САБА ҖИЛЛӘРЕНӘ ЙӨРӘК АЧАМ


Моңланмаслыкмыни бу дөнья?
Бу урманнар җырлый көн вә төн. Каеннарга кушыла да җан,
Булабыз без тулы, бербөтен.
Бер каендай тоям үземне, Салкыннарга чыдам, түземле.
Ни яшәтә икән күңелне:
Языммы ул, җәем, көземме?
Моңланмаслыкмыни бу тормыш, Бармы бер иш—тормышлар кормыш?! ...Ни чәчкәнбез, инде без урмыш,— Юккамыни күңелләр тулмыш?!
Урманнарга кердем—югалдым, Эзләремә текәлеп калдың.
Яр дигәнем, эзлә, табарсың! Каеннарны әле санарсың!
Моңланмаслыкмыни бу дөнья, Уйланмаслыкмы ни бу тормыш? ...Күзләремә бак та, күр үзең:
Гамьле ике диңгез—бер үзем!
Әхмәт ГАДЕЛ (1942) — шагыйрь, прозаик; “Чан". "Көмеш кылган җырлары". "Яшьлек урамы", “Рух бәйрәме" Ь. б. китаплар авторы Казанда яши
Еллар үткән саен мин йомылам. Үз-үземә яшеренәм -эчкә...
Мин ышанам хәзер, Гали Аллам, Шәфкатьлеген дигән бөек көчкә!
Мин ышанам. III у на күңелем азат Ваклыклардан, мәнсез сөйләшүдән. Кабатлыймын көн дә. кабат-кабат,— Күңелем туймый рәхмәт өләшүдән.
Син, илаһым, мине иңләп алдың. Син нур булып миңа тулгансың. Белә идем, бар затлардан аерып. Синең—миннән йолдыз кыласың.
Вакыт җитте: Акыл балигъ хәзер. Мин төшендем тормыш бәясен... Кич нишләтә алмый мнне залим, Чөнки җаным йолдыз иясе!
Татлыдан да татлы бал дип. Эчерделәр агуны. Сыйлаучының иде йөзе Сөйкемле һәм ягымлы...
Татлыдан да татлы бал дип. Агуны эчтем сөзеп.
Газраилнең канатында Күкләрдән киттем йөзен.
Сыйлаучым калды елмаеп. Белә ул агу көчен.
Аңа тау вәгъдә ителгән Мнне юк иткән өчен.
Аңа тау вәгъдә ителгән... Ирешсен "вәгъдә"сенә: Мин куаныч булып кундым Биек тау түбәсенә!
Быелгы җәйдән дә тулы җәй Гомеремдә булмады, булмады: Бакчалар, урманнар—гел яшел, Ут кызган зәңгәр күл сулары.
Быелгы җәйдән дә матур җәй Булырмы икән соң тагын да?1 Болында чәчәкләр бииләр Әлдермеш чишмәсе янында...
Быелгы җәйдән дә җылы җәй... Күзләрең диңгезе эчендә Йөзәмен, йөзәмен, колачлап. Көнен дә. төнен дә. кичен дә...
Быелгы гаҗәеп матур җәй Гомергә сакланыр күңелдә... Моң тулы туган як җилләре Йөздерде ватаным күгендә...
Саба җилләренә тәрәзәмне ачтым,
Әй, шөһрәтле сылу, нигә миннән качтың?? Җилгә ятып актың, офыкларга баттың,
Серле күзләреңне кай тарафка аттың?!
Таралган чәчләрең җилләрне үбәләр,
Сиңа гашыйк гөлләр яшьләрен түгәләр... Хисләрем ташкынын кил, туктат, юлга сал:
Әй назлы, әй чибәр, әй гүзәл, әй усал!..
Ап-ак мәрмәр төсле, дим, синең тәнне,
Синдәй күрерменме, алиһәм, бүтәнне?
.Ахактай иреннәр ялкындай балкыйлар.
Карашың нурлары кылычтай айкыйлар.
Кил, миндәй ут-йөрәк, җирдә юк ул башка. Син—Ләйләм, Мәҗнүн мин, сине күреп шашкан! Саба җилләренә тәрәз—йөрәкне ачам!
Аңлашу
Әйтәсе сүзләрең бармы?
Ни теләк, ни омтылыш?! Ташкын судай, юып ярны. Хәсрәттәнме котылыш?!
Күзләреңнән моң агыла.
Ни югалттың, ни сагыш?! Хыялларыңамы әллә Орындым, чынлык, ялгыш?!
Оялма, уңайсызланма.
Бир, назлыйм, ярым, кулың. Минем дә җаным сызлана: Билгесез илдә юлым...
Тирәккә дә терәк кирәк... Эзләдем сине, көттем...
Ике йөрәк, хис кушылса, Дөнья була бербөтсн.
Таң җыры
Таңда моңнар кочагында Былбыл булып калмадым. Мин—кыяда. Тугайларга Төтмәсемне аңладым. Җирне өзелеп сагынсам да, ОЧТЫ күкләргә күңел.
Ә Син, дидем, сандугачка Кунып сайрар тал түгел. Сиңа мине аңлау кыен. Юксындың да еладың...— Бәллүр тамчылар җыелды, Чишмә булып чыңладың. Шул чишмәдән көмеш суны Алды кызлар мул итеп.
Мин назлаган толымнарны Сузып салдың юл итеп...
Ә юллар нурга тоташты, Син дә аштың гарешкә: Безнең моңга тугрымы Син, Күктә йөзгән фәрештәм?!

Реклама