном елучае”,—диде дә, башына килгән ниятеннән үзе үк куркыптыр, әйтәсе сүзен дә әйтеп бетермичә тотлызып калды Ләкин сержант Табохов, кузгалып китәсе урында звукоприсмникнын өстенә барып утырды. Монысы инде Табохов тарафыннан ачыктан-ачык киреләнү иде. Комбат “Ты что. нс слышишь?—дип кычкырды, пистолетына тотынды: “Счнтаю до трех" Моңарчы мондый тамашаны күргән юк иде, йә, хода, ни була бу, диешеп, баскан урыныбызда катып калдык. Комбатның кыяфәте Табоховка бер юньлелек тә вәгъдә итми иде Моңарчы без комбатыбызны үзебезгә карага гадел, кайгыртучан командир итеп кенә белгән булсак, ул урыны, вакыш, шартларның үзгәрүенә карап таләпчән генә гүгел, гаять ачулы, хәтта рәхимсез дә була икән.
Туп атулары туктагач, безнең анда баруның ни кирәге булачак? Безнең фронттагы бәген эшебез дә шул бит дошман тупларының кайдан агканлыкларын 1абып. анарның координатларын үзебезнең Тупчыларыбызга тапшыру Алар атудан туктагач, аларның кайдан атканлыкларын каян беләсең, яңадан ата башлаганнарын көтеп утырасыңмы? Фронт тылдагы күнегү полигоны түгел. Дошманның безнең якка очкан һәрбер ядрәсе синең солдатларыңа үлем куркынычы хәрби корылмаларына җимерү алып кило Моны булдырмас өчен бердәнбер чара аларның позицияләрен 1абып. утка тоту- эшчәнлекләрен туктату Мөмкин булса, бөтенләйгә сафтан чыгару, ким дигәндә “бастыру”, аларга " ниләргә" ирек бирмәү.
Бер кешенең мәгьнәсезлегс аркасында купкан “коткы" ни булып беткән булыр иде. һәрхәлдә Табохов файдасына гүгел, әлбәттә, әгәр дә аның белән поегка барасы иптәшләре, комбатның янаулары Табоховны “өркетер" өчен генә түгеллеген күреп торган солдатлар, командирның "оч"кә җиткәнен көтеп тормастан. җилкәсеннән бәреп алын кабалана-кабалана үзләре белән олт ы сызыкка алып кнтмәсәләр
Әйтергә кирәк. Табохов кеше буларак та—үзенең эчке халәте, кыяфәге белән дә, урыслар әйтмешли, “прснсприятнсйший” тип иде. Бездән берничә яшьләргә олы (моңарчы ничек фронгка тләкмичә йөри алгандыр), дугаланып торган үркәчле зур гәүдәсенә ярашлы ясалма кебек утырып торган олы баш, чыгырыннан чьн ардан, кайдан нәрсә эләктереп булыр икән дш ән сыман туктаусыз эзләнеп торган шар күзләр, бервакытта да кибеп тормаган, кайтарылып төшкән селәгәйле иреннәр Ябылуны белмәгән эре тешле, алап зурлыгы авыз, чиксез белдеклелек, сүз көрәштерү, өстенлеккә омгылу, үзенә буйсынганнарга өстән аска карау.
Вакытлар үтү белән дә Табоховган чын командир килеп чыкмады “Бүре баласын
бүреккә салсан да, урманга карый", ди халык мәкале. Фронт шартларындагы әлеге кыска гына ял вакытында Табохов тагы авылларга чыгып китә дә, җинаять өстендә тотылып, хәрби трибуналга бирелә һәм штраф ротага озатыла. Берничә атнадан: “туп ярчыгы тиеп, сул кулым яраланды, хәзерге көндә туган калам Ырымбурда госпитальдә ятам”,—дигән хаты килде.
Югарыда сөйләнгән Табохов белән булган күңелсез хәл безнең сугышчан рухка йогынты ясамады. Барыбыз да билисе позицияләргә исән-сау барып җитеп, төн чыкканчы постларны кирәкле эш дәрәҗәсенә җиткереп, элек үзләренең барасы, йөрисе юлларын утка тоткан дошман тупларының кайдан атканлыкларын табып, аларның координатларын Тупчыларыбызга тапшыруны да тәэмин итәргә өлгердек.
Алай гына да түгел, шул ук позициядәге, тагы берничә көнгә сузылган сугыш барышларында, Тупчыларыбызны төгәл разведмәгълүматләр белән тәэмин итә алганыбыз өчен бригада командованиесе безгә рәхмәт белдерде. Рәхмәт хәзергә әле солдат батырлыгы билгесе—медаль түгел, күкрәккә тагып йөреп булмый. Шулай да югарыдан эшләреңне зурлап бәяләү, безнең күңелләребезне күтәреп, бәлкем аның медальләре дә ерак йөрмидер дигән өмет тә тудыра иде. Шулай итеп бу урындагы эшләребез бигүк күңелле башланып китмәгән булса да, эш уңаенда җайга салынып, азагы күңелле генә булып бетте.
Аннары да...
Ул көнне безнең билисе позициядәге хәлләребез безгә бернинди кыенлыклар да вәгъдә итми иде кебек. Фронт линиясе хәзергә чагыштырмача тыныч. Авыр артиллериядән ату-фәлән дә юк. Аларны бер яклап та куертып, көчәйтеп җибәрергә теләүчеләр сизелми кебек. Шуңа карамастан Барановичидан чыкканнан бирле кай урында гына тукталмыйк, командование тарафыннан өзлексез кабатланып торган әмер “тизрәк тә—тизрәк!" Бу “тизрәкнең” безнең өчен бердәнбер мәгънәсе: позициядән- позициягә барып урнашу хәрәкәтләрендә без дошманнан иртәрәк өлгерергә тиешбез Бу аңлашыла да иде. Дошман, чигенә баруына карамастан, туктаган һәрбер урыннан безнең позицияләрне тиз-тиз генә утка тота да, син аларның кайдан атканлыкларын эзләнеп торгалаганчы, позициясен калдырып китәргә дә өлгерә. Анардан алдарак урнашып өлгергән (һәрхәлдә, соңлап түгел) туплары тавыш бирә: “рәхим итегез, без монда". Берничә минуттан координатлары билгеләнә һәм. “сәлам” залпы яңгырый
Менә шулай җавап бирү өчен без берничә мәртәбә инде практикабызда каралган методтан чыгып, бу очракта да, тәгаенләнгән урыныбызга килеп җитү белән, рекогносцинировкага барып тормастан, постка барасы иптәшләребез Үзәк станция яныннан гына ориентир ала да—юлга!
Өлгерәбез! Дошман да ерак түгел икән. Беренче туп тавышлары яңгырау белән, станциябез эшли башлый. Ләкин Моңарчы практикабызда бер дә очрамаган хәл— чит фланглардагы ике постыбыз дошман орудиеләренең тавышларын язмый. Үзәк станциядә дежурда утырган сержант Локманов: “Тавыш алгычларыбызны карагыз, эшләмиләр, әллә сез аларны каплап куйдыгызмы?”,—дип кычкыра. Тегеләре дә, күрәсең, җавапсыз калмыйлардыр, Локманов сүгенеп ала да тагы аларга кычкырырга тотына. Ә вакыт?! Калганнары эшләсәләр дә, бу ике посттан хәбәр булмагач, гомум нәтиҗә булмаячак. Ул булсын өчен, иң кимендә постларның бишесе эшләргә тиеш. Сәбәп нидә? Теоретик яктан аның иң ихтималы—кисәтү постында. Яисә кисәтү посты башка постларыбыздан арггарак калган, яисә шул ук постларыбыз аңардан алдарак. Бер үк полосада булсалар да, шул ук хәл килеп туачак. Бу юлы үзәк станция эшли башлаганчы, туп тавышлары аларны үтеп өлгерәләр. Нәтиҗәдә аларның тавышлары тасма язмаларына эләкми.
Мондый җитешсезлекләрне белгәннән соң, постта эшләүче солдатларыбыз үзләре дә, үзәк станциядән ярдәм сорап тормыйча да төзәтә алырлар иде. Шуңа карамастан, нинди ният беләндер—бәлкем, солдатларның пост шартларында ничек яшәгәнлекләрен күреп, хәлләрен белеп, аларның рухын күтәрү нияте беләндер, (фронтта монысы да солдат өчен аз түгел) комбат, сержант Плотниковны ала да, алар икәүләп юлга чыгалар. Постларда булып, эшлисе эшләрен эшләп, күрәселәрен күреп, сөйлиселәрен сөйләшеп кайтырга чыгарга гына дигәндә, алар үтәсе араны дошман каты мина утына тота башлый. Моны күреп торган солдатлар: “Иптәш өлкән лейтенант, әзрәк басыла төшсен, аннан кайтырсыз”, диюләренә карамастан, алар тукталып калмыйлар.
Ерак та китә алмыйлар, дошман минасы комбатыбызның алдына ук килеп тә төшә Төшә дә. алар икесе дә егылган урыннарында ятып калалар. Бу фаҗигале хәбәр шундук бөтен батареябызга таралып, безнен барыбызны да кайгыга салды Әле генә исәннәр иде бит Бу безнен фронттагы беренче зур югалтуыбыз иде Кем бит әле' Комбатыбыз!
Посттагы бу хәлне күреп торган иптәшләребезнен берничә мәртәбә аларны алып чыгарга тырышулары уңышлы барып чыкмады Дошман минометчылары якын җибәрмиләр. Моңардан без: дошман комбатыбызны күреп, утка тоткан, дигән фикергә киләбез.
Без аларны төнлә генә алып чыга алдык. Карарга куркыныч, комбатыбызның бер өзелмәгән урыны да калмаган иде. Йөзе караланып бетеп, күз урыннарында батып кергән икс чокыр гына. Ә аның артыннан барган сержант Плотниковның, киресенчә, бер җире яраланса икән? Алып кайтканнан сон без анын яратарын эзләп карасак та. таба алмадык. Әллә мина шартлавы дулкыныннан гына үлде микән, дип тә уйлый башлаган идек, икенче көнне иртән, аларны җирләр алдыннан өлкән сержант Мальцев, эзләнә торгач, анын лепкәсеннән маңгаена төшәрөк чәч арасында шырпы сыярлык кына тишек, чәченә укмашкан кан бөртеге тапты
Сержант Плотников Ырымбур өлкәсенең Сорочи районыннан килгән, таза матур егет иде Ул бик ышанычлы иптәш, батыр сугышчы, көр күнелле егет булып исемдә калган. Кул астындагы солдатларның берәрсенең эше белән канәгать булмаса. башкалар кебек кабынып китеп тавышланмас, йөзе гаҗәпләнеп, кашлары күтәрелеп китәр иде дә: “шуны да булдыра алмыйсынмы'’" дип текәлеп карап калыр иде.
Командирларыбызнын икесен дә иркен итеп казылган бер каберлектә җирләп калдырдык. Калганнарыбыз - яна сугышларга, кичерешләргә, җиңүләргә, югалтуларга 1 Алга! Ил чигенә җиткәндә
А
тлый, сугыша бара торгач. 1941 елгы ил чигенә дә ерак калмыйбыз. Ана якынлашкан саен сугыш та көчәйгәннән-көчәя. югалтулар да арта. ишәя. Кайбер урыннарда, фашистларның чигенә баруларына карамастан, аларны
эзәрлекләү түгел, алардан азат ителгән җирләрне яна көчләр килгәнче саклап, тотып торырга сугышчы да калмый Аларны “тулыландыру", сугыштагы профессионал вазифаларына хас булмаган, башка гаскәри көчләрнең, тупчыларның, миномет- чыларның һәм башкаларның бу урыннарны үзләренә сакларга, “ямарга" туры килә Кыскасы, һөҗүм сугышларын тоташ алып бару өчен фронтка жәяүле көчләр җитми башлый Дөрес, монысы накыты-вакыты белән безнең алга бару тизлегебезнең көчәюенә дә бәйле иде. Шуңа күрә кайбер тирәләргә хәрби яктан бөтенләй әзер булмаган солдатларны алып килеп җибәрә башладылар Нәтиҗәдә—тагы да күбрәк югалтулар. Шундый югалтуларның берсенә безгә дә. Пружаныга (Барановичидан сон немецларның безгә каршы торган иң зур терәк пунктларының берсе) якынлашып килгән көннәрдә шаһит булырга туры килде
Ул көнне без хәрби җиһазларыбызны тәртипкә китерү өчен алгы сызыктан берникадәре артка чьпыбрак эшләп йөри идек, безнен кырдан, әйтерсең лә. юри көндезге сәгать уннар тирәсендә. Көнбатыш Белоруссия авылларыннан атасы-үлы. агасы- энесе, туганы, кодасы, баҗасы, күршесе барысы бергә солдат киемнәренә кнендерелгән өч йөздән артык кешене, кулларына мылтык тоттырып, тынлы оркестрның дәртләндергеч хәрби марш озатуы астында, алгы сызыкка алып килделәр дә суг ышка кертеп җибәрделәр
Фашистлар да, апарнын килгәннәрен көтеп торган кебек.—сизмичә дә. белмичә дө булмагандыр, -аларның алгы сызыкка килеп керүләре була, утка да тота башлыйлар
Йомгак шул көн азагына өч йөздән артык кешедән нибары утыз-кырыгы гына исән торып кала Алары да беткән булырлар иде. әгәр дә төнлә алыштырып алып чыкмасалар Исән кашаннары да. физик яктан таза кебек күренсәләр лә. рухи яктан изелеп, миңгерәүләнеп бетеп, тышкы кыяфәтләре белән дөньядан ваз кичкән кешеләрне хәтерләтәләр иде Аларны алып чыгучы командирларын күреп сорашканнан сон. боларнын шулкадәр тиз дә. фаҗигале дә бетүләренең сәбәпләре
ачыкланды. Өсләренә дошман ядрәләре, миналары төшә башлау белән, тизрәк, ышанычлырак итеп, җиргә казынып кереп, дошманга отпор бирергә әзерләнәсе урынга, алар позицияләренең бер башыннан икенче башына йөгерешә башлыйлар: "Фәләнгә әйтегез, атасы авыр яраланды, агасына әйтегез—энесе үлде, киявенә, күршесенә. Тегеләренең бу хәбәрләрне алу белән күтәрелүләре була, аларны да— “хоп”! Китә тавыш, кычкырыш, җылаш—барысын да үлем җәзасына хөкем иткәннәрме. Кыска гына вакыт эчендә ике йөздән артык кеше кырыла да бетә. Бу фаҗигале хәлне күргәннән соң, без фронтта "пушечное мясо"ның хикмәтле әйтем генә түгел икәнлеген, кеше гомеренең сукыр бер тиен дә тормаганлыгын аңладык. Шулай да. соңлап булса да. тиешле нәтиҗә ясалгандыр, һәрхәлдә безнең юнәлештә башкача мондый "сугышчыларның" үзләрен генә, ветераннар белән аралаштырмыйча. алгы сызыкка кертеп җибәрмәделәр.
Бу вакыйгалардан соң. июльнең 15-17 ләре тирәсендә, безнең бригада Пружаныны уң якта калдырып. Көнбатыш Буг елгасының аръягына чыкты. Бу урында ул әле безнең хәрәкәтебезгә киртә булырлык зур су түгел иде. Ул СССР-Польша чигендә генә зур суга әйләнәчәк.
Аны үткәч, безнең бригаданы икенче эшелонга күчерделәр. Бу күчерү безгә ял бирергә теләгәннән генә түгел иде, әлбәттә. Алда—Польша. Бер-ике җитди генә омтылсак, без анда булачакбыз. Димәк, моның өчен ныклы әзерләнергә кирәк Бу юлы хәрби яктан гына түгел. Безгә “дус" ил булса да—пропагандабыз шулай ди иде— барыбер чит ил. Ил чиген үттекме, безнең статусыбыз да үзгәрә—без азат итүче армиягә әйләнәбез. Шушы тарихи зур миссиягә лаек булырга тиешлебез. Шушы юнәлештә “эшкәртергә" дә тотындылар. Парт-политработникларыбыз лекция укый, доклад сөйли. Гомумән, безне иҗтимагый-сәяси яктан Польша, аның халкы белән очрашуга әзерлиләр. Анда кергәч үзеңне тота белергә тиешсең! Үзебез дә. йөзгә оят китермәслек булыйк, дип тырышабыз. Хәрби җиһазларыбызны карау, аларны тәртипкә китерү, алдагы сугышларга әзерләнү белән беррәттән. үзебезне дә карарга тырышабыз. Тазартынабыз. яманабыз, юынабыз. Старшиналар солдатларның тишек- тошык киемнәрен алыштырдылар, мөмкин булганча ремонтладык. Кайберләрсбезгә яңа гимнастерка, ботинка, обмоткалар да эләккәлөде. Тазарыну, юыну өчен су якын. Бушаган арада күмәкләшеп су коенып, юынып килергә дә өлгерәбез. Рәте чыкканда, балык шартлатып алуны да онытмыйбыз. Моның өчен мөмкинлекләр юк түгел.
Без туктаган урында Көнбатыш Буг елгасы, безнең тирәдәге Димнән киңрәк булса да. сайрак. тирәнлеге күкрәктән артмый. Ашкынып аккан, төбе ялтырап яткан таза сулы матур елга. Көннәр кояшлы, җылы. Шундый көннәрнең берсендә без иптәшем Ильницкий белән бер-ике "лимонка" алдык та елга буена барып, аның әйләнмәләнеп аккан, тирәнрәк урынына граната бәргән идек, вак балыклар белән бергә су өстенә зур гына чуртан калкып чыкты. Мин тиз генә өс киемнәремне салып ташладым да— елгага' Суның агышы шәп булганлыктан, мин чишенгәләгәнче. суга төшкәләгәнче. чуртаныбыз бата-калка ару гына агып та өлгергән. Иптәшем Ильницкий яр башыннан минем балыкка карап йөзүемне: “уңга, сулга, үтеп киттең, арттарак". дип бара торгач, чуртанны куып җитеп тотып алдым да, муенын сындырып, борыныннан авызга кабып, йөзә-атлый балыкны алып чыктым. Кәсебебез уңганга шатланып частька кайткан идек, бригадабызда “ЧГГ.
Без балыкта йөргәндә, башкалар да тик тормаганнар икән.
Ике солдатыбыз—берсе ару гына олы яшьләрдә иде—латыш, ул безгә Тамбов урманнарыннан ук таныш, уңны-сулны, яраган белән ярамаганны белми торган кеше дә кебек түгел иде, икенчесе рус егете—ерак булмаган бер хуторга барып, кулында корал булгач куркытып, анда яшәгән ана белән кызны чиратлап көчлиләр Моның белән генә эш бетсә, бәлкем, тегеләре дә тавыш күтәреп тормаган булырлар иде Юк шул, "ләззәтле эшләрен бетергәннән соң. өйдә ни нәрсә бар, җыеп алалар да алып китәләр.
Тегеләре артларыннан ук—бригада командованиесенә һәм бригада буенча "тревога' Сафка тезделәр Менә азар үзләре дә! Шул көннәрдә генә: "Әгәр дә кем дә кем мародерлыкта, яисә башка шундый эшләрдә беленсә, аңа җәза кагы булачак”,— дигән кисәтү булган иде. Моны раслау өчен мисал да булды. Шундук хәрби трибуналның карары чыкты: атарга!
Бу приговорны ишеткәч, теге апалар җылый-җылый: "Без бит әйберләребезне
кайтарып бирсеннәр дип кенә килгән идек"—диешеп карасалар да. "Әйберләрегезне алдыгыз, калганы сезнең эш түгел”,— дип, аларны озатып куйдылар Бригада алдында чокыр казыттырып— приговорны башкарырга' Монын белән генә "жәзалау"* церемониясе бетми әле. Бригаданың һәр офицеры, үзенең шәхси коралыннан, аларнын һәрберсенә тагы да берәр тапкыр атарга тиеш булды. Монысы инде анын әгәр дә мәгәр тагы да шушындый эшләрне кабатлаучы табылса, аны менә нәрсә көтә, диюгә кисәтү иде. Икенчедән, ул вакытта бездә һәр жирдә дә хөкем сөргән гомум мәрхәмәтсезлекнең чагылышы иде ул.
Бу вакыйгалардан соң икенче көнгә каршы төндә без алга киткән фронтны куа киттек.
Польша җирендә
Б
езнең бригада фронтны куып җиткәндә, безнең көчләр, фашист гаскәрләрен эзәрлекли барып Көнбатыш Буг елгасын үткәч, сугышны туктатып та тормастан, Польшага да барып кергән булып чыкты
Ул көннәр, ил чигенә чыгу өчен барган һөҗүм сугышлары тарихи әһәмияткә ия булулары белән билгеле. Бу хакта әле Мәскәү, Сталинград окопларыннан. Идел ярларыннан хыялланып килгән солдатлар һөҗүмне шулкадәрс зур рухи күтәренкелек, тәвәккәллек белән алып бардылар ки, дошманга оборона өчен уңайлы шартлар булса да, алар ашыгыч рәвешгә качарга мәҗбүр булдылар
Бу һөҗүм без килер алдыннан төнлә генә үткәрелгән булган, анын әле шаукымы да бетмәгән иде. Караш ы Таң сызылып кына килә. Вакытның шулай иртә булуына карамастан, күпер алды, Буг елгасы яр буйлары хәрби техника, төрле гаскәрләр— танкистлар, тупчылар, саперлар, кыр кухнялары, атлылар, җәяүлеләр белән шыгрым тулы.
Күпердән ерак та түгел урман кырларында зенитчылар да урнашып өлгергән Барысының да көн ачылганчы, Буг елгасының ар ягына иркенлекләргә чыгып каласылары килә. Билгеле, хикмәт анда гына түгел. Әгәр дә бу шартларда монда озакка тукталып калып, дошман безнең позицияләребезне улга тота башласа, һаваданмы, җирдәнме аермасыз, безгә аларнын зур зыян китерүләре мөмкин иде Тизрәк алга, елга аръягына' Ләкин бу мәхшәр халыкны, кылдан нечкә сират күпере диярлек тар күпердән тиз арада үткәреп җибәрү мөмкин булмаганлыктан. елга аръягындагы яулап алынган плацдармнарны ныгыту, киңәйтү, тәүгеләр артыннан барасы авыр кораллы көчләргә уңай шартлар булдыру ниятеннән беренче чирагта жәяүле гаскәрләрне үткәреп җибәрү мотлак иде. Хәер, моңа алар үзләре дә—карабин, автомат, пулеметларын иңбашларына салын, авырайган аякларын лашлыр-лошпыр сөйрн- сөйри, күпер такталарын шыгырдатып-шыгырдатып туктаусыз үтеп кенә торалар Күрәсең, беренче эшелон белән бер сафларда килгән булгандыр, чик сакчыларыбыз да мондалар Аларнын яшел фуражкаларын монда күрү, безнең күңелләрдә горурлык, канәгатьләнү хисләре тудыра, авыр югалтуларыбыз юкка гына булмаган, без ил чигендә! Фронтның башка участокларында да шул ук хәлләр булгандыр, дип уйлыйм Ни арададыр, ераклардан күренерлек итеп, күпер алды мәйданына "СССР" дип язылган чик баганаларын утыртып куярг а да өлг ергәннәр Хәзер инде син аларнын күзәтүләреннән, тикшерүләреннән, рөхсәтеннән башка, ил чикләрен тиз арада дөбер-шатыр гына үтеп китә алмыйсың
Дивизион командиры капитан Волков, һәрвакы патыча, безне кабаландыра, ашыктыра, күпер алдына китереп җиткерә алса да, булды дигәндә Стоп! Күпер аша үткәреп җибәрү белән командалык иткән гомумгаскәри полковник, безнең нинди частьтан икәнлегебезне белгәннән соң. коры г ына "Капитан, вам там еше нечего делать. огведите свой дивизион вон туда и нс мешайте здесь работаюшим дип зенитчылар тукталып калган урынга күрсәтте. Үзе күпер аръягына чыгерга чәбәләнешен йөрүчеләр арасына кереп югалды
Фронтта нинди генә гаҗәеп хәлләр булмый Күрсәтелгән төбәккә барып урнаша гына башлаган идек, Буз елгасы буйларын яңгырата-яңгырата, сул флангтан буталчык рәвештә мылтык ату тавышлары ишетелде. Коралларыбызны алабыз да урман кырына ташланабыз. Бер яктан икенче якка чайпала-чайпала, зур гына бер соргылт нәрсә безгә таба ат ы.га икән Шуна карагг аталар булып чыкты
Көн әле ачылып җитмәгән, эңгер-меңгер. Яр буйларының уйсурак урыннары томанлырак. Шуңа күрә бу нәрсәнең ни икәнлеге бик күренеп тә тормый. Ярга килеп җитмәстән. аңа таба уң флангтан тагын ата башладылар. Карана торгач, минем башка суккан кебек булып китте—бу бит сарыклар. Ике-өч йөз башлап булыр. Каян, ни рәвештә монда килеп чыкканнар? Аларның сарыклар икәнен белеп алуымнан шатланыпмы, әллә адәм балаларының аларны вәхшиләрчә кыруларына ачуым кузгалыпмы: "смотрите, смотрите, на овцов стреляют”,—дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. ‘‘Прекратите стрельбу!”—дигән тавыш яңгырады. Ләкин соң. Эшлисе эш эшләнгән. Безнең алдагы ачыклык үтерелгән, яраланган, аякланырга тырышып үрмәкләп. арт саннарын сөйрәп, әүмәкләп тә яткан сарыклар белән тулып өлгерде. Исән калганнары да озак вакыт кая барып бәрелергә белмичә чабулашып йөрделәр.
Без төш алдыннан гына күпер аша үтеп китә алдык. Буш түгел. Солдатларның иртәнге тынлыкта шау-шу куптарып сарыкларны күпләп аткан-кырган чагында, безнең арада аларны жәлләүчеләр булган булсалар да. күпләребез, фронтның алгы сызыгында көн саен сиңа трофей очрап тормый, ә монда алар үзләре чабулашып килә, әгәр дә без форсаттан файдаланып калмасак. ахмаклык булыр иде. дип уйлаганбыздыр.
Бер төркем иптәшләребез “тайт” дигәндә—табылып кына торалар, сарык төркеменә ябырылып, дистәләгән сарыкларны җилкәләренә салып алып та китте. Атылган, яраланганнарын түгел, чабулап йөргәннәрен. Без аларны. өлкән офицерлар күреп калгалаганчы дип. ашыга-ашыга, машиналарыбызның кузовына яшереп, үзебез күперне чыкканда каплап утырабыз, дип урыннар да әзерлибез. Бу гамәлебез дөрес булып чыкты. Күпер аша үткәндә, чик сакчыларының: "Кузовыгызда нәрсәләр ул?", диюләренә, гамьсез генә кыяфәткә керергә тырышып: “Нәрсә булсын, хәрби приборлар" дигәч, актарынып тормадылар. Үтеп киттек.
Менә без Польша җирендә. Бераздан Буг елгасының яр буена урнашкан, зур булмаган шәһәрчеккә килеп кердек. Беренче карашта туган уй. хисләр! Нәрсә-нәрсә. мондый хәлне күрербез, очратырбыз дип уйламаган идек—аерма җир белән күк арасы. Сугыш алды елларындагы гадәти тыныч тормыш хөкем сөрә кебек. Бәлкем, сугыш кырларында йөреп, мондый күренешләрдән ерагаеп өлгергәнгә дә. шулай күренгәндер.
Фронт әле төнлә генә үтеп китүенә карамастан, шәһәр кибетләре эшли иде. Хәтта фәхешханәләре дә бар икән, аның да эшләгәнлеге беленде. Бу хәбәр яшен тизлегендә таралып, солдатларыбыз арасында дәртле җанландыру тудырды. Солдат эшсез торып калдымы, көт тә тор: ул эзләнә башлый. Берничә сәгатькә тукталып калган арада, дивизионыбызның, хуҗалык взводының ике сержанты фәхешханәдә күңелләрен күреп чыгарга да өлгергәннәр. Безнең батареяның егетләре дә тик утырмаганнар. Алтынчы пост начальнигы сержант Ковалев та шундый ук диярлек очрашуга тап була. Бер йортта аңа карт белән карчык—бер капчык он. яисә шуңа бәрабәр булырлык азык-төлеккә 16 яшьлек кызны тәкъдим итәләр. Моны кайтып сөйләгән сержантыбызның тел төбе, күз карашы, йөзе, капчыгын түгел, йөген дә жәлләмәс, диләр иде.
Бу көтмәгәндә, аяк астыннан гына купкан ыгы-зыгы ни булып беткән булыр иде. әгәр дивизион командованиесе. болар турында белеп, безне җыеп алып, каты шелтәләр белән янамаса. Сарык инициаторлары белән фәхешханәгә барып йөрүчеләргә каты гына җәза да эләккән булыр иде. фронт шартларында боларны штраф ротадан башка тормышка ашыру мөмкин булмаганлык кына аларны коткарып алып калды.
Безнең фронт тормышыбызда Висла елгасына барып җиткәнче, әллә ни искә алырлык башка вакыйгалар да. авыр сугышлар да, сафларыбызда югалтулар да булмады. Шулай бара торгач, июль азаклары—август башларында Варшавадан астарак Висла елгасына барып җитмәстән. берничә километрлар кала, калын нарат урманы эчендә туктап, үзәк станциябезне шунда урнаштырдык, постларыбыз Висла яр буйларына пехотачылар белән бер сызыкта туры килде. Бу тукталуыбыз хәтсез озакка булып чыкты.
Поляклар безне Варшаваларына гына түгел, илләренә дә кертергә теләмиләр Аларның төп максаты—без килеп ныгып өлгергәләгәнче. Варшаваларын азат итеп Лондондагы буржуаз хөкүмәтен кайтарып утыртып кую икән ’
Аларнын безгә карата шундый карашлары, билгеле, күңелләребездә ризасызлык тудырды, ачуыбызны китерде—без аларны азат итәбез, ә алар?! '"Теләмиләр икән, ну и хрсн с ними". дип сүгенеп тә жиппәргәли идек
Әйтергә кирәк, бу вакыйгаларга кадәр дә, бездә полякларга карата әллә ни тугандашлык тойгылары кайный, дип әйтеп булмый иде Монын сәбәпләре дә юк түгелдер. Ырымбур өлкәсенең Тоцк хәрби лагереның АИР мәктәбендә укыган вакытыбызда безгә болай аңлаттылар. 1939 елда Алманиян Польшага һөжүм башлагач, поляклар чигенә барып, безнең ил җирләренә килеп керәләр, әмма 1941 елны Германия безгә сугыш башлагач, безнен белән бер сафта үз илләрен азат итәргә барырга теләмиләр, шунлыктан аларны 1942 елны илебездән чыгарып җибәрәләр.
Кая безгә—ул вакытгаг~ы 18-19 яшьлек малайларга барысының да төп сәбәпләрен аңларга, руслар белән поляклар арасында гасырлар буена килешә алмаслык катлаулы мөнәсәбәтләрнең яшәп килгәнлекләрен, киләчәктә дә аларнын нинди юнәлештә дәвам итәчәкләрен белергә. Әгәр шул көннәрне Варшавадагы баш күтәргән Польша патриотлары үзләренең ил язмышларын үз кулларына ала атмасалар. сугышның ничек кенә бетүенә карамастан, аларнын илләре барыбер оккупация астында калачакларын сизенә идек. Ул шулай булып бетте дә. Дөрес, алар 1945 елны, теләсәләр-теләмәсәләр дә, барыбер безнең ярдәмнән башка фашистларны җиңә дә, үз илләрен үзләре генә азат итә дә алмыйлар иде. Сугыштан соң безнең илгә бәйле булып каласы кнлмәсә дә, ярты гасыр диярлек Польша безгә бәйле булып яшәде, тик СССР дигән ил таркалгач кына үзләре теләгәнчә яши башлады Ул чакта, ягъни 1944 елда, без моны каян белик9 Әле 1939 елда ук СССР белән I ерманиянең Польшаны бүлешү турындагы яшерен килешүе булганын, шул елда ук 20 мең поляк офицерын Сталинның приказы белән атып үтерүне без сиксәненче еллар азагында гына белдек.
Бу чакта фронт исә Варшава вакыйгаларына бәйле хәрәкәтләрен берникадәре әкренәйтә төшеп, безнең участокта тукталыбрак калган кебек булып күренсә дә, профессионал таләпләренә ярашлы үз тормышы, үз мәшәкатьләре белән яшәвен дәвам итте алгы сызыкларга яңа көчләр килә, хәрби корал, матди җиһазлар белән тулыландырыла. Гомумән, фронтыбыз, күзгә күренеп. Висла елгасының аръягына чыгарга әзерләнә иде.
Бу таләпләргә ярашлы безнең тупчыларыбыз да, фашист гаскәрләренең төп игътибары әле гамәлдә Варшава восстаниесен бастыруга юнәлтелтәнлегеннән файдаланып, моның өчен дошманның анда тупланган кораллы көчләренә мөмкин кадәрс күбрәк югалтулар китерү ниятеннән Висла аръягы позицияләрен интенсив рәвештә утка тотты. Кайбер көннәрне бу атышлар артиллерия дуэленә әверелеп, гадөгтә дошман туплары да безнен бригаданыкы кебек еракка ага торган зрс калибрлылары белән атып, ядрәләре безнең түбә очыннан (объектлары без түгел) һава тыгызлыгын ярып, кайбер мәлләрдә икс якның да ядрәләре бер тәңгәлдә очраша иде. Нәтиҗәдә барлыкка килә торган һава дулкыны күп мәртәбәләргә артып, тирә- якны күк күкрәп, яшен аткан кебек дер селкетә иде Безнең баш очларыбыздан ике якка үлем ява безнекеләр елга аръягына ата, немецлар—бездән хәтсез артта урнашкан тупчыларыбыз позицияләренә Менә шулай икс ут эчендә калабыз
Бе знең белән дошман арасында зур су киртәсе—Висла елгасы булу, безне аларнын утларыннан да. гаскәрләренең турыдан-туры безгә каршы һөҗүм оештыра алу мөмкинлекләреннән дә саклый Вакыты-вакыты белән без монда үзебезне бөтенләй диярлек тыныч шартларда кебек хис итә идек
Тирә-якның күккә ашып үскән куе нарат урманы, аның аңкып торган сагызлы агачларының хуш исләре бу тойгы-хисләребсзнс тагы да көчәйтә, күңелләребезгә җиңеллек өсти иде. Чык, йөре. аяк астындагы үлән аралаш, күпереп торган ылыс гүшәкләренә сузылып ят. ауна, тәгәрә, ял ит. Алда әле күпме чакрымнар атлыйсы ! Гел генә фронт, сугыш, үлем, яралану турында гына уйланырга, сөйләнергә дигәнме Ә дөнья нинди матур Безгә нибары унсигез-унтугыз яшь. Күңел ачасы да килә. Үзәк станциябезнең дежурдан буш солдатлары шулай эшлиләр дә. Уңае чыкканда, кайберләре Висла елгасы яр буйларына барып, ана карап **Эх. суында да коенып булса иде”, диешеп кайтып, аның матурлыгы, гүзәллеге турында сокланып сөйлиләр иде.
Хәзергә безгә биредә никадәре генә тыныч, куркынычсыз, уңайлы кебек күренсә дә: "Югалтма, солдат, сизгерлегеңне, сак бул. фронт кайда да фронт"—дигән кагыйдәне онытмый идек. Көндезме ул, төнләме, тыныч булып күренсә дә, якында гына сугыш кайный.
Безнең тирәдә дошман көчләренең игътибарын җәлеп итәрдәй әллә ни зур көчләр дә юк. Бердәнбер тупчылар батареясы гына. Алары да әле аның көненә берничә мәртәбә тиз-тиз генә атып алалар да тукталып калалар, атып алалар да. .
Шундый атышларның берсендә—ату-шартлау! Бу ни хәл? Әллә күрше тупчыларыбыз үзләрен шартлаттылар инде, диешәбез. Минометчылар арасында андый хәлләр булгалаганын белә идек, әмма. .
Чираттагы ату-шартлаудан соң. кырдагы агач башлары өзелеп төшеп, ярылган ядрә ярчыклары пырт-пырт машинабызның брезент япмасын ерта-ерта кереп, идәннәргә бәрелә-сугыла башлагач та әле эшне аңлап бетермибез. Үзәк станция начальнигы сержант Титков: —“Ребята, это же по нас стреляют, быстро в укрытие”,— дип кычкыргач кына кабаланышып: “Башларыбызны гына булса да коткарыйк”,— диешеп, тизрәк сикерешеп төшәбез дә машина астына кереп ятабыз. Барыбыз да түгел Наушниклар киеп, үзәк станция артында дежурда утырган сержант Локманов. берничә секундка артта калып: —“Ребята, я ранен”—дип кереп ятты.
Ул арада: “Прекратите! Что вы делаете! По своим же, сволочи! Мать вашу ” дигән сүгенү, акырыш, кычкырыш тавышлары белән бөтен урман эче тулды. Атыш туктау белән, яткан урыннарыбыздан шикләнә-шикләнә генә бер-бер артлы чыга башладык. Сержант Локманов кына, куллары белән башын тоткан да, ятуын дәвам итә. "Атыш бетте. Локманов, чык!” дибез. Ләкин җавап юк. Үзе кереп ята алгач, без аны җитди яралангандыр, дип уйламаганбыз, күрәсең, чөнки болай караганда андый- мондый яра булырлык нәрсәсе дә күренми иде. Тагы бер дәшүебезгә дә җавап булмагач, куркыша-куркыша гына машина артыннан ипләп кенә тартып чыгардык. Иөз ягына әйләндереп салу белән йөрәкләр “жу” итеп китте—авыз тирәләрендә күбек, маңгаенда кан тамчысы һәм кечкенә генә яра. Күзләре төссезләнеп сүнеп тә өлгергәннәр. Күңелләрдә ачу. рәнжү! Кем гаепле? Үзебезнең тупчыларыбыз кулыннан һәлак булу. Нинди фаҗигале үлем!
Бәлки, үзебезнең тупчылар кулыннан һәлак булгангадыр, һәр хәлдә онытылганнан түгел, сугыштан соң дивизионыбызның фронтта эшләгән эшләренә, югалтуларына йомгак ясаган чакта да аның фамилиясенә урын табылмады. Хәер, ул гына да түгел, алдыйлар әле безнең батареябызда берничә булды.
Сержант Локманов (үзенең сөйләве буенча) бәләкәйдән ятим калып Башкортстанның Дүртөйле балалар йортында тәрбияләнеп үсеп, шуннан армиягә алынган, буйга зур түгел, чибек кенә гәүдәле сержант иде.. Тазалыгы да шәптән түгел, бер ягына кырынаебрак атлый иде. Бер кулбашы икенчесенә караганда күтәренкерәк, шуңа күрә бер кулы икенчесеннән кыскарак та кебек күренә иде. Шунлыктан аны авыр эшләргә алмыйлар, аерым заданиеләргә җибәрмиләр иде. Аның батареядагы төп вазифасы—үзәк станция артында утырып, постлар белән телефон аша өзлексез элемтәне тәэмин итү. Ә менә холкы ягыннан ару кырыс, ярыйсы гына үзсүзле дә. Командирлар белән әрепләшергә дә бик тартынып тормый. Башкалар белән бик аралашмады, якын гына иптәше-сердәше булмады. Тик олы яшьләрдәге украинлы, шоферлар командиры өлкән сержант Христич белән генә якын булды Тамбов урманнарыннан бирле Локмановка шефлык күрсәтә килде. Ул аны үз энесе кебегрәк якын күрә иде Локмановның үлеме аның өчен зур кайгы булды. Үзенең ниндидер без белмәгән юанычын югалтты булса кирәк. Безгә ул аны җирләргә рөхсәт итмәде. Үзе алып китеп, юып. таза киемнәрен киендереп, каберен мөселманча ләхетләп казып, урман кырына чыгарып җирләде. Без Локманов кабере өстенә туфраклар гына сала алдык Өстенә үзен алып киткән ядрә гильзасын кисеп ай билгесе белән һәйкәл дә утыртып куйдык Андагы позициядән киткәнче, аның каберен әйбәтләүне дәвам иттек, өстен чирәм белән каплап, киртәләп куйдык.
Локманов белән бер вакытта үзәк станциягә килгән икенче пост начальнигы сержант Новоцельцев та яраланган иде. Ярасы артык авыр булмаганлыктан, ул госпитальгә барудан баш тартты (ядрә ярчыгы җилкә тирәсен ертып үткән иде). Ай чамасы муенын бора алмыйча йөрсә дә, постын калдырмаганы өчен батареябызда беренчеләрдән булып аны өченче дәрәҗә “Дан ордены” белән бүләкләделәр. Бу хәл сугышта: V одних грудь в крестах, у друптх голова в кустах”, дигән әйтемгә ачык мисал булды. Ул әле тагы да бер мәртәбә шулай ук җиңел генә яраланып, икенче
дорәжә “Дан ордены" белән бүләкләнергә дә өлгерде. Егетләр “Бер нәрсә кабатлана башласа, өчкә кадәр була, диләр, хәерлегә булсын”,—диделәр Исән калды. Ул Мәскәүдән иде. Миңа анын белән тагын бер мәртәбә, 1952 елны. Мәскәүдә очрашырга туры килде. Ул Мәскәү университетының яна бинасын төзүдә катнашып, тагы бер, бу юлы Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән иде
Без әле Локманов үлгәч, шул урында хәтсезгә калсак та, безгә Висланы кичеп чыгарга, Варшаваны азат итүдә катнашырга туры килмәде 1944 елның сентябрь азакларында безне кире Белоруссиягә алып киттеләр
Китәр алдыннан Локмановның кабере янына барып пилоткаларыбызны салып саубуллаштык. Сугышта үлгән кешеләрнең урыннары оҗмахта була диләр, шулай булсын, амин, дип киттем мин аннан.
ерничә атналар ял итеп, бригадабыз, дивизионыбыз, батареябызны өстәмә
корал, хәрби җиһазлар белән тулыландырып, сугыш барышларында
таушалган, ватылган, җимерелгәннәрен мөмкин кадәре яңадан хезмәт итәрдәй хәлгә җиткереп—ремонтлап, запасларыбызны азык-төлек белән тулыландырып, солдатларыбызның өс-башларын, аяк киемнәрен дә карап, ямап, бөтенләндерсп, “рухи-сәяси азык” белән "тукландырганнан" соң без Белоруссиянең Волковск шәһәре тирәләрендә эшелоннарга төялеп (димәк, барасы җирләребез, үтәсе юлларыбыз якыннардан булмаячак) Белоруссиянең гөньяк-көнчыгышына карап, яңа фро1ттка, яңа сугыш-бәрелешләргә таба юл алдык,
Фронтның бу тирәләрдән күптән түгел генә үтеп китүенә карамастан, безнең барасы юлларыбыз төзекләндерелеп, алардан хәрби техника, солдатлар төялгән нпелоннар һәр якларга туктаусыз гөжләшеп үтеп кенә тора. Без аларнын шул кадәре тиз арада сафка керүләрен күреп, шатланышып кына калмыйча, аларны үзебезнең жиңүләребезнең нәтиҗәсе, һөҗүм темпларының үсеше, тылларыбызнын ныгый баруы нәтиҗәсе дип тә кабул игә идек. Ә менә юл өстендәге очрый барган авыл, разъезд, станция, шәһәрләрнең күренеше Кая карама, ватык-җимерек, көл-күмергә әйләнеп беткән йорт-каралтылар Кеше, мал-туарлар, хәтта этләр дә күренми, өрмиләр да. Алары да фашист солдатлары тарафыннан кырылып бетерелгәннәр һәр тарафларда күңелләрне авырайта торган моңсу тынлык, кошлар да очмый, сандугачлар да сайрамый, җилләр дә исми кебек. Кешеләр күренсәләр дә сирәк-мирәк, уттан калган калдык-постыклардан өелеп, ябып куелган лапаслар, куышлар, землянкалар тирәләрендә эзләнеп, актарынып, йорт җиһазларын яңадан аякка бастырырга гырмшып йөрүче карт-корылар гына
Билгеле, без монарчы да андый күренешләр белән очрашкан, янган, җимерелгән авыл, йортларның күплеген белгән булсак та монда бигрәк тә күплеге күңелләргә нык тәэсир итте.
Хәзерге юл барышында аларны чакрым, адым саен диярлек күреп була, сугышның ил, халык өчен никадәре авыр югалтулар белән сугарылганлыгын маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе, зиһенең, бөтен барлыгын белән күрә, аңлый башлыйсын. Болар безнен фашистларга бушан нәфрәтле карашыбызны тагы да кискенләштерде Бу адәм актыкларың тизрәк бетерәсе иде, дигән теләкләребезне көчәйтте Шушы җимерекләр безне алга өнди, тизрәк алга, дошманга каршы сугыш алып баручы иптәшләребез янына ашыктыра иде.
Шушындый уй-фикер, тойгы-хисләребсзнең астында, сугышның “эшләгән пиләрен" күзәтә-күзәтә хәтсез көннәр барганнан соң, без Литва чигенә килеп терәлдек Терәләбез диюем .' Ул вакытта Литва безнең союздаш республика булып, фашист оккупантларыннан азат ителеп бетелгән булса да, Польшага керсре алдындагы кебек (анын чигенә килеп җитүебез белән), сәбәпләрен бигүк аңлатып тормастан, командирларыбыз “Хәзер без Литвага керәбез, анда кергәч, эшелоннарыбыз тукталып торганда, вагоннардан чыкмаска, эзләнеп, күренеп йөрмәскә, кешеләре белән аралашмаска, сакта сизгер булырга", дип боерык бирделәр Кнрәк-нитә калса, шәхси коралларыбыз ә «ер булырга тиеш, дип кнсәтеп тә куйдылар Кисәтү генә түгел, фронт штаты таләпләренә ярашлы, карабин, автомат патроннары, кул гранаталары кирәг сичә тулыландырылды. Әмма солдатның башына никадәре генә тукыма, аңлатма.
Литваны үткәндә
күпләренең канына сеңгән: “Бу минем өчен түгел, минем белән мондый хәлләр булмаячак", дигән фикер йөртүчеләр дә булмады түгел.
Менә шушындый "минем өчен түгел"ләргә мисал. Безнен дивизионның бер солдаты серле рәвештә үлде. Ул Литваны үтеп беткәнче, төрлесе-төрле урыннарда литвалылар тарафыннан фаҗигале рәвештә үтерелеп, кайсысы кайда эләкте шунда тиз-тнз генә чокылган каберлекләрнең берсенә күмелеп калдырылды.
Литвалыларның шундый дошман караш белән озатуларын тоеп, без 1944 елның октябрь азаклары—ноябрь башларында Вильнюс, Каунас шәһәрләренең күкләренә ашып торган биек манаралы йортларын ераклардан гына карый-карый үтеп, “менә кайда булган икән безнең юл очларыбыз, киләсе урыннарыбыз",—диешеп. Алманиянең Көнчыгыш Пруссия территориясенә килеп кердек.
Көнчыгыш Пруссиядә
Б
у вакыйганы без сугышларда катнаша башлаганнан бирле дулкынланып көтеп алдык, аның шулай булуын кулыбыздан килгәнчә тизләтергә, якынайтырга да тырышып, аның белән ничегрәк очрашачагыбызның төрле
вариантларын күз алдына китереп йөрсәк тә, чынбарлыкта бөтенләй дә без көтмәгәндә, бик тә гади, бертөрле героик вакыйгалар белән дә бәйләнмәгән шартларда үтте. Ни сина дошман солдатлары, ни һавадан утка тоту, ни пулемет тыкылдаулары, мина, туп атышлары, ядрә шартлаулары—берсе дә булмады.
Ике ил чиге, алар арасында безнең Дим чамасы гына елга. Аның аша үзебезнең саперлар салган агач күпер. Ар ягында ил чиге баганасына, ераклардан күренерлек итеп. “Германия" дип язылган такта беркетелеп куелган.
1941 елны шушы кырлардан безнең илебезне яулап алабыз, дип походка чыккан идегез—рольләребез алмашынды. “Ни теләсәгез, шуңа ирештегез булса кирәк, хәзер инде без монда, поделом вам", диешеп күперне үтеп китәбез.
Беренчеләрдән булып түгел. Без килгәндә. Көнчыгыш Пруссиянең ару күләмле генә өлеше безнең көчләр тарафыннан яулап алынып, алар анда позицияләрен ныгытырга да өлгергәннәр иде инде.
Бу турыда "Икенче бөтендөнья сугышы тарихьГның 9 томында (146 битендә): “Наступление Советских войск в Прибалтике способствовало успешным действиям 3-го Белорусского фронта в Восточной Пруссии.
С 16 по 30 октября 1944 года силами пяти общевойсковых армий они прорвали оборону противника на Гумбиненском направлении и в 100 километровой полосе продвинулись на глубину 60 километров, перенеся. таким образом, боевые действия на территорию фашистской Германии",—дип язылган.
Күперне чыгып, 10-15 километрлап барганнан соң, без зур гына Гросс Тракении дигән немец авылы уртасына кереп тукталып, хәрби җиһазларыбызны бушатып, сугышчан позициягә урнашырга дигән боерык алдык. Рекогносцировка вакытында без бу плацдармның уң флангында туктаганлыгыбызны белдек. Шушы көннән алып безнең өчен сугышның иң авыр, иң озакка сузылган “Көнчыгыш Пруссия операциясе" башланды.
Безнең Көнчыгыш Пруссия сугышларында катнашу вакытын ике периодка— пассив позицион һәм актив (һөҗүм сугышлары) периодларга бүлеп булыр иде. Беренче периоды Гросс Тракенинга килеп керүебездән башланып. 1945 елның 13 гыйнварына кадәр дәвам итсә (бу периодта безнең көчләр үзләренең күптән түгел яулап алган позицияләрендә тукталып калып, каты оборонаг а күчеп тора), икенче периоды шушы, әле генә искә алган датадан, ул асылда Көнчыгыш Пруссия операциясенең рәсми башлану датасы да булып. Алманиянең монда тутланган барлык кораллы көчләрен тар-мар итә-нтә территориясен яулап алганчыга кадәр дәвам итте.
Югарыда без бу сугышларның тәүге өлешен позицион, ягъни пассив дип атасак та. аңлашыладыр, аны шулай дип шартлы рәвештә генә атап була иде Фрон г пассив дигән чакларында да бөтенләйгә тынып бетеп тормый, пыскып янган учак уты кебек, вакыты-вакыты белән, йә бер. йә икенче, чикле урында дөрләп китеп алгы сызыктагы бөтен кораллы көчләрнең утын өскә бәреп чыгаргалый. кайбер чакларда мондый хәлләрне каршы торган көчләр, үзләре бер-берсенсң ут нокталарын аныклау, оборона
линияләренең торышын капшап карау, сугышчан разведка ясап тел эләктерү өчен файдаланалар, бер-берсенә коткы салгалыйлар.
Билгеле, боларны каршы яклар үзләре дә аңлый: болар булачак сугышларга әзерлек чаралары. Берәүләренең яулап алган позицияләрендә озаклап утырып тормаячаклары, икенчеләренең каршылык күрсәтмичә генә чигенмәячәкләре билгеле инде. Бигрәк тә сугыш бөтен фронт линияләре буйлап Алманиянең үз чикләренә килеп җитеп, үз җирләренә күчә барган көннәрдә Бу хәл сугыш барышының характерын да үзгәртә иде. Хәзер инде алар өчен сугыш, моңарчы үзләре оккупациаләгән илләрдә ни теләсәң шуны эшләп йөрү түгел, ә үз иленең бөтенлеген, җирен, халкының иминлеген, киләчәген саклау, яклау бурычына әйләнгән иде. Ягъни сугышның максаты да үзгәргән. Алай гына түгел, сугышның ахыры якынлаша барган саен, мәсьәлә тагы да җитдиләнеп, фашистик Ал ман ия бетү чигенә китерелеп терәлгән иде. Билгеле, болар буласы сугышларның мәрхәмәтсезлеген күпкә арттырачак иде.
Без аларның шулай булачагын монда килгәнче аңласак та, Гросс Тракенинга килеп керүебез белән, әгәр дә “үз өендә стеналар да ярдәм итә" дигән фараз дөрес булса, ул да безнең кулдан китеп, дошман ягына күчә иде Дөрес, бу очракта без дә югалып катмый идек. Дошманны эзәрлекли барып, аның үз иленә, үз территориясенә килеп керүебез үзе генә ни тора. Безнең күңелләрдә бу тойгылар моңарчы сизелмәгән тәвәккәллек, горурлык тойгылары тудыра—безне яна позицияләргә, үзебез өчен генә түгел, безгә кадәр дә шушы көннәрне якынайту, күрү өчен каты сугышларда үзләрен аямыйча безгә юллар ярып килеп җитә алмыйча күпсанлы сугыш яланнарында ятып кашан каһарман абыйларыбыз өчен лә алга, яңа җиңүләргә чакыра иде Хәзер эстафета безнең кулда, безнең бурыч—өлкән абыйларыбызнын шушы эшләрен дәвам итеп, ерткычлыкка чыккан дошманны үз өненә кире куып кертеп, юк итеп, озын сугыш елларында күп авырлыклар кичереп, иминлеккә, тынычлыкка сусаган халкыбызга җиңү алып кайту. Димәк, безнең өчен Көнчыгыш Пруссиягә килеп керүебез, фронтны алыштыру гына түгел, ә бәлки үтисе бурычыбызның мөһимлеген, әһәмиятен тагын да арттыра иде.
Гросс Тракенинга без төш вакытларында килеп кердек. Шәһәр уртасындагы бер- берсенә охшаган стандарт кирпеч йортларның берсенә барып туктадык, приказ алдык—үзәк станцияне шушы йортның подвалына урнаштырырга, калз аннарыбызга —алгы сызыкка!
Хәзергә монда тыныч, сугыш җимерекләре дә күренми. Күрснмәсәләр дә Каян беләсең? Кабаланышып эшкә тотынабыз
Безнең урнашасы подвалыбыз йорт күләменә тиң булып, берничә кат кирпечтән көймәләп, бүлмәләп, өстснә вак-төяк туп ядрәләре генә түгел, эреләре төшсәләр дә бирешмәслек итеп эшләнгән. Аның шундый ныклы булуы безне, үзәк станциябез өчен кат-кат түшәлмәләр салып блиндаж корудан азат итү генә түгел, исәнлеген өчен шикләнмичә эшләү өчен әйбәт шартлар да тудыралар иде Блиндажына килгәндә, күпме без аларны казыдык та, кордык та, салдык та Әгәр дә барысын бергә җыйганда, һәрберебезгә берәр җир асты сарае туры килгән булыр иде
Билгеле, без бу подвалга бик тә риза Кайчан әле аның шундыена очрыйсың9 Зурлыгы да, үзәк станцияне урнаштырудан башка, аны хезмәтләндерүчс сержант, солдатларыбызга ял итү өчен урыны да җитәрлек Мортның торак өлеше дә өч бүлмәле, йорг җиһазлары да юк түгел. Аларның берсендә батарея командиры, өлкән лейтенант Тихонов, калган икесендә взвод командирлары-лейтенантлар Щербатенко, Аснес, Шайззер урнаштылар.
Йортның чардак өлешендә дә, аерым керешле бүлмә булып, анда, үзенең матурлыгы, ачык көләч йөзле булуы белән солдат, сержантларыбыз арасында мәхәббәт яулап, абруй казанган санинструкторыбыз, украин кызы Мария урнашты Йортыбыз болдыры алдында күләме белән 20x30 метр чамалары сарай да бар Аның артына без махсус машинабызны урнаштырдык Тора-бара ул безнең постлардан килеп-китеп йөрүче иптәшләребез белән җыйнаулашып тәмәке тарта, гәпләшеп утыра торгазз урынга әйләнде.
Шулай арлы-бирле тәүге мәлне эшлисе эшләребезне йомгаклап, урыннарыбы зны үзләштереп беткәләгәнче, постка барасы иптәшләребез рекогносцировкадан кайтып, алма позицияләренә барып, тавыш алгычларын боевой взводка куеп, үзәк станциябезне эшкә җибәрергә өлгерде
Алда әйткәнчә, без туктаган урында фронт ярыйсы тыныч кебек тоелса да, тасмадагы язмалар аның бигүк алай түгеллеге турында сөйли иде Шу на карамастан, без ул көнне әллә ни эш кыра алмадык. Дөрес, төнлә дошманның берничә ут ноктасын эләктереп, координатларын аныкларга өлгерә алдык алуын. Артык түгел. Алдагы берничә көнне дә шул ук хәл кабатланды
Бездән элегрәк килгән тупчыларыбыз, кайбер дошман батареяларының позицияләрен билгеләп, утка тотырга өлгергән булсалар да, күрәсең, бигүк бастырып, сафтан чыгарып бетә алмаганнар Без килү белән, алар безгә шушы батареяларның координатларын аныклау бурычын куйдылар. Көннәр үтеп дошманның активлыгы үсә бару белән генә безнең игътибарыбызны яңа ут нокталары җәлеп итте. Бу зур төгәллек, җитезлек таләп итүче эш. Ничек тә тизрәк эләктереп алырга кирәк. Шулай да булгалый. Берсенең тавышларын язып барган вакытта икенчеләре атып өлгерсә, анарның тавышлары безнең язмаларга эләкми калуы ихтимал. Бу очракларда аларның тагы да атканнарын көтеп торырга туры килә.
Хәзерге мәлдә кайсысы куркынычрак, кайсысы күбрәк зыян китерә, шуларны алданрак эләктерергә тырышасын Ә мондый куркыныч нокталар артканнан-арта бара...
Безнекеләр дә тик тормый. Без килгәндә Гросс Тракенинныц тирә-ягы ачык ялан диярлек булса, октябрь азаклары—ноябрь башларында андый урыннар бетеп, бөтен тирә-ягы яңа көч, яңа техника белән тулып та өлгерде. Болар күзгә күренеп фронтыбызның яңа һөҗүм сугышларына әзерлек алып баруы турында сөйли иде. Шул ук фикерне хәрби частьларыбыэның материаль-техник яктан әзерлеге арта баруы гына түгел, подразделениеләребездәге иҗтимагый-сәяси эшләрнең җанлануы да раслый. Соңгысына аның тагы бер сәбәп—якынлашып килгән Бөек Октябрь социалистик революциясенең 27 еллыгы кушылды. Аңа багышлап политинформацияләр, партия, комсомол җыелышлары үткәрелде. Сугышта тапкырлык, батырлык күрсәткән солдат, сержантларыбызга багышланган “боевой листок”лар чыгаралар, армия газеталары да шул юнәлештә эш алып бара. Сирәк булса да тылдагы эшләрнең ничек барганлыгы турында, андагы аерым әһәмияткә ия булырлык фактларга урын бирелә. Исемдә калган шундый материалларның берсе: газеталарның кайсысындадыр Башкортстанның бөтен җир байлыкларын күрсәткән картасы басылган, аның кырында бер капитанның (кызганычка каршы, фамилиясе хәтердә сакланмаган) “Башкирия—жемчужина Урала” дигән мәкаләсе бирелгән иде. Мин ул мәкаләне газетадан кисеп алып, озак вакытлар иптәшләремә тәмәке төрергә бирмичә, таушалып беткәнче гимнастеркам кесәсендә саклап йөртеп, форсаты чыкканда “менә ул нинди безнең Башкортстаныбыз" дип горурланып сөйлим, мактанып җибәргәли идем.
Оборонада торган вакытларыбызда без хәрби вазифаларыбызны үтәүдән башка үзебезнең шәхси теләкләребезне тормышка ашыру өчен дә вакыт таба идек.
Гросс Тракенинга килеп кереп, булачак эш урыннарыбызны карап йөргәндә, мин югарыда искә алган өйнең чардак өлешендә, тәгәрмәче резинасыз велосипед күргән идем. Мөмкинлек килеп чыгу белән, мин аны алып төштем дә, бәлкем, берәр рәте чыгар дип, ышыграк урын табып, яшереп куйдым. Беренче буш вакыт килеп чыгу белән, аны үзебез урнашкан йортның артына алып чыктым да тәүге мәлне бәрелә- сугыла педаленә баскалый башладым Буш вакыт булдымы, тизрәк велосипедка. Атна чамасы үтүгә калтыр-колтыр булса да, егылмыйча шәйлә тәгәрмәчне әйләндерергә өйрәнеп тә җиттем. Хәзер инде шәпләп йөрү өчен чыныгу кирәк иде. Моның өчен әлеге урын мине канәгатьләндерә алмый—иркенлек җитми Без торган урынның уң флангында—Гросс Тракениннан чыгып фронт линиясенә параллель рәвештә, аңардан нке-өч километрлар чамасы болайрак, җимерелмәгән таш юл бар иде. Дәртләнеп, гайрәтләнеп китеп, бер чыктым шунда, ике. Андый-мондый куркыныч нәрсә сизелмәде. Бу хәлгә гадәтләнеп тә бетеп бара идем, чираттагы бер чыгуымда, көн шундый матур, кызарып кояш батып бара, сугыш юк диярсең, кызулап педальгә басам. Кылтыр-калтыр тавыш булса да, колаклар торгызылган. Ишетәм: алгы сызык—фронт ягыннан “Пок” дигән тавыш ишетелде. Җәһәт кенә шул якка башны борам, күрәм: юлдан ерак та түгел җирнең калку гына урынына “шап” итеп вак калибрлы туп ядрәсе килеп бәрелде. Төшкән урынында нидер мәл зырылдап әйләнеп, ычкынып китеп миңа таба очты. Мин шул ук мәлне, таш юадан велосипедым белән канауга очтым. Теге
нәрсә әллә болванка, әллә туп ядрәсе булып, ярылмады Ә төгәллек—снайперларча, димәк, мина төзәп атканнар, дип йомгак ясадым һәм башкача монда чыкмас булдым.
Без дошманны мыскыллау, кимсетү ниятеннәндерме, аларны булдыксызлар, мәгънәсезләр итеп күрсәтергә ярата идек Чынбарлыкта алар бик оста сугышчылар, төз атучылар Аларнын шундый икәнлекләрен бәяләп бетермәү вакыты-вакыты белән безгә бик кыйммәткә төшә иде.
Миңа әле аларның шундый ук оста снайпер булуларын тагы бер мәртәбә, бу юлы Берлинга керер алдыннан, “Мессершмит” астында калып, татырга туры килде
Чираттагы заданиедән кайтып килә идем, көтмәгәндә алгы сызыкта, бөтен кул коралларыннан котырынып ата башладылар. Тәҗрибәмнән белә идем, мондый атыш якында дошман самолетлары килеп чыкканда гына куба. Шунлыктан мин инстинктив рәвештә күзләремне һавага юнәлтәм, өстә берни күренми
Тәүге мәлне атышлар мин атлаган урыннан сул флангта, ераграк та кебек тоелса да, тиз арада минем турыга да килеп җитте. Мин һаман да әле өскә каранам. Шулчак бер немец самолеты бөтенләй түбәннән, җиргә тия язып, мине күрепмедер, кинәт борылып, ярсып очкан карлыгач сыман кыйгачлап, янтайды да туп-туры миңа оча Мин дә аны күрү белән (икебезнең дә маневрлар бер вакытта булган булса да), шулай да мин аңардан ярты секундка алдарак янтаеп өлгердем. Күрәсең, заданиессн үтәп бетереп, уңае килеп чыккандыр да бу летчик минем белән үлем уены уйнарга булган Янәшәдә тирән генә канау—сикер шунда. Шул ук мәл пулемет чираты, брустверны туздырып, минем өсне җир белән тутырып күтәрелеп китте. Әгәр дә аның очышы шулкадәре җиргә якын булып, пулялары нык яссы очмасалар, ул мине җиргә тегеп китәсе иде. Сизәм, җиргә күмеп китсә дә—исәнмен. Әмма бу нәрсә? Шулкадәре сасы ис. Күземне ачып җибәрсәм, танау очына тия язып. , алланың каһәре генә суккыры. кортлап беткән кеше тизәге Вәт сволочь, бетерә алмаса да, иснәтте бит дип. сүгенә- сүтенә торып кагындым да, агачлырак җирдән, тизрәк батареябызга ашыктым
Әйтүемчә, Октябрь бәйрәме алды көннәрендә, безнең тирәдәге көчләрнең арта баруы, моңарчы бер до булмаган, күрелмәгән 100 граммны да бирә башлаулары, ахры, шушы көннәрдә безне һөҗүмгә җибәрерләр дигән фикергә юнәлтсә дә. бәйрәм дә килеп җитте, үтеп тә китте, андый-мондый хәрәкәт юк. Ике якның да, бик масштаблы булмаса да, 6 ноябрьдән 7сснә каршы төндә кыска гына вакыт интенсив рәвештә туп дуэле булып алды. Бәйрәм салютлары белән алышып, алгы сызыкны ракеталар белән гадәттәгедән көчлерәк яктыртуларыннан, яктыртып оча торган пуля өермәләренең куеруларыннан башка әллә ни искә алырлык вакыйгалар, бәрелешләр булмады Алдагы көннәрдә дә ике як та позицияләрендә утыра калдылар
Тора-бара һөҗүм сугышларына күчүебезнең тиз арада булмаячагы матди яктан да ачыклана башлады Аның шуңа барганлыгынын төп билгесе—ашауларыбызның начарлануы
Французларның, “игътибар белән иркәләнгән, узындырылган солдат начар сугыша", дигән фикере, күрәсең, безнекеләр өчен дә ят нәрсә булмагандыр Аучы да бит этен, сунарга чыгар алдыннан тотасы җәнлегенең эзен тиз алсын, эзәрлекләргә ташлансын өчен махсус рәвештә ач тота. Безне дә: “ач кешенең ачуы яман", һөҗүм сугышларын якынайту өчен тырышып эшләсеннәр, көтеп алсыннар (аның барышларында ашау, кагыйдә буларак, арулана) дип тә бик ашатып бармаганнарлыр Бер яктан, мондый утыру теләгеңә ярашлы кебек тоелса да, ул юлларны бездән башка кемнәрдер үтмәячәген белә торып, аны көтеп утыру эчеңне пошыра, ялыктыра, нервларыңны талый иде. Йөрисен, уйланасың да. буласы булгач, тизрәк булсын иде инде, дип куясың. Өстәвенә көз бит әле, көннәр кыскара, төннәр озыная, салкынайта, яңгырлары да ешая, аяк асларын юешләтә, йөрүләреңне авырайта. Көннән-көн фронтның беренче, икенче эшелоннарындагы техника, транспорт срсдстволарының арта баруы безгә кыенлык тудыра. Безнең элемтә линияләребезне сш кына эләктереп, сөйрәтеп тә алын китәләр, өзеп, уратып бетерәләр, постлардагы иптәшләрсбезнең ипләрен авырайталар. Ә аларны тиз арала сафка кертү өчен иптәшләребездән күп көч. җитезлек таләп итә. Ә ашау'*
Гросс Тракенннга килгән чакларда көннәр әле җылы иде. Мондый шартларда 2-3 километр ара ара түгел, шуна күрә аш әзерләүне үзәк станциябез янындагы ялан кухнясында оештырып, посттагы иптәшләребезгә термосларга салып озаталар Шундый аш салу вакытларының берсендә, повар абзыебыз (ул олы гына яшьләрдәге
кеше иде) кулындагы зур чүмечен төшереп җибәрә дә. үзе дә ава башлый. Янында торган солдатлар, аягы таеп киткәндер дип, аны күтәреп алалар да аягына бастырырга әйтәләр. Бәй, бу ни хәл? Ул басу түгел, сыгылып төшә Эшнең нидә икәнлеген аңлап та бетмәгән солдатлар, аны җиргә салып, якаларын ычкындыргалаганчы. абзыебыз “үтеп тә” китә.
Фронт шартларында мондый тиз үлүнең бердәнбер сәбәбе—пуля. Шуңа күрә озаклап эзләнеп торасы юк—пилоткасын салдырып, башын карасак, түбәсенә үзебезнең яктырып оча торган пуля кереп утырган. Төбе генә калкып күренеп тора. Алып тормыйбыз. Якын-тирәдә мылтык аткан тавыш ишетелмәгән кебек иде дә. бер иптәшебез, әле генә аңа теге яктан берәү атты дип, тыл ягына күрсәтә.
Аңлашыла, бу атыш дошманга да. кемгә дә. нәрсәгә дә булса тәгаенләп атылганнардан түгел. Гадәттә андый ату. тутыккан мылтык көпшәсен тазартканда килеп чыга. Солдат, пулянын үтәсе юлын үтеп, төшкән җирендә дә кешене үтерерлек көчен саклый алганлыгын белсә дә, аны-моны уйлап тормый, тота да ата. һәм менә сиңа шундый атуларның бер нәтиҗәсе.
Бөтен тирә-як солдат белән тулган җирдә, кем кемне эзләп торсын да. каян табасың да. тапсаң да нәрсә? Без дә эзләнеп тормадык. Берәү артык, берәү ким. Кемгә кирәк тә, кем белә. "Война спишет”, дибез дә—эш тә бетә. Үзебезнекеләр кулыннан вафат булгач, сержант Локмановныкы кебек, аның исем-фамилиясе дә дивизионыбызның югалтулары хисабына керми кала.
Бу вакыйгадан соң безне батарея масштабында (дивизионыбызда да) әзерләп ашатуны бетерделәр. Билгеле, аның төп сәбәбе повар үлүдә түгел иде. Сәбәп казанга салып пешерерлек ризык бетүдә иде. Моңарчы, әз булса да ашка итен, яисә балыгын бирсәләр, поварыбыз үлгән көннәрдән башлап, алары да бетеп, алар урынына ниндидер, авызына каба алмаслык (моңарчы мин күрмәгән, белмәгән) нәрсә бирә башладылар, әгәр дә ризык турында андый чагыштыруны гөнаһ дип санамасаң, югарыда искә алган кеше исеннән җиңелрәк түгел, ниндидер сасы, йомшак сыр бирә башладылар. “Голод не тетка"—танавыңны бармакларың белән кысып тотасың да, авызыңа тыгасың. Декабрь башларында эш моның белән генә чикләнмәде, ярма дигәне бетте. Алар урынына арпа оны. Ә ул тоташ кылчыктан гына тора. Аш пешереп карыйбыз, ашап булмый. Үзебезнең поварыбыз Ожогин запеканка да ясап карый, анысы да тамактан үтми, тырышып үткәреп җибәрсәң дә. кылчыклары тамакка утыра, ках та-кох киләсең. Тышка чыгулары проблемага әйләнә. Нишләргә? Ач торып булмый бит инде. Уйлана, эзләнә торгач, повар Ожогин: “Егетләр, барыбер ашап булмый, рөхсәт итсәгез, мин апара ясыйм".—ди. Башта без аның нәрсәгә ишарәләвен аңлап бетермәсәк тә, серле итеп тамагына чирткәнен күргәч: “Валяй".—-дибез.
Күпме көннәр үткәндер, бер көнне кичләтеп Ожогин: "Егетләр, өлгерде, мин инде тәмләп тә карадым, менә дигән чыга",—дип безне төнлә үз янына чакырды. Без төн буе чиратлашып барып алюмин кружка белән яртышар кружка менә дигән самогон эчеп кайтабыз. Күңелләр күтәрелеп китте. Икенче көнгә дә җитәрлек иде әле анда. Ефрейтор Супрунов каяндыр безнең бу эшебезне белеп калган да, замполит капитан Гурзога әләкләгән. Ә ул дөбер-шатыр килеп, зур тәрбияви эш башкарган кебек: "Вы что тут. пьянку устраиваете? А ну сейчас же",—дип. апарабызны чыгартып түктертте. Кызганыч кына булу түгел, ачуыбыз килде. Комбатыбызга да белдерделәр, әмма ул әйбәт егет иде: “Что же Вы. не могли поосторожнее",—дип. безне шелтәләүдән ары әллә ни эшләмәде.
Егетләр Супруновныңәләкләгәнен белеп калгач: —“Ну и сволочь же ты, Супрунов. твое ли. свое же кровное. Ну погоди. вот пойдем в наступление ". дигәч. "Вы что. ребята? Я же за Вас. как бы чего не вышло", дип караса да, батареядә озак вакыт әле аны битәрләүдән туктамадылар.
Ашау үз чиратында начарланганнан-начарлана барды. Шулай да солдат кыен вакытларында җебеп утырмый. Эзләнә. Ә кем эзли, шул таба.
Бер көнне мина станциябез пульты артында утырган Юра Сорокин: "Сержант, Вас Махмутов к телефону просит",—ди. Телефонны алдым да: “Тыңлыйм",—дим.
Мөжип. без монда ат суйдык (ул вакытта без торган авыл кырларында еш кына немецлардан калган авыр йөк атлары очрый иде) итен китеримме, ашыйсыңмы?.— ди. Мин әйтәм: "Ник ашамаска . "Алай булгач, мин сиңа иртәгә алып килермен”.—- ди. Күпме кирәк, ә урыслар ашармы, безнең посттагылар ашыйлар, әйбәт.—дип
мактыйлар"’ Мин тиз генә иптәшләрем белән кинәшләшеп алдым да, кемдер: “Ә ул ашарга ярыймы соң?” дип сорады. Мин: "Татарлар гомер буена ашый", дигәч китерсен, диләр
Иртәгәсе көнне Мәхмүтов вещмешогын тутырып ит алып килде. Ожогин безгә анардан, балта белән тапап, котлетлар кыздырды Исе генә дә ни тора'
Борынга килеп бәрелүе белән, борын тишекләреңне кытыклап, киңәйтеп җибәрә. Ул ит күп булып, алай-болай бозылып киткәләгәнче ашап калыйк, дип Мәхмүтовларнын постына барып үзебез дә алып кайттык. Көннәр буена кыздырылган котлет ашыйбыз. Берничә көннәр шулай иписез ашый торгач котлетыбыз үтләтеп тә бетте. Озакламый бу процесска офицерларыбыз да килеп кушылды
Каяндыр иснәнеп, эзләнеп йөргән песи кебек, исеннән сизепмедер, вычислительләр взводыбызның командиры, лейтенант Яша Шайнер бер көнне: "Ит каян алдыгыз, нәрсә ите ул?”—дип кухнябызга килеп керде Без: “Ат ите”,—диешәбез. "Нәрсә пешерәсез?" “Котлет” “Кая. күрсәтегез әле котлетыгызны”. “Рәхим итегез". Башта ул чирканган кебек итеп бармак очлары белән чеметеп кенә алып кабып карады да, тагын да күбрәк итеп, тагын да.. Ахырда: “Бу нәрсәгез күпме әле”.—ди. Без әйтәбез: “Җитәрлек!” “Алай булгач, бер ун килосын безнең аш пешерүчегә дә илтеп бирегез әле”,—ди.
Моңардан соң без, сугыш барышларында тапкан, очраган ашау ганимәтләребез турында офицерларыбызга бик сөйләнеп бармас булдык.
Көне-төне эш өстендә, авыр, кыен, ачлы-туклы лисән дә фронт шартларында да, аеруча оборонада утырганда буш вакыл булмый тормый Дошман тупчылары да гел генә синең өсләренә "ырылдашып", позицияләреңне утка тотып ватып-жимереп кенә утырмыйлар. Мондый чакларда солдатлар, барлыкка килгән "бушлыктан” файдаланып, үз хәҗәгләрен тормышка ашырып калырга тырышалар Күпләре—ял итәргә—йокларга яталар, кайберләре өс-башларын, аяк киемнәрен тәртипкә китерергә, карарга, ямарга керешә Кемдер хат язарга утыра Яраткан кызлары булганнары—кызларына, булмаганнары әти-әнисенә. туганнарына яза. Кайберләре хат язуны ниндидер бер йолага, үзен рухландыру процессына әйләндерә иде Шундыйларның берсе, минем кулдаш, Курск өлкәсе егете, сержант Раков турында монда берничә сүз булса да әйтеп китмәсәм безнең Гросс Тракениндагы тормышыбыз тулы булмас иде кебек.
Хат яза башлады исә, барыбыздан да арттыра ул Аны безнең частьта кулланыла торган тастымалдай озын кәгазь тасмага бер утыруда гына язып бетерә алмыйча, берничә көн утырып, хатның озынлыгын берничә метрга җиткерә яза иде
Минем: "Нәрсә язасың шулкадәре?”, диюемә —'“Э. э, Имамов. ни черта ты в любви не понимаешь, а это брат гакое чуветво, такое. . Жив останусь, обязательно только на ней женюсь", ди дә, армиягә китәр алды көннәрендә үзе белән кызы арасында булган мә зәкле хәл турында, инде ничәнче мәртәбәләр түкми-чәчми сөйләп бирә.
“Без күршедә генә торабыз. Ул миннән өч яшькә олы. Олы булса да бергә үстек. Минем үзенә гашыйк булганлыкны белә, шаярткалый да иде. Ул көнне мин, кая барып бәрелергә дә белмичә, моңсуланып йөрдем Йөрдем дә, күрәсең, шушы хәлне очратасы булгандыр, кереп, күреп, бәлкем саубуллашуым да шул булыр, дидем дә киттем Бардым, ишекләрен шакыйм, дәшүче юк Кире китәсем килмәде, ишекләрен тарттым, ачтым. Тупсаларыннан үтүем булды, күрем өйдә кыз бер үзе генә Кулларын баш астына куеп, күзләрен йомып сәкегә сузылып яткан Керүем булды "Вася, это ты? Садись”,—ди. Бардым, утырдым Мондый итеп мин аны моңарчы бер дә күргәнем юк иде. Тәне бөтен барлыгы белән шундый рельефланып күренеп тора, өстендә күлмәге юк диярсең. Олы күкрәкләренең башлары күлмәген күтәреп, тишеп чыгардай булып тырпайганнар алмаз, бриллиантмыни, шундый матур, шундый ыспай, шундый күркәм Күземне йөгертеп чыгуым белән тәнемне ток суккандай булды Матурлыгына, гүзәллегенә соклануымнан хәтта күз яшьләрем бәреп чыкты Мондый хис-тойгыларны минем беренче мәртәбә кичерүем иде. Күпме вакыт үткәндер, һәрхәлдә миңа ул бик озак кебек булып тоелды Ул да дәшми, мин дә. Ни дип әйтер!ә дә, нәрсә эшләргә дә белмим Нигә кер тәнлегемне дә оныттым, телемне йоттым кебек Шулай да күзле бүкән түтел бит Утыра торгач, әкрен генә аягына, андый-мондый уйдан түгел, кулымны тидердем, дәшми Шулай бераз сыпыргаданып утырганнан 8. .к У . м 6
соң, кулымны чак кына тагы да өскәрәк этәрдем. Бу юлы да дәшми. Бара торгач, башыма бәлкем ул: "Нәрсә сыпырынып утырасың, кулыңнан килә икән", дип уйлыйдыр дидем дә. салкын суга чумарга җыенган кеше кебек, гайрәтләнеп китеп, тиз генә әзерләнеп, аның күлмәген күтәреп, аякларын аера башлап, инде булды гына дигәндә . Сизми дә калдым, кушаяклап (айгыр теләмәгән бия кебек) типте ки. киттем дөбер-шатыр тәкмәчләп идәнгә. Ә ул, ишетәм. берни булмаган кебек, шундый тыныч, йомшак куллары белән бәрелгән урыннарымны сыйпыймыни, ягымлы тавыш белән: "Вася. ты не ушибся. ну как. посмотрел, понравился?”—ди. Мин кая ди аны-моны сөйләнеп, уйланып торырга. Ашык-пошык тугарылган нәрсәләремне эләктерөм дө тизрәк таярга. Җир тишеге булса? Бөтен китәр алды көннәремдә, әгәр дә иптәшләр белеп калсалар, ояты гомерлеккә, дип куркып йөрдем. Ярый әле. беркемгә дә сөйләмәде. "Исән кайтсам, барыбер ана гына кияүгә чыгам",—дип кабатлар иде дә, хатларын язуын дәвам итәр иде.
Хатлар язу гына түгел, без аларны алабыз да. кайберләрен күмәкләшеп укыйбыз, үзебезнең аңлау дәрәҗәбезгә ярашлы алар турында гапләшеп тә ала идек. Әйбәт хәбәр килсә, шатланышабыз, авырына кайгырабыз. Кайчан бетәр икән бу сугыш, диешеп фараз кора идек.
Күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырышабыз. Сугыш шартларында солдатның рухи торышы икенче дәрәҗәле нәрсә түгел. Төшенкелеккә бирелгәннәр булса, аларны кул белән дә. тел белән дә эткәли-төрткәли, үчекләп тә җанландырып җибәрергә тырыша идек (мондый шаяруларны без "заводить" дип атый идек).
Актив ял итүчеләр, хат язучылар рәтенә кермәсәм дә, минем дә эшем юк түгел. Теге вакыйгадан соң да мин велосипедымны ташламадым. Күнегүем соңрак бик тә кирәк булып, күрше егете кордашым, иптәшем—Әхмәтшин Закир белән очрашырга сәбәпче булды.
Чираттагы шундый буш вакытларның берсендә кылтыр-кылтыр Гросс Тракенин урамнарыннан чыгып бара идем, аркаларына карабиннарын, иң башларына балталарын салган, билләренә аркылы пычкыларын уратып бәйләгән, сафлары бигүк төгәл булмаган бер төркем солдат каршыма килә. Беренче күз ташлавым булды, алгы рәттә таныш йөз күзгә чалынды. Текәлебрәк карасам . “Закир!"—дип кычкырып та җибәрдем. Миллионлаган солдатлар арасында, фронтта, сугышта үзеңнең бергә үскән иптәшеңне очрату нинди шатлык: авылыңа, өеңә кайттыңмыни. Ул да мине күреп калган икән. "Товарищ командир, односельчанин”,—диде дә тиз генә миңа таба атлады. Кочаклашып күрештек. Бу минутларда: “Кайда, кем. ничек, кайчаннан бирле", кебек сораулар белән алышырга да өлгерәбез.
Мин велосипедымны борам да, без бергә атлый башлыйбыз. Юкка гына кабаланганбыз икән. Ул үзенең саперлар батальонында хезмәт иткәнлеген әйтте. Бу авылга тимерчыбыклы киртәләр ясау өчен агач әзерләргә киләләр икән. Алар хәтсез генә булып. Закир белән бер татар абзые без торган йорт артына ук туктап, эшкә дә тотындылар. Армиягә китәр алды көннәрендә таза гәүдәле, һәрвакытта да көр күңелле, көләч йөзле Закир, чүкмәсә дә—ябыккан, каралган, арыган, йончыган кебек күренде мина. Өстәвенә туп ярчыгы тиеп аның уң кул сырты да яраланган икән. Минем соравымны да көтеп тормастан, үзе сөйләп бирде. Яраланганына икенче ай икән, хәзер аруланып бара. “Госпитальгә дигәннәр иде дә. мондый яралар белән барыбер авылга кайтармыйлар, аннан чыккач, кайда җибәрәләр әле, ә монда мин инде күнеккән, иптәшләремне калдырып китәсем килмәде, бармадым",—-диде. Аның белән бергә эшләгән, күкрәге берничә орден-медаль белән бизәлгән, олы гына яшьтәге татар абзые (ул Бөгелмә якларыннан булып чыкты): “Менә фашистларны бетергәннән соң, бөтенләй дә кайтырбыз, исән калуың гына кирәк", -дип сүзгә кушылды. “Ә сез күптәнме фронтта?".—дигән соравыма 1941 елның октябрь аеннан. Мәскәү кырларыннан, шушы батальонда, диде. —Мәскәү янындагы 600 кешедән өчәү генә исән калдык, исән йөрибез. Алдагысын Ходай белә".
Ул көнне Закир белән без көн буе бергә булдык. Хәтсез генә үзебезнең авыл тормышыбызны, иптәшләрне, яшьлек елларыбызны искә төшереп, әңгәмәләшкәннән соң Закир миңа: "Мөҗип, мин ранен булганчы ук Канбәк кызы Т .дан хат алган идем, эшләр болай булып киткәч, җавап яза алмый калдым, мин әйткәләп торырмын, яз әле син аңа хат",—диде. Ул сул кулы белән пычкы тарта-тарта әйтеп торды, мин яза бардым.
Кичкә мина Үзәк станциядә дежурга иде. “Китмәсәгез. иртәгә дә очрашырбыз” — әле дигән идем дә, барып чыкмады. Төнлә алар безнен кырлан киткән булдылар. Моңсу булып калды минем күңелгә.
Белмим, татар абзыебыз исән калып, жинү тантанасын күрә алгандырмы, юкмы, Закир юк. Рейхстаг өстендәге жинү флагын ул күрә алса да, сугыш бетү тантанасын күрә алмый. Инде жиңелгән Берлин урамнарын миналардан тазартып йөргәндә, 3 майда Закир һәлак була.
Яңа ел житеп, һөҗүм сугышлары башланып киткәнче, безнең Гросс Тракениндагы тормышыбызда, әллә ни күренекле вакыйгалар булмады. Тик көзге, кышкы көннәрнең начарлануы кыенлыклар тудырды Кар катыш яңгырлар ешайды, салкын җилләре көчәя барды. Безнең йортыбыз түбәсендә санинструктор кызыбызга да урын табылды, дигән идем Командованиенең аны шулай хәстәрлекле итеп аерым бүлмәгә урнаштыруын без хуплап каршы алган булсак та, көннәр үтү белән аның өчен бу бүлмәнең тозакка әйләнгәнлеген аңлый башладык Санинструкторнын монда килеп урнашуы була, дивизионыбызның штаб начальнигы белән анын ярдәмчесе, икесе дә бер чама яшьтәге, таза гәүдәле матур егетләр, берсе артыннан икенчесе килеп йөри башладылар. Көндәшләр кебек, алмаш-тилмәш, берсе килә, берсе китә Билгеле, алгы сызыктагы үзгәрә барган стратегик, тактик обстановка турында фикер алышу өчен түгел инде. Тәүге көннәрне санинструкторыбыз ныклы гына тора алса да, көн артыннан көн, төн артыннан төн, тынгы бирмичә, йокламыйча, арытып, алҗытып бетәләр. Кайбер көннәрне кызыбыз алардан качып, безнең кырга төшеп утыра иде. 1945 иче елның яңа ел көннәрендә теләкләрен тормышка ашыру өчен ин гади, шул ук вакытта ышанычлы ысул эчертеп-исертсгг кызыбызны җиңәләр Анын шулай булганлыгы турында кызыбызның атна буена бүлмәсеннән чыкмыйча елап ятуы, шешенеп беткән күз кабаклары әйтеп торалар иде. Бу хәл безнен өчен дә зур югалту булып, безнен бигүк якты булмаган фронт тормышыбыздагы бердәнбер якты нур сибеп торган йолдызыбызны кара болыт каплаган кебек тәэсир ясады Монардан соң без аның үзебезгә карата булган көләч йөзен күрү генә түгел, ул бездән көннән-көн ерагая барын, азак чиктә аның үпкәле йөзе “Нәрсә мина мәхәббәтегез, яклый алмагач”.—дияләр иде.
Аңа кереп йөргән офицерларның кайсысы (бәлкем, икәүләшеп тә) бу эшне эшли алгандыр. Ботыннан тотып тормагач, каян беләсең дә, төгәлләп кенә ничек әйтә аласын. Алсан да, белсәң дә. кем аны сугыш шартларында тикшереп йөри Фронтта югары чинлы офицерларның, шулар арасында безнен комбригыбызның да үз сөяркәләре бар чакга бит әле ул Мондый шартларда еннең шикаятенә кемнәр игътибар итсен, итсәләр дә, ишетсәләр дә, хөкем итсәләр дә, шул, бер урын—передовойга “Искупи свою вину своей кровью'". Шулай да без бу эшнең авторы штаб начальнигы ярдәмчесе, өлкән лейтенант Чнжевский булгандыр, диештек Ни өчен дигәндә, һөҗүм сугышлары башланып китү белән дивизион командиры капитан Волков, аны бер кирәкмөстәи, алгы сызыктагы постларыбызнын эшләрен координировать итәр өчен дип. кайнап торган ут эченә җибәрде. Постларыбыз тирәсенә барып та житә алмый, янына төшеп ярылган туп ядрәсе аны эзләп табалмаслык итеп өзгәләп ыргыта Шулай итен, шәп матур егетебез, өлкән лейтенант Чнжевский “искупнл-таки свою вину своей кровью"
Мондый күңелсез хәлләр безнен дивизионда беренчесе дә. соңгысы да түгел иде Гомумән, фронттагы хатын-кызларның көнкүрешләре ир солдатларныкына караганда күп мәртәбәләр авыр булудан башка, азарга әле тирә-яктагы күп санлы ир затларының алар арасында кемнәр генә юк сугышка кадәре семьялы булып яшәгәннәре до. хезмәттә булып, өйләренә кайтырга өлгерә алмыйча сугышка китеп, күп еллар хатын-кызларны күрә, коча алмыйча, аларнын күңел җылысына сусаган, рухый ярдәмнәренә, фичик теләкләренә мохтаҗ ир урталары да, сугыш яланнарында үсеп житеп, үзләре өчен хатын-кызларнын нәрсә икәнлекләрен беләсе килгәннәре до---һәр тарафлардан корбанына ташланырга әзер торган ач бүре кебек, үзләренә юнөлтелгон урынсыз таләпчән күз карашларын даими тоярга туры килә иде Безнен очрактагы кебек дорфа, комсыз, дөгъвале тел. кул һөҗүмнәренә дә каршы тору аларга бик кыен булгандыр Ә бнт аларга физик көчтән тыш. күп мәртәбәле рухын көчкә дә ия булырга кирәк идс.Көн саен үлем белән тормыш арасында яшәгән чакта—әллә үлесен, әллә каласын, зуры килгәндә файдаланып калыйм, дип фикерләүчеләрне истән 3*
чыгармаганда, фронттагы хатын-кызлардан бигрәк тә нык чыдамлы булуларын таләп итә иде Әгәр дә чынбарлыкка хыянәт итмик дисәк, күпчелек барыбер үзенекен эшли, максатына ирешә иде. дип әйтәсе килә. Шунысы да—фронттагы хатын-кызлар да бит шул ук адәм балалары, аларнын да үз теләкләре юк түгел. Мондый очракларда ике якнын теләкләре дә тап килгән очраклар да аз булмавы шул турыда сөйли. Барысына да ничек каршы тора аласың...
Дөрес, солдатлар арасында да (мисалга безнең Марияга булган карашларыбыз) күпләре фронттагы хатын-кызларның күп санлы басымнарга дучар булганлыкларын аңлый, аларны чын күңелләреннән кызганып, аларның хәлләренә керә белсәләр дә. аларга ачуланып караучылар да, бигрәк тә ачыктан-ачык командирлар белән яшәгәннәренә карата мыскыллап, ППЖ (походно-полевая жена) дип караучылары да юк түгел иде. Мондый карашлар солдатлар арасында гына түгел, офицерлар арасында да булгалады.
росс Тракеннндагы оборона вакытында, безнең фронт участогында әллә ни
искә алырлык вакыйгалар булмады дисәк тә. фронт барыбер тик тә тормады.
эшсез дә утырмады—позицион сугышлар дәвам итте, беренче, икенче эшелоннарга яңа көчләр килә торды. Аларны хәрби техника, башка фронт кирәк- яраклары белән тәэмин итү, тулыландыру эшләре дә тукталмады. Шушы мәшәкатьле эшләр арасында 1944 ел да үтеп бетеп, яңасы да килеп җитте. Ә без әле һаман да шул биләгән позициябездә утыра тордык. Бу елны, дөрес, безнең утыруыбыз әллә ни озакка сузылмады. 1945 елның 12 гыйнварыннан 13 енә каршы төнне иртәнге сәгать 4-5 арасында, бөтен алгы сызык буенча күп санлы туп көпшәләреннән ургылып чыккан, йөзләгән, меңләгән туп ядрәләре бер тоташтан дошман позицияләренә ябырылды Шуны гына көтеп торган кебек, дошман тупчылары да безнең белән бер үк вакытта диярлек безнең позицияләребезне утка тота башлады. Берничә минуттан бөтен тирә- як мәхшәргә әйләнде, кемнең кайда атканын да. ядрәләренең кемнәрнеке, кайда очкаклыклары да, төшкәнлекләре дә аера, аңлый алмаслык итеп бөтен фронт өсте, бер туктаусыз гүләп, кайный башлады
Ул вакыттагы безнең 3 нче Белоруссия фронтында барлыкка килгән обстановканы масштаблы, ачык итеп күз алдына китерү өчен маршал А. М. Василевскийның истәлекләреннән бер өзек китерәм. "Начали наступление фронты успешно. Этому во многом содействовала сильнейшая артподготовка. Замечу попутно, что Восточнопрусская операция по расходу боеприпасов вообще не имела себе равных среди всех операций в истории войн. Два фронта получили 13,3 млн. снарядов и мин. 620 млн. патронов, 2,2 млн. ручных гранат. Только за 13-14 января войска 3-го Белорусского фронта израсходовали более 1000 вагонов основных номенклатур боеприпасов. а войска 2-го Белорусского лишь за 14 января 950 вагонов. Всего же оба фронта израсходовали более 15 тысяч вагонов боеприпасов. Для перегрузки их из вагонов и подачи в войска потребовалось (в расчете на 2.5 тонны автомашины) около 100 тысяч автомобилей”.
А. М. Василевский. “Дело всей жизни”. (М. Политиздат, 1974 ел. 479 б.).
"К 1945 году восточнопрусские укрепленные районы и полосы обороны со включенными в них крепостями. сочетавшимися с естественными припятствиями, не уступали по своей мощи западногерманской линии "Зигфрида". а на отдельных участках превосходили ее. Особенно сильно была развита в инженерном отношении оборона для нас направлении—Гумбиннен. Инстербург. Кенигсберг" (Шунда ук, 475 б.).
Бу һөҗүм сугышын без үзебез әзерләшеп, аның киләчәген көтеп алган булсак та, артподготовкабызның шундый көчле, масштаблы, шулай кинәт башланып киткәнен көтмәгән идек, тәүге мәлне чәчләребезне үрә торгызып, бөтен тәнебезне чымырдатып, хәзергә әле бигүк аңлашылып та бетмәгән борчулы тойгылар тудырды. Ләкин инде фронт кузгалган, һөҗүм сугышлары башланган, шәхси тойгы-хисләргә бирелеп, үзең турында уйланып торыр вакыг түгел. Артподготовка башлану белән, батареябызга сняться с боевых позиции! дигән приказ килде. Бу безнең үзәк станциядә эшләүчеләр өчен, һәрвакыттагы кебек, посттагы иптәшләребезгә ярдәмгә барырга, дигән сүз иде.
Без кулдашым сержант Раков белән батареябызның иң ерак, уң флангтагы беренче
Каты сугышлар барганда
постына йөгердек. Күпме мәртәбәләр мондый эшләрне эшләгән булсак та, кайнап торган ут эченә керергә кирәк бит. Безнен ул вакыттагы артык борчылуларыбыз, бәлкем, шуңа да булгандыр: уникесендә кичләтеп безнен бөтен группа дошман тупчыларының һөҗүменә дучар булып, бик әздән генә исән калган иде. Алдарак әйтүемчә, ул көнне кичләтеп фронтыбыз нидер вакытка тынып калган иде. Менә шушы мәлдән файдаланып калу ниятеннән, безнен үзәк станциядә эшләүчеләребез (Титков белән миннән башкалары) саф һавада берникадәр ял итеп, тәмәке тартып керергә диешеп сарай артындагы иң ышанычлы, тыныч дип йөртелгән спецмашинабыз янына киткәннәр иде. Күп тә үтмәде, моңарчы тыныч кына утырган станциябез эшли башлады, димәк Титков мина: —“Имамов, тиз генә малайлар янына, комбат күреп калса...”—диде Мин дә йөгерә-сикерә алар янына бардым да: "Егетләр, тизрәк эшкә”,—дидем. Ә алар: “Нәрсә, атмыйлар бит әле. тартып бетергәч",—диешәләр. Мин “Аталар, комбат көтеп калды”,—дигәч, кенә иптәшләрем, мина ачуланып, мыжый-мыжый машинадан сикерешеп төштеләр дә, сарайның почмагыннан борылуга сарай кирпечләрен пыр туздырып, колак пәрдәләрен ертырдай көчле шартлау яңгырады. С угышта йөрсәк тә, күп мәртәбәләр ут астында калган булсак та, бу кадәре якын көчле шартлау безнең барыбызны да ниндидер вакытка параличлаган кебек туктатып калдырды. Ай ярым вакыт эчендә бу якта мондый көчле шартлау булганы юк иде Ни булды бу диешеп борылып килеп карасак, безнең спецмашинабыэның рамы гына серәеп калган. Билгеле, бу вак-төяк ядрәнең эше түгел, кимендә 150 мм- лы гаубицаның эше иде. “Имамов, әл дә килдең бит, малай, югыйсә диешәләр иптәшләрем миңа соңыннан. Хәзер безгә аның аерым шартлаганы астына гына түгел, кайнап торган җиренә барырга кирәк иде.
Дөрес, бу артподгоговканың тәүге залпларыннан соң, үз окопларыннан сикереп чыгып, ут яудырып торган дошман позицияләренә ташланучы пехотачыларның хәле белән чагыштырганда әллә ни куркыныч та, авыр да түгел кебек булса да, барыбер дә ут астында инде. Шунысы да: алга барганда безнең шәхси коралларыбыздан башка йөгебез дә юк, төгәл генә маршрутка да бәйләнмәгәнбез Шулай безгә куркынычсызрак, чокыр-чакырлырак урыннарны сайларга, кирәк вакытында маневр ясарга да мөмкинлек бар Шулай эшлибез дә—тынычрак, ышанычлырак, куркынычсызрак урыннарны сайлый-сайлый. йөгерә-атлый, бер төрле маҗарасыз иптәшләребез янына барып җиттек. Ә менә кире якка, линияләребезне урый-урый кайтканда, бу өстенлекләр бетә генә түгел, адым саен җилкәдәге катушкалар авырайганнан-авырая бара, артында әле тагы бер катушка, кайберебездә икәү дә була. Үтәсе юлыбыз дошманның нәкъ утка тоткан өлешенә туры килә Аның төп өлеше, калку гына урында булып, аңа алып бара торган ара хәтсез озынга сузылган битләү өлешен, без берничә мәртәбәләр туп ядрәләренең төшкәнлекләрснә ориентир ясый- ясый, тәгәри-ята тора, элемтә линияләребезне урый-урый үтә алсак та, түбә өлешен ничек үтәргә соң? Мин алдарак, Раков артта рак Бу куркыныч урынны тизрәк үтәргә тырышып, чираттагы артзалп килеп җиткәнче диешеп, йөгерешеп үргә менеп җитүебез була мә сиңа: һава киңлекләрен шырлап ярып безнен өскә снаряд килә Катушкаларымны җиргә атып бәрәм дә, аларны баш тирәмә тартып алып, җиргә сыланам. Туп ярчыклары фырылдашып баш өстеннән үтеп бетәләр Исән икәнмен Чираттагысы килгәнче дип, катушкаларны бәреп алдым Бәй? Әле генә мондагы иптәшем- катушкапары монда, ә үзе юк, йөрәк “жу" итеп китте Алай-болай дисәң, аның яныңда туп ядрәсе дә ярылмаган кебек иде. Кычкырам, йөгерәм, тнрә-якны карыйм, эзләнәм Үзе дә юк, тавышы да килми. Шигем артканнан-арта бара. Катушкаларымны калдырам да тиз генә кирегә, түбә аегына йөгерәм Без ате генә андагы бер ару гына тирән чокырны үткән идек. Өстене басып егыла яздым куллары белән колакларын каплап тоткан да, йөз түбән чокыр төбенә чумган "Раков, ты что тут. рансн что ли”,—дим, ө ул: —“Что, обстрсл кончилея?”. ди. Менә шуннан соң бар инде син шундый игттәш белән разведкага гына түгел, гади задание үтәргә дә
Без кайтуга башка посттагы иптәшләребез дә җыелышып беткәннәр Фронт алга киткән Алгы сызыктагы сугыш барышының гөрелдәү, гүләү тавышлары сизелерлек булып ераклашкан, тоныкланган, һөҗүм алып баручы частьларның тыллары да урыннарыннан купкан I росс Тракенинның бөтен тирә-ягын. урам эчләрен гутырып барысы да алга, һөҗүм алып баручы частьларга, иптәшләренә ярдәмгә, яу лап алган яңа позицияләргә, аларны үзләштерергә, ныгытырга ашыгалар иде
МӨҖИП ИМАМ01
Нигәдер без генә, кабаланышып җыелышып беткән булсак та. кузгалмыйбыз. Барысы да алга омтылганда бу хәл бездә нәрсә көтәбез, дигән сорау тудырса да. урыныбызда утырып калдык. Бу утыруыбыз хәтсез озакка сузылып, кышның кыска көне кичкә авыша башлагач кына батареябыз алга, яңа позициягә барырга дигән боерык алды. Бу вакытка фронт та. һөҗүмгә кадәр биләгән дугалы позициясен (без анын бу яклап нәкъ эчке түбәсе астында идек) турыландырып бетереп, ике як флангларын да хәтсезгә алга җибәрергә өлгергән. Ә без бу юлы да әллә ни алга да, ерак та китмибез, фронт турыланып бетеп кире ягына бөгелә башлаган өлешенә (бу юлы тышкы як түбәсе өстенә) барып, приказда күрсәтелгән урыннарыбызга тарала башладык. Урнашып бетеп, эшләрне уңайга салгач кына, без үзебезнең нигә болай башкалардан соңлабрак, моңарчы биләгән позициябездән артык ерак китмичә тукталып калуыбызның сәбәпләрен белә алмадык. Хәер, моның шулай булуы сәбәпләрен әллә ни уйлап, эзләп торасы юк иде. Без килүгә алгы сызыкта барлыкка килгән сугыш нәтиҗәләре, аларның юнәлешләре үзләре үк. хәзергә монда шәпләп алга китү каралмаган, максат итеп куелмаган, дияләр иде. Моның шулайлыгына дәлилләр дә юк түгел Фронтның мондагы барлык хәлиткеч көчләре, шул исәптән безнең тупчыларның утлары да фәкать флангларга гына юнәлтелгән иде. Шул ук вакытта безнең алдагы көчләр дә бу вакытны тик утыралар, дигән сүз түгел иде әле. Киресенчә, артподготовканың башлануы белән, шуның ышыклавы астында алар да хәтсез генә алга китәргә өлгерәләр Арытабан. һөҗүм көчләренең дошман территориясенә керүе тирәнәя, масштаблары арта, киңәя бара. Дошман көчләренең каршылыгы да артканнан-арта, ныгыганнан-ныгый барып, безнең пехота билгеләнгән рубежына барып җиттек дигәндә генә немецларның каты каршылыкларына очрап, күп кенә югалтуларга дучар булып, үзләренә ярдәмгә яна көчләр килгәнче тукталып калырга да мәҗбүр була.
Без Гросс Тракениндагы йорт подвалларының ныклыкларына, куркынычсызлык- ларына. аларның эшләү өчен уңайлыкларына шатланышып яшәгән идек тә. фронтның һөҗүмгә кузгалып китүе белән аларның үтә дә ныклы ныгытма булуларын татыдык. Алар безнең һөҗүм алып баручы солдатларыбыз өчен бер төрле кул кораллары белән дә вата, җимерә алмаслык әзер ДОТ. ДЗОТларга әйләндерелгән иде.
Бер мисал Безнең килеп урнашасы авыл кырындагы бер йортның подвалында аталы-кызлы ике немец үзләрен су үткәргеч торбаларга чылбырлап-йозаклап беркетеп куеп (сугыш шартларында бу дөньядан ваз кичү дигәнне аңлата иде), дошманның мондагы оборонада торган төп көчләре авылны калдырып киткәннән соң да, икесе ике як подвал тәрәзәләре уемнарыннан кул пулеметлары белән безнең һөҗүм алып баручы пехотабызны берничә сәгать буена авылга кертмичә торып, аларга күп кенә зыян китерергә өлгерделәр. Бу хәлне ничек атарга’’ Аларны гаепләп буламы? Димәк, алар да үз иле. үз җире, үз йорты өчен сугышкан. Без бу хәлләрне белгәннән соң, аларның утка тоткан урыннарын карталарыбыздан да, болай да җентекләп караганнан соң,—“менә нинди урыннарда "фанатиклар”, туа икән” дигән фикергә килдек.
Штурмлаучылар белән авыл арасы километр чамасы булып, аның тәүге җиде- сигез йөз метрлары түбәннән, текә булмаган үргә күтәрелә бара да. авыл йортлары янына 150-200 метрлар кала, авылга таба тагы бик аз гына яссулана төшеп, уч төбендәге кебек, һәр яктан күренеп торган тигезлеккә әйләнә. Күп калмаган, менә- менә килеп җиттек, дигәндә ургылып торган ут авызына килеп бәреләсең.
һөҗүмгә кадәр, тупчыларыбыз тарафыннан авыл йортларының торак өлешләре җир өсләреннән себерелеп бетерелгән булса да. аларның подвал өлешендәге ут алып баручы нокталарын, яннарына барып җитеп, ни белән булса да шартлата, яисә каплый алмасан, —мондый очракларда солдатның үз тәненнән башка нәрсәсе булсын, — аларны туктата алмыйсың- Дөрестән дә. бу ике ут ноктасын авылны урап үтеп, ут алып барган йортларының подвалларына төшеп андагыларны кулга алгач кына туктата аласың. Бу сугыш эпизодының шулай булганлыгын белгәннән соң. безнең өчен иң гаҗәбе югалтуларыбызның күплегендә түгел, әзме андый югалтулар була, булачак та иде әле. Андыйларны. безнең солдатларны күпләп кыруларына карамастан, богауларыннан азат итәләр дә, исән-сау көйләренә тылга озаталар Бәлкем, ул вакыттагы сугыш барышлары өчен ул шулай кирәк тә булгандыр. Дошманга каршы уңышлы көрәш алып бару өчен аның кораллы көчләренең санын, мөмкинлекләрен белү генә җитми, безнең очрактагы кебек, халыкларның рухи халәтен белү кирәк
иде. Чөнки без бит әле аларның территорияләренә керә генә башлаган идек. Шундый өметсез, чаялы каршылык күрсәтүләренең мотивацияләрен белү дә кирәк бит Алда әле әллә ниләр белән очрашасылар бар
Яңа позициягә килеп урнашуыбыз белән, печән кибәненнән энә эзләгән кебек, без, гүләп кайнап торган сугыш яланнарындагы үз урыннарын туктаусыз алыштырып, күченеп торган дошман тупчыларының позицияләрен эзләргә, табарга, эзәрлекләргә тотындык.
Фронтның шушындый авыр, алгы сафлардагы солдатларыбызнын бөтен төр сугыш коралларын ходка җибәреп, атна буена йөзгә-йөз, маңгайга-маңгай. күкрәккә-күкрәк килеп, канкойгыч каты сугышларда дошманга каты удар ясаганыннан сон. немец- фашист гаскәрләре, зур югалтулар белән позиция артыннан позицияләрен калдыра- калдыра, бәзен фронт линияләре буйлап чигенә башларга мәҗбүр булалар Әгәр дә һөҗүм алып баручы көчләрнең югалтулары оборонада торганнарныкына караганда гадәттә күбрәк булганлыгын истән чыгармаганда, бу сугышларда безнең югалтулар да әз булмагандыр, дип уйларга кирәк
Ул көннәрдә бу юнәлештәге сугышлар барышы турында үзенең истәлекләрендә маршал Василевский менә нәрсә яза. “К 18 января немецкие войска. несмотря на отчаянное сопротивлсние, потерпсли тяжелое поражение в местах главных ударов наших армий н начали отступать от рубежа. постоянно вводя в бой свежие силы"
(А М Василевский Дело всей жизни Политик әдәбият нәшрияты. Мәскәу. 1974 ел, 479 б.)
Шушы көннәрдән башлан без дә бер биләгән позицияләребездә озаклап тукталып та, оборонага күчеп тә тормадык. Фронтның алга китүе әкренәя барган көннәрдә дә безне тик тотмыйлар, тупчыларыбыз белән фронтның бер участогыннан икенче участогына, кагыйдә буларак, дошман көчләренең каршылыклары, оборона корылмалары ныграк булган участокларга җибәрәләр Безнең өчен бу күчеп йөрүләрнең иң авыры—ул вакыттагы һава шартларының катлаулы булуы иде
Балтик буйларында гыйнвар-февраль айлары күпчелек көннәрдә кар катыш яңгырлы булып, аяк аслары, юл өсләре күп санлы хәрби техника, машина, меңләгән кешеләрнең изү-таптауларыннан ватылып, җимерелеп бетеп, баскан саен ая паңны алалмаслык үзләнеп беткән мәтегә әйләнә Менә шушындый юлларда нөрн-йөри аякларың суланып, өшеп, тора-бара берни тоймас хәлгә килә. Хәрәкәттә булганга гына туңып бетмичә, бәргәләп-суккалап карасаң да авыртмас, зыңгылдап торган түмәрләргә әйләнә иде.
Мондый юллар синең өчен генә авыр түгел, техника төялгән машиналар өчен дә үтмәслек булып, үзең белән аларны да этеп-төртеп, сөйрәп йөрергә туры килә Машина бара алмаса да, кеше бара, кеше чыдый, барырга, чыдарга тиеш Кеше барса, башкасы да туктап калмый. Ә ял, йокы турында уйлаган юк Алар булса да сирәк Вакыты- вакыты белән, кайда эләксә шунда, анысы да йокы түгел, черем игеп кенә алу Күпчелек шушы авыр, лашпыр-лошпыр, лач-лоч атлау тавышлары ритмына, күзе йомык килеш атлый. Приказда күрсәтелгән урынга барып җитәсең дә, туктап тору юк, алгы позициягә, эшкә. Кайда ул ял, кайда ул йокы
Менә шушындый фронт буйлап күчеп йөрүләребезнең. ял итүләребезнең иң истә калганнарының берничәсе. Кагыйдә буларак, мондый күчеп йөрүләр төнләтеп, яисә бик иргә башлана торган иде 1 ыйнвар азаклары, таң белән юлга чыктык Көн буена— карлы яңгыр, көн урталарына өстебездә бер коры урын калса! Кичкә, төн җиткәндә, бер йорт, дөресрәге йорт кына да түгел, бөтен бер хуҗалык корылмалары белән тоташтан булган бинанын подвалына килеп керәбез Нинди шатлык. Ходай Тәгалә безне җәлләгәггдер без килер алдыннан гына моннан пехотачылар киткән булган Каян гаиканнардыр подвал идәннәренә салам җәелгән Безгә ниндидер вакытка ял Шундук силам өстснә авабыз. Күпме вакыт үткәндер, мин бер мәлне калтыранып уянып китсәм, бу ни? Карасам, без бөтенебез дә су эчендә ятабыз. Су, кайберләрнен авыз кырларына ук килеп җитеп, бүлкелди башлаган булса да, йоклауларын дәвам итәләр Көндезге кар катыш яннар, көчле яңгырга әйләнгән дә подвалның тәрәзә уемнары аша бөтен подвалны су баскан икән. Анда, нәрсә өчен булгандыр, зур чаннар бар иде, алар суда йөзеп йөриләр Мин тиз генә иптәшләремне уяттым да. котелокларыбыз белән идәндәге суларны шул чаннарга тутырып, аннары чишенеп киемнәребезне боргалый-боргалый сыгып, корытып киенәбез Без бу су
процедураларын бетергәнче, боевой порядокка басарга боерык та килеп җитте.
Сугыш аяусыз, тагы шушындый ук күчеп йөрүебезнең берсендә, көн буена җепшек кар төшкәләп торды да, төнгә каршы Балтик буйларыннан килгән салкын карлы буран бөтен тирә-якны каплап шытырдатып туңдырды. Таң белән безгә тагы юлга, яңа позициягә. Күп тә үтмәдек, ни булды? Башта аңламый да торабыз. Мондый хәл белән бер дә очрашкан да, андый хәлләрнең булганлыкларын белгән дә юк иде әле. Карана-карана торгач, ни күрәбез: кар астыннан берсенең куллары, икенчеләренең башлары, ботлары күтәрелеп, яландагы җыелмаган ашлык көлтәләре кебек, ялан тулы мәет. Күпме булганнардыр, әллә нинди позаларда катып калганнар. Яраланыпмы, үлепме, өшеп-катыпмы туңганнар. Акыл күтәрә алмаслык авыр тойгылар. Барлык көчебезне җыеп, тизрәк бу урыннан ерагракка ашыгабыз. Ни булса булсын, мондый гына язмыш булмасын, диешеп атлауларыбызны тизләтәбез.
Атна буена барган туктаусыз авыр, каты сугышлардан соң, гыйнвар аеның 19-20 нче числоларында, салкын җилле иртә белән немецларның бу юнәлештәге безгә каршы торган иң зур терәк пунктларының берсе булган Гумбиннен шәһәренә килеп керәбез.
Без керүгә, сугыш шәһәрдән хәтсезгә ераклашкан булса да, аның гүләү, гөрелдәү тавышлары, кайтавазланып, һаман да ишетелә иде әле. Без бөтен шәһәрне үтеп, төньяк чигендәге, тышыннан ук иҗтимагый икәнлеге күренеп торган матур бер бина кырына килеп туктадык та йөгерешеп эченә үттек.
Бинаның ишек як стенасы буенда дистәләгән пианинолар тезелеп киткән, идән уртасында пыскып яткан учак. Керүебез белән бер-беребезне эткәли-төрткәли аның өстенә кулларыбызны сузабыз. Ләкин җылысы... Тизләтеп кенә дөрләтеп җибәрергә иде дә бит, тирә-ягында ягардай бер нәрсә дә юк. Озаклабрак торган булсак, бәлкем, без аларны тапкан булыр идек тә. ләкин моның өчен түгел, иркенләп тәмәке тартырга да вакыт бирмиләр. Ничек итеп өшеп-катып шәһәргә килеп кергән булсак, шул ук хәлдә яңа позициягә чыгып китәбез. Чыгып киткәндә без тукталып торган бинаның (без аны балалар музыка мәктәбе булгандыр, дидек) бер почмагы, тирә-як урамнарын яктыртып, дөрләп яна иде. Эх, менә кайда җылынасы иде ул диешеп, шәһәрне калдырып киттек.
Сугышның шушындый авыр, фаҗигале күренешләре арасында да, шартлары туры килсә, юк-юк та, солдатларыбыз арасында Хуҗа Насретдин мәзәкләре кебек көлкеле- кызыклы, күңелләрне җанландырып, җиңеләйтеп җибәрә торган вакыйгалары да булмыйча да тормый иде.
Фронтта, һөҗүм сугышлары барышында аеруча, аларны уңышлы ясаучы фактларның берсе—вакыт. “Г.лазомер, натиск, быстрота”—монда олы хәрби шәхеснең истәлекле әйтеме генә түгел, сугышның объектив хакыйкате дә чагыла. Өлгердең— оттың, соңладың—бәясе исәнлегең, иң кимендә—уңышсызлык. Безнең өчен дә ул шулай иде. Ул көнне дә яңа позициягә күчәргә әмер булды, якын постлардан кайткан иптәшләребезнең кайберләрен яңадан ераграк посттагы иптәшләренә ярдәмгә җибәрергә кирәк иде. Алар арасында олы яшьтәге солдатларыбызның берсе (без аны болай да беркатлырак дип йөртә идек—эчендәге тышында), солдат Притворов яшь иптәше Лаптевка:
—Лаптев, син җитезрәк, бар әле минем урынга,—ди. Тегесе: —Бәй, нишләп мин барырга тиеш, әмер сиңа бит,—дип җавап бирә.
—Ул якта бик аталар бит әле, үтереп куюлары бар.
—Ах, сине үтереп куюлары бар, ә мине?
—Син җитез, үлмәссең, үлсәң дә әллә ни түгел, атаң белән инәң бер еларлар да бетәр, ә минем өйдә берсеннән-берсе бәләкәй дүртәү, минсез алар да бетәчәкләр.
—Ну и сволочь же ты, Притворов.
—Ну вот и оскорблять. Я от души, а ты что?
—Что, что, ты уже успел четверых наделать, а я еще девочек-то не целовал, а ты если умрешь?
Күп санлы сугыш яланнарының берсендә булган бу ике солдат иптәшләрем арасындагы диалог минем гомер буена күңелемнән чыкмас бер мәзәкле истәлек булып калды Юк, Притворов үлмәде. Сугыш бетү белән, аны үзе кебек олы яшьтәге иптәшләре белән беренчеләрдән булып кайтарып та җибәрделәр.
__ Кызганычка каршы, “тизрәк-тә-тизрәк" принципы кайчагында үзен бик аклап та бетми генә түгел, бер кирәкмәгән югалтуларга да китерә иде. Гумбиненнан соң безнең
беренче югалтуларыбыз менә шушындый кабалануыбыз нәтиҗәсендә булды Дивизионның элемтә начальнигы лейтенант Шереметов, үзенен бригада начальнигы капитан Иванов белән алдагы барасы авыллары немецлардан азат ителгән дигән хәбәрне алалар да, аның тулайлыгын үзләре тикшереп тормастан. машиналары белән авылның уртасына ук барып керәләр, ә анда немецлар китәргә җыенып кына торалар икән. Нәтиҗәдә ике офицерыбыз белән өч солдатыбыз дошманга бер төрле каршылык та күрсәтә алмыйча башларын салды. Ашыкканда да “җиде мәртәбә үлчәп, бер мәртәбә кис” кебек кирәк шул, күзең үткер, колагын тырпайып торсын, фикерләвең төгәл, җитез булсын Ялгышлыкның, әлеге-баягы. бәясе бер нәрсә—үлем'
Икенче мәртәбә без бөтен дивизионыбыз белән шул ук хатаны кабатлап, бик әздән генә дошман позициясенә барып кермәдек Төнлә эшләп утырдык та иртәләтеп— алга. Аларның шулай тизләтеп чигенүләренә без күнегеп тә бара идек инде Хәзер гел генә шулай булырга тиеш, диярсен. Алда зур булмаган елга, аның аша киң генә озын күпер. Ярыйсы әле безнең бару ул кадәр кызу түгел иде. Күпернең уртасына барып җиткән идек, бу яктагы үзебезнең пехотачылар
—Куда, назад—дип кычкыра башладылар Күрәсең, мондый хәлне көтмәгән немецлар да тәүге мәлне безгә карата бер чара да күрми калды. Без тиз генә борылабыз да—артка. Немецлар эшнең нидә икәнлеген күреп калып, минометтан җибәрә башлаганнар иде дә, без ераклашып өлгердек. Шулай итеп, безгә дә бер мәртәбә булса да кабаланышып чигенергә туры килде.
Дөрес, “кто успел, тот сьел” кебек кабалануларыбызнын унайлы очраклары да булмыйча тормый иде Бер мәртәбә тәүгеләрдән булып без дуңгыз абзарына туры килеп, ару гына итле булып калдык (Исегездәме ''Чапаев” кинофильмындагы "На войне и поросеночек божий дар" дигән эпизод)
Икенче мәртәбә, дөрес, бу юлы мин бер үзем генә идем, чираттагы аерым заданиедөн кайтып килә идем (заданиелөр турында алдарак), алда- хутор, керергәме- юкмы дип шикләнебрәк тордым да, кеше-фәлән юк кебек күренгәч, кереп каранырга булдым Хуҗалык сарайлары ягында ниндидер тавыш ишетелгән кебек тоелды Бардым, абзар эчендә биш-алты тавык, бер әтәч Кемгә аларны калдырып китәсең? Тиз генә ППШ-дан шып-шып Җыеп алам да. батареягә. Ләкин үземә тавык итләрен тәмләп карарга насыйп булмады—срочно яңа заданиега
Тагы бер мәртәбә эшне тизләтү өчен комбатыбыз, батареябыз сугышчан тәртипкә җыелып беткәнче, дип үзәк станциядә эшләүчеләребезнен бсрничәсен машинага утыртты да, картадан алдагы барасы урыныбызга, күз-колак булып кайтыгыз, чынлап та азат ителгәнме-юкмы, дип безне үзе күрсәткән урынга җибәрде Безнең болай йөрүләрсбезнсң төп сәбәбе— немецлар калдырып киткән позицияләрне биләү, ныгыту, саклау өчен пехотаның җитмәвендә иде Бу шартларда яңа позициягә күчкәндә, үзеңнең саклыгыңны, иминлегеңне тәэмин итү үз өстеңә күчә Бу турыда безнең ул вакыттагы фронт командующие маршал А М Василевский болай язган: “До конца февраля шли напряженные бон Советские войска несли серьеэные потери Резко сократился боевой состав частей, снизилась ударная сила фронта. Пополнсние почти не поступало, так как Советскос Всрховное главнокомандование по-прежнему все усилия направляло на берлннскос направление" (Шул ук хезмот. 4Н7-4НН оитыр) Барсак, карыйсы урыныбыз күккә ашып торган карагай урманы эчендә Кай яклап карасаң да, күренмәслек озын бер сарай, кырында бер йорт, тирә-ягында беркем дә юк, сарайның капкалары ачык Эче машина белән кереп йөрерлек, без шулай итәбез дә Нинди төрле продуктлар гына юк монда, барысы да машиналап төярлек Шик тә юк, бу немецларның фронтмы, армияләренеңме продукт склады Тиз генә ящнкланган ит концерваларын машинага тутырдык та. сыра мичкәсе кебек кранлы мичкәләрнең краннарын ачып агы «ып карасак—шәраб. Мичкәләр машинабызның ишегенә сыймый Бортларына бәйлибез дә тизрәк таярга. Көт тә тор, хәзер тыловиклар килеп җиләчәкләр, алар бу складның барлыгын белмичә булмас Дөрестән дә. складтан чыгын бераз китүебез булды, алар да безгә каршы килә Әле дә туктап-нитеп тормыйлар Шәрабның бер мичкәсеннән батареябыз ару гына авыз итеп калды, ә икенче мичкәсен дивизионыбызның хозвзводына тапшырырга туры килде
Тагы бер мәртәбә монысыннан да зуррак складка очраган идек тә, ләкин нәтиҗәсез
Верховный рәхмәте
Ш
улай, сугыш барышында юк-юк та солдатлар өчен уңайлы, табышлы мәлләре дә булмыйча тормый иде. Ләкин болары аның очраклы гына булып, көндәлек фронт тормышында—салкын җил, җепшек кар,
быкылдап торган аяк асты, юеш кием. Кайчак үзәк станциябезне урнаштырыр өчен дә урын табып булмый. Тапсаң да, ниндиләре генә булмый, ниндиләре генә очрамый.
Февраль башы, юнәлеш Прейсиш Эйлау шәһәренә таба. Ачык ялан. Безнең алда бердәнбер, барлыгы 12-15 кв. метр чамасы булыр, будка кебек бер корылма. Янына барып туктыйбыз. Нәрсә өчен төзелгән булгандыр, тирә-ягында моңардан башка берни дә юк Стенасы көймәләп эшләнгән, түбәсенең калынлыгы. Бер метр ук булмаса да, ким дә түгелдер. Турыдан-туры снаряд барып тисә дә бирешерлек түгел. Түрге зуррак өлешендә авыл мунчасыныкы кебек бәләкәй генә тәрәзә. Алгы сызыктан мишень кебек күренеп торса да, ачык ялан урында үзәк станцияне урнаштыру өчен моңардан да яраклырагын да, куркынычсызрагын да каян табасың. Комбатыбыз: “Занять”.—ди Ишеген ачып җибәргән идек, мондый нәрсәләрне күрербез дип һич тә көтмәгән, башка да килмәгән, тәннәрне чымырдатырлык, күңелләрне болгатырлык чирканчык күренеш, һәр вакыттагы кебек, немецларга гына хас метеклелек белән идәннән түшәмгә кадәр әйбәтләп берсе өстенө берсен җыйнак итеп киштәләп өеп куелган немец солдатларының туң мәетләре. Эчке зур бүлмәсе буш булып, чирканырлык ис-фәлән дә булмагач, станциябезне эчке бүлмәсенә кертеп урнаштырдык. Постка китәсе линияләрне тәрәзәсе аша суздык. Безгә монда берничә көнгә тукталып торырга туры килде. Бик комфортлы булмаса да. җил. яңгыр, кар астында түгел инде.
Гумбиненны алгач, безнең барыбызга да, Верховный главнокомандующий И. В Сталинның 1945 ел 19-21 гыйнвар приказы белән "За отличные боевые действия",
дигән рәхмәт хатын тапшырдылар.
Гумбиненнан соң туктаусыз барган сугышларда гыйнвар да үтеп, зур булмаган Домнау. Домтау шәһәрләрен, күп кенә эреле- ваклы авыл, хуторларын артта калдырып, февраль башларында Прейсиш Эйлау шәһәре каршысына килеп чыктык. Тарихи урыннар.
Белүебезчә, монда Русия солдатларының беренче мәртәбә генә булулары түгел. 1802 елны алар үзләренең Балтика буе союздашлары белән фәкать шушы урында “җиңелмәс" Наполеон армиясенә көчле отпор биргәннәр. Югалтулар тигез булмаса да—французлар 20 мең, русиялеләр 30 мең гаскәрен югалтканнар.
Наполеон бу сугышта җиңү яулый алмыйча, үзенең көнчыгышка омтылуларыннан тукталып калырга мәҗбүр була. Үзебезнең белүебездән башка, бу турыда безгә политхезмәткәрләребез дә сөйләделәр, безне элекке вакыттагы рус солдатлары кебек батырларча сугышырга өндәделәр. Без дә сынатмыйбыз булса кирәк, 10 февральдә Прейсиш Эйлауга кердек.
Февраль ае сугышларының минем өчен иң истәлеклесе— үзебезнең участогыбызда фронт командующие генерал Черняховскийның каты яраланып, һәлак булуыннан соң фронтның яңа командующие маршал Василевский кырында булып, аны күрүем. Бу бер истәлек булып калды.
18 февраль, төньяктан туктаусыз салкын җил исә. Без зур булмаган елга каршындагы тирән генә чокырда. Моннан километр чамасы артта безнең Канбәк авылы янындагы Олы түбә кебегрәк түбә Аның уртасында шпильле ике этажлы матур ялгыз йорт Тирә-якларында—җәелеп яткан басу, яланнар. Иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә бездән бер километр чамасы сазлыграк урында ике яктан да бик күп танк
катнашында каты сугыш булды. Шул ук вакытта диярлек безгә зур бер чокырда мунча оештырганнар иде. Бу истә калган беренче һәм соңгы фронттагы юынуыбыз булса кирәк. Сәгать уннар тирәсендә бирегә әле генә булып үткән танк сугышында командующий үзе танкка утырып сугышта катнашкан да, шунда каты яраланган, дигән хәбәр таралды. Кичкә аның үлүе турында әйттеләр, авыр тәэсир итте безгә бу хәбәр— командующийлар да үлгәч, безгә ни сан, дибез Аның безнең янда гына булуы бу тойгыларыбызны көчәйтә генә иде. Без аны үзебезчә ихтирам итә. аның ике тапкыр Советлар Союзы Г ерое, яшь булуы белән горурлана идек.
20 февраль. Ул көнне мине иртүк бригадабыз штабына карта алып кайтырга җибәргәннәр иде. Мин кайту ягында киң асфальт юл. Фронт хәтсез алга киткән, тирә- як тыныч, берүзем атлыйм. Кайтасы урынга өч-дүрт километр калган иде. Көтмәгәндә фронт линиясе өстендә өч звено үзебезнең штурмовиклар күренде Мин, үзебезнексләр булгач, андый-мондый нәрсә булыр дип уйламыйм да, башны күтәреп аларга карый- карый атлавымны дәвам итәм. Бәй, миңа ерак та калмый, минем якка пулеметтан сиптерә башладылар. Әле дә юл кырларында окоплар күп икән. Мин куркуымнан да. аптырап та тиз генә шуларның берсенә сикердем. Самолетларның берничәсе, шулай минем якка пулеметлардан очередь биреп, борылып китеп тә бардылар
Хәзер инде мин мондагы тынычлыкка бик ышанып бетмичә, окоптан чыгып, карана-карана атлый башлаган идем, тагы бер көтмәгән хәл—минем барган юл “Г” хәрефе кебек булып, аның бер өлеше урманга кереп китеп, икенче өлеше ачык урыннан фронт ягына сузыла иде. Мин аның озынаеп киткән өлешеннән атлый идем, кыска урман өлешеннән башта бер бронетранспортер, аның артыннан, безнен комбригның “Виллисы” кебек кенә түгел, зур жиңел машина, анын артыннан тагы бронетранспортер. Фронтта нинди генә техника, машиналарны гына күрмәгән—үзе бер могҗиза. Бронетранспоргер минем янга килеп җиткәч тә. мин һавага күрсәтеп андагы кешеләргә: әле генә бу җирләрне безнең "Ил-4'ләр утка тотты, дип сөйлим Алар мине ишеткәннәрдерме, юктырмы— җавап булмады. Шушы урында юл ныклы гына ватылган булып, бронетранспортер чак кына миннән үтә бирде дә, анын артындагы иң зур җиңел машина минем янда туктады. Карасам, алдымда погонының яртысын зур йолдыз каплаган, соры каракүл якалы җылы шинельдән—маршал Аны- моны уйламыйча гаҗәпләнеп калганмындыр инде, алар кузгалып киткәнче баскан җиремдә кузгалмыйча карап тордым. Ул да мина әйләнеп карап алды. Маршалыбыз мина бик карт кебек күренде. Уң яңагында, күз кырында ук диярлек зур мин
Машиналар кузгалып киттеләр дә бераздан тагы тукталып калдылар Мин тагы— алар янына, 19 яшьлек егет бит -күрәсем килептер инде. Янына барып җиттем генә дигәндә, "цап” минем якадан берәү эләктерде Әйләнеп карасам, минем кадәре икс гәүдәле капитан: —“Ты куда, сержант?" ди. Мин -"Хочу посмотреть на маршала”,—дим. —“Ты же уже смотрел", -ди. Болан тавышы ачулы кебек түгел, шуңадыр мин кыюланып китептер инде Товарнш капитан, нельзя ли с Вамн мне еще 3-4 километра в этом направлении". дим. 'Нет, нельзя,- ди, ион ты какой шустрый, добежишь”—диде дә китеп бардылар
Яңа фронт командующие маршал Василевскийны күрүемнән җанланып китеп, кайтып җиткәнемне дә сизми калдым Иптәшләргә үземнең ничек фронт командующие белән очрашуым турында сөйләргә кирәк бит
Еллар үтеп, олагаеп беткәч кенә аңладым ул вакытларда ук мондый олы шәхесләрне җирдә генә саклап, озатып йөрмәгәннәр, һавадан да саклаганнар икән Фронт юлларында шулай, адым саен булмаса да. син көтмәгән нинди генә маҗаралы хәлләр очрамый иде. Февраль азакларына Көнчыгыш Прусс ия җирләренә үтеп керүебез хәтсезгә тирәнәйгән иде. Бу вакытта Гумбиннен. Прейсеш Эйлау шәһәрләре яулап алынып, алар артыннан дистәләгән авыл, күн санлы эрслс-ваклы хуторларны да артта калдырып үткән булсак та безгә бу юнәлештә, бер карт белән бер кыздан башка, немецларның хәрби булмаган кешеләрен очратырга туры килмәде Бәлкем, бу юлы да без аларны Галарны" диюем, хәзергә сүз ике балалы немец хатны турында гына) күрми дә. күрсәк то игътибар итмичә үткән булыр идек, әгәр барган җиребездән, нидер сәбәпле юлыбы зда ту кт атып катмаган булсак Без тукталган урыннан ерак га түгел ялгыз йорт, йорт кырышча бер геркем бетнең пехотачылар, баш очларында кулларын болгый-болтый нидер кычкырышалар Башта без атармы нитә, нәрсә эчен кычкырыитканлыкларына онк нгыиблр итеп, ишетеп, аңлап та
44
можип нм.
бетмәгән булсак, ничектер аларның бик табигый булмаган кыланышлары игътибарыбызны җәлеп итмичә калмады. Нәрсә кычкырышалар икән, дип игътибар белән тыңлап карасак, араларыннан берсе ачык итеп, беренче мәртәбә генә түгелдер “До Берлина мы их всех пере —дип кычкыра. Хәзергә безгә бу янауның анык кына кемгә, нәрсәгә булса юнәлгәнлеге билгеле түгел иде әле. Моны ишетеп калган взвод командиры лейтенант Щербатенко гына: —“Ребята. тут что-то не то. а ну-ка за мной".—диде дә китте. Без аның артыннан. Бу сүзнең мәгънәсе безнең өчен дә шомлы кебек тоелды. Барсак, дистәләгән исерек солдат. Сафлары бик төзек, тигез булмаса да. артлы-аллы тезелешеп басканнар. Алардан берникадәр читтәрәк (күрәсең, чиннары югарыраклыктан беренчеләрдән булып эшләрен бетергән булганнардыр), яшь кенә кече лейтенант белән старшина. Алдыбызда гыйбрәтле тамаша: күлмәк итәген башына әйләндереп салганнар да. өй нигезенә терәп куеп Бу күренешнең иң шаккатарлыгы моны “эшләүләрендә генә дә” түгел иде әле. 6-7 яшьләрдәге ир бала белән 4-5 яшьләрдәге кыз бала, икесе ике яклап әниләренең кул башларына ябышканнар да. куркуларыннан күзләре чыгардай булып, катып калганнар.
Лейтенант Щербатенко кызулап килү уңаеннан чираттагысын тибеп очырды да тәкмәчләп киткән солдатка тагын берничә мәртәбә өстәп алырга да өлгерде. Моңардан сон безгә дә команда кирәк түгел иде инде. Белмим, безнең бу башбаштаклык ни белән беткән булыр иде—барыбыз да бит кораллы—ул арада комбатыбыз өлкән лейтенант Тихонов белән килгән дивизион командиры капитан Волков үзенең һәрвакыттагыча ачулы, кискен адымнары белән килеп җитүгә үк: “Прекратите. что такое. в чем дело”.—-дип кычкырып җибәрмәсә.
Лейтенант Щербатенко:
—Товарищ капитан, менә бу солдатлар балалары алдында . әниләрен чиратлап.— дип немкага төртеп күрсәтте. Ә немка итәгенә ябышкан балаларын кочып алган. Күзләрендә бетмәс курку. Капитан Волков ачуыннан нишләргә дә белмичә:
—Кто старший. кто такие. откуда? Хотя всех вас растрелять бы. да некогда,—дип кычкырды.
Белоруссиядә шушындый ук хәл өчен ике солдатны атканнар иде инде.
Сорашып, тикшереп бетми, лейтенант: “Возьмите машину. сопровождающих. оружие у всех отобрать и в штаб бригады, в особый отдел. Доложите! Где санинструктор? Пусть женщину—приводит в порядок, их тоже туда, нельзя их здесь оставлять"—диде дә, безгә команда бирде: “По машинам”. Күңелләрдә ачу: “Менә сиңа освободители Европы". Хәер, и “семья не без урода", диләр мондый чакта.
Дивизион командирының: “Нельзя их здесь оставлять” сүзе, берничә көннән хак булып чыкты: юл буеннан ерак та түгел яшь кенә бер хатынмы, кызмы булгандыр, атып киткәннәр. Вәхшилек бу очракта да атып китүләрендә генә түгел иде әле Моны белеп калган әлеге хатын-кызга мөкиббән өлкән сержант Ковалев ни арададыр аның янына барып, чишендереп, 5-6 кат күлмәк, шул кадәре ук ретузы, лифчикларын да салдырып, бөтен жирен карап килгән иде
Беренче мәртәбә безгә (берничә йөз—күпчелек хатын-кыз. яшьүсмер, бала-чага юк диярлек) имин кешеләрдән торган колоннаны Кенигсбергка якынлашып килгән көннәрдә генә очратырга туры килде. Тазалардан берничә кеше генә булып, алары 100 яшьләрдән дә ким булмаган, нидер мыгырдый-мыгырдый барган картны носилкага утыртканнар да. күтәреп киләләр. Безнең янга килеп җиткәч, тукталып калдылар Карт белән носилканы җиргә куеп, картка төртеп күрсәтеп, нидер сөйли, әллә сорый башладылар. Безнең вычислительләр взводы командиры лейтенант Шайнер немецчә белә иде. Ул аларның сөйләгәннәрен тыңлап торды да. ачуыннан кызарынып, бүртенеп бик каты аларга кычкыра башлады. Тегеләр җирдәге носилкада мыгырдап утырган картны тиз генә күтәреп алдылар да колонна артыннан киттеләр. Лейтенантыбыз бераз тынычлана төшкәч: Бабалары акылдан язган, атарга сорыйлар, ди. Сезнең үзегезне атарга кирәк, бик таза күренәсез, сугыштан качкан "ССлардыр әле сез дигәч, бик тиз кире кузгалдылар.—диде
Бара торгач, салкын кышның кар катыш яңгырлы, буранлы көннәре дә үтеп бетеп, март ае да килеп җитте Көннәр озайганнан-озая барды, кояш та солдат өс-башларын киптереп, аяк асларын да корыта төшеп, текәрәк тә, җылырак та карый башлады. Җир өсләрендә тәүге яшеллек күренде, тын алулары иркенәйде Фронт, алгы сызык, сугыш барышы гына, зур авырлыклардан басыла барган пружина кебек.
ль
тьггызланганнан-тыгызлана, эчке торышы да куерганнан-куера бара кебек тоела иде Пехотачыларның артканлыклары бик үк күренеп бармаса да, хәрби техника хуҗаларының—танкистларның, тупчыларның, минометчыларның саны, һәр квадрат километрга исәпләгәндә, һәр көнне артканнан-арта барганы күзгә күренеп тора.
Моңарчы безнен күзгә дә күренмәгән, күренгәч тә солдатлар арасында "Иван Грозный" исеме алган (бәлкем, чыннан да ул шулай аталгандыр да), гаять көчле реактив җайланмалар да, безнен 122-152 мм. калибрлы тупларыбыздан күпкә зуррак, снарядлары катлаулы лебедка белән корыла торган 203 мм-лы туплар да алгы сызык буйларында күбәйгәннөн-күбәя барды
Аларнын дошманга зыян китерү, оборона корылмаларын вату-жимерү мөмкин-лекләрен күз алдына китерү өчен шундый факт китерәм: немецларның фортлары өсләренә төшеп ярылган снарядларының ярчыклары алгы сызыкны үтеп чыгып, үзебезнең алдагы постларыбызнын яннарына ук килеп төшәләр иде
Боларның барысы да Көнчыгыш Пруссияне, диңгез крепосте Кенигсбергны алу өчен, эчке һәм тышкы яктан да берничә кат уратып алынган тимер-бетонлы фортларын, алардан башка дотлы, дзотлы корылмаларын тар-мар итеп. Көнчыгыш Пруссия операциясен уңышлы тәмамлап, Берлин юнәлешенә юл алуыбызны тизләтергә тиешләр иде.
Безнең көчләр дә, сугыш барышы да көннән-көн куәтләнә барды Дошманның чигенергә территориясе дә азая, кысыла бара, заманында безнең өчен афоризмга әйләнгән: “Позади Москва, отступать нскуда". кебек аларнын да чигенергә урыны юк: артта Кенигсберглары гына калган, аның артында—диңгез. Бу хәл аларнын каршылыкларын тагы да арттыра, дошман тагы да усалрак була бара иде. Бу шартларда безнең һәрбер алга баруыбыз километрларга үлчәнми, бәләкәй генә рубежларны яулап алу да каты сугыш, күп югалтулар таләп итә иде. Безнен дивизион солдатлары дошман солдатлары белән турыдан-туры бәрелешләрдә катнашмаса да, барыбер безнен югалтуларыбыз да артканнан-арта торды. Немецларның сугышчан осталыклары турында язган идек инде Бу очракта да алар үзләренең каршылык күрсәтү көчен киметмәделәр Батареябызның оптика хезмәте сержантлары Гагарин белән Обозныйнын стереотруба белән үзебезнең тупчыларыбызнын утларына ярдәм иткөнлекләрен күреп, немецлар туры иаволка белән бәрделәр Аларны снаряд шул кадәре изгөләгән иде ки, сержант Гагаринны башсыз гына җирләргә туры килде
Билгеле, дошман үзенең мондагы оборона позицияләренең стратег ик яктан нинди әһәмият кә ия булганны яхшы аңлаган, электән ныгытылганнар өстенә әле дә оборона мөмкинлекләрен арттырырга, аны тагын да куәтләндерергә тырышалар иде Коры җирдән генә түгел, диңгез якларыннан да.
Бу вакытта без аларнын үзебезнең участокта булган барлык артиллерия нокталарын гына түгел, орудиеләренең нинди калибрлы икәнлекләрен дә белеп, координатларын үзебезнең Тупчыларыбызга тапшырып, күпчелек вакытыбызны үзебезнең артиллерия утларын ярдәм итү белән мәшгуль идек
Дөрес, монысы безнен дивизионны күпмедер вакытка аерым бер корпус карамагына биргәч булды Көтмәгәндә корпус штабыннан ачулы приказ "Кто такие, откуда стрсляют? Немедленно координаты'" Аларнын алгы позицияләренә монарчы билгеле булмаган эре калибрлы берничә снаряд төшеп ярылган икән Ә тупларның кайдан атканлыюгарының тавышлары ишетелми Аларга гына түгел, алгы сызыкта урнашкан безнең хәбәр итү постларына да Ишетелмәсә дә, ишетелми, дип акланып утырып булмый бит Приказ-прикаэ инде. Әле дә шунысы аларнын ату темплары, снарядларының төшеп ярылулары сирәк Безнең алдагы постка, снарядларның төшеп ярылу вакытына карап станцияне эшкә җибәрергә дип боерык бирелде Бу атулар Кенигсберг тирәләреннән дә. аның үзеннән дә түгел иде Ул тирәләрдән булса, хәзер инде алар бездән ерак түгел, ишетелер иде Димәк, ераграктан. Үзәк станцияне аларнын шулай сирәкләп ату ритмына көйләп, эшкә тотынабыз. Маташа торгач, моңарчы безгә бер дә очрамаган, бик аз, беленер-беленмәс, озынаеп чыккан язма алабыз да, кирәк расчетлардан сон планшетка Ераклыгы шундый ки. бар карталарыбыз озынлыкларына сыймый Ату нокталары чыннан да Кснингсбсргны, Фриш-Гав култыгын да үтеп, Балтика диңгезендә үк булып чыкты—бездән 25-30 км- лар чамасы ераклыкта Карта.зарыбызны теркәп, ялгап, менә шушы квадратта, дип координатларын корпус штабына бирәбез. Алар шундук—бомбордировщикларны
һавага Без биргән координатлар дөрес булып чыккан, диңгездән аталар икән. Авиаторлар эшләрен бетергәч, безгә корпус командующие исеменнән тәбрикләү приказы килде Бу вакыйгадан соң күп тә үтми, дивизионыбызның бер төркем сержант һәм солдатларын орден, медальләр белән, шулар арасында мине—сержант Имамовны да Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр.
Озакламый Кенингсберг! Март азакларына ул материк яктан тоташы белән камалып алынган иде инде. Аны көне-төне җирдән генә түгел, һавадан да утка тоталар. Конвейер системасында: ике моторлы бомбардировщикларның бер партиясе шәһәрне утка тотып, чыгып китеп, күмелеп тә өлгерми, артларыннан икенчеләре аларга алмашка килә. Аеруча төннәрен бомбардировкалау эффектлы күренә. Шәһәр өстенә яктырткыч фонарьлар элеп куялар. Алары шәһәр өсләрен яктыртып, уралышып- уралышып, яна-яна төшәләр. Ә өстә бомбардировщиклар. Чыннан да, эффект—җиңү фейерверкы мыни. Ләкин минем күңелдә тантана урынына—кайгы-хәсрәт. Шушы сугышлар барышында Бари абыйның һәлак булуы турында хәбәр алдым...
Шул көннәрдә безне тагын яңа позициягә—Кенингсбергның көньяк-көнбатыш юнәлешенә (Риллауга каршы диярлек) күчәргә куштылар. Күчәргә булгач, мине әлеге каргалар артыннан җибәрделәр. Минем болай йөрүем Гросс Тракениннан соң фронттагы икенче вазифама әйләнеп киткән иде. Яңа позициягә күчәргә булдымы, Имамов—давай штабка, югарыракка, ерагракка. Юллары да, вакыты, обстановкасы төрлечә була.
Мине болай йөртүләренең сәбәбе—үзгәреп торган ландшафтта ялг ышмыйча ориентирлаша алуымдадыр, дим. Батареябызның хәтсез өлеше олы яшьтәгелөр, шәһәр кешеләреннән булып, аларда мондый сәләт чамалы. АИР мәктәбендә укыган чактан ук белә идем: яланга тактик занятиеләргә чыктыкмы, аеруча төннәрен, кайберәүләр көнчыгыш белән көнбатышны бутый, бәй, нишләп ул кояш бу яктан, кичә башка яктан чыккан иде түгелме соң, диючеләр дә була торган иде. Мин, үзебезнең таулы- урманлы, берсеннән-берсе күчә барган чокыр-чакырлы яланнарында, күп санлы күл буйларында. Дим тугайларында үскән малай, андый ялгышлыкларны ясамый идем. Бу юлы комбатыбыз задание биргәндә минем барасы шгабның кайда урнашканлыгы хәзергә төгәл генә билгеле түгел, син аларны эзләп табарга, кичкә карталар белән монда булырга тиешсең, дип чыгарып җибәрде.
Көн буена бер урыннан икенче урынга, попутный машиналарга да утыргалый- утыргалый, күбрәк җәяүләп, полевой почта номеры буенча эзләп йөри торгач, кичкә кирәк штабны барып таптым. Мине кабул иткән майор—ничек, кайдан килдең, дип сорагач, мин картадан: менә шулай-шулай, дип күрсәткән идем, 60 километрлап, диде
“Ә хәзер ничек кайтырга уйлыйсың?—диде дә, үзе үк алдындагы әле генә караган карта янына мине чакырып алды. —Күрсәт әле үзегез торган урынны. Шуннан соң ул мине үзләренең штаблары тукталган йортның болдырына алып чыкты да, тигез урындагы, еракта булмаган бер авылга күрсәтеп: “Менә шушы инде сезнең торган урыныгыз, моннан нибары алты километр. Ләкин бу ара тоташ сазлык, юл юк”,— диде. Килгән юллардан тагын илле-алтмыш километр ураргамы? Моңа көч тә, вакыт та юк. Майор миңа карап торды-торды да: “Сержант, приказ сиңа, решай сам”,— диде. Мин бераз уйланып тордым да (олырак яшьтә булсам, бәлкем, тәвәкәлләмәс тә идем, ә ул яшьтә...). Ә, ә, ни булса булыр, дидем дә озын гына таяк табып алып— турыга!
Авыл артына чыкканчы коры булды. Арытабан юлым юешләнгәннән-юешләнә барса да—икс-өч километрлап таягым белән төрткәли-төрткәли үтә алдым әле. Бәлкем, шулай гына булып торса, бер төрле маҗарасыз кайтып җиткән булыр идем, ә юк, алда уңга да, сулга да очы-кырые күренмәгән, биш-алты метрлап киңлектә булыр—канау. Таягым белән төбен капшап, төрткәләп карыйм, өсте су булса да, төбе куертма, каты җир барлыгы бер дә сизелми. Бу кадәре үткәннән соң, ничек инде кире борыласың, борылсаң да? Кояш батарга да күп калмаган, аннан төн. Канауның теге як яр кырында гына яфраклары чыгып яшелләнә башлаган бәләкәй генә каен куаклыгы. Карталарым төргәген ияк астына ук диярлек күгәреп беркетеп куйдым да бер аягымны күпмегә мөмкин булганча алга ыргылып,—канауга. Тиз-тиз генә, бөтенләй батып киткәнче, дип тырыша торгач, аяк төпкә, басарга ныклы урынга барып җитмәсә дә, атлау дисәң атлау түгел, йөзү дисәң йөзү түгел—алга барам. Маташа торгач, яр читендәге каен куаклыгына сузылып җиттем дә бик зур саклык белән,
өзслмосә генә ярар иде, дип ун кулның баш һәм имән бармаклары белән бармак бите кадәр генә каен яфрагын эләктереп алам, шул ук саклык, урта бармак белән нәзек кенә ботагын да кулга тотам. Хәзер инде, бәлкем, батуын батмам, әмма ничек чыгарга? Аяклар тулысыңча мәтегә кереп утырдылар. Куакка тотыныбрак тартып караган идем, куагым үскән җире белән селкенә. Ныклабрак тартсаң, бөтенләй куптарылып чыгуы мөмкин Бәлкем дип, аякнын берсен тартып алыйм дисәм, икенчесе ныграк бата башлый. Батам дип тик кенә торып булмый бит инде. Ничек тә булса бу пленнан ычкынырга кирәк. Күрәсең, ычкыныйм дип ныграк шыбырдый башлаган булганмындыр. тирә-якта беркем дә юк кебек иде дә Көтмәгәндә: —"Стой. кто ндет?”,— дигән тавыш сискәндереп җибәрде. Йә хода! “Свои".—дим. Эчкә җылы кереп китте Күрәм, карана-карана олы гына яшьтәге бер солдат—башта мине күреп тә бетмәде булса кирәк. “Где ты?”,—ди. “Здееь”,—дим.
Мине күргәч: “Их сержант, как ты сюда попал?—ди. —А если здееь были бы немцы? Здееь же до нас никого не было. Да и мы только-только прибыли”
Мин үземнең арттагы авылга күрсәтеп, аңа теге авылдан, алар артындагы авылга ишарә ясап, әнә тегесендә, дим. Ул арала икенче солдат килеп чыкты. Икәүләшеп мине тартып чыгардылар. Комбат күрсәткән вакытка киемнәрем тәмам җебеп бетеп, бөтен күкрәк авызынача баткаклы кием белән кайтып кердем үзебезнекеләргә “Товарищ старший лейтенант, Ваш приказ выполнен. карты принес".—дип докладывать итәм. Нигә болай икәнлегемне сорашканнан сон: “Имамовка ике көн без дополнительных нарядов, пусть отдохнет, заелужил",—дигән иде дә. ял итәргә туры килмәде. Таң белән—алга. Берничә көннән безне моннан бөтенләй дә алып киттеләр. Берлин юнәлешенә!
Берлин өчен сугышларда
Ө
злексез, көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгый-ялгый. Белоруссияне. Варшава! а кадәр Польшаны азат итү, Көнбатыш Пруссияне алу. Кенингсберг өчен барган сулашларда катнашып, фашист гаскәрләрен үз җирләрендә тәпәли-
тәполи, аларның оборона корылмаларын тар-мар итә-итә, безнең 157 нче 122-152 мм-лы Богдан Хмельницкий орденлы, Барановичи исемендәге еракка атучы артиллерия бригадабыз, 1945 елның 23-25 апрель тирәләрендә Берлинга килеп керде Сугышның бу соңгы көннәрендәге безнен хәрәкәтләребез үзебезгә бик ярсулы булып күренсә дә, гамәлдә андыйларның бездән дә җитезрәкләре булып, безнең Берлинга килеп керүебезгә, сугыш барышы шәһәрнең үзәгенә үк үткән булып чыкты Бу шартларда безгә- звукоразведчикларга анда әллә ни эш тә калмаган иде инде Бу вакытта Берлинда барган сугыш шартларында дошман тупларының координатларын эзләп торасы юк, алар үз каршыңда. Шулай да без боевой порядокка таралабыз Батарсябызның сиксәнгә якын кешесе берсеннән-берсс, берәр-нкешәр километр ара белән сигез урында, алтысы постларда, җиденчесе—искәртү постында, сигезенчесе үзәк станциядә. Без биләгән шәһәр урамнары буш. Үзәк станция тирәсендә дошман солдатлары гына түгел, гражданский кешеләр дә күренми Обстановканын шулай булуына карамастан, шәһәр эчендәге сугыш барышлары, дошман боҗрасы көннән- кон кысыла баруын карталарыбыз аша булса да күзәтеп барабыз Бу турыда!ы мәгълүматлорнс безгә посттагы иптәшләребез (алар бездән берничә километрга алдарак) хәбәр итеп торалар
Көннәр матур. Үзебезне бөтенләй иркен тота башладык Бүген булмаса. иртәгә, нргәгә булмаса Берлин капитулировать итәр дә сугыш та бетәр диешеп шатланышабыз. Берлнн аша өйгә, дигән хыялыбы з тормышка ашар кебек хз1с итәбо з Белсәк икән алда ни көткәнен? Бәлкем, ул кадәр йөгәнсезләнеп китеп, шатланышып та бармаган, еаграк та горган булыр идек Юкка гына “сикереп чыкмас борын, “хоп" дип кычкырма", димәюннәр шул. Бәла “аяз көнне яшен суккан кебек" 30 апрель көненнән I майга каршы төндә булды Дөрес, төнге сәгать өчләр тирәсендә безгә, үзәк станциягә, бригада штабыннан “В вашем направлении движетея колонна эсэсовцсв -около 300 человек, вырвавшихея из района Рейхстага, примнте меры предоосторожности", дип шылтыратканнар иде Соң булды аларның бу шылтыратулары Без үзебезне саклау өчен дә берниндзе чара да күрә алмаган кебек. Посттагы иптәшләребезгә дә бернинди ярдәм күрсәтә алмадык кына түгел, бу турыда
аларга хәбәр дә итә алмадык. Элемтә алар белән өзелгән иде инде. Моның шулай тиз һәм бер үк вакытта булуы, колоннаның бездән урам аша гына үтеп, алар пост линияләрен үзәк станциядән чыккан урыннарында ук өзгәннәр булып чыкты
Сәгать дүртләр тирәсендә уң флангтагы постларыбызның линияләрен өзгөли- өзгәли кабельләрен җыеп йөрүче фашист солдатларын пленга ала-ала постлардан иптәшләребез килә башлады. Бу вакытка батареябызның уртасыннан нинди куркыныч үткәнлеген күпләребез белә идек инде. Колоннаның батареябезнең сул флангына юнәлгәнлеген белгәч, куркуыбыз янә көчәйде. Әгәр дә андагы иптәшләребез элемтә өзелү белән, аларны төзәтергә дип юлга чыксалар (аның башкача булуы да мөмкин түгел иде), алар фәкать колоннаның каршысына килеп чыгачаклар иде. Кызганычка каршы, шулай булып чыкты да.
Линия өзелү белән сул флангтагы ике иптәшебез—Татарстан егете Гилемханов Шамил. Белгород өлкәсе егете Пузанов юлга чыгалар да, төнге караңгылыкта, фашистлар колоннасын үзебезнекеләр дип (атнага якын фашистларның безнең алда юклыгына күнегеп өлгергән иптәшләребез) колоннаның уртасына ук килеп керәләр
"Башта.—дип сөйләде Шамил соңыннан.—мин ни булганлыкны да аңлый алмый калдым. Колонна үтеп тә беткән кебек булган иде инде. Без урам уртасыннан, алар ике як тротуардан, аларнын немецлар булуы ихтималы минем башка да килмәде Пузанов алдарак. мин арттарак. ул әкрен генә нидер әйткән кебек булды миңа, ишеттем, әмма әйләнеп карарга да. нидер әйтергә дә өлгерә алмадым, линияне карау белән мәшгуль идем, бирделәр башка, киттем сөрелеп, шулай да егылмадым. Егылсам. Дистәләгән куллар бәреп тә алдылар, өзгәли дә башладылар. Аптырап, куркып, бу ни хәл дип карасам—немецлар. Калганы шулкадәр тиз булды, уйланып торырга. Инстинкт эшләгәндер. Шулай да. ычкына алсам, бәлкем, исән... Шуңа бөтен көч (ул Шамилдә әз түгел иде. җан ачуы тагы да өстәгәндер), бөтен уй. җан- тән җитехпеге туплангандыр, өз генә иелә бирдем дә. башта бер якка әйләнеп, кинәт туктап, икенче якка селтәп җибәрдем, киттеләр төрлесе-төрле якка очып. Мин мондый көрәш алымын үскән чакта, иптәшләр белән көрмәкләшкәндә еш куллана торган идем, күнегүләрем юкка булмаган. Алда кулына пистолет тоткан таза гәүдәле (офицер булгандыр, дидем) үз солдатларына тидерүдән куркыптырмы, яисә минем ычкына алмавыма ышаныпмыдыр, атмыйча басып карап тора иде. анысын да баш белән төкеп очырдым да. тор да йөгер. Йә бер якка сикерәм. йө икенче якка, әйләнә-боргалана, карана-карана йортлар арасына кереп киткәнче, күмелгәнче, югалганчы... Арттан аталар . Гомер бетмәгәндер. .
Куып килүчеләр юклыгын шәйләгәч, туктадым. Тыңлыйм, дөпелдәгән тавыш ишетелә кебек—өмет. Пузанов килеп чыкмасмы дип көтәм. каранам. Бераздан гына аңладым, тавыш дигәнем үземнең баш. колаклар шаулавы, йөрәк дөпелдәве икән. Димәк, ычкына алмаган. Ачу. рәнҗү, дошманга нәфрәт, нидер эшләргә дә көчсезлек— барысы бергә каты төен булып тамакка килеп утырдылар. Атлый-йөгерә, карана- карана үзәк станциягә, үзебезнекеләр янына".
Югарыда Шамил белән очрашуым турында язган идем инде. Эре сөякле, тыныч холыклы, кабаланып, ашыгып бармый, командирлар “быстрее. бегом" дисәләр дә, әлпән-төлпән генә. Фронтта да, нинди генә авыр шартларда калмасын, туплар ядрәсе ярылмасын, пулялар сызгырмасын—кабаланмый да. йөгерми дә. иелми дә, сыгылмый да. тыныч кына эшен дәвам итә торган иде. Минем —"Шамил, әзрәк саграк булсаң иде".—диюемә: —"Курыкма. Мөҗип, минем белән берни дә булмый, менә күрерсең, исән калам мин".—ди торган иде. Исән калды, ләкин нинди хәвефле хәлдән соң. Үзенең тәвәккәллеге, көчле булуы һәм җитезлеге аркасында. Менә бит. нинди хәтәр, үлемле хәлдән дә исән-имин чыга белгән минем Шамил дус! Шундыйлар белән без җиңү яуладык та.
Ул вакытта мин үзәк станциядә идем. Иптәшләребез белән ни булганны белгәч тә комбатыбыз элемтә торгызылган постларга, эшнең нидә икәнлеген аңлатып, уяу булырга боерык бирде Постлардан чакырылган солдатларның барысының да килеп беткәннәрен дә көтеп тормастан. Пузанов янына ашыктык. Исәнлегенә ышанычыбыз бәләкәй булса да. өмет өзелмәгән иде әле. нинди генә гаҗәеп хәлләр булмый фронтта. Кызганычка каршы, өметләребез акланмады.
Пузановны. әгәр дә өзгәләнгән кеше гәүдәсен ул дип әйтеп булса, аны эләктергән урынында ук калдырып киткәннәр иде. Сул ботын сындырып кына калмаганнар, аны
баш ягына әйләндереп, бөкләп тә куйганнар Тез, кул сөякләре дә җимерелеп, башы пулялар белән челтәрләнеп беткән. Без аның гәүдәсенең кайбер өлешләрен тирә- яклардан эзләп карасак та, таба алмадык, кая булганлыкларын аңламадык
Сугыш бетеп, хәтсез көннәр үткәч кенә яңак сөякләре, теш казнасы язмышы бераз ачыкланды. Беренче дөнья сугышында ук Россиядә әсирлектә калып. 1929 елга кадәр Омскида яшәгән бер немец карты болай сөйләде әгәр солдатның тешләре таза, тигез, матур икән, офицерлар аны яңак, ияк сөякләре белән бергә кисеп алалар да, итләре төшеп беткәнче кайнаталар, аннан көмешләндереп, анардан тәмәке төпчеге сүндерә торган савыт ясыйлар икән—үзенә күрә “дошманны” ничек кырганлыкларына матди дәлил—сувенир була имеш
Пузановны мөмкин кадәр саклык белән җыеп, плащпалаткага салдык та үзәк станциягә озаттык, калганнарыбыз колонна артыннан ашыктык Теләк—күпмегә көчебез җитә, дошманнан үч алу иде. Ашыгабыз, кабаланабыз, йөгерәбез, куып җиттек кенә дигәндә, безне үзебезнең пехотачылар туктатты Каршы чыккан батальон командиры безнең нигә, кая юл тотканлыгыбызны белгәч “Сезгә беркая да барырга да, бу бәрелештә кысылырга да кирәкми, күрмисезмени—сугыш бетә . без аларны уратып алдык, беркая да китмәячәкләр, әнә алар кайда утыралар".- диде дә, ерак та булмаган куаклы, зур гына уйсу урынга күрсәтте. “Мин танклар чакырттым, алар юлда, озакламый монда булачаклар, ә үч алу дигәндә, алар сезнең иптәшегез белән генә шулай кыланмаганнар. Монда әле генә алар бер полк штабын да командиры белән бетергәннәр Бер старшина гына өй түбәсендәге һава суырта торган торба эченә яшеренеп кала алган. Дошман үзенең бу явызлыклары өчен җавап бирәчәк, ә хәзер батареягызга кайтыгыз, дошман бирелмәсө, безгә аларны бетерергә туры киләчәк, ө сез монда калсагыз, безгә комачаулаячаксыз гына", -дигәч, без карышып тормалык.
Юк, кайтып та китмәдек. Ул төнне Рейхстаг тирәләреннән колонналап кына түгел, безнең коммуникацияләрне җимереп, арттарак калган штаб, хозчастьларга һөҗүм ясый-ясый Берлиннан чыгып китәргә тырышып йөрүче эрсле-ваклы фашист группа- лары аз түгел иде әле. Менә шундый группаларны тәшкил иткән солдатларның 51ен,
шул исәптән 12 офицерын юк иттек без ул көнне. Иптәшебез өчен үч алдык. Ә менә канәгатьләнү хисе урнашмады күңелләрдә Югалтуыбыз дошманнан үч алу, аларны бетерүдән авыррак булып чыкты. Бәлкем шуңададыр: анда булган кайбер сугышчыларыбыз. “Мин Бер- линда булдым. Без Берлинга барып җит- тек, Берлинны алдык”.—дип сөйли баш- ласалар, минем күңелдә канәгатьләнү хисләре кузгалмый, күз алдына Пузанов килә дә баса Ул безнең батареяда бер- дәнбер 1927 елгы, иң яшь, иң бәләкәй, елмаеп-көлеп кенә: “Менә мин сезне ничек яратам",— дип әйтер кебек итеп, күзеңә карап кына сөйләшә торган, бөтенләй балалыктан чыкмаган солда- тыбыз иде. "Әти сугышның тәүге көннәрендә үк хәбәрсез югалды",—дип сөйли торган иде. Семьяларында бер- дәнбер бала булып, үзе сугышның со- ңгы көннәрендә һәлак булды.
Билгеле, сугыш югалтусыз булмый, ләкин солдатның менө-менә суг ыш бетә дигән көннәрендә һәлак булуы югалту- ның авырлыгын күп мәртәбәләргә арт- тыра икән шул.
Пузановны үзебез биләгән йортның ишегалдына җирләдек Икенче майда Рейхстаг өстендә җиңү байрагы җилфердәде 4. .к ».• м а
Өченче майда, төшләтеп, батареябызга: "Сняться с боевых позиции и прибыть в район дислокация штаба дивизиона”, дигән приказ алдык. Алдык га кабаланышып юлга җыена башлаган идек... Бу ни хәл? Әле генә монда йөргән бер солдатыбыз суга төшкән кебек юк булды. Башта без аны “берәр йомышы” белән генә чыккандыр дип уйлаган идек тә, тышкы ишек төбендә сакта торган солдатыбыз: “Ул беркая да чыкмады",—дигәч, гаҗәпләнешеп—адәм баласы таракан түгел лә ләбаса, җир дә йотмагандыр, кайда да булса булырга тиештер бит, дип шәпләп эзләп карасак та, таба алмадык. Җайлап, уйлап эзләп торырга вакыт та калмаган иде инде. Комбатыбыз: "Башкача тоткарланып тора алмыйбыз, болай да соңга калабыз, үзенә үпкәләр, исән булса, табылыр”,—диде дә юлга кузгалдык.
Кызганыч булды миңа ул егетне монда, билгесезлеккә калдырып китү. Ул минем якташ татар (ә фронтта якташ бертуган дигән кебек була), Дүртөйлеме, Чакмагышмы—шул районнарның берсеннән иде. Безгә күптән түгел, Берлинга керер алдыннан гына запасны тулыландыру өчен килеп, минем белән бергә үзәк станциядә эшли генә башлаган иде. Кызганычка каршы, танышлыгыбыз кыска вакыт эчендә булганлыктан, аның исеме дә, фамилиясе дә хәтеремдә сакланмаган.
Монысы шулай югалту белән бетсә, күрсәтелгән урыныбызга килеп, дивизионыбызның арытабан кайда юл тотачагы турындагы приказны тыңлый гына башлаган идек, тагы... Кыска гына т-р-р—р—т. автомат очереды. Берничә секундтан куркыныч кычкырып, калтыраган куллары белән бот арасына ябышып, санинструкторыбыз җиргә ауды. Бу көтмәгәндә яңгыраган автомат очереды һәм санинструкторның ачы тавышыннан безнең строй: “Бу ни булды", дип тынып калгач, оптик разведка батареясы командиры: —“Батарея, кругом, по противнику огонь!”— дип команда бирде. Бөтен батареясы борылды да дивизион артында торган, бомбардировка белән җимерелеп беткән зур гына бинага карап дәррәү ут ачты, имеш, шуннан безгә дошман һөҗүм иткән.
Бераздан менә нәрсә ачыкланды. Бер солдат, автоматы белән ни булгандыр, тарткалашып маташканда, очраклы рәвештә атылып киткән һәм. .
Санинструкторны шундук кыр госпиталенә озаттык. Берничә көннән соң яңа поход вакытында (сугыш бара иде әле) сан инструкторга ашыгыч операция ясаганнар, бик күп каны аккан, исән калырмы-юкмы дигән кайгылы хәбәр алдык. Бу безнең соңгы өч көндә өченче югалтуыбыз иде.
Приказга килгәндә, поход вакытында без үзебезнең Прагага юл тотканлыгыбызны белдек. Анда чехлар немецларга каршы баш күтәргәннәр булып, аларга бездән ярдәм кирәк икән. Ләкин безне Прага түгел, Чехословакия территориясенә дә, анда сездән башка да гаскәр җитәрлек, дип кертмәделәр.
Сигезенче майда, Алмания, Чехословакия, Польша илләре чикләре тоташкан өч почмакта, нәкъ көндезге сәгать дүртләр тирәсендә безнең позициягә немецлар “болванка” белән булса да бер атыш ясап калырг а өлгерделәр әле. Шуннан соң бөтен тирә-як тынып калды. Башта без, бу көтмәгәндә бөтен галәмнең тынып калуыннан нидер вакытка саңгырауланган кебек булдык. Бу ни хәл, әллә немецлар позицияләрен ташлап качтылармы, дип уйларга да өлгермәдек, комбатыбыз: —“Егетләр, Алмания бирелгән, сугыш бетте, әле генә бригада штабыннан шылтыраттылар, сезне җиңү белән!”,—дип кычкырып җибәрде.
Шатланырга да өлгермәдек, фәкать шул мәлдә безнең батареяда тагын бер фаҗига килеп чыкты.
Ул көнне иртә белән батареябыздагы офицерларга аш пешерүче солдатыбыз— грузин Ннколашвили кайдандыр агач спирты таба да, башта үзе эчә, аннан тагы ике иптәшен—Чувашстаннан солдат Ивановны, Брянск өлкәсеннән сержант Васильевны сыйлый. Бер мәртәбә генә түгел...
Ул үзе сугыш бетү хәбәрен алганчы ук башта саңгыраулана, ишетмәс була, аннан сукырая. Кичкә таба җәфаланып үлде. Калган икесе сугыш беткәч, аның беткәнлеген ишеткәннән соң шулай ук өзгәләнеп үлделәр.
Бигрәк тә безгә сержант Васильев кызганыч булды. Бердән, ул аларның өчесе арасында иң яше булып, гадәттәге юк-юкта безгә бирелә торган 100 граммны да эчми, тартмый, сүгенми, оялчан, бөтенләй кызлар кебек басынкы, пәһлеван егетләрдән иде. Ана шулкадәр сасык, чирканчык сыекчаны эчәргә нәрсә этәргеч булгандыр... Без моңа: язмыш чыннан да бар нәрсәдер ул, диюдән башка җавап таба алмадык. Сугыш
бетеп, үзенең үләчәген белгәч: “Егетләр, берәр нәрсә эшләгез әле, бер генә дә үләсе килми бит", дип ялынып-ялварып елады. Без ана йөгерешә-йөгерешә сөт табып күпләп эчереп карасак та, аның изалануларын тагын берничә сәгатькә озайтудан башка ярдәм итә алмадык.
Ивановны жәлләсәк тә, анысын Ходай Тәгалә үзе җәзалагандыр инде, диештек Ул безгә Тамбов урманнарында, фронтка китәр алдыннан хатынын үтергәне өчен 10 елга хөкем ителеп, фронтка җибәрүләрен сорап килгән иде.
Шулай итеп, сугыш бетү хәбәре безнең батареябыз өчен күңелсез шартларда яңгырады Моның белән генә бетсә иде икән әле
Аның күңелсезлегсн тагы да көчәйтеп, дивизионыбызның замполиты аларның ни рәвешле үлгәнлекләрен белгәч, аларны “ил хыянәтчеләре" дип, өчесен дә безнең позициядән ерак булмаган яр астына ыргыттырып, ярны ишеп төшерү белән генә җирләттерде. Билгеле, бу безнең сафларда ачу хисләре тудырды. Ничек кенә үлмәсеннәр, алар үләргә дип эчмәгәннәр, аннан алар ел буена диярлек үзләренә йөкләтелгән хәрби бурычларын намус белән үтәп сугышкан солдатларыбыз иделәр
Ярый, Ходай Тәгалә бардыр. Икенче көнне, без аларны ыргытып киткән урыннан 40 километрлар чамасы үткән идек, привалларыбызның берсендә безнең батареяга бригада политбүлеге начальнигы Семенов килде. Ул Хасан күлендә сугышкан, Халхин-Гол герое, өч Кызыл Байрак, бер Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Шуның өчен аны бригадабызда "Босвой подполковник" дип йөртәләр иде. Табигый, без аның янына йөгерешеп бардык та капитан Гурзоның безнең иптәшләребезне ничек мыскыл итеп күмдергәнлеге гурында сөйләдек. Ул моның өчен бик тә ачуланып, безнең алда ук аны чакыртып китертте дә: "А ну-ка, капитан, доложигс-ка. как вы похоронили погибших солдат?", диде. Аның сүзләрен тыңлап тормастан 'Что. вы не знаете, что все это нашим солдатам подбрасываст враг. немедленно самн и никто другой, возьмиге взвод солдат, поезжайте, привезитс на место нашей будущен дислокация, помойтс, переоденьте, похороните вссми воинскими почестями. о выполненин доложите мне лично”,—диде Шулай эшләделәр дә. Бу безнең сугышның азаккы көнендәге, бу юлы кеше мәгънәссзлсген генә булса да. барыбер җиңүебез иде
Соңрак безнең Берлинда югалган солдатыбызның язмышы ачыкланды Безнең Берлиндагы үзәк станциябез, хәзерге безнең "Хрущевкалар кебек, биш этажлы йортның беренче этажының, беренче подъездының беренче кварт ирасында урнашкан иде. Квартира ишегеннән чыккач, бср-икс баскыч түбәндә рәшәткәләр белән бүленеп, аларга йозаклар эленеп куелган подвал бар икән. Ләкин аларның ачкычларын табып, ачып карап йөрергә, әйтүемчә, вакыт калмаган иде Менә шул, китәргә дип әзерләнеп йөргәндә, безнең солдатыбыз, ни кирәк булгандыр, подвалга т өшә дә өч немец солдаты белән күзгө-күз тап килә Кычкырырга да өлгерми, тегеләре каушап, югалып калмыйлар, моны бәреп алалар да авызына чүпрәк тыгып, бәләкәй баланы биләгән кебек урап-чорныйлар да, шундагы клеткалардагы зур кәрзиннәрнең берсенә тыгып куялар, үзләре яшеренәләр Икенче көнне, безнең киткәнлекне белгәч, безнең солдатны, таң белән Берлин аша үткән елга ярына алып чыгалар да атарга дип бастырып куялар. Калганы чыннан да әкияттәге кебек, фронтта ниләр генә булмый дисәң до, була икән шул Безнең солдатны бастырып куйган җирдән ерак та түгел күпер булып, аның астында көндезен частеннән аерылып калган безнең бер солдат, адашып йөреп, арыл-апжып төнгелеккә калгач, күпер астына керә дә автоматын әзер куеп, яшеренеп ялга утыра. Таң белән кемнәрнеңдер йөргәнен сизеп, күзен ачса, утырган урыныннан т ормастан ППШ—ыннан озын очередь бирә, немецларның өчесен дә берьюлы юк итә Билгеле, без бу хәбәрне алгач, иптәшебез өчен "күлмәктә туган икән” дип шатланыштык
Хезмәттән кайткач авылдашларына шулай ук, минем искә алган иптәшләрем, үзләре белән Берлинда ни булганлыклары гурында сөйләгоннөрдсрмс. юктырмы Юктыр, дим! Сөйләсәләр до, аларның сүзләренә барыбер дә ышанмаган булырлар иде Эсэсчыларның кулларына барып эләк тә. ычкына ал имеш, мөмкннме соң бу. дип? Аннан ул чакта мондый истәлек сөйләшүләр дә юк иде әле. Алар соңрак, җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм итү алдыннан гына модага кереп киттеләр Ул елларны каһарманлык турында сөйләрлек идемени? Күп кешеләрнең җан. тән яраларыннан кан сава иде әле Аналар, алалар битләренә тот эреп төшкән күз яшьләрен, җим очлары белән сортә-сортә “Син кайттың да бит. безнекеләр кайта алмады шул", дисәләр.
52.
батырлык турында түгел, ничектер башкаларның кайта алмаганлыкларына үзеңне гаепле кебек хис итәсең иде. Ни әйтергә дә белмичә, югалып каласың, тамагыңа төен килеп утыра, сөйләшеп булмый, башыңны иясең дә. китеп барасың.
Әйе шулай, сугыш "Шәмси"дә. "Камәри”дә йөзле түгел. Никадәре аны патриотик, героик итәргә тырышма, сугыш, кайвакытта гына булмасын, ул кан коеш, кешеләрнең бер-берсен бетерүгә юнәлтелгән эш. “Чапаев” кинофильмында бер эпизод бар Ашханә янында бер малайның: —“Дядя, почему люди идут на смерть?”—дигән соравына, карт повар: “Всем хочется хорошей жизни”,—ди. Сүз дә юк. Ватан сугышында без кешелек дөньясының иң кара көчләрен тар-мар иттек, законлы горурланырга хаклыбыз. Әмма менә шул ук фильмда Василий Ивановичның: “Война кончится. прекрасная будет жизнь. помирать не надо”. дигән сүзләре искә килә. Без дә: "Прекрасная будет жизнь" дип хыялланган идек тә, “помираты" белән кабаланмасак та. “прекрасная будет жизнь" белән ничектер барып чыкмады. Чапаев бабабызның бу хыялларына сиксәннән артык еллар үтеп китсә дә “прекрасная жизнь" аның замандашларына гына түгел. Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, аларга гынамы, соңрак туган буыннарга да еллар үтү белән ерагая барган мираж гына булып кала килде. Телисең-теләмисеңме, күз күрә, колак ишетә, кая безнең көчле явыз дошманны җиңгән бөек ил. кайда безнен җиңүләребезнең кыйммәтле вә хөрмәтле җимешләре дә. кайда безгә лаеклы, мул тормыш, дип сорау куясың...
Яңадан фронт хәлләренә әйләнеп кайтыйк.
Берлин бирелгәннән соң, сугышның менә-менә бетә икәнлеге күренеп торган булса да. аның шулай тукталуы безгә барыбер дә көтмәгәндәй кебек тоелды.
Бу хәбәрдән соң күпмедер вакытка тынып калган фронтта берничә минуттан соң ут өермәсе купты: алгы сызыктагы барлык сугышчылар кулларындагы шәхси кораллардан—карабин, винтовка, автомат, пулеметлардан бөтен тирә-якны дер селкетеп, туктаусыз һавага ата башладылар. Төнгә өзлексез яктыртып очучы пуля, ракета утлары кушылып, чын-чыннан да җиңү бәйрәме фейерверкына өйләнде.
Шулай итеп сугыш бетте! Без җиңдек!
Кемгә ничек булып күренер, безнең сугыш кырларында эшләгән эшләребезгә йомгак ясау, югалткан корбаннарыбызны барлау әле соңрак булачак иде. Сугыш беткәч Алманиядә тәүге көннәрдә фоторәсемнәргә төшеп калырга ашыктык. Тора- бара бу рәсемнәрнең тарих өчен мөһим булачагын бәлки сизмәгәнбездер. Әлегө алар бергә сугышкан, бергәләп кан койган, сугыш михнәтләрен бергә кичергән иптәшләребезгә мәңгелек истәлек өчен кирәк иде.
Июль азаклары, август башларында хәзергә әле өебезгә түгел, илебезгә кайтырга чыктык.
Озакламый башланып киткән “Салкын сугыш" безне әле тагын да биш елга сузылган армия хезмәте сафларында калдырачак иде. Монысы аз гына соңрак билгеле булды.

Реклама